Сүнгән елмаю

Кыйсса

Күңелен тырнап алса да, регистратурада утыручы хатынның сүзләре кәефен кырмады. Аның ише мәгънәсез сүзгә генә бирешерлекмени Гөлгенәнең шатлыгы! Эченә сыймыйча, йөзләренә елмаю булып тарала. Авызны гел җыеп булмый — ерыласы гына килеп тора. Аягы җиргә әллә тия, әллә юк... Йөрәге артыннан көчкә җитешә. Йөрәк алдан йөгерә...
 
Гинекологка чират һәрвакыт күп. Гөлгенә йөри торган беренче кабинетка бигрәк тә. Йөгерүдән битәр, ашкынудан тынына капкан хатын: “Кем соңгы?” — дип сорады да, чиратының ал күлмәкле ханым артыннан икәнен белеп, почмактагы буш урынга барып утырды. Утырды да, кемгә сүз катарга белмичә, чираттагыларның йөзләренә күз йөртеп чыкты. Барысы да үлемгә хөкем ителеп, җәзасын көтеп утыручыга охшаган иде. Сүз юктан сүз булсын дигәндәй, кем кабул итүен яхшы белсә дә, берәүгә дә тәгаенләми генә: “Ахметзяновамы?” — дип ишеккә ымлады. Оеп утырган халык, кисәк йокысыннан уянгандай, кыймылдап куйды. Бик мәгънәсез сорау биргән кешегә карагандай, аптыраулы караш ташласалар да, җавап бирергә беркем ашыкмады. Хәйран тынлыктан соң, олырак бер ханым гына ишетелер-ишетелмәс: “Шул!” — дип куйды. Бернинди тойгысыз җаваптан югалып калды Гөлгенә. Ул, “Әйе, Ахметзянова. Бигрәк әйбәт табиб инде...” кебегрәк җавап ишетергә өметләнгән, шуңа кушылып үзе дә гинекологын мактап китәргә җыенган иде. Яшәү урыны үзгәрсә дә, ияләшенгән дип, һаман элекке адресы буенча йөри ул бирегә. Тагын нинди табибка эләгәсең... Гинекологларның да төрлесе бар. Ә Нура Бәдретдиновнаны Гөлгенә яхшы белә. Кызы белән авырлы чакта аңа йөргән иде. Аннан... Нәкъ менә шушы хатыннар төсле, үз кайгысына йомылып, күпме утырды ул бу ишек төбендә...
 
Авыр икеләнүләрдән соң, коточкыч тоелган адымга әзер булып килсә дә, табибы: “Нишлисез, авырыгызны саклыйсызмы, абортка әзерликме?” — дип сорагач, югалып калды. Кинәт күзләренә бәреп чыккан яшьне тыярга тырышып, “белмим” дигән мәгънәдә башын чайкады. Халәтен аңлап алган Нура ханым: “Тынычланыгыз. Уйлагыз. Тик озак түгел. Иртәгә җавап бирерсез. Йөклелекне өзәсе булсагыз, сузарга ярамый”, — дип озатты аны.
 
Еларга җитешеп килеп чыккан хатынга чираттагылар гаҗәпсенеп карадылар. Гөлгенә исә сораулы карашларның барысына берьюлы җавап биреп: “Минем балам кечкенә. Торыр урыныбыз юк. Кеше фатирында түләп тора идек, хәзер хуҗалар үзләре кайта. Фатирны тизрәк бушатырга кушалар...” — диде дә, озын урындыкның читенә чүмәшеп, елап җибәрде. Хатыннар, хәлне анлап, җиңел сулап куйдылар.
- Аборт ясатырга соң түгелдер бит? — дип сорады кабинетка керергә дип ишек тоткасына ябышкан хатын.
 
- Юк, — диде Гөлгенә борын тартып.
 
- И-и, алай булгач, — дип эләктереп алды икенчесе.
 
- Тапкансың елар нәрсә. Барасың да кайтасың.
 
- Мин... мин куркам... Теләмим дә...
 
Чиратка җан керде. Төрле яктан сорау, киңәш ява башлады.
 
- Ничә яшь соң сиңа?
 
- Егерме биш.
 
- Кит аннан, хәзер унөчтәгеләр дә шул юлда йөри.
 
- И-и, аборт ясатмаган хатын-кыз юк инде ул дөньяда.
 
- Нәрсәсе бар аның!
 
- Безнең күрше апа, унбишне ясаттым, ди.
 
- Әй, минем дә күп булды инде. Исәбен дә югалттым...
 
- Ирең ни ди соң? — дип, Гөлгенәнең хәленә керергә теләгәндәй, йомшаграк эндәште арадан өлкәнрәк бер ханым.
 
- Тап, урамда яшәмәбез, җае чыгар, ди.
 
Чират тагын гөж итте.
 
- И-и, алар сүзе белән йөрсәң!
 
- Ирләргә нәрсә... Ул табамени аны...
 
- Ике кечкенә бала белә-ә-ән!
 
- Шуның өстенә, ирләр үзләре дә бала кебек бит әле. 
 
- Әйтмә инде! Әз генә игътибар җитми башласа — хәзер читкә каералар...
 
- Минем ирем андый түгел, — дип авызын ачкан иде Гөлгенә, тиз яптылар.
 
- И-и, башта берсе дә андый булмый аларның.
 
- Ике бала апкайтып кара әле!
 
- Анда инде ир кайгысы калмый.
 
- Калырсың балаларыңны асып...
 
Гөлгенә табибына җавабын шул көнне үк биреп кайтты...
 
Соңыннан, аборттан соң дәваланып йөргәндә, шушы ишек төбендә утырып, нишләп ул вакытта бер генә, бер генә кеше дә: “Тукта, үкенерсең. Җан кыю гөнаһ бит!” — дип әйтмәде икән, дип өзгәләнде.
 
Хәер, кем генә, нәрсә генә әйтсә дә, Гөлгенә үзе генә гаепле. Ул аның тормышы, аның баласы, аның сәламәтлеге... һәм бу сорауны ул үзе, фәкать үзе генә хәл итәргә тиеш иде.
 
Әллә җаны-тәне белән каршы булып та, шул эшкә барганга, әллә болай очраклы гынамы, операция катлаулы үтте. Аналык кыскармады. Төнлә яңадан чистарттылар... Соңыннан ярты ел дәваланып йөрде. Ярты ел беркемне, үз-үзен дә күрә алмас хәлдә яшәде...
 
Фатирлары да булды. Кызлары да үсте. Бик теләсә дә, Гөлгенә яңадан балага узмады. Ә еллар үтә торды... Фасыллар алышынган кебек, гомернең дә җәйләре авышып бара... Әгәр яңадан бәби алып кайта алмаса, Гөлгенә үзен мәңге гафу итмәс иде. Аңа бәби кирәк! Аларга бала, кызларына, үзе әйтмешли, “бергә бер туган” кирәк!
 
Гөнаһысын күкләр кичердеме? Бүген ул — җир йөзендә иң бәхетле хатын. Регистратурада карточкасын эзләп маташкан ханымга: “Мин учетка басарга килдем. Бәби көтәм”, — диде. Бу сүзләрне әйткәндә балкып киткән күзләренә, тыела алмый елмайган иреннәренә сәерсенеп карады да, ханым: “Беренче балагызмени?” — дип сорады. “Юк, икенчесе!” “Бу авыр заманда икенчесенә узмасаң да ярар иде!”
 
Кабинеттан яшь кенә туташ чыкты. 16-17 яшьләрдә булыр. Йөзе балкыган! “О'кей! — диде өске киемнәрен күтәреп, үзен көтеп торган иптәш кызына. — Өлгерәм. 12 атна, ди. Нишләп йөрдең шушы көнгә кадәр дип ачуланган булды. Түләүлегә барсак, анализлар тиз була...”
 
Гөлгенә кош тоткандай канатланган кыз балага гаҗәпсенеп карап торды: “Нигә шатлана? Ни сөйләгәнен аңлыймы соң бу бала?!..”
 
— Тукта, нишлисең син! Җан кыю гөнаһ. Гомергә үкенерсең! — дип сикереп торып кычкырасы килде аның.
 
Чират элеккечә “үлем җәзасы” көтә иде. Кызыйның сүзләре колакларына керсә дә, берәүнең дә йөрәгенә тимәде. Гөлгенә дә, нишләптер, урыныннан кузгала алмады. Йөзендәге елмаюы гына сүнде...

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 23 июль 2019 - 11:08
    Без имени
    Бу булган хәл.Берничә ел элек алар турында журналда басылып чыккан иде.Фатыйма белән Тәүфыйкның фотолары да бар иде.Икесе дә бик матурлар,Тәүфыйк озын буйлы егет,ә Фатыйма кечкенә буйлы иде.Язучыга рәхмәт!Тәүфыйкның язмышы гына билгесез.Үз илендә исән-имин гомер итүенә ышанасы килә.
    Акбалам
  • 23 июль 2019 - 11:08
    Без имени
    Эх, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә. Ходай сабырлык бирсен. Сиңа әле яшәргә дә яшәргә. Үзеңне дә сакла бераз, балам.
    Ул яшәргә тиеш иде!
  • 23 июль 2019 - 11:08
    Без имени
    Тау белән тау очрашмаса да кешеләр очраша. Абыйсы бигрәк вак җан булган.
    Сатылган кыз
  • 23 июль 2019 - 11:08
    Без имени
    Бик начар эшлэгэн ана кеше, уз баласын ана булудан мэхрум иткэн. Устергэн булырлар иде, кеше сэйли дэ оныта бит ул. Э бала ятим кала, энисе эчен улгэнче йэрэк ярасы бит! Башка бала да алып кайта алмавы да бик кызганыч!
    Ул бик бәхетледер...
  • 23 июль 2019 - 11:08
    Без имени
    Рушания! Сезнен акыллы фикерегез мине хикэядэн дэ катырак тетрэндерде. Нинди акыллы сузлэр!!! Алла ярдэм итсен шул юлга тарыган хатын-кызларга, рэхмэтеннэн ташламасын, яраббым.
    Яшәү, үлем... икесе бер сукмак
Реклама
Балачак – уйнар чак...