Логотип
Проза

Пижама-Жанна

Әгәр дә кызыклы кушамат хакында сүз чыкса, безнең авылның Жанна Фазылгаяны искә килеп төшә. Дөрес, Өлфәтнур абзыйның кушаматы да үзенчәлекле – Пушкин.

Әгәр дә кызыклы кушамат хакында сүз чыкса, безнең авылның Жанна Фазылгаяны искә килеп төшә. Дөрес, Өлфәтнур абзыйның кушаматы да үзенчәлекле – Пушкин. Нәрсә, көдрә чәчле булганга Пушкин кушаматы алгандыр дисезме? Булды ди! Алай була калса, безнең ярты авылга бу кушамат тагылган булыр иде. Юк, тарихы икенчерәк. 
Элек кәнсәләр дип йөртелгән йорттагы телефон янында «на высякий пажарный ыслучай» кизү тору булган. Ары-бире район түрәләре шалтыратсалар, кәнсәләрдәге телефон әбизәтелне җавап бирергә тиеш! Өлфәтнур абзагызның кизү чиратында телефон шалтырый башлаган бит, рәхмәт төшкере! Коммунист, алдынгы механизаторның бик матур итеп кенә «сөнәй базарында» йөргән чагы булган бу вакытта. Әйтергә кирәк, ул елларда: «Кем әле бу?» – дигән сорау, шалтыратучыларның стандарт сорауларның берсе иде. Телефонның теге ягыннан нәкъ шушы сорау яңгыраган: 
– Кем әле бу?
 Әллә уянып бетмәгән, әллә сорауны аңлап бетермәгән, әллә Өлфәтнур абзый шаяртырга уйлаган, анысы инде хәзер беркемгә дә мәгълүм түгел. Ни булса да булган, аның җавабы кыска һәм кәнкрит булган: «Пушкин!». Нәтиҗәсе билгеле: бүген оныклары да бөек шагыйребезне искә төшереп торалар. Сәнәге кыйбат түгел, җәпләкәсе кыйбат диләрме әле? Горурланып йөртәләр алар бу кушаматны. Ә инде менә Фазылгаян абзыйга килгәндә, алай дип һич кенә дә әйтеп булмас иде. 
...Фәрдәнә әтисенең туган көненә нәрсә алыйм дип озак уйланды. Институтның дүртенче курсында укып йөргән кызның акчасы ташып тормаса да, заводта эшләгән абыйларыннан «акмаса да, тамып торгач», «запасы» һәрвакыт булды. Шул «запас» дигән акчаларга башкаладан нинди дә булса «модный» әйбер алып кайтып, әнисе белән әтисен куандырып торды студент кыз. Бигрәк тә бер бүлмәдә кала кызлары белән тору аңа зур тәэсир ясады. Аларны башкалага яллардан шәхси машиналары белән генә китереп куйган әти-әниләренең киемнәре дә башкача, кем әйтмешли, «культур-мультур». Ә алардан соң бүлмәдә калган хушбуй исләренең тәме ике-өч көнгә сузыла. Светлана исемле бүлмәдәш кызына кунакка кайтып, аларның яшәгән фатирына шаклар катып килгәне әле дә күз алдында. Вәт, яшиләр ичмасам! Фәрдәнә дә үзләренә кайткач, авылдагы йортларын бераз калачага охшатып җыештырып куйды. Артык-портыкларны тегендә-монда яшерде, әниләренең мал караганда кия торган киемнәрен хәтта чолан якка ук чыгарып куйды: янәмәсе, ис чыгарып тормасын! Өй җиһазларын әле тегеләй, әле болай күчереп, тегеләрне чистый хәлдән тайдырып бетерде. Ул китү белән, әйберләр берәм-берәм яңадан үзләренең өйрәнгән урыннарына кереп кунаклый иделәр, әлбәттә. Тик озакка түгел, Фәрдәнәнең икенче кайтуына кадәр генә. 
Ашарга да Фәрдәнә «калача» кыйландырып әзерләде. Умырып тукмачлы шулпа, табак тутырып ит ашарга күнеккән механизатор әтисе генә кечкенә савытка салынган шулпа, тәлинкә төбендәге төелгән бәрәңге белән бәләкәй генә ит кисәкләренә риза булмыйча: «Ярый, монысы булды, хәзер ашарга бирегез», – дип, өстәл артында утыруын дәвам итте. 
Туган көненә бүләк итеп, Фәрданә әтисенә пижама алып кайтты. Фазылгаян абзый пижама дип аталган әйберне бик уңайлы дип тапмаса да, кызын үпкәләтмим дип, киеп йокларга мәҗбүр булды. Икенче көнне эшкә баргач, бергә эшләгән трактористлар каршында мактанасы килепме: «Кызым миңа туган көнгә бүләк итеп...» – дип башлаган иде, нәкъ шушы җирдә, каһәр генә суксын икән, пижама дигән сүз онытылды да куйды бит әй! 
– Йә инде йә, нәрсә алып кайткан бүләккә, әйтеп бетер? – диештеләр хезмәттәшләре.
Фазылгаян абзый, аяк астында тапанып, тагын бераз уйлап торды да:
– Жанна алып кайткан әле, бүген шуның белән йокладым, – дип, әйтеп салды.
 Икенче көнне, бөтен авыл өчен ул Жанна Фазылгаяны булып уянды. «Ну, шуны үзебезчә йокы костюмы дип әйтсәм нәрсә була инде, әтү бала-чагага ияреп, авызга гомергә дә алмаган сүз белән атый, имеш!» – дип, Фазылгаян абзый бик озак тиргәнеп йөргән, дип сөйләделәр соңыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Люция Әблиеваның һәр әсәрен кызыксынып укыйм.Гади генә хикәядә күпме фәлсәфә.Гогольнең "Ревизор"ындагы Хлестаков кебек,үзебезне әллә кем итеп күрсәтергә тырышабыз. Язучыга уңышлар телим.Оста яза.

    Хәзер укыйлар