Логотип
Проза

Оча яфрак

Урманның әллә кая, еракка илтүче тар юлын көзге яф-ар каплап алган. Әһлия, аларны бимазалаудан уңайсызлангандай, сак кына атлый, алдагы билгесез караңгылыкка бара. Сукмак, челтер-чишмә суын кичеп чыккач, сөзәк кенә ярдан күтәрелә, урман үргә менә-менә үскән. Үре дә әллә ни текә түгел, уйлана-уйлана үтсәң, сизми дә каласың. Аннары киң вә озын тигезлек башлана. Монда ак кына түгел, карт наратлар да  һәм буйлары, һәм озынлыклары, һәм бер-берсеннән ераклыклары ягыннан тип-тигезләр: кыркып-кисеп чаклап йөргәннәр диярсең! 
 
Моннан атлылар да, машиналылар да узмый, бу —  бары тик җәяүлеләр генә өлешенә тигән тын юл. Авыл әллә ни зур булмаганга, аның кешеләре дә урманга тиктомалдан кереп-чыгып йөрмәгәнгә күрә сукмак шактый кысылган, ян-яктагы агачларның кәүсәләре, чытырманлыклар аны тарайтканнар, хәтта ике яктагы агачларны тоташтырып күч пәрәвезләре хасил булган. Өстән өзлексез коелып торучы яфракларның кайберләре пәрәвезләрне сиртмә итеп уйный, төшеп утыралар да туйганчы тирбәләләр, күңелләре булгач кына җиргә яталар. И-и бу яфрактал!  Тәмам чик-чаманы югалтканнар, бөтен җирне каплап алмакчылар бугай. Сукмакка түшәлгәннәрен әйткән дә юк инде:  ястык-мендәрләрең бер якта торсын! Әһлия аларның йомшаклыгына, аларның чыштырдауларына хәйран калып бара. Күңеле ничек уйлап чыгаргандыр, аныңча, бу яфраклар Әһлияне яраталар, аңлыйлар, бик якын — үз күрәләр шикелле. Җиргә ятканнары да, өстән явып торучылары да.  Өзелеп төшә — төшү уңаеннан алар Әһлияне сыйпыйлар, аркасыннан кагалар, кул биреп исәнләшәләр  кебек. Үзләре мең төрле. Кыяфәтләре дә, төсләре дә, мөнәсәбәтләре исә барысыныкы да шәфкатьле, «Ярый ла тәвәккәлләп кайттым әле! — дип сөенеп алды Әһлия. — Әллә кайчаннан бирле талпынып-талпынып куя идем, юлга чыгудан гына гел тыелып кала килдем. Әллә кайчан кузгалырга булган”... Әле үр менеп җитмәс борын ук аның җанын рәхәт бер тынычлану биләп өлгерде. Алда тагын да күңеллерәк икәнен чамалый ул.
 
Бу сукмак — Әһлиянең беренче сердәше бит ул. Хәер, үзенеке генә түгел, Мортаза белән икесенеке. Институтны тәмамлар алдыннан, ни бар мөмкинлекләрен уртага салып, туй кебек мәҗлес үткәрделәр дә, бөтенесен гаҗәпкә калдырып, әлеге авылга китеп бардылар. Шуңа кадәр Мортаза ятим баладан саналып йөри иде. Уку төрке-мендәгеләр егетнең әти-әнисе юк дип беләләр иде.
— Юк, мин сезне алдамадым, чыннан да бер туганым да, әти-әнием дә юк, — дип андатып маташты Мортаза.
 
Кемдер ышанды, кайсыдыр көлкегә саптырды аның сүзләрен. Әһлиягә исә барыбер: ике дөнья — бер морҗа иде ул көннәрдә. Мортаза чакыра икән, димәк, шулай кирәк, димәк, анда аларга яхшы булачак. Кай тарафка баруларын да юньләп сорашып тормады Әһлия, тотынды да китте. Поездга утырып, инде шактый ара узгач, Мортаза җайлап кына аңлатып бирде:
— Армиядә минем белән бергә хезмәт иткән егет авылына кайтабыз без, — диде. — Тик анда ул егет тә, аның әти-әниләре дә юк. Күршеләре Вәзгыя карчык яши ул йортта.
— Кызык! Ул карчык ник кеше йортында яши?
— Вәзгыя әби шул авылныкы. Аның үз йорты янгаң. Шуңа күрә минем иптәш егетләрнең йортына күчкән. Без анда кайтып-китеп йөргәндә, мине бик якын итә торган иде. Миңа да кызык тоелды. Ел саен хәлен белешеп йөрдем...
Ни булса — шул. Әһлия, күзен йомып дигәндәй, шул карчык янына кайтып керергә әзерләнде.
 
Поезддан төшкәч, бер-ике чакрым җәяү атлыйсы бар икән. Юлы шәп, гел урман эченнән генә уза. Барасың, барасың да тар гына инешне атлап чыгасың. Тау башында — авыл. Егерме-утыз йорттан гына тора.
— Ник киткәннәр инде? — Әһлия сораганын үзе дә сизми калды. — Моннан да шәбрәк урынны кайдан тапмакчы булдылар икән?
— Мин дә шулай уйлаган идем аны. — Мортазаның бу хакта озын-озак сөйлисе килми иде. — Бер-ике ай эчендә таралдылар да беттеләр алар. Әтисе белән әнисе тату яшәмәгәннәр. Без армиядән кайтканда ук әтиләре башкага өйләнгән. Аннары әниләре дә шәһәргә китеп урнашты. Ул да шул улының кайтуын гына көткән инде...
 
Әһлия Вәзгыя карчыкны ерактан ук танып алды. Бөтен агачлардан да биегрәк булып үсеп утыручы өянке янындагы кеп-кечкенә өйнең капкасы төбендә утыра иде ул. Бу күренеш нәкъ әкияттәге кебек тоелды: өянкенең тәлгәшләре йортны тәмам каплап алганнар, аерым ачык булып капка баганасына терәп ясалган утыргыч кына күренә. Карчык шуңа чүмәшкән иде.
— Кара! Синең әбиең әнә шул изге зат түгелме? — Әһлия шаяртып кына сораган иде. Хак булып чыкты.
 
Вәзгыя карчык, әллә кайчан көтеп торучы кешедәй, елмаеп, үзалдына сөйләнә-сөйләнә каршылады аларны.
— Менә бит! Әйтәм бит! Кунак китерәсең килсә, тәмле аш кына пешер — хә-ә-зер килеп керә ул! Мичемне яңа томалап, гөбәдиямне бөтереп тыккан гына идем. Мин әйтәм, аз гына һава сулап алыйм, капка төбендә утырыйм, берәрсе кайтмый калмас, дим. Сезгә язган ризык икән...
 
Мортазаны үз итсен дә ди иңде, Әһлияне беренче күрүе ләбаса! Ник аз гына ятсынсын?! Ник, ичмасам, бусы кем икән соң, дигәндәй, сораулы бер караш ташласын?! Керфеген дә артык селкетмәде.
 
— Әйдәгез! Әүвәл менә шушында утырып хәл алыгыз! Аннары ишегалдына узарсыз! Мич янганда гына чишмә суы алып мендем — рәхәтләнеп юынырсыз!..
 
Әллә кайчангы хәлләр турында уйлый-уйлый үр менеп җитүен тоймый да калган Әһлия. Аның каршында иксез-чиксез тигезлек, туп-туры сукмак пәйда булды. Күзләр, инде хатын ихтыярына буйсынырга да теләмичә, үзләренә генә билгеле нәрсәләрне эзләп йөгерешә, җан ашкына, йөрәк чамасыз талпынып тибә башлады. Сукмак тигез эзгә төшкәч, егерме-утыз адым атлауга, Мортазача әйткәндә, “каеннар табыны”на килеп чыгасың. Бу урында биек наратлар сирәгәеп кала, аннары бөтенләй күренми башлыйлар. Иркен мәйданда якты алан җәйрәп ята. Аланны ак каеннар уратып алган.
Әһлия, сабырлыгын сакларга тырышып, Мортаза күрсәткән тип-тигез агач төбе тарафына атлады.
— Хыялланган идем: сиңа өйләнә алсам, туйдан соң, менә шул аланга килсәк, сине шушында утыртып ял иттерермен, дигән идем. — Мортаза югары карап, бөтен көченә кычкырып салды: — Рәхмәт, дөнья! Теләгемне үтәргә ярдәм иттең бит!..
 
Ул чагында яз иде. Мортаза, Вәзгыя карчыкның гөбәдиясе белән чәй эчкәч тә Әһлияне шушы урынга алып килде. Никадәр алдан әзерләнгән булгаңдыр — анысын Әһлия төпченеп тормады. Мортазасы алдан тигезләп куйган юан имән төбенә утырды да, хәйран калып, аланны күзәтә башлады. Каеннар әйлән-бәйлән уенына тезелешкән яшьләр кебек иде. Ул аларның аклыгы, ул аларның тәлгәшләрендәге яңа гына бөредән килеп чыккан яфрак-чукларның нәфислеге! Үтә күренәләр кебек. Юк, “кебек” кенә түгел, чыннан да, үтә күренәләр: югарыдагы кояш нуры аларның яшеллеге аша таралып, ал ашы да әллә нинди сихри яшькелт яктылыкка күмгән. Әйләнә уртасында исә тип-тигез хәтфәгә мең төсле чәчәкләр сибелгән. Язның беренче чәчәкләре, үзләре кеп-кечкенә, үзләре: “Мине күрәсеңме? Минем таҗым башка төсле!” — дигән кебек әллә кайдан балкып торалар.
 
Әһлиянең мондый матурлыкны беренче күрүе иде. Гомере буе шәһәрдә яшәгән кыз, табигатьнең моңарчы аңардан яшереп саклаган саф нәфислеген кинәттән тоеп, тәмам югалып калды. Иңнәренә Мортазаның кулы тиеп киткәч кенә: “Уф! Булса да булыр икән!” — дип пышылдады. Мортаза бик шат иде. Ул сөйләшеп торуның урынсызлыгын аңлады кебек. Имән төбенә кунаклаган сөеклесе каршына, җиргә тезләнде. Әһлиянең аякларын кочып алды. Әһлия аның иң өстенә иелеп төште...
Ничек шулай җаен туры китергәндер бу Мортаза: Әһлия тәнендә рәхәт арыганлык тоеп, тирән сулыш алып, күзләрен ачып җибәргәндә, алар әлеге имән төбенә баш куйган хәлдә, Мортазаның плащы өстендә, хәтфә алан кочагында яталар иде. Зиһеннәрен томалаган сәгадәтле мизгелләрнең исерткеч тәэсиреннән айныргамы-юкмы, чынбарлыкка кире кайткач, үзара ничегрәк аңлашып китәргә икәнен белми ятты Әһлия. Мортаза да изрәп төшкән, аның да һич кузгаласы да, тел тибрәтәсе дә килми сыман. Шулай да, беренче булып, егет күтәрелде. Бер-беренә эндәшмичә генә өс-башларын рәткә китерделәр. Иңде нишләргә дигәндәй аптырабрак торганда, Мортаза кычкырып җибәрде:
— Әй, җүләр икәнмен! Мин сиңа каен суы эчермәдем бит әле! Монда минем өчен генә суын саклап торучы бер каен бар, әйдә!
 
Аланның аргы башы ярга тоташа икән. Яр буенда исә әле кар да эреп бетмәгән. Шул төшкә “очып төшкән” бер каен яфрак ярырга тотынмаган әле. Егет үзе генә белгән әмәлләр белән аның тузын ертты, бераздан шул ярыктан тегәрҗеп кебек кенә нечкәлектә шифалы су агып чыкты.
— Кил әле! — Мортаза Әһлиянең чия иреннәрен кабат үбеп алды. — Куй әнә шул тамчыларга иреннәреңне! Сусавыңны бас!
Аһ, дөнья! Каен суы белән генә басырлык идемени Әһлия җанын уратып алган ялкын!..
Урман белән беренче танышу язда булды шул. Хәзер көз җиткән. Көзнең салкынча, әмма якты, кояшлы, коры көне. Теге чакта дөньяны яшел нурга күмгән сусыл яфраклар, кипшенешеп, саргылт, кызгылт, күгелҗем төсләргә кереп, кыштыр-кыштыр коелалар да коелалар. Әһлия имән төбен каплаган коры яфракларны сыпырырга да теләмәде, җай гына килеп утырды. Күзләрен йомды. Өстенә яфраклар төшә. Озаграк утырса, бөтенләй күмеп китәрләр кебек. Соклангыч агачлар арасында сәер бер сынга әйләнерсең дә калырсың...
 
Мортазага кияүгә чыкканчы бу дөньяны бөтенләй белмәгән икән Әһлия. Аның хикмәте барысы да кысаларга кертеп куелган шәһәр тормышында түгел, авылда, табигатьтә икән ләбаса! Шәһәрдә үскәннәрнең кайберләре авыл чынбарлыгын бөтенләй аңлый алмый калалар. “Ә-әй! Авыл — авыл иңде! — диләр дә, шуның белән барын да белгәнгә санап, кул селтиләр. — Авылны макта, шәһәрдә тор!” — дип тә өстиләр. Авылны яратканнар исә, йомышлары төшеп, шәһәргә килеп чыксалар да, ике-өч көн үтүгә кайтырга ашыгалар. “Калагыз үзегезгә генә була күрсен! Рәхәтен күрегез! Минем бер кабар җирем дә калмады, суыщз исле, һавагыз төтенле, юлларыгызны сумала каплаган”... — диләр.
 
Әһлия, туьш-үскән шәһәрен һич тә каһәрләмәгән хәлдә, беренче күрүеннән үк авылны да үз итте. Шушы кеп-кечкенә авыл аның кешелек дөньясын танып белү даирәсен бермә-бер киңәйтеп җибәрде. Ярый әле Мортазага кияүгә чыккан да, ярый әле ире аны авылга алып кайта белгән! Әһлия монда аз гына мөмкинлек табылган саен кайта. Икәү кайтканда бигрәк тә рәхәт иде. Аннары ул, Мортазасы мәшгуль чакта, үзе генә дә кайту ягын карый башлады.
 
Ялгыз йөрү бәби тапкач булды бугай. Әһлия озын ялга чыкты. Мортазаның ялы вакытында, сабыйларын күтәреп, кайтып төшкәннәр иде, Вәзгыя карчык Әһлиягә киңәш бирде:
 
— Карале, бала! Бу орчык хәтле сабыйны ничек шул ташлы калага алып кайтып салырсың? Яшәгез туйганчы! Әнә бит, ничек рәхәтләнеп йоклый — бөтен ишегалды, бөтен чыпчык, бөтен карга — аныкы! Бөтен урман аңа саф һава өреп тора, бөтең чишмәләр аңа татлы су бөркиләр...
 
Вәзгыя карчык берәр сүз башласа,. җаныңны били дә ала инде. Аңа каршы төшү турында уйлый да алмыйсың, киресенчә, кара инде, бу фикерне үзем ничек башыма китермәгәнмен дип аптырыйсың. Бу юлы да шулай булды: башта Әһлия, кызны үстергәндә, авылда күбрәк яшәргә кирәклеген күтәреп алды, аннары Мортаза да ризалашты. Йомгак кадәре генә кызын, җаныдай якын хатынын авылда калдырып китү үз тормышына күңелсезлек китерүен сизенсә дә, Вәзгыя карчыкның алтынга алыштыргысыз сүзләренә буйсынмый булдыра алмады. Авыл белән Казан арасындагы юлга тагын да ешрак бастылар...
 
Ул елларда алар нинди бәхетлеләр иде! Хәер, бәхетле чакта аның зурлыгын чамалый алмыйсың икән шул! Әһлия, тәненә суык үтүен тоеп, калкынып куйды. Иң өстеннән коры яфраклар шыбырдашып коелды. Шулай да торып китәсе килми, җанга көз суыклыгы гына түгел, хәтер төпкелендәге авыр уйлар да ябырылып маташа иде. Уйларның андыйларын һич кенә дә искә төшерәсе килми килүен. Туктагыз әле, аз гына булса да кабат ләззәтләнергә, урманның рәхәтен кабат тоярга ирек бирегез! Әһлия, бары яхшыны гына хәтерләргә, кешеләр турыңда, бигрәк тә үзенең якыннары турында изге уй-теләкләрен яңартырга тели ләбаса! Нигә кирәк ул рәнҗешләр, газаплар, битәрләнүләр, ни пычагыма кирәк? Кирәкми, кирәкми, кирәкми! Барысы да үткән, беткән, үз вакытында кичерелгән бит иңде! Нигә кабатлану? Яңадан яну, яңадан көю нигә кирәк?!
 
Син теләмәгән кыенлыклар артка чигә барса, дөнья, бәлки, болай ук серле булып тоелмас, яшәү ләззәте бу кадәр үк ашкындырмас та иде. Әһлия кипкән яфраклар өстендә кыймылдарга да шикләнеп утыра бирде, хәтеренә исә гомере буе җанын кыеп торган кичерешләр өермәсе ургылып керде. Алары да шушы авыл, Вәзгыя карчыкка бәйле. Урманның гына аларына катышы юк. Урман һәрчак аны аңлады, аның тугры сердәше, юанычы булып кала килде. Тормышындагы иң катлаулы бердәнбер сорауга гына урман булып урман да җавап таба алмады. Әһлия, инде картаеп баручы Әһлия, көзге аланда бөкшәеп, туңып Iутыручы Әһлия ул сорауга җавап таба алмый. Дөрес эшләдеме, Мортазасын кичереп ялгышмадымы?! Аның кичерүен Мортаза да, бала да, Вәзгыя карчык та дөрес аңладылармы? Әһлия белми.
 
Тормышы кебек үк хөкүмәткә күрсәткән эше дә җайлы иде аның. Казанда яшәп, авылга бәйле исәп-хисап алып баручы оешмада тыныч кына хезмәт итте. Җитәкчеләре дә, кулдашлары да аңа һичнинди кыенлык тудырмыйлар иде. Сәгатен тутыра да өенә ашыга. Өенә бернинди өстәмә бурычлар ияреп кайтмый. Бусагасын атлауга хатынның бөтен барлыгын өй, гаилә мәшәкатьләре генә биләп ала. Булганына канәгать, кирәгенә сабыр гына өмет итәләр иде алар. Комсызлану гадәтләре, кулдан килмәгәнне булдырырга азаплану юк иде аларда. Шуңа да тату, тыныч яшәделәр.
 
Көннәрдән бер көнне исә Әһлияне җитәкчесе чакыртып алды да моңарчы бик сирәк эләгә торган эш кушты.
— Әһлия ханым, — дип ипле генә башлады ул. — Бүгенгә кадәр сине бимазаламадым мин. Әле, яңа өйләнешкән чаклары, дидем, аннары бәби хакын исәпкә алмый ярамады. Инде дә һич борчымас идем. Балаң әле дә зур түгел, тик монда үтмәслек йомыш килеп чыкты. Ир-атлар муеннан эшкә чумган, ярты еллыкка исәп-хисап ясыйлар. Бер районга билгеләнгән кешебез ярдәм сорый, ул анда — яңа, ят җитәкче. Үзе үк шикләнеп калган, берәр белгечегезне җибәрегез, зинһар, тикшереп китсен, ялгыш юлга кереп батсам, ахыры яман булыр, ди. Аның күңеле — изгелектә. Ярдәм итәргә иде бит!..
Әһлия бу командировкадан баш тарту турында уйлап та карамады. Күңеленә кечкенә генә шик керсә дә, сәфәрдән котылу чарасын тапкан булыр иде, мөгаен. Бакчага йөрүче баласын калдырып озын юлга чыгудан киреләнергә һәр ананың хакы барлыгын да яхшы белә иде ул. Тик бу юлы аңа һичнинди шик-шөбһә дә, өйдән атна буена китеп торуның җайсызлыгы да тоелмады. Киресенчә, эшенең катлаулана төшүенә, ниһаять, башкалар кебек үк тулы көченә иҗтиһат итә башлавына шатланган кебек тә булды әле.
Мортазасы да каршы килә белмәде ичмасам!
— Ярар, — диде. — Эш — эш инде ул. Бала өчен борчылма, ничек тә үзем йөртермен.
— Юк, — диде Әһлия. — Мин аны уйладым инде. Иртәгә иртәдән үк аны авылга кайтарып куям. Вәзгыя әби шатланып карар дип уйлыйм. Сиңа бик кыенга килер ул. Өстен-башын карыйсы бар бит. һәркөнне алмаштырам бит миң аның киемнәрен. Авылда алай ук кыланмасаң да узар. Бер-ике күлмәген кайтырырмын да, шул җитә. Кызым рәхәтләнеп авыл һавасы сулар...
 
Барысы да шулай бик җайлы башланды. Сәфәр нәкъ алдан уйланылганча дәвам итте. Әһлияне ярдәмгә чакыручы финансист та бик канәгать иде. Эшләре көйле барды. Өч көн буе баш күтәрми кәгазь боткасында утырганнан соң да әле Әһлиянең күңеле көр, гайрәте чикмәгән, тагын өч көнне бик теләп шул контора бүлмәсендә казынып уздырачак иде ул. Тик шул нияттәге хатынны гаҗәпләндереп, әлеге финансист әйтә куйды:
— Менә рәхмәт! Тәки очлап чыктык бит!
— Ничек? Башка айдагы эшләрне карамыйбызмы? — Әһлия аптырый калды.
— Юк. Булды. Ярты еллыкка анализ ясадыгыз. Мин бик шат. Сез азат.
 
Әһлия шунда гына үзенең Казанны сагынып өлгерүен, өен, гаиләсен юксынуын, бик тиз кайтып китәргә теләгәнен аңлады.
— Бәй! Алайса... мин кайтып та китә аламмы?
— Иртәгә, иртәнге поездга чыгарсыз инде! — диделәр аңа. — Бүгенге рейс бик җайсыз вакытта барып төшә, таң алдыннан...
— Юк, юк. Китәм! — Әһлия утырган җиреннән сикереп үк торды. — Кунакханә тычканнарын туйдырып бетердем, иркенләп яшәсеннәр, — дип көлдерде.
 
Аны вокзалга кадәр озата төшкән финансист тагын бер сүзе белән шатландырды әле:
— Сез монда көне-төне баш күтәрмәдегез, атналык эшне өч көндә түгәрәкләп тә куйдыгыз. Хәзер, атна азагына кадәр, калган вакытка үзегез хуҗа, мин Казан белән сөйләшми торырмын. Үзегезгә карагыз, ял итәсегез килсә — ихтыярыгыз...
 
Бу кисәтүнең мәгънәсен Әһлия поездга кереп утырып, ниһаять, Казанга юл алгач кына аңлады. Бигрәк шәп була бит әле: өйләрен җыештырыр, тәмле ризыклар пешерер, аннары, җомга көннән үк, Мортазасы белән җитәкләшеп, кызны алырга, авылга, Вәзгыя әби янына китәрләр. И-их! Күңелемне күтәрим дисәң, бар бит бу дөньяның рәхәтлекләре! Туры килгән саен файдалана бел дә шуңа шөкерана кыла гына бел!
 
Әһлия поездда, бик теләсә дә, йокыга китә алмады. Күзалдына гел өй хәлләре, тиздән күрешәчәк Мортазасы, авыл юлы, анда көтеп алган кызы, сөйкемле карчык алмашынып торды. Бер карасаң, бу катлаулы тормышны гел курчак уены итеп, бик күңелле яшәргә була ләбаса. Әһлия оелән Мортаза нәкъ шулай яшиләр дә инде. Әһлияне әйтеп тә торасы юк: бәләкәй генә күңелле хәлне дә зур шатлыкка Әйләндерергә тырыша. Мортаза да бөтенләй көтмәгән сөенечләр уйлап чыгара. Әһлиянең күңеленә иң тирән уелып калган уртак шатлыклары — әлбәттә, кызлары тугач кичерелгән хисләр. И-и, ул көннәрдә Мортазаның кыланмышларын күрсәң! Әһлияне кулында гына күтәреп йөртердәй булды. Инде тәмам терелеп беткәч тә эшкә якын җибәрмәде: “Ятып кына тор, утырып кына тор!” — дип, алҗытып бетерде.
 
Дус-ишләрне бәби туена чакыргач та, аш-су әзерләү мәшәкатьләрен башкаларга кушты, Әһлия табын түрендә балкып утырды. Мәҗлеснең иң кызган бер мәлеңдә:
— Җәмәгать, бер генә минутка сабырлык сорыйм, — дип, Мортаза табынны хәйран калдырды. — Минем уңганыма, матурыма, кадерле хәләл җефетемә — Әһлиямә булган рәхмәтемне һич ничек тә аңлатып бетерә торган түгел. Әллә нинди чаралар турында уйлап карадым — юк, барыбер дә мин аңа карата бөтен күңелемдәге иң изге, ихлас хисләремне тиешенчә сурәтләп бирә алмыйм икән, дигән нәтиҗәгә килдем.
— И-и, җитте инде, Мортаза! — дип, Әһлия үзенең оялуын сиздермәскә тырышып, җанын биләп алган куанычын кешеләрдән яшерергә азапланып, иренә каршы да төшеп маташты әле. — Җитте, табынны туктатма, ашасыннар, эчсеннәр кунаклар, — диде.
— Ярар, ярар, озакка сузмыйм! Менә, акыллым, сине хөрмәтләвемнең бәләкәй генә бер билгесе булсын, — диде дә Мортаза хатынының бармагына бик тә нәфис йөзек элде. — Яратып ки, яме! Син яраткан фирүзә каш.
 
Бәхетле ирнең соңгы сүзенә ияртеп җыр суздылар:
Сандугачның балалары — талның тармакларыңда.
Сары алтын; чын фирүзә — иркәм бармакларында-а...
 
Көзге урман, соңгы яфракларын коя-коя, гөнаһсыз хатынның әллә кай тарафларга кереп уралган уйларын җөпли иде кебек. Әһлия исә гомеренә яман җәрәхәт салган вакыйга турында хәтер яңартуын һаман суза да суза. Тик уй дигәнеңне туктатыр чама юк, ул әлеге хәлгә якыная да якыная. Аһ, әнә шул командировкага бармый калган булса-а!
 
Поезддан төшкәндә дә, өйләренә кайтып җиткәндә дә Әһлиядән дә бәхетле зат юк кебек иде. Авызы-күзе көлә, елмая, аяклары кая басканын белми, ашыга, йөрәгенең дөпелдәвен нәрсәгә дә тиңләштерерлек түгел, “Әле бит бик иртә. Мортазаның иң тәмле йокы вакыты. Әле Әһлия дә аның янына ятып йоклап алыр ара бар. Аннары — иртәнге чәй, Мортазаны эшкә озатып калу”...
 
Баскычтан менә-менешли үк Әһлия кесәсендәге ачкычын чыгарды. Сак кына боргалап ишекне ачып җибәрде. Җәйге таңның алсулыгы белән тулган бүлмә хуҗабикәсен рәхәт кочагына алды. Әһлия, йокы бүлмәсеннән атылып чыгачак Мортазаны көтеп, аяк атларга да кыймый торды. Бер мизгел, икенчесе, өченчесе... тагын әллә ничә мизгелләр үлем тынлыгы белән агып торды. Әһлия күңелендә яңа теләк кабынды. “Кызык итим мин моны — йокы чүлмәген!” — дип, аш-су ягына атлады. Песи кебек сак булды — “уянмасын!” Шыпырт кына шырпы сызып ут үрләтте, чәйнекне кайнатырга кирәк иде. Аш өстәлеңдә ни генә юк: калдык постык кабымлыклар да, ризыгы белән калып, кипшенеп беткән тәлинкәләр дә, хәтта... чәркәләр! Хатын, башын чайкап, шелтәләгән кешедәй елмайгандай итте. Боларны бик сак кына бер урынга сыдырып алырга да, икәве өчен генә чынаяклар тезеп куярга кирәк иде. Һәм шулай итте дә Әһлия. Чәйнеге чыжылдарга тотынганда кечкенә өстәл өсте көлеп җибәргәндәй булды: иң затлы чынаяклар, алтынсу йөгертелгән балкашыклар, авыл күмәче телемнәре өелгән тәлинкә, авыл каймагы салынган йомры савыт — бары дә әзер. Хәзер тагын бер мәртәбә песичә атлап йокы бүлмәсенең ишеген ачарга да Мортаза дөньясына кереп чумарга кирәк — бары шул гына!
 
Корыган яфраклар, хатын истәлекләренең кирәкмәс юнәлеш алуын өнәмәгән шикелле, дәррәү кузгалып, Әһлия өстенә ишелделәр. Алар гүя, җитте, кирәкми, башканы уйла, әйдә, кузгал, туңдың инде, кайту ягына борыл дияләр иде. Әмма соң инде.
Сабырсызланып дөберди башлаган чәйнеген бастыра төшкәч, Әһлия, аш-су бүлмәсеннән чыгып, йокы ягына атлады. Бөтен җаны шатлык эчендә йөзә, оәйрәм-тантана кичерә, тәнендәге һәр күзәнәге бии, җырлый иде. Тагын бер адымнан бу өйнең пәр ноктасын Мортаза белән Әһлиянең сагынып очрашу, кавышу бәхете өртеп алачак! Күр, дөнья, бел син, әй Кешелек: ир белән хатын менә шулай яшәргә тиеш, бер-берсен менә шулай Әһлия белән Мортаза шикелле яратырга, сагынырга тиешләр!
 
Бүлмә ишеге гадәттәгечә шыелдамады да хәтта. Тынычлык һич бозылмады. Бик игътибарлы кешегә генә киң караватта йоклаучы затның тирән сулыш алып мышнавы ишетелергә мөмкин иде. Әһлия, ләззәтле йокыны ничегрәк бүлү турында баш ваткан булып, күзләрен түшәмгә текәде
һәм шул чак мышнауның сәерлеген чамалады кебек. Кат-лы-катлы түгелме соң? Әйе, мышнау авазы катлы-катлам-лы, тигезле-тигезсез, керделе-чыктылы, кыскасы, ялгыз гына түгел, куш мышнау бит бу! Әһлия, инде бернинди дә саклануларны санга сукмастан, ялт кына ятакка текәлеп карады. Йоклаучы Мортаза, чыннан да, үзе генә мышнамый, аның озын тотамлы кара чәчләренә, нык, йомры беләкләренә уралып сары бөдрә чәчле тагын бер бәндә ята. Дөньяда һич гамьнәре юк кебек йоклыйлар. Икәү.
— Нишлисез сез, ә?! — Әһлиягә үз тавышы ифрат ямьсез булып ишетелде. Тик аны үзгәртү дә, тукталып калу да мөмкин түгел иде инде. — Нишлисе-е-ез?!
 
Очар яфраклар, һавада эленеп, туктап калгандай булды. Моңарчы талгын гына биеп торгандай күренүче җете сары шәлле каеннар да хәрәкәттән тыелдылар шикелле..Алай
гынамы — урман үзео күзен йомды, колакларын каплады сыман. Барысы да: “Йә, Әһлия, булды, булды. Иң авырын яңарттың, калганын кабатлама инде!” — диләр кебек. Әһлия өчен исә иң мөһиме — бу коточкыч күренешне таныганнан соң кичергәннәре. Үзен-үзе белештермичә кычкырып җибәргәннән соң дөрес нәтиҗә ясадымы, шуннан соңгы гомерен гадел яшәдеме?
 
Ул йомшак палас җәелгән идәнгә чүгәләде. Ятактагылар, татлы йокы арасына кереп буталучы яман төштән котылырга теләгәндәй генә, кыймылдашып алдылар. Аяусыз чынбарлыкны иң әрәл аңлаучысы Мортаза булды. Әһлия-сенең, җүләрләнерлек хәлгә җитеп, идәндә аунавыннан файдаланып, ятактагы хатын кисәген рәткә китерде. Әһлия ал арның ашыгып киенүләрен, өнсез калып, күзәтеп торды: менә теге хатын туйларына бүләк итеп салынган нәфис япма, гөлчәчәкле җәймәләрдән араланды. Аның шәрә тәненә Әһлиягә Мортаза бүләк иткән үтәкүренмәле алсу гөлләр төшерелгән халат капланган. “Халат түгел бу, бу — пенюар, иң ләззәтле төннәрдә генә иңбашына эләргә!” — дип кисәткән иде Мортаза. Әһлия карашын читкә борган арада сары чәчле хатын, пенюарны салып үз киемнәренә яшеренеп өлгергән. Аннары алар икәү чыгып киттеләр. “Дөрес, — дип уйлады Әһлия, — аның ялгызын гына чыгарып җибәрә алмый бит инде ул. Кунак кешенең хакы олы. Нинди кунак икән%соң?..”
 
Шактый вакыт кымшана алмый идәндә утырганнан соң Әһлия, үзалдына ыңгырашып, әллә нинди авыр чире булган кеше авазлары чыгарып, гөлләр сурәтле затлы япмаларга уралса да, дөньядагы иң шакшы, зәхмәте иярүчән авыру чыганагын хәтерләткән караватка үрелде. Бу япманы ул бәйрәм көннәрендә, кунаклар килгәндә генә тота иде. Аллы-гөлле пенюарны исә бер генә мәртәбә дә өстенә сала алмый калды. Хәзер инде алардан котылырга кирәк! Йокы бүлмәсенең ишегенә каршы якта аларның чаңгылары бәйләп куелган киштә бар. Әһлия шуннан озын бер таякны суырып алды. Үтә күренмәле япма да, пенюар да озын таяк очына бик җайлы уралалар икән, бөтереп төрә генә белергә кирәк. Шактый нык бөтерелделәр. Сабан туена сөлге җыеп йөрүче егетләр колгасы сыман булды.
 
Бер кулына аллы-гөлле чүпрәкләр уралган таяк очын, икенчесенә шырпы тоткан Әһлия, кабалана-кабалана ишегалдына чыкты. Чүп әрҗәсен эзләп тапты. Кулындагы
“йогышлы мал”ны эчкә тыгып чүпрәкләргә ут төртте. Мортаза белән “сары чәч”нең гөнаһысыннан җирәнгәндәй ут ялкьшы да үрләп китәргә ашыкмады, ниедер пыскады, ниедер эреде, чыжылдады, бераздан гына бөтен әрҗә эчен ут алды, затлы япма чүп базындагы пычрак кәгазьләргә кушылып дөрләп янарга тотынды. Адәм балалары бер дә юкка гына утка табынганнармы — юк, угның әллә нинди без белеп җиткермәгән серле көчләре бар аның: шул иске чүп савытындагы ялкын телләре дә Әһлия зиһенен ачып җибәрергә, акылын сабыр савытына күчерергә юл ачты кебек. Өйгә кабаттан кергәндә хатын шактый басынкыланган иде инде. Йокы бүлмәсенә беренче кергәч тә җанының үзәгендә баш калкыткан: “Инде мин нишлим, кая барыйм?” — соравына да гап-гади җавап калыккан. “Авылга! Кызым янына барырга кирәк!”..
 
Вәзгыя карчыкның башка берәүдә дә күренми торган гаҗәеп сыйфаты бар: кешегә акыл өйрәтүе сәер аның. Һич тә: “...болай ит!” — димәс. Андый-мондый киңәшен ирештерәсе килсә, бары үз башыннан узган гыйбрәтле хәлләрне сөйли ул.
 
— Ничек болай, эш көнендә юлга чыктың? — диде башта,
— Мортаза кайтмадымы? — дип тә сорады.
— Мортазаның кайгысы башкаларга күчкән, — диде Әһлия.
 
Моңарчы гаилә тормышлары турында гел мактау, сөенеч, шөкерана сүзләре генә яудырып йөрүче Әһлиянең шул бер җөмләсе акыллы карчыкка һәммәсен аңлатты да бирде: җанын көнчелек шаукымы биләгән бу хатынның, Мортазасы уҗымга кергән — бер уйнамый ир утырмый, дигән чиккә килеп җиткән...
 
— Беләсеңме, Әһлия-бәпкәм, минем сиңа сөйләп, күңелемне бушатасым килә иде, — дип башлап китте. — Бу авылда мине бик бәхетлегә санап яшиләр. Ник дигәндә — сәбәбе дә бар. Күпләрнең ирләре сугыштан кайта алмады. Минеке — алланың биргәненә шөкер, исән-имин кайтты, озак еллар тигез гомер иттек, балалар үстердек. Төпчегебезне туйлап озатып җибәргәндә дә ирем өй тоткасы иде әле. Бөтен вазифаларын үтәп бетергәч кенә, әллә ни азапланып авырып-нитеп тә тормыйча, ипләп кенә мәңгелеккә күчте.
— И-и, минем шул турыда сораша алганым да юк иде бит, — дип, Әһлия дә карчыкның сүзен җөпләп алып китге.
— Бер карасаң, сөйләп торырлык нәрсәсе юк та кебек. Иллә мәгәр сугыштан соңгы елларда бәгыремә утлы ук булып кадалган хәлләр кичердем. Читтән караганда, әй рәхәт яшибез сыман. Ике елга бер дигәндәй туп кебек балалар табып тордым. Хуҗалыгыбыз да — аллага шөкер, ирле йорт, ирле йорт инде. Кулында — җигүле ат булды, кирәк җирендә, гайрәт орып, сөйләшүен дә булдырды. Әмма дә ләкин мин, көн сүрелә башлады исә, кара кайгыга бата торган идем. Авыл тулы — тол хатын. Иң кызган чаклары. Әле берсе килеп чакыра: “Вәзгыя, Мөслимне җибәр әле, ишегем ябылмый башлады”, — ди. Икенчесе тагын бер сәбәп таба: кайсына тәрәзә рамын яңартырга кирәк, башкасының сарык чалдырасы бар, кайбере, терлек итен сатышырга дигән булып, иремне Казанга ук алып китә. Алып китәләр, төннәр буе үзләрендә тоталар. Берсендә утырганда, анысының күршесе миңа килеп, яман хәбәрен дә салып өлгерә: имеш, утларын сүндергәннәр, ишекләрен эчтән бикләгәннәр, имеш. Барын да кире кага идем: “Юк, юк, бимазалап йөрмәгез, Мөслимем үз түшәгемдә изрәп йоклый, кирәк булса, уятам, сиңа да ярдәм итәр”... — дим. Бәгыремнең ни дәрәҗәдә көйгәнен аңа да сиздермәскә тырыша идем. Кычкырышып, сереңне урамга чыгарып сибүдән ни файда алырсың, дип, үземнән-үзем сорыйм да эчтән тынам.
 
Беренче төерен йота алсаң, аннары җиңеләя икән, ходаның рәхмәте. Ташы кызган толлар да тыела бардылар, картым да акылына килде. Бер-ике йортта аңа охшаш балалар туды — тууын, аларның ни гаебе бар? Дәшмәдем. Сабырлыгым аркасында түм-түгәрәк гаилә белән яшәдем, алланың биргәненә шөкер. Бирмәде түгел, бирде, бирде сабырлыкны.
Вәзгыя карчыкның тиктомалдан шушы хәлне сөйләп ташлавыннан Әһлия әллә нинди нәтиҗәләр чыгарды:
— Әби-җаным, әллә мин юкта, Мортаза кайтып киттеме монда? — дип сорап та карады.
— Юк, бәпкәм, эш кешесе, атна уртасыңда ничек кайта алсын — арыгандыр, күңелсез дә булгандыр, сүз кушар кеше таба алмый интеккәндер, тик безгә үк кайтмады, анда, Казанда берәр җаен тапкандыр... Син аның ялгызын
калдырып йөрергә тырышма. Ир-ат — бик беркатлы мәхлук, аны нәүмиз итү җиңел. Аның абынып-сөртенүләрен зурга алырга ярамый.
 
Әһлиянең гаҗәпләнүдән ачылып калган авызы, шардай зураеп киткән күзләре о шактый вакыт кире үз хәлләренә кайта алмый торды. “Йа, Аллам! Бу карчыкның акылын күпсенмә! Кайдан тапкан мине тьшычландырырлык сүзләр: уйлап чыгарганмы? Әллә бу вәхши гадәт татар ирләренең барына да хасмы икән?..”
 
Менә хәзер сердәш каенлыктан кузгалырга да ярый. Әһлия торып басты. Килгән юлдан кайтуны өнәмичә, яз саен аларга шифалы суын озак саклаучы, яр асты каены яныннан, ермак буйлап атлады. Мондагы яфраклар тагын да шәбрәк коелалар сыман. Чыштырдау-пышылдау тавышлары да ачыграк ишетелә. Атлатып баруы тагын да рәхәтрәк. Урманны уратып узуын, чишмә инеше аша сикереп чыгуын сизми дә калды Әһлия. Тау калкулыгыннан күтәрелүгә, авылның шул бердәнбер урамы башына килеп тә чыкты. Ике-өч йорт турысыннан үттеңме — Вәзгыя карчык өе. Ул үзе юк инде. Вафатына да шактый. Өен Мортазага атап калдырды. Гел кайтып йөриләр. Соңгы елларда, әллә ни авырга туры китермичә, гомер буе җыелып килгән акчаларын берләштереп, тотылган бер машина кисәге дә алганнар иде. Ярап куйды тагын. Икесе дә йөртергә өйрәнде. Әһлия хәзер, күңеле алгысый башлады исә, утыра да авылга кайтып килә. Пенсиядә бит. Мортаза эшли әле. Кызлары Казаннан еракка китте. Хәрби кешегә чыкты. Аларга яшәү урынын сайлау хокукы бирелми.
 
Белмәгәннәр өчен, Әһлия белән Мортазадан да бәхетле затлар юк кебек. Уйлый башласаң, гомер буе аралап бетерә алмаган кичерешләр торып калган, киләләр дә керәләр хәтергә, киләләр дә керәләр. Әһлия әле һаман үз хисләре тәэсиреңдә атлый иде, каршысына якындагы ишегалдыннан Җиһан килен килеп басты, кулына бер чиләк алма тоткан:
— Мә, ал әле, җаным! — диде. — Үземнең кереп йөрер арам юк, сыер саварга кирәк.
— И-и, кит сәнә, кирәкми. Авыз иттем, ашап чыктым бит инде алмагызны!
— Монысы — Мортазаңа! Ал, рәнҗетмә! Машинаңның багажнигына салсаң, кайта ул!..
Тагын бер-ике адым үткән иде, икенче яктан Хәлиулла кияү чыккан:
— Әйдә, синең урманнан чыкканны көтеп тордым, машинаңа менгезеп салыйм, хатын эреләрен генә сайлап монау, бер капчык бәрәңге тутырды...
— Рәхмәт яусын, Хәлиулла! Кирәкмәс иде дә, сезнең бәрәңге бик тәмле, Мортазаның иң яраткан ризыгы шул, ярый, әйдә! Күтәрешим, булмаса! — Әһлия капчыкка үрелде.
 
Икәүләшеп Вәзгыя карчык өенә җиттеләр. Ишегалдына керә торган сукмакны да сары яфрак каплаган. Өянке коеп та куйган яфракларын, әле генә юк кебек иде.
Капкадан керделәр.
— Ач багажнигыңны! — диде Хәлиулла.
— Хә-ә-әзер! — Әһлия машина янына китте. — Бә-әй! Мортаза! Кай арада кайттың?
— Кайттым әле менә! — Ир, елмаеп, кулын сузды. — Әйдә, Хәлиулла! Кайдан белдең минем бәрәңге-авыз икәнемне?..
 
Көлештеләр, күрештеләр. Ирләр өянке төбендәге утыргычка чүмәште, Әһлия өйгә ашыкты, чәй куярга кирәк! Озак та үтмичә, аның өндәве дә яңгырады:
— Керегез әле! Матур гына табын кордым менә!
Алмалар, помидорлар, кыярлар белән бизәлгән көзге табын болдырга гына тезелгән иде. Утырыштылар.
 
Тәрәзәгә карасаң да, ачык ишектән күз салсаң да, карт өянкенең яфрак коюы күренә. Табындашлар, гүя дөньяда чәй эчүдән дә мөһимрәк вакыйга юк, гөр килеп, сөйләшеп утыралар. Утыра торгач, Мортазаның юл капчыгыннан шифалы бер эчемлек тә чыккач, Хәлиулла тыенкы гына иттереп җыр сузды:
Туган җирдә, талгын җилдә
Коела талның яфрагы ла-а,
Яума, яфрак, әйтче, яфрак:
Күпме гомерем бар тагын?..
 
Аңа Мортаза да, Әһлия дә кушылды. Яфраклар исә коелалар да коелалар — аларның бу кешеләр гомерендә һичнинди гамьнәре дә юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК кызык хикэя... Кызганыч та, гыйбрэт тэ...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дүрт аяклы атта абына диләр нишлисен инде кичерәбез,гел абынып тормасалар!

      Хәзер укыйлар