Логотип
Проза

Саваплы булу җиңелме?

Әллә җәй җиткәнгә, әллә бәйрәм көн булганга, мунчада кеше күп түгел иде. Күп булса унлап карчык-корчык бик тырышып, сихәт өмет итеп юыну белән мәшгуль. Яшь-җилкенчәк бик күренми. Пешеренә-төшеренә, кунакка йөрешә, кунак сыйлый торган көн бит. Кемдер кояшлы көннең кадерен белеп, саф һава сулап йөридер. Кыш буе һәр якшәмбене без йөри торган Эльфа»да күз күргән, «стажлы» мунча яратучылар шактый була иде. Шуларның берсе, яшьрәге: 

– Озак күренмәдегез? Авырмыйсыздыр бит, – дип сүз кушты. 

– Рамазан ае иде бит, – дидем, сүзне озайтасы килмичә. 

– Уразада идегезмени? Шөкер, мин дә тырыштым быел. Мунчаны да калдырасы килми. Шәүвәл аенда калдырганнарын тутырырга ниятләп торам. 

– Кемнең аркасын уасы бар? Кайсыгыздан башлыйм? 

Мондый җирдә чиратлап бер-береңнең аркасын ышку (бездә аны нәкъ менә шулай – ышку, диләр), гадәти хәл. Чит кешене сабын, мунчала белән һәйбәтләп юуу шактый көч һәм осталык сорый торган хезмәт ул Тәкъдим сәер тоелдымы, юынудан туктап, гаҗәпләнеп торучылар булды. Шунысы да бар, көр тавышлы бу апа барыбызга караганда да өлкәнрәк күренә иде. Сиксәннән дә ким түгел яше, дип уйлап куйдым да парда изрәп чабынырга кереп киттем. Мин чыкканда апабыз арка шәрифләре саллы күренгән юан хатынны үҗәтләнеп, массаж ясаган хәрәкәтләр белән уа иде. Аның тагын кемнәрнеңдер аркасын уганын күреп, тәмам аптырадым. Үзе кайчан юына икән ул? Хәер, душта тәфсилләп юынганы күземә чалынды. Каен себеркесе белән җилләнеп берничә кат чабынгач, җитәр, булгандыр, дип чыгып китәргә торганда Апакай минем яныма ук килеп басты. 

– Сине генә калдырып булмас, кая мунчалаң? 

– Юк, кирәкми! Рәхмәт, мин юындым инде. 

– Рәхмәте соңыннан, мунчадан чыккач. Рәхмәтне монда әйтәсе түгел. Аны гына беләсеңдер. Кая, китер мунчалаңны дим мин сиңа. 

Карышып торуны файдасызга санап юыну әсбапларына ымладым. Әл-лә-лә! Көч тә бар икән үзендә! Арка ышку буенча чемпион булыр иде бу апа, әгәр шундый ярыш үткәрелсә. Иң шәп массажистың да бу кадәр булдыра алмас. 

Тагын чабынып, әлсерәп, хәл алырга киенү-чишенү бүлмәсенә чыктым. Бәйрәм уңаеннан өстәлдә самовар кайнап утыра, пакетлы чәй, шикәр, конфет, стаканнар куйганнар. «Сыйлыйлар бүген безне, рәхим ит!» – дип бер рәхимлесе чәй ясап, яныма ук китереп куйды. Ә уемда – Апакай. Бөтенебезнең аркасын ышкырлык көч каян килә аңа? Үзен караучы-тәрбияләүче булдымы? 

Ә ул инде коенып ята. «Әнә теге апаң ышкыды. Ике кат!» – диде балкып. 

– Ничә яшь соң сезгә? – дип сорыйсы иттем киенергә чыккач. – Ардыгыз... 

– Яшем зур инде. Килүен дә ерактан – Болгар мәчете яныннан ук йөрим. Ару нәрсә ул? Савабы күп... Берәүнең аркасын юу бер үлек юган савапка тиң! 

Җавап сәер, әмма гыйбрәтле иде. Чыккач, Ходайның рәхмәте яусын, дип Хәлиулла кызы Солтания апага рәхмәт әйтәсе генә калды. Аңа 79 яшь икән. 

Савап – зур сүз шул. Оныкларыма да аңлатасым килә. Автобуста буш урын булса да утыру ягын карамый алар. Карт кеше, балалы хатын керсә, торып урын бирәсе була, янәсе. Ә син утыр, кирәк икән, сикереп тор! Кеше рәхмәт әйтсә, мең бәладан коткара бер рәхмәт, дим. Колакларына киртлиләрме, юкмы, белгән юк. Саваплы эш эшләргә соң түгел. Садака бирерлек акчаң булмаса, ачык йөз күрсәтеп елмай, бәлки, савап язылыр, дия иде әбекәй. Аксубайлы Солтания апа кебек игелекле апалар аз түгелдер дә – гаҗәпләндерде, сокландырды ул мине. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мунчада арка ышку, бкр караганда, гади генә гамәл тиешле гамәл сыман. Бик тырышкарда хәзерге теге озын итеп бәйләнгән мунчала белән үзең дә бик яхшы юып була. Ә юк икән бит. .. Шундый ярдәмчеллек сыйфаты адәм баласында тәрбияләнсен өчен борынгылар әнә нәрсә уйлап тапканнар. Ярдәм итсәң - савап әшлисең! Савапның да ниндие! Теге дөньяда да булыша торганы! Әфәрин!

    Хәзер укыйлар