Логотип
Проза

Сынаулар-2

(Повесть. Дәвамы.)

Алсу НУРГАТИНА

(Повесть. Дәвамы.)

Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/synaular

Син кайларда, әти...
Ноябрь ахырлары кискен салкынайтып җибәрде. Урамда бик озак басып та торып булмый, җил өйгә куып кертә. Барысы да тизрәк кар яуганын көтәләр. Җир туңып, ярылып-яргалынып бетте, бу салкынга ул да чыдый алмый, күрәсең...
Урамга чыгарга исәп тә юк, буш вакыт булганда имтихан эшләре белән утырам. Татар һәм рус теленә артык басым ясамыйм, кул астында гел математика гына. Биремнәрне үтәгәндә, кайбер урыннарда Роза апаның аңлатканы искә төшә. Хәтта кайсы урында тормыштан нинди мисал китергәне дә күңелдә. Бер укытучының да сөйләгәннәре шулай исемдә калмый минем. Роза апаның үзенә генә хас бер серле көче бар микән әллә?!
Тышкы ишек «чарт» итеп ябылды, өйгә әни килеп керде. Хәзер ул борын тартып, иркен генә сулыш алып куячак. Кышкы салкыннан туңып, өйгә хуш ис алып керә ул. Җай гына өске киемнәрен сала да, минем ишегемне ачып карый: әзерләнәмме мин, юкмы?! Югыйсә, кайвакыт дәреслек астына башка китап куеп укып утырган чаклар да була. Тик бу очрак мондый түгел. Математикага кереп киттем, һәр эшләнгән бирем – кечкенә генә җиңү! Шуңа да мавыгып, кызыгып эшли башлыйсың.
– Өйдә кешеләр бармы? Исәнлекләр ничек?
Монысы күрше Әлфия апа. Ул һәрвакыт шулай кергәләп-чыккалап йөри. Мин яратмыйм аны, өйгә кереп бөтен хәлләрне белеп чыгып китә дә, аннары берне биш итеп калганнарга сөйләп йөри. Үзе ялгыз яши ул. Шуңа да парлыларны яратмый.
Кухня ягында әни белән сөйләшкәннәре ишетелә. Хәзер әти хакында сораячак. Аннары үзенең хәлләрен сөйләп җибәрәчәк. Минем уйларымны ишетте, ахрысы, әниемнән сорап куйды.
– Рәфидә, Гариф күренгәне юкмы соң?!
– Юк инде, Әлфия. Каян безгә килсен инде ул хәзер. Яшь Салисәсе белән мәш киләдер. Инде улы тәпи йөри башлагандыр. Бездә аның эше юк инде.
– И-и-и, дөньясы. Нишлисең бит. Мужигың да китә, башкасы да. Ярар, борчылма. Ходай ярдәм бирер. Табылыр әле, сиңа тиңе дә, дим.
– Хәзер ярлар өмет итмим инде, юкны сөйләмә. Ходай шул бердәнбер кызымнан аермасын. Әле ярый ул бар. Аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм хәзер.
Әни монысын юри, миңа ишетелерлек итеп әйтте. Беркайчан да миңа мондый сүзләрне әйтми ул. Күзе гел яшьләнергә генә тора. Әй, язмыш. Нигә генә әткәй шул Салисә апаны яратты икән? Язмышлар шулай язылгангамы? «Язмыштан узмыш бар, язмышны үзгәртү үз кулыңда», – дип әйтүчеләр дә бар бит. Тик бу очракта узмыш була алмыймыни. Хәер, минем хәзерге вакытта математик биремнәр белән тулган баш аңлый алмаслык нәрсәләр күп шул ул дөньяда...

 

* * *
Әй, әти... Кайларда икән син хәзер. Ичмасам, юлымда да очрамыйсың бит. Әллә сине югалту хәсрәтеннән дымланган күзләремә карарга куркасыңмы? Мин бит сине бик яраттым, әти. Ләкин син безне ташлап киттең. Тик шул көндә минем өчен үлдең син, уйларымда сине хәтер туфрагына җирләдем. Ничек икән синең хәлләрең? Безне сагынган чагың була микән? Әллә кечкенә улың белән безне уйларга вакытың да калмыймы? Син иң кирәк вакытта янәшәмдә түгел. Ниндидер чит, кырык ата баласы сиңа әти дип дәшә, син тапканны ашый, синең теләкләреңне ишетеп яши. Синең барлыгыңны тою миңа хәзер бер рәнҗүгә әйләнде. Безне ташлап киткән көннән башлап мин сине күралмыйм, әти... Исеңдәме, балачакта синнән көзгә кергәндә кошларга җимлек ясатып ала идем. Аны безнең тәрәзә төбенә кадаклап куя идек тә, җим салып кошларны күзәтә идек. Хәзер җимлек тә юк, чүплектә чыр-чу килгән кошларга карыйм да сине сагынам. Исеңдәме, зал бүлмәсенә телевизор карарга чыккач, мин йоклаганга салышып ята идем. Син, көчле кулларың белән күтәреп алып, мине бүлмәгә алып кереп, караватка сала идең. Бераздан мин көлә-көлә яңадан чыгып утырам. Шулай ике арада йөри-йөри, чынлап йокыга китәм. Мин хәтта үземнең сабый чагымны хәтерлим. Бертуган абыйсы үлгәч, әни бер атнага аларга китеп барды. Шулвакыт мин бик каты авырдым. Син шунда мине юрганга төреп хастаханәгә алып менгән идең. Анда бер төн кунып, хәлем яхшыргач, җылы юрганга төреп кышкы чатнама суыкта алып кайттың... Шунда тәүге кат йолдызларны күрдем...
Ә бит мин сине җибәрергә теләмәгән идем. Салисә апа, Рәфидә Гарифны өеннән куып чыгарган, дигән гайбәт тараткач сезгә үзем килдем. Рөхсәт сорамыйча өйгә үттем. Ниятем йөземә чыккан иде бугай, мине күрүгә балалар шым булды. Кухняда Салисә апа уклау белән токмач җәя бугай. Эчтән генә нидер көйли, бармагындагы алтын йөзегенең уклауга «шак-шык» бәрелүеннән ләззәт ала иде. Тынлыкны бозып, «Исәнмесез», – дип дәштем. Салисә апа мине күрүгә уклавын төшереп җибәрә язды. Еш-еш сулый, аннан үз-үзен кулга алып, миңа дәште. 
– Гариф янына килдеңме? Ул анда, юынгычта иде бугай...
«Әтиең янына килдеңме» дә дими, исемең белән дәште. Мин ул күрсәткән якка үттем. Син битеңне юа идең. Бигрәк җирәнгеч булып күрендең шулвакыт. «Әйдә, әйдә юын. Тик су белән генә күңелебездәге яраларны юып төшерә алмассың», – дидем эчтән генә. 
– Айсылу?! Нишләп йөрисең?
– Килдем әле, әти. Яшь хатыныңның теле тик тормый бит, әни хакында теләсә нәрсә сөйләп йөри. Без сине өйдән куып чыгардыкмыни?
Син минем кыза башлавымны сизеп, тышка алып чыгып киттең.
– Юк сүздер ул кызым, Салисә апаң андый кеше түгел...
– Нәрсә, аңыңны гына түгел, авызыңны да томаларга өлгердеме әллә Салисәң?
Минем тавышымны ишетеп, Салисә апа да йөгереп чыкты.
– Нишлисез, нәрсә бара монда?
– Бар, Салисә, кереп кит әле, – дидең син үрсәләнеп.
– Кермәсен, калсын. Үзенең сүзләре өчен үзе җавап бирсен! Минем әни хакында ничек шулай сөйли аласың, оятсыз. Әниемнең кисеп аткан тырнагына да тормый торган нәрсә!
– Кем, минме? – диде Салисә апа яшенә буылып.
– Сез! Әтине тартып алу гына җитмәгән, төрле гайбәт сөйләп йөрисез! Оятсыз сез, әле оялмыйча ана исемен күтәреп йөрисез!
Мине син ишек төбеннән өстерәп алып киттең. Салисә апа ишеккә сөялеп калды. Тавышыма өйдән бер көтү бала йөгереп чыкты.
– Мәңге рәхәт күрмәс кешеләр сез, – дип кычкырдым. Бот буе балалар Салисә апаның аякларына сарылды. Кечкенә Кәрим исә күзләрен мөлдерәтеп бот арасыннан карап тора. Тагын әллә ниләр әйтергә теләгән идем, Кәримне кызгандым. Әнисе шундый булганга бала гаепле түгел бит...
Әни сезгә баруымны белгәч, уңлап-суңлап яңаклады. «Нәрсә кирәк сиңа, ни җитми! Атаң кебек өйдән чыгып китәргә җыенасыңмы? Киткәннәр кире кайтмый, яратканнар ташлап китми! Минем хакка талашып йөрүеңне тагын бер ишетим әле. Мин үзем өчен үзем дә җавап бирә алам!» Аннан мине кочаклап елап җибәрде. Нинди хәлгә төштек бит, Ходаем...

«Турыга бәреп әйтә алмаган...»
– Ничек оялмыйча минем өстәлемә кул тидерә алдыгыз! Оятсызлар сез! Әллә сезгә карап торган ундүрт бала миңа бер сүз дә әйтмәс дип уйладыгызмы?! Җавапларыгыз начар булса, кабат барсын да такта янында аңлар идек! Оятсызлар сез! 
Математика дәресенә бераз соңга калган идем. Мине ишектән әнә шундый сүзләр каршылады. «Керергә ярыймы?» дигән соравыма Роза апа күзлеген төшереп ым какты. Класс тып-тын. Нәргизә белән Радик кына басканнар. Эшнең нидә икәне бермә-бер аңлашыла иде.
– Сез генә төзәткәннән берәр нәрсә үзгәрер дип уйлыйсызмы? Башкаларның да сезнең кебек үк яхшы билге аласы килә. Нәрсә, Ранилның «биш»ле аласы килмиме, Гөлчәчәкнең чирекне яхшы билгегә тәмамларга теләге юкмы? Әллә сез генә алланың кашка тәкәләре булдыгызмы?Кем сезгә шундый ирек биргән, кем кушкан?
Радик иелгән башын күтәреп:
– Роза апа, үпкәләмәгез инде. Бу хәл башка кабатланмаячак... – диде.
– Дәшмә, Радик! Әлбәттә, кабатланмаячак. Мин эшләрне дәрес башында эшләтәчәкмен дә, шунда ук тикшереп билгеләрен дә куячакмын. Иң беренче сезнекен, шпионнар! Оятсызлар! Күзгә карап артка тибүчеләр сез. Ышанычымны акламадыгыз...
Роза апа соңгы сүзләрен әрнү белән әйтте. Хәер, ни буласы алдан ук билгеле иде бит инде. Роза апа классында укучы, шоколад яратудан черегән алгы тешле әләкче Фәнил барысын да укытучы апага әйтәчәк... Хәзер исә Роза апа Радик белән Нәргизәгә бер дә ышанмаячак һәм һәр эшләренә дә зур шикләнү белән караячак. Кыңгырау шалтырагач та, беркем дә урыныннан кузгалмады. Тактага язган өй эше номерларын күчергәч кенә чыгып киттек. Чып-чын тәрбия дәресе булды бу...
...Көзге каникуллар тәмамланып, яңадан мәктәпкә аяк бастык. Сагындырган икән мәктәп, сагындырган...Өйдә әнигә булышып, йокы туйганчы йоклап ятсак та, шушы йорт барыбер безне үзенә дәшә. Өмә вакытында зәңгәр төскә буяган капка да күңелгә якын. Ишекне ачып керүгә үк үзенә тарта мәктәп. Әнә куыша-куыша башлангычлар йөгерешә, беренче этажга куйган теннис өстәлендә дәресләрне тозларга яраткан унынчы класс егетләре «рекорд» куя, гөлләрне кем сындыруын һәм стена плакатларының кырыйларын кем тишкәләвен таба алмыйча азапланган техничка Сәвия апа...
– Нишлибез соң инде? Ясатыбызмы, юкмы бу альбомны? Бер төгәл фикергә килә алмадык...
Гөлчәчәк тәнәфестә тугызынчы классны бетергәнгә фотоальбом ясату вакыйгасын күтәреп чыкты. Ярты класс каршы, яртысы риза иде. 
– Сез ничектер, мин барыбер ясатам! Фотога төшәрсез дә, алмассыз! Истәлек булып миңа калыр, – диде Илһам.
– Чыннан да... Күбебез тугызынчыдан соң укырга китсәк әгәр...
– Үзеңне күрәсең килсә, көзгегә карарсың! 
– Ә син – маймыл күрәсең килсә кара. Көзгесен үзем бирәм!
...Шулай да ясатырга булдык альбомны. Шушы көннәрдә фотограф килеп төшереп китәргә тиеш иде. 
Шулчак Ранил сумкасыннан фотоаппарап чыгарды.
– Минем монда фотоаппарат бар! Әйдәгез, барыбыз бергә истәлеккә төшәбез. Җыйнаулашып басыйк.
Ул арада этешә-төртешә тезелешеп баса да башладык. Илһам иптәшкә класстагы скелетны да алды. 
– Нуу, елмаегыз инде. Сез нәрсә, зиратка барган төсле басканнар.
– Бәлки, зиратка да барырбыз әле бу экзаменнар белән...
– Тәүбә диген!
Ранил, безнең арага килеп, барыбызны да билгеле бер позада бастырып та чыкты. Тик йөзгә барыбер елмаю өсти алмады. Хәер, нигә елмаерга... Нәргизә белән Радикны әле генә Роза апа «пешереп» чыгарды, ә калганнарның сынаулар белән башы каткан. 
– Илһам, нигә скелетны шулкадәр кочакладың? Биленнән кочакла, вәәәт. Ныграк тот, курыкма. Бу бит сиңа Миркасыймовнаның биле түгел!
Класс дәррәү көлеп җибәрде. Мин ни булганын аңламасам да, башкаларга кушылдым. Илһам скелетны бер читкә атып, бер-ике «затлы» сүз кыстырып, Ранилны парталар өстеннән куа башлады. Без көлгән арада черт иттерергә өлгерде анысы. Хәер, бу фотоларны күрә аласыбызга шикләнәм мин. Илһам аны фотоаппаратсыз калдырачак. Ярар, хет фотоаппараты, дәү әни әйткәндәй, башы исән булсын!..
Миркасыймовнаның бил вакыйгасын мин һаман төшенмәгән идем әле. Физика башланыр алдыннан Радик барысын да сөйләп бирде. Көлдем рәхәтләнеп. Бар нәрсәнең сере шул «Көзге бал»да икән. Дискотека тәмамланыр алдыннан техничка апалар чыгып киткән, һәм зал дөм караңгыда калган. Ара-тирә кәрәзле телефон яктысы гына булган. Илһам шушы арада ничә еллар җавап ала алмаган мәхәббәте Айгөлне күреп алган. Төшләрендә мендәр кочып, Айгөл дип үбә-үбә саташкан егет аны караңгыда барып кочакларга уйлаган. Тик ул күргән «Айгөл» тәртипне саклар өчен кергән Галия Миркасыймовна булган. Илһам аны барып кысып кочаклагач, бер рәхмәт төшкересе утны кабызган. Егеттән барысы да туйганчы көлгәннәр ди.
Радик сөйләп бетергәч, Илһамны чын күңелдән кызганып куйдым. Хәер, бер-ике ай көлеп йөрерләр дә туктарлар әле. Айгөл ни уйлаган икән бу турыда. Яраткан кешесенең мыскыллы карашын күргәч икеләтә авыр булгандыр инде Илһамга...

* * *
Иртә белән тыкрык башында Алмазның машинасын күргәч аптырап киттем. «Көзге бал»дан соң мине ничек озатты, шул урында тора. Ә бәлки ул мине сагынып килгәндер?! Юк, булмас, Казанда бит ул! Ышанмыйча, номерларына күз салдым. Шулар! Алдагы көпчәкләрнең буш булуын күреп туктап калдым. Менә нидә икән хикмәт. Икесендә дә шактый зур тишек эзләр бар. Димәк, юри эшләнгән... Димәк, Динар?! Унбердә укучы «якын» дустыма үпкә туплап, мәктәпкә ашыктым.
Беренче дәрес башланганчы классларына кереп эзләсәм дә, таба алмадым. Ярар, күрешербез әле барыбер.
Биология башлангач, апа классны барлап, журналга теркәп чыкты. Бары тик Гәрәева гына юк, калганнар барысы да монда. Гүзәлнең дәресләргә йөрмәве мине борчуга сала иде. Каникулдан соң инде бер атна, әле һаман мәктәптә күренгәне дә юк, хәбәре дә ишетелми. Бүген кайтышлый сугылырмын әле аларга. Кем белә, бәлки авырып ятадыр...
Дәресләр тәмамланып, өйгә кайтырга чыккан идем, мине Динар куып тотты.
– Айсылу! Айсылу, тукта әле! Бүген мине эзләгәнсең, диләр. Ни булды?
– Сорап торасың тагын! – дидем аңа үпкәле караш ташлап. – Мин сине якын дуска санап йөри идем, ә син? Ничек шулай эшли алдың?
– Аңламадым. Ни эшләдем соң мин?!
– Нигә Алмазның машинасының көпчәкләрен тиштең?! Теге юлы, ул мине озаткач... «Көзге бал»дан соң. Миңа туры бәреп әйтә алмадыңмыни син!
– Айсылу? Нинди фантазияләр бу? Берни дә эшләмәдем мин! Гаепләмә мине юкка!
– Син... – дидем сулышымны чак алып, – син – адәм актыгы – ошамыйсың миңа, йөрмә минем арттан! Кеше әйберенә кул салгансың, аның бәясе дә шактый бит! Кай җирең белән уйладың син, Динар?
– Между прочим, синең Алмазыңны Зәлия белән күргәннәр әле, бик беләсең килсә. 
– Алдашма, Динар! Башка бер сүзеңә дә ышанмыйм! Шундый түбәнлеккә төшерсең дип уйламаган идем!
Динар арттан нидер кычкырып калды, ишетмәдем. Үзебезнең урамга йөгердем. Ул артымнан куып тотып, кулымнан тотып алды.
– Минем эш түгел бу, Айсылу. Ышан! Йөрмә син ул Алмаз белән, сиңа тиң түгел ул...
– Аның үзеңнән йөз кат яхшырак булуыннан көнләшәсең син! Аңа үпкәңне туры бәреп әйтергә иде, ә порча чужого имущества - статья ул, бик беләсең килсә!
Ул басып калды. Бер сүз дә дәшмәде. Аннан:
– Туры бәреп әйтә алмаган сүзләр бар шул миндә, Айсылу, – дип кычкырды.
Өйгә кайтышлый Гүзәлләргә кердем. Ул бик каты авырып яткан булып чыкты. Хәлләрен белеп, мәктәп маҗараларын сөйләдем...

«Сиңа тиңнәр тирәктә...»
Көз ахырлары... Инде кышка зур-зур адымнар атлаган чаклар. Агачларда шәп-шәрә ботаклар гына калды. Язын дөньяга туып, көзнең алтынлыгына кергәнче, яфраклар каядыр сары фасыл киңлекләренә очты, билгесезлеккә кереп югалды. Тышта әлләнигә бер көз сулышыннан миңгерәгән карга тавышлары ишетелеп куя. Табигать тынлыкка әзерләнә. Кояш балкып чыкты исә урамда бик салкын була. Язгы кояш нурлары өчен көз салкын җил белән түли, ирексездән, җылырак киенәсең, пәлтә, куртка якаларын күтәрәсең. Шулай да көз ниндидер романтика чоры ул. Юл читендә берән-сәрән яткан яфракларның җилдә уйнаулары ниндидер бер ләззәт хисе уята, күңелгә рәхәтлек бирә.
...Әнинең кинәт кенә авырып китүе барысын да үзгәртеп ташлады. Баштарак гади салкын тию генә дисәләр дә, врачларга күренгәч, үпкәләренә үткән дип аермачык билгеләп куйдылар. Тиз арада дәваланырга кушып, әнине район хастаханәсенә озаттык. Өй бушап калды...
Һәр көн саен буш өйгә кайтып кергәч, капкалап алам да имтихан эшләренә, дәресләр карарга утырам. Тып-тын. Бары тик келт-келт сәгать йөргәне, урам яктан үткән-сүткәннәрнең сөйләшкәннәре ишетелеп кала. Бу тынлыктан туеп радионы ачам. Анда хет җырлар тынычлыкны баса, берүзеңне генә калдырмый... Ара-тирә күрше Әлфия апа да кереп чыккалый. Юклы-барлы киңәшләрен биреп, чәй эчеп чыгып китә. Шулай да кызганам мин аны. Гомере буена ялгыз яши, никләр берәрсе очрамаган микән юлына? Әллә очраганнарын да кире борган микән? Монысы инде сер булып кала бирә. Ходай бит бар кешегә дә тигез пар яраткан, диләр. Ә Әлфия апага тигез итеп беркемне дә яртмаган микәнни? Ирексездән, дәрестә Роза апаның Илһамга: «Абыен да мондый түгел иде, ник шулкадәр ялкау соң син!» дигәннәре, Илһамның: «Апа, мин ялкау түгел, бары тик тырышлык өләшкәндә мин өйдә юк идем» – дип көлдергәне искә төшә. Димәк, кешегә ярлар билгеләгәндә Әлфия апа өйдә булмаган. Хәер, кунакка йөрергә ярата бит ул...
Әнине сагынган уйлар арасына ара-тирә Алмаз да кереп чуарлана. Тормышыма кинәт кенә килеп кергән яклаучым барга сөенеп куям. Очраша башлавыбызга инде ике ай булып килә бит... Тик әле аны яратам дип әйтә алмыйм. Ни соң ул ярату? Сине һәр кич саен озатып куюмы, һәр очрашкан саен чәчәкләр бүләк итүме, әллә куллар кулга тотынганда тән буйлап ләззәт катыш дерелдәү узумы? Әллә?.. Алмаз турында аермачык яратам дип әйтә алмыйм. Ул янәшә чакта рәхәт, тик еракта булса да, әллә ни сагыну хисе биләп алмый. Булса ярый, булмаса юк дигән кебек бугай. Тик аңа әле бу хакта әйткәнем булмады. Әнидән дә шулай берчак мәхәббәт, ярату хакында сораган идем. Ул озак кына уйланып торгач: «Мәхәббәт ул янәшәңдәге Ходай язган кешенең синең өчен туганын тою, ә ярату шуны дәлилләүдер», – дигән иде. Алмазны күз алдыма китерәм дә, әнә шундый уйларга уралам. Хәер, иң мөһиме – әйбәт булсын, авыр чакларда ташламасын, ныклы иңен куя белсен. Ә бәлки, китапларда язган, шигырьләрдә сөйләнгән ул хисләр тора-бара үзләре туар... Әнигә әле Алмаз хакында әйтмичә торырга булдым. Савыккач, бер сөйләшербез әле. Тизрәк терелеп өйгә кайтсын иде, сагындым!

* * *
Дәрес тәмамланып, ашханәгә җыена идек, класска Роза апа килеп керде. Каядыр ашыга булса кирәк, үзе еш-еш сулый, йончыган.
– Исәнмесез, балалар! Бераз тоткарлыйм әле үзегезне. Китаптан соңгы ике мәсьәләне эшләгез һәм киләсе дәрескә контроль эшкә әзерләнеп килегез. Соңгы дәресләрегез булмый, мин ашыгыч эш белән Казанга китәм.
Сыйныфны корт чаккандай булды. Кызлар тыйнак кына елмайсалар да, Илһам белән Тәбрис «ура» кычкырырга өлгерде. Роза апа класстан чыгып китмәгән иде әле. Күзлеген төшереп, әле балалыктан чыкмаган егетләргә карап куйды. Әллә ашыкты, әллә елга бер күңелле көне булдымы – баш чайкап елмайды гына. Менә бит Роза апа нинди дә була белә! Бу аңа карата бермә-бер соклану уятты.
Юкка шатланганбыз икән, соңгы ике дәрескә биология белән география өстәп куйдылар. Биологиядә йоклап чыксак, географиядә күңелле булачак иде анысы. Галия апаны бик сагынган идек, өстәмә дәрес булгач, яңа тема үтмичә ял гына иттерәчәк. Укучыларны аңлый, хәлгә керә белә торган бердәнбер укытучы бугай ул. Шундый уйлар белән ашханәгә юнәлдек...
Мәктәптәге дәресләр йоклый торганнарга һәм тыңлый торганнарга бүленә бездә. Сездә дә шулаймы? Әгәр укытучы йомшаграк булса, дәрес аңлатуын йоклый-йоклый да тыңлап була. Ә инде бик таләпчән булса – керфек тә какмыйсың! Мәсәлән, Роза апа – әнә шундыйлардан. Хәер, аның дәресләрендә йоклап утыру килешмәс тә иде, чөнки күңелле итеп аңлата белә ул!
...География тәмамланыр алдыннан телефонга таныш булмаган номердан хәбәр килеп төште. Эчемә шом йөгерде, әллә әнигә нидер булганмы?! Тизрәк хәбәрне укырга керештем. «Әгәр курыкмасаң, бүген алты дәрестән соң чишмә буена төш. Бик җитди сөйләү көтә сине анда. Көтеп калабыз!» Йөрәкнең ешлаткан тибеше чигәдәге кан тамырларыннан канны куа башлады. Маңгайдан салкын тир бәреп чыкты. Башкалар сизмәсен дип уң кулым белән битемне капладым. Кемнәр булыр икән бу? Ни кирәк аларга? Бәлки, берәрсе уйнап кына язгандыр. Бәлки, класстан берәрседер. Парта арасына чүмәшкән тугызынчы А ның бар укучыларын күзлим, юк, кулларында телефон юк. Ярар, болай булгач бармасаң дә була. Тукта, ә бит монда курыкмасаң дигән? Димәк, мин куркак булып чыгам? Юк, һичшиксез төшәргә кирәк чишмә буена! Белим аларның кем икәнлеген! Уйларымны бүлдереп кыңгырау шалтырады. Сумкамны алып чишенү бүлмәсенә ашыктым.
...Чишмә буена төшкәндә анда беркем дә юк иде. Тирә-якны күзләп, чишмәдән су йоттым да кире китәргә дип тау ягына, сукмакка юнәлдем. 
– Ә син курыкмагансың икән!
Йөрәгем дерт итеп куйды. Йодрыгымны йомарлап тавыш килгән якка карадым. Анда унбернең ике «йолдызы» иде... Ни кирәк аларга миннән? Тамагыма килгән төерне йотып:
– Килдем. Ә сезгә миннән ни кирәк иде? - дидем.
– Сөйләшәсе бар, Айсылу. Синең турыда. Хыялларың турында. Ә иң мөһиме – Алмаз турында.
– Сөйләшик соң. Минем хыялларда сезнең ни эшегез бар?
– Хыяллар кайвакыт уртак була ул, – бу сүзләрне Гөлсинә әйтте. Усал карашын төбәп, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Күпме аңларга тырышсам да, һич ни төшенә алмыйча басып тора бирдем. 
– Шул хыяллар хакында сөйләшергә чакырдыгызмы мине?
Башларын артка ташлап, мыскыллы көлеп җибәрделәр.
– Кызый, тыңла! Әгәр кешечә яшәргә теләсәң, сиңа Алмаз белән йөрүне туктатырга кирәк. Югыйсә без сиңа барыбер тынгылык бирмәячәкбез!
Динарның: «Алмазны әле Зәлия белән күргәннәр, бик беләсең килсә!» дип әйтүе кылт итеп искә төште. Күңелемә корт керсә дә, җиңелергә уйламый идем.
– Югыйсә нишләтәсез? 
– Күрерсең нишләткәнебезне! Минем егетемә караган кешене мин кыйный да алам!
– Ә кайчаннан бирле синең егетең соң ул? Бик беләсең килсә, без инде ике ай очрашабыз!
– Бергә уздырган җәйге төннәрдән башлап, Айсылу!
Бер сүз дә әйтә алмыйча катып калдым.
– Һәр кешенең үзенә язган яры була. Алмаз минем өчен шундый кеше! Кеше бәхетенә кысылмагыз! – дидем. 
– Бу әкиятләреңне әбиеңә сөйлә, яме? Ә егет ул – бозау. Кая чакырсаң – шунда килә. Безнең арага керәсе булсаң, үзеңә үпкәлә!
Күз алдыма ак яулыклы әбием килеп басты. Юк, әбием белән бу кыска итәкле ике җилбәзәк кызны тиңләштереп тә булмый. Йодрыгымны ныграк йомарладым. Түз, Айсылу!
– Монсын инде Алмаз үзе хәл итәчәк, – дидем мыскыллы елмаеп.
– Ансын күз күрер, без сине кисәттек.
– Алмаз белән сөйләшкәч, күз күрә башлаячак!
Алар китеп барды. Мин тауга менгәндә Гөлсинә артымнан такмаклап калды:
Үз ярларыңны сөймисең,
Кеше яры кирәккә.
Исеңнән чыгарма, җаный,
Сиңа тиңнәр тирәктә!

Ачуым килсә дә, бер ни әйтмәдем. Юл буена шушы хәлләр турында уйлап кайттым. Алмаз хакында уйласам, күзләрем дымлана башлый иде. Чыннан да, Алмаз шундый микән? Чыннан да, Зәлиягә карап мине ташлап киткәнме? Кайту белән аңа шалтыратырга кирәк. Барысы турында да аңлатырга, бар уйлаганымны җиткерергә! Юк, күзгә-күз карап сөйләшергә, барысы турында да аңлашуга берни җитми... Ярар, авылга кайтсын әле, сөйләшербез.
Алар сүзенә карап кына Алмаздан колак кагарга уйламыйм. Алар мине куркак дип уйлый бугай, ялгышалар! Ахырга кадәр торачакмын. Әле Гүзәл дә терелеп килсә, мине барыбер яклаячак. Ярар, вакыт күрсәтер. Алмазның кайтуын көтәргә дә барысы турында да сөйләшергә!
Өйгә кайтып керүгә үк әни бүлмәсенә ашыктым. Анда нинди дә булса җылылык, бу ике кызның усал телләренә каршы торырлык ныклы терәк эзләдем. Әнине сагынумы, әллә Зәлия белән Гөлсинәнең сүзләре тәэсир иттеме – караватка ятып кычкырып елап җибәрдем. Шулай йоклап киткәнмен...

Көтелмәгән очрашулар
Зәлиянең миңа килеп бәйләнүе бар тынычлыгымны алды. Алмаз белән ничек тә күрешеп сөйләшергә кирәк. Бәлки, бүген кайткандыр да әле. Уйларымның хаклыгын тикшерергә теләп телефонга үреләм. Инде ике атна тынычлап йокларга ирек бирмәгән сорауларыма җавап табарга теләп тынлыкны ярган гудоклар мине дерелдәргә мәҗбүр итә. Әгәр дә барысы да дөрес була калса? Бер мизгелдә бөтенесе челпәрәмә килеп, хыялларның эзе дә калмаячак. Юк, эз калыр. Андый чакта эзләр тирән яра булып кала дигән иде әни. 
– Алло, Айсылу, сәләм! – Алмазның тавышын ишетүгә, телефонны кулдан төшереп җибәрә яздым. 
– Сәләм, Алмаз... Син авылдамы?
– Әйе, кичә кайттым. Синең хәлләр ничек соң, сылуым? Әниең тереләме?!
– Әйбәт, рәхмәт. Бүген очрашасы иде. 
– Үзем дә шул хакта әйтмәкче идем инде. Уйларымны укырга өлгердең! Ярар, кич белән килермен.
Озын-озын составлар таккан поездның үзәк өздереп кычкырткан авазларын хәтерләткән телефон гудокларын хәзер кыска гудоклар алыштыра. Күңел түренә моңсулык кереп кунаклый...
...Әни, әни, әнкәем. Синең өйдә юклыгың соңгы араларда бигрәк тә йөрәкне әрнетә башлады. Кайчан шул соры палаталарны ташлап, хлор исе килгән идәннәрне таптый-таптый өйгә кайтырсың икән? Мин сагындым сине, әнием. Бик сагындым... Инде өченче көн юньләп ашаганым юк. Соңгы борчулы хәлләрдән соң тамакка ризык та үтми, ашарга әллә ни теләк тә юк. Укуның да чирек ахырында рәте китеп бара. Ә алда бит имтиханнар... Минем бәләкәй чактагы сыман синең янда йоклыйсым, җылы кочагыңда уянасым килә. Мин... Мин сагындым сине, әнием.
Математика биремнәрен эшләп бетергән идем инде. Кинәт ишекнең ачылганы, яңа кибет киштәсеннән төшкән пакетның чытырдаганы ишетелде. Тизрәк ишеккә йөгердем. Әни кайтты?!    
– Исәнме, балам. Ничек хәлләрең? – Кем микән дисәм – күрше Әлфия апа. Йөздән елмаю качып моңсулык кире үз халәтенә кайтты. 
– Әниең янына барган идем. Хәлләре әйбәтләнгән, атна-ун көннән кайтырмын диде. Менә, сиңа күчтәнәчләр җибәрде, Айсылу.
Кәефем юклыгы йөземә чыкканны күрде булса кирәк, ишекне әкрен генә ябып чыгып та китте. Әнинең җылысын, әни сүзләрен миңа алып килгәнгәме, ялгызлыктан туйгангамы, белмим, Әлфия апаны кызганып куйдым. Аякларым үзеннән-үзе аның артыннан йөгерде...
– Әлфия апа, чәй эчәргә кер!..
Йөгереп чыккан җиремнән туктап калдым. Каршымда Әлфия апа белән сөйләшеп әти басып тора. Балачакта мине күкләргә чөйгән көчле куллары, бар йөрәген биреп ихлас елмаюы.... Барысы да шул ук. Ә менә йөзенең көләчлеге дә, күзләренең нуры да кими төшкән. Җәй вакыйгалары бермә-бер күз алдымнан узып йөземә кырыслык чыгардым.
– Исәнмесез! 
Әти мине ишетеп елмаеп куйды. 
– Исәнме, кызым. Әниең тереләме?
– Барсы да яхшы. Нишләп йөрисең, нигә килдең?
Эшнең зурга киткәнен күргәч, Әлфия апа тыныч кына капкага юнәлде. Әти ачкан авызын кире ябып, озак кына сүз әйтә алмый торды.
– Кызым, шундый хәлләр бит әле бездә... Кәримне югалттык. Инде икенче көн, беркаян да таба алмыйбыз. Бала гына бит әле ул, эзләмәгән җир калмады. Авылны йөз әйләндек, таныш-белеш, күрше-күләннәрдән сораштырдык – юк кына... 
– Кызганыч. Мин нишләтим соң?
– Кызым... Карале, ни... Син тимәдеңне Кәримгә, дим.
Имәндә икән чикләвек! Әти миннән шикләнеп, аның киткәненә үч ала дип уйлап, гаеп итәргә килгән. Монда үз хәлем хәл, тагын ул да! Күзләремә яшьләр тыгылды. Каты итеп әтигә кычкырасы, аны бар көчемә төртеп йорттан куалый-куалый чыгарасы килде. Тик әни сүзе бер. Кем булса да – исерекме ул, айныкмы, җинаятьчеме, каракмы – ул минем әти! Хәтта, ташласа да... 
– Мин белмим, әти... Миннән шулай шикләнә алуың гаҗәпләндерә, – дидем үз-үземне кулга алып.
Әти берни дәшми чыгып китте. Мин аның ышанычсыз адымнарын, көчсезләнеп калган беләкләрен күзәтеп карап калдым. Әти... Әтием бит ул минем... Ә бәлки, әнигә шалтыратыргадыр. Соңгы арада булган күңелсез хәлләрдән соң гел елыйсы гына килә. Әти дә мине гаепли, Алмазны тарткалашкан кызлар да. Хәер, юк, әнине борчырга ярамый... Үзем хәл итәрмен. Озак та үтми капкадан Әлфия апаның зәңгәрсу яулыклы башы күренде. 
– Гарифның малае югалган диме?!

* * *
– Сине яраталар, Алмаз. Бик яраталар.
– Кемнәр? Яратам диген, Айсылу. – Алмаз, елмаеп, мине кысып кочаклады. – Салкын бүген тышта...
– Әйе, йолдызлар да юк. Никакой романтики, име?
– Шулай шул...
– Алмаз, дөресен генә әйт әле, нәрсә бәйли сине Зәлия белән?
Алмаз тынып калды. Аннары кулы белән җилдән ышыклап тәмәкесен кабызды.
– Бер ни дә, Айсылу. Башка бу сорауга әйләнеп кайтмыйк. Мине Алар белән бер ни дә бәйләми. Һәм мин моңа бик шат.
Ышанырга да, ышанмаска да белми утырганда, безнең тыкрыкта кемнеңдер бик «көчле» итеп җырлаганы ишетелде. Дерт итеп Алмазга сыендым. Курыкканымны сизеп, көлеп җибәрде.
– Маһи килә әнә. Галимуллин Маһи. 
– Маһинур апа ич бу, – дидем мин керәшен очында яшәүче исерекбаш апаны танып алып. – Ә нигә Галимуллин? Галимуллина түгел?
– Ну, эчкәч Галимуллинга әйләнә дә куя бит, – Алмаз тирән сулыш алды. – Аның шул нуры беткән, Маһие гына калган инде...
Әнисе бер дә шушылай исерек килеш урам буйлап йөрер дип уйламагандыр Маһинур апаны. Тулгагы тотканда, тәүге авыртуларын кичергәндә, күкрәк сөтен имезгәндә гел ак юллар гына юрагандыр. Ләкин бүген түбән очның мәңге айнымас абзыйларына мәхәббәт бүләк иткән урам алиһәсеннең чыннан да нуры беткән, бары Маһи гына утырып калган төсле...

* * *
Гүзәлнең инде икенче ай дәресләрдә булмавы мине борчуга сала иде. Өйләренә ничә кат барсам да, әнисе «бик каты авырый, Казанда, хастаханәдә дәвалана» дан башка ләм-мим. Бүген дә информатика дәресендә директор шушы мәсьәләне кузгатып җибәрде. 
– Тагын Гәрәева юк безнең. Инде өченче ай тулып килә. Болай сәбәпсез булса, чараларын күрергә кирәк булачак.
– Сәбәпләре бар, - дидем мин сикереп торып. – Гүзәл Казанда, ул бик каты авырый. Дәваланырга шунда җибәргәннәр.
Директор әллә мине ишетмәде, дәресен дәвам итте. Арткы рәттә кемнеңдер пырхылдап көлеп җибәргәне ишетелде. Аларга аерым игътибар бирмичә тәрәзәгә карадым. Анда кышның тәүге мизгелләрен эретә-эретә пычрак юлга кар төшә иде...
Тәнәфестә, ашханә юлында Динар туктатты. Аның белән сөйләшми башлаганга да күп вакыт узган инде, ни дисәң дә дусның мәзәкләре, ихластан көлдерә белүе сагындырган икән. 
– Айсылу. Әниеңне тиздән чыгаралар дип ишеттем. 
– Рәхмәт, Динар. Өйне бик сагынган әни. «Авылга кайтсам рәтләнеп китәр идем, һаман шушы палатада бикләп тоталар», – ди. Тиздән кайтачак.
– Ничек? Район үзәгеннән берүзе генәме?
– Әйе. Машиналар булыр диде.
– Айсылу! Бу аңа зыянга гына булачак. Әйдә әтидән машина сорыйм да, Әниеңне бергә барып алып кайтабыз.
– Синең праваң юк бит, Динар.
– Егерме минутлык юлда туктатмаслар әле. Борчылма.
– Ярар, уйлармын мин бу хакта.
Ул арада дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады.
– Айсылу, – диде Динар, дәрескә ашыгуымны күреп, – үпкәләмә миңа, яме?
– Мин... Мин оныттым инде...
...Шулай да Динар әнине үз машинасы белән барып алырга күндерде мине. Дәресләрне тозлап, иртән район үзәгенә юнәлдек. Тышта бик матур ябалак кар ява иде... Әни кайтасы көн булганга матурдыр инде бу көн. Машинаны тукталышта калдырып, хастаханәгә җәяү тәпиләдек. Битләргә кар куна, кар оча. Әни өйгә кайтасы көнне җылы карлар ява...
...Әнинең палатасында барысын да диярлек кайтарып җибәргәннәр. Көнбагыш яратучы Фая апа белән Фәүзия түти генә калган. Әни белән шатлана-шатлана әйберләрен җыйдык. «Китәр урыныңда ялгыш та бер нәрсә калдырырга ярамый, – ди әни, халатын сумкага таслап салып куйгач, – югыйсә яңадан шул урынга әйләнеп кайтачаксың.» Ул арада палатага доктор килеп керде һәм безгә вакытлыча чыгып торырга кушты. Динар сумкаларны күтәреп баскычка юнәлде, мин палата каршында әнине көтеп калдым. Дару исе, хлор исе килә... Күрше кабинетка су буе чират. Аннан ерак түгел бүлмә каршында өч хатын-кыз утырган. Туктале, сулдагысы Гүзәл түгелме соң? Минем өстемә салкын су койдылармыни?! Ул арада кабинет ишеге ачылып, Гүзәл дигәнем кереп тә югалды. Әниенең доктор белән сөйләшә-сөйләшә чыгып килүе күренде. 
... Юк, Гүзәл түгел иде ул. Ялгыш күрдем бугай.

Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/synaular-3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын кетэбез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Повестьнен оченче олешен тизрэк элегез инде интернетка, БИК мавыктыргыч, тормышчан. Азагын тизрэк белэсе, укыйсы килэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кайчан азагын беләбез? Ния кеше алдап тотасыз? Да, ну, уже ямьсез сезнең яктан..

        Хәзер укыйлар