Логотип
Проза

Пәрәвезле көзнең бер чите

Тупыллардан яшел, юкәләрдән сары яфрак коела иде.
«Саргайса да коела яфрак, саргаймаса да, – дип уйлый Зөлкарнәй. – Кеше дә: берәү саргаеп бетеп дөнья куя, тупыл яфраклары шикелле торыр да торыр дигәннәре дә китеп бара. Вакытны алдамассың. Вакыт – каен суы – эчтән йөри, төптән. Тамырдан менә дә агачнымы, кешенеме сары сагышка күмеп оча да китә. Үзе күренми».

Шулай уйланып, Зөлкарнәй яфрак җыя. Юеш булганга, тупылныкыларын бәрәңге базы өстенә түши. Юкәнекеләрен сарай нигезенә тутыра. Арымый, ашыкмый гына эшли. Яфрагы да вакыт шикелле санаулы, тиз җыелып бетә. Көннекен көнгә себереп баргач, алай күп тими. Хәзер кая ашыгасың? Моңа кадәр мунчачы булып эшли иде. Кичә азат иттеләр. Куган шикелле.
Хәл алырга дип, ул куш юкә төбендәге кул тегермәненә чүәк кигән уң аягын куя. Баз өстенең байтак җире ачык әле. Нигезгә дә, төя-төя тутырганда, ару гына кирәк булыр. Аның каравы коеласы яфрак та күп әле. Юкәгә карасаң , тоташ алтын. Табигать акыллы ул: җыя-җыя Зөлкарнәйнең бөкресе чыксын дип, яфракларны бер сыдыру белән сыпырып төшерми, һәрнәрсәнең үз агышы, үз сәгате бар. Яфракларның да үз вакыты. Кая ашыгасың?
Ә менә кешеләр бераз ашыга бугай.
Әйе, ашыга шул.

Зөлкарнәй йөзьяшәр кешенең маңгай җыерчыклары кебек сай, вак ярыклар белән тулы кул тегермәненә карады. Аның әйләнә торган өске өлеше кая киткәндер, инде хәтерләми. Кул тегермәне түбәтәен салган картка охшап калган кебек. Аның иске ураклар кисеп кагылган һәм шадраланып яргаланган кытыршы йөзлеге көнбагыш табагын хәтерләтә. Эреле-ваклы киселгән урак тимерләре үзәктәге кендек тишегеннән башланган да, көнбагыш бөртекләре шикелле әйләнмәләнеп, бүкән йөзлегенә чәчелгән. Шул тимер нурларга текәлгәч, Зөлкарнәйнең күз карашы үзеннән-үзе киңәя: озаклап кояшка карап торгандагы шикелле, күзе төбәлер нокта тапмый, әйләнмәләр юлы белән йөзлек үзәгендәге тишеккә омтыла, урак кисәкләрен күрмәс була.

Җил, исеп, пар юкәнең хәрәкәтсез ботакларына җан өрде. Зөлкарнәй коелган яфракларның сагыш уята торган исен тойды. Чүмәләгә өелгән бәрәңге сабагы исе, озак ягылмаган мунча исе, аертканда җылымсаланган яңа бал исе бөркелгәндәй булды. Ул, тәмле исне күрергә теләгән шикелле, маңгаен җыерып, баш очындагы алтын тәңкәләрне күзләде һәм тирән-тирән итеп суларга кереште.
Ләкин бу тойгылар Зөлкарнәйне кул тегермәне хакындагы тыныч уеннан арындырмады. Кая гына куйсаң да – рәшәткә баганасын алыштырганда дисеңме, язын баздан чәчүлек бәрәңге чыгарганда дисеңме, мунча бурасы бураганда, баз казыганда дисеңме – ул әллә каян гына күзгә чалынып, гел мәшәкатьли, аяк астында бутала, ул аны күпме тапкыр утын итеп ярырга ясканды инде. Кибеп яргаланмасын дип, әйләнмәле карамадан кисеп ясалган, җитмәсә, өч җирдән тимер кыршау белән буылган бүкәнгә Зөлкарнәйнең балтасы тавышсыз гына керә дә, аннары аны аркага тозлы тир чыкмый торып алып булмый иде. Тимер тешле бүкәннең берзаман тузасын белеп, Зөлкарнәй аны чыгарып атмады, аңа чалгы суккыч сандал кагып тотты, күчереп йөртергә авыр булганга, ахыр килеп, өй артына чыгарып ташлады. Ләкин ни сарай нигезенә, ни мунча нигезенә куеп калдырмады: кызганды, барыбер тузар, ярырмын дип үҗәтләнде, бер дә бер көнне аны җиңәсенә шикләнмәде. Шунысын гына белмәгән булып чыкты: карама бүкән йөзлеге ярыклар белән каплана барган саен, аның үз йөзендәге җыерчыклар да арткан. Кайнар кояш, салкын кар бүкәнне әкрен-әкрен йомшартты – үткән еллар Зөлкарнәй тәнен дә юкартты, буыннарының хәлен алды. Тәнен авырттырганга, ул чалбарына каеш бумас булды. Әйтерсең лә, аннан күреп, бүкән дә кыршауларын салып атты. Үз гомерендә күпме алабута орлыгы, арыш, бодай тарткан шул тегермәннең бүкән йөзлегендәге тимерләре, өлгергән көнбагыш бөртекләре кебек, әкрен-әкрен коелды, сирәгәйде. Яфраклар шикелле саргаешып, Зөлкарнәйнең дә күпме ипи чәйнәп арыган тешләре берәм-берәм коелды.
«Вакытында чынлап керешмәгәнмен мин сиңа, – дип уйлады ул. – Чүп эш булса да, теләгеңне вакытында үтә икән».
Яшь чагында яра алмаган әйләнмәле карама бүкәнне Зөлкарнәй пар юкә төбенә чыгарып утыртты...
Аның үзен дә, җитмеш яшь тутырганын бәйрәм итәргә дип, кичә клубка чакыртып алдылар.

Клуб аның авылдашлары белән шыгрым тулы иде. Кул чабуына кушып, тышына алтын белән «Атказанган колхозчы» дигән язу язылган кызыл кенәгә тоттырдылар. Шуңа өстәп, тракторчы Раббани аның алдына колхоз идарәсе бүләк иткән телевизор китереп утыртты. Зөлкарнәй, самовар артында калган шикелле, күренмәс булды. Тик самовар кайнарлыгыннан түгел, шул зурлаудан оялып тирләп чыкты.
– Күп эшләдең, рәхмәт, җитте, ял ит, – диделәр.

Ул үзен Сабан туеның көрәш мәйданында кебек тойды. Яшь вакыттагы җиңүләре, һәммәсе җыелып, картлыкка кунакка килгән шикелле булды. Бөтен кеше аны ярата, аны мактый, аңа озын гомер тели. Әллә соң кеше үз гомерендә шушындый бер хис, уй кичерер өчен генә дә яшәсен микән?

Кызыл кенәгә бөтен авылга өченче кешегә генә бирелә әле, диделәр. Шулай булгач, Зөлкарнәй шатланмый булдыра алмады. Үзен сугышта медаль алгандагы кебегрәк хис кылды. Караңгы төндә кордашы һәм фронтташы Шәйхулла белән кайтып керделәр дә, карчыгы Ләмига көндезен үк хәстәрләп куйган кызыл аракы белән юанып, икенче әтәчләргә хәтле утырдылар.
Зөлкарнәй моңсуланып калды. «Кемгә хаҗәт мин хәзер? – дип уйлады ул. – Инде мин мунчачы булып та эшләмәслек хәлгә килдем микәнни? Бу мактаулар, бу бүләк, картлык йөзенә кидерелгән яшьлек битлеге шикелле, ямьсезлекне матурлык белән генә каплау лабаса...»
– Син әйт әле, кордаш! Шушы аракы шикелле, зәһәр канлы идек. Хәзер кем, хәзер? – диде Зөлкарнәй.
– Кем дип... җан бар әле, кан ага.
– Анысы дәрт бар әле, бүтәннәргә бурычка керерлек түгел. Күрде инде безнең башлар...
– Гомеребез ямау белән тулы: монда бәхет, анда кайгы, монда ачлык, анда җылы...
– Тик алмашка безгә берни дә кирәк түгел.
– Кирәк түгел! Безнең бәхет шунда, кордаш, ә? Безнең бәхет нужалы еллар иләге аша үткән, чәчүлек бодай ише сайланма, – диде Шәйхулла, тешен кысты, күзе тирән бер көчне белгертеп янып тора иде.
– Балаларыбыз бәхетле булсын инде, – диде Зөлкарнәй, иске ярасына төбәлгән энәләр өермәсенең кымырҗый башлавын тойды, уң аягын ышкып алды. Аның тезе калтырый башлады.
– Алар бәхетенә керү язмасын, – диде Шәйхулла.
– Менә, бүкән, – диде Зөлкарнәй, кичәге шушы хәлләр­не искә алып, – тигезләштек. Син дә ялда, мин дә. Тыныч­лангансыңдыр. Тик мин алышам әле синең белән. Ярам да, сине ягып, үз мунчамда мунча керәм. Моңарчы гел эш урынында керелде.

Яфраклар коелды да коелды. Ул, урыныннан кузгалып, бакча капкасыннан капка төбенә чыкты.
Карчыгы Ләмига сауган сыерын абзардан куып чыгарды да урам буенча сузылып узган көтүгә кушып җибәрде.
Төтен исе, каен яфрагы исе, инеш исе килә иде.
Зөлкарнәй, һава торышын гадәтенчә чамалар өчен, чия бо­такларына сарышкан пәрәвезләргә карап алды. Рәшәткә аркылы үрелде дә буе җиткәнен эре тырнаклы бармак очына элеп иснәп карады. Аяз көн буласын белдереп пәрәвезгә төшкән энә очы хәтле генә чык бөртекләренең исен дә тойды шикелле.
Ишегалдында чиләк шалтырады. Ләмига, Зөлкарнәй юыныр өчен дип, коедан су ала. Хәзер карт салкын су белән битен чылатыр да, карчыгы сузган сөлгегә сөртенгәч, чәй эчәргә кереп китәр.
– Нәрсә, Зөлкарнәй абзый, телевизорыңны юдыңмы соң кичә?
Карт әз генә алданрак кереп китмәгәненә үкенеп куйды. Яратмый ул Фәйзулланы. Дөньяны иңендә тотарлык ир уртасы кеше булуына карамастан, авыл көтүе көтеп йөри. Ул күп һөнәр иясе. Мич чыгара. Коега бура иңдерә белә. Итек баса. Техниканы да белми түгел, мотоциклы бар, теләсә, трактор да йөртә. Ә ул – көтүче. Колхоз мал-туарын көтсә әле бер хәер. Кирәкле эш. Ләкин ул, хуҗалык малын көтәргә кеше алынмауны сәбәп итеп, ел да шул кәсепкә сатыла. Акчасы күп төшә, янәсе. Үзе урынына малайларын җибәрә дә җәй буе мич чыгарып йөри, кое казып бура иңдерә, түбә яба. Кирәкле кеше. Аңа йомыш чиратлап тора, кадерле. Шуны белеп ашыкмас, кыстатыр-кыстатыр да, туп-туры кашын сөзәк маңгае уртасына җыерып, үз бәясен әйтер. Бәхәсләшеп тормыйлар. Хатын-кыз ул килер алдыннан тавыгын суйдыра да кибеткә чаба. Ирләр кырда, өй эшләренә куллары тими. Фәйзулланыкы шикелле, атадан улга күчә килгән һөнәрләре юк.

Зөлкарнәй Фәйзулланың ир һөнәрләренә кулы ятуын хөрмәт итә. Ә менә холкын чи усакка охшата. Янса да, җылысы чыкмый. Кеше тимерче миче кебек булсын ул – күреген бер өрдердеңме, яхшылык ялкыны белән дөрләсен. Фәйзулла – шырпы кытлыгы заманында чүлмәктә асралган күмер сымаг­рак. Бөтен авылга бер. Тик, иркә кыз кадер яраткан шикелле, аны гел кадерләп тору кирәк. Чыгымчылап, сүнә калса, авылың белән уттан мәхрүм буласың.
Ирексездән кодагый дигәндәй, Зөлкарнәй дә Фәйзулладан мунча миче чыгартты. Сүз дә юк, җиде-сигез кисәк утын тыктыңмы – мунча ташы ут була. Әле тагын таш арасына пыяла ватыгы тутырды. Чажлап су сибәсең – кан яна!
– Бер чүмеч су җиб-бәрәсең миченә – ут чыга: ташлары кителеп, колак төбеннән чажлап ярчыклары оча! – ди Фәйзулла үзе бу хакта.
Теле дә шул мунча ташлары кебек кайнар аның – саксызрак кагылсаң, көйдереп алуы бик ихтимал.
Кулы да ут Фәйзулланың. Ә күңеле – ләйсән кар менә: учка алып, ниндилеген күреп өлгермисең – эри дә китә. Күрим дисәң, җиргә иел, бил бөк.
– Фәйзулла эне, өч кадак ярымнан итек бастырасы иде бит әле, малай.
– Түшәлгәнме?
– Түшәлгән.
– Гаҗилә түшәгән, ахрысы? – Бусын ул итек түшәү белән яңа кәсеп итә башлаган Гаҗилә эшенең тупаслыгын белеп әйтә, бәя күпертә.
– Түгел, Мостафа кулы, Мостафа...
Кыек атып туры тидермәкче. Алай да Фәйзулла итек түшә­мәсеннән кырлык табып ала. Аны борын төбендә әйләндерә-әй­ләндерә тикшерә – гүя нечкә күзле энә саплый, ә җебен кертергә ашыкмый. Күзе кылыйлана, иреннәре очлана. Әллә борыны белән иренен исни, әллә иреннәре белән борын очын үбәргә азаплана. Кыяфәтеннән көлеп җибәрмичә чак түзәсең. Басылмаган итегеңне кире алып кайтырга риза булсаң көләсең инде.
Зөлкарнәй Фәйзулланы менә шуның өчен өнәми.
– Телевизорыңны юдыңмы соң кичә?
– Чәч көмешен юар су бар микән, Фәйзулла эне?
– Мин телевизорны диюем.
– Мал куанычы – яшьлектә.
– Алай микән?
– Картлыкка озату – күрер күзгә генә бәйрәм ул: күз ел­мая, ә җан елый.
– Ял аның каруы.
– Эшсез торуны әллә рәхәт булыр дисеңме?
– Телевизор юатыр.
– Миңа телевизор нәрсә – коелган яфрак. Икесе дә ике нәрсә, тик бәяләре төрле. Телевизор алыр өчен яшибезмени?
– Зыянлы түгел инде, бушка ич.
– Бөтен кеше, синең сымак, бар нәрсәне мал да акча итеп күрми.
– Миннән – хәләл көч. Салган мичләремнең данына шик­ләнәсең мәллә?
– Мичне аны дан булсын дип түгел, кешегә җылы булсын дип чыгаралар. Атаң мәрхүм шулай итә иде. Әле дә гел сагынып сөйлибез.
– Сүз күп инде ул. Сүз заманы шул.
– Җылы сүз алыр, җылы сүз бирер өчен тормыш кылабыз. Атаң сиңа үз һөнәрен генә калдырды, димсең?
– Ә тагын нәрсә? Иң элек шушысы өчен мең рәхмәт.
– Атадан улга мал гына түгел, кан, ә кан белән җан да күчә. Җан да!

Зөлкарнәй үз сүзләренең Фәйзулланың зиһен төбенә төшкәнлеген бик яхшы белә. Ләкин Фәйзулла:
– Кояш та чыкмас борын, кәҗә фәлсәфәсе сатма әле, Зөлкарнәй абзый, – дип читкә борылды. – Тиктомалдан.
– Ни уйлаганымны кайчандыр бер әйтергә тиешмендер бит мин? – диде Зөлкарнәй.
– Җылы сүз алып кына, сарай түбәсеннән салам төшми, – диде Фәйзулла.
Йөзен бормыйча гына, Зөлкарнәй карашын иске сараеның салам түбәсенә юнәлтте. Аннан күккә карады: аяз иде.
«Фәйзулла нигә берәр усал сүз әйтми икән? – дип уйлый карт. – Аның күңел коесына минем сүзләрем ни дә булса иңдергәндер ич?»
Ә Фәйзулла, берни булмагандай, мал көтүенә карап тик тора. Коеның да төбе бар бит. Теләсә ни атсаң, ул да сасый, суы корый. Ә Фәйзулла – астыртын, ни әйтсәң дә, үзенә җыя, авыр җавап кайтармый, күңелендә ни барлыгын сиздерми. Әрләшүдән качып, үз күләгәсенә поса. Күләгәдә – ни кояш кайнарлыгы, ни яңгыр салкынлыгы анда. Үзенең кая таба читләшкәнен бик яхшы белә Фәйзулла. Шуңа дәшми.
– Салам дисең инде син, Фәйзулла. Саламга ни булган?
– Ни булган дип... черегән, диюем. Җылы сүз белән түбә япмассың.
– Күңел черемәсен, Фәйзулла эне.
– Үлгәч, тән белән бергә чери инде ул шунда.
– Яши белгәннәр үлми. Әнә атаң кешеләр күңеленнән чыкканы юк. Аны белгәннәр үлгәнче шунда яшәр!
– Ни калдырды ул миңа? Өе дә салам түбәле иде.
– Аның каруы җаны чиста – алтын иде. Күпме яхшылык чәчте.
– Чәчкән. Ә ура белмәгән. Син дә менә акыл сатасың. Мичнең кешегә – җылысы, остага – акчасы. Син ни дип яктың соң колхоз мунчасын? Алтмыш тәңкәңне ала килдең ләбаса моңарчы, ала килде-е-ең!
Зөлкарнәй соңгы елларны колхоз мунчасында мунчачы булып йөрде. Атнакич эштән кайтуларына – ирләргә, якшәмбедә хатыннарга мунча ягып өлгертә иде. Баштарак кайберәүләр борын астыннан гына көлгәләделәр дә. Тик ул аларга үпкәләмәде. Олыраклар аңа бераз моңсуланып карыйлар иде. Алай да аны-моны сиздермиләр, кайсы сырхаудан нинди пар әйбәт тә нинди себерке кайчан сихәтле дип, хәзер үз мунчалары булмаганнары яр астындагы элеккеге кара мунчаларын, яшьлекләрендә мунча кергән чакларын сагынып, сөлгеләренә әкрен генә сөртенә иделәр дә Зөлкарнәйгә рәхмәт әйтеп кайтып китәләр иде.
Ә беркем дә беркайчан да, Фәйзулла шикелле, аның мунчачы булып йөрүен гаеп итеп әйткәне булмады. Ник әйтсен, бала коендырган ана эше белән аның эше арасында ни аерма бар? Кешеләрне ул үзенең балаларына саный лабаса. Җитмеш яшькә җитеп, моңа әзме-күпме хакы бардыр ла!
Халыктан сөт җыючы Җиһангирлар тыкрыгына җыйналган көтү инде шәп-шәрә калган кыр ягына таба кузгалды.
– Менә шулай, – диде Фәйзулла. – Мин кирәк әле кешеләргә. Яшәү нужасы беткәнче. Син – мунчачы, мин – мичче. Икебез бериш.
– Тән тире белән табылган ипи кадерле, Фәйзулла.
– Әйтәм җирле, минем әти салкын тегермәндә кан төкереп үлгән... Кияренә бер кат ыштан иде.
– Утыз сигезенче елны, Фәйзулла, хезмәт көненә тигән биш олау бодайны ишегалдына кертмәс өчен балта күтәреп каршы тордым. Безгә артыгы кирәк түгел иде. Анда, ачуым килмәгәе, бер... мең ыштанлык кына мал бар идедер. Без бәхетне малдан түгел, алдагы көннән көттек: сездән...
– Әллә начар эшлибезме? Мичләрен кем чыгара бу авылның? Итекләрен кем баса? Кое бураларын кем иңдерә? Менә син, иң кимендә, мич чыгарып кара. Килерме ку­лыңнан?
– Безне теләсә кем алмаштыра ала. Хәтта син дә. Ә сине? Авылда синнән гайре кем мич чыгара? Авырдың – кем алмаштыра сине? Үлдең – урыныңа кемне калдырасың?
Туйдырды Зөлкарнәйне сүз көрәштерү. «Бу чияләр яф­ракларын ник коймый икән инде?» – дип уйлады ул. Кинәт ни өчен болай уйлавына гаҗәпләнергә өлгермәде, Фәйзулла, кашын маңгай уртасына җыеп, авыз эченнән нидер мыгырдана-мыгырдана китеп барды.
«Әх, Фәйзулла, Фәйзулла! Мунча тиренең ни икәнен бе­ләсең микән соң син? Мунча тире – эшләп арыган тән тире, яшәү тире ул!»
Үз шөгыле белән Зөлкарнәй яшерен генә горурлана да иде. Ул яккан мунча авылдагы санап бетергесез кешегә тән җиңеллеге биргәндер, ул җылыткан су күпме кешенең тән гөнаһын югандыр, ул җибәргән пар ничәмә кешегә тән гайрәте иңдергәндер. Ун ел буена колхоз мунчасын якты ул, ирләр гайрәтенә куанды, хатыннар дәртенә изгелек теләде, балалар гөнаһсызлыгына көнләште. Ун ел эчендә эшләгән эше тормышның кирәкле бер ихтыяҗы иде, ә ул үзен шул ихтыяҗның профессоры итеп тоеп йөрде. Күрәсең, мунчада ул кешеләрнең әйбәтләрен генә түгел, начарларын да юып йөргән икән. Шул ук мунчага Фәйзуллалар да йөрде. Нишләтәсең. Андыйларга, җаныгыздагы керне юыгыз дип, мунчала сузасыңмыни?
Ул бакча артындагы кысыр җирдә үскән кыргый чия ­чыбыкларыннан ясалган себеркесен пар юкәгә сөягән җиреннән алып чыкты да, басып-басып, капка төбен себереп таш­лады.
– Арыдым, – диде ул әкрен генә. – Тик бу ару гына. Мин­дә көч бар әле.
– Ашарга кер, Зөлкарнәй! – дип кычкырды Ләмига бас­кыч төбеннән. – Чәй кайнады.
«Хәзер керәм, – дип уйлады карт һәм рәшәткә аркылы кул тегермәненә күз төшерде. Әллә кайчан югалткан нәрсәсен тапкандай, күңелендә үсеп чыккан таныш уйга сөенде: – Ярыйм әле мин бу кул тегермәнен, гел буталып йөрмәсен».
– Кул тегермәне, – дип эндәште ул, – ярыйм әле мин сине.
– Кем белән сөйләшеп йөрисең анда?
Яфраклар коелган тынлыкта кинәт яңгыраган тавышка сискәнеп, ул капкага таба борылды. Үзе дә сизмәстән, кычкырып сөйләнүенә оялып китте. Ләкин, яшь чакта Ләмиганы беренче ярату кояшында янгандагы кебек, битенең ояттан, уңайсызланудан кайнарлануын тоймады. Күңел төбендә нидер өзелгәндәй генә булды. Кул тегермәнен утынга ярам дигән хыялы каядыр артка чикте.
– Болай гына, карчык, болай гына. Анау бүкәнне ярып таш­ламаммы әллә дигән идем, кул тегермәнен. Гомер буе аяк астында буталды.
– Көчең ташыганые шул. Чәй суына... Кулыңны ю. Су җы­лыттым. Комганда.
Ләмига алып чыгып утырткан ак комган борыныннан иртәнге салкынча һавага бу сузыла иде.
– Кайдадыр тимер чөй йөри иде, Ләмига, хәтерләмимсең? – дип сорады Зөлкарнәй.
– Былтыр койма баганасына дип имән ярганда кысылып калды ич, ала алмадыгыз. Хәтерең...
«Алырга булыр, – дип уйлады Зөлкарнәй. – Алдан чөйне алырга булыр, аннары бүкәнне ярырга».

Пәрәвезләр очкан кояшлы иртәнең кайсыдыр бер читеннән нигәдер пышылдап әйтелгән аваз ишетелде: «Зөлкарнәй, прицел – бер дә биш, угломер – ике йөз дә бер! Заряд тулы! Анасын-баласын белмәгән хәшәрәтләргә – ут! У-у, нәсел-нәсәпләре коргырлары!» Юк, аның командиры сержант Шәйхулла тавышы түгел иде бу. Һаваны селкеткән шартлау Зөлкарнәй тубы аткан тавыш түгел иде инде: инешнең теге ягындагы урман турысында биек-биектән очкан ялгыз самолёт тавыш киртәсен үтте.

«Ә миңа картлык киртәсен үтәсе иде», – дип хыялланды Зөлкарнәй һәм аягындагы күн чүәген салды да, үкчәсе ямаулы ак оегы белән баскычның юылган идәненә басып, ачык болдыр ишегенең караңгы авызына кереп китте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар