Логотип
Проза

"Киек каз юлы". № 2.

башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=6636

2.
Гөлзизә, гадәттәгечә, ирен юлга озатып җибәрде. Киемнәрен алып бирде, иртүк хәстәрләп куйган төенчеген әзерләп китерде һәм мич кырына сөялеп аның киенгәнен карап торды да:
— Хәерле юл, атасы, әйбәт кенә йөреп, сау-сәламәт әйләнеп кайт,— диде.
Фәхри-Таһир аңа ягымлы итеп карап куйды. Изге теләкләре өчен хатынына рәхмәтле иде. «Бармаскамы әллә», дип тә уйлап алды.
— Тырышырмын, әниләре, бүген үк әйләнеп кайтырмын, әллә нәрсәгә чакырмаганнар дыр әле,— диде. Кичә Яр-малай беркадәр кисәтеп куйганны сиздермәде. «Болай да борчулары җитәрлек»,— дип уйлады булса кирәк.

Фәхри-Таһир чыгып киткәч, Гөлзизә мич тирәсендә булашты, аш-суын әзерләп бетерде. Ләкин үзенең уенда һаман ире булды. «Нәрсәгә генә чакырдылар икән, ходаем, нәрсә бар икән,— дип уйлады ул.— Мөгаен, шул Козгын Әзгаренең этлегедер инде. Шуңа һаман дөнья тар. Ярый, ярый, дөнья куласа ул... Фәхри-Таһир әнә Иж-Бубыйга Сәгыйтьне алып баргач та ишетеп кайткан иде бит. Дөнья үзгәрәчәк дигәннәр, алдагы елларда әллә нинди чуалышлар тора әле, дип әйткәннәр. Этлек ул барыбер үз башыңа әйләнеп кайта»,— диде Гөлзизә үзалдына Козгын Әзгарен әрли-әрли.

Ул арада балалар да кузгалыша башладылар. Әнә Зөфәр урыныннан төшеп киенде дә тышка чыгып китте. Нәсимә дә уянган инде. Гөлзизә, Нәсимәсе исенә төшү белән, йөрәгенең әрнеп-әрнеп куйганын тойды. Бу ун балага җан биреп дөньяга тудырган ана — Гөлзизәнең йөрәге нидер сизә иде, бу кыз да яшәмәс, ахрысы. Әнә бит авыруы да күренми, тик күзгә күренеп кибә, хәлсезләнә. Хәзер инде йөзенә дә әллә ниткән сары сукты... Әнә бит, Гамбәр аның белән бер табактан ашый, аның янәшәсендә йоклый, аның кебек үк тәрбия күрә. Ләкин Нәсимәгә караганда нинди җитез, өлгер. Ә Нәсимә барып урынга яту, башын салуны гына карый. Мөхәммәтнәсих та соңгы көннәрендә шулайрак йөргән иде... «И, ходаем, нигә соң бу балакайларның бәхетләре булмады. Нигә соң бу Кармәт авылы кешеләрен һаман да интектерәләр? Әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә уйлап чыгарып кына торалар. Әнә тагын: «Чукындырырга киләләр икән. Чукынмаганнарга, балаларын чиркәүгә алып барып исем куштырмаганнарга җир дә бирмәячәкләр имеш»,— дип сөйли хатыннар. Хәер, хатыннар гына түгел, ирләрнең дә авызында-телендә гел шул сүз.
Җир... Чукындыруга каршы чара уйлау...

Гөлзизә ничарадан-бичара булып тагын бер минут чамасы шулай, хәрәкәтсез калып утырды һәм бик мөһим нәрсәне исенә төшергән кеше кебек, чалара башлаган чәчләрен сыйпап, башын чайкап алды да почмактан чыгып:
— Йә, торыгыз инде, балалар, торы-гыз-юынышыгыз, — диде. — Табын әзерлим хәзер.
Балалар болай да йокылы-уяулы гына түгел, бөтенләй уянып яталар иде инде. Әниләренең: «Табын әзерлим», дигәнен ишеткәч сикерешеп тордылар. Гөлзизә күрде, бары тик Нәсимә генә урыныннан кузгалырга ашыкмады. Ничек яткан булса, шул килеш күзләрен түшәмгә төбәгән килеш калды.

Әнисенең тавышын ишетеп булса кирәк, бишегендә яткан Хизбулла да «ә-ә-әгә-гә»ләп тавыш бирде. Гөлзизә аның янына барып өстенә иелде. Кулларын алъяпкычына сөртеп-сөртеп алды да Хизбуллага таба үрелде. Әнисенең кулы тиюгә сабый «ә-ә-әгә-ә»сеннән туктады һәм «нишләтәләр икән?» дигәндәй тынып калды.

Гөлзизәнең күкрәкләре киерелеп сөт белән тулган иде инде. Ул Хизбулланы салмак кына, ипле генә хәрәкәтләр белән күтәрде дә искесен сүтеп, асларын карады, коры иде.
— Мә инде, түземсез чыпчык,— диде Гөлзизә сабые белән сөйләшеп.— Мә, тамагыңны туйдырып ал, улым. Аннары башкаларны ашатырмын. Әтиең дә әллә кайчан торып, киенеп чыгып китте,— дип Гөлзизә Хизбулла белән сөйләшкәндә дә баягы уйларын дәвам итте.— Таш билгене күптән узгандыр инде. Әйе, әйе... Ярый, ярый, ашыкмыйча гына им, берәү дә сине ашыктырмый, тончыга күрмә.
Хизбулла чупылдата-чупылдата тәмләп әнисен имә генә башлауга, тышкы капкага кемнеңдер төртелгәне ишетелеп киткәндәй булды. Гөлзизә сабые белән сөйләшүдән туктап, игътибарын тышкы якка салды. «Берәрсе чыктымы, Зөфәр урам капкасын ачмас инде бу вакыттан... Әллә әтиләре берәр нәрсәсен оныттымы икән?» — дип уйлап алды Гөлзизә баланы имезүеннән туктатмыйча.

Капкага кагып-кагып алган тавыш тагын ишетелде. Гөлзизә, Хизбулланы күтәргән килеш, урыныннан кубып, урамга күз төшерде. Анда инде яктырган иде. Урамда кеше-кара күренмәгәч, Г өлзизә олы якка чыгарга булды, аннан ишегалды яхшы күренә.

Ул да түгел, ишегалдыннан сөйләшкән тавыш ишетелде. Тавыш артыннан ук Зөфәр ишекне ачып керде дә:
— Әни, әни,— диде.— Анда ни, Яр-малай килгән. Сине чакыра. Әниең чыксын әле, ди...
«Йә, ходаем, аңа тагын нәрсә кирәк икән?—дип уйлап алды Гөлзизә һәм: «Мөгаен, Фәхри-Таһир киттеме-юкмы дип»,— белешүедер дигән нәтиҗәгә килде.
— Әтиең китте бит инде. Шулай дип әйт. Китте ул иртүк, таң беленер-беленмәс борын чыгып китте диген, улым...
— Мин аңа шулай дип әйттем инде, әни. Тик ул «әниең кирәк», ди.
— Хәзер, хәзер чыга, киенә дип әйт алайса,— диде Гөлзизә һәм кулындагы Хизбулланы бишегенә илтеп салды.

Бала исә вакытсыз имидән аерып алуларын ошатмыйча тагын баягыча «ә-ә-әгә-гә» дип куйды, иреннәрен бөрештереп, сузып, әнисенең күкрәген эзләгәндәй итте. Әнисе исә:
— Хәзер керәм, балакаем, хәзер имезеп бетерермен. Әнә бит, иртә таңнан диярлек йомышы төшкән теге агайның,— дия-дия өстенә киде, шәлен авызын каплап өйдә үк бәйләде дә Зөфәргә:
— Тирбәтә тор баланы,— дип бусагадан атлады.

Ярмалай жандармнарга бирелә торган озын туныннан иде. Битен баскан сакал-мыекларына кунган боз кисәкләре аңа үзенә бер табигыйлек биреп тора. Кышкы салкынлыкны сиздерә. Ул үзенең зәңгәрсу күзләрен елтыратып, тавышын яшерергә тырышып Гөлзизәгә табарак иелеп:
— Фәхри-Таһир киттеме?— диде.
— Китте. Барып та җитәдер инде.

Ярмалай беравык тынып торды. Ул тышкы якка колак сала, узган-барган шымчы ишетмиме дигәндәй тыңлый иде бугай.
— Син, Гөлзизә, тыңла мине. Бер сүз әйтәм. Менә мин кичә Фәхри-Таһирга әйтмәдем. Хәзер сиңа әйтәм. Бү-ген-иртәгә чукындырылмаган балаларны чукындырырга киләчәкләр. Беләсеңдер, Крещение бит безнең. Син инде Фәхри-Таһир булмаганда әзер тор. Берәр кая китмисеңме? Җаббар бабай монда диделәр, аның белән китеп өч-дүрт көн күздән югалып тормыйсыңмы?— диде.
Гөлзизә ни әйтергә дә белмәде. Дөрес, өйдә кеше барын-бар, Зөләйха әнкәй өйдә. Тик ул бит инде өй эчендә дә бик кәефе килгәндә генә йөри. Күзләре дә әлҗе-мөлҗе. Күреп бетермәү түгел, шәйләп кенә йөри. Аннары балаларны алып китәр өчен ат кирәк. Фәхри-Таһирдан башка ничек китсен ди ул. Менә әгәр дә мәгәр ул бүген кичкырын кайтып җитсә. Шулай диде бит. Кайтыр, кайтыр, аллаһым теләсә... Бер хәл итәр аннары үзе.
— Үзеннән башка ни кылырга да белмим шул, Ярмалай...
Ярмалай, татар хатынының иреннән узып андый эшне эшләмәвен белә иде, әлбәттә. Шуңа күрә ул:
— Алай-болай булса, мин хәбәр җибәрермен. Авылда булса да качарга әзерләнебрәк торыгыз инде,— диде дә капкага таба атлады.

Гөлзизә исә аның артыннан карап: «Күр инде, бу үзе жандарм кисәге, үзе урыс лабаса, ничек итеп безне кайгырта соң бу? Ни хәл соң бу?»— дип аптыраулы уйлары белән басып калды.
Кышкы көннең озынлыгы күпме генә соң инде аның. Таң атып өлгерми, кич була, дигәндәй. Балаларга табын әзерләп, аларны ашатып-эчертеп, аннары савыт-сабаларны юып-сөртеп куйган арада байтак кына вакыт узган иде. Кыеклап кына чыккан кояш урам як тәрәзәсеннән күренгәндәй итеп алды да тагын авыл өйләренә тия язып аккан болытлар артына кереп югалды.

Ашаганнан соң Зөфәргә урамдарак йөрергә, ерак китмәскә, авылга кемнәр килә, кемнәр китәсен чамалап торырга кушылган иде. Ул әледән-әле өйгә кереп чыккалады. Күңелгә шом салырдай ул-бу күренмәде. Авыл урамы кичәгенәк ничек булса, бүген дә шулай ук хәрәкәтсез диярлек иде. Анда-санда гына Әрәмә чишмәсенә суга баручы хатын-кыз, юк-бар йомыш белән күршеләренә кереп-чыгучылардан битәр кеше-кара күренмәгәч, Гөлзизәнең күңеле дә тынычлана башлаган иде инде. Шулай да төш җиткәндә аның күңеленә икенче уй килеп керде. Фәхри-Таһирын, кайтмыймы, дип ул еш кына урамга күз салгалады. Хәтта бер-ике тапкыр урамнан әйләнеп тә керде. Тынычлана алмады. Әллә нигә күңелендәге шик-шөбһә арта, куера гына бара иде.

Ниһаять, ул түзмәде. Тиз генә киенде дә тагын урамга чыкты. Зөфәр кү ренмәде. «Берәрсенә җылынырга кергәндер», дип уйлап алды Гөлзизә һәм Хәмәтша абзыйларга таба юнәлде. Кү-ңелендәгеләрне аның белән уртаклашып, ул-бу булса, нишләргә, дип киңәш-табыш итеп чыкмакчы иде.
Ләкин...
Ләкин ул тыкрык турыннан узарга өлгермәде, түбән оч ягыннан килгән елашу тавышларын ишетеп баскан урынында катып калды. «Ни булыр?— диде ул үзенә-үзе.— Ни булыр икән бу?»
Гөлзизә шушы уеннан арынырга өлгермәде, таягына таянып, чатан аягына аксый-аксый бу якка таба килгән авыл старостасы Гобәйдулла нәселенең Нургата-Николаен күрде.
Тагын ике-өч минуттан ул инде Г өлзизә янына ук җитте һәм килә-килешкә үк:
— Менә, сезнең кебек үҗәтләр, патша галиҗәнапләренең әмеренә буйсынырга теләмәүчеләрне тугры юлга күндерүчеләр килде. Хәзер үк балаларыңны җый да чуваш ягындагы чиркәү янына алып барган бул. Ишетсен колагың,— диде һәм үзе туктап та тормыйча алга таба узып китте.

Гөлзизә урам уртасына баскан килеш тораташка әверелде. Атларга да, атламаска да белмәде ул. Кая таба атласа да, кайсы якка таба барса да, нәрсә кылырга тиешлеген аңламады.
«Ничек, ходаем, чиркәү янына? Фәх-ри-Таһирым кайтса, мин соң аңа нинди җаваплар бирермен. Аның күзләренә ничекләр генә карармын?»
Шулай да ниндидер бер көч Гөлзизә-не үзләренең йортына таба этәрде. Ул бер адым атлады, икене, өчне һәм шуннан соң гына йөгерергә кереште. Кайтып җитәр алдыннан гына: «Хәмәтшаларга әйтмәдем инде... Бәлки ул берәр киңәш биргән булыр иде»,— дигән уй башына килде, тик аның инде борылырга, яңадан өч-дүрт йорт арасын узарга көче-хәле юк иде.
Ул атылып кайтып керде. Зөфәрнең дә җылынырга кергән чагы туры килде. Ул әле чишенергә дә өлгермәгән иде.
— Әни, әнкәй,— диде Гөлзизә Зөләйха карчыкка.— Анда бит, ни бит, чукындырылмаган балаларны чукындырырга килгәннәр... И, ходаем, нишләргә, кайларга гына барып качарга, ничекләр генә котылырга соң?
Зөләйха карчык та, балалар да шым булдылар. Аларның сөйләшә белгәннәре, аякларына йөргәннәре бу куркыныч нәрсәнең әледән-әле Кармәт башы авы-лындагылар өстенә ябырылганлыгын бик яхшы беләләр иде инде.
—Киенегез, киенегез, балакайларым, киенегез,— диде, ниһаять, Гөлзизә башында ярала башлаган уйларны араларга керешеп.— Киенегез.
Шулвакыт Г өлзизә сәкедәге урынында яткан Нәсимәне күреп алды. Кызы әнисе әйткәннәргә исе китмәгән кыяфәттә, селкенмичә дә ята иде.
— Син, кызым, нигә?..— диде ул һәм шунда гына кызының, мөгаен, тагын авырсынып, хәлсезләнеп ятуын аңлады.
Зөләйха карчык ул арада килененең артына килеп баскан иде.
— Син, килен, борчылма, Нәсимә авырый, күрәсең бит, урында ята. Алар инде миңа да тимәсләр. Шулай булгач, син инде Зөфәрне, Касыймулланы, Хизбулланы ал да кая булса да яшерен. Ә Нәсимә минем янымда калсын. Тимәсләр, алла боерса, миңа тимәсләр...

Гөлзизә рәхмәтле күзләре белән карт каенанасына карады. Чынлап та, ничек соң ул бу хакта уйламаган. Гадәттә бит яңа туган балаларны, чукындырылмаганнарны гына җыялар. Аларга гына каныгалар. Әмма Фәхри-Таһир балаларының берсе дә чукындырылмаган. Моны авылда бик күп кеше белә. Моны бигрәк тә Козгын Әзгар белә. Ул инде беркөнге өчен үчен алмыйча калмас.
Ишегалдына чыккач та Гөлзизәнең иң беренче уе келәт башына яки күршеләрнең мунчасына яшеренү иде. Аннары тагын: «Әллә авылдан чыгып торыргамы, урманга таба йөгерергәме?»— дип тә уйлап алды. Ләкин бу уеннан шундук кире кайтты. «Анда бит яшь баланы туңдырып үтерермен», диде һәм Хизбулласын күкрәгенә кыскан килеш, Зөфәр белән Касыймны әйди-әйди Чуваш кизләве ягына таба юнәлде. Аның башында төгәл бер фикер юк иде, ләкин әллә нинди эчке бер тойгы аны шунда таба этәрде. Юк, чиркәүле очка түгел, аның аргы очына таба әйдәде.

Чуваш чишмәсе янына төшеп җиткәч тә туктап калды Гөлзизә. Гаҗәпләнеп тирә-ягына карап-карап алды, чиркәү ягыннан инде чаң кага башладылар. Әле генә Гөлзизәләр килгән яктан кычкырышкан тавышлар, сүгенүле шан сүзләрнең өзекләре килеп-килеп китте.

Шулвакыт елга ярына таба сузылып өшкән бакча уртасындагы сукмактан суга төшеп килүче бер хатын-кыз күренде. Гөлзизә ни әйтергә, кире китәргәме-китмәскәме белми иде. Ул да түгел, әлеге хатын йөгерергә үк кереште, тиз арада Гөлзизәләр янына төшеп тә басты.
— Тизрәк бул, Гөлзизә, тизрәк бул. Әнәгенәк безнең өйгә йөгер, тизрәк йөрер. Ату күрерләр,— диде.

Гөлзизәнең күзләренә яшь тулды. Мондый игелекне күкләрдән көткән иде ул, җирдән килеп төште. Бер очтан Сармәт башы мөселманнарын чиркәүгә чукындырырга куып йөргән Ярмалайның, кяфер дип йөртелгән урысның хатыны Анастасия аны һәм аның балаларын, гөнаһсыз сабыйларын, мәсхәрәләүдән, җаннарын-рухларын пычратудан коткара иде.
Тагын беравыктан Гөлзизә өч баласы белән Ярмалайларның почмак сәкесендә утыра иде инде.

* * *
Нәкъ шушы минутларның берсендә атлы казак-жандармнар, Ярмалай үзе һәм Козгын Әзгаре Фәхри-Таһирның өенә килеп керделәр.

3.
— Кая качтылар, кайда алар?— диде Козгын Әзгаре өйдә Зөләйха карчыктан башка кеше күренмәгәч. — Әйдә, Ярмалай, ызба башларын, абзарларны карап керәбез. Шунда посып утыралардыр әле.
— Менә, менә берсе монда, жандар әфәнде,— диде шатлыгыннан нишләргә белмичә Козгын Әзгаре.— Таптым, таптым бит!
Ул сәке өстендәге юрган-сырмаларны тартып алып, идәнгә ташлады.
— Чирле бит ул бала. Урыныннан тора алмыйча ята. Күрмисеңмени? Кагыласы булма аңа,— диде Зөләйха әби Козгын Әзгареннән Нәсимәне аралап алмакчы булып.
— Киен, тизрәк киен,— диде Нәсимәгә Козгын Әзгаре.— Көтәбез.
Зөләйха карчык аның сүзләрен ишетеп, басып торган җирен шәйләп алдымы, әллә болай гынамы чамаладымы, тиз генә килеп Нәсимәне кочаклап алды.
— Ярар, алайса, син дә барырсың. Алай бик кадерле булгач,— диде Козгын һәм ишек катындагы элгечтән киемнәр алып китереп тоттырды.
— Кагылма, Козгын, кагыласы булма...
Зөләйха әбинең болай карулашуы килүчеләрнең ачуын кузгата башлаган иде инде, җитмәсә бит аларны йорт саен әнә шулай каршы алалар. Козгын кушаматын ишеткәч, Әзгар бөтенләй дулап китте.
— Шулаймы, Козгыныңны күрсәтермен мин синең. Качкын, каторжан токымы,— диде һәм ят жандармнар белән бергә Зөләйха карчыкны тотып тышка өстерәде. Нәсимәне дә бер кулыннан тоткан килеш тартып чыгарды.
Яклаучы, елаганны ишетүче юк иде. Фәхри-Таһир юк. Тирә-күршеләр үзләре дә котлары очып кайсы-кайда посып утыралар. Нишләмәк кирәк, карчык белән әҗәлен көтеп яткан кызны җилтерәтеп алып чыктылар да капка төбендәге үрәчәле чанага ташладылар.
— Чиркәүгә!— диде атлыга.— Кара аны, тиз әйлән...

Үрәчәле бу чанада инде тирә-күршеләрдән ике-өч кеше утыра иде. Чираттагы корбаннарны, рухи әсирләрне чуваш ягындагы чиркәүгә таба, утын агачларын төягән кебек төяп алып киттеләр.
Авыл урамнарын узганда әле анда, әле монда кычкырыш-елаш, сүгенү тавышлары ишетелеп-ишетелеп торды. Ләкин кешеләрнең байтагысы, мондый хәлне инде беренче тапкыр гына кичермәүчеләре, карышмыйлар, язмышларына буйсынырга, тагын бер кат җаннарын пычрату хисабына булса да быелгы язда җир алырга өметләнәләр, шуңа күрә чукындырылмаган балаларын күтәреп чиркәүгә таба атлыйлар иде.
Зөләйха әби белән Нәсимәне атлы казаклар тотып-өстерәп керттеләр. Чиркәү тирәсендә генә түгел, аның эчендә дә рәнҗүле елаш, аерым-аерым ишетелгән каргыш, бала-чагаларның куркулы кычкырулары яңгырап-яңгырап ала иде.

Оныгы Нәсимәнең үзенә һаман саен ныграк сыенганын тойды Зөләйха карчык тойды һәм хәлсез куллары белән аны тәненә ныграк кысты. Соңгы айда урында ята-ята отыры ябыгып, коры сөяккә калган бу нарасыйның җилкәләреннән сөйгәндәй итте. Аннары, эчкә кергәч, «Курыкма, кызым, бу безнең үз теләгебез белән түгел. Бу ходай алдында гөнаһ саналмас. Бу бит көчләп-ирексезләп буйсындыру. Ходай тәгалә көчләп пычраткан иманны ярлыкый ул. Аларныкы да шулайдыр. Курыкма», дигән кебек иреннәрен кыймылдатып алды. Алар ишек төбендә туктап калырга, аннары шунда җыелып баскан кешеләр арасына яшеренергә омтылып карадылар. Тик Козгын Әзгаре монда да үзен бик иркен тота икән, ул Зөләйха карчыкның беләгеннән эләктерде, алга таба алып китте.

— Менә моны, бөтен Кармәт башы халкын мөселманлыкка өндәп, коткы салып ятучының анасы белән кызын беренче итеп мәтәштер, атакай, яме,— диде.
Нәсимәне карчык кулыннан тартып алдылар.
Кызның:
— Әб-биии-ем,— дигән калтыраулы тавышы гына яңгырап калды. Поп үзенең калын тавышы белән үзләренчә дога укый башлады.
Зөләйха әби моны ишеткәч, күпме бар тавышын туплап, кулларын алга таба сузып куйды да дога укырга кереште.
— Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмиллаһир-рахман-ирра-хим...

Чиркәү эчендә ялгыз карчык авызыннан яңгыраган бу дога сүзләре попның көчле тавышына күмелеп калган кебек булган иде. Ләкин алар туктаган арада, тынлыкны ярып, гайре табигый булып ишетелде.
Ул арада Зөләйха әби карлыккан тавышы белән ачыргаланып:
— Сез бәдбәхетләргә ходайның каһәре төшсен! Барыгызны да җир йотсын! Кыямәт көненә барыгыз бергә тәмуг кисәве булыгыз! Җаныбызны — рухыбыз-иманыбызны теләсә генә нинди хәлләрдә дә ала алмассыз. Ходаем, ишет: безне сиңа инанган өчен, бары тик сиңа гына иман китергән өчен кяферләрнең дә иң бәдбәхетләре шундый җәбер-золымнарга дучар иттеләр. Балаларның канлы күз яшьләре төшсен бу имансыз йортның өстенә. Кирпече кирпечкә, ташы ташка таралсын. Урынында кырмавык белән алабута гына үсеп калсын. Амин,— диде.
Ләкин аңа карап явыз ниятлеләр үз фикер-ниятләреннән кайтмадылар.
— Әб-бии-ем,— диде тагын котлары очкан Нәсимә.— Әб-би-ем!
Шулвакыт аның тавышы киселеп-өзелеп калды. Поп һәм аның янындагы Козгын Әзгаре нәни, озакка сузылган авырудан коры сөяккә калган баланың гәүдәсен салкын сулы мичкәгә чумырып алдылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамы булачакмы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шуның белән тәмам

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тулы китабын табып укырга була. Куптэн язылган эсэр.

        Хәзер укыйлар