Логотип
Проза

Симонның әтисе

Сәгать уникене сугуга, мәктәп ишеге ачылып китте дә, аннан этешә-төртешә шаян-шук балалар төркеме бүселеп килеп чыкты. Әмма ләкин, як-якка таралышып, көндәгечә өйгә, төшке ашны ашарга чабасы урында алар төркем-төркем булып мәктәп тирәсенә җыелышып, ни турындадыр пышын-пышын килә башладылар.
Эш шунда иде ки, бүген мәктәпкә беренче тапкыр Бланшоттаның малае килгән иде.

Балалар өйләрендә ата-аналарының Бланшотта хакында сөйләшүләрен ишетәләр иде, һәм һәркайда аны ачык чырай белән каршы ала торган булсалар да, аналары үзара сөйләшкәндә аның хакында җирәнебрәк тә, кызганыбрак та сөйлиләр иде. Менә шул хис балаларга да күчкән иде.

Балалар Симонны рәтләп белмиләр иде: ул гел өйдә генә утыра, алар белән бергә урамда, су буйларында уйнап йөрми. Шуңа күрә алар малайны яратып бетермиләр, һәм менә хәзер явызланып та, гаҗәпләнә төшеп тә унбиш яшьлек башкисәр тараткан сүзне бер-берсенә кабатлыйлар иде. Ә ул, ташбаш, хәйләкәрләнеп малайларга күз кыса, күрәсең, әле тагы нидер беләдер.

— Карагыз әле... Симонның бит... аның әтисе юк икән бит!
Мәктәп ишегеннән Бланшотта малае килеп чыкты.
Аңа бер җиде-сигез яшьләр булыр. Ак чырайлы, өс башына чиста-пөхтә итеп киенгән, оялуыннан гәүдәсен кая куярга белми торган бер сабый иде бу.

Симон өенә кайтып китмәкче булган иде, ләкин иптәшләре, чыш-пыш килеп, яман ният белән явызлык эшләргә җыенгандагы сыман, аңа таба усал күзләре белән мыскыллы карый-карый, аны кысырыклап килә-килә малайны түгәрәк эченә алдылар. Нишләтергә җыенганнарын да аңламыйча, ул, гаҗәпләнгән һәм каушаган хәлдә, кыймылдамыйча да алар каршында басып торды. Баягы яңалыкны хәбәр иткән яшүсмер, ирешкән уңышы белән горурланып, аннан болаң дип сорады:
— Карале, син, исемең ничек синең?
— Симон.
— Аннары ничек? — дип сорау алуын дәвам иттерде теге.

Бала, бөтенләй уңайсызланып:
— Симон, — дип кабатлады.
— Симон фәләнов диләр бит... Фамилияң ничек дим...

Күз яшьләрен тыеп:
— Минем исемем Симон, — дип кабатлады сабый.

Малайлар шаркылдап көлеп җибәрделәр.
— Менә күрдегезме, юк аның әтисе, — диде тантаналы рәвештә теге яшүсмер.

Тирән тынлык урнашты. Балалар бу кеше ышанмаслык, акылга сыймаслык, гадәттән тыш хәлдән хәйран калдылар: малайның әтисе юк икән ләбаса; ул аларга ниндидер моңарчы күрелмәгән гайре табигый бер әкәмәт булып тоелды, һәм аларның күңелендә әниләренең Бланшоттага карата булган кебек җирәнү тойгысы сиздермичә генә үсә барды.

Егылмас өчен Симон агачка сөялде, төзәтеп булмаслык бәхетсезлек аны тәмам изде. “Әтисе юк” дигән гаепне ул сүзләрен табып аңлатырга, юкка чыгарырга теләде, ләкин булдыра алмады. Йөзенә үлем аклыгы җәелгән Симон ниһаять көчен җыеп:
— Дөрес түгел, минем әтием бар! — дип кычкырып җибәрде.
— Кая соң ул? — дип сорады һаман да әлеге шул шук малай. Симон эндәшмәде, ул ни дип җавап бирергә белмәде. Бик нык тәэсирләнгән балалар көлештеләр, табигатькә якын торган бу җир балалары кетәклектәге яралы кошны башкалары үтергәнче талагандагы кебек шәфкатьсез инстинктка буйсыналар иде.

Кинәт Симон гел әнисе белән бергә генә йөри торган бер тол хатынның малаен искәреп алды.
— Менә синең дә әтиең юк бит.

— Юк, — диде җавабында теге малай, — минем әтием бар.
— Кая соң ул?
— Ул үлгән, — диде сабый, горурланып, — минем әтием зиратта ята.

Малайлар төркемендә хуплангандай пышылдау ишетелде, әйтерсең лә аларның бу иптәшләренең әтисе үлеп, зиратта җирләнгән булуы аны олылый, шул ук вакытта икенчесен, әтисе бөтенләй югын, түбәнсетә иде. Күбесенең әтиләре тәрбиясез, сәрхуш, карак һәм хатыннарына карата залим, җәберләүче булган бу ташбашлар торган саен бер-берсенә якыная бардылар; болар, бу аталы балалар атасыз туган баланы буып үтерергә телиләр иде кебек. Кинәт шуларның Симон каршында басып торган берсе, мыскыллап телен чыгарды да:
— Әтисе юк! Әтисе юк! — дип кычкырып җибәрде.

Симон ике куллап аны чәченнән эләктереп алды, тешләрен аның яңагына батырып, аяклары белән тибенергә тотынды. Тукмашу башланды. Күлмәкләре умырылып беткән, кыйналып ташланган Симон сөенә-сөенә кул чабып торучы малайларның аяк астында ята иде.

Ул торып, өстендәге тузаннарын кагына башлаганда аңа берсе:
— Бар, әтиеңә әләклә! — дип кычкырды.

Шулчакны Симонга дөнья беткәндер сыман тоелды. Алар аңа караганда көчлерәк, алар аны кыйнап ташладылар, һәм ул аларга берничек тә җавап бирә алмады: чыннан да юк бит аның әтисе. Ул тамагына килеп тыгылган күз яшьләренә бирешмәскә тырышты, ләкин, буылып, үксүдән калтырана-калтырана тавышсыз гына елап җибәрде.

Шулвакыт аның дошманнарының күңелен мәрхәмәтсез куаныч биләп алды: инстинктив рәвештә куркыныч күңел ачуга бирелгән вәхшиләр кебек, алар җитәкләштеләр дә Симон тирәсендә биергә тотындылар, үзләре:
— Әтисе юк! Әтисе юк! — дигән сүзләрне кушымта кебек кабатлый башладылар.

Кинәт Симон елаудан туктады. Аның күңелендә ярсу уты кабынды. Аяк астындагы ташларны җыеп, ул ал арны бар көченә үзен җәберләүчеләргә таба тондыра башлады. Таш барып тигән бер-икесе, үкереп елый-елый, торып качты. Аның кыяфәте шундый да дәһшәтле иде ки, хәтта бөтен малайларның куркудан котлары очты. Ярсыган кешене күрүгә качарга торган куркаклар төркеме сыман, малайлар да кайсы кая торып чаптылар.

Әтисез малай, берүзе калгач бераз гына басып торды да кырга таба йөгерә башлады, хәтерендә сакланган бер вакыйга аның нишләргә тиешлеген хәл итте. Ул суга батып үлмәкче булды.

Хәер эстәп гомер иткән бер бичара бер генә атна элек, акчасы булмаганлыктан, суга ташланган. Аны судан тартып чыгарганнарын күргән иде Симон. Һәм менә шушы, гадәттә аңа мескен, шапшак һәм ямьсез булып күренгән фәкыйрь карт үзенең кыяфәте белән шаккатырды: аның тыныч йөзе ап-ак, җиткән сакалы юешләнгән, ачык күзләре тыныч кына карый иде. Тирә-яктагылар:
— Ул үлгән, — диделәр. Кемдер шуңа өстәп:
— Хәзер аңа рәхәт инде! — дип куйды.

Симон да батып үлмәкче булды: теге бичараның акчасы булмаган, малайның исә әтисе юк. Ул суга таба якын ук барды да аның ничек итеп акканын карап тора башлады. Җитез балыклар чиста суда рәхәтләнеп уйныйлар, сикереп, су өстендә очып йөргән чебен-черкине эләктерәләр иде. Малай җылаудан туктады да балыкларның хәйләле хәрәкәтләрен күзәтә башлады. Әмма ки, яшенле яңгыр вакытында урнаша торган тынлыктан соң ара-тирә кинәт килеп туа торган өермә агачларны шытырдатып-шытырдатып китеп барган сыман, Симонның да күңеленә әлеге “Мин батып үләргә тиеш, чөнки әтием юк”, дигән фикер әйләнеп килә иде. Үләнне кояш җылыткан. Су өсте көзге кебек ялтырый. Ара-тирә Симон онытылып торды, елап алганнан соң була торганча, оеп-оеп китте, аның, чирәм өстенә сузылып ятып, кояш җылысында йоклап китәсе килде.

Аяк астында бәләкәй генә яшел бака сикергәләп йөри. Симон аны тотып алмакчы булды. Бака шуышып ычкынып китте. Симон аны эзәрлекли башлады, ләкин өч тапкыр кулыннан ычкындырып җибәрде. Ниһаять, ул аны арт аякларыннан эләктереп алды һәм, ычкынырга тырышып тыпырчынганын күреп, көлеп җибәрде. Бу хәл Симонга бер уенчыкны: марш атлаган бәләкәй солдатлар белән бергә аркылы-торкылы куелган ике тактаның хәрәкәтләнүен хәтерләтә иде. Ул өе хакында, әнисе хакында уйлап алды, аңа бик ямансу булып китте дә, ул тагын елап җибәрде. Бөтен гәүдәсе белән калтырана-калтырана тезләнде һәм, йокы алдыннан укыгандагы сыман итеп, дога укый башлады, ләкин ул аны укып бетерә алмады, чөнки күз яшьләре бугазына килеп тыгылды. Ул хәсрәте белән мәшгуль булды, башка берни дә уйламады, тирә-ягында берни күрмәде, елады да елады гына.

Кинәт аның җилкәсенә берәү үзенең авыр кулын салды һәм калын тавыш белән:
— Ни кайгың бар, балакай? — дип сорады.

Симон борылып карады. Аңа таба озын буйлы, кара бөдрә чәчле, кара сакаллы ачык чырайлы бер кеше карап тора иде. Сабый күз яшьләре белән елый-елый:
— Алар мине тукмадылар... чөнки... минем әтием юк... әтием юк... — дип җавап кайтарды.
— Ничек инде, — диде елмаеп әлеге кеше, — һәркемнең әтисе бар инде ул.
Бала, тамагын буып торган сүзләрен көчкә генә әйтеп:
— Ә минем... минем... юк! — диде.

Егетнең чырае җитдиләнде: ул Бланшотга малаен танып алды; бу якларга күптән күченеп килгән булмаса да, ул инде аның турында кайбер нәрсәләр ишеткәләгән иде.
— Елама, балакай, тынычлан, — диде ул. — Әйдә, әниең янына кайтыйк. Без сиңа... әти табарбыз.

Олы кеше бәләкәй кешене җитәкләп алды да, алар китеп бардылар. Әлеге егет елмая иде, кеше сөйләвенә караганда авылда беренче чибәр булган Бланшотта белән танышырга ул каршы түгел иде. Ә бәлки бер тапкыр абынган кыз тагын да абынмасмы, дип уйлады ул.

Алар чиста итеп агартылган, зур булмаган өй янына килеп туктадылар.
— Менә шушында, — диде дә малай: — Әни! — дип кычкырып җибәрде.

Ишектә бер ханым күренде. Һәм әлеге кеше шундук елмаюдан туктады. Озын буйлы, ак чырайлы бу ханымның бернинди дә башбаштаклыкка юл куймаячагын аңлап алды ул. Үзен берсе алдаган өйгә икенче бер ир-атка керүне рөхсәт итмәгәндәй кырыс кыяфәт белән басып тора иде ханым. Егет каушап калды, фуражкасын кулында әвәли-әвәли ул:
— Менә, хуҗабикә, мин сезнең улыгызны озата килдем, ул су буенда адашып йөри иде, — диде.

Симон шунда әнисенең муенына ташланды да:
— Юк, әнием, мин батып үлмәкче идем, чөнки алар мине кыйнадылар... кыйнадылар, чөнки минем әтием юк, — дип еларга тотынды.

Яшь ханымның йөзенә кайнар кызыллык йөгерде: хәсрәтен җаны-тәне белән чигеп, ул баласын күкрәгенә кысты, күзеннән атылып чыккан кайнар яшь бөртекләре яңаклары буйлап тәгәрәде. Тәэсирләнгән егет ничек итеп китәргә белмичә аптырап басып торды. Кинәт Симон аның каршысына йөгереп барып:
— Минем әтием буласыгыз киләме? — дип сорады.

Тынлык урнашты. Бланшоттага коточкыч оят иде: бер сүз дә әйтә алмыйча, ул стенага сөялде һәм кулларын күкрәгенә кысты, бала исә, үзенә җавап бирмәүләрен күреп, болай диде:
— Теләмисез икән, мин төшеп суга батам.
Егет, сүзне уенга борырга теләп, көлде.
— Нишләп инде, мин риза, — диде ул.
— Синең исемең ничек? — дип сорады аннан бала. — Сорасалар, мин ни дип әйтергә икәнен белергә тиеш.
— Филипп, — диде егет.

Симон, бу исемне ныграк истә калдырырга теләгәндәй, бераз эндәшми торды, аннары, тынычлана төшеп, кулын бирде:
— Менә шул, Филипп, син минем әтием буласың, — диде.

Егет, баланы күтәреп алып, ике битеннән кысып үпте дә эре-эре атлап китеп тә барды.

Икенче көнне мәктәптә Симонны мыскыллап каршы алдылар. Ишектән чыккан чакта әлеге малай кичәгечә кыланмакчы иде, таш белән тондыргандай итеп, Симон аның йөзенә атты:— Минем әтием Филипп исемле! — диде.

Төрле яктан хахылдашкан тавышлар яңгырады:
— Филипп? Кайсы Филипп? Каян алдың син аны?

Симон җавап бирмәде. Аның йөрәге аяусыз тибә иде. Ул малайларга өстән аска таба карады һәм, бирелүгә караганда мыскыллауга, кыйналуларга түзәргә әзер иде. Аны укытучының килеп чыгуы гына коткарып калды, һәм ул әнисе янына чапты.

Озын буйлы Филипп дигән егет өч ай буена Бланшотта өе тирәсендә чуалды. Кайчакларда, Бланшотта тәрәзә буенда тегү тегеп утырганда, ул, кыюланып, аңа сүз дә ката иде. Бланшотта һәрвакытта җитди кыяфәт белән әдәплегенә итеп җавап бирә, бервакытта да шаяртмый, өенә керергә чакырмый иде.

Абруеңа тап төшерү генә бик тиз ул, аннан арыну, ай, авыр шул: Бланшотта үзен тыйнак тотса да, аның турында инде тирә-юньдә гайбәт ^ тарата башлаганнар иде.

Симон үзенең яңа әтисен бик яратты, һәм, Филипп эшен бетергәч, алар һәр кичне икәүләп урамда йөри торган булдылар.

Бала бик тырышып укыды, малайлар яныннан үзенең дәрәҗәсен төшермичә генә, бервакытта да аларның мыскыллавына җавап бирмичә генә узып китә торган булды.

Бермәлне, Симонны беренче булып мәсхәрәләгән малай аңа болай диде:
— Син алдашкансың икән, синең бернинди дә Филипп дигән әтиең юк!
— Нишләп? — дип сорады Симон, пошаманга калып.

Үсмер, кулларын уа-уа, сүзен дәвам иттерде:
— Менә шулай, синең әтиең булса, ул синең әниеңнең ире булыр иде.

Дөрес сүз Симонны каушатты, әлбәттә, ләкин ул үз сүзендә торды:
— Барыбер ул минем әтием! — диде.
— Бәлки шулайдыр да, — диде мыскыллап үсмер, — ләкин ул... бөтенләй үк әти түгел сиңа!

Бланшоттаның малае башын түбән иде дә юл буйлап Филиппның эшли торган җиренә — Луазон абзый алачыгына таба китте.

Тимерче алачыгы куе агачлар арасына кереп качкан кебек утыра иде. Анда бик караңгы, тимерче учагының ялкыны гына шәрә беләкле биш тимерченең гәүдәсен яктырта. Алар колак тондыргыч итеп сандалга суга. Ялкын эчендә калган иблисләр кебек, карашларын сандалга төбәгәннәр, сугарга дип чүкечләрен селтәгәндә авыр уйлары да күккә күтәрелә кебек тоела иде аларның.

Симон посып кына тимерче алачыгына керде дә әкрен генә дустының итәгеннән тартты. Филипп борылып карады. Эш туктап калды, тимерчеләр игътибар белән малайны күзәтергә тотындылар. Шулчакны монда урнашкан гадәти булмаган тынлыкта Симонның нечкә тавышы ишетелде:
— Карале, Филипп, Мишода малае әйтә, син бөтенләй үк минем әтием түгел, ди.
— Нишләп? — дип сорады егет.

Бала ихлас беркатлылык белән җавап кайтарды:
— Чөнки син минем әнинең ире түгел.

Берәү дә көлеп җибәрмәде. Филипп, сандалга куелган авыр чүкечен тоткан кулына маңгаен терәгән хәлдә басып торды. Ул уйга калды. Дүрт иптәше дә күзен алмый аңа карап торалар иде. Ә бу пәһлеваннар янында шундый бәләкәй булып тоелган Симон дулкынланып җавап көтте. Шулчакны тимерчеләрнең берсе Филиппка барысының да уйлаган уен әйтте:
— Алай да, Бланшотта әйбәт, әдәпле кыз. Үзе төпле, тырыш кеше. Юньле кешегә ул менә дигән хатын булачак.
— Чынлап та шулай, — дип расладылар калганнары.

Әлеге тимерче сүзен дәвам иттерде.
— Бәхетсезлеккә юлыккан инде, нишләтәсең. Ул аңа әйләнәм дип вәгъдә иткән. Үз вакытында шундый хәлгә юлыккан мөхтәрәм хатыннар азмени?
— Әйе, әйе, — диештеләр тегеләр беравыздан.
— Бичарага ул баланы үстерү җиңел булгандыр дисеңме, ул вакыттан бирле аның күпме кан-яшь түккәнен бер Ходай гына беләдер. Чиркәүдән башка бер җиргә дә йөрми дә бит ул.
— Монысы да хак, — дип расладылар тимерчеләр.

Тимерче учагына ут кабызырга дип өрдергән күрек тавышы гына ишетелә иде. Филипп кинәт кенә Симонга таба иелде:
— Әниеңә әйт, бүген кич мин аның белән сөйләшергә киләм, — диде.

Ул малайны ипләп кенә ишеккә таба этеп җибәрде дә эшенә тотынды.

Биш чүкеч бердәй булып сандалга төште. Шундый көчле, гайрәтле биш тимерче, күтәренке күңел белән, канәгатьләнү хисе кичерә-кичерә төнгә кадәр тимер чүкеде. Бәйрәм көнне баш кыңгырау, үзенең тавышы белән башкаларныкын басып киткән кебек, Филипп чүкече дә, башкалар-ныкыннан өскә чыга-чыга, секунд саен гөрселдәп сандалга барып төшә иде. Филиппның күзе ут булып янды, ул очкыннар көлтәсе эчендә ләззәтләнеп чүкеде.

Филипп Бланшоттаның ишеген шакыганда инде күк йөзен йолдызлар каплаган иде. Аның өстендә якшәмбе көннәрендә генә кия торган блуза, чиста күлмәк, сакалын да кырып җибәргән. Яшь ханым ишектә күренде, үпкә белән ул Филиппка болай диде:
— Болай соң килеп йөрү килешми бит инде, Филипп әфәнде!

Филипп җавап бирмәкче булган иде, уңайсызланып, мыңгырдап кына куйды.
— Сез мине аңларга тиеш, — дип дәвам иттерде ханым сүзен, — үзем турында гайбәт сөйләүләрен теләмим мин.

Филипп кинәт кенә әйтеп ташлады:
— Сез минем хатыным булырга риза икән, монда кемнең ни эше бар?

Җавап булмады, караңгы бүлмә уртасында кемдер егылып киткәндәй тавыш ишетелде. Филипп тиз генә өйгә килеп керде, һәм караватында яткан Симонга үпкән тавыш белән әнисенең ишетелер-ишетелмәс кенә әйтелгән берничә сүзе килеп иреште. Аннары гайрәтле куллар Симонны күтәреп алды, үзенең көчле кочагына кысып дусты аңа кычкырды:
— Үзеңнең иптәшләреңә әйт анда — минем әтием тимерче Филипп Реми диген, һәм мин, сине рәнҗетергә базган һәркемнең колагын борырмын, дип әйтте диген.

Икенче көнне, малайлар мәктәпкә җыелгач, дәрес башланыр алдыннан кечкенә Симон урыныннан торып басты; аның агарынган иреннәре дерелди иде.
— Минем әтием — тимерче Филипп Реми, — диде бала яңгыравыклы тавыш белән, — һәм ул мине рәнҗетергә теләгән һәркемнең колагын борырга вәгъдә итте.

Бу юлы берәү дә көлмәде, — тимерче Филипп Ремины барысы да белә иде: бу — һәркем дә горурлана алырлык әти иде.

Саимә ИБРАҺИМОВА тәрҗемәсе.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар