Логотип
Проза

Соңгы шәм. №3

башы: 1 – http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7500
2 – http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7502

Мәрҗәния үзе дә улыннан ким дулкынланмый – сиздермәскә генә тырыша. Киленем дип күз атып йөргән Гөлсөяр җиңә алмаса, хурлыкка калса? Мәрҗәния бүләккә көмеш йөзеген дә бирергә уйлап куйды бит инде югыйсә. Юк, юк, бу турыда уйларга да ярамас, җиңәр, җиңәр! 
Иртәнге чәйне эчкәч, Илдан эшкә китте. Әнисе әйткәнне дә онытмады –гармунны да машинасына куйды. Дус егетләре тракторчы Самат белән физрук Вәкилне дә киченнән кисәтеп куйган иде. Иртән дә күреп алырга булыр үзләрен. 

Егетнең йөрәге урынында түгел. Гөлсөяр генә килсен, Гөлсөяр генә җиңсен иде! 

Эше эш булмады Илданның – тизрәк болынга төшәсе, кызлар ярышын күрәсе килә. Ярыштан да бигрәк, Гөлсөярне күзәтәсе килә егетнең. 
 Илдан егетләр белән Саклау болынына менгәндә, Юкәлек буендагы халыкны күреп исе китте. Әллә бөтен авыл чыгып төшкән инде?! Менә сиңа җиләк, менә сиңа ярыш! Авылның олысы-кечесе монда түгәрәк ясап баскан. Клуб мөдире Фидания апасы алар килгәнне генә көткән дигәнсең, сүз башлады: 

– Җәмәгать! Бүген безнең авылда гомердә дә булмаган күңелле бәйрәм –Җиләк бәйрәме. Безнең башка да килмәс иде – менә хөрмәтле Мәрҗәния апабыз бик файдалы бәйрәм уздыру турында акыл бирде. Авылның җиде кызы җир җиләге җыюда ярышачак. Җыйган җиләкне менә Гөлфизә үлчәп алып, мәктәп ашханәсенә тапшырыр, балаларыбыз кыш буе сыйланыр. 

«Җиңүчеләрне билгеләр өчен жюри да сайларбыз. Сез кемнәрне күрсәтәсез?» – дип җыелган халык төркеменә карады. 

– Мәрҗәния апаның үзен, үзен дә сайлыйк. Ул уйлап тапкан бит! 

– Сафа бабайны да алыйк – ул җиләк җыя торган тырысларны бик оста үрүче карт! 

– Дару үләннәрен күп белә торган Сафура җиңгине дә кертегез! 

Жюри сайланып, юкә төбендәге эскәмиягә утыргач, алар алдына агач өстәл дә китереп, анда берничә бит ак кәгазь дә куйгач, бәйрәм, чыннан да, ярыш төсен алды. 
Ярышка чыгучы кызлар һәммәсе ап-ак яулыктан, кулларында төрле зурлыктагы кәрзиннәре, дулкынланалар. Үзләре шаярышып көлешкән кебек булсалар да, битләре кызыл җиләк төсле янып тора-беркемнең дә сер бирәсе килми, күрәсең. 

Илдан килеп җитү белән кызлар сафына күз салды: Гөлсөяр бармы икән? 
Ул арада Сафа карт сүз алды. 

– Җәмәгать, авылдашлар! Мин бу ярышта җиңгән кызга иң матур итеп үрелгән кәрзинемне бирермен. Калган кызлар да өлешсез калмас, аларга да тырыслар булыр, – диюгә, халык гөрләтеп кул чапты. 

– Мин быел гына җыйган май үләннәреннән зур бер бәйләм тапшырырмын, – диде Сафура да. 

Ярышка чыгарга торган кызларның күзе Мәрҗәниягә текәлде. Бу галәмәт ярышны уйлап тапкан авылдаш апалары ни дияр икән,бүләге ни булыр, янәсе. 

Мәрҗәния торып басты. Ак яулыгының чите белән күзләрен сөртеп алды. Аннары кызларга карап: 

– И җанкисәкләрем !Беләм: барыгыз да уңганнар, булганнар, сер бирмәссез!Әмма җиңүче берәү генә була инде ул. Менә Сафа абзый җыеп китергән җиләкләрегезне үлчәп алыр, кәнкрит карарны ул чыгарыр, ул минннән өлкәнрәк кеше! 

– Мәрҗәнияттәй, ә бүләгең, бүләгең ни булыр соң? – диештеләр алгы сафта торучы хатыннар. 

– Бүләкләрем ике булыр минем... 

Халык гөжләп куйды. 

– Менә бит ә, ну булдыра да инде абыстаебыз! 

– Чыкса шушы Мәрҗәнияттәйдән чыга инде бар колак ишетмәгән нәрсә! 

– Ә нәрсә, бик дөрес уйлап тапкан, күз өстендә торган бер дигән батыр улы да үсеп җиткән – Сабантуй батыры! 

– Сүзем шул: җиңүче кызга ике бүләгем – иң кадерле бүләкләрем! 

– Әйт инде, әйт, көттермә, зарыктырма инде Мәрҗәния апа! 

Мәрҗәния кызлар сафын күзәтеп алды. Ап-ак яулыкларын артка уратып бәйләгән берсеннән-берсе чибәр кызларның бит алмалары алсуланган. Кемне бәхетле итәр икән апалары? 

Мәрҗәния дәвам итте: 

– Җиңүче кызга ахак көмеш йөзегем һәм.... 

– Тагын, тагын? 

– Мәрҗәния апа, икенче бүләгең? 

– Мәрҗәния апа, кызларның йөрәкләре туктый ләбаса!... 

– Икенче бүләгем – йөрәгем парәсе – улым! 

– Ничек улың, ничек инде улың? 

– И аңлатыбрак сөйләче, Мәрҗәнияттәй! 

– Аңлатып-нитеп торасы юк, җиләк җыюда җиңгән кызны улым Илданга кәләш итеп алам! Җиңүче кыз яратып каршы алынган киленем булачак! 

Халык култык асытна гармунын кыстырып, иптәш егетләре белән тамашаны күзәтеп торучы Илданга текәлде. Ярышка җыенган кызлар да егетне карашлары белән сөзеп алдылар. 

«Моны мин уйлап тапмадым», дигәндәй Илдан гөнахсыз күләре белән кызларга карады. Шул чак егетнең карашлары Гөлсөяр карашлары белән очрашты. «Әгәр мин җиңә алмасам, Илдан, син башка кызга өйләнсәң, бу хурлыкны күтәрә алмам, авылдан ук чыгып китәрмен», – ди төсле иде ул карашлар. Илдан кызны берсүзсез аңлады. 

– Я, балалар, хәерле сәгатьтә, саваплы эш булсын да сабыйларга тәмле нигъмәт булсын! 

Кулларына төрле зурлыктагы кәрзиннәр тоткан кызлар болынга сибелд Аларны арттан Илдан һәм тагын берничә егет җырлап озатып калды. 

Их, җиләкле җәйләрнең 
Оныталмамын ямен. 
Сөйгәнем иреннәрендә 
Каен җиләге тәмен... 

Болын өстенә, әйтерсең лә, ак күбәләкләр очып килгән – ак яулыклы кызлар, ашыга-кабалана, абына-сөртенә, җир җиләге җыя. Кайсы күңелен тынычландырыр өчен, авыз эченнән генә җыр көйләп җыйган була. Кайсы бөтенләй дус кызларына сыңар сүз дә катмыйча, бөтен көчен болында үскән җиләккә генә бирә – тизрәк кәрзинне тутырып, бүләккә ия буласы килә. Ярышка чыккан кызларның йөрәк серен бер үзләре генә белә – һәркайсына тиң яр булырлык егет Илдан! Ел да узган тирә-як авыл Сабантуйларында батыр кала, һәр елны ярышта катнашып 7-8 тәкәдән дә ким отканы юк. Төскә-биткә чибәр: кара кашлары астында серле күзләре гел кызларга елмаеп кына карый, ачулы чагын күрмәссең дә. 

Әнисе Мәрҗәнияттәйнеке шикелле кара бөдрәләре дә бик килешле үзенә, озын буйлы, нык бәдәнле егетне һәр кызның үзенеке итәсе килер. 

Зәп-зәңгәр күктәге кояш та берничә адашып йөргән ак болытны куалап, биеккә – болын түбәсенә менәргә ашыга. Кызларның маңгайларында тир тамчылары кояш нурларында сәйләннәр шикелле җемелдәп, аларга тагын да матурлык өсти. 

Илдан Гөлсөярне күзәтә. Егеткә кызның йөрәк тавышы бөтен болынга ишетеләдер кебек тоела. Гөлсөяр Илданга сынап та, яратып та, бераз гына үртәлеп тә карый. Кызның берничә адымда гына торган бәхете – Илдан аны ашыктыра, кабаландыра, әйтеп аңлата алмаслык утларда яндыра. 

Учакка тагын да утын өстәгән төсле күрше кызы Гөлчәчәк ара-тирә егетләргә сүз кыстырып куя: 

– Иң күп җиләкне мин җыйсам, телиме-теләмиме, Илдан минеке булачак, шулай бит, егетләр?! 

– Шулай, шулай, Гөлчәчәк! Икенче урын алсаң, үзем өйләнәм сиңа, – ди Илданның дус егете Иршат. 

– Ә кайгы юк икән, Иршат та бер дигән егет! Әллә юри генә аз җыйммы икән җиләкне? Иршат миңа булырлык булгач... 

Илдан болынның чокырлы урынында җиләк күп булганын белә, әле берничә көн элек кенә шуннан сокланып узган иде, акрын гына Гөлсөяр янына килеп сүз куша: 

– Гөлсөяр, әнә теге түбәнлектә бик күп җиләк, әллә шунда төшәбезме?Кәрзинең дә тизрәк тулыр! 

– Илдан, хәрәмләшмә, колак исе чыгардың, – дип элеп алды кызлар. Гөлсөяр,башын да күтәрми җиләк җыюын белде. Башка кызлар төсле эрерәк җиләк күргән саен болынның бер җиреннән икенче урынына чатыр чабып йөрми, басылып кына утырган җирендә җыя. Илдан аңа карап, сабырлыгына соклана да, азрак борчыла да. «Кызлар тизрәк тутырып куйса,и әни дә бит, каян тапты бу уен ярышны?! Бер дә теләмәгән кызга өйләнергә туры килсә, Гөлсөярне оныта алмый яшәргәме?» 

– Чулпан, җиңәсең, кызурак, кызурак! 

– Юк, бөтенегезне Гөлчәчәк уза, аның кәрзине тулган инде! – дип, кызларны азрак көнләштереп үртәде Иршат. 

– Гөлсөяр урыннынан кузгалмый җыйды, аңа Илдан да булышты бугай! 

– Уйламагыз да, кәрзин дә тулды, Мәрҗәнияттәйнең йөзеге дә, улы да үземә! – дип, урынында сикергәләп куйды Фирая. 

Юкәлек яныннан колгага бәйләгән сөлге җилфердәде – бу ярышны тәмамларга дигән боерык иде. Иршат: 

– Кызлар! Фидания апа сөлге болгады, ярыш тәмам, әйдәгез, кайтабыз, –диде. – Илдан, уйна иң матур көйне, кызлар артыннан җырлап кайтыйк, ичмасам! 

 Кызлар кәрзиннәрен селкетмичә, чайкамаска тырышып, алдан кайталар, егетләр Сарсаз кызларының уңганлыгына, матурлыгына сокланып, арттан калышмыйча, җырлап атлыйлар. Чын әкияттәгечә бу хәлләргә үзләре дә ышанмаган яшьләрнең күңелен бер генә сорау борчый: «Кем җиңәр?» 

Юкәлек янында җыелган халык җиләкчеләрне көчле алкышларга күмеп каршылый, Сабантуең бер якта торсын! 

Жюрида утырган Сафа карт, Мәрҗәнияттәй белән Сафура агач өстәл өстендәге тырысларны, дару үләннәреннәнреннән әзерләнгән бәйләмнәрне карап нидер гәпләшә. 

Шул чак юкәлек буендагы юл тузаннарын туздырып, җиңел машина килеп туктады. Халык төркеме икегә аерылып машинадан чыгучы авыл советы рәисе Ибраһим агайга юл бирде. Аның артыннан сәркатибе Равия дә зур гына пакетын җирдән үк сөйрәтеп теркелди. Рәис өстәл артында утыручылар белән ике куллап җылы итеп күреште дә: 

– Менә сезнең бу матур ярышыгыз турындагы хәбәр район хастаханәсенә дә килеп иреште. Авылда шундый матур бәйрәм узып ятканда, ни йөрәк белән анда авырып ятыйм. Бер көнгә генә сорап чыктым әле, – диде. 

Сафа карт рәистән узып түр башында утыруыннан бераз кыенсынып кына: 

– И кем, Ибраһим энем, ни бит әле... Менә Мәрҗәния килен... ни бит, – дип сүзләрен таба алмыйча изаланды. 

Картның бу халәтен Ибраһим азрак җиңеләйтергә теләп, властьны үз кулына алды. 

– Бик әйбәт уйлагансыз! Авылда үзем дә шундый акыллы картлар, апалар булганга сөенеп бетә алмыйм. Ә кызларны котларга без дә буш кул белән килмәдек анысы. Тәк, эшне нидән башлыйбыз, Мәрҗәнияттәй? – дип рәис Илданның әнисенә карады. 

– Ибраһим энем, менә биредә Сафа бабай иң өлкәне, кызлар җыйган җиләкне ул үз куллары белән үлчәп алсын, дөрес хөкемне дә ул чыгарсын, ә бүләкләрне без барыбыз да тапшырырбыз. 

– Ярар, ярар, өлкәннәрне узып булмас. 

Кызлар бер-бер артлы өстәл янына җир җиләге тулы кәрзиннәре белән килә тордылар, Сафа карт үлчи, укытучы Гөлфизә кычкырып әйтә, яза торды: 

– Чулпан – 3кг! 

– Фирая – 4 кг 300 грамм! 

– Илзилә – 3кг 500 грамм! 

– Солтания – 4 кг 350грамм! 

Илданның дулкынланудан күзаллары караңгыланып тора башлады. Тагын ике кыздан соң Гөлсөярнекен үлчиләр... Егет әнисенә күз ташлады. Мәрҗәния дә улыннан ким борчылмый, күрәсең, бармагындагы көмеш йөзеген ышкыпмы ышкый. 

– Гөлсирин – 4 кг 800 грамм! 

Юкәлек төбендәге халык кул чабып алды. 

– Гөлчәчәк нәкъ 5кг! 

– Ай, булдырган кыз, ай булдырган, менә бит ә! – дип тел шартлатып алучылар да булды. 

Илдан бер Гөлчәчәкккә, бер Гөлсөяргә карап алды. 

Гөлчәчәкнең авызы колагына җиткән – ул инде җиде кат күккә очкан бәхет кошын аягыннан эләктергән төсле, күкрәген горур киереп басып тора. 

Гөлсөяр, кәрзинен сабыр гына күтәреп, Сафа карт янында туктады. Кызның әнисенә тутырып карап торуын күреп, Илданның йөрәге кысып куйды. «Әгәр Гөлчәчәкнекеннән җиләге азрак чыкса. Әгәр... юк, юк, алай булырга тиеш түгел! Я, Ходаем, Гөлсөярнең җиләген күбрәк ит, ярдәм ит үзең!» – дип, егет эченнән теләк теләде. Колаклары янып, чыңларга тотынды. Кул-аяклары оеп, егетне тыңламас булды. Ерактан, бик ерактан Гөлфизәнең: 

 – Гөлсөяр – 5 кг 100 грамм! – дигәне ишетелде. Илдан да, әнисе Мәрҗәния дә җиңел сулап куйдылар. Мәрҗәния, күңеленнән догаларын укып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен укыды. 

 Авыл советы рәисе Сафа картка карап алды. 

– Я, инде бүләкләүне башлыйбызмы, Сафа абзый? 

Карт Фиданиягә үзе үргән тырысларны, кәрзинне китерергә кушты. Кызларның һәммәсенә үз кулы белән бүләкләрен өләшеп чыкты. Гөлсөяр янында туктап: 

– Кызым, кулларың шифалы гына түгел, бик өлгер дә икән! Сөбеханалла-машалла! Менә сиңа кәрзинем, җиләкне тагын да күбрәк җыярсың! – дип көрәк хәтле учларына Гөлсөярнең кулларын кысты. Кызның шатлыктан керфекләренә яшь тамчылары кунды. Икенче булып Сафура үзе җыеп киптергән дару үләннәре бәйләмнәрен һәр кызга өләште. Илдан әнисенә карап куйды: «Нишләр икән әни?» Мәрҗәния урынынан кымшанмады. Халык төркеме абыстайның бу гамәленә бераз аптырады. «Көттерә, әллә киленгә Гөлсөярне аласы килмиме, җиңүче ул бит!» – дип арада пышылдап алучылар да табылды. Мәрҗәния: 

– Ибраһим энем, сез җитәкче кеше, башта сез бүләкләгез, аннары мин дә үз сүземне әйтермен, – дигәч, кызлар да, авылдашлары да җиңел сулап куйдылар. 

Рәис һәр кызга авыл советы исеменнән мактау кәгазе языдырып, һәр кызга 10 килограмм шикәр комы тутырылган капчыклар өләште. 

– Тагын җиләк җыярсыз, тырысларыгыз бар, ә җыйган җиләкне кайнатырга шикәр комы бик кирәкле булыр! – дип көлә-көлә, кызларның кулын кысты рәис. 

– Вәт маладис безнең рәис, бүлнистә яткан җирдән кайткан бит кызларны котларга, вәт бу чын җитәкчеләрчә, егетләр! – дип Ибраһимны алкышларга күмделәр. 

Халык Мәрҗәниядән соңгы сүзне көтте. Ым да, шым да юк, әйтерсең, җәйге болында умарта кортларыннан гайре бер җан иясе юк! 

– Авылдашлар! Мин әйткән сүземдә торам. Гөлсөяр, кил, кызым, бирегә! 

Кыз, җиләктәй алланган йөзен балкытып, кабат өстәл янына килде. 

– Мин синең җиңәреңә ышандым, балам! Көмеш йөзегем – сиңа. 

Мәрҗәния кызның сул кулын учлары өстенә куеп, көмеш йөзеген Гөлсөярнең атсыз бармагына кигезде. Кыз да, бу манзараны күзәтеп торучы халык та таң калды – йөзек Гөлсөяргә бик таман булып чыкты. 

Мәрҗәния, кызның кулын учларыннан җибәрми генә: 

– Улым, Илдан, син дә кил бирегә! Икенче бүләгем – йөрәгем җимеше – улым! Гөлсөяр кызым, риза булсаң, йортыма киленем булып төшәсең! – диде. 

Гөлсөяр: «Бу бәхет, чынлап та, миңамы?!» – дигәндәй ышанмыйчарак, үзеннән артта басып торган кызларга карады. 

Кызлар Гөлсөярнең җиңүеннән бераз көнләшеп, Илданның үз өлешләренә чыкмавына хәтерләре калып, басып торалар иде. 

– Бездән артык нәрсәсе бар инде бу Гөлсөярнең?! 

– Шәп йортка килен булып төшә бу! 

– Мәрҗәнияттәй алтын бәясе кеше бит – бәхете екты кызның! 

– Илдан диген син! Илданы бик шәп иде, булмады инде, язмаган безгә! 

Гөлсөяр, алсу бит алмаларына сөйкемле елмаю чыгарып: 

– Рәхмәт, Мәрҗәния апа! Илдан үзе риза булса... – дия генә алды. 

Читтә бу кызыклы да, матур да тамашаны күзәтеп торучы авылдашлары тел шартлатты. 

– Вәт Мәрҗәнияттәй уйлап тапкан: саваплы эш тә булды, киленле дә! 

– Туй, туйны кайчанрак бәйрәм итәбез, Мәрҗәния апа? – дип сүз кыстырды авыл советы рәисе. 

– Булыр, Алла боерса, Ибраһим энем, көзгә уңышлар җыеп алгач та! 

Өлкәннәр Юкәлектән таралды, яшьләр аяк табаннары ут кебек янганчы биеп тә алдылар.

...Юкәлек янына җитәрәк, Госман машинасын туктатты, себерке бәйләргә килүчеләр су буена сибелде. 

– Илдан абый, кеше башына ничәшәр пар себерке бәйлибез? 

Ир, еракта калган яшьлек иленнән бүгенге көнгә кайтты. Аның белән бергә килгән хатын-кызлар җитәкченең күзенә карап җавап көтә. 

– Утызар пар дисәм күп буламы? Кечкенә генә, җыйнак, бик сусыл ботаклардан гына, шифалы үләннәрне дә кушып бәйләсәк, агрофирмага менә дигән ярдәмебез булачак, җаннарым! 

– Юк инде, көне буена күп булмый ул, Илдан абый! – диештеләр кызлар. 

Хатын-кызлар себеркеләрне бәйләп торды, Госман агач төбе өстендә, артык ботакларны чабып, себерке сапларын тигезләп, парлап урнаштыра торды. Илдан үзе дә әнисе төшендә өйрәткәнчә файдалы себеркеләр бәйләүдә үрнәк күрсәтте. 

Себеркеләрнең санын алып бара торган Зөлфия шул чакта кычкырып ук җибәрде: 

– Кызлар, Илдан абый барыбызны да уздырды! Кырык пар себерке – беренче урын Илдан абыйга! Ура !Кызлар, әйдәгез җиңүчене бүләклибез! 
– Ничек итеп? 
– Бәлки Илдан абыйның битеннән үбәргәдер? – дип шаяртты берсе. 
– Юк ла инде, нинди үбү ди ул? Илдан абый примерный семьянин! 

Зөлфия кызларның колагына нидер пышылдады. Барысы да чаркылдап көлешеп алдылар. 

Әй бу хатын-кыз дигәннәрен һич аңлап бетермәссең! Илдан сәгатенә күз төшерде. Вакыт шактый узган икән инде: унберенче ярты булып килә. 

– Кызлар, әйдә бит-кулларыгызны әнә чишмә суында юыгыз да, кайтабыз, минем әле бүген эшләрем бихисап, өлгерергә кирәк, – дип, су буена таба атлады. 

Госман белән чишмә буена төштеләр. Кабат җиләкчеләр ярышы булган көн күз алдына килде. 

Шушы чишмә буенда туктадылар алар теге чакта. 

Илдан Гөлсөярнең кулыннан алып: 

– Әйт әле, Гөлсөяр, син миңа әни сораганга гына кияүгә чыкмыйсыңдыр ич?!Безнең бит әле кеше төсле юньләп очрашып та йөргән юк. 
– Ә син чакырып кара свиданиегә! 
– Чыгарсыңмы соң? 
– Уйлап карармын. Ә сине башка кызлар урласа? 
– Ничек урласыннар инде? Мин бит бер кызны гына яратам... Бик яратам... Әйтеп тә аңлатып булмый! Төннәр буе аны гына уйлап ятам. 
– Бәхетледер ул кыз! 
– Я, карыйм әле күзләреңә, бәхетлеме икән минем сөйгәнем? – дип, Илдан Гөлсөярне чишмә өстенә салынган басмада үзенә чак кына тартып куя. 
– Шартма әле, Илдан! Басмадан бергә очып төшәбез хәзер. 
– Синең белән биек кыядан да очарга әзер мин! Менә күрерсең, бөркет сыман менә болай канатларымны җәярмен дә, – дип, егет искәрмәстән генә кызны кочаклап алды. Гөлсөяр бөркет канатлары астында калган тургай сыман, кинәт булган бу хәлдән калтырап куйды. 
– Яратам мин сине, Гөлсөяр! Күптәннән! – Илданның да тыны кысылды... 
... 
– Илдан абый, Илдан абый! 

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/
фото: http://https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар