(хикәя)
(хикәя)
Гөлнәфисә, көндезге чәен эчеп, чынаягын юып каплаган гына иде, урам якка машина туктаган тавышны ишетеп, тәрәзә аша үрелеп карады. Тәгәрмәчләренә хәтле чип-чиста итеп юылган, куе чия төсендәге елкылдык машинасыннан чыгып килгән Ибраһим, үзен күрәләрме дигәндәй, йортның тәрәзәсенә күз салды һәм ашыкмый гына капкага табан юнәлде. Гөлнәфисә, кабаланып, чәен яңартты. Соңгы арада көн дә килеп хәлен белеп киткән картны көтми генә ашап-эчеп утыруы өчен күңеленнән үзен бераз шелтәләп тә алды Гөлнәфисә. Аңа Ибраһимның үз янына шулай еш кына килүе инде шундый гадәти вакыйгага әйләнгән иде, карт берәр сәбәп белән күренми торса, күңеленә нидер җитми кебек. Әнә әле дә ишектән керә-керешкә “Исәннәрмесеееез”, − дип сузып-сузып сәлам биргән Ибраһим күренгәч, Гөлнәфисә күңелендә уянган елмаюны йөзенә бик чыгармаска тырышып, кунакны өстәл артына чакырды. Ибраһимның килүенә шат булса да, ничектер, олы ир алдында авыз ерып, елмаеп басып торуы килешми кебек. Нишлисең, тыйнаклык, басынкылык дигән сыйфат канында шул Гөлнәфисәнең.
Үз янында бөтерелгән хуҗабикәгә канәгәть кенә караш ташлап, Ибраһим, кесәсеннән кып-кызыл пар алма чыгарып, өстәлгә куйды: “Үз бакчамныкы. Сыйлан. Монысы бакчаның читендәге алмагачтан. Эчтәгеләре әле өлгереп кенә килә... Бездә бит Африка түгел, үзең беләсең...”
Ибраһимның беренче карашка сәеррәк тоелган бер сыйфаты бар иде. Берничә җөмлә аша үз бакчасындагы алмагачтан Ибраһим, үзе генә белгән бәйләнеш табып, Африкага сикерде. Анда да тукталып калмыйча, шул арада Марс хәтле Марска барып җитте: “... Марста әнә су тапканнар ди. Су булгач, тереклек юк дисеңме...” Бер авылда туып-үскән аылдашының холык-гадәтләрен яхшы белгән Гөлнәфисә, күңеленнән генә елмая-елмая, колак чите белән генә Ибраһимны тыңлады, ә куллары җитез-җитез генә кыйланып, картка чәй ясады. Аңа Ибраһимның ни турында сөйләве артык мөһим түгел иде. Сөйләсен, ни турында булса да сөйләсен. Колакларга баскан авыр тынлыкны алып ташласын... Карт та Гөлнәфисәнең, артык фәлсәфә сатмыйча гына, әйе, шулай, юк, дигән кыска җавапларына риза иде, ахрысы. Тыңлаучы булгач, Ибраһим карт дәртләнеп киттеме, һава-көн торышыннан башлап, җай гына герман сугышы башлануының сәбәпләренә хәтле барып җитте. Бер караганда, бәйләнешсез күренгән хәлләрне, вакыйгаларны тезеп бәйли-бәйли, тасвирлап сөйләргә яратканы өчен һәм авыл халкы аны Һәвәскәр Ибраһим дип йөртә иде. Хәер, Ибраһим үзе дә бу кушаматына ияләште кебек. Пенсия акчасына имза куйганда Гарифуллин фамилиясен язмыйча, бизәп-челтәрләп “Һәвәскәр”не сырлаганы өчен хат ташучы хатыннан аңа каты гына эләгә, дип тә сөйлиләр.
Гөлнәфисә, Ибраһимны чәй эчәргә булганы белән кысташтыра-сыйлаштыра, өстәлдә яткан пар алмалардан күзен алмады. Бергә алсаң бер учка сыймаслык кызарып пешкән ике зур алма. Күңеленә әллә җыр, әллә шигырь сүзләре килде:
“Пар алмалар идек тә бит. Нигә иртә өзелдең?
Алмаларын җыям, әмма ямен тапмыйм көземнең...”
Ялгызлыктан алҗыган Ибраһим җай гына сүзне үзенә кирәк якка борды. “Менә бит, күрәсеңме, парлы булганда алма да матур күренә. Ә кешегә тим буле пар кирәк... Мин әйтәм, әллә кушылабызмы соң, Нәфисә? Балалар да каршы түгел. Аннары бит, үзең беләсең, яшәрә бармыйбыз. Бергә-бергә бер-беребезгә таяныч булыр идек карт көнебездә...” Картның өмет тулы сынаулы карашы, җавап көтеп, Гөлнәфисәгә төбәлде. Ибраһимның бу сүзләрен беренче генә ишетмәгән Гөлнәфисә оялып-кызарып ук калмаса да, күңелендәге кыенсынуны баса алмады. Яшертен генә олы якка, үзенең мәрхүм Сәйдәше белән яшь чагында төшкән сурәткә күз ташлап алды. Әйтерсең дә, Сәйдәше аларның сөйләшкәнен тыңлап тора... Сиздерми генә караса да, бу Ибраһимның игътибарыннан читтә калмады:
− Нәфисә, дим, синең картны да, минем карчыкны да кире кайтарып булмый бит, нишләмәк кирәк. Үлгән артыннан үлеп булмый. Әллә ризалашасыңмы соң? Күпме гомер калган – бер Алла белә. Әллә бераз бергә-бергә әйбәт кенә яшәп калыйкмы дим...
Моңа хәтле картның тәкъдимен яңа-яңа сәбәп табып кире кагып килгән Гөлнәфисәнең әйтер сүзе калмады кебек. Инде ул үз халәтен үзе дә аңлап бетми иде. Телиме ул Ибраһим белән кушылырга, юкмы – үзе дә анык кына белми. Бер яктан, әйе, тыныч картлыкта картаясы, олыгайган көнеңдә кемнеңдер иңенә таянып, җиңелрәк яшисе килә. Икенчедән, ул бит һаман Сәйдәше белән “гомер итә”. Аның белән киңәшләшә, аның белән серләшә, сөйләшә. Күңелендәген аның белән бүлешә. Ибраһимга чыгып кына оныта алырмы ул кырык ел гомер иткән ирен? Яңадан башлыйм дип кенә сызып ташлыйсы килми шул бергә үткән гомерне. Теләсәң дә, күңелдән йолкып алып булмый. Инде язмыш Ходайдан язган парың белән гомергә аергач, бергә үткән озын-озак гомернең һәр мизгеле, сәгате, минуты бик тә, бик тә кадерле тоела икән. Хәтта искә алмаслык чакларның да авырлыгын инде вакыт күптән юган, алар да сагындыра. Авырлыклар белән яулаганга кадерледер инде ул бәхет дигәнең. Ә Гөлнәфисә бәхетсез булмады ире белән. Менә әлегедәй, үткән тормыш юлына борылып-борылып караганда ныграк аңлый барасың икән ул тормышыңны. Сагынырлык яшәлгән икән, димәк бәхетсез булмаган.
− Белмим инде, Ибраһим. Ни әйтергә дә белмим. Балалар каршы түгел түгелен. Тик күңел тартмый бит әле бер дә... Без бит инде яшь түгел. Мин алтмыш дүрт белән барам. Син олырак. Һәркемнең үз холык-кылыгы дигәндәй. Әллә килешеп яшәп китеп була, әллә юк. Барып чыкмаса, ары очка, бире очка күченеп йөрербезме, кеше көлдереп? − дип җаваплады Гөлнәфисә уйларыннан арынып.
Ибраһим ярым шаярып, ярым чын “һөҗүмен” дәвам итте:
− Машинамның алгы керисласына гына утыртып йөрермен үзеңне. Хан кызы кебек кенә йөрерсең...
Гөлнәфисә дә елмаеп җавап бирде:
− Инде машинага утырып кына хан кызы була алырбызмы икән...
Ибраһимның яңа машинасы белән горурлануын белә иде Гөлнәфисә. Шуңа күрә, озата чыкканда хуҗасының күңеле булсын өчен, машинаның ишеген ачып караган булды. Ибраһим, чүпрәк алып, болай да ялтырап торган тәрәзәне сөртте. Машинаның төзелеше буенча белеме хәттин ашкан булуын күрсәтәсе килгәндәй, тимер-томырлы телдә Гөлнәфисә аңламаган берничә җөмлә әйтте. Арткы ишекләрне ачып, утыргыч астындагы резинкаларны селкегән җайга сукранып алды:
− Менә бит, кеше утыртып йөртсәң, пычракка батыралар машинаны...
Гөлнәфисә Ибраһимны озатып кергәндә ирексездән өй алдында туктады. Кайчандыр Сәйдәше агачтан юынган ике кәнәфи күзләренә чагылды. Ул шуларның берсенә килеп утырды. Бервакыт бергә шәһәргә баргач, алар кибеттә йомшак җиһаз җыелмасы күргән иделәр. Юклык замана. Күксел бизәкле тукыма белән тышланган диван, ике кәнәфи заманына карата шундый да матур, күз кызыгырлык җайлы күренә. Җиһаздан күзен аера алмый басып торган хатынына карап, Сәйдәш егетләнеп әйтеп салды: “Шушы йомшак кәнәфигә утыртмасам, исемем Сәйдәш булмасын!” Гөлнәфисә хакына ымлады, күрәсеңме, янәсе. Хакы да бар гына. Тик җиһаз алдан язылып чират буенча гына сатыла булып чыкты. Туганнарына кереп, ике көн кунып яттылар. Иртәнге сәгать алтыда торып, туңа-туңа кибетнең ачылганын көтеп, чак языла алдылар. Кыш көне язылган чират аларга җәй көне генә җитте. Аңарчы ике-өч тапкыр барып, чиратларын тикшерделәр. Мал сатып, акча җыйдылар. Ике малай, яңа диванда кем йоклый, дип бәхәсләштеләр. Тик чиратлары җитеп, тиешле көнгә баруга, аларга дигән йомшак җиһаз җыелмасы танышлык буенча кемгәдер сатылган иде инде. Еларга җитешкән хатынын Сәйдәш ничек тынычландырырга белмәде. Малайларның да күңеле төште. Сәйдәш, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп дөньясын тозлап-борычлап искә алды да, кайту белән эшкә тотынды. Агачтан борыс юнып, такта ышкып, Сәйдәш ике киң генә урындык сыман нәрсә ясады. Терсәк астына нечкә генә тактага тотылган юрганны кисеп каккач, кибеттән сатып алынган ярыйсы гына тукыма белән тышлагач, агач урындык йомшак кәнәфигә әйләнде дә куйды. Остарып киткән Сәйдәш бераздан кызып китеп үз кулы белән диван да әтмәлләде. Кибеттән өр-яңа ике матрас алып, шуларны тиеш урынына куйгач, тышын яңа тукыма белән тышлагач, яңа диван шәһәрнекеннән бер дә аерырлык булмады диярлек. Малайлар умырткаларын бөгеп яткан җайсыз тимер сиртмәле караватларны тышка чыгардылар. Әнәс белән Фидус үскәнче шул диванда бергә йокладылар. Әйе, Сәйдәшенең ни әйтсә дә сүзен үти торган яхшы гадәте бар иде шул.
Гөлнәфисә утырган килеш кәнәфинең терсәк астындагы тактасын сыйпады. Сәйдәшенең куллары ясаган, аның бармаклары кагылган, тире тамган кадерле утыргыч бит бу. Ничек аны Ибраһимның машина креслосына алыштырып була... Аннары, Ибраһимның яңа машинасына кереп утыруы да ничектер уңайсыз. Пычратыр, тузан тидерер төсле. Әнә бит ничек саклый машинасын, ничек сукрана. Юк, җәяү йөреп җиләтсә дә, кирәкмәстер ахрысы, Ибраһимның машинасы. Аяклар исән булсын.
Ә ире өч дистә ел элек ясаган диван һаман да тугры хезмәт итә. Әнәсе бер кайтканда заманча, яңа тукыма белән тышлап киткән җиһаз тагын өр-яңа булды да куйды.
Өй алдындагы иске утыргычта утырган Гөлнәфисә үзалдына җиңел сулап куйды. Кайчандыр ире тырыша-тырыша каккалаган кәнәфи галәмәтендә утыру аңа искиткеч рәхәт иде. Әйтерсең дә, ул кыска кына мизгелгә генә булса да, бергә чактагы шул бәхетле елларга кайтты... Ни дисәң дә, ул күңеле белән һаман гомер иткән ире янында, балалары янында. Ибраһим белән кушыла калсалар, бу кадерле истәлекләрне кая куяр Гөлнәфисә? Үзенә урын таба алмыйча, яңа тормышы белән үткәннәре арасында бәргәләнерме? Гөлнәфисә, өйдәге тынлыкны бозарга теләмәгәндәй, тын гына басып, йортка керде һәм Сәйдәшенең дивардагы сурәте каршына килеп басты. Ире аңа шундый таныш, шундый якын, бераз җитди күзләрен төбәде. Күңел халәтенә, үз кәефенә карапмы, Гөлнәфисәгә иренең карашы көн дә үзгәрә кебек тоела. Менә әле дә коңгырт күзләрендә бераз сынау, хәтта үпкә-шелтә дә бар кебек. Әллә мине Ибраһимга алыштырырга телисеңме, дигән өнсез сорау чагыла сыман.
Гөлнәфисәнең уйларын бүлеп, телефон шалтырады. Фидусы гаиләсе белән ялга кайтмакчы. Кышкылыкка дигән утынны ярып-өеп китәсе. Гөлнәфисә улы белән сөйләшеп алгач, үз-үзенә гаҗәпләнеп куймый булдыра алмады. И Ходаем, синме соң ялгыз карчык? Бар эшеңне эшләп, әни дип өзелеп торган балаларың бар чакта үзеңне ялгыз санарга ничек телең бара? Оят түгелме сиңа? Әллә кая чыгып китеп, нигезеңне суытсаң, балаларың кая кайтыр да кемдә җылы эзләр? Хәер, җандагы бу татлы сагыш ялгызлыктан да түгел, ә үткәннәрен, ирен, балаларын сагынудан туганын Гөлнәфисә аңлый иде кебек. Әйтерсең лә, тормышында нәрсәдер үзгәртсә, шул үткәне кире кайтыр кебек... Үткәннәрең сагынырлык булгач, димәк, начар яшәлмәгән. Сагын, юксын үткән гомереңне. Ләкин ул башкача кабатланмаячак. Ибраһим белән дә, беркем белән дә кабатланмаячак. Ялгызлык белән сагыну тойгысын бутама. Теләсә, Ибраһим килсен, йөрсен. Кеше белән кеше аралашмый тормый.
Аш бүлмәсенә чыккач, күзенә өстәлдә яткан ике кызыл алма чагылды. Ибраһим алмалары... “Пар алмалар”, − дигән булып татлы телләнә. Нишлисең, Һәвәскәр Һәвәскәр инде. Сөйли белә. Сөйләсә, сүзнең маен чыгара. Ә Гөлнәфисәнең уенда һаман Сәйдәше. “Пар алмагачлар утыртыйк әле, хатын. Үзебез кебек пар алмагачлар”, − дип, өйләнешкәч тә бакчаның койма буена ике алмагач утыртканнар иде. Кырык ел эчендә алмагачлар ике нәзек чыбыктан киң ябалдашлы, калын гына кәүсәле агачларга әверелделәр. Алмалары ашап туймаслык. Үзенә дә, балаларга да җитә. Күршеләрне дә сыйлый. Гөлнәфисә, күңелендә кузгалган хатирәләрдән хисләнепме, һава сулыйсы килепме, бакчага чыгып, алмагач төбендә торган сиртмәле караватка барып утырды. Гомере буена Гөлнәфисәгә алмагачлар, үләннәр, чәчәкләр тере, җанлы булып тоелды. Әлбәттә, тере. Әнә бит кояшка ничек үреләләр, су эчәләр, туфрактан үзенә кирәген алып, тукланалар. Яфраклары җилдә ни турындадыр серләшәләр. Тугайда печән чапканда чалгы астында калып, кырт-кырт киселгән чәчәкләрне кызгана иде Гөлнәфисә. Ә Сәйдәше “исәр хатыныннан” йомшак кына көлә: “Юләркәем син минем!” Гөлнәфисә, кәүсәләрен сыйпый-сыйпый, Сәйдәше утырткан тере алмагачлар белән сөйләште: “...Яз көне гөрләп ап-ак чәчәк атасыз. Алмага бөреләнәсез. Җәйләрен җирдән алмаларга сут җыеп, җимеш үстерәсез. Куе яфракларыгыз белән күләгә бирәсез. Көзләрен сутлы, татлы алмаларыгызны, мәгез, ашагыз, сыйланыгыз, дигән сыман җиргә коясыз... Сәйдәшем алмалары...” Ике алмагач аны өнсез генә тыңлады. Пар алмагачны бер-берсеннән башка күз алдына китерә алмаган кебек, Гөлнәфисә үз парын да Сәйдәштән башка беркем белән дә күзаллый алмый шул. Күзгә күренмәсә дә, дәшмәсә дә, исән аның Сәйдәше, тере. Ул аның күңелендә яши. Җан сөйгән кеше бер генә була шул.
Икенче көнне чия төсендәге машина килеп туктауга, кибеткә барырга җыенган Гөлнәфисә каршы чыгасы итте. Кадерледән-кадерле машинасының ишеген бик саклап кына ябып яткан Ибраһим гаҗәпләнеп башын күтәрде. Сәлам алгач, Гөлнәфисә озакка сузмады, әйтәсен әйтте:
− Ибраһим, син күңелеңә авыр алма. Тик мин тормышымны үзгәртмәскә булдым әлегә. Сәбәбе – Сәйдәшемне оныта алмыйм. Шул... Ә син кайгырма, ялгыз хатын-кыз бер мин генә түгел...
Ибраһим машинасына утырырга күпме кыстаса да, Гөлнәфисә үз йомышы белән, җай гына җәяүләп, койма аша үрелгән кызыл алмаларга күз сала-сала, авылның икенче очына табан атлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Күңелгә үтеп керерлек тирән эчтәлекле әсәр.рәхмәт сезгә,уңышлар телим сезгә
0
0
0
0
Бик матур эчтэлекле язылган унышлар сезгэ
0
0
0
0
Шулай да матур яшэп була микэн? Физалиягэ рэхмэт, кунелгэ керерлек итеп яза 2
0
0