Логотип
Проза

Сызган балдак

Мөнҗия аш-су исемнәре язылган менюга үрелгәндә, аптырап калдым: уң кулында алтын балдак... Янәшә бармагында чәүкә башы кадәр кашлы йөзеге дә бар. Үзе дә, минем нәрсә уйлаганымны абайлаган кебек, кашлысын уйнатып алды:
- Янтарь! Матурмы?
- Гәрәбә, — дидем мин, аны төзәтеп.
- Була алай әйтергә дә, — дип килеште.
- Мәсьәлә гәрәбә кашлысында түгел, Мөнҗия, — дидем мин, мәгънәле генә елмаеп, — балдакны уң кулга кию ярәшү билгесе түгелме соң?
- Христианнар йоласы гына бит ул. Гарәп, поляк яшьләре аны загска чаклы уң кулда йөртәләр. Ә мин — интернационал. Ничек телим, шулай киям.
- Җаный балдагын гына сул кулга кияләр дисең инде?
- Шулайрак. Сул кул йөрәккә якынрак, — диде ул, сөрмә яккан күз кабакларын бер җыеп, бер йомып. Аннары иреннәрен турсайтты.
- Әй, моның балдаклыгы да инде... Әллә кайчангы ла ул. Әни аны миңа ридикюль дип йөрткән иске сумкасыннан диплом яклаган көнемдә алып кигертте. Яңа бүләк аласы килмәдеме шунда...
- Бүләкнең кечесе, алтынның искесе булмый.
- Нигә булмасын, — диде ул, атсыз бармагын тырпайтып, — менә ич тузып, нечкәреп беткән.
 
Мин сискәнеп киттем. Бу бит, бу бит шул... Мираска калып, кулдан-кулга күчеп сызган шул балдак. Хәтеремдә онытыла барган бер сагыш яңарды.
Табын алдында төс бозарга ярамас — әлеге уйлардан котылырга теләп, ал­дымдагы әфлисунга үрелдем. Карап торуга матур гына күренсә дә, кабыкка гына калынайган икән. Көньякта үскән әлеге тансык җимеш белән каршымда утырган назлы сеңел арасында ниндидер уртаклык барын тойдым мин бу минутта.
Мөнҗия белән күрешмәгәнгә елдан артык вакыт үткән иде инде. Башта ул миңа узган шушы арада уңайга үзгәргәндәй тоелды. Олыгаеп киткән кебек. Сүзчәнләнгән. Өстендә балтырларын япкан озын күлмәк. Болай да нечкә билендә аеллы каеш та күргәч — жәлләп тә куйдым үзен. Изүенә чәйнек капкачы чаклы брошка каптырган. Фасоннан калышмыйм дип “мөгез чыгарып” маташуы да үзенә күрә килешеп тора. Йөзендә, буй-сынында апаның яшь чактагы чалымнарын күрү кардәшлек хисен арттырды.
Апаның да чәчләре шундый коңгырт иде. Чал төшә башлагач кына, хна белән буяп җирәнәйтте. Ул да шулай нәзек гәүдәле иде, соңгы елларда гына юанаеп китте. Ул кыз чакта да озын күлмәк кияләр иде. Әмма кыланып, ыспайланып үсмәде безнең апа. Заманасы башка, тәрбиясе үзгә иде шул. Әй­бәт кияүгә чыккач кына муллыкка, тынычлыкка иреште ул. Җизни сабыр табигатьле, максат куеп яши торган кеше булып чыкты. Институттан аспирантурага калды. Фәннәр кандидаты дәрәҗәсен алгач, ике йөкне бергә тартты: көндез эшләде, кичләрен докторлык диссертациясе язды. Хәзер ул калабызның күренекле профессоры. Апа да, яшьли эшләп үскәнгәдер, профессорша булып өйдә генә утырмый. Баш киемнәре ательесында хисапчы. Менә бик кадерләп кенә икесенә бер кыз үстерделәр. Аның бәхетле булуын өмет итәләр. Бәхет капкасы кызлары ачачак ВУЗ ишеге дип уйланылды. Югары белем алсын өчен, аңа бөтен шартлар тудырылды. Мөнҗия беркайчан да өй эшләренә бөгелмәде. Кием-салым нужасын белмәде. Гәүдәсенә ятышлы күлмәк-пальто ишеләрне кырыкмаса-кырык җирдән кайтарта тордылар. Ә үзенә китаптан баш күтәрмәскә куштылар. Мөнҗия исә, китапханәгә киттем дип, теләсә кайда йөрде, дәрескә хәзерләнү сылтавы белән, тетелеп беткән мәхәббәт романнары укыды. Шулай үз көенә генә унынчыны түгәрәкләде.
Аны җизни эшли торган институтка кабул иттеләр. Каникул вакытларында, “кешечә ял итсен” дип, курортларга озаттылар. Шулай итеп тарта-суза, академик яллар ала-ала, институтны да ерып чыкты кызый. Тәҗрибәсез белгечкә калада урнашу чамалырак булдымы, әллә, чынлап та, дөнья күрсен диебрәкме, кызларын поселок тибындагы бер район үзәгенә эшкә җибәрделәр. Мин шул якка командировкага барышлый, апаның гозерен үтәп, уч тутырып эш хакы ала торган кызына бүләкләр белән “акчалата ярдәм” алып килдем. Мөнҗия озын кунычлы итеккә бер аягын гына тыгып карады да, ярап тора бу, дип, бүләкне шкаф тартмасына яшерде. Куен кесәсеннән шәмәхә бишлекләр чыккач та башы күккә тимәде, әҗәткә биргән акчасын гына алгандай, челт итеп кошелегына салып куйды. Аннан соң чәйнек-мазар кузгатып мәшәкатьләнәсе килмәдеме, әллә очрашу-күрешү сылтавы беләнме — мине ресторанга алып китте.
Сеңел чынлап та әзер табыннарга күнеккән икән шул. Чәчләрен калфак астына җыйган официантканы исеме белән генә чакырып алды. Шул арада өстәлгә, ипидән алда баш булып, муенын сузган мөһерле шешә килеп кун­ды. Ярый әле, бу юлга шөбһәләнүем урынсызга булган, монысы фасон өчен генә кыланган икән.
Шуңа охшашлы бер вакыйга искә төшеп, үзалдыма гына елмаеп куйдым. Мондый “фасонлы” табынны мин беренче мәртәбә аларда күргән идем бит.
Каникул вакытында әнкәй мине, пароходка утыртып, Казанга озатты. Өстә бөрчекле яңа күлмәк. Аягымда бәрән йоныннан бәйләнгән оекбаш, сары ботинкалар. Кулымда бер төенчек күчтәнәч: шешә белән бал,
әнкәй үзе пешергән күкәй күмәчләре. Җизни белән апа пристаньга ук төшеп каршыладылар. И сагынганнар, и әзерләнеп көткәннәр. Өстәл башына утырт­тылар үземне. Табын тулы тәм-том. Шунда җизни, мыштым гына үрелеп, шкафтан уенчык стаканнар алды да, шуларга нидер салып, каршыбызга куйды. Борынга әчкелтем конфет исе бәрелде.
- Бу ни бу? — мин әйтәм.
- Кызыл аракы, — ди җизни.
- Абау, әллә мине Әшраф абый дип белдегезме?
Апа белән җизни бер-берсенә карап көлемсерәштеләр. Югары очтагы чөгендер борынлы Әшраф абыйны онытмаганнар икән әле. Ә үзем шул арада күз кырыем белән генә апаны күзәтәм:
- Кабып кына кара менә, кайту белән әнкәйгә әләклим.
Эчмәде бу. Уенчык стаканга иренен генә тидерде дә, әчкелтем нәрсәне читкә куйды. Җизни алай итмәде. Моңарчы гел оялып тора идем үзеннән, аракы капкач, минем алда дәрәҗәсе төште китте моның. Исерә бит, табын бозып җырлап кына җибәрмәсә ярар иде инде, дим эчемнән генә. Әле үзе мине сөендереп: “Бүген кинога барабыз”, — дигән булды. Кая ди ул, бараммы соң, хәзер, аңа ияреп кеше көлдерергә.
Бәхеткә каршы, җизни җизни була белде. Исермәде дә, сүзендә торып кинога да алып барды.
Ул чакта миңа унбиш яшь иде. Мөнҗия бу яшьтә инде буе белән дә, кыланмышы белән дә миннән күпкә уздырган иде. Шул елны аның туган көненә җыелдык. Кайчандыр миңа уенчык стакан булып кына тоелган рюм­калар бу көнне дә өстәлдә мөлдерәп утырдылар. Мөнҗия, теге чактагы үсмер яшьтәше кебек, алдына куелган сыйдан борын чөермәде. Минем гаҗәпсенүемә каршы, апа да колагыма: “Балигъ булды инде, шәһәр кызы бит, әйдә, барысын да күреп утырма”, — дип кенә пышылдады.
Быел Мөнҗиягә егерме алтынчы китте. Ә әнисе өчен ул әле һаман да олы сабый.
- Я, — диде миңа әлеге дәү сабый, исемем белән генә дәшеп, — йоклап киттеңме әллә, ник дәшмисең, Казанда ниләр бар?
- Олыларны исеме белән атаган кешене “озын тел” дия иде безнең әнкәй.
- Апалар, абыйлар алар базарда стаканлап көнбагыш сатып утыралар, белдеңме? Онытылып бетәсе архаик сүзләр...
- Бәлки, син атаңның җитмеш яшьлек агасына да исеме белән генә дәшәсеңдер. Нургаличек, хәлләр ничек, дигәнең юкмы соң?
Мөнҗия иренен кыйшайтып мине үртәп куйды:
- Нургаличек, имеш! Әллә нинди сүзләр чыга сезнең авыздан. Бер ачуын китергәч, әни мине тилебәрән орлыгы ашагансың дип орышты. Ярый инде, мин әйтәм, сарык үзе тиле булгач, баласына акыл каян килсен. Монысы белән килешәм. Ә причем монда зерно? Логика җитми сезгә кайчак, логика!
Мин ул төшенмәгән сүзләргә аңлатма биреп утырырга ирендем дә астыртын гына елмаеп куйдым.
- Әйдә, көл, көл, — диде бу исе китми генә, — искелек белән яңалык һәрчак көрәшеп яши. Диалектика! Менә син үзең карап торуга интеллигентный кеше. Парикмахерскийга йөрисең, кино карыйсың, мода журналлары да алдырасың, ә эчең тулы искелек.
Үзен шулай сөйләндереп утырудан бер кызык табып, дәшми генә тыңлап торуымны “сүзләремне җөпли бу” дип уйлады булса кирәк, тагын да дәрт­ләнебрәк өйрәтә башлады. Тора-бара киенү зәвыгыма да тел тиде. Күлмәгемә ваграк сәдәф такканмын, туфлиемнең үкчәсе нәзегрәк икән. Тырнакларыма лак салмаганмын. Кешенең күзе башта кулыңа төшә, имеш.
- Болай булгач, минем искелек тышыма да бәреп чыккан икән, — дидем мин уфтанган булып. — Ничек төзәлергә соң, ә?
Ул, башын артка ташлап, яңгыратып көлеп җибәрде.
- Без үскәндә кыз балага шаркылдап көлү килешми, диләр иде.
- Моны миңа өйдә әйткәннәре бар. Пәрәнҗәме әле, шуны бөркәнгән надан әбиләр сүзе бу. Көләрлекләре булмаган шул аларның. Елатканнар гына ул әбиләрне, дигән идем, әни үзе, “синең белән сүз көрәштереп булмый”, дип, кычкырып көлде.
- Анаң синең үзеңчә фикер йөртә башлаганыңны гына хуплаган. Татар хатыннарының пәрәнҗәдән йөрмәгәннәрен белә ул. Надан дип хәреф танымаган кешеләрне атыйлар. Ә синең әбиләрең үзләренә күрә мәгълүматлы булганнар. “Таһир белән Зөһрә”ләрне шатырдатып укый иде безнең әнкәй.
- Беләм, — диде Мөнҗия ияген кагып, — әлеге балдак яткан ридикюльдә
аның хатлары да саклана иде. Сте­нографистлар кебек чолдин-болдин гына язган, гарәпчә итеп.
Официантка тәлинкәләр өләшкән арада сүз икенчегә борылды.
- Монда шундый инде, — диде кыз, алдында яткан чәнечкесенә ым­лап, — салатына да, гуляшына да бер генә прибор куялар. Сала — сала инде...
- Әти-әниләрең, анда кызыбыз үзе теләп авылда яши, дип мактанып утыралар, ә син туйгансың да икән.
- Әй, — диде ул авызын кыйшай­тып, — ни провинция түгел, ни кала түгел, әллә нәрсә шунда. Рәсемнәр­дәге калфаклы кызларыгыз, а ля при­ческа ясап, мини итәктән твист сикерәләр. Түбәтәен кыңгыр салып атка атланасы егетләрегез шлем киеп мотоциклда чаба. Артларыннан тузан кубып кала. Кошлар сайрасы багана башында репродуктор гүли. Кинема­тографлар өчен заповедник авыллар тоталар, ахры. Кайда икән алар, барып күрәсе иде, ә? Адресларын сорап Мосфильмга мөрәҗәгать итми булмас. Соңгы кинолары да ошамады, унынчы класстагыларның кочакланышулары турында. Анысын да языйм әле. Рецензия итеп. Мәхәббәт турында бер солидный фильм караган юк.
Аның тотрыксыз фикерләрен ишетмәмешкә тырышып, уйларым белән яңадан балачакка кайттым. Апага ияреп кинога йөргәннәрем искә төште. Егет белән кыз үбешкәнен мин беренче мәртәбә экранда күреп шаккаттым. Кайсыдыр пырхылдаган булды, апа оялып башын аска иде. Иптәшләреннән ядкарьләр яздыра торган истәлек дәфтәре бар иде аның. Шундагы мәхәббәт җырларын миннән качып кына күңеленнән ятлап утырганнарын да хәтерлим. Кич утырырга кергән күрше апаларның аннан кызыклы китаплар укытканнары да истә. Шундагы геройларның яратышуларын тасвирлаган урыннарны кызарып, пышылдап кына укый иде ул. Менә шундый оялчан, хисчән ападан туганмы соң бу белдекле шаталак кыз?
Официантка кофе дә күтәреп килде инде. Мөнҗия аны кечкенә чәшкәләргә агызып авызына тидерү белән, кире тәлинкәсенә куйды. Минем сораулы карашыма чыраен сытып:
- Әллә әчегән инде, — диде.
Табынның яме, авызның тәме китте. Егерме алты яшьлек сабыйны сайратып утыруы башта күңелле сы­ман иде, тора-бара кәеф кырыла башлады. Ул шуны сизенде, ахры, игътибарымны башка нәрсәгә җәлеп итәргә тырышып, баш бармагын күр­сәтте дә, авызын очлайтып, “во” дип куйды.
- “Во”сы нәрсә инде?
- Күлмәк. Менә дигән күлмәк тектердем, әйтми дә торам тагын. Яңа
елда телевизордан “Зәңгәр ут”ны карадыңмы? Фасонын шул кичәне алып барган диктордан күчереп алдык. Аныкы төсле пряжкалы туфлям да булды. Киенеп көзге каршына баскан идем, экраннан үземне карап торгандай булдым. Зерә дә килешә!
- Ал-а-ай, — дидем мин, башымны чайкап, — өс-башың, буй-сының белән экран йолдызларына охшагансыңдыр да бит, йөрәгең белән тиңме соң син аларга?
- Минем йөрәк нормаль — минутка алтмыш удар. Аларныкын санаганым юк.
- Бөтен хикмәт тә шунда шул. Кешеләр йөрәгенең тибешен аңлаудан мәхрүмнәр — тере мәрхүмнәр, дигән бер зирәк.
Кыз, “мәхрүм”, “мәрхүм” сүзләренең мәгънәсенә төшенергә теләгәндәй, бераз уйланып торды да яңадан ачылып китте:
- Кешеләрне берсеннән берсен аерып бәяләү искелек калдыгы, — ди әти. — Бу — профессор сүзе. Үзе нинди зур кеше, ә аның янында әни кем инде безнең? Ничек кенә яхшы яшиләр әле!
- Сиңа әниең дәрәҗәсенә җитәргә ерак әле, бик ерак, сеңдем. Әйбәт хатын булу — үзе бер сәләт. Тик менә әни буларак ул йомшаграк.
Күңелдә баядан бирле ургып торган сорауга җавап эзләгәндәй, мин тагын баягы сызган балдакка карап алдым. Мөнҗия куера барган үзара мөнәсәбәтебезне җиңеләйтәсе килепме, матур гына итеп елмайды да үзе дә алтынлы бармагына күз салды:
- Исең китте инде шуңа, бик ошый икән — жәл түгел, әйдә, махнем! Я, күпме тора дисең шуның бәясен?
- Бер телем арыш ипие!
- Ә?!
Кыз бармагыннан шудыра башлаган балдагын кире урынына утыртты да, хәйләң барып чыкмас дигәндәй, сул күзен кысып кычкырып көлде.
- Әйе, — дидем мин сүземне куәтләп, — кайчандыр берәү синең дәү әниең янына: “Чирле балам ачка тилмереп ята, шушы алтын бәрабәренә бер телем ипи бирче”, — дип килгән булган.
Мөнҗия күзләрен түгәрәкләндерде:
- Һы, алайса бушка килгән мал бу?
Бу тупаслык мине тетрәндереп җибәрде. Кайда утырганымны онытып, үзем дә сизмәстән, тавышымны күтәрдем:
- Бушка, дисеңме? Ачлыкның нәрсә икәнен беләсеңме соң син? Кара ачлык елны булган бит бу хәл! Андый чакта икмәк бәясе алтыннан өстен йөри! Яхшылыгын металлга алмашмаган әбиебез! Авыру сабый хакына авызыннан өзеп соңгы ризыгын биреп җибәргән, бу балдакны алып калмаган ул! Тик үлем түшәгендә яткан нарасыйга бер кыерчык ипи әҗәл даруы була алмаган шул. Ашап бетермәгән сыныгын хәлсез куллары белән йомарлаган килеш җан биргән сабый. Бердәнбер баласын җуйган бичара ана сагышлы минут­ларында: ярый әле, шунысы үкенечтә калмады — тилмереп сораган ризыгын авыз итеп үлде бәбкәем, дип юана торган булган. Җае гына чыксын, мин бу мәрхәмәткә каршы бер яхшылык эшләми калмам, дип нәзер әйткән, бичара.
Яңа ашлык өлгергәч, исән калганнар хәлләнеп аякка басканнар. Көзге муллыкта туй гөрләгән. Безнең әнкәйне дә кияүгә биргәннәр. Никах мәҗлесе узгач, бүләкләр өелгән подноска баксалар, ни күрсеннәр, иң аста алтын балдак ята икән. Кем салган бу затлы бүләкне? Уйлашып карыйлар, сорашып карыйлар, иясен таба алмыйлар. Шунда күрше карты Хәйбери бабай бүләкне “сөбханаллалап” әнкәйнең учына салган:
- Я күктән иңгән бу, я булмаса Хозыр Ильяс хәзрәтләре кереп чыккан монда. Хәләл бүләк бу сиңа, кызым, кулыңнан төшермә, югалтма, бәхетле юлдашың булыр, — дигән.
Әнкәй мәрхүмнең хорафатларга, дини әкиятләргә ышана торган гадәте булмаса да, олы кеше сүзен тотыпмы, балдакны кулыннан бер дә салмады. Әткәй белән тату гомер итүен дә, балаларыннан игелек күрүен дә гел шушы рәхмәтле бүләккә юрый иде. Үләр алдыннан васыять итеп ул аны өлкән баласына — синең әниеңә тапшырды.
Сәер бүләкнең серенә без соңыннан гына төшендек. Аны безгә шул ук Хәйбери бабай үзе сөйләде. Балдак, әлбәттә, күктән дә иңмәгән, Хозыр Ильяс дигән изге мөсафир да калдырып китмәгән аны. Бичара хатын үзе туйда катнаша алмаган, кемнән һәм ни өчен икәнен әйтмәскә кушып, бүләген шул Хәйбери карт аша тапшырткан икән. Менә шул балдак хәзер...
Мөнҗия агарынып китте дә, миңа тутырып караган килеш, бермәлгә өнсез калды. Моңа чаклы моң-зар әсәре күрмәгән фирүзәдәй зәңгәр күзләр “җитте, калганын сөйләмә, түгеләм, түгеләм” дигәндәй мөлдерәгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Икмэк, ризык изге шул.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Диләрә Зөбәерова белән " Азат хатын" аша ук таныш булып, аның әсәрләрен дә, очеркларын да бик яратып укый идек. Сүз тәмен белүче, искиткеч зәвыклы журналист иде ул. Урыны җәннәттә булсын дип кылган догаларыбыз кабуллардан булсын!

      Хәзер укыйлар