Логотип
Проза

Сакламаган сөю китә 

(хикәя) 

 

 

       Азык-төлек тулы сумкасын күтәргән Флүрә кибеттән чыгышлый элекке күршесе  Ләләне очратты. Бизәнгән-төзәнгән, бәйрәмчә киенгән Ләлә  кемнедер көтә иде ахры,  Флүрә белән сөйләшкән арада кибет ишегенә борылып-борылып карады.  “Иреңне көтәсеңме?” – сүз юктан сүз булсын өчен генә сорыйсы  итте Флүрә.  “Юк, көтмим инде Мәҗитне...” − ничектер икеле-микеле генә җаваплады Ләлә. Флүрә артык төпченмәде, аңа  Ләлә кемне көтсә дә барыбер. Хәл-әхвәл сорашмый  китеп баруы гына  уңайсыз.  Бер-берсен күптән белгән ике хатын  тормыш яңалыклары хакында сөйләшеп торганда  кибет ишегеннән  Флүрәгә таныш булмаган ир чыкты да алар янына якынлашты.  Флүрә белән баш кагып  кына  исәнләшкәч,  Ләләгә кулындагы  сумкасын ачып күрсәтте дә сорады: “Барысы да җитәрлек булдымы?” Ләлә  эшлекле кыяфәт белән  сумканы актарды да, теге-бу җитми, дип, ирне тагын кибеткә кертеп җибәрде. Флүрә берни сорамаса да, Ләлә  үзе аңлатасы итте: “Без бит Мәҗит белән бер фатирда яшәсәк тә, һәркайсыбызның да үз тормышы.  Ул үзенчә яши, мин – үземчә.  Бергәбез дә, бергә дә түгел. Аерылышырга да уйлаган идек тә,  ике бүлмәле фатирны  ничек бүлмәк кирәк?” Флүрә моңа  «ә» дә, «йә» дә димәде. Аңа бик тә  моңсу булып китте.  Кеше тормышы – укылмаган китап.  Ул китапның тышы бик матур булса да, эчендә ниләр генә юк.  Кешенекен түгел, үз тормышыңны аңлап булмаган чаклар була.   Менә бит заманында иң матур, иң бәхетле  саналган гаилә дә таркалган.  Өенә  кайтканда да, фатир  бусагасын атлап кергәч тә Флүрә Ләлә турындагы уйларыннан озак кына арына алмады...            

       Флүрә белән Ләлә тулай торакта күрше бүлмәләрдә яшәде. Икесенең дә ирләре, икешәр балалары бар. Флүрә ике кыз, Ләлә ике малай үстерә.  Бергә уйнаган балаларына карап, бер-берсенә сез безгә ике  килен, без сезгә  ике кияү үстерәбез, дип  шаярыштылар. Ипи, тоз  җитмәгәндә ике күрше бер-берсенә керделәр.  Мәҗит белән  Расих ял көннәрендә бергә балыкка йөрделәр.  Бәләкәй генә бүлмәдә  яшәсәләр дә, бәхетле иде ике гаилә. Урамда  култыклашып та, җитәкләшеп кенә йөргән Ләлә белән Мәҗитне күреп,  Флүрә аларның мәхәббәтенә көнләшеп тә  куйгалады.  Күршеләренә карап, Расихы аны ул хәтле үк яратмый  кебек  тоелган чаклары да булды. Флүрә урамда ирен  җитәкләп алган чакта да тегесе кулын тартып алды, кешедән уңайсызланды. Ә Ләлә белән Мәҗит сөюләрен беркемнән дә  яшермәде, киресенчә, күрегез, бер-беребезне ничек яратабыз, дигән төсле яшәделәр. Флүрә генә түгел, күпләр дә  бу матур парга кызыгып та, сокланып  та карадылар. Икесе дә төз, зифа буйлы, күркәм  чырайлы.  Икесе дә телгә дә, җыр-биюгә дә  оста.  Шундый да пар килгән ир белән хатын әйтерсең лә бер-берсе өчен генә  яратылган.  Күпме аралашсалар да, Флүрә  аларның ачуланышканын  күрмәде. Тулай торакта берничә ел яшәгәч, Мәҗит, төзелештә эшләп, аннан фатир ала алды.  Яңа фатирны котларга ярты тулай торак халкы җыелды. Тулай торакның кысан куышыннан  соң ике бүлмәле фатирлары барысына да хан сарае булып күренде. Ләлә дә, Мәҗит тә бик тә, бик тә бәхетле иде ул чакта. Тагын берничә елдан Флүрә белән Расих та фатир алу бәхетенә ирештеләр һәм, дөнья мәшәкатьләренә чумып, элекке күршеләре белән элемтәләре өзелде диярлек.     

       Ләлә белән бүгенге очрашу Флүрәнең тәмам кәефен кырды. Тулай торак күршеләре белән еш күрешмәсәләр дә, Флүрә белә иде –  Ләлә белән Мәҗит бергәләр, элеккечә аңлашып яшиләр, балалар үстерәләр. Алар өчен күңеле шат иде.  Кайчандыр  күпләргә үрнәк булган сокланырлык  парның бүген  икесе ике тормыш алып баруын, уртак сукмаклары аерылуын  күңел кабул итми,  ышанасы килми.  Тулай торакның кысан гына бүлмәсендә, муллык-байлыкның исе дә булмаган чакта алар нинди бәхетле иде. Фатирлы-машиналы   булгач, тормышларына муллык килгәч, дөньялары түгәрәкләнгәч,  әллә кая киткән аларның бәхетләре.  Киресенчә, бәхетебез артты, дип сөенеп  яшисе дә яшисе иде бит. Китәсе булса, мәхәббәт фатирга да, байлыкка да карамый ахры. Шактый  еллар элек  Флүрә дә, бик күпләр дә бу искиткеч  матур парга карап кызыккан, аларга охшарга тырышкан иде, ә хәзер икесе ике ярда калган парны  кызганырга гына кала.   

         Ләлә бүген  бәхетсез күренмәсә дә,  элеккечә чибәр-чая булса  да,  чын-чынлап бәхетлеме икән соң?  Кайчандыр бик сөекле  булган иреңнең  читтә үз тормышы барлыгын белеп яшәү газаплы түгелме икән?  Әз генә дә көнләмиме икән, йөрәге сызламыймы икән? Мәҗите дә үзенең  “дублеры” барлыгын белми түгелдер. Кибет янындагы ир яшь, чибәр, дәртле  күренә, тик ул Ләләгә Мәҗитне алыштыра аламы икән? Флүрә Расихын  башка хатын янына тыныч кына чыгарып җибәрә алыр идеме? Юк! Йөз кат юк! Җиңенә, аягына асылыныр иде, юлына аркылы   барып ятар иде, ә җибәрмәс иде! Чөнки Расих аныкы! Бары аныкы гына!  Шушы кап корсаклы, җирән чәчле ир бөтен кимчелекләре, бөтен яхшы яклары белән аныкы гына.  Расихыннан башка ир-ат белән  очрашу түгел, кемдер хакында уйлау да мөмкин түгел Флүрә өчен.  Иреннән мең кат чибәррәк, булдыклырак, яхшырак булсын – барыбер аңа беркем дә кирәкми.  Ир белән хатынның арасы да гел генә ал да гөл түгел. Пыр тузып әйтешкән чаклары да була.  Расихының  холкына Флүрә яши-яши өйрәнде. Ярый әле ире  озак-озак үпкә тотып йөри белми. Олыгая барган саен, Флүрә дә иренең җаена торырга тырыша. Тормыш булгач төрлесе булды, шулай да Расихы белән язмышын бәйләгәнгә бер кат та үкенгәне булмады Флүрәнең. Кайнар мәхәббәт сүзләрен еш ишетмәгәнгәме, ире аны ул теләгәнчә көчле итеп  яратмый кебек тоела иде.  Тик Флүрә ялгышканын аңлады –  ярата аны Расихы, үзенчә ярата. Башкаларга охшарга тырышып түгел, ә үзенчә!  Кешегә күрсәтеп, күргәзмәгә куеп  түгел, икесе белерлек  итеп кенә... Аннары бит ир белән хатын арасындагы якынлык күбрәк хатын-кыздан тора. Хәләл җефетең әллә кайда наз эзләмәсен дисәң,  жәлләмә аны  ирең өчен. Кәефең ничек начар булса да, ул кайтканда елмаеп каршы ал. Ирләрнең дә тормышы җиңел түгел. Хатыны икәнсең,  аны авырайтырга түгел, ә җиңеләйтергә тиешсең.  Өендә үзен кирәкле, сөекле итеп  тойган ир читтә тагын ни эзләсен. Ә Ләлә белән Мәҗит өзелеп  яратышып та бер-берсен ничек  ятларга биргәннәр?! Ни булган аларның арасында?  Ник  сөюләре өчен көрәшмәгәннәр, ник сакламаганнар? Араларына читләр керүе белән ничек  килешкәннәр? Берәүгә иреңне яки хатыныңны бирү – ярты йөрәгеңне кисеп бирү белән бер бит ул. Ничек яшиләр алар бер өйдә? Фатир бүлә алмаганлыктан гына, чарасыздан гына бер түбә астында бергә яшәү чит-ятларга әйләнгән ир белән хатын өчен газап кына түгелме соң?  Читтә назланып кайтып, бер-берсенең күзенә карый алалармы икән? Ул назның рәхәтеннән бигрәк ачысы күбрәк түгелме? Ә үсеп беткән балалары, олыгайган ата-аналары  алдында ни тоялар?  Парлы ялгызлар диләр, Ләлә белән Мәҗит буламы икәнни бахыр парлы ялгызлар? Күпме уйланса да, Флүрә уйларының очына чыга алмады, сорауларына җавап таба алмады. Нигәдер ул бүген  үзен алдангандай тойды.  Аңа бу кичтә бик тә моңсу иде.  

        Уйлана-уйлана аш-су әзерләгән арада ире дә эштән кайтып керде. Ярты көн  эчендә ирен  ярты ел күрмәгәндәй  сагынганлыгын аңлады  Флүрә. Ләлә белән Мәҗит тормышы аны уйланырга мәҗбүр итте. Үз язмышына икенче күзлектән чыгып карарга мөмкинчелек бирде.  Кайвакыт,  чагыштырмый торып, үз бәхетеңә сукыр буласың. Килеп керү белән хатынының  соңгы арада булмаганча  үзенә  килеп сыенуына, кайттыңмы, җаным, дип кайнар пышылдавына  гаҗәпсенеп, Расих беразга тынып калды. Аннары, чырае яктырып китеп, хатынын күкрәгенә кысты: “Кайттым, карчыгым...”           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар