Логотип
Проза

Һәр гамәлнең үз сәгате

26 яшендә дөньядан киткән газиз балам — улым Фәритнең якты истәлегенә багышлыйм


Юлдан Ана бара. Ул бик ашыга бугай. Аңа ничек тә кичке бишкә кадәр йөз чакрым ераклыктагы район үзәгенә барып җитәргә кирәк. Ник бер машина туктап утыртсын!

Ул инде ике сәгатьләп көзге ачы җилләр кочагында басып торды. Хәерсез! Төбәк рәссам-нарының эшләреннән күргәзмә оештырыласы икән. Ул бу турында бүген иртән генә белде. 

Аннары төшкә кадәр авылдан машина эзләп йөдәде. Яллап бармакчы иде, ризалашучы табылмады. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә түгел. Җитмешкә җиткән карчыкның кемгә сүзе үтсен? Һичберәүнең аңа йомышы төшәсе, гозерләнеп киләсе юк. Югыйсә күрше өлкәдән юллама белән килеп, утыз алты ел шушы авыл балаларына белем бирде ул. Бирсә ни соң, бушка түгел бит, эшләгәненә акча алды. Үпкәләрлеге юк. Әйе, гомеренең иң матур еллары шушы авылда узды. Татар телен, әдәбиятын укытты ул. Яратып, теләп, җан рәхәте табып, эшен сөеп башкарды. Кечкенәдән рәсемгә һәвәслеге булу сәбәпледер, өйрәнелә торган әдәби әсәрләргә багланышлы рәсемнәрне үзе ясап алып килә иде. Әле дә хәтерли, бигрәк тә Әмирхан Еникиның «Матурлык», Аяз Гыйләҗевның «Язгы кәрваннар» хикәяләренә уңышлы килеп чыккан иде рәсемнәре. Ә аннан инде, пенсиягә чыгып, вакыты иркенәйгәч, ул зур бер рәсем ясарга җөрьәт итте. «Ферма янында» дигән гади генә картина иде ул. Әйе, гади генә, бәлкем, аның сәнгатилеге дә шулкадәр генә булгандыр. Тик ул картина өлкәнәйгән укытучыны ярты авыл белән дошманлаштырды да куйды. Картинада ферма ишеге тирәсендәге бер төркем сыер савучылар сурәтләнгән. Өсләренә кара халат, аякларына резин итекләр кигән алҗау чырайлы хатыннар төркеме. Зәңгәр кан тамырлары бүртеп торган кулларында сәнәк, көрәк, бидон, саву аппараты, он тутырган капчык, бау ише нәрсәләр күренә. Уртада – потлы чиләкләр белән су күтәргән олы яшьтәге апа. Ферма яны баткаклык булгангадыр, «Лексус» маркалы җиңел машина читтәрәк – сыер савучыларга каршы якта туктап калган. Аның ачык ишегеннән таза, тук чырайлы ир-ат төшеп килә. Күз иң әүвәл аның җиргә басаргамы-юкмы дип торган затлы, ялык-йолык килгән туфлиләренә, аннары гына кабартма кулларына төшә. Ир-атның бөтен килеш-килбәте: «Мин кем дә, сез кем?» – дип тора. Әйтерсең лә, ул нәкъ шушы мизгелдә йөзендәге әдәп-әхлак битлеген салган да, чын холкы – тәкәбберлеген, ертлачлыгын «киеп куйган». Картинада телгә алып гаепләрлек нәрсә дә юк кебек. Тик машинадан төшеп килүче ир-атны (бу рәсем татарча чыгучы журналларның берсендә дөнья күргәч) авылдашлар үзләренең хуҗалык җитәкчесенә охшатты. «Очлы күзләре белән бездәй тишеп каравы тач шуныкы инде», – диештеләр. Хәер, кайберәүләр рәсемдә районның икенче бер түрәсе сурәтләнгән дип тә таптылар. Менә шуннан китте инде ыгы-зыгы... 

Ана бу юлы күргәзмәгә улының – бәгырь кисәгенең картинасын алып бара. Аның улы да рәсем сәнгате белән мавыкты. Әле институтта укыган елларында ук «Кичке уен» дигән зур картина язган иде. Биш ел эшләде ул аны. Халкыбыз тарихы, мәдәнияте турында күпме китап укыгандыр, шушы темага материаллар эзләп, интернетта ничә төннәр утыргандыр. Яратып, мавыгып, ләззәтләнеп язды ул картинасын. 

Улының картинасында елга буе, яшел калкулык, шунда кичке уенга җыелган яшьләр сурәтләнгән. Әсәр гаҗәеп лирик килеп чыккан! Ул төсләр уены дисеңме, ул түгәрәк ясап биюче егет-кызларның, гармунчының сыгылмалы хәрәкәтләре, кием-салымның күреклелеге, тирә-як манзараның матурлыгы дисеңме – бар да искиткеч! Рәсемгә карагач, туган якның йолдызлы зәңгәр күгенә, салмак кына агып яткан елгасына, аяк астында баш төртеп килүче үләннең зөбәрҗәт келәменә карап бер рәхәтлек чиксәң, егет-кызларның затлы киемнәренә икенче сокланасың. Алтын җепләр белән үлән, чәчәк шәкелендәге нәфис бизәкләр чигелгән бәрхет калфаклар, түбәтәй-кәләпүшләр, өрфия яулык-лар, постаудан, бохар тукымасыннан тегелгән кәзәкиләр; яшел, алсу, зәңгәрсу төстәге ситсы, йон, ефәк күлмәк итәкләренең дулкыны; ахак, яшма, якут, фирәзә кебек асылташлар тезелгән куш беләзекләр, көмешне бөртекләп ясалган алкалар, алтын йөгертелгән яка каптырмалары, бай бизәкле хәситәләр, чылтыр чулпылар, чиккән чүәкләр, чәмчәле, савырлы читекләр – бар да чын сәнгать дәрәҗәсендә!

Рәссам, егет-кызларның яшьлек гүзәллеге белән балкыган төс-битләрен, зифа сыннарын, бәйрәмчә кием-салымнарын гына сурәтләп калмыйча, аларның эчке дөньяларын да чагылдыра алган. Тыйнак, оялчан кызларның әдәпле генә елмаюлары, егетләрнең үз-үзләренә ышанган тәвәккәл карашлары, бер-берләренә ягымлы күз кысып, каш сикертеп куюлары – үзе бер тамаша. Монда хәтта кемнең күзе кемгә төшкәнен дә чамалап була. Әнә гармунчы бөтен барлыгы белән түгәрәк уртасындагы чая кызга омтылып уйный, анысы исә, тыпырдап биегән килеш, назлы карашын түгәрәк читендәрәк уйчан гына басып торучы бөркет карашлы, кара кашлы, кара күзле, киң күкрәкле егеткә юнәлткән. 

Улы гаҗәеп бу картинасын район музеена бүләк иткән иде. Ана исә күргәзмәгә газизенең «Инеш буенда» дигән әсәрен алып бара. Аның фикеренчә, бу картина да чын сәнгать әсәре, һәм ул күргәзмәдә тиешле бәясен алыр сыман иде. 

Тәгәрмәчләрен ачы чиелдатып килеп туктаган машина тавышына карчык сискәнеп китте. 
– Син нәрсә юл уртасына чыгып бастың? 
Ачулы җикерү апаны бөтенләй айнытып җибәрде. Ул машина йөртүче янына атылды. 
– Район үзәгенә кадәр алып бармассыз микән? – диде карчык ялынычлы кыяфәттә. 
– Утырыгыз соң. Тик бу нәрсәгезне кая урнаштырырга соң әле?
– Арткы утыргычка сыяр ул.
– Минем пассажирлар аласым бар, багажникка урнаштырыйк булмаса.

Күпер төбендә ике ир-атны утырттылар. Балыкчылар, ахры. Алар кызып-кызып сөйләшәләр, бәхәсләшеп тә алалар. Сүзләре һаман шул балык тирәсендә икән. 
– Әйтәм бит мин сиңа, чуртаннар алар. Ә безгә, маймычларга, нишләргә кала? Безне бит санга сугучы юк, – дип сорый яшьрәге ярсыган тавыш белән. 
– Нишләргә, нишләргә? Агым уңаена йөзәргә, – ди йомшак бәрхет тавышлы өлкәнрәге.
– Шулай йөзеп, чуртан авызына барып керергәме? 
– Анысын әйтә алмыйм инде, кемгә ни язган! Син хаклы, дөреслектән уттан курыккандай куркабыз шул. Менә сугыш бетәр дә, «Известия» – дөрес хәбәр, «Правда» хакыйкать язар дип хыялланган солдат кебек син. Хыялланма, дус кеше, талантыңны юкка әрәм итмә. Дон Кихот!
– Син нәрсә? Кайбер корсак коллары кебек борынны җил уңаена тотып язаргамы?
– Шулай язмый булмый да... Кем әйтә аны утыз җиденче ел бетте, ул кабатланмас, дип. Форсат кына чыксын, явыз сәясәткә ярдәмгә килергә әзер каләм кыштырдатучылар да, ура-патриотлар да табылыр. Такташ абзаң язган бит: «Яшәсенгә килгәч сынатмадык, / Бүрек чөеп «Ура!» кычкырдык» дип...

Шомалар күбәйде, шомалар... Ә маймычлар... алар шунда калалар инде, аяк астында изелеп.
Әңгәмә-бәхәс шул рәвешле тагын озак дәвам итте. Болар, өлкән апаның аңлавынча, балыкчылар да, үзләре әйткәнчә чуртаннар, маймычлар да булмаенча, ниндидер газетаныңмы, журналныңмы хезмәткәрләре иде бугай. 
Аллага шөкер, вакытында килеп өлгерде бит. Рәхмәт яугыры, картиналарны күргәзмәгә сайлап алучы ко-миссия әле эшли иде. Карчыкның кулыннан картинаны бер бүлмәгә алып кереп киттеләр. Бераздан күзлекле ир-ат чыгып, карчыктан әсәрнең исемен, авторның исем-фамилиясен, адресын язып алды. «Ничек соң?» – дигән кыюсыз гына сорауга: «Искиткеч!» – диде дә бүлмәгә кереп китте.

Тик картинаны күргәзмәгә алмадылар. Ике сәгатьләп көткәннән соң, бер юантык хатын бүлмә ишегеннән башын тыккан килеш кенә: «Җитәрлек санда картиналар куелган, урын юк», – дип белдерде. 
Башына сугып миңгерәйтелгән кешедәй, Ана картинаны – йөрәк парәсенең кадерле ядкарен бәзгә төреп, күкрәгенә кысып урамга атлады. Ә анда инде караңгы төшкән. Бераз туктап уйланып торды. Инде кая барырга? Аның юллык кына акчасы бар, хәзерге кунак йортларында төн кунып чыкканга түләрлек түгел. Катканакларга абына-тибенә, карчык вокзалга юнәлде.

Авылына икенче көнне кичкә таба гына кайтып җитә алды ул. Юл чатларында машиналар көтә-көтә салкын тидергәнме шунда, әллә артык борчылуданмы, өч көн урын өстендә ятты. Юкә чәчәге, үги ана, каен яфрагы төнәтмәсе, мәтрүшкәле чәй, борыч салып кайнаткан сөт эчә торгач, терелде тагын, узгынчы чир генә булган, шөкер. Инде өч көн ризык җыймаганы исенә төште дә, дөге бәлеше пешерергә тотынды. Бәлеш пешеп чыгуга, чакырып китергәндәй, кунак та пәйда булды. Күрше кызы икән, юл сәдакасы керткән. Китәр вакытлары җиткән, санаулы көн тиз уза шул. Бу бала дизайнерга укып чыккан иде, инде биш-алты ел Франциядә яши, шунда кияүгә чыкты. Ире дөньяның эре банкларына программалар урнаштыра торган фирмада эшләгәнлектән, еш кына аны бик озакка башка илләргә, күбесенчә Гарәп Әмирлекләренә, командировкаларга җибәрәләр. Җеп инәдән калмый дигәндәй, хатыны да аның белән йөри. Дөньяны урадылар инде. Мөмкинлекләре бардыр, монда да елына икешәр тапкыр кайтып китәләр.

Нишләрсең, бармаклар да тигез түгел шул. Кемнәргәдер байлыкта, муллыкта коенырга, кемнәр-гәдер очын-очка ялгап яшәргә язган. Әй, әле шушы барлы-юклы тормышына да бик канәгать булыр иде, әгәр дә... әгәр дә... газизе-улы исән булса. Юк бит, юк. Ходай шул бәхетен дә күпсенде. Егерме җиде яше дә тулмаган йөрәк парәсе – баһадир гәүдәле, кызларның һушын алырлык чибәр йөзле улы инде бишенче ел кара җир куенында ята. Карчыкның алтын баганасы ауды, кояшы сүнде. Шушы фаҗигадән соң ул ниндидер соры, авыр дөньяда яши, аны берни шатландырмый, берни тетрәндерми кебек. Ә инде улыннан да алда гүр иясе булган ирен ул оныткан диярлек, бары тик намаз арты догаларында гына искә ала аны. 

Күрше кызын, кыстап, чәй өстәле артына утыртты. Кунак, җимеш исләре аңкып торган дөге бәлешен мактый-мактый ашады. 
Кыз инде чыгып китим дигәндә генә аның игътибарын, бәзгә төрелеп, диван аркасына терәтеп куелган кыса җәлеп итте. 
– Картинамы әллә? – дип кызыксынды ул. – Карарга ярыймы? – дип рөхсәт алгач, бәзне чишеп, түбән иелде, аннан бераз читкәрәк китеп, картинага текәлде.
– Класс! – диде ул бераздан. – Бу соң безнең инеш буе бит! Карасана, суының сафлыгын! Төбендәге ташларына кадәр ялтырап күренә. Бәй, ташлар арасында маймычлар да йөзә икән ич. Без аларны балачакта яулык белән сөзә идек. Ә шомыртлар соң?! Ак күбеккә батканнар. Хуш исләрен сизәм.

Кара, кара, монда шәмәхә чыклы сиреньнәр дә бар! Челтер чишмәбез дә шәйләнә ич монда! Инеш аша сузылган тар басмада кер чайкаучы үсмер кыз кем икән? Күрче, аның ялан тәпиләре, ак куллары, нәфис йөзе – бар да теп-тере кебек. Һавада чәчрәгән су тамчылары кояшта ничек җемелдиләр! Гаҗәеп матурлык! – дип сөйләнгән күрше кызын Ана моңсу гына тыңлады. 

Ахырдан кыз күрше апасына:
– Чит илдә рәхәттә яшәсәм дә, туып-үскән җир сагындыра. Җирсү – ностальгия мине генә читләтеп үтми шул. Юкка гына елына икешәр тапкыр кайтып киләммени! Сез туган җирдә яшәүчеләр, бу хисне аңлап та бетмисездер... Менә бу картина чит-ят җирдә миңа зур юаныч булыр иде... Сат әле, апа!
– Юк, сата алмыйм, улымның ядкаре ул.
– Бик аңлыйм, – диде кыз. Аннан, бераз уйланып торгач, өстәп куйды, – бәлки, улыгызның тагын берәр картинасы бардыр, сезгә истәлек өчен, дим.
– Әйе, «Урман аланында» дигән картинасы бар аның, умарталыкны сурәтләгән ул анда. 
– Шулай булгач, – диде кыз, җанланып.

Стена буендагы шкафның зур бүлегеннән картинаны алдылар. Кыз бу картинага да шактый озак әсәрләнеп карап торды. Аннан карчыкка: 
– Менә бит, истәлек өчен бу әсәре яхшырак та әле. Ул монда үзен дә сурәтләгән. Битлеге аша йөзе аермачык күренмәсә дә, умарта өстенә иелгән гәүдәсе гел үзе бит.
– Юк, – диде карчык, сүзен бирергә теләмичә, – бу картинасы төгәлләнеп бетмәгән аның.
– Нишләп алай дисез? Кай җире төгәлләнмәгән? – дип гаҗәпләнде кызыкай. 
– Имза куймаган бит, димәк әсәре язылып бетмә-гән, – диде ана.
– Куймаса да. Картина төгәл аныкы икәнен беләсез бит, шул җитмимени?

Кыз анадан «Инеш буенда» дигән картинаны сатуын инәлеп, тегесе ризалашмыйча, шактый озак сатулаштылар алар. Ниһаять, карчык, инде гомер кышларына кереп баруын искә төшерепме, әллә инде картинаны калдырып китәрдәй, аның кыйммәтен, кадерен аңлардай кешесе юклыгын уйлапмы, көч-хәл белән ризалашты. Кыз, куанып, рәхмәтләр әйтә-әйтә, чыгып йөгерде дә шул арада ирен ияртеп алып керде. Кияү безнеңчә, ягъни ни татарча, ни русча белми. Тәрҗемә аша аралаштылар. Ул картинаны озак кына карап торды. Аннан, телен шартлатып, кызга: «Etonner! Mystique!» – диде дә кызу-кызу ниләрдер әйтте.

Кыз безнеңчәгә әйләндерде. 
– Ул: искиткеч, ди, мистика, ди. 
– Нинди мистика? – диде карчык, гаҗәпсенеп. 
– Ә менә картинадагы хәрәкәт. Сәер бит, су ага, вак дулкыннар йөгерешә кебек, агач яфраклары, чәчәкләр, үләннәр тирбәлешеп тора сыман, хәтта кызның чапылдатып кер чайкаганы да ишетелә.

Берара кыз тагын кияве белән сөйләшеп алды. Картинаның бәясе турында киңәшләшәләр икән. 
– Биш йөз мең аз булмасмы? – диде кыз. 
– Сез нәрсә? – дип гаҗәпләнде карчык. – Ул кадәр акча миңа нәрсәгә? 

Кыз көлемсерәп куйды да: 
– Ярый алайса, менә шул биш йөз меңне санап алыгыз. 
– Юк, юк, – диде карчык, – йөз меңе дә ташып ашкан. Акча сезнең үзегезгә – яшьләргә кирәк.

Кияү төргәкләнгән биш йөз меңне өстәлгә салды да картинага үрелде. 
– Ашыкмагыз, – диде карчык, – баламның иҗат җимешенә тагын бер кат карап калыйм. Бите буйлап тәгәрәгән ачы күз яшьләре аша ана картинага текәлде. Ул шулай күпме басып торгандыр, күрше кызы, аны сак кына җилкәсеннән кочып, кәнәфигә китереп утыртты. Бераздан берәр чынаяк сөтле чәй эчкәч, күршеләр, картинаны алып, хушлашып чыгып киттеләр. 

Төштән соң почтальон килде. Ул карчыкның ун мең сум пенсиясен һәм район газетасын китергән иде. 

Карчык газетаны караштыра башлады. Әһә, әнә теге күргәзмә турында тулы бер битне биләгән мәкалә басылган. Авторы да таныш. Күрше авылда озак еллар укытып, мәктәп ябылгач, редакциягә эшкә күчкән әдәби иҗатка сәләте булган хатын. Әле мәктәптә укытканда ук көн кадагына суга торган шигырь, мәкаләләр бастыра килде ул. Ниләр язды икән? Карчык мәкаләне игътибар белән укып чыкты. Әйтерең бармы, бик оста язган. Күргәзмәгә куелган картиналар, тамашачылар фикере турындагы өлешләре аеруча шәп. Тик... нәрсә бу? Күргәзмә залы тулы булмаган икән бит. Егермеләп картина булыр дип көтсәләр, унике генә эш килгән.

Ә аны бит, картинага урын юк, дип кайтарып җибәрделәр. Нигә инде?.. Нишләп инде?.. Ярар, аның үзен «Ферма янында» дигән рәсеме өчен түрәләр читкә какты да, ди. Ул бит улының картинасын алып килгән иде, аның ни гаебе бар?

Автор күргәзмәгә катнашмаган рәссамнар турында да бик тәфсилләп язган. Рәсем сәнгате белән мавыга гына башлап, картина-мазар иҗат итәргә өлгерми бу дөньядан киткән яшьләрне дә искә алырга онытмаган. Анысы өчен рәхмәт. Газизләрен мактап искә алу ата-ананың яралы йөрәгенә бер генә тамчы булса да бәлзәм бит. Тик ни бу?.. Карчыкның улы бу исемлектә дә юк. Автор белмәгәндер, дисәң, әле күптәнме ул район музеендагы экспонатлар турында язып чыкты. Картинаны күрмәгәндер дисеңме? Хәер... тукта, ул мәкаләдә дә улы, аның картинасы турында бер сүз дә юк иде бит. Улы кемгә комачаулаган, кемгә зыяны тигән? Карчык кылт итеп әле мәктәп елларында ук укыган «Үлгәннәр дә үч алды» дигән хикәяне исенә төшерде. Гаҗизләнеп, мәкаләне тагын бер тапкыр укып чыкты. Автор анда рәсем сәнгате белән мавыккан кешеләрнең исемнәрен берәмтекләп телгә алган иде. Төрле конкурсларга плакатлар ясап җибәргән мәктәп укучылары да онытылмаган, һәрберсе исем-фамилиясе белән искә алынган. Арада аның улы гына юк. Юк!.. Юк!..

Карчык, газаплы уйларыннан арынырга теләп, улының «Урман аланында» дигән картинасы каршына килеп басты. Бик озак сагышланып карап торды ул аңа. Нишләптер, юлда очраган балыкчыларның сүзләре хәтеренә килде: чуртаннар һәм маймычлар... «Маймычлар... алар шунда калалар инде, аяк астында изелеп». Кинәт карчыкка улы да башын калкытып аңа – әнисенә карап тора кебек тоелды. «Улым! – диде карчык, өзелеп, кипкән иреннәрен көчкә кыймылда-тып, – без маймычлар икән!» Шул вакыт ниндидер сәер кыштырдау һәм улының: «Юк, без кешеләр!» –
дигәне ишетелде. Карчык бер мәлгә һушы китеп катып калды да бераздан, хәлсезләнеп, диванга ауды. Кояш баеп, өйгә кичке караңгылык иңә башлады. 

...Ә ул иртәгәсен уянганда Ананың өе нурга күмелгән иде. Бу нурдан «Умарталык» та, анда тыз-быз бал ташып йөргән бал кортлары да терелгән иде. Рәсемдәге улының иләк-битлек астыннан чалынган йөзендә дә елмаю бар иде. Дөрес әйткән күрше кызы. Улы янында икән ич, әнә генә икән. Юк, улым, без маймычлар түгел, бал кортлары! Кәрәзгә мәңге бозылмас бал ташучылар... 

Ана улының әсәрләре әле Париж күргәзмәсенә дә куелачагын, аның исеме илгә данга күмелеп кайтачагын белми иде...

Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай шул Безнен илдэ гади талант иялэренен ижатына ихтыбар юк Акчалынын гына ижаты мактала

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч әсәр.Рәхмәт авторга.

      Хәзер укыйлар