Логотип
Проза

Очланмаган кибән

«Җебеттем мин моны, җитәр, мактауның да чиге бар», – дип уйлады Наил...

Капка төбендә әңгәмә кышлыкка утын әзерләү турында барды.
Шәһәрдән каникулга кайткан студент Наил тормышның рәтен белгән күрше агайларының һәр сүзен шытып кына килгән нәзберек мыегына чорнап утырды.

– Урманнан кисеп алып кайтуы да, турап өюе дә берни түгел утынны. Соравы,

Шәяхмәттән сорап алуы җелеккә тия, – диде уң як күрше Шакир абзый.

– Ичмасам, шешә башы күрсәткәнгә дә исе китми бит бүтән лесниклар шикелле, – диде сул як күршесе Закир абзый.

Абыйсы армиягә китмәгән булса, әнисенә утын әзерләүнең кыенлыгын татырга туры килмәс иде Наилгә. Башыңа төшкәч нишлисең, үткен күзле авылдашлар каршында сынатмаска кирәк.

– Бер дә кайгырма, син галим буласы кеше, телгә маһирлыгың бар, җаен белеп кенә мактасаң, Шәяхмәт ярты урманны бирәчәк, – диде Шакир абзый.

– Элек мактауны этеннән башлый торганыек. Сарбае узган атнада җан тәслим кылган. Ул төнлә өрергә тотынса, минем стенадагы күкеле сәгать егылып төшә торганые, – диде Закир абзый.

Лесниктан утын сорауның нечкәлекләрен тәфсилләп белешкәч, Наил тәвәккәлләп урыныннан кузгалды.

– Кызып китеп, хатынын мактап ташлый күрмә!

– Ничек чыгып киткәнеңне дә сизми калырсың!

Күрше агайлар Наил артыннан шулай дип кычкырып калдылар.

Шәяхмәт абзыйның җил дә үтми торган тыгыз, биек коймасы турына җиткәч, Наил бераз уйланып торды. Сыер теле зурлыгындагы тимер келәгә кулын салуга, кече капка челтерәп ачылды. Бәхетенә каршы, Шәяхмәт абзый ишегалдында иде. Мотоцикл каршында кайнаша. Капка тавышына ул борылып та карамады. Дәрәҗәсен белеп исәнләшүе дә борын астыннан мыгырдану булып чыкты.
Наил үгезне мөгезеннән алырга булды:

– Бу мотоциклыңны әйтәм, Шәяхмәт абзый, чыдамлы мал булып чыкты, ә?! Ничә ел инде алганыңа?

– Утыз биш.

– Сипсемәгән дә. Беркемдә калмады бит мондый «Иж»лар. Хәзерге мотоцикллар чүп кенә моның янында. Моторы да чыкылдап эшләми, йомшак дерелдәве йөрәккә сары май булып ята – үзенә бер тавыш. Әллә каян белеп торасың – Шәяхмәт абзый килә!
Лесникның тәмәке төтененнән ысланган мыегы астыннан йомранныкы кебек алгы ике теше ялтырап китте. Саран елмаюының өметле хәбәре иде бу.

– Кимендә тагын утыз ел йөриячәксең әле моның белән, Шәяхмәт абзый. Элек план өчен генә дип эшләмәгәннәр шул, булсынга дип ясаганнар. Аннары, Шәяхмәт абзый, шунысы да бар бит әле аның: мал кем кулына эләгә... Рәтен белеп, оста йөртүчеләр сирәк шул...

Шул вакыт арба кырыенда сусыл печән уртлап торган айгыр башын күтәрде, авызлык боҗраларын чылтыратып, пошкырып куйды.

Шәяхмәт абзый атына яратып карап, баш кагып алды:

– Быел район Сабан туенда беренче килде, – дип, мыек астыннан дүрт тешен күрсәтеп елмайды.

– Бу айгырың синең республика Сабан туенда да беренчелекне бирмәячәк, валлаһи! Күр әле син: ул аның бәллүр ваза кебек бәкәлләре! Ыспай атлап барганда, биек үкчәле шәһәр кызлары көнләшерлек. Ул аның гәүдә тотышының сылулыгы! Нефертити бер кырыйда торсын!

– Ул нинди ти-ти тагын?

– Борынгы Мисырда яшәгән фиргавен кызы. Гаҗәп озын муенлы, дөньяның бер чибәре булган.

– Ә... үлгән инде алайса.

– Бу айгырны җигеп йөрергә әрәм, Шәяхмәт абзый, күргәзмәгә генә куярлык. Ставропольдәге аукционда Америка байлары юк кына атларны да өчәр миллион долларга бәяләгән булалар. Нәселле атлар, имеш. Моның янында алар пүчтәк! Башын чөюен генә күр әле син, сөлек инде, сөлек! Затлы кан тибә моның йөрәгендә, Шәяхмәт абзый. Бабаларына ханнар атланып йөргәндер моның. Шәп хайван! Борынгы Мисырның Мансур нәселеннәндер. Йә булмаса төрекмәннәрнең Ахалтәкә нәселеннән бу! Кеше акыллары бар күзендә...

– Аша, хайван, аша, – дип, Шәяхмәт абзый атына ягымлы дәшеп алды.
Наил, маңгаендагы кайнар тирне сөртеп, өй кыегы артында чекерәеп янган кояшка йөзе белән борылды.

– Олы юлдан кайтып киләм, Шәяхмәт абзый, үр артыннан иң беренче синең түбә калкып чыга... Йомырка сарысы кебек нарат йортың  әллә каян балкып күренә. Билләһи дип әйтәм, мондый да күркәм өйне бер авылда да күргәнем юк әле минем. Белсәләр, һичшиксез, кино төшерергә Париждан ук киләчәкләр. Кеше кулы белән түгел, бер сулышта тылсым өреп яратылгандыр бу! Фронтондагы бизәкләрен генә ал: һәрберсе сандугач кебек сайрап тора. Ул чәер исе! М-м-м...

Шәяхмәт абзыйның йортына сөеп караган күзләре нурланып кысылды. Рәхәт кытыкланган елмаю бөтен йөзенә таралды. Ул менә хәзер колак артын кашыткан мәче кебек ләззәтле мырлый башлар иде сыман.

«Җебеттем мин моны, җитәр, мактауның да чиге бар», – дип уйлады Наил. Мактап туктагач, тын гына көт, утын турында башлап сүз кузгатма, бөтенесен харап итәчәксең, диде аңа күрше агайлар. Шәяхмәт бер тәмәке тартып алыр да кайсы диләнкедән, кайчан, күпме кисәргә кирәген үзе аңлатып бирер, диделәр.

Менә Шәяхмәт абзый кесәсеннән тәмәке чыгарды. Ләкин кабызырга ашыкмады. Нидер көткән кебек, күз кырые белән генә Наилгә карап алды. Әллә нинди авыр тынлык иде бу. Лесникның елмаю уңаена яткан мыегы тырпая башлады. Йөзенә төмсә күләгә җәелде. Бераздан ул тамак кырып куйды, тәмәкесен, учында бөтәрләп, аяк астына ыргытты. Кукраеп йөргән әтәчкә җикеренеп алды. Атын печәннән аерып, арба үрәчәсенә тезгенен тарттырып бәйләде. Чүкеч алып, нидер каккалады. Наил әллә бар, әллә юк иде аңа бу минутта. Бераздан килеп, бер тибүдә мотоциклын кабызды. Шул арада баскычта җиңел гәүдәле хатыны пәйда булды, йөгереп барып, кече капканы төбенә кадәр ачып куйды. Әчкелтем төтен арасыннан Шәяхмәт абзыйның үгез койрыгы кебек үҗәт-каты муены гына күренеп калды.

Башын иеп кайтып килгән Наилне капка төбендә утырган агайлар:

– Йә, булдымы? – дип каршы алдылар.

Наил өметсез генә кул селкеп хәлне аңлатып бирде.

– Ялгышып, хатынын мактамагансыңдыр ич? – диде Шакир абзый.

– Этен искә төшермәдеңме? –  дип сорады Закир абзый.

– Юк ла, юк ла! – диде Наил, кашын җыерып.

Шакир абзый кызып урыныннан торды:

– Мотоциклын мактадыңмы? Тә-әәк – бер булды. Атын мактадыңмы? Тә-әк – ике булды. Өен мактадыңмы? Тә-әә-к – өч булды. Аннан килеп... үзен мактадыңмы соң? Юкмыни?! Эх, син, кишер баш, шәһәрдә укып йөргән буласың. Иң соңыннан, җыеп китереп, Шәяхмәтнең үзен үтереп мактасаң... камыр була иде бит, камырга әйләнә иде!

– Ярар, улым, борчылма. Бераз суынсын әле, мактаган көнне ашамый-эчми йөри ул. Бер-ике көннән яңадан барырсың, икенче төрлерәк сүзләр эзләп. Без менә кыш буе гәҗит укып әзерләнәбез. Кабатлануны яратмый Шәяхмәт. Нәкъ былтыргы кебек мактасаң – беттең... – диде Шакир абзый.

– Да-а, очлый алмагансың кибәнне, – дип, Закир абзый тел шартлатып куйды.
Аңлады Наил, мактауның никадәр нечкә сәнгать икәнен бары шунда гына аңлады...  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар