Логотип
Проза

Соңгы әманәт - 2


(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7700


***
...Армиягә киткәндә Гөлшаһидәсенең биргән бүләге күз явын алырлык иде. Ике ягын тутырып чиккән кулъяулыгы арада иң матуры, иң купшысы, иң затлысы булды. Почмагында алтын җепләр белән чигеп язылган «Көтәм» дигән сүзе, чәчәгеннән аңкыган хушбуй исе Котдусны гына түгел, башка егетләрнең дә башын әйләндерде... Егетне армиягә озатырга килгән башка кызлардан җыелган кулъяулыкларны ул почмакларын төенли-төенли, бер-берсенә тоташтырып бәйләде, аннан муеныннан җилкәсенә төшереп, кат-кат урады. Ә Гөлшаһидәнекен пөхтәләп төреп куен кесәсенә салды. 

Военкомат ишегалдында, муенындагы озын сөлгене хәтерләтүче кулъяулыкларны алды да: «Әнигә тапшырырсың», – дип, үзен озата килгән авылдашына тоттырды. Ә сөйгәненең бүләге – йөрәк түрендә кала бирде. Кая барса да, һәрчак үзе белән булды ул кулъяулык... Гөлшаһидәнең елмаюлы карашы бүгенгедәй хәтерендә... Еларга җитешсә дә, ул үзен кулга ала белде. Матур теләкләр тели-тели: «Кайтканыңны көтәм», – диде. Ә Котдус уен-көлкегә борып: «Көтми генә кара, аерып алырмын!» – диде үзсүзләнеп. Җүләр! Хәер, ул әйткән сүзләренең мәгънәсен үзе дә аңлап җиткермәгән булган. Бүген бу сүзләр белән һич килешмәс иде. Ничек инде кеше кадәр кеше гаиләсен бозып, кайчандыр вәгъдәләшкән ярым иде, дип аерып алып булсын! Булмаганны!  Кияүгә бару – кунакка бару түгел лә! Чыккансың икән, яшә– барган җиреңдә таш бул! Кирегә юл юк! Әй кызык, рәхәт чаклар. Эх, шул мизгелләрне кире кайтарырга...

Котдус, нидер исенә төшеп, куен кесәсен капшады. Әһә, шунда, урынында. Кесәсендәге кулъяулыгын алып карарга ниятләгән иде, тик кешеләр янында бигүк килешеп бетмәслеген аңлап, түш кесәсендәге әйберләрен рәтләгән булып, сәдәфен каптырды.

...Гөлшаһидә хаттан өзмәде Котдусны. Атна саен җавап килсә дә, килмәсә дә язды ул аңа. Яңалык булса да, булмаса да сүзләр тапты. Кушбит тутырып язган хатларны укуы да, ай-яй, рәхәт иде шул... 

«Исәнме, Котдус! Сиңа сагынычлы сәламнәр белән Гөлшаһидә хат яза. Синнән хат килмәсә дә, исән-сау икәнеңне беләм, дөресрәге, сизәм. Аңлыйм, вакытың тар, язып салган хатың, бәлки, юлдадыр. Нигәдер хатлар озак йөри. Шуңа да көттерми генә үзем язарга булдым. 

Авылда бер килеш. Яңалыклар юк. 

Ә болында... Без парлашып йөргән болында гаҗәеп матур күренеш. Нинди генә чәчәкләр юк! Чишмә буена илтүче бормалы сукмак тирәли үскән ак керфекле ромашкалар, талгын җилдә тирбәлә-тирбәлә сөю турында җыр сузалар. Үзем атлыйм, ә күзләрем шуларны иркәләп һич туймый. Сихри матурлыктан таралган наз, бөркелгән хуш ис күңел кылларын чиртә. Эх... 

Чишмәгә суга төшкәч, әниеңне – Маһруза апаны очраттым. Шаккаттым, олы яшьтә булса да, курыкмаган, шунда хәтле барган! Яшь киленнәр кебек кер чайкый иде. Үзең беләсең, андагы улак җайлы бит кер чайкарга. Көмеш суы, гашыйк җаннарның мәхәббәте сыман шашып-шашып, тулып ага. Җырлый-җырлый кер чайкагангадыр әниең минем килгәнне сизмәде. Шуңа мин дә тын да алмый җырлаганын тыңладым.

Синең өчен яшим, синең өчен янам,
Синең күзләр белән күрәм дөньяны,
Сагышымның, хисләремнең юк чик-яры,
Гашыйк булган кеше аңлар минем җанны.

Матур җыр, әйеме? Ә тавышы – нәкъ сандугачныкы! Минем дә аңа кушылып җырлыйсым, аннан нигәдер елыйсым килде, тик түзәргә мәҗбүр булдым, аны бүлдерүдән курыктым. 

Җырлар җырлап күңел юатам,
Калган кебек булам бушанып.
Көнне төнгә ялгап озатам,
Яңа матур таңга ышанып.

Җыр тәмамлангач башта тамак кырдым, аннан сузып кына эндәштем: 
– Хәерле көн, Маһруза апау, ни хәлләрең бар? – дидем. 

Ә ул миңа күтәрелеп карады да: 
– Син икән әле, кызым, күрми дә торам, – диде дә, чайкаган керләрне куя торган тактага җайлап утырды. Маңгай тирен сөртеп, сүзен дәвам итте.

– Хәлләрем бер көе, менә эш юктан эш ясап кер юган идем, чишмәгә чайкарга килдем. Чишмә суы, чишмә суы инде, сусауны гына түгел, сагынуны да баса... Керләрне дә агарта. Туган як чишмәсеннән дә тәмле сулы чишмә җир йөзендә юк! Күрдем, суын эчтем, тик ничек кенә кайтырмын? – диде миңа елмаеп. 

Ул караш мине балачагыма этәрде... Беләсеңме, мин нәкъ сабый бала кебек хис иттем үземне, әйтерсең лә ул синең әниең түгел, минеке. Күземә үз әнием булып күренде... Кочагына ташланып чәчләреннән сыйпыйсым, битләреннән кат-кат үбәсем, кысып-кысып кочасым килде... Үземне кулга тиз алдым тагын, әниеңә сиздерми генә күз яшьләремне сөрттем дә:

– Борчылмагыз, керләрегезне үзем алып кайтырмын, – дидем. Аннан көянтә-чиләгемне читкә куеп, аңа янә бер кат чайкашырга булыштым. Чиккән мендәр тышы, сөлге, кашага, чаршау, хәтта сиңа кызлар бүләк иткән кулъяулыклар да бар иде анда. Кулъяулыкларның төеннәрен чишә-чишә берәмтекләп үзем чайкадым, тик үземнекен күрмәгәч, янәдән күзләрем дымланды... Юк, ачудан түгел, сөенечтән. Күңелем сизә – кулъяулыгым синдә!

Чишмәдән кайтканда, синең турыда сөйләштек. Маһруза апа бу арада Котдустан хат күренми әле, диде. Син, дускай, кара аны, кыен булса да әниеңне хатсыз калдырма! Миңа язмасаң да, әниеңә яз. Ике генә җөмлә булса да язып сал! Андый хатны сүзе әз дип, почтадан кире бормыйлар... Хәер, сине өйрәтәсе юк. Үзең беләсең. «Исәнме, кадерле әнием! Хәлең ничек? Мин исән-сау, хезмәт бара». Бетте. Ике түгел, өч икән... Булсын, бернинди дә авырлыгы юк ич. Хәер, әниләргә чиста кәгазъ бите җибәрсәң дә ярый, алар аннан үзләренә кирәкле сүзләрне табып укыячаклар. Күп кирәкми газиз җаннарга, исәнлегеңне белсә, шул җитә. Ә вакытың булганда күп итеп язарсың... Эх, минем дә шундый әнием булса! Миннән дә бәхетле кыз дөньяда булмас иде. Үги ана, ни әйтсәң дә үги инде, кар кебек: һәрвакыт салкын була...

Йә, ярар, бүгенгә шул җитәр, ялыктырмыйм үзеңне. Синнән хат килгәч, кү-ү-үп итеп язармын. 

Хуш, саубул, Котдус! 
Синнән хат көтеп – Гөлшаһидә».

***
...Гөлшаһидә дә Котдустан килгән һәрбер хатны бөртекләп җыеп барды. Кичен, эше беткәч, укырга ярата иде ул аларны. Яшьләр клубка чыкканда да, ул хат укып өйдә утырды. Кат-кат укылган хатлар һәммәсе дә күңелендә уелып калды.

«...Гөлшаһидә, кадерлем! Дөрес әйтәсең, бүләгең миндә. Язган хатыңны, чигеп биргән кулъяулыгыңны һәрчак куен кесәмдә йөртәм. Чик буенда алардан да кадерлерәк ни бар соң? Шулардан сихри көч алам. Хатыңны укыган саен, күз алдыма килеп басасың, синең үзеңне күреп сөйләшкәндәй булам. Хыялланып йөрим. Кулъяулыгыңдагы ике ягын тутырып чиккән куе кызыл чәчкә – елмаюдан алсуланган йөзеңне, яфраклары – кыйгач кашыңны, бөдрәләнеп торган сабагы синең нечкә-сылу билеңне хәтерләтә... Алтын җепләр белән «Көтәм» дип чиккән сүзләрең яшәргә дәрт өсти, өмет, ышаныч уята. ...Ә күзләреңне күк йөзеннән эзлим. Күрсәм, нәкъ шул төсне тапсам, күңелем тынычлана. Дулкыннардай зәңгәр, сихри күзләрең миңа бетмәс-төкәнмәс көч бирә. Рәхмәт сиңа! 

Әле ярый син бар! Әнкәйгә һәрчак булышасың, аны хөрмәт итәсең. Керләрен үтүкләп өйне дә киендергәнсең. Чишмә суыннан да өзмисең үзен. Ул сиңа бик рәхмәтле. Һәрбер язган хатында сине телгә ала. Сез тату булгач, миңа да җиңел. Миннән дә бәхетле солдат юктыр...»

...Хезмәтен төгәлләргә бары тик ике ай калган иде, Котдус авылга кайтырга мәҗбүр булды. Ялга түгел, газиз әнкәсен җирләргә. 

Ул көнне Гөлшаһидә белән Котдуска утырып сөйләшергә дә ара булмады. Хәер, көне ул түгел иде шул. Хәтта күрешүләре дә кешечә булмады аларның... Күз карашлары белән генә исәнләшә алдылар. Сәбәбе бигрәк җитди иде шул. Маһруза апа Котдус өчен генә түгел, Гөлшаһидә өчен дә кадерле кешегә әверелгән иде. Ә әниләрне югалту ачысы җир йөзендәге барлык кайгылардан да өстен. Ничә чакрым ераклыктан арып-талып кайтуына карамастан, Котдускә зиярат кылу эшендә дә чабып йөрергә туры килде. Гөлшаһидә өй эчендә кайнашты. Маһруза апасын хөрмәт иткәч, үзе ризалык белдереп, тастар башы тотырга алынды. Мәетне озаткач, ирләр кабер янында, хатын-кызлар өйдә хәер таратып, дога кылдылар. Аннан җиң сызганып җыештыру эшенә керештеләр. Гөлшаһидә мунчала белән ышкый-ышкый йорт эчен юды. Өй керләрен чайкашырга чишмәгә барды. Шулай да, җаен туры китереп, коймага кер элгәндә Котдусның үзенә генә ишетелерлек итеп:

– Мәет чыккан йортта бер ялгызың кунмассың, безгә керерсең, – диде Гөлшаһидә.

Әйтүен-әйтте, тик әйткән сүзеннән үзе үк уттан курыккан сыман куркуга калды, күңеленә шом төште. Кеше күрсә, халык белсә... 

Алар веранда бүлмәсендә кундылар. Таң алдыннан, Котдус:
– Хат язмасам, зинһар, үпкәләмә, күп калмады. Кайтуга ук өйләнешербез, – диде. 

Гөлшаһидә кичтән үк әзерләп куйган, йомырка, кыяр, икмәк төрелгән төенчеген кулына тоттырып:
– Юлда тамак ялгарсың, – диде, пышылдап. Аннан сөйгәнен шыпырт кына бакча ягыннан озатып калды. Авыл халкы түгел, өйдәгеләр дә берни сизмәде. 

Әмма Котдус шул китүдән юк булды... 

***

Юл буенча керфек какмады Котдус. Ни әйтсәң дә туган авылына кайтмаганына егерме ел. Кем, ничек каршы алыр бит? Юллар, юллар, киң басулар... Туган як басулары бушап калса да күңеленә якын тоелды аның. Хәер, җирнең күрке – сөргән басу ич! Әнә, тракторлар бер-бер артлы тезелгәннәр дә җир өстендәге сары юрганны карага мана баралар. Сукаланырга өлгермәгән җир өстендәге «сары мыек»лар, җете кара җирдән аермалы буларак көн яктысында кояш нурыдай балкый. Кызык. Әйтерсең лә күңел китабы... Төсле һәм төссез битләр. Камыллысы бүгенем, каралары үткәнем. Киләсе бите, һичшиксез, яшел булырга тиеш бу китапның. Әйе, язын кар астыннан башын төртеп чыгачак яшел уҗымнар киләчәге булыр... Яктылык сибүче «өмет утравы» кечерәя барганнан кечерәя барды. Әнә, юл читендә тагын берничә техника аларның эше беткәнен көтә... Чү, ни булды? Кинәт дөнья караңгыланып китте, әйтерсең лә алар күпер астына керделәр. Ничек инде, нинди күпер булсын монда! Тиздән авылга җитәбез. Әллә бераз ялгышаммы? Юлның ераклыгына караганда, күбрәк билгесезлеге арыта-йончыта бит адәм баласын. Ул үрелеп карамакчы булды. Тик нык сикертүдән телен тешләде. Каршыга томырылып килгән йөк машинасын күреп куркудан үзен үзе кочты, күзләрен четердәтеп йомды... 

Күзләрен ачканда бөтен дөнья ап-ак иде. Болыт сыман сихри мендәрчекләр кышны хәтерләтеп, көмеш тәңкәдәй җемелдиләр. Котдус тотмакчы булып кулын сузган иде, буе җитмәде. Ничек болай булды соң? Әле генә көз иде. Кая сукаланган җир, трактор, юл?.. Өнемме, төшемме? Юк, Котдус, өнең дә түгел, төшең дә түгел, бу җәһәннәм ахрысы. Нигә җәһәннәм? Нинди гөнаһларым өчен? Үз сөйгәнем белән кушылмый, чит-ят белән яшәгәнгәме? Әгәр, аларны язмыш кочагына ташлаган булсам... Оҗмахка эләгер идемме?! Йә, кайда монда дөреслек?! Кем аңлатыр?!. Җавап бирүче түгел, аны ишетүче дә табылмады... 

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Котдусның гәүдәсен дамба астыннан табып алдылар. Юл һәлакәтенә юлыгучыларның барысын да район хастахәнәсенә озаттылар...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7741

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гафу итегез! Укыйсы да килми....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нишләп инде? Укыйсыгыз килмәсә, укымагыз. Ул турыда язып тормасагыз да була. Укучылар табылыр...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рахатланеп укыным .рахмат азанын укыны кила.

        Хәзер укыйлар