Логотип
Проза

Һомай кошлары

Хәле шәптән түгел Тукайның. Хәтта начар ук.
«Гомерем чигенә җитәм,— диде ул күңеленнән.— Тәнем тоя шуны. Җаным белә тиздән китәрен».
Габдулла мендәрне җайлап салды. Баш астының текәрәк булуын ошата ул. Таянып күтәрелде дә мендәргә аркасын терәде. Дәү йомшак мендәр аның ябык аркасын җылытып кочты.

Бүген дә дуслары килер. Алар белән сөйләшер сүзләр күп. Дуслары барында, бәлки, тамак та ялгар. Ә ялгызы калганда, черемләп алудан һәм уйланудан башка шөгыле юк аның. Язарга, хәтта укырга да хәле җитми. Шөкер, тәне көчен ташласа да, уйланырга дәрманы бар.

...Уйлар... Сез дә инде җанга нигәдер рәхәтлек бирмисез. Сез дә инде җанны алып китәргә җыенасыз...
Болай да аз шатлыкларым бетеп бара. Ләйсән аеның куанычлы үзгәрешләрен тәрәзәдән карап ятарга мәҗбүрмен. Туган аемның. Их-х, урамга чыгасы иде дә... Нишлисе иде? Белмим икән лә шуны. Шөбһәле хәл. Юк, беләм ич! Хастаханә ишегеннән чыгуга ук, тәрәзәм турысында әңгәмә коруп торучы ике агайга сәламемне бирермен. Иякләрендә генә сакал үстергән ике агайга. Татарча итеп. Берсенең сакал-мыегы кап-кара, икенчесенең ап-ак. Берсен-берсе бүлдермичә сөйләшәләр. Гәүдәләрен тотуларында ук горурлык сизелә. Ә-ә... ак сакал-мыеклысы минем танышым ләбаса! Тенекинең Нигъмәтҗан карты.

Ак карт... Теге чакта Печән базарында синең белән әңгәмә коруым истә минем. Беләзек-йөзекләр, алка-чулпылар сатарга килгән идең. Мин, товарларыңны, бизәнү әйберләре, дигәч, ямьләнү әйберләре, дип төзәткән идең.
Бу юлы калага ни йомышың төште икән? Сәүдә итәсеңме? Нигә алайса базарда түгелсең? Әллә... Әллә минем хаста калуымны ишетеп, хәлемне белергә килүеңме? Нигә алайса яныма кермисең? Минем якка ара-тирә күз ташлыйсың, анык ук күрмисеңдер, шулай да халәтемне чама кыласыңдыр. Китеп барыш минем...
Яныма кермәвең мине борчырга теләмәүдән булыр. Син, бәлки, хаклыдыр. Әллә минем бәхиллегемне алырга килүеңме, шагыйрь җанлы Ак карт? Бәхил мин синнән. Бәхил!
Ә син бәхилме соң? Бәхил икәнсең. Килеп күренүең үк — бәхиллегең.
Әмма ки мин сиңа бурычлы калам икән. Миңа багышлап, карчыгым белән миңа атап, бер шигырегезне җырларсыз, дигән идең теге чакта. Мин сезгә атап шигырь яза алмадым. Табылмады ул шигырь, Ак картым!
Бәлки, сезгә багышлап хикәя язарга кирәк булгандыр. Тик мин хикәяләр язмадым шул. «Исемдә калганнар»ны хикәягә санап булса гына инде.
Ак карт... Карчыгыңның исеме ничек иде соң? Ачуланма, Нигъмәтҗан карт, карчыгыңа мин яңа исем кушам. Чү, хәтерләдем, синең бәхетеңнең исеме Фагыйлә ич! һәм дә ки сезнең икегез турында хикәя язарга тырышып карыйм.

... Дугадагы җиз кыңгырау сөендереп шалтырый. Тигез агышлы бу моңга юлның күпергән тузанына атның бах итеп басуы кушыла. Ике тавыш аралашып бара — кыңгырау һәм тояк тавышлары. Нигъмәтҗанны җәйге авылның шушы иртәнге җыры уятты. Аты шәп, дип уйлады ул, сузылып ла юырта соң! Күрмичә дә шул абайлана. Сабан туен таңнан искәртүче кайсысы икән? Хәер, кем булса да барыбер түгелме?! Ак таңда ук авылга җыр салуы сөенеч.

Нигъмәтҗан май башыннан бирле өйалдындагы чолан-бүлмәдө йоклый, монда җәйнең исен тоясың. Ул сикереп торды. Төннек тишеге хәтле тәрәзә кысып куелган иде, аны ачып бетерде, битенә таң һавасы бөркелеп сыланды. Кояш күренми әле. Өйдәгеләр уянмасын өчен, ишекне акрын ачты. Биек баскычка аякларын җәеп басты, киерелде дә куырылды, иелде дә турайды. Бакча уртасындагы сукмактан елгага таба китте. Елга аларның өчпочмакка охшаган бакчасының озын ягына терәлеп ага. Шул яктан ун аршын чамасы җирдә өрәңге-имәннәр, карама-элмәләр үсә. Саба төбәгенең барлык агачлары бар монда.

Карлыганлыкта туктады, дымсу яфракка битен тидерде, тәмле ис борынын йомшак кытыклап, акрынлап рәхәтләндерде. Басмага кереп чүгәләде, куш учлап су алды да, чисталыгына сокланып, шуңа беравык карап торгач, битенә сипте. Аякларын тубыгынача суда чупырдатты. Бу рәхәтлекләр генә тәнгә сихәт биреп җиткермәгән икән, чишенде дә, кулларын баш очына сузып, чоңгылга чумды.
Нигъмәтҗан сабан туена, үзләре янындагы басмадан чыгып, Әрәмәлек урамыннан килде. Сабан туе авылның түбән башында уза.Чишмәле тау итәгендә тигез мәйдан зур, тау бите тамашёты утырып күзәтергә уңайлы. Чирәм ныгып җиткән, җете кояшта куе яшеллеге сыекланган. Йомшак төс.

Моннан елга яшел ярларга төренгән зәңгәрсу тасма булып күренә. Җилсез бүген. Шулай да йомшак җил бардыр, су өстендә йөзек кашыдай җемелдәгән төрткеләрнең берәүләрен шул яшертен җил өреп сүндерәдер дә яңаларын кабызадыр.
Халык шактый җыелган инде. Бала-чага ишле, тау битендә йөгерешәләр, озын колгага менмәкче булалар, чишмә уңаенда көрәшеп әүмәкләшәләр. Нигъмәтҗан көрәшче малайлар яныннан көлемсерәп узды, тау уртасындарак типкән чишмәгә таба атлады. Иртәнге майлы коймактан соң су эчәргә теләүдән түгел, бәлки моннан, биектән, мәйданга инде кемнәр килүен анык күреп булудан иде. Фагыйлә мондамы икән — егетнең күңелен шул җилкетә. Мәйдан тирәсендә дә, читтәге кызлар төркемендә дә юк иде Фагыйлә.
Ә, әнә ич, иптәш кызы белән басмага керделәр. Урта төштә туктадылар. Фагыйлә кулларын селтәп җибәрде, балыкларга җим сипте бугай.
Нигъмәтҗан таудан йөгереп төште дә, итәктә җыелышкан егетләр белән күрешеп, басмага таба ашыкты.
— Фагыйләсен күргәндер,— дип шаяртты гармунчы егет.— Адымыннан алда акылы йөри Нигъмәтҗанның.
Егетнең сүзләренә мондый шәрех төшерик— Фагыйләсен бер күргәч, аны күздән җуймый, Фагыйләсе кешеләр арасына кереп китсә, аны тагын эзләргә кирәк булыр иде, ә Нигъмәтҗан эшне кабат эшләргә яратмый.
Фагыйләнең иптәш кызы, Нигъмәтҗан якынайгач, басмадан ашыгып чыкты һәм кызлар төркеменә таба борылды. Нигъмәтҗан, Фагыйлә басмадан төшкәндә, кызга булышмакчы булып, кулын сузды. Әмма Фагыйлә:
— Әллә-лә! — дип кулларын артка яшергәч, рәхәтләнеп көлде һәм:
— Сабый син, Фагыйлә! Валлаһи! — дип сөенде.
— Әйе шул!
— Көнең сиңа хәере белән килсен! Сабан туең котлы булсын, Фагыйлә!
— Рәхмәт яугыры! Үзеңә дә бәхет телим, Нигъмәтҗан, яме, дим.
Алар сабан туе мәйданына таба киттеләр. Нигъмәтҗан бизәкле түбәтәен уң-гарак кыңгырайтты, аның түгәрәк йөзенә шулай килешәрәк, борынының бераз почыклыгы бетте шикелле. Ефәк билбавының чуклары, таудан йөгереп төшкәндәдер, алга күчкән икән, аларны янгарак шудырды, тыгыз чуклар төймәләнмәгән кәзәкиенең итәгенә тияр-тимәс тирбәләләр иде.
Фәгыйлә яшел күлмәк кигән, кара бәрхет камзулы гәүдәсенә сыланып тора. Алсу-яшел бизәкле яулыгын артка бәйләгән, энҗеле калфагы коңгырт кара чәчләренә төз утырган. Адымнары шундыен да җиңел, кулларын канатлардай җәйсә, күбәләктәй очып китәр сыман ул. Нигъмәтҗанның күзлоренә еш карап ала, шул чакта гәүдәсе борыла да озын толымнары бәрелешә, талир тәңкәләре чыңлый. Йөзе шатлыктан балкый Фагыйләнең. 'Ышанычлы Нигъмәтҗаны йөрәген биләүдән инде.
— Фагыйлә...
— Әү, Нигмәтҗан!
— Кешегә бәйрәм кирәк, име.
— Шулай булмыйча соң!
— Ял дигәне юл йөргән атка кирәк.
— Бик кирәк мал-туарга ял, Нигъмәтҗан. Эш атына бигрәк тә инде. Мал-туарга без бәйрәм ясый белмибез шул. Үзләре ничек бәйрәм итсеннәр ди инде алар?!
Сабан туе көнендә егет белән кыз арасында бүтән сүзләр әйтелергә тиештер югыйсә. Әмма Нигъмәтҗанга читләтеп йөрү туп-туры юлга чыгу өчен генә кирәк булган икән.
— Эш атына ял — үзе бәйрәм. Фагыйлә, без ат алмабыз, дим, тота алмабыз без аны. Безнең нәсел җирсез бит. Аннары, дим, миңа өязгә көмеш эшенә йөрергә кирәк, ат карау сиңа бәла булыр. Йортны ә-әнә тау башына салырбыз. Урынны шуннан сорарбыз, дим.
— Ярар, Нигъмәтҗан, мин риза. Син ничек хәл итәсең, шулай булыр.
— Ә... әйе икән, шулай шул, бәйрәм кешегә кирәк. Шулай. Тагын бер тапкыр әйтим әле. Бүгенге сабан туең олы бәйрәмең булсын, Фагыйлә!
— Барлык, барлык кешеләрнең, икебезнең уртак бәйрәмебез булсын, яме, Нигъмәтҗан! Һомай кошлары безнең турыда очсын!
...Юк, сезнең хакта хикәя язып булмый икән, Ак картым. Кичерең. Яза алмавыма кулда көч бетүе сәбәп түгел, әмма, йөрәктә дәрман булганда һәм телем әйләнгәндә, мин аны сөйләп тә бирә алыр идем. Мин сезнең гомер буе бәхетле булуыгызны беләм. Ялгыш сүзләр тезәрмен дә уртак бәхетегезне кыярмын, дип куркам. Сезне кәгазьдә генә дә бәхеттән мәхрүм итмәм! Бәхетегез гел бөтен торсын! Бәхетегезгә берәү дә кагылмасын! Мин дә... Бәхетсезлекнең ни икәнен минме белмим соң...
Юк, юк, минем дә бәхетле чакларым күп булды, һәр язган юлым — бәхет миңа. Һәм тагын бер бәхетле чагым турында сиңа сөйлимче, Ак картым. Монысы — язылмаганы. Язмышыма язылмаганы.

...Ялгызым. Кырлай урманы буенда сәйран кылып йөрим. Арымыйм мин. Нигә арыйм ди—тәнемдә көчем ташып, башымда хыялым кайнап тора ич. Шулай да ял итеп, күккә карап...
Ятмыйм икән лә мин.
Тарантаста утырам. Пар ат урман буеннан җилдертә. Юлның дыңгыртыклыгы сизелми, тын күл өстендә көймәдә талгын гына йөзәм кебек.
Йөзәм?
Йөзәбез!
Сулымда Таң кызы утыра. Таң сылуы.
Миңа назлап карый. Күзләренә дөнья яме сыйган. Сөю тулы Таң сылуының күзләрендә. Аллаһым, тел ачкычы бирче миңа!
— Таң кызы...
— Тукаем...
Таң кызы җилкәмә кулын салды. Аннары кулын ипләп кенә күтәрде дә, баш бармагы белән кашларымны сыпырды.
— Тукаем, күр әле, күр!
— Тарантас башында төн гөле утыра. Иртәнге як ич әле, ахшам чәчәге бу чакта ничек ачылган соң?
— Синең хакка, Габдулла!
— Ышанам мин сиңа, Таң кызы. Яп-яктыда ахшам чәчәген балкытырга синең генә көчең җитә!
— Тукаем, күрче!
Без чавыллыкка җитәбез икән. Яшь каеннар, иңнәрен иңнәргә терәп, тын торалар. Юл юк чавыллыкта. Атлар, агачларга барып төртелгәнче туктап өлгерерләрме? Туктамадылар. Сөбханалла — атлар алдында тигез юл җәелә бара. Яшел чавыллыкны ак атлар пар сызык сызып бүләләр.
— Күр әле, Габдулла, безне кемнәр озатып баруын күр!
Янәшәбездән куяннар чаба. Аларга төлкеләр кушылды. Шундыен да күп йөгерек куяннар һәм җитез төлкеләр, исә-бе-саннарына җитмәслек. Аларга боланнар иярде, җиргә йомшак басып, гәүдәләрен сылу уйнатып юырталар. Гаҗәп, ча-выллык эченнән барсалар да, куяннар да, төлкеләр дә, боланнар да яшь агачларга бәрелмиләр, аларның алдыннан да тигез һәм чирәмле юл түшәлә.
— Тыңлачы, Тукаем!
Биектән-биектән пар тургай тавышы ишетелә. Пар сандугачлар өздереп сайрады да дугага килеп кундылар. Моң-лы-назлы җырларын безгә карап тагын җырладылар. Ике ягыбыздан ике торна сузылып оча. Күктә һомай кошлары да бар, тик бәхет кошлары үзләре күренмиләр. Аларның да күңелне рәхәтләндерүче сайравы гына яңгырый.
Юл читендә бүре безгә сокланып утыра. Аю алгы аякларын куллары итеп чәбәкли, безне бергә күрүенә сөенә. Арыслан арт аякларына баскан, алгы аягын кулы итеп болгый, безнең сәфәрне хуплый.
Яшь агачлар кечерәя бара, чавыллык-куаклык зур булмый шул.
Таң кызы кашларымны тагын сыпырды. Минем назга сусаган җанымны ул гына аңлый...
Ак картым! Минем бәхетле чакларымның берсе — менә шул. Әллә ул сиңа танышмы? Сабан туеннан соң сез дә, Фа гыйләкәең белән, урман буеннан һәм ча-выллар арасыннан пар атта җитез кош тай очкан идегезме? Бу рәхәтне сез дә тойгансыз, бу бәхетне сез дә татыгансыз. Шәт, шәт, шулай! Һәм мин сезнең бәхетегезгә тиң бәхетем белән тагын бер тапкыр бәхетлемен.
Тәрәзә каршына тагын килдең, Ак картым. Кулыңны күкрәгеңә куеп, миңа башыңны идең. Мин дә шулай хәрәкәтләр ясарга теләп күтәрелә башлагач, кузгалмаска ишарәләдең.
Бәхиллегеңне бирдең.
Бәхиллегемне кабул кылдың.
Яныма килергә соңламадың син, сизгер күңелле, шагыйрь җанлы Нигъмәтҗан карт.
Мин тагын ялгызым. Бар иде ялгыз калып... Әйе, әйе, ялгыз калудан да бәхет таба идем кайчакта. Күп чакта.
Кышларын мин ялгызым гына Идел өстенә чыга идем дә туйганчы ауный идем. Ауный белмәсәм дә. Кайберәүләр мине аунатырга тырышсалар да, моңа өйрәнә алмадым.

Идел өстен яңгыратып кычкыра идем. Тавышым яңгыравык булмаса да.
Җәйләрен, сахрада баш калкыткан уҗымнар каршына иелеп, җырлый идем. Җырлый белмәсәм дә.
Дөньяны тетрәтеп елый идем... Елый белмәсәм дә.
Бәхетле мин, Ак картым. Бәхетле булмасам да.

Шулай да Тукай күптән язылган шигырь юлларын күңеленнән кабатлады — шагыйрьгә хикәя түгел, барыбер шигырь кирәк шул:
Очырдым һомай, ай, кошларын,
Таба алмадым кунган төшләрен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар