Логотип
Проза

​Соңгы әманәт-3

(Хикәянең дәвамы)
Беренче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7700
Икенче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7716
***
...Гөлшаһидә кыз бала тудырды. Котдуссыз узган тугыз ай, тугыз ел булып тоелды аңа. Чәнечкеле гөлгә кош кунмаган кебек, йортта баланы кулга алып сөюче булмады. Никахсыз тугангадыр, әтисе Маннур абзый да өнәмәде сабыйны. Ә үги анага шул җитә калды. Җай чыккан саен, учлап-учлап ярага тоз салды. Күргән кыенлыкларын, чиккән газапларын берүзе генә белде бичара. Әле ярый күкрәк сөте булды нарасыен имезергә. Сөте беткәч, манный ярмасына күчте. Баласыннан калса үзе дә ашады. 

Аллаһ рәхмәте, тагын җылы сөт эчерү насыйп булды сабыена. 

Сөтне үги ана тапшырса да, иртүк торып сыер саву Гөлшаһидәгә йөкләнгән иде. Мөмкинлектән файдаланып, берәүгә дә сиздерми, яшерен генә бер стакан сөт алып кала торган булды ул. Үги анасы киенеп-ясанып, Гөлшаһидә сауган сөтне тапшырырга чыгып киткәч, җәтрәк кошчыгын уятты. Җылы сөт белән сыйлады үзен. Аннан, баласын кызганып:

– Татлы йокыңны бүлдем, зинһар, миңа рәнҗемә, – дип, иркәли иде үзен.
Тора-бара сабый күнекте, җылы сөт эчәргә үзе үк уяна башлады. Күзгә күренеп үсте Гөлйөзем. 

Кичләрен бәләкәче йоклагач, хат яза торган булды Гөлшаһидә. Котдуска бәйнә-бәйнә аңлатып, кәгазь битен тутырып язган хатлар, авылдан түгел, ызбадан да чыкмады. Кызы көйсезләнгән көннәрне күңеленнән язды ул хатларны. Тик хатларны иреккә, дөресрәге, билгесезлеккә очырудан мәгънә юк иде шул. Шуңа да ул аларны Котдусның хатлары яткан тартмага гына сала барды...

Балалы дип тормадылар, үзен димләп килүчеләр булды. Тик Гөлшаһидә барысын да кире какты. Гомерен кызына багышларга булды ул.

...Өч яшьлек кызын кибеткә җитәкләп баргач, кибетче Мәхмүт сүз катты үзенә. 

– Гөлшаһидә, бу курчакның исеме ничек? – диде ул бер күрүдә гашыйк булып.

– Гөлйөзем, Мәхмүт абый. Сабан туена күлмәк тегәсе идем кызыма, матур ситсылар бармы?
– Гөл-йөзем. Гөл-йө-зем! Бигрәк матур исем! Гөл-ша-һи-дә, Гөл-йө-зем! Абау, шундый гөлләр арасында яшәсәң, билләһи оҗмах та кирәкмәс! – диде Мәхмүт теленә һич хуҗа була белми. 

Гөлшаһидәне ошатып йөрсә дә, сүз катырга батырчылык итми иде ул. Сәбәбе дә юк түгел – һаман шул яшь аермасы. Гөлшаһидә яшь, чибәр, сылу, ә, Мәхмүт аннан күпкә олырак. Бүген дә ул үзен тизрәк кулга алырга теләп, кибетчеләргә генә хас басым белән:
– Менә Гөлйөземгә гөлләр төшерелгән ситсы, бик тә килешер үзенә. Кая, үлчик әле чибәркәйне. Күпме үскән икән? – диде дә үзенең кибетче булуын тагын онытты. Хәер, бала сөймәгән кеше беркемне дә яратмый бит. Ә Мәхмүт нәниләргә йөрәге аша карый, шуңа сокланудан күзен ала алмый. Бу соклану шаяру да, ярарга тырышу да түгел иде. Башка ирләрдән аермалы буларак, Мәхмүтнең сабыйларга булган карашы наз һәм сөю белән сугарылган иде. Шултикле якын күрсә күрер икән Гөлйөземне. Әйтерсең лә үз кызы! Куркытып елатмыйм тагын дигәндәй, сакланып кына башыннан сыйпады да, ятсынмагач, түзмәде, күтәреп үк алды, һавага чөйде. 

Гөлйөзем, күкнең җиденче катында иде, елмаюдан ике битенә тиң уймактай мәхәббәт чокыры пәйда булды.
 – Бу тикле ошасаң ошарсың икән әнкәңә. Нәни Гөлшаһидә! – диде Мәхмүт Гөлйөземне күкрәгенә кысып.

Бәбкәсеннән күзен дә алмый, бөтен игътибарын баглап саклаган ана каздай, Гөлшаһидә тизрәк балага үрелде.
– Күпме кирәген үзем беләм, Мәхмүт абый! Бирегез баланы!

Кибетче янә бер балага, бер әнкәсенә карады да кирәгенчә күлмәклек кисте. Аннан, Гөлйөземнең кулына әтәч конфет тоттырды.
– Кирәкми, Мәхмүт абый! Кирәкми! Мин күпме тиеш? – диде Гөлшаһидә тагын да җитдиләнә төшеп.

Мәхмүт аны ишетмәде. 
– Беләсеңме, Гөлшаһидә? Син... Мин... Тьфү... Без икебез дә ялгыз... Берүк... Син авырга алма!.. Зинһар, бүлдерми тыңла. Минеке көтмәде, синеке әйләнеп кайтмады, дигәндәй... Дөрестән дә шулай бит. Безнең дә бәхетле булырга хакыбыз бар ич! Нигә кушылып бергә яшәмәскә? Кызыңа әти, үзеңә терәк булырмын. Миңа да иптәш кирәк...
– Мәхмүт абый...
– Юк! Юк! Син җавап белән ашыкма, Гөлшаһидә. Өеңә кайт, уйла яхшылап. Мин ашыктырмыйм. Киләсе атнада әнкәй шәһәрдән кайта, ул апаларга киткән иде. Аның фатихасын алып, кушылырбыз, иншалла. Әгәр син риза булсаң, – диде ул, кирәкле сүзләрен әйтеп бетерә алуына куанып. 

Гөлшаһидә дәшмәде. Аңа нидер әйтергә урынсыз да, уңайсыз да иде. Тунга яка кирәк булган кебек, балага да юл күрсәтүче яхшы ата кирәк ич. 
– Ә көнен... Көнен кабат әйтермен! – диде Мәхмүт, нидер исенә төшерергә азапланып, аннан аларны озата чыкты. Кеше юклыктан файдаланып, урамда да Гөл ияләре белән озак аерыла алмый торды ул. Алар күздән югалгач кына кире бүлмәсенә керде. Урамдагы эссе-бөркү һавага караганда, кибет эче күпкә рәхәтрәк иде. Кибете хөкүмәтнеке булса да, күп товары үзенеке бит Мәхмүтнең. Ничә ел сатучылык белән шөгыльләнгән егет җайлаган иде эшен, тапкан малын, алган хезмәт хакын да күпчелек товарга алыштырды. Урамнан кергәч, Мәхмүт, нәрсәнедер исенә төшерергә теләп, өстәл өстендә яткан дәфтәрен ачты, япты, чут төймәләрен тартты. Аннан тартмадагы календарьны алды да, атна көннәрен барлый-барлый, ике ел элек булган хәлне күз алдына китерде. 

...Район ярминкәсенә сатучылар төрле авыллардан җыелган иде. Мәхмүт белән янәшәдә күптәнге танышы Назирә туры килде. 
– Карале, Назирә, йөзең кояштай балкый, ә кулыңда ник бер йөзек булсын! Неужели синең ирең шундый саран? Кара аны, болай йөрсәң, точно урлап китәчәкләр үзеңне, – диде Мәхмүт уены-чыны белән.

Назирә елмаеп карап торды да:
– Әй яратасың инде, Мәхмүт абый, төрттерергә, нәкъ авырткан ноктасына баса беләсең бит. Әллә күрәзәче тагы үзең?
– Нигә алай дисең, Назирә?

– Алтын-көмешне телим икән, мин үзем дә сатып алам, тик тыштан ялтырап, эчтән калтырап йөрүдән ни мәгънә?.. Ирем юк минем! – диде ачу катыш.
– Назирә, гафу ит! Билләһи, белмәдем! Икмәктер белмәдем! – диде Мәхмүт үзен гаепле санап.

– Ярар, зыян юк! Мин күнеккән. Ә менә синең хатыныңны күрсәм комачау итмәс иде. Бүген синең белән килгәндер бит? 

– Нишләмәкче буласың минем хатын белән?
– Кулындагы алтыннарын санар идем. 
– Юк...
– Ничек инде юк? Син дә «акча корты»мы?
– Юк, ул мәгънәдә түгел, минем хатыным юк. 
– Тфү... Әйтсәң, кеше ышанмас. Ә дөресен генә әйткәндә, гаҗәпләнерлек урын юк, мин нәкъ шулай дип уйлаган идем.
– Нигә?
– Буйдаклар гына кызлар кулын күзәтә, калганнарга бармак кирәкми, – диде Назирә төрттереп. Мәхмүтне сынагандай бераз тын гына карап торды да:
– Синдәй ирем булса... – диде серле елмаеп.
– Нишләр идең, Назирә?
– Син кая барсаң, мин дә шунда булыр идем! 

 Кайтырга җыенганда Мәхмүт Назирә каршына ук килеп басты.
– Назирә, кулыңны сорасам, ризамы кияүгә чыгарга? – диде ул җитди кыяфәт ясап. 
– Мәхмүт абый, шаярырга вакыт юк! Юкса автобустан калам, – диде Назирә кырт кисеп.
– Мин шаярмый, Назирә. Күреп торасың, андый яшьтән күптән чыккан. Гомумән, ошыйсың син миңа. Ялгыз икәнлегеңне белгән булсам, алдагы елны ук сүз каткан булыр идем. 

Назирә, автобус кузгалганын күреп:
– Ярар, әйдә, мактан авылың, өең белән. Ярминкәнең дәвамы сезнең авылга сәяхәт булсын. 

Алар юл буенча сөйләшеп кайттылар. Әнкәсе, апасы турында да сөйләде Мәхмүт. Назирә үзе дә сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. 

Кайтып җиткәч, автобустан төшкәндә «кәләше»нә кул сузып төшәргә ярдәм итте дә:
– Шунда тудым, шунда үстем, бу – минем туган авыл! – диде туган ягы белән горурланып Мәхмүт.
– Мәхмүт, ничек инде күчтәнәчсез? Буш кул белән килешмәс! – диде Назирә.
– Борчылырга урын юк, ачкыч кесәдә, әнә – кибетем, – диде шатлыгын яшерә алмый кияү буласы егет.
– Чәйнең – яхшысын, җимешнең – төшсезен, конфетның – йомшагын, – дип санап китте Назирә.
– Син дигәндә – баш түшәмдә!
– Сак бул, егылып төшә күрмә! Күчтәнәч булды. Бүләк?
– Бүләген бирнәң белән алып килерсең, яме, Назирә.
– Чыннан да! 

Мәхмүт кибетне бикләгән арада Назирә авылны күзәтте. 
– Мәхмүт, телисеңме йортыгызны үзем табам!
– Ничек?
– Эчке сиземлек белән.
– Йәле, йәле, тикшерик үзеңне.
– Әнә, теге яшел түбәлесе сезнеке.
– Дөрес!
– Чыннан да сезнекеме?
– Әйе, Назирә. Тик сезнеке түгел, бүгеннән без-не-ке!

Май чүлмәгеннән күренгән күк, Мәхмүтләрнең дә өйләре әллә каян үзенә дәшеп, ымсындырып тора иде. Заманча бизәлгән тәрәз кәрнизләре авылда гына түгел, районда да юктыр, мөгаен. Капка бизәкләре дә үзенчәлекле, башкаларныкына бер дә охшамаган. Назирә әйтмешли: нәкъ хан сарае. Ә урамдагы чәчәк бакчасын әйләндереп алган койма тәбәнәк булса да, килешле, түтәлдәге аллы-гөлле чәчәкләр барысы да әллә каян күренеп тора, ә хуш исләре бөтен авылга таралган. Көз ае булса да, җәй китәргә ашыкмый иде әле.

Баскычтан өйгә күтәрелгәндә, чисталыкка игътибар итте Назирә. Аякка ник бер чүп иярсен. Ялгышып та буяу күрмәгән яп-якты такта идәнне кем юганын сорамый булдыра алмады ул.
– Үзем, – диде Мәхмүт күзен дә йоммый. – Буялган идән әнкәйгә ошамый, аягым туңа, ди. Ә такта идәнне ышкып юа алмый. Үзең беләсең, акка кара тиз йога бит. Тырышам инде.

Алар кергәндә Фәһимәттәй табын янында иде. Мәхмүт янәшәсендә таныш булмаган хатын-кызны күреп сөмсере коелды карчыкның. Чакырмый килгән кунакка хуҗа кашык тапмый дигәндәй, ул да табын өстенә чиккән тастымал каплады да диванга ук күчеп утырды. Биргән күчтәнәчләрне дә сүзсез генә этеп куйды. 

Барлык өмет Мәхмүттә иде. Ул әнисенең кәефен күтәрмәкче булып сүзен матурлап, сырлап башларга булды.
– Тиң парымны эзли-эзли җиде пар итек тузды, әйтмәсәм дә беләсең: яшь гомерем бит узды. Әнкәй, таныш бул, килен алып кайттым! Исеме – Назирә, – диде ул бәхетле елмаеп.
– Алып кайтуын кайткансың, көнен генә нигәдер уйламагансың. Кайчан күргәнең бар шимбәнең җомгадан алдан килгәнен! – диде Фәһимә усаллана төшеп.
– Әнкәй, син ни сөйлисең? – диде Мәхмүт аптырап.
– Килен, имеш!.. Җиргә көл сибәр өчен дә яхшы көн сайлыйлар. Атнаның фәлән көне уңай. Менә шул көнне кыланырсыз! – диде карчык, кунакның шәрә аягыннан күзен ала алмый.

Назирә яланаяк иде шул, әле бер аягын, әле икенчесен капламакчы булды, яшерә алмады. Күргән тамашадан хәйран калды. Тамагына төер утырды. Үзләре сыман җор телле булса да, бер кәлимә сүз кузгалтмый чыгып китәргә мәҗбүр булды ул. 
– Кәләшне күз белән түгел, колагың белән сайларга кирәк! – дип кычкырып калды карчык, артларыннан үзенең дөреслеген янә бер кат инкарь итәргә тырышып.

Хәер, унсигез яшьлек чагы булса, Назирә, бәлки, тагын килер иде, тик ялынып йөрер күлмәге күптән тузган шул инде аның. Китергә дип капка япканда:
– Карт кычыткан каты чага! Башка эзем дә булмас! – диде Мәхмүткә. 

Атна буе әнисе белән сөйләшмәде Мәхмүт. Шулай да үзенә сабак алды. Килен төшерү көне хәтерендә мәңгегә уелып калды...

Шуңа да ул үзалдына серле елмаеп: 
– Бу юлы әнкәй кире какмас, – диде календарьны урынына куеп.

...Атна-ун көн узды микән, Мәхмүт Гөлшаһидә белән Гөлйөземне өйләренә дәште. Кунакларга ул аеруча шат иде. Аягы хәтта җиргә тимәде. Оча-оча умарта, алма, яшелчә бакчалары белән таныштырды. Йортка терәп төзи башлаган мунчасын да күрсәтте. Аннан өйгә керделәр.
– Әнкәй, таныш бул, Гөлшаһидә. Ә менә монысы – кечкенә алиһә. Исеме дә җисеменә туры килә – Гөлйөзем. Кечкенә генә булса да, төш кенә, – диде куанычын яшерә алмый Мәхмүт. Нәни алиһәнең кулын үпмәкче иде:
– Аппагым, кай арада буялдың? Әнисе, кулыбыз пычранган, юыну бүлмәсе, әнә, уң якта, – диде Гөлшаһидәгә бүлмәне күрсәтеп, үзе тизрәк әнисе янына елышты.

 Фәһимәттәй улының кыланмышын күреп, уйга чумган иде. «Төшеп югалган балтаның сабы сары алтын булган кебек, уйнаштан туган бала да татлы булсын әле. Элек...» 
– Әнкәй, ничек?

Мәхмүт эндәшеп фикерен чуалтты карчыкның. 

Улын беркем белән дә бүлешәсе килмәгән ананың мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килмәде. Иелә төшеп: 
– Алмагачтан – алсу алма, чыршыдан кипкән күркә туа, диләр. Тик таза алмагачның да черек алмасы булгалый... – диде, Мәхмүтнең күңеленә шом салмакчы булып.

 Мәхмүтнең үз шатлыгы шатлык иде, ул әнкәсенең сөйләгәнен ишетмәде дә, аңламады да.
– Чибәр име, сылу, – диде ул сабыйларча куанып.
– Сылулык белән су буйлап булмый... Елан да тыштан ялтырый!
– Юк, аның күңеле яхшы! Сабыр, тыныч, – диде Мәхмүт, Гөлшаһидәнең яхшы сыйфатларын саный-саный.

Фәһимәттәй үртәлгәннән-үртәлде:
– Пыяла түгел – эчендәге күренми! Тыныч су да ишкәк сындыра!
– Әнкәй, тсс, керәләр! – диде улы, бармагын иреннәре өстенә куеп.

Кунаклар юыну бүлмәсеннән чыккач, бергәләшеп табын янына утырдылар. Фәһимәттәй генә кая утырса да үз репертуарында кала бирде. Сөйкемсез сүз әйткәнче, телеңне төкереп ташла да бит. Юк, инде юк. Һаман үз киресе – кире. Каян сүзен таба диген? Җене котырта диярсең.
– Барыр җире булмаганның батар күле дә булмый. Бергә яши алмасагыз өеңә кертерләрме соң кабат? – диде Фәһимәттәй, байлык бүлешүдән куркып. 

Гөлшаһидә дәшмәде. 

Мәхмүт әнисенә ямьсез караш ташлады. Төп мәсьәләгә күчү өчен дилбегәне үз кулына алды. 
 – Әнкәй, ризалыгыңны бирсәң, без бергә яшәр идек. Сиңа – килен, миңа – хатын, өйдә хуҗабикә булыр иде. Гөлйөзем дә әнкәсенә булышыр, шулай бит, кызым, – диде Гөлйөземне үз алдына утыртып. 
– Яслегә бирербез. Чыннан да... Гөлшаһидә, син ризамы? – диде Мәхмүт ихлас күңелдән баланың киләчәген күздә тотып.

Гөлшаһидәнең йөзенә, ниһаять, нур кунды. Уйлап әйткән сүз – җәүһәрдән кыйммәт бит. Мәхмүтне тыңлавы күпкә рәхәтрәк иде. Тик бу рәхәтлек озакка сузылмады. 

Фәһимәттәй, сүзең беттеме дигәндәй, Мәхмүткә каш астыннан гына күз сирпеп алды да, гадәттәгечә, ашыкмый гына сүзен дәвам итте.
– Гөлшаһидә риза булса, килсен. Торсын, сүзем юк. Ә бала – безнең кан түгел. Бу йортта аны башка күрмим! – диде ул әмер биргәндәй.

Аягын үбеп, йөрәген тешләделәр Гөлшаһидәнең. Көтмәгән сүздән күз аллары караңгыланды. Калтыранган куллары белән Мәхмүт алдында утырган сабыен йолкып алды да, үзен белештерми чыгып йөгерде. Мәхмүт аларны туктакмакчы булып урыныннан сикереп торды, нидер әйтте дә сыман, тик Гөлшаһидә аны ишетмәде. Урамга чыккач, аяк киеме нәрсәгәдер эләгеп абынды булса кирәк, чүәге дә төшкән сыман тоелды, тик ул туктамады. Хәтта борылып та карамый чабуын белде. Верандага кереп түшәккә аугач кына аягы авыртуын сизде ул. Күзеннән елга булып аккан яшьләрен, куллары белән сөртә-сөртә, нәни кызы:
– Әнием, елама... Син еласаң, мин дә елыйм, – диде. Аннан әнкәсенең канлы аякларын «өф-өф» дип өреп, сулышы белән дәвалаган булды.

– Юк, еламыйм, кызым! Башка беркайчан да еламыйм! – диде ана, баласын күкрәгенә кысып...

Һәр көннең бер киче булган кебек, ул көнне дә караңгы төште. Авыл татлы йокыга талды. Ниһаять, Гөлшаһидә дә тынычланды, нәниенә әкият сөйли-сөйли, йоклап киткәнен сизмәде. 

Мәхмүтнең генә күзенә йокы кермәде. Ышанычтан мәхрүм калу – баш югалту белән бер иде. Ялгыз кеше тормышы, болай да болытлы көн кебек бит. Ни ае юк, ни йолдызы.

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7755)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч дим миндэ,давамын кайчан укырбыз икэн

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дэвамын котэбез.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Озак көттермәсәгез иде...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бер сулышта укып чыктым. Искиткеч!!! Дэвамын укыйсы килэ тизрэк.

            Хәзер укыйлар