Ә син белмәдең дә... 

 

(Хикәя)                              

 Рамилнең хатыны яшьли генә үлеп китте. Берничә көн хәлсезлектән зарланып йөрде дә, кинәт температурасы күтәрелеп, урын өстенә егылды. Коты очкан Рамил, тиз генә машина эзләп табып, уттай янган Гөлфисәсен больницага алып китте.  Хатыны ике көн һушына килми караватта аунады әле. Табиблар укол арты укол кадады. Системалар куйдылар. Берсенең дә файдасы тимәде. Алып кала алмадылар бердәнберен. Соңыннан  үлем сәбәбен моргта ярып та ачыклый алмадылар. Шулай итеп, ир сөйгәнен салкын кабергә салып куйды. 

  «Килен кайнана туфрагыннан», – диләр. Рамилнең үз әнисе дә иртә китеп барган иде. Шул хәлдән соң әтисе өйләнмәде, улы гаиләсендә яши бирде. Хәленнән килгәндә йорт тирәсендә  ярдәм итте. Менә хәзер Гөлфисәсе уллары Айнурны ятим калдырып китте. Өйдә кара кайгыга калган өч ир заты торып калды. Һәрберсенең кайгысы баштан ашкан иде. Дүрт яшьлек малай елап әнисен таптырды. Рамилгә бу Җир шары бушап калган төсле тоелды. Әтисе дә улы өчен кайгырды, оныгына карап йөрәге өзгәләнде, үзе дә юксына иде изге күңелле киленен. 

  Тормыш дилбегәсе ир-ат кулына күчсә, эшләр харап инде ул. Рамил  көнозыны эштән кайтып кермәде. Әтисенең дә саулыгы какшаган иде ул вакытларда. Аягын да сөйрәп кенә йөри, күпчелек вакытын ятып торырга тырыша иде. Тормышлар үзгәргәч, шәпләнергә тырышып карады карт, мәгәр оныгына баш-күз булудан артыгы хәленннән килми иде. Ә өй эшләре чутлап очына чыккысыз бит. Ашарга хәстәрләргә кирәк, керләрне уарга, өйне җыештырырга, йорт тирәсендәге кош-кортны карарга, терлекләрне ашатырга. Барысын җиренә җиткереп башкарыр өчен аерым кеше кирәк. 

  Бишкә бүленердәй булып, Рамил барысына өлгерергә тырышты. Бәрәңгедән башка нәрсә пешерә белмәгән ир  аш-су китапларына карап пешеренү серләрен үзләштерде. Кешеләр йокларга яткач, тирләп-пешеп керләр юды. Сары таңнан торып карлар көрәде, терлекләр туйдырды, сыер сауды. Сүз юк, авырга туры килә иде аңа. 

  Ярый әле күрше-тирәләре хәлдән килгән кадәр ярдәм иткәләп тордылар. Соңга калып кайткан көннәрендә терлеген дә караштырып куйдылар, пешергән ризыкларын күтәреп керделәр, бәләкәй Айнурны  киендереп уйнарга алып чыктылар. 

 Бигрәк тә уң як күршедәге Хәерниса апасы җәлли иде яшь ирне. Электән Гөлфисә белән бик дус яшәгән иде алар. Һаман юксына иде күршесен Хәерниса апа. Әйләнгән саен борылып керә иде карчык, һич буш кул белән кермәде. Боегып утырган карт белән оныкны чәйләр эчереп булса да чыгып китә иде. 

   Соңгы елларда Хәерниса апа төпчек кызы Нәфисә белән гомер итте. Карты берничә ел элек дөнья куйган иде, олы балалары кайсы кайда таралышканнар. Кече кызы да быел мәктәпне тәмамлады,  институтка укырга керергә омтылып караган иде. Әмма  баллары җитмәде, кире борылып кайтты. Мәктәпкә лаборант итеп вакытлыча эшкә алдылар Нәфисәне. Кыш буе ныклап әзерләнеп, киләсе елга тагын институтка барып карарга иде кызның исәбе. 

 Сыерын бетергән иде Хәерниса апа, өй тирәсендә әллә ни эшләр дә юк. Булганын үзе җимертеп эшли иде әле карчык, сәламәтлегенә моңа кадәр зарланганы булмады.  Шуңа да кызы Нәфисәне ирләр патшалыгына ярдәмче итеп тәгаенләде игелекле карчык. 

  Бәхет ишелеп төште  күршеләренә. Баштарак тупсаны кыюсыз гына атлап үткән кыз, тора-бара бар хуҗалыкны үз кулына алды. Юасын юды, тәмледән-тәмле пешереп ашатты, Айнурны янында гына йөртте. Рамилләрнең тормышы күзгә күренеп үзгәрде. Кайчан кайтып керсә дә – өй җылы, ашарга пешкән, бала каралган, әтисе үз урынында кырын ятып телевизор карый. Ә орчык кебек бөтерелгән Нәфисә тагын ниләрдер эшләп йөри. 

  Кызга ничек тә чиксез рәхмәтләрен белдерергә тырышты Рамил. Акча алган саен Нәфисәгә  йә матур күлмәк алды, йә кочак-кочак күчтәнәчләр ташыды. Кыз ачуланып карышты. Рамил барысын Хәерниса апаның үзенә кертеп бирә иде. Ничек инде бераз күңелен күрмисең кыз баланың, рәхмәтеңне белдермисең? Шул кадәр көч сала Рамилләрнең тормышын җиңеләйтер өчен. 

   Күршеләр ярдәме әйбәт анысы. Әмма мәңге шулай булып тормас бит инде. Нәфисә – кыз бала, канатлана әнә. Югары уку йорты турында уйлый. Беркөн килеп күз алдыннан югалыр. Хәерниса карчык та бүген аяк өстендә, иртәгә әллә нинди була олы кеше. Юк, үз тормышын җайларга кирәк Рамилгә. Әтисе дә җае чыккан саен өйләнү турында сүз кузгата. Улына да хатын-кыз кулы кирәк. Бу хакта Рамил еш уйлый башлады соңгы араларда.  Озын кышкы төннәрдә йоклый алмый урын өстендә боргаланганда таныш-белешләрне күңеленнән генә барлап чыкты. Арада күңеленә якын тоелганнар да бар иде шикелле. Кем килсен балалы иргә? Якын кешеләре аша кайсысына кыеклап кына хәбәрләр дә җиткергәләде. «Юк!» – дип кырт кистеләр. Бер-икесе ризалык та бирер кебек иде. Әмма Рамилнең күңеле һич тә тартмый иде андыйларга. Гомер буе ничек бергә  торасың ди  тел әйләндереп сүз әйтәсе килмәгән кеше белән? Хатын бит әле ашарга пешерер, кер уар өчен генә кирәк түгел, җан җанга тартылырга тиеш... 

 Күктә язылган пары бар икән бит Рамилнең. Юк кына җирдән очратты ул аны. Хуҗасы белән район үзәгенә барганнар иде. Базар карарга дип юлланган иде, базар капкасы төбендә классташы Айсылу капчыклап көнбагыш   сатып тора. Сөйләшеп киттеләр,  үткәннәрне искә төшерделәр, әлбәттә. 

– Гаиләңдәге фаҗигане ишеткән идем, кайгыңны уртаклашам. Авырдыр инде ялгыз калу ир кешегә, – дип хәленә керде Айсылу. Рамил, ачылып китеп, авырлыклардан зарланып алды. Айсылуның да үз хәле хәл икән. Ире белән килешә алмаганнар, аерылышу белән тәмамланган гаилә тормышы. Ичмасам, балалары да булмаган. Ялгыз кәккүк  булып яши икән бүгенге көндә ул да... Сүз арты сүз чыгып, Рамил уенлы-чынлы тәкъдим ясады. 

Реклама

– Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, ай да ялгыз  дип җырлыйлармы әле? Әллә Аллага тапшырып кавышып куябызмы, классташ? – дип, Айсылуның фикерен белергә теләде. 

– Син ни, бигрәк кинәт кенә... Юк дип әйтмим дә, уйлап карарга кирәк. Очрашкан чаклар булыр әле. 

   

 Очраштылар тагын. Уйлары беректе. Бу хакта күршеләренә хәбәр иткәч, Нәфисә кырт туктатты кереп йөрүләрен. Хәер, озак та үтми өйгә яңа хуҗабикә күчеп килде. 

  Хәерле кавышу булды ул. Бер-берсенә яраклашып китте Айсылу белән Рамил. Озакламый уртак балалары туды. Айнурны да үз баласыдай карады Айсылу. Рамилнең әтисе дә кадер-хөрмәттә яшәде. Тормышлары җитеш булды, машина алып утырдылар, лапас тулы терлек асрадылар. Бар кешегә шундый тормышта яшәргә язсын иде әле. 

 Үз машинасы булгач, еш кына башкалага баргалап йөри иде Рамил. Ниндидер йомыш белән Казанга җыенганда, күршесе Хәерниса карчык кызы Нәфисәне дә утыртып алып кайтуын үтенде. Күршеләр һаман да бик дус яшиләр иде. Менә Нәфисә белән генә күптән очрашканы юк иде Рамилнең. Кыз тәки үз сүзен сүз итте, югары уку йортына барып керде. Диплом алганнан соң да Казанда калды. Аспирантурада укый диделәр. Авылга да сирәк кайтып йөрде Нәфисә, вакыты да булмагандыр инде. Кайткан көннәрендә дә сукмаклары кисешмәде күршеләрнең. Бергә туры килсәләр дә, исәнме-саумы, хәлләр ничек кебек сүзләрдән ары узмадылар. Әмма Рамилнең йөрәгендә һаман кызга карата рәхмәт хисләре сакланды. Шуңа да Хәерниса әбинең гозеренә берсүзсез ризалык бирде ул. 

   Казанда эшләрен тәмамлагач , күршесе биргән телефон номеры аша Нәфисәгә шалтыратты. Кыз Рамилне тукталышка чыгып көтеп торырга булды. Ун-унбиш минуттан  Рамил матур киенгән, кыеп карамаслык чибәр шәһәр кызын салонына кертеп утыртты. 

  Башта алар бер-берсеннән ятсыныбрак тордылар. Бара-бара гына сүз ялганып китте. Нәфисә үзенең тормышы турында сөйләп алды. Аспирантуран соң бер гыйльми институтта фәнни хезмәткәр булып эшли башлаган, кандидатлык якларга җыена. Йөргән кешесе бар, быел көзгә туй ясарга җыеналар... 

Сезнең тормышыгыз ничек яңа хатын белән? Гөлфисә апа искә төшәме? Айнур юксынмыймы үз әнисен? – дип сораштырды  ул. Рамил дә кыскача үзләре хакында сөйләп алды. Соңыннан авыр сулап: 

Искә төшмиме соң инде  Гөлфисә?.. Һаман төшләргә кереп саташтыра. Беренче мәхәббәт онытыла димени? Айсылудан да зарланмыйм, ләкин безне ялгаган хисләр икенчерәк. Бер-береңне хөрмәт итү, юл кую... Шунысына да разый буласың инде... – дип әйтеп куйды ул. 

Шунда Нәфисә  гаҗәпкә калдырды ирне. 

– Ә минем беренче мәхәббәтем син булдың, Рамил абый. Теге вакытларда  еш очраша башлагач, дөньямны онытып гашыйк булдым сиңа. Миңа сине күрү, тавышыңны ишетү әйтеп аңлата алмаслык ләззәт бирә иде. Эштән кайтыр  вакытыңны минутларны санап көтеп ала идем. Мактау сүзләрең өчен Җир шарын әйләндерер идем, билләһи. Синең турында хыялланып күпме йокыларым калды икән, күпме күз яшьләрем түгелгән... Шул хисәрем бөреләнгән көннән башлап мин әкият илендә яши башладым. Һәр көн минем өчен шатлык тулы булды, чөнки бу дөньяда син бар идең!.. 

 Ә син минем хисләрем турында белмәдең дә, сизмәдең дә. Ләкин бүген  рәхмәтләр укыйм сиңа, Рамил абый. Ничә айлар мин бәхет диңгезендә йөздем, чын сөю хисләре татыдым.  Бүген сөйләшкән егетем дә әйбәт кеше, инсафлы, белемле, акыллы. Ләкин ике арада теге чактагы хисләр юк инде. Андый хисләр кеше гомерендә бер тапкыр гына була торгандыр... 

Ишеткәннәреннән уйлары буталды Рамилнең, ни нәрсә дип тә җавап бирергә белмәде ул. Хәер, нәрсә дип әйтәсең бу очракта. Кичер мине, сукыр мәхлукны, дипме? Ярый әле кайтырга ерак калмаган иде. Башка бер-берсенә сүз кушмадылар. Рамил күрше кызын капка төпләренә кадәр җиткереп, капкасыннан кертеп озатып куйды. 

 Бу төнне йокысы йокы булмады Рамилнең. Кем уйлаган,  аны да  күкләргә чөеп, әллә кемгә санап яратканнар икән бит. Аның өчен күз яшьләре түккәннәр. Гаҗәп бит бу. Ә ул чынлап та берни сизмәде дә, белмәде дә ул көннәрдә... 

 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 14 август 2019 - 20:49
    Без имени
    Бик яхшы эсэр ,мина ошады.
  • 14 август 2019 - 12:02
    Без имени
    Ни о чем!!
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Балачак – уйнар чак...