Логотип
Проза

СӨЙМӘГӘНГӘ СӨЙКӘЛМӘ

 

(хикәя)

Әллә кайда калган ерак бер мизгел хәтер сукмагыннан күңелгә килеп төшә дә, озак кына тынгы бирми, онытылмый җәфалый. Кеше шул вакыйга хакында уйлап-уйлап йөри дә, күңеленә сыя алмагач, берәрсе белән бүлешү ихтыяҗын тоя. Бәлки, башка берәү өчен әллә ни мөһимлеге дә юктыр инде ул хәлнең, ә шулай да кемгәдер шул турында ачыласы килә. Ә аз сүзлесе, үз эченә бикләнгәне күңеленә тулышкан хисләр өермәсен берәр моңлы җыр җырлап-көйләп булса да бушатадыр, мөгаен. Күңелне кыбырсытып торган бу кадерле истәлек, бимазалап тынгы бирмәячәк, шуңа аның белән бүлешүең хәерлерәк...
Безне «эшең минем өчен булса, өйрәнүең үзең өчен» дип үстергән әнием, үзе дә кул кушырып кына утырмаса да, хезмәт мәктәбен өчебезгә дә тулысынча бирде. Әткәй-әнкәйгә ияреп, печәнгә дә бардык, бәрәңге дә алдык, утын да кистек. Энем Фәрит белән бар эшне дә Фәнзия апабыз җитәкчелегендә башкара идек. Үткерлеге дә, чаялыгы да бар иде апаның. Әкренрәк кыймылдаган чагыбызда «үшән!» дип безне арттан чыбыркыласа да, тырышып, күңел биреп эшләгәнне дә күрми калмый иде апабыз. «И уңган да инде минем апаем!» − дип юкә чөй кыстырып җибәрсә, энем Фәрит белән мин очып йөрергә әзербез. 
Фәнзия апам авыл кызларына гына хас чибәрлеккә ия иде. Мин, әле җитлегеп, түгәрәкләнеп бетмәгән какча гәүдәле үсмер кыз, апаның күперенке чәчләренә, чем кара кашлары астында очкын чәчеп торган зәңгәр күзләренә, елмаерга әзер алсу иреннәренә, зифа буй-сынына сокланып карый идем. Өчебез арасыннан Фәнзия апам гына әткәйгә охшаган иде. Юеш борын Фәрит тә минем кебек «сары баш», сипкелле йөз. Шуңа күрә мин, үсеп җиткәч апам кебек яндырып торган кара чибәр булырмын дип хыялланмый идем. 
Бозылып йөрмәсеннәр дип куркуы булгандыр, «керпе бияләйле»әткәй безне кич чыгармый иде. Кичке эшләрне бетереп, сәндерәдәге хуш исле йомшак печән өстенә өчәүләп авып, бераз вакыт үткәч, әткәй, менеп, аякларны санап чыга. Урындамы болар, янәсе. Ул киткәнне генә көткән кебек, абзар артында сак кына сызгыру ишетелә. Борынына ис кермәгән Фәрит, берни ишетмичә, танавын сызгырта-сызгырта җиденче төшен күрә. Ә мин, кызыксынуын тыя алмаган кызый, белеп торам – Фәнзия апа янына Сабирҗан абый килгән. Апа, колагын сагайтып тыңлап тора да, сак кына баса-баса баскычтан төшә һәм егет янына чыга. Алар ерак та китмиләр. Шунда, абзар артында гына, койма ярыгы аша өйдән чыккан кешене чамалап, чирәмдә шыпырт кына сөйләшеп утыралар. Караңгыда ак ыштаннарын ялтыратып, әткәйнең өйдән килеп чыгуы була, Фәнзия апа асты куптарылган койманы җәһәт кенә ача да, тиен кебек сикергәләп, баскычтан сәндерәгә менеп тә китә. Кырыс «ревизор-инспектор» кергәндә, апа һәрвакыт тирән сулыш ала-ала «тәмләп йоклап ята». Ак ыштанның өй ишегендә югалуы була, Фәнзия апа тагын ялт итеп сәндерәдән сикереп тә төшә. Алар күрешкән чакта мин өстә «сакта торам».Фәнзия апа, онытылып китеп, әткәйнең чыкканын шәйләми калса, мин тырышып-тырышып тамак кырам.
Фәнзия апамны күрергә җай булмаган көннәрдә Сабирҗан абый минем аша аңа хат тапшыра иде. Шакмаклы дәфтәр битен тутырып, ялкынлы мәхәббәт сүзләре язылган бу хатларны, әлбәттә, мин, хәйләкәр кызый, конвертын сак кына ачып укый идем дә, пешкән бәрәңге белән буяп кире ябыштырып куя идем. «Мыек астыннан» мут кына елмаюымны күреп, апам урлашып укыганымны аңлагандыр дип уйлыйм. Шулай да ул миңа никтер ачуланмый иде. 
Әлбәттә, әткәй безнең өчен ничек кенә курыкмасын, җиткән кызларын, бәйләп тоткан кебек, кеше күзенә күрсәтмичә генә тота алмый иде. Фәнзия апа идарәдә хисапчы булып эшли. Эше буенча район үзәгенә дә бара, төрле кеше белән аралаша. Апа күзгә чалынмый торган кыз түгел. Киресенчә, матурлыгы, чаялыгы, «менә мин!» дигәндәй, кычкырып тора. Сабирҗан абыйдан башка да егет-җиләннең башын аз әйләндермәде апабыз. Ситса күлмәгемнең кесәсендә башка егетләрдән дә аз ташымадым мин аңа хатлар. Тик шулай да тирә-якта бу чибәр кыз өчен Сабирҗан кебек өзелеп йөрүче егет булмады кебек. 
Ә бер кичне, Сабирҗан күпме сызгырып караса да, Фәнзия апа аның янына чыкмады. Сибәләп яуган җәйге яңгыр астында өшеп басып торган Сабирҗанны түбә ярыгыннан күреп, бераз кызганып та куйдым. Мин, хатлар ташучы, апаның күп кенә серләрен белүче буларак, бака ботымны кыстырырга хаклы санадым: «Апа, чыкмыйсыңмыни? Әнә җегетең килгән бит». Апа, теләр-теләмәс кенә кузгалып, баскычтан төшеп китте дә бераздан урап та менде. Кызыксынуымнның чамадан ашканын күреп, апа авызымны тиз томалады: «Синең миндә эшең булмасын. Йокла!»
Ә өч-дүрт айдан Фәнзия апа туйлап-никахлап күрше район егете Рәмзилгә тормышка чыкты. Апамның киләчәген Сабирҗан абый белән күреп, яңа җизнәмә өйрәнә алмый азапландым. Тик миннән сорап торучы булмады. Апам, Рәмзилгә бер күрүдә гашыйк булып, үз язмышын тапты. Өй ничектер бушап, моңсуланып калды ул киткәч. Апаны сагынып, әнкәй белән бер-беребезгә күрсәтеп тә, яшереп тә балавыз сыгыштырып алабыз. Бер без генә сагынмыйбыз икән шул Фәнзия апаны! Кышкы бер көнне, дәреслекләр тулы букчамны селки-селки мәктәптән кайтып барганда, арттан керфек-чәчләренә ап-ак бәс кунган, борын-чигәләре кызарган Сабирҗан абый куып җитте: «Хәния! Туктале!» Мәктәптән чыкканымны озак кына көтеп торган, күрәсең, өшегәнгә дә охшаган. Сабирҗан абый апам турында сорашты. Миңа аның алдында, бер яктан, ни өчендер уңайсыз булса, икенче яктан, җавапсыз сөю утында янган бу егет кызганыч иде. Бер мизгелгә генә апама ачуым кузгалды кебек. Яратмагач, нигә башын әйләндергәндер авылда бер дигән бу егетнең! Ә Сабирҗан абый кияүдәге кызны һаман оныта алмый газаплана иде. Ул, уңайсызланып кына, үтенә-үтенә кесәмә хат тыкты: «Яратырга мәҗбүр итеп булмый да бит... Тапшыр инде, яме?» 
Минем исә, мәхәббәт хатларын йотлыгып укырга яраткан кызыйның, беренче тапкыр никтер бу серле хатны ачасым килмәде. Кулларым бармады. Үз гаиләсе белән, үзе сайлап алган язмыш буенча яшәп яткан апам инде минеке, әти-әнинеке түгел, ул инде ир хатыны иде. Күзгә күренмәгән ул чиккә керергә, андагы тынычлыкны бозарга минем хакым юк иде. Ничек кенә булмасын, нинди генә сөю утында янмасын, ир белән хатын арасында Сабирҗанга да урын юк иде. Минем беркатлы үсмер акылым шул хакыйкатьне аңлый алды. Йөгерә-йөгерә кайтып керү белән үк Сабирҗанның хатын шартлап янган мичкә ыргыттым. Әлбәттә, бу хат турында апама да, әнкәйгә дә бер сүз дә ычкындырмадым. Ә берникадәр вакыттан җавап көтеп йөргән Сабирҗанга апам исеменнән әйттем: «Башка язмасын, дип әйтте!» Уналты яшьлек үсмер акылым белән шулай кеше язмышы өчен үз өстемә җаваплылык алдым. Дөрес эшләдемме, юкмы, белмим, тик мине намусым газапламады. Фәнзия апа ире белән бәхетле күренә иде. Тормышны бик аңлап бетермәсәм дә, ничек кенә апамны яратмасын, Сабирҗанның алар тормышына кысылырга хакы юк сыман тоелды. 
Озак та тормады, Сабирҗан бик еракка, җир читенә китеп барды. Авыл капкасы аның өчен ябылды булса кирәк, башкача күренмәде. Ишетелүенчә, әллә кайда, Камчаткада балык тота булса кирәк. Шунда бер урыс кызына өйләнгән, имеш.
Ә Рәмзил җизнәм белән Фәнзия апам бәхетле тормыш кичерделәр, минемчә. Инде ике уллары үсеп, кеше булды. Оныклары тәгәрәп үсә. Фәнзия апам Сабирҗанны искә аламы, белмим. Хәтеренә килсә дә, матур яшьлегенең бер шаһиты итеп кенә исенә төшерәдер кебек. Бик күп еллар узгач, мин апама Сабирҗанның соңгы хаты турында әйтмичә түзә алмадым. Ул хәтта анда ни язылганын да сорамады, миңа: «Дөрес эшләгәнсең», − дип куйды. Аның сүзләреннән соң, хаклыгыма тагын бер кат ышанып, җиңел сулап куйдым – сөймәгәнгә сөйкәлмә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И матур язасызда инде Физалия апа,укыйсы гына килеп тора, Рэхмэт сезгэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әллә кайда калган ерак бер мизгел хәтер сукмагыннан күңелгә килеп төшә дә, озак кына тынгы бирми, онытылмый җәфалый.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик матур хикәя,, самими хисләр белән сугарылган. Рәхмәт.

        Хәзер укыйлар