Логотип
Проза

Соль мажор

Хикәя

Рәкыйбә апа дип эндәшәләр иде аңа авылда. Ә менә кушаматы... «Урман иясе» иде. Кепкасын кашына төшереп, ирләрчә чалбар киеп йөрер иде ул. Камчысын уйнатып, ат тоягы астыннан очкыннар чәчрәтеп, урман арасыннан көтмәгәндә килеп чыга да утындыр-печәндер урлаучыларның котларын ала торган иде. Урман караучы эшеннән пенсиягә чыгып, шәһәрдәге кызларында яши башлагач, тирә-күршеләр өчен кинәт кенә Рәкыйбә карчык булды да калды. 

Шәһәр дөньясын ул һаман әле авыл бизмәненә салып, чагыштырып карарга ярата. Урам чатларында хәйран калып, туктап торгалый. «Күр инде син, яшел ут кабынуга, песи күреп ташланган этләр кебек дәррәү котырып кузгалган машиналар көтүен кара. Әй, баш юк та соң бу адәм балаларында, – дип уйлап куя Рәкыйбә карчык. – Урам тутырып кешеләр йөрсение рәхәтләнеп, гөлләр үссение кинәнеп, балалар уйнасыние гөр килеп. Бу машина дигәннәрен җир астыннан җибәреп булмый микәнни соң аны?! Баш юк та соң бу шәһәр кешеләрендә...»
Рәкыйбә карчык өчен чын шәһәр тормышы пианино алган көннән башланды. Кирәк бит, элек-электән үк тавышын яратмый иде ул аның, ишетмәс өчен, радионы да сүндереп куя торган иде. Менә шул каһәр суккан «струмент» өенә үк килеп керде бит. Кызы белән киявеннән хакын белешкәч, Рәкыйбә әби урман аланындагы кебек кычкырып җибәрде:

– Әнекәччәем, сыер хакы икән ләбаса! Моның бит ни сөте, ни ите дигәндәй...

Рәкыйбә карчык пианиноның көзге кебек шома агачын сыйпап капшап чыкты. «Күп булса, чирек фисметр нарат агачы киткәндер инде», – дип, эченнән генә хакын исәпләп тә чыгарды. Ул үз бүлмәсенә чыгып киткәч кенә, кызы бәрхет чүпрәк белән пианино өстендәге бармак эзләрен сөртеп алды.

Рәкыйбә әбинең яраткан оныгы – бернче класс укучысы Сания – нәзек-көчсез бармаклары белән пианиноның аклы-каралы тешләренә китереп басуга, күкле-яшелле авазлар бөтен өйне күкрәтеп җибәрде. Рәкыйбә әби гадәтенчә үз бүлмәсендә оекбаш бәйләп утыра иде. 
Олы бүлмәдән ишетелгән авазлар баш түбәсен утлы энә кебек чәнчә генә бит. Намазлык өстендә төрле төсләр биешә башлагач, Рәкыйбә карчык, колагын мендәр белән томалап, диванга менеп ятты. Әмма теге нәзек авазлар, мендәрне тишеп кереп, колак барабанына сугыпмы-суга иде. Рәкыйбә карчык авылдагы кәҗәсен исенә төшерде. Сакалына кило ярым тигәнәк ябышкан кәҗәсе, ашарга сорап, үтә дә ямьсез, ала-кола тавыш белән кычкырып торыр иде. «Аның тавышы бу кадәр үк ямьсез булмаган икән», – дип уйлап куйды Рәкыйбә әби.
Ә беркөнне кияве өйгә таныш композиторын чакырды. Саратский гармун тавышлары чыгарып, йомшак, ягымлы итеп уйнаплар да күрсәтте соң әлеге композитор! Рәкыйбә карчык үз бүлмәсеннән моңлы аһәңнәргә колак салып, исе китеп тыңлады, яулык почмагын күз төпләренә тигергәләп тә алды. Авылын, урманын хәтеренә төшерде. Кыңгыр бүрекле ата казын, бөкресе белән койманы терәп утырган күрше Гыйззәтне күз алдына китерде. Шайтан чокырында гел шул Гыйззәткә охшаган бөкре имән бар иде. Тол хатынның эч серләрен Гыйззәткә караганда әнә шул бөкре имән ныграк аңлагандыр, мөгаен. Шәһәрдә дә Рәкыйбә карчык сөйләшү-серләшүнең кимен куймый. Кайчандыр балерина, министр секретаре, идән себерүче булып эшләгән урыс карчыклары белән утыргычта рәхәтләнеп көннәрен үткәрә. «Да» дигән сүзне дә ул урынын чамалап кына, артыклык дәрәҗәсен яисә сорау-гаҗәпләнүне белдергән кебек итеп, унлап төсмердә әйтә белә һәм сөйләүчене үзенә бәйләп куя.

– Сәгатьләр буена  нәрсә турында гәпләшәсең, әни, син бит урысча белмисең? – ди кызы.

– Хикмәт үзең сөйләүдәмени, кешене тыңлый белүдә, – ди Рәкыйбә карчык.

Тора-бара ул урысча ярыйсы сукалый башлады. Хәтта шомарган интеллигентлар телендә генә йөри торган «автономно», «элементарно» кебек сүзләрне дә сүз сөрешенә кушып җибәргәли иде.

Оныгы Санияне мәктәптән соң музыка дәресләренә йөртә башлагач, Рәкыйбә карчык өчен шаккаткыч дөнья ачылды: көй, моң дигәнне төрткеләр белән язып куеп та була икән бит! «Без дә яшәгәнбез инде, ындыр артында гына Мәскәү дип, берни белмичә», – дип уйлады Рәкыйбә әби.

Район смотрларында җырлап бүләк тә алганы бар, тальянны да шыңгырдата белә иде ул. Урманда ялгыз башы йөргәндә күңеленә нинди генә моңнар килмәгәндер, теркәп куярга икәнен каян белсен ул чакларда...

Музыка дәресендә барлык ата-аналар да укытучы әйткәнне язып баралар. Рәкыйбә карчык та Саниянең дәфтәренә иелә, үзе барысын да күңеленә сеңдерә бара иде. «Авазлар җиде төргә бүленә икән бит. Хикмәтле бу җиделе саны. Җидегән йолдыз... «Җиде кат үлчә, бер кат кис». Картым да чыбыркыны җидедән үрә торган иде... Җиде юл чаты, диләр... Бәрәч, онытып та торам, балаларым да җидәү ич минем!»
Ел буе йөри торгач , Рәкыйбә әби музыка серләренә әкренләп төшенә барды. Өйдә кеше юк чакта пианино капкачын ача да, әйләнмәле урындыкка утырып, клавишлар өстенә бармакларын куя. «Бу каралары нигә инде, өстәмә мәшәкать ясап, тальянныкы кебек бер рәт кенә булса да җитмәгәнмени?..»

Бер бармак белән капшана торгач, Рәкыйбә әби тәки «Әпипә»не чыгарды бит! Пианиноның астагы җиз тәпиләренә баса-баса, җиңел көйне туйганчы уйнады. Авазлар уйнап туктагач та әле, сүнәргә теләмичә, стеналар арасында биешеп йөрделәр.

Икенче уку елында инде Рәкыйбә әби музыка серләренә тәмам төшенә башлаган һәм нота альбомындагы буй-буй юлларга карлыгачлар кебек тезелеп киткән  төрткеләр аша  көйне «күрә» белергә өйрәнеп килә иде. Әмма белгәнен кызына да, беркемгә дә тишмәде, алар барында пианинога якын да килмәде. Сания уйнаганны үз бүлмәсеннән дикъкать белән тыңлый, ялгыш нотадан башласа, чәчрәп сикереп тора иде. Гомумән, ул көйне, җырны бозганны яратмый иде.

Ә беркөнне оныгы уйный башлагач түзмәде, үз бүлмәсеннән йөгереп чыкты да:

– Күрмисеңмени, Сания кызым, скрипичный клүчтән соң фа диез тора бит! Гамма соль мажор икәнен дә онытма, – дип, пианино янына килде һәм, клавишларга басып, көйнең башын уйнап та күрсәтте...
Кызы да, кияве дә югары белем алган зыялыларга хас тыенкы гаҗәпләнү аша бер-берсенә караштылар. Чөнки алар музыкада берни дә аңламыйлар иде. Авазлар арасыннан бары тик икесен: «фа» белән «соль»не генә колакларына элеп калганнар, аларын да шул фасоль борчагын бик яратканга күрә генә онытмыйлар иде бугай... 


     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар