Логотип
Проза

Соңарган мәхәббәт

Егерме өч яшьләр тирәсендәге япь-яшь бер хатын, диңгез ярына баскан да, карашын еракларга төбәгән. Чырае качкан бу хатынның кыска кунычлы хәтфә итек кигән кечкенә аяклары яныннан түбәнгә, диңгезгә таба, какшап беткән сыңар култыксалы тар баскыч төшеп китә.
Хатын күзгә төртсәң күренмәслек караңгыдан күзен алмый. Йолдызлар да, кар каплап киткән диңгез дә, утлар да күренми. Көчле яңгыр ява...
«Ни булды икән?» – дип уйлады хатын, үзе, көчле яңгырдан һәм җилдән качырга теләп, чыланып беткән тунына һәм шәленә төренергә тырышты.
Бу вакытта әнә шул күзгә төртсәң дә күрмәслек караңгылык эчендә, моннан биш йә ун чакрымдамы, әллә аннан да арыракмы, үзенең балыкчылар артеле белән бергә аның ире, алпавыт Литвинов булырга тиеш иде. Әгәр дә соңгы ике көн эчендә котырган диңгездәге кар бураны Литвиновны һәм аның балыкчыларын күмеп китмәгән булса, алар хәзер яр буена кайтырга ашыгалардыр. Диңгез инде күтәрелгән, һәм тиздән боз кузгала башлар, дип сөйлиләр. Боз мондый җилгә каршы тора алмый. Уянган диңгезнең үкерүен аксыл чырайлы бу хатын ишеткәнче килбәтсез зур үрәчәле, акрын кыймылдаучан авыр балыкчы чаналары яр буена кайтып җитә алырлар микән?
Хатынның түбәнгә төшәсе килде. Ул тотынган култыкса калтырана-калтырана, шома елан балыгы сыман, аның кулыннан ычкынып китте. Хатын баскычка чүгәләде дә, пычрак, салкын басмаларга куллары белән чытырдап ябышып, дүртаякланып төшә башлады. Җил кинәт аның изүен ачып җибәрде. Күкрәгенә дымлы, салкын һава бәрелде.
Яшь хатын басмадан-басмага төшә-төшә:
– И ходаем, бу баскычның бетәсе юк, ахры! – дип пышылдады.
Баскычта төгәл туксан басма бар иде. Ул, борылып-борылып төшмичә, түбән таба туп-турыга төшә иде. Җил аны ачу белән бер яктан бер якка чайкалдыра, һәм ул, шартлап сынарга җиткән такта сыман, шыгырдый иде.
Ун минут чамасы вакыт эчендә хатын түбәнгә, диңгез буена ук төшеп җитте. Монда, аста, шулай ук караңгы, җил өстәгегә караганда да зәһәррәк. Яңгыр коя да коя, аның бер иге-чиге булыр шикелле түгел иде.
–  Кем бар анда? – дигән ирләр тавышы ишетелде.
– Мин бу, Денис...
Озын буйлы, тыгыз гәүдәле, чал сакаллы Денис карт, олы таяк тотып, яр буена баскан да, күз үтмәслек дөм-караңгыга карал тора. Шырпы кабызып, трубкасын көйрәтеп җибәрер өчен киеменең берәр коры җире юкмы дип кармалана иде.
– Сезмени ул, Наталья Сергеевна ханым? – дип сорады ул, аптыраган тавыш белән. – Шушындый җил-давылда?! Нишлисез сез монда? Сезнең табигатегез белән баладан соң салкын тидерү – ул бик хәтәр нәрсә. Барыгыз, анакай, кайтып китегез!
Карчык кеше елаганы ишетелде. Литвинов белән бергә балыкка киткән Евсей дигән егетнең әнкәсе елый иде. Денис көрсенеп куйды да кулын гына селтәде.
– Яшәгәнсең инде син дә, әбекәй, – диде ул бушлыкка таба борылып, җитмеш яшь яшәгәнсең бу дөньяда, ә үзең нарасый бала кебек, берни аңламыйсың. Бөтенесе дә Аллаһы тәгалә кулында бит, син шуны белмисеңмени, җүләркәй! Шушы төсле картаеп, хәлсезләнеп беткәч, сиңа мич башында гына ятасы инде, монда юештә, салкында йөрисе түгел. Ходайның рәхмәте белән кайтып кына кит син моннан!
– Соң бит, минем Евсеем, бердәнберем бит ул минем, Денисушка!
– Ходай кулында бит барысы да! Әгәренки аңа диңгездә үлеп калырга язмаган икән, диңгез хет йөз тапкыр кузгалсын, ул исән-сау калачак. Әгәр дә инде, анакай гынам, аңа менә шушы юлы мәрхүм булырга язган икән, аны инде без хөкем итә алмыйбыз. Елама, әбекәй! Диңгездә бит әле бер Евсей генә түгел. Барин Андрей Петрович та шунда. Федька да, Кузьма да, Тарасенков Алешка да шунда.
– Алар исәнме соң, Денисушка? – дип сорады Наталья Сергеевна калтыранган тавыш белән.
– Кем белә инде аны! Әгәренки кичә, йә өченче көн аларны буран күмеп китмәгән булса, димәк, исәннәрдер. Боз кузгалмаса, инде болай да исән калырлар. Кара син аның җилен генә. Ялланып исәмени, ходайның рәхмәте!
– Боз өсләтеп кемдер килә! – диде кинет яшь хатын, ниндидер гайре табигый, карлыккан тавыш белен, үзе, курыккандай, артка таба чигенде.
Денис, күзләрен кыса тешеп, колак салды.
– Юк, ханым, килүче юк, – диде ул. – Көймәгә утырган дивана Петруша ишкәкләрен бәргәли. Петруша! – дип кычкырды Денис. – Утырасыңмы?
– Утырам, бабай! – дигән хәлсез, чирләшкә тавыш ишелделде.
– Сызлыймы?
  – Сызлый шул, бабакай! Чыдар хәл юк.
Яр буендагы боз янында көймә тора. Көймәнең төбенә ук килбәтсез озын аяк-куллы, олы гәүдәле егет утырган. Дивана Петруша бу. Тешләрен кысып һәм бөтен тәне белән калтыранып, ул да, ерактагы караңгылыкка текәлеп, нидер күрергә тырыша иде. Диңгездән ул да нидер көтә. Ул, сул аягын астына бөкләп утырган да, озын куллары белән ишкәкләрне тоткан.
– Чирли шул безнең диванакаебыз – диде Денис, көймә янына бара-бара. – Аягы сызлый шул җанкисәгемнең. Сызлауга чыдый алмыйча акылы да зәгыйфьләнгән инде, бичараның. Җылы өйгә кайтыр идең, Петруша! Монда бит сиңа тагын да ныграк салкын тия...
Петруша эндәшмәде. Ул калтырана, сызланудан аның йөзе җыерыла. Аның сул боты, ботының да арткы ягы, нәкъ нерв җепселе үтә торган җире сызлый иде.
– Бар инде, Петруша! – диде Денис, аталарча йомшак тавыш белән. – Кайтып, мич башында ятып тор, ходай кушса, иртәнгә кадәр аягыңның сызлавы да басыла төшәр.
– Сизенәм! – диде Петруша, авызын көчкә ачып.
– Нәрсәне сизенәсең, тилекәй?
– Боз кузгалды.
– Каян сизәсең син аны?
– Шундый тавыш ишетәм. Берсе – җилдән, икенчесе – судан. Җиле дә үзгәрде: йомшап китте. Моннан ун чакрымлап җирдә кузгалды боз.
Карт колак салды. Ул озак кына тыңланып торды, әмма тоташ гүләүдән, җил улавыннан һәм тигез генә булып яуган яңгыр тавышыннан башка берни дә аермады.
Эндәшми-тынмый гына көтә-көтә ярты сәгатьләп вакыт үтте. Җил үзенекен итте. Ул зәһәрләнгәннән-зәһәрләнә барды һәм, әйтерсең лә ничек тә булса бозны кузгатып, карчыкның улы Евсей белән чырайсыз хатынның ирен тартып алырга омтыла иде. Яңгыр ул арада кимегәннән-кими барды. Тиздән ул шундый сирәгәйде, караңгыда хәтта кеше сыннарын, көймә шәүләсен һәм карның аклыгын аерып була башлады. Җил улавы белән рәттән чаң какканнарын да ишетергә мөмкин иде. Өстә, балыкчылар авылындагы иске чиркәү манарасында, кагалар иде бу чаңны. Диңгез эчендә буранда, аннары яңгыр астында калган кешеләр, суга бата башлаган кеше саламга тотынган сыман, шул чаң тавышына кайтырга тиешләр иде.
– Бабакай, су якын инде! Ишетәсеңме?
Бабай колак    салды. Бу юлы ул җил улаган тавышка да, агач шаулаган тавышка да охшамаган гүләү тавышы ишетте. Дивана хаклы иде шул. Балыкчылары белән бергә Литвиновның раштуаны бәйрәм  итәргә коры җиргә кайтып җитә алмаячагына шикләнергә түгел иде инде.
– Вәссәлам! – диде Денис. – Кузгалды!
Карчык чырылдап җибәрде дә җиргә чүкте. Чыланып беткән, суыктан дер-дер калтыранып торган байбикә көймә янына килде дә тыңлый башлады. Ул да шомлы гүләү тавышын ишетте.
–Бәлки җилдер бу? – диде ул. – Чыннан да боз кузгалуымы бу, Денис? _–Ходайның рәхмәте!.. Гөнаһларыбыз өчен инде бу, ханым...
Денис тирән итеп сулады да ягымлы тавыш белән өстәп куйды:
  – Өскә рәхим итегез, ханым! Болай да манма су булгансыз инде!
Яр буенда басып торган кешеләр балаларча итеп, бәхетле итеп әкрен генә көлгән тавыш ишеттеләр... Чырайсыз калган хатынның көлүе иде бу. Денис тамагын кырып куйды. Елыйсы килгәндә, гел шулай тамак кыра иде.
 – Акылына зыян килгән! – дип пышылдады ул караңгыда торган бер ир кешегә.
Һава яктырып киткәндәй булды. Ай калыкты. Хәзер бөтен нәрсә дә күренә иде: кар көртләре яртылаш эрегән диңгез, байбикә Денис һәм чыдап булмаслык сызланудан чырайларын сыткан дивана Петруша. Бер читтә ни өчендер кулларына баулар тоткан ир-атлар басып тора.
Ярдан ерак та түгел җирдә аермачык булып чытырдаган тавыш ишетелде. Тиздән икенче, өченче тапкыр чытырдады, аннары һава коточкыч итеп шартлаган тавышлар белән тулды. Очсыз-кырыйсыз аклык чайпалып, каралып килде. Албасты уянып китте, һәм аның ярсулы тормышы башланды.
Җил улавы, агачлар шаулавы, Петрушаның ыңгырашуы һәм чаң тавышлары – барысы да диңгез үкергән тавыш астында югалып калды.
– Өскә менеп китәргә кирәк! — дип кычкырды Денис. – Хәзер яр буен су басачак һәм гөрелте каплап китәчәк. Аннары иртәнге гыйбадәт вакыты да җитеп килә бит, егетләр! Барыгыз, байбикә ханым! Аллаһы тәгаләнең ихтыяры шундый!

Денис, Наталья Сергеевна янына килде дә, ипләп кенә аны култыклап алды...
– Әйдәгез, анакай! –диде ул ягымлы итеп, кызганып.
Байбикә Денисны кулы белән читкәрәк этәрде һәм, башын югары күтәреп, баскычка таба юнәлде. Ул инде хәзер үлек кебек төссез түгел иде; тәненә яңа кан өстәлгәндәй, аның яңаклары алланып китте; күз карашлары инде яшьле түгел һәм түшендәге шәлен тоткан куллары да элекке кебек дерелдәп тормый... Ул инде хәзер кеше ярдәменнән башка үзе генә дә биек баскычка менә алырлыгын тоя иде...
Өченче баскычка менеп басуга ул терәлеп каткандай туктап калды. Аның каршында олы итекләр һәм кыска тун кигән озын, зифа буйлы кеше басып тора иде...
– Мин бу, Наташа... Курыкма! – диде ир кеше.
Наталья Сергеевна чайкалып куйды. Биек түбәле бәрән бүрек кигән, кара мыеклы, кара күзле кешедә ул үзенең ирен – алпавыт Литвиновны таныды. Ире аны күтәреп алды, яңагыннан үпте; аның үзеннән херес һәм коньяк исләре аңкып тора. Ул җиңелчә генә исерек иде.
– Сөен, Наташа! – диде ул. – Мин кар астында да калмадым, суга да батмадым. Буран вакытында мин үземнең егетләрем белән Таганрогка барып чыктым, һәм менә шуннан синең яныңа кайтып җиттем... Кайтып җиттем...
Ул әнә шулай дип мыгырданды, ә хатын исә, яңадан да төсе китеп һәм калтыранып, аптыраган һәм куркынган күзләре белән аңа таба карап торды. Ул ышанмый иде...
– Син шундый чылангансың, үзең калтыранасың! – дип пышылдады ире, аны күкрәгенә кысып.
Ирнең бәхеттән һәм шәрабтан исергән йөзенә балаларча саф, йомшак елмаю җәелде... Аны менә шушы салкында, менә шушындый төндә көтеп торганнар бит! Мәхәббәт түгелмени шул? һәм ул бәхетеннән көлеп җибәрде...
Бәхетле итеп әкрен генә көлгән бу тавышка йөрәк әрнеткеч ачы тавыш белән хатынның үкси башлавы җавап булды. Бу үксү тавышын диңгез үкерүе дә, җил дә – берни дә баса алмады. Өмете өзелүдән чырае бозылган яшь хатын сулкылдавын тыеп калырлык хәлдә түгел иде, һәм ул тышка бәреп чыкты. Бу тавыштан барысы да аңлашыла иде: аның кияүгә ирексездән генә чыккан булуы да, ирен күрәлмау дәрәҗәсенә җитеп сөймәве дә, ялгызлыктан сагышлану да һәм, ниһаять, ирекле толлыкка булган өметенең җимерелүе дә. Аның кайгы-хәсрәтле күз яше, әрнү тулы тормышы, чытырдаган боз тавышлары да басып китә алмаслык, шушы үксүендә чагылды. Ире аңлады аны, аңламый мөмкин түгел иде...
– Мине кар күмеп китмәве һәм боз басып үтермәве аянычтыр шул сиңа! – диде ир кеше ачынып.
Аның аскы ирене дерелди башлады, һәм йөзенә ачы елмаю җәелде. Ул, баскычтан төште дә, хатынын җиргә бастырды.
– Синеңчә булсын! — диде ул.
Һәм хатыны яныннан көймәгә таба китеп барды. Анда дивана Петруша, тешләрен кысып, дер-дер килеп, сыңар аякта титаклый-титаклый көймәсен суга таба өстерәп маташа иде.
– Син кая? – дип сорады аннан Литвинов.
– Аягым сызлый минем, галиҗәнаб. Минем суга батып үләсем килә... Мәетләрнең бер җире дә авыртмый бит...
Литвинов сикереп көймәгә керде. Дивана аның артыннан атлады.
– Хуш, Наташа! – дип кычкырды алпавыт. – Синеңчә булсын! Монда, салкында басып торып, син шуны көткәнсең! Аллага тапшырдык!
Дивана ишкәкләрен селтәп җибәрде, һәм көймә, бер зур бозга бәрелеп китеп, актарылып килгән дулкыннарга таба юнәлде.
– Иш әйдә, Петруша, иш! – диде Литвинов. – Ераккарак алып кит, әйдә!
Литвинов, көймә читенә тотынган килеш чайкала-чайкала артка таба карады. Аның Наташасы күздән югалды, трубка утлары да, ниһаять, яр битләре дә күренмәс булды...
– Кире борыл! – дип өзгәләнеп кычкырган хатын-кыз тавышын ишетте ул.
«Кире борыл!» дигән бу сүздә аңа өметсезлек хисе чагылгандай булды.
– Кире борыл!
Литвиновның йөрәге сикереп тибә башлады... Аны хатыны чакыра иде; шул мәлне яр өстендәге чиркәүдә раштуа гыйбадәтенә чакырып чаң да кага башладылар.
– Кире борыл! – дип кабатлады инәлеп шул ук тавыш.
Кайтаваз шул ук сүзне кабатлады. Бозлар чытырдап, җил чыелдап шул ук сүзне кабатлагандай булды, раштуа чаңы да: «Кире борыл!» – дип чыңлады.
– Өйдә борылабыз! – диде Литвинов, дивананы җиңеннән тартып.
Әмма дивана ишетми иде. Сызланудан тешен кысып һәм өмет белән еракка карап, ул ишкәк ишүен белде... Аңа берәү дә «кире борыл» дип кычкырмады, бәләкәйдән үк башланган сызлау исә һаман көчәя һәм үзәккә үтә барды... Литвинов аның кулларыннан тотып артка таба тартырга тотынды. Ләкин бу куллар искиткеч көчле иде һәм аларны ишкәктән аерып алу җиңел түгел иде. Аннары соң да иде инде. Әнә, көймәгә каршы коточкыч зур боз кисәге агып килә. Бу боз кисәге Петрушаны мәңгегә авыртудан коткарырга тиеш...
Төсе качкан хатын иртәнгә хәтле диңгез яры буенда басып торды. Туңудан һәм рухи газаптан хәлдән тайган хатынны өйгә алып кайтып, урынына яткыргач та әле аның иреннәре һаман: «Кире борыл!» дип пышылдый иде.
Раштуага каршы төндә ул үзенең ирен сөя башлады.

----------------------

 
В РОЖДЕСТВЕНСКУЮ НОЧЬ
 
Молодая женщина лет двадцати трех, с страшно бледным лицом, стояла на берегу моря и глядела в даль. От ее маленьких ножек, обутых в бархатные полусапожки, шла вниз к морю ветхая, узкая лесенка с одним очень подвижным перилом.
Женщина глядела в даль, где зиял простор, залитый глубоким, непроницаемым мраком. Не было видно ни звезд, ни моря, покрытого снегом, ни огней. Шел сильный дождь...
«Что там?» — думала женщина, вглядываясь в даль и кутаясь от ветра и дождя в измокшую шубейку и шаль.
Где-то там, в этой непроницаемой тьме, верст за пять — за десять или даже больше, должен быть в это время ее муж, помещик Литвинов, со своею рыболовной артелью. Если метель в последние два дня на море не засыпала снегом Литвинова и его рыбаков, то они спешат теперь к берегу. Море вздулось и, говорят, скоро начнет ломать лед. Лед не может вынести этого ветра. Успеют ли их рыбачьи сани с безобразными крыльями, тяжелые и неповоротливые, достигнуть берега прежде, чем бледная женщина услышит рев проснувшегося моря?
Женщине страстно захотелось спуститься вниз. Перило задвигалось под ее рукой и, мокрое, липкое, выскользнуло из ее рук, как вьюн. Она присела на ступени и стала спускаться на четвереньках, крепко держась руками за холодные грязные ступени. Рванул ветер и распахнул ее шубу. На грудь пахнуло сыростью.
— Святой чудотворец Николай, этой лестнице и конца не будет! — шептала молодая женщина, перебирая ступени.
В лестнице было ровно девяносто ступеней. Она шла не изгибами, а вниз по прямой линии, под острым углом к отвесу. Ветер зло шатал ее из стороны в сторону, и она скрипела, как доска, готовая треснуть.

Через десять минут женщина была уже внизу, у самого моря. И здесь внизу была такая же тьма. Ветер здесь стал еще злее, чем наверху. Дождь лил и, казалось, конца ему не было.
— Кто идет? — послышался мужской голос.
— Это я, Денис...
Денис, высокий плотный старик с большой седой бородой, стоял на берегу, с большой палкой, и тоже глядел в непроницаемую даль. Он стоял и искал на своей одежде сухого места, чтобы зажечь о него спичку и закурить трубку.
— Это вы, барыня Наталья Сергеевна? — спросил он недоумевающим голосом. — В этакое ненастье?! И что вам тут делать? При вашей комплекцыи после родов простуда — первая гибель. Идите, матушка, домой!
Послышался плач старухи. Плакала мать рыбака Евсея, поехавшего с Литвиновым на ловлю. Денис вздохнул и махнул рукой.
— Жила ты, старуха, — сказал он в пространство, — семьдесят годков на эфтом свете, а словно малый ребенок, без понятия. Ведь на всё, дура ты, воля божья! При твоей старческой слабости тебе на печи лежать, а не в сырости сидеть! Иди отсюда с богом!
— Да ведь Евсей мой, Евсей! Один он у меня, Денисушка!
— Божья воля! Ежели ему не суждено, скажем, в море помереть, так пущай море хоть сто раз ломает, а он живой останется. А коли, мать моя, суждено ему в нынешний раз смерть принять, так не нам судить. Не плачь, старуха! Не один Евсей в море! Там и барин Андрей Петрович. Там и Федька, и Кузьма, и Тарасенков Алешка.
— А они живы, Денисушка? — спросила Наталья Сергеевна дрожащим голосом.
— А кто ж их знает, барыня! Ежели вчерась и третьего дня их не занесло метелью, то, стало быть, живы. Море ежели не взломает, то и вовсе живы будут. Ишь ведь, какой ветер. Словно нанялся, бог с ним!
— Кто-то идет по льду! — сказала вдруг молодая женщина неестественно хриплым голосом, словно с испугом, сделав шаг назад.
Денис прищурил глаза и прислушался.

— Нет, барыня, никто нейдет, — сказал он. — Это в лодке дурачок Петруша сидит и веслами двигает. Петруша! — крикнул Денис. — Сидишь?
— Сижу, дед! — послышался слабый, больной голос.
— Больно?
— Больно, дед! Силы моей нету!
На берегу, у самого льда стояла лодка. В лодке на самом дне ее сидел высокий парень с безобразно длинными руками и ногами. Это был дурачок Петруша. Стиснув зубы и дрожа всем телом, он глядел в темную даль и тоже старался разглядеть что-то. Чего-то и он ждал от моря. Длинные руки его держались за весла, а левая нога была подогнута под туловище.
— Болеет наш дурачок! — сказал Денис, подходя к лодке. — Нога у него болит, у сердешного. И рассудок парень потерял от боли. Ты бы, Петруша, в тепло пошел! Здесь еще хуже простудишься...
Петруша молчал. Он дрожал и морщился от боли. Болело левое бедро, задняя сторона его, в том именно месте, где проходит нерв.
— Поди, Петруша! — сказал Денис мягким, отеческим голосом. — Приляг на печку, а бог даст, к утрене и уймется нога!
— Чую! — пробормотал Петруша, разжав челюсти.
— Что ты чуешь, дурачок?
— Лед взломало.
— Откуда ты чуешь?
— Шум такой слышу. Один шум от ветра, другой от воды. И ветер другой стал: помягче. Верст за десять отседа уж ломает.
Старик прислушался. Он долго слушал, но в общем гуле не понял ничего, кроме воя ветра и ровного шума от дождя.
Прошло полчаса в ожидании и молчании. Ветер делал свое дело. Он становился всё злее и злее и, казалось, решил во что бы то ни стало взломать лед и отнять у старухи сына Евсея, а у бледной женщины мужа. Дождь между тем становился всё слабей и слабей. Скоро он стал так редок, что можно уже было различить в темноте человеческие фигуры, силуэт лодки и белизну снега. Сквозь вой ветра можно было расслышать звон. Это звонили наверху, в рыбачьей деревушке, на ветхой колокольне. Люди, застигнутые в море метелью, а потом дождем, должны были ехать на этот звон, — соломинка, за которую хватается утопающий.
— Дед, вода уж близко! Слышишь?
Дед прислушался, На этот раз он услышал гул, не похожий на вой ветра или шум деревьев. Дурачок был прав. Нельзя уже было сомневаться, что Литвинов со своими рыбаками не воротится на сушу праздновать Рождество.
— Кончено! — сказал Денис. — Ломает!
Старуха взвизгнула и присела к земле. Барыня, мокрая и дрожащая от холода, подошла к лодке и стала слушать. И она услышала зловещий гул.
— Может быть, это ветер! — сказала она. — Ты убежден, Денис, что это лед ломает?
— Божья воля-с!.. За грехи наши, сударыня...
Денис вздохнул и добавил нежным голосом:
— Пожалуйте наверх, сударыня! Вы и так вымокли!
И люди, стоявшие на берегу, услышали тихий смех, смех детский, счастливый... Смеялась бледная женщина. Денис крякнул. Он всегда крякал, когда ему хотелось плакать.
— Тронулась в уме-то! — шепнул он темному силуэту мужика.
В воздухе стало светлей. Выглянула луна. Теперь всё было видно: и море с наполовину истаявшими сугробами, и барыню, и Дениса, и дурачка Петрушу, морщившегося от невыносимой боли. В стороне стояли мужики и держали в руках для чего-то веревки.
Раздался первый явственный треск невдалеке от берега. Скоро раздался другой, третий, и воздух огласился ужасающим треском. Белая бесконечная громада заколыхалась и потемнела. Чудовище проснулось и начало свою бурную жизнь.
Вой ветра, шум деревьев, стоны Петруши и звон — всё умолкло за ревом моря.
— Надо уходить наверх! — крикнул Денис. — Сейчас берег зальет и занесет кригами. Да и утреня сейчас начнется, ребята! Пойдите, матушка-барыня! Богу так угодно!
Денис подошел к Наталье Сергеевне и осторожно взял ее под локти...
— Пойдемте, матушка! — сказал он нежно, голосом, полным сострадания.

Барыня отстранила рукой Дениса и, бодро подняв голову, пошла к лестнице. Она уже не была так смертельно бледна; на щеках ее играл здоровый румянец, словно в ее организм налили свежей крови; глаза не глядели уже плачущими, и руки, придерживавшие на груди шаль, не дрожали, как прежде... Она теперь чувствовала, что сама, без посторонней помощи, сумеет пройти высокую лестницу...
Ступив на третью ступень, она остановилась как вкопанная. Перед ней стоял высокий, статный мужчина в больших сапогах и полушубке...
— Это я, Наташа... Не бойся! — сказал мужчина.
Наталья Сергеевна пошатнулась. В высокой мерлушковой шапке, черных усах и черных глазах она узнала своего мужа, помещика Литвинова. Муж поднял ее на руки и поцеловал в щеку, причем обдал ее парами хереса и коньяка. Он был слегка пьян.
— Радуйся, Наташа! — сказал он. — Я не пропал под снегом и не утонул. Во время метели я со своими ребятами добрел до Таганрога, откуда вот и приехал к тебе... и приехал...
Он бормотал, а она, опять бледная и дрожащая, глядела на него недоумевающими, испуганными глазами. Она не верила...
— Как ты измокла, как дрожишь! — прошептал он, прижимая ее к груди...
И по его опьяневшему от счастья и вина лицу разлилась мягкая, детски добрая улыбка... Его ждали на этом холоде, в эту ночную пору! Это ли не любовь? И он засмеялся от счастья...
Пронзительный, душу раздирающий вопль ответил на этот тихий, счастливый смех. Ни рев моря, ни ветер, ничто не было в состоянии заглушить его. С лицом, искаженным отчаянием, молодая женщина не была в силах удержать этот вопль, и он вырвался наружу. В нем слышалось всё: и замужество поневоле, и непреоборимая антипатия к мужу, и тоска одиночества, и наконец рухнувшая надежда на свободное вдовство. Вся ее жизнь с ее горем, слезами и болью вылилась в этом вопле, не заглушенном даже трещавшими льдинами. Муж понял этот вопль, да и нельзя было не понять его...
— Тебе горько, что меня не занесло снегом или не раздавило льдом! — пробормотал он.

Нижняя губа его задрожала, и по лицу разлилась горькая улыбка. Он сошел со ступеней и опустил жену наземь.
— Пусть будет по-твоему! — сказал он.
И, отвернувшись от жены, он пошел к лодке. Там дурачок Петруша, стиснув зубы, дрожа и прыгая на одной ноге, тащил лодку в воду.
— Куда ты? — спросил его Литвинов.
— Больно мне, ваше высокоблагородие! Я утонуть хочу... Покойникам не больно...
Литвинов прыгнул в лодку. Дурачок полез за ним.
— Прощай, Наташа! — крикнул помещик. — Пусть будет по-твоему! Получай то, чего ждала, стоя здесь на холоде! С богом!
Дурачок взмахнул веслами, и лодка, толкнувшись о большую льдину, поплыла навстречу высоким волнам.
— Греби, Петруша, греби! — говорил Литвинов. — Дальше, дальше!
Литвинов, держась за края лодки, качался и глядел назад. Исчезла его Наташа, исчезли огоньки от трубок, исчез наконец берег...
— Воротись! — услышал он женский надорванный голос.
И в этом «воротись», казалось ему, слышалось отчаяние.
— Воротись!
У Литвинова забилось сердце... Его звала жена; а тут еще на берегу в церкви зазвонили к рождественской заутрене.
— Воротись! — повторил с мольбой тот же голос.
Эхо повторило это слово. Протрещали это слово льдины, взвизгнул его ветер, да и рождественский звон говорил: «Воротись».
— Едем назад! — сказал Литвинов, дернув дурачка за рукав.
Но дурачок не слышал. Стиснув зубы от боли и глядя с надеждою в даль, он работал своими длинными руками... Ему никто не кричал «воротись», а боль в нерве, начавшаяся сызмальства, делалась всё острее и жгучей... Литвинов схватил его за руки и потянул их назад. Но руки были тверды, как камень, и не легко было оторвать их от весел. Да и поздно было. Навстречу лодке неслась громадная льдина. Эта льдина должна была избавить навсегда Петрушу от боли...
До утра простояла бледная женщина на берегу моря. Когда ее, полузамерзшую и изнемогшую от нравственной муки, отнесли домой и уложили в постель, губы ее всё еще продолжали шептать: «Воротись!»
В ночь под Рождество она полюбила своего мужа...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы. Рэхмэт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шулкадэр Наташа яратмаган, сонлап кына кадерен анлаган... Эрэм булганмы шул ир?!

      Хәзер укыйлар