Логотип
Проза

Әрәмәдә карама

Көне-көне белән бик тыгызга, кайбер көннәрне исә бераз иркенләбрәк утырырга туры килсә дә, узасы вакыт барыбер уза, тәмамланасы эш көне барыбер тәмамлана. Әнә, өйгә җыена башларга да ярый икән инде. Каршы стенадагы сәгать телләре кичке алтыга якынлашып килә. Алай да кинәт кенә торып чыгып китеп булмый әле. Чөнки башкалар вакыт җиденчегә авышкач кына урыннарыннан кузгалалар. Хәер, ялгызакларга нигә һәм кая ашыгырга соң? Дөресен әйткәндә, Рәхим үзе дә өенә кайтырга бик ашыгып тормый. Шуңа күрә ул үзе белән бер бүлмәдә утырган кызларга сүз кушарга булды. Ай ярым элек кенә кулларына диплом алып, олы тормыш юлына “аяк баскан” бу ике кызның күңел кылларын күптән тартып карарга уйлаганлыктан, бер үк сорауны бирде ул ал арга.

— Кызлар, сез менә кияүгә чыгу турында уйламый калмыйсыздыр. Әйтегез әле, кияүгә чыккан кешегез сезнең өчен ир булачакмы, әллә тормыш иптәшеме?

Кызлар бу сорауга җавап бирергә әзер түгел иделәрме, әллә тормыш кору турында чын-чынлап уйланганнары ь булмаганмы, бертын сүзсез тордылар. Шуннан соң гына Ландыш исемлесе:

— Ир дә, тормыш иптәше дә булуын телим, — диде.

Риммасы уйчан гына:

— Ир итеп күрәсем килә, — дип куйды.


Ир нәрсә дә чир нәрсә дигәндәй, чын тормышны китаптан гына укып белгән бу кызларның җавабы Рәхимне гаҗәпләндермәде. Дөресрәге, ул аларга бу сорауны сүз башлау өчен генә биргән иде. Шуңа күрә сорашуын дәвам итәргә булды.

— Гаилә корырга исәп юкмы соң? Укуыгыз тәмамланды, эшкә урнаштыгыз инде. Кем әйтмешли, дипломлы булдыгыз. Хәзер кияүгә чыксагыз, балалар табып, аларны баксагыз да була инде.

— Һи-и, әйттең сүз, бала багып кем рәхәт күргән?!

— Әле үзем өчен бер тамчы да яшәмәдем. Эшләп, өс-башларымны рәткә китерим, аннан соң күз күрер.


Бу җавапларның беренчесе Ландышныкы, икенчесе Римманыкы иде. Сүз моннан соң да шул тәртиптә барды.

— Ә ничә яшьләрдә кияүгә чыгуны кулай күрәсез инде?

— Бер утызларда чыксаң — шул җиткән.

— Минем бер туганым утыз алтыда чыкты. Барыбер рәтләп тора алганнары юк. Ничә барсаң да ызгыш-талаш, талаш та сугыш...

Римма биргән җавап Рәхимне гаҗәпләндереп кенә калмады, сискәндереп үк җибәрде. Ни өчен дигәндә, ул үзе нәкъ менә утыз алты яшьлек кызга өйләнде. Аның тормышы нәкъ менә талаш илә ызгыштан, вакыты-вакыты белән ызгыш илә сугыштан гыйбарәт. Юк, ул үзе хатын-кызга кул күтәрү яклы түгел. Ә менә атна-ун көн генә элек бер тапкыр һәм берәгәйле итеп тондырды ул хатынына. Юк, башлап үзе түгел, башлап хатыны сукты аңа.


Эштән бераз соңрак калып кайтып кергән иде ул. Тегесе мыр-мыр килә, Рәхим адресына төрле ямьсез сүзләр ыргыта, юлына эләккән әйберләрне типкәләштереп җибәрергә дә өлгерә. Кичке аш турында сүз чыгармас борын ук:

— Әнә, күтләкләрең ашатсын. Мин сиңа ялчы түгел. Моннан соң үзең пешереп ашарсың. Күлмәк-ыштаннарыңны да үзең юарсың. Синең хезмәт хакың үзеңә генә җитә, хәшәрәт. Син җүнле ир булсаң, башка ирләр кебек акча таба белер, идең... — дип китте тезеп, китте тезеп, теле телгә йокмый хатынның.




Чыдасаң чыда, чыдамасаң юк. “Хәшәрәт”ен дә калдырмады, “адәм актыгы”, “сөйрәлчек” тамгаларын да читләтеп үтмәде. Ваннага үткәндә андагы ләгәннәргә, кер юу машинасына да эләкте. Хәтта крандагы су да башка көннәргә караганда тавышын көчлерәк чыгарып акты.




Рәхимгә кул юарга кирәк иде. Кара эштә эшләмәсә дә, төрле кешеләр белән күрешкәч, теге яки бу нәрсәне тота торгач, хәтта болай гына да кулны юмыйча булмый бит инде. Шуңа күрә ул ванналарына таба атлады һәм хатынына:

— Бәлки, туктарсың, ә-ә?! Җиткәндер инде, күпме шауларга, күпме пычрак сүзләр әйтергә була? — дип, эчкә узмакчы булды. Шулчак кинәт хатыны аның сулъяк чигәсенә китереп сукмасынмы?



Төрле әшәке сүзләрдән болай да гаҗиз булган, кирәк-кирәкмәгәнгә тавыш куптарган, иң аянычы — нахакка пычрак сүзләр әйтүдән тартынмаган хатынның инде китереп сугуына Рәхим түзмәде, уң кулын төйнәлгән йодрыкка әйләндереп, боксчыларга хас тизлек белән чәчбикәсенең чигә сөягенә берне “сылады”. Дөресрәге, сылаганын сизми дә калды.

Хатыны, җансыз капчык сыман, ванна кырыена ауды. Балалары йөгерешеп килгәндә, Рәхим, әниләрен күтәреп алып, олы якка — диван-караватка таба атлый иде инде...



Ыңгырашкандай итеп, кулы белән түшәмгә таба ымлап, иртәнгә кадәр ятты хатыны. Ирлек горурлыгының пычрануы өстенә хатын-кыз сугудан гарьләнү хисе кичергән Рәхим хатынына башта үпкәле-ачулы иде. Әмма ул бераздан бу хисләрдән арына башлады, хатынының ыңгырашып сүз әйтә алмый, кулы белән генә ымлавы, ишарәләр ясап азаплануы Рәхимдә хатынына карата кызгану хисе уятты. Бу минутларда ул әллә ашыгыч ярдәм машинасы чакырыргамы, дип уйлый башлады. Аның бу ниятен аңлаган кызы белән улы елап ук җибәрделәр.

— Беркая да барма, шылтыратма! Әнине алып китәрләр. Безнең әнисез каласыбыз килми, — дип, Рәхимгә килеп үк сарылдылар.


Утыз алты яшьлек кызга өйләнгәндә Рәхимнең үз яше дә шактый иде инде. Төгәлрәк әйткәндә, ул хатыныннан унбер елга алданрак дөньяга килгән иде.


Соңлаган никахтан туган балаларның өлкән дигәне — ун, аннан кечесе сигез яшьлек кенә булганлыктан, Рәхим үзенә сырышкан балаларын җиңел генә читкә этәреп, урамга — телефон куелган урынга чыгып китә алмады.


Аннан соң... хатынының хәле, чыннан да, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырлык хәлдәме соң?! Монысын да уйламый булдыра алмады ул. Чөнки бергә гомер иткән унбер ел эчендә Сәмига, ким дигәндә, якты дөнья белән унбиш-егерме тапкыр бәхилләшергә азаплангандыр инде. Бераз гына эче авыртамы яки биле тоткандай итәме: “Мине фәлән җиргә күмәрсез”, — дип, “васыятен” әйтә башлый.


Бу юлы да шулайрак килеп чыкты. Рәхим боксерларча төртеп алганда тешләнгән телен искә алмаганда, зурдан кубып борчылырлык нәрсә юк иде. Моның шулай икәнлеге бик тиз аңлашылды.

Рәхим эшкә җыенган арада әшәке-пычрак сүзләр ыргытырга көйләнгән, ясалма тешләрдән генә диярлек торган “автомат” авыз тагын “ата” башлады. Шул “ядрәләр” шаукымында ишекне ничек ябып чыгып киткәнен дә сизми калды Рәхим. Хатыны белән яңадан эләгешәсе, җирәнгеч дәрәҗәдәге әшәке сүзләрен ишетәсе килми иде аның.


Рәхим шактый ишле гаиләдә үсте. Сигез баланың җиденчесе иде ул. Әти-әнисенең ызгышканын, бер-берсенә авыр сүзләр әйтешеп тәмсезләшүен күрми үскәнгәме “кабахәт”, “сөйрәлчек”, “хәшәрәт” кебек сүзләрне ишетү түгел, аларның нинди мәгънәдә кулланылганын да белми иде ул. Ә менә хәзер шул сүзләрне үз колагы белән, үз исеменә карата ишетә. Сирәк-мирәк кенә түгел, көн саен диярлек ишетә. Ишеткән саен Сәмигасыннан ерагая гына бара. Чөнки аңа карата әйтелгән шул сыйфатларның анда берсе генә, тырнак очы кадәресе генә булса да, үзендә булырга тиештер бит дип уйлый ул.


Хатыны аңа еш кына “сөйрәлчек”, ди. Ягъни хатын-кыз итәге күрсә, аннан калмаска тырышучы булып чыга торгандыр инде. Өйләнгәннән бирле башка хатын-кызга күзе дә төшкәне юк бит Рәхимнең. Ә инде кайдадыр, кемгәдер, күпмедер дәрәҗәдә игътибар итә икән, монда аның нинди гаебе бар? Адәм баласына күз ни өчен бирелгән соң? Йә Хода, хатынының шундый пычрак сүзләрен ишетмәс өчен, уклау таягы йоткан кеше кебек, иелми-бөгелми, як-якка карамый йөрергә, сиңа кемдер мөрәҗәгать иткәндә дә җавап бирмәскә тиешмени ул?!

Инде дә килеп, болары тормыш күренешенә бәйле нәрсәләр булсын, ди. Мәсьәләнең икенче ягы — һөнәр дигән ягы да бар бит әле. Юкка гына архитекторлар хәзерли торган уку йортын тәмамладымыни Рәхим? Тезелеп киткән йортларны, сырлап-бизәп ясалган өслекләрне, капка баганаларына куелган ат, әтәч, як-якка нурын чәчеп торучы кояш һәм башка шундый рәсемнәрне бала чагыннан ук үзенә бертөрле кызыксыну белән рәхәтләнеп күзәтә, шуларга озаклап карап торырга ярата иде ул.

Рәхим менә унбер ел инде хатыны Сәмига белән иза чигә, аның бу кадәрле дә ачы телле булуының сәбәбенә төшенә алмыйча изалана. Әллә аерылыргамы соң? Бу фикер дә килми калмый аның башына. Әмма ике баласының — ульи белән кызының әле бик кечкенә булуын, бу болгавыр заманда түгел, рәтлерәк тормышта да аларның ата ярдәменнән башка яши алмауларын, шуның өстенә балаларының үзенә карата биктә яхшы мөнәсәбәттә икәнен күреп-тоеп торгач, ата кеше бу уеннан кире кайта.

Сәмигасы тарафыннан аңа карата әйтелгән нахак сүзләрнең асылында, төбендә нәрсә ятканын бүгенге көнгә кадәр төшенеп җитмәсә дә, әтисез үскән балаларның ниндирәк булачагын күз алдына китерә ул.

Шулай бервакыт чираттагы командировкасына баргач, кичке якта — мал-туарлар көтүдән кайткан мәлдә бүрәнә өстенә утырып, бер авыл агае белән сөйләшеп торган иде ул. Һәр сыер, һәр сарык, һәр кәҗә дигәндәй чаба-чаба кайта да үзләренең капкаларыннан эчкә, ишегалдына кереп китә. Ә менә дүрт-биш сарыктан торган бер төркем бер капка төбеннән икенчесенә күчә-күчә йөри, капкадан эчкә үтү турында уйлап та карамый. Шушы күренешне күзәтеп торган абзый Рәхимгә:

— Колхоз сарыклары болар, энем. Хуҗалары булмагач адашып йөриләр, — дигән иде. — Авыл көтүенә дә адашып кушылганнар алар. Атасыз бала да менә шулай, кая барырга, ни эшләргә белми гомеренең иң матур елларын бәрелеп-сугылып үткәрә. Җан иясенең барыр юлы анык булырга тиеш. Балага бу юлны ата кеше күрсәтә. Чөнки ата кеше башкалар белән күп аралаша, аның дус-ишләре күп була...

Менә сиңа мә! Иң гади мисалда тормышның нинди олы фәлсәфәсе ярылып ята икән! Әнә шул фәлсәфә Рәхимнең күңеленә уелып калды. Пычрак сүзләр ишетүдән гарык чакларда башына килгән аерылу турындагы уйны әнә шул абзый әйткән сүзләр куып җибәрә дә инде.

Шулай да хатын-кызлар бер-берсеннән нишләп бик нык аерылалар икән? Хәтта президентлары, премьер-министрлары хатын-кыз булган илләр бар бит. Зур гыйльми дәрәҗәгә ирешкәннәре дә җитәрлек. Спорт, сәнгать өлкәсендә йолдызга әйләнгәннәр күпме?! Ярый, барлык хатын-кызлар шундый биеклеккә ирешмәсеннәр дә, ди. Ә бит гап-гадиләре, иргә бер дигән хатын булып торганнары азмыни? Күгәрченнәр кебек гөрләшеп торган гаиләләр дә аз түгел бит. Әнә аның яшьтән үк бергә уйнап үскән дусты Наилне генә алыйк. Ничә барып керсәң дә, хатыны: “Әтисе, моны болайрак эшләсәк ничек булыр икән, тегене тегеләйрәк итсәк ничек килеп чыгар икән?” — дип кенә тора. Ә бит Наил дә, Рәхим кебек үк, акчаны әлләни каерып алмый.

Акчаны күп итеп табу-тапмау ягына килгәндә исә, җәмгыяте нинди — кешеләре, алар ала торган хезмәт хакы шундый булып чыга түгелме соң?

Рәхимнең балачагы, үсмер еллары социализм төзегән, балигъ булып эшли башлаган чагы “нык алга киткән социализм” елларына туры килде. Байлыкка кызыкмаска, бөтен аңлы гомереңне халыкка хезмәт итү өчен багышларга өйрәттеләр аларны. Җәмгыятьтә барлык кешеләр дә тигез яшәргә тиеш, социализмда да, коммунизмда да халык байларга, ярлыларга аерылмый, һәркем сәләтеннән чыгып эшләячәк, хаҗәтеннән — ихтыяҗыннан чыгып җәмәгать байлыгын кулланачак, дип аңлаттылар. Баксаң-күрсәң, болар бар да сүз генә булып калды. Хәер, социализмның күбрәк сүздә генә булуын Рәхим ул вакытта да аңлады кебек. Ит, май, колбасадай ризыклар талонга гына сатылды. Хәтта вакыт-вакыт бәрәңгегә дә талон бирәләр иде. Дөрес, ул вакытта да “кемнең кулында — шуның авызында” дигән принцип белән яшәүчеләр юк түгел иде. Рәхимнең марҗага өйләнгән бер танышы район партия комитетының икенче секретаре дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның айлык хезмәт хакы 340, Рәхимнеке 140 сум иде. Шуңа күрә Рәхимгә өстәмә эш табарга, ял көннәре хисабына, еллык отпуск бәрабәренә Казан тирәсендәге районнарда эшләп алырга туры килә иде. Аның бу хәлен күреп-сизеп торган шул секретарь бер очрашу вакытында: “Болай газапланма, партия эшенә күч, мин сине үзебезнең районга КПСС райкомы инструкторы постына тәкъдим итәм. Шуннан үсеп китәрсең. Инструктор эше — кешене сыный торган урын гына ул”, — диде.

Озак уйланды ул вакытта Рәхим. Яшьтән үк архитектор булырга хыялланды. Шуның өчен дә Казан төзүче-архитекторлар хәзерли торган, аның да архитектура факультетына керде бит ул. Аны тәмамлагач, инде менә унике ел буе зур-зур биналар төзүдә катнаша, башка шәһәрләрдә, хәтта чит илдә күреп кайткан үзгә алымнарны проектка кертергә тырыша. Дөрес, чит илдә дигәнен алай зурдан кубып сөйләрлек түгел. Бер генә тапкыр, анда да социалистик илләр бердәмлеге исемлегендә йөргән Венгриядә генә булды ул. Әмма күңел күзе белән карап йөргәч, матур, төрле бизәкләр белән салынган йортларны, замокларны аз күрмәде ул анда.

Бөтен күңелен, бөтен барлыгын архитектура өлкәсенә багышлавы аркасында таныш секретареның тәкъдименнән дә баш тартырга туры килде аңа. Хәер, партия эшенә күчкән булса да, үсү, әйтик, теге танышы кебек район күләмендә мәртәбәле урын алуы икеле иде Рәхимнең. Чөнки, кем әйтмешли, аның өчен тумаган. Оештыру сәләтенә ия булудан тыш, икенче бер “сәләт”, ягъни өстән кушканны карусыз үтәү, урыны һәм вакыты белән ялагайлану, хәтта әрсезләнү, башкарган эшне күпертеп күрсәтү кебегрәк сыйфатлар зарур җитәкче булган кешегә... Сүздә бөтен нәрсә өчен җаваплы саналган, асылда ни файдалы, ни зарарлы гамәл өчен бернинди җавап тотмаган партиядә үз урыныңны алу өчен болар бик тә мөһим...


Үткәнен, үзенең тормыш юлын искә төшерә-төшерә ачынып уйлануы, дөресрәге, шулай эшләргә мәҗбүр булганга күңелендә туган авыр хисләр эш урынына барып кергәнче озата барды аны. Ә бит өйләнгәнче хатыны бөтенләй икенче кеше, хәтта бергә кушылгач та (балалары туганчы) Сәмига каршы әйтү түгел, кем әйтмешли, шылт та итми иде: Рәхим юлында очраган йортларга, аларның төзелеш шәкелләренә карап, хозурланып, күңеленә ләззәт алып, рәхәтләнеп йөри ала иде.

Кабул итү бүлмәсендә утыручы сәркатип кыз, Рәхим эш өстәле янына утыруга ук:

— Сезне директор сорады, килү белән үзе янына керергә кушты, — дип кереп әйтте.

Күңеле күтәрелеп, дөньясы түгәрәкләнгәндәй сөенеп чыкты Рәхим хуҗа кабинетыннан. Әйе, күңеленә хуш килердәй хәбәр ирештерде аңа директоры: Санкт-Петербургта архитекторлар киңәшмәсендә катнашырга, хәтта анда чыгыш ясарга тиеш икән ул!

Икенче көнне кичке якта “Татарстан” поездында иде инде ул. Купедагылар белән дә бик тиз танышты: юлдашларының берсе — медицина, икенчесе фәлсәфә фәннәре докторы булып чыкты. Мәскәүгә, үзләренең фәннәренә мөнәсәбәтле рәвештә уздырыла торган киңәшмәләргә баралар икән алар да.

Баштарак бу галимнәр алдында тартыныбрак, үзен алардан түбәнрәк хис итеп сүзсез барган иде. Ләкин нәкъ менә: “Кеше белемне никадәр күбрәк, тәрбияне никадәр яхшырак алган булса, үзен шулкадәр гадирәк, эчкерсезрәк тота, аның белән мөгамәләгә керү җиңелрәк була”, — дип ишеткәненчә килеп чыкты. Илдә барган үзгәрешләр, сәясәттәге чатаклыклар, гаиләдәге, көнкүрештәге җитешсезлекләр дә телгә алынды. Киң маңгайлы, коңгырт чәчен артка тараган, шактый калын пыялалы күзлек кигән фәлсәфә фәннәре докторы әңгәмәгә бик хирыс кеше икән. Ул теге яки бу мәсьәләгә фәлсәфи яктан гына килмичә, тарихи мисалларны да бик күп китерде. Урыны-урыны белән бөек фикер ияләренең хезмәтләреннән өзекләр әйтеп, үзенең фикерен раслаганда шуларны бик оста файдаланды.

Укыганнары күбрәк архитектурага бәйле булгангамы, соңгы елларда гаилә баткаклыгыннан арына алмагангамы — Рәхим кайбер фикерләрне шаклар катып тыңлады. Әйтик, тарихта масон исеме белән билгеле булган яшерен оешманың яшәп килүен беренче тапкыр ишетте ул. Нигездә яһүдпәр мәнфәгатен яклаучы бу оешма йөзләрчә ел яшәп килә икән инде. Россия шартларындагы тормышта, аерым алганда 1917 елгы Октябрь революциясен дә, имеш, алар ясаган, хәтта СССРның таркалуында да шушы оешманың кулы уйнаган. Кайсы илдә, нинди шартларда яшәвеннән чыгып, яһүдләрнең үзләрен ничек тотарга тиешлеген аңлаткан, 1958 елда Тель-Авивта нәшер ителгән “СССР яһүдиләренең кануннары җыелмасы” — катехизисы да бар икән. Соңгы вакытта, террорчылыкка каршы көрәш дигән булып, мөселманнарга каршы башланган һөҗүмнең дә асылын аңлатты фәлсәфә докторы. Ул хәтта америкалы Альберт Пайкның 1871 елда ук Мадзини дигән берәүгә язган хатының эчтәлеген дә бәян итте. “Масонлык тулысынча тантана итсен өчен, — дигән ул бәндә, — өч тапкыр бөтендөнья сугышы кирәк булачак. — Өченчесендә мөселман дөньясы тар-мар ителәчәк. Аннан соң без үтә зур күләмдә социаль “тетрәнүләр” тудырачакбыз”. Пайк шул ук хатында христиан динен дә, дингә ышанмаучыларны да юк итәчәкләрен, ахырда Люцифер тәгълиматы өстенлек итәчәген аңлаткан икән.

Йә Хода, Рәхим Люцифер тәгълиматы турында түгел, аның исемен дә белми икән бит. Әңгәмәдәшләре янында үзенең бу хакта хәбәрдар түгеллеген белдерәсе килмичә, ул сорау да бирмәде, бу хакта сүз дә куертмады, энциклопедиядән карармын әле дип, үзен тынычландырудан ары узмады.


— 2001 елның 11 сентябрендә, — дип дәвам итте философ, — Америкада күп катлы йортлар шартлатылды бит әле. Шуларда эшләүче меңнәрчә яһүдләр ул көнне эшкә чыкмаганнар. Бу хакта Пакистан телевидениесе хәбәр итте. Альберт Пайк язып калдырган һөҗүмнең башы шушы түгелме соң инде? — Әнә шулай дип тәмамлады фикерен фәлсәфә докторы.

Йокларга ятар алдыннан кагылмаган тема, сөйләнмәгән сүз калмаган кебек булса да, һәркем үз урынына урнашкач, әңгәмә тагын дәвам итте. Хатыны кемне ничек итеп юлга озаткан — бу юлы төп сүз шул турыда булды. Мөхтәрәм галимнәрнең хәләл җефетләре аларның юл чемоданнарына бөтен кирәк-яракны салу өстенә, вагонда барганда, бәлки, кирәге чыгар дип, берәр шешә коньяк та тыкканнар икән. Әнә бит, чыннан да кирәк булып чыкты, әңгәмәләрен ничек җанландырып җибәрде.

Рәхимгә ни сөйләргә соң әле? Юлга чыкканда хатынының: “Башың бетеп кайтсын шунда”, — дигән сүзләрен әйтергәме. Уңайсыз, бик уңайсыз булып китте аңа бу минутларда.

— Яшь дустыбыз бер сүз дә дәшми, аларның озату-кавышулары безнең кебек кенә булмас инде.

Медицина фәннәре докторының бу сүзләре аны тетрәндереп җибәрде. “Нишләргә, чын дөресен сөйләргәме, әллә дәшми калыргамы? Бәлки, барысын да ачып салыргадыр. Өлкән яшьтә булулары өстенә әнә нинди гыйльми дәрәҗәләргә ия бит болар. Тормыш тәҗрибәләре бай, бәлки, берәр юньле киңәш бирерләр”.

— Тыңларга иренмәсәгез, кайчан өйләнгәнемне, ничек яшәгәнемне сөйләп бирәм.

— Сөйләгез, сөйлә... Гаилә тормышы һәркемнең үзенчә, үзгә була бит ул. Безнең гомер үтте инде, сөйләп торырлыгы да юк.

Күптәннән инде эчен бушатырга ихтыяҗ тойган, үзенә карата хатынының әйткән сүзләре, җанны битәрләүче шундый сүзләрнең соңгы вакытта балаларына әйтелә башлавының сәбәбен ачыкларга тырышкан Рәхим юлдашларына үзенең ничә яшьтә, нинди шартларда өйләнүен, хатынының кайсы төбәктән булуын сөйләп бирде. Шул төбәктәге гореф-гадәтләрне, андагы хатыннарның ирләренә булган мөнәсәбәтен, анда яшәүчеләрнең исерткеч эчемлекләргә хирыс булуын тасвирларга, беренче тапкыр кияү егете буларак хатынының туган нигезенә кайткач, бабай тиешле кешенең:

— Син кияү, кызны артык кысма инде. Сирәк-мирәк булса да эчештерсен, эчендәге кортлары коелырга әйбәт булыр, — дип әйткән сүзләрен дә искәртергә онытмады.

Ни гаҗәп: ике докторның икесе дә бик игътибар белән тыңлау өстенә, вакыт-вакыт сораулар да биргәләп бардылар. Медицина докторы исә аеруча кәләшнең яше, Рәхимгә кадәр аның кияүдә булу-булмавы, хәтта ахырдан, соравының артык интим булачагын алдан ук искәртеп һәм гафу үтенеп, өйләнешкән вакытта хәләл җефетенең кызлыгы хакында да сораштырды. Инде бу сөйләшү, бу әңгәмә эчкерсез төс алган икән, Рәхим бу сорауларга һич тартынмый җавап бирергә булды.

— Дөресен әйткәндә, — диде ул, — Сәмигага өйләнүемнең бер сәбәбе нәкъ менә аның кулдан-кулга йөрмәгән булуына бәйле дә инде. Сәмига бергә эшләгән иптәш хатынына: “Шушы яшькә кадәр кызлыгымны сакладым, сафлыгымны очраклы берәүгә бирәсем килми”, — дигән. Шушы сүзләр миңа килеп иреште. Кармакка кабу өчен шушы сүзләр миңа җим булды да инде.

— Кармакка кабу өчен... — Медицина докторына бу сүзләр әллә кызык булып тоелды, әллә үз тормышыннан берәр мисалны искә төшерде — фикерен әйткәнче башта шул сүзне кабатлап торды. Аннан Рәхимгә карап, мөнбәр артында лекция укыгандай һәр сүзенә басым ясап, сөйли башлады:

— Беләсезме, медицина күзлегеннән караганда, утыз алты яшькә кадәр саф кыз булып калу үзен акламый. Чөнки адәм баласы өчен җенси тормыш җыяр ризык, сулар һава, эчәр су кебек кирәкле гамәлдер. Хикмәт хәтта җенси гамәл кылуга гына да кайтып калмый. Хикмәт — хатын-кызның табигать тарафыннан бирелгән вазифасын башкармый калуында. Бала табарга, бала имезергә тиеш хатын-кыз! Аның вөҗүде, бөтен барлыгы, җаны шуны сорый, шуны таләп итә. Һәм иң мөһиме: бу изге вазифасын ул үз вакытында, нервылары бозылмас борын үтәргә тиеш. Ә инде психикасы бозылгач, ана булу бәхетенә ирешсә дә, аның үзгәргән холкы, фигыле иренә, балаларына булган мөнәсәбәтендә чагыла.

— Гафу итегез, мәсьәләнең әхлак дигән ягы да бар бит әле. Кызлар кияүгә чыкканчы азып-тузып йөрсәләр — бу ни була инде?! Бигрәк тә төрки халыклар, татарлар өчен ят күренеш бит бу. Зөфаф кичендә сафлыгы шикле булган кызларның, күз яшьләрен түгә-түгә кире кайтып китү мисаллары юкмыни тормышта.

Рәхимнең җавап итепме, фикер рәвешендәме әйтелгән шушы сүзләреннән соң вагонда тынлык урнашты. Йокы алды тынлыгымы бу, әллә һәркем үз гаиләсендәге хәл-әхвәлне барлый идеме — Алла белсен! Шунысы хак: Рәхимнең күңеле һаман тынычланып җитмәгән иде әле. Ул һич кенә дә “җенси тормыш”, “гыйффәтле кыз”, “саф кыз” дигән төшенчәләрне бер калыпка сала алмый, һәм бу хакта фикерен дә яңа танышларыннан яшермәде.

— Дустым, — дип сүзгә кушылды бу юлы фәлсәфә докторы, — Сез бер нәрсәне — яшь ягын искә алмыйсыз. Карт кызлар күктән төшми. Монда әлләни баш ватасы юк. Борынгылардан калган гыйбарәләрне, мәкальләрне, әйтемнәрне генә искә төшерәсе бар. Сезнең якта ничектер, безнең якта ярым шаярып, ярым җитди итеп менә шундый җьуэ җырлыйлар:

Әрәмәдә - карама,

Егермедән узган кызга

Борылып та карама!

Ул күзләрен тәрәзәгә төбәп бертын дәшми утырды.

— Әнә бит, безгә кадәр яшәгән бабайлар нинди киңәш калдырганнар. Хәзер яшьләр андый киңәшләрне тотмыйлар. Егетләр дә, кызлар да. Шуңа күрә авылда булмасын, шәһәрдә булмасын сазаган егетләр, сазаган кызлар... — дип офтанып, тынып калды.


Шушы урында кич буе бергә утырып та авызыннан бер кәлимә диярлек сүз чыгармаган дүртенче юлчы да әңгәмәгә кушылды.

— Беләсезме, безнең якта да шундыйрак әйтем бар. “Кыз балага бүрек белән ыргыткач егылмаса, аны кияүгә бирергә кирәк”, — диләр. Философ иптәш, Сез мисалга китергән җыр белән шушы әйтем бер-берсен тулыландыра түгелме соң?!

— Әлбәттә, әлбәттә. Безнең төп кимчелегебез дә әнә шул борынгылар мирасына игътибар итмәүдән гыйбарәт. Ә бит һәр мәкаль, һәр әйтем, һәр гыйбарә — философик категория. Алар кешеләрнең гасырлар буе күзәтеп сыналган күренешләр, вакыйгалар, сынамышлар җирлегендә туган фикерләр бит.

Адәм баласының психологиясе кызык инде. Сөйләшер сүзе һөнәренә, шөгыленә кагылса, урын өстенә менеп яткач та түзми, фикерен әйтеп калырга тырыша. Аз гына пауза тууга медицина вәкиле “дилбегәне” үз кулына алды.

— Әйе, безнең бабайлар бездән акыллырак булганнар. Мәсәлән, улны иртә өйләндерү, кызны кияүгә кичекмичә бирү — бер үк вакытта аларны төрле чирләрдән, бозыклыклардан коткару да дигән сүз бит әле ул, — диде. Беррз гына тукталып торганнан соң, медик янә сүзен дәвам итте. — Җенси юл белән күчә торган авырулар булганмы элек? СПИДның үзен түгел, сүзен дә белмәгәннәр бит.

Әбугалисина — медицина фәненә хезмәт итүче галимгә каршы әйтүче дә, аның сүзен куәтләүче дә булмады. “Тик-так”, “так-ток” килүче тәгәрмәчләр өстендә баручыларны йокы баскан иде булса кирәк. Рәхимнең генә күз кабаклары йомылырга теләмәде. “Элек, элек”... Нишләп соң без элеккене оныттык та, хәзергесенә җавап таба алмыйбыз. Әби-бабаларыбызның сүзләренә колак салсак, мин дә “карт» егет, Сәмига да “карт” кыз булганчы йөрмәс идек. Йә Хода!


Без ясаган хатаны балаларыбызга ясарга насыйп итмәсен иде. Шул сүзләрне күңеленнән үткәргәннән соң, Рәхим җиңеләеп киткәндәй булды.

Тик иреннәре генә юлдашының сүзләрен кабатлый иде:

— Әрәмәдә карама... Карамага карама... Әйләнеп тә карама!


Карамаска кирәк булгандыр да... Караганмын шул менә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик уйландыра торган хикәя,кызганычка каршы андый хатыннар бар шул,балалар кызганыч...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч, гыйбрэтле хикэя! Пычрак сузлэр эйтмэскэ кирэк. Бер-беренне ихтирам итэ алмасан, аерылышырга кирэк, андый гаилэдэ ускэн балалар да эшэке телле булып усэлэр! Авторга унышлар телим!

      Хәзер укыйлар