Логотип
Проза

Өч туган

(чынбарлыкка нигезләнде)



(чынбарлыкка нигезләнде)

− Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз.  Алай өзгәләп бетергәч, ничек  аны җепкә оештырырга, ничек  эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый. Алдында таудай өелеп яткан йомшак бәрән йонының бөдрә алкаларын  учына ала да, маңгай турысына куеп, көлә-көлә янында  тырышып эшләп утырган апасы Энҗегә төртә: “Апа, дим, карале, минем чәч бөдрә!” Ун яшьлек Энҗе дә, сеңлесенә  ияреп, кап-кара чәче өстеннән  ак “парик” әтмәлли. Эш  онытыла, икәүләп йонда тәгәри, ауный  башлыйлар. Җеп  эрләп утырган  әниләре кызларына кычкырып куймыйча булдыра алмый: ”Ягез, азмагыз, дим! Дөньяны туздырасыз!  Юньле генә кыланыгыз!” Беразга акылга килгән кызлар тагын эшкә тотыналар. Лилия, авызын ачып,  олы апасына  сокланып карый.  Ничек шулай бәйләмгә ара-тирә күз төшереп кенә бәйләп була соң ул?  Әллә Чулпан апасының бармагында да күзләре  бармы соң? Ничек  шулай карамыйча диярлек бәйли? Җитез, йөгерек  бармакларында  энәләр ялт-йолт итеп кенә  тора. Чулпан апасы кебек шундый җылы йомшак, ап-ак бияләйләр, оекбашлар бәйләргә кайчан өйрәнер инде Лилия? Маташтырып караса да, әлегә бик барып чыкмый шул. Энәләр тыңламыйлар,  бәйләмнән төшәләр  дә китәләр, төшәләр  дә китәләр. Күзләрен дә төшереп калдыра. Бәйләгәне тигез барып чыкмый. Бер җире тыгыз, икенче җире сирәк була.  Ә бүген Лилия аеруча тынгысыз, чөнки Чулпан апасы аңа тәти  башлык бәйли. Колак турысыннан  бәйләп куярлык итеп бәйләвече, баш очында матур, түгәрәк чугы булачак. Әнисе аны күз явын алырлык ал төскә маначак.  Нәкъ бергә укыган ахирәт кызларныкы кебек карап туймаслык матур булачак! Әнә, Зәйтүнәнең инде андый ике башлыгы бар. Берсе яшел, берсе зәңгәр. Шуңа күрә ул Лилиянең сүсәргән, шакмаклы иске шәленнән көлә, мыскыллый.  Лилия, түземсезләнеп,  Чулпан апасының янына бара да башлыкка карый, бара да карый. Күпмегә арткан,  янәсе, кайчан әзер була? Башлыкка чират кече сеңлесеннән башланганга Энҗе бераз турсайса да,  аңа үз чиратын көтүдән башка чара калмый. Чулпан апалары кызларны үгетли: “Күрәсезме, җебем бетеп бара. Йон язмасагыз, башлык күрәчәгегез юк!” Шулай әниләре җитәкчелегендә өч кыз кышның озын-озак кичендә  кул эше белән кич утыралар,  кечкенә эшчән  куллары белән  үзләрен үзләре киендерәләр.  Ә тышта дулаган  усал кыш  салкын иреннәре белән тәрәзәгә килеп өрә һәм пыяланы гаҗәеп бизәккә әйләндерә. Пыялада ясалган “күзләрдән” карап,  зәмһәрир кыш әйтерсең лә әйтергә тели: “Менә мин нинди  усал,  кырыс,  салкын! Бияләй,  башлыксыз чыгармыйм сезне урамга!”  Башлык, бияләй  күпме кирәкле  булса да, Лилиягә алардан да бигрәк  чирләш әниләренең алар белән бергә утырып эшләве тансык. Күбрәк ятып яки мендәргә терәлеп утырып көн үткәргән  Сәмига ютәле җибәргән араларда үзе дә  ешрак балалары арасында булырга, аларга  нидер өйрәтергә тырыша. Тик мондый әниле кич утырулар аларга еш тәтеми шул. Әнә әле дә әниләре   утырып бераз җеп эрләгән иде,  буылып-буылып ютәлли башлады һәм, көнҗәләсен калдырып, чаршау артына кереп китте. Чирләгәндә әнисен бик тә, бик тә кызгана Лилия. Менә ул  үссен генә   әле! Әнисен дәвалар,  терелтер өчен шундый да шифалы, дөньяда бер дигән   дару уйлап табачак! Һәм әнисе, әлбәттә,  тереләчәк! Ә моның өчен, әлбәттә, мәктәптә тырышып-тырышып, «бишле»гә генә  укырга кирәк!
        Әниләре урыныннан торып киткәч, кызларның да күңеле төште. Шаярулары басылды. Эх, күңелсез шул әни чирләгәч.  Чулпан,  эшен калдырып, әнисенә үлән төнәтмәсе әзерләп  эчерде.  Сәмига туктый белмәс ютәле аша түгә-чәчә бераз эчте дә,  ябык куллары белән  олы кызын аркасыннан сөйде: “Рәхмәт, балам. Куй шунда...” Күзләре йомыла башлаган сеңелләрен кызганып, Чулпан идәндәге йон тавын  чүпрәккә кысып бәйләде дә  сәкегә урын җәйде. 
       Сәкедә ике апасы арасында изрәп яткан Лилиянең  авырайган гәүдәсе, зураеп,  ярым караңгы түшәмгә  “күтәрелгән” генә   иде, болдырдан шак-шок  килгән тавышларга сискәнеп, кыз  кинәт кенә дертләп уянып китте  һәм бер мизгел кайда ятканын да аңлый алмый торды.  Чаршау артында яткан әнисенең зарлы тавышы гына аны исенә китерде: “И Ходаем, тагын тылык исерек кайта...” Болдырда әтиләренең сүгенгән, дөбердәгән  тавышлары ишетелде. Чулпан эчке күлмәге өстенә сырмасын гына ташлады да, ялан аякларына мич алдында торган киез итекне эләктереп, башына да бәйләмичә чыгып йөгерде. Бераздан ундүрт яшьлек  нәзек  кенә гәүдәле кыз олы ирне иңнәренә салып диярлек  өйгә кертте һәм чак чишендергәч, сөйрәп  урынына яткырды.  Бүгенгә тавыш чыгарырлык, ызгышырлык  хәле калмаган әтиләре, саташа-саташа,  гырлап йоклап китте. Сәмига пышылдауга күчте: “И Ходаем, бәхетсез сабыйларымның ни гаебе бар?! Нигә интегәләр алар болай?”   
         Иртән Энҗе белән Лилияне әниләре урынында яткан килеш  җай гына эндәшеп  уятты: “Торыгыз инде, балаларым. Мәктәпкә соңга каласыз”. Ә олы кызын уятасы да юк, ул инде, торып, мич яккан һәм   күптән мал карарга чыгып киткән. Сеңелләре, юынып, чыр-чу килә-килә бер-берсенең чәчен үргәнче, Чулпан шул арада әллә ни эшләр майтарды –   йөгерә-йөгерә кар көрәде,  суга чыгып керде, утын кертте. Ипи-шикәр белән чәй эчкәч, киенеп,  өч кыз мәктәпкә киттеләр. Анда да Лилия олы апасының канаты астында. Чулпан ике сеңлесен җәберләргә юл куймый. Усал кызлардан булсынмы, башкисәр малайлардан булсынмы, якларга йөгереп килеп җитә.  Энҗе укуга бераз йомшаграк булса да, икенче сыйныфта укыган   Лилия яхшы укый.  Чулпан апасы аны укырга-язарга бик иртә өйрәтте. Укытучы апа еш кына Лилияне  башкаларга үрнәк итеп куя. 
       Лилия бүген мәктәптән  апаларыннан алда, беренче булып кайтты. Караватында яткан  әнисенә елышып,  дәфтәрендәге кып-кызыл зур «бишле»ләрне күрсәтергә теләгән иде дә, аның тагын да хәлсезләнгәнен күргәч, бу уеннан кире кайтты.  Ыңгырашып яткан Сәмига бүген урыныннан да тора алмаган иде, күрәсең. Әтиләре күренми, тагын аракы эзләп чыгып киткән  булса кирәк. Өй суына да башлаган.  Чулпан әле кайтмаган. Ашарга пешерүче юк.  Лилия, әнисе өйрәтүе буенча мич якты. Баздан бәрәңге алып чыгып, юып  чүлмәккә салып пешерергә куйды.  Идәнне себереп алды. Әнисенә кичәге үлән төнетмәсен җылытып эчерде. Чулпан апасы мәктәптән кайтып кергәндә кызчык, үзеннән дә зур сәнәк күтәреп, сәндерәдән печән төшереп ята иде.  Апасы, үзе дә ундүрт яшьлек кенә булса да, аны олыларча мактап алды: “Менә минем бәләкәй сеңлем ничек дәү үскән. Менә ничек булдыра!” Бераздан Энҗе дә кайтты. Ике сеңелкәш апаларына  йорт эшләрен эшләргә булышканчы, көн кичкә авышты. Әкренләп дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичә барган әниләре  күбесенчә бар йомышны Чулпанга куша. Кече ике кызны тыңлатуы, эшкә өйрәтүе,  ныклап күрсәтүе, аларның башкарган эшен тикшерүе, тыңлашмаган чакларында җиңүе   аңа кайвакыт инде авыр. Шуңа күрә  сабыр, түземле Чулпан сеңелләренә баш. Алар ул кушканны әйбәтләп тыңлыйлар, карышмыйлар. Шулай, бер-берсеннән күреп, бер-берсеннән эшкә өйрәнеп, өч кыз үсеп килә.     
        Дәресләрен бераз караштырып алгач, кызлар кече якта чыпта (лента) сугарга керештеләр. Тарттырылган бауга эленгән юкә мунчаланы  Энҗе тиешле бер калынлыкта тасмаларга яра тора. Чулпан, ике дивар арасына тарттырып бәйләнгән юкә тасмаларны  гади генә агач  җайланманың (станок дисәң хәтере калыр, аны лента сугучылар кылыч дип йөртәләр)  тишекләреннән чыгарып, аларның уртасына аркылы юкә тасма сала һәм ныграк булсын өчен сугып куя.  Шулай  тукыма туку рәвешендә юкәдән  артык киң булмаган чыпта сугыла. Лилия апасына юкә тасма биреп тора һәм әзер чыптаның чит-читенә чыккан юкәне тазартып, тәртипкә китереп,  үлчәмгә салып бара. Әзер  чыпта бәйләме  әз дә, күп тә булмаска,  төгәл илле  метр булырга тиеш.  Шул илле метрны агент  абзый  дүрт  сум да илле тиенгә сатып ала. Йорт эшләрен иртәрәк бетереп, төнгә хәтле тырышканда өч кыз кайчак бер кичкә бер әзер чыпта бәйләме  сугалар.  Аз булса да   киемгә, мәктәпкә  кирәк-яракка  акча була.  Шулай, кызлар, авылдагы күп кенә балалар кебек, үсә-үсә үзләренә кием-салымга акча “сугалар”.  
         Тик кышын төн йокыларын калдырып чыпта сугу,  язын-җәен бакча карау,  сатарга күп итеп суган үстерү, ныгып бетмәгән беләкләре белән печән-утын әзерләүдән башка бетмәс-төкәнмәс өй эшләрен башкару да кызларга авыр күренми.  Менә әниләренең ныклап  авыруы гына бик кыен. Хастаханәдә дә ятып чыккан булды. Тик бер дә алга китә алмый гына  шул бахыркай. Кызларның да күңеле бик төшенке. Шуңа соңгы арада  юньләп укыйсылары да килми.  Өч кызның бар хыялы әниләренең сәламәтлеге белән бәйле: “Менә әни терелгәч,  болай итәбез, тегеләй итәбез, шунда барабыз, шуны эшлибез...”  Әни терелгәч... Әниләре генә бирешкәннән бирешә бара шул. Ашаудан калды. Күзләре эчкә батты. Буылып-буылып, тын ала алмыйча туктаусыз ютәлли.  Күкрәгенә гыжылдык керде.  Беткән үпкәләре интегеп, чак-чак кына   сулыш ала.  Күңелләре төшкән, моңайган  кызларның, чыкмаган җаны гына калган әниләрен кызганып, күз яшьләре кипми.  Әтиләре Мәснәви дә соңгы вакыт,  әллә акча таба алмыйча, әллә хатыны урында ятканга чынлап кайгырып, сирәк эчә башлады. Сәмига  үз хәлен хәл дими,  чак ишетерлек тавыш белән аны туктаусыз үгетли: "Зинһар, балалар хакына булса да тукта, эчмә инде. Мин дә китсәм, син дә кешелектән чыксаң, кемгә кирәкләре бар аларның...”
        Бер кичне әниләре өч кызын үз янына чакырып алды. Берәм-берәм барысына да текәлеп торды, ябык куллары белән чәчләреннән сыйпады. Тын гына басып торган кызларына соңгы васыятен әйтте: “Балакайларым, гомерем күп калмады. Берүк бер-берегезне ташламагыз. Бер-берегезгә терәк булыгыз...” Бу сүзләрдән өч кызның кечкенә йөрәкләре куырылды.  Килененең хәлен белергә авылның теге очында яшәгән  кайнанасы  көн саен  килеп китә. Зәмфирә карчык та кайгырып ут йота.  Килгән арада улына үгет-нәсыйхәт бирми калмый.  Мәснәвинең  мондый вәгазьләрне һич тә  җене сөйми.  Хатыны белән анасының “тәрбия сәгатьләре” башлану белән, ул тозлы-борычлы итеп сүгенә яки ишекне ватардай итеп ябып, үчләшеп  чыгып китә. Үзе дә чак атлап  йөргән, картлык аркасын җиргә бөккән    дәү әниләре  килгәндә  култык астына җылы коймак-тәбикмәк кыстырмыйча килми. Кызларның эшләгән эшен тикшереп, эшкә өйрәтеп, күз-колак булып  китә.  Әнисе ныклап авырып киткәч, Чулпан мәктәптә дәресләрен еш кына  калдыра башлады. Сырхау анасын, сеңелләрен  караган, тормышны тарткан  кызга мәктәптә сүз әйтүче булмады. 
       Бер көнне Мәснәви, хатынының газапларына түзә алмыйча, толыпка төреп, атлы чанага утыртты да Сәмиганы  район үзәгендәге хастаханәгә илтте. Балаларның күңелендә бераз өмет чаткылары  кабынды. Тик дүрт  көннән әниләрен   хастаханәдән чыгардылар.  Дәү әниләре Зәмфирә өй алдында хәл белергә кергән карчыклар белән тын гына зарын бүлеште: “Үләсе өметсез сырхауны бүлнистә тотмыйлар инде аны...”  Ике тәүлектән  соң  Лилия белән Энҗене  Чулпан апалары елый-елый  төн уртасында уятты: “Апайларым, торыгыз, әни белән хушлашыгыз...” Ундүрт яшендә олылар акылы кергән Чулпан үксегән сеңелләрен кочагына кысып юатты. Сәмига шулай кышкы төндә  ике кечкенә кызын,  өметсез иреннән бигрәк,  әле үзе дә үсмер яшьтәге олы кызына калдырып, бакый йорткка күченде.  
     Әниләре киткәч, кызларга тормыш тагын да авырлашты.  “Иреккә чыккан” Мәснәви тагын хәмер диңгезенә чумды. Акча таба алмаганда өйдән әйбер сатып эчте. Чулпан  ятимә сеңелләренә әни урынына калды.  Ничек кенә сабыр булмасын, ничек кенә олы күренмәсен,  ул үзе дә бала гына иде әле. Сеңелләренә караганда аңа икеләтә-өчләтә авыррак иде.  Үзе дә яшь булуына карамастан, инде аңа ике туганын да үстерергә, кеше итәргә кирәк. Җигелеп дөнья йөген тартырга кирәк.  Кырык яшенә җитеп, акылга утыра алмаган әти кеше өчен дә үзәге өзелә. Кыска гына гомерендә күргән авырлыклар кыз баланы акыл ягыннан да, тәҗрибә ягыннан да үстерде, чыныктырды. Ул яшь кенә көенә туганнары өчен җаваплылык тойды. Лилия белән Энҗе дә әниләре үлгәч ничектер кинәт кенә  олыгаеп, акылланып,  басынкыланып китте.  Элекке кебек чыр-чу килеп шаяру, уйнау онытылды. Сеңелкәшләр апаларын бер сүзсез тыңлый башлады.  Тормыш  нәзек иңнәренә өйгән сынулардан сыгылмас өчен, алар үзләре дә ачык аңлап бетмичә, бер-берсенә  сыенды, бер-берсенә тартылды.      
       Киленен югалту кайгысыннан Зәмфирә карчык та биреште. Башта, балаларга күз-колак булып кунып калгалаган карчык соңгы вакыт үз өенә кайтмый да башлады.  Моңарчы начар күргән күзләре дә күрми башлады.  Монда  улы, оныклары янында  бергә-бергә җиңелрәк  кебек,  ни дисәң дә бер-берсенә алар күз-колак. Лилия белән Энҗе  сукырайган дәү әниләрен  җитәкләп  йомышына йөрттеләр,  чиратлап мунча керттеләр, керен юдылар. Үсмер  Чулпан исә йортта олы хатын-кызлар һәм ирләр  эшен башкарды. Өч ел буена Зәмфирә карчык улында яшәде. Өч кыз берсүзсез дәү әниләрен карадылар.  
        Мәснәви хәмердән тыелганда тыелды, түзәлмәгәндә юк, тик дөнья көтәм дип ашкынып бармады.  Балалар үзләрен үзләре үстерделәр.  Тиздән чыпта сугу да бетте. Күрәсең, юкә чыптаның бу заманда кирәге калмады.  Башка күп кенә авылдашлары кебек, кызлар сатарга күпләп  суган үстерделәр.  Анысы да үзе үсми шул. Кара тиреңне кара туфракка тамызмыйча, суганы да ишелеп уңыш бирми.  Май башыннан алып  җәй азагына хәтле суганга бил бөгәргә кирәк. Вакытында су сибәргә, төбен йомшартырга, чүбен утарга. Типкәләмәсеннәр өчен тавык-мәгълүннән сакларга. Җәй башларындагы кырау әз генә тисә дә, суган дигәнең төпкә үсми, ә орлыкка үсә башлый. Суган җыяр алдыннан бакча бурлары тимәсен өчен шундагы лапас астында йоклаган чаклары да булды.  Яңгырлы җәйләрдә сатарлыгы калмый, төбендә үк чери башлый.  Җәй буе түккән хезмәтең юкка чыккач, утырып елыйсы гына кала. Уңышлы елларны алыпсатарлар, килеп, кара тир түгеп үстергән суганыңны тиенгә генә алып китәләр. Әйе,  әнисез калган өч туган бик интегеп үстеләр. Аталары да юк санында.  Ярдәмгә мохтаҗ дәү әниләрен дә карарга кирәк. Шулай алар вакытыннан алда чыныктылар, ныгыдылар. Сукыр калып, өч ел интеккәннән соң, Зәмфирә карчык, оныклаларына  хәер-фатихасын, бәхиллеген  калдырып  дөнья куйды.       
      Тол калган Мәснәви  тиздән өйләнде. Тирә-якка даны чыккан, бер ирдән икенче иргә йөргән Рәвисәне  хатынлыкка алып кайтты.  Кыска гына гомер бары типтереп яшәргә генә бирелә, дип ихлас ышанган Рәвисә иреннән калышмыйча эчте.  Ялкауның көн дә башы авырта дигәндәй, тырышлыгы белән артык куандырмады.  Кеше алдында үги балаларына  төче телле, ягымлы булырга тырышты. Тутый сөйләшергә өйрәнсә дә, кеше була алмас, димәсләр иде. Өйдә үзләре генә калганда кече кызларга кул күтәрүдән дә тартынмады. Җәй буена үстереп саткан  суган акчаларын кызлар күрми дә башлады.  Сабыйларның йөрәге үз аналарын юксынып, сагынып сыкранды. 
     Мәктәпне бетерсә дә, Чулпан өйдән чыгып китмәде, өйдә үги аналары, эчкече аталары белән калган сеңелләрен кызганды. Өйдә булганда ул Рәвисәгә сеңелләрен җәберләргә ирек бирмәде. Беркөнне ишек алдында шундый хәл булды. Тыңлата алмый азапланган  салмыш үги анасы Энҗегә көянтә белән сугам гына дигәндә Чулпан аның артыннан килеп кулларыннан тотып алды.  Сабыр, басынкы холыклы Чулпанга бу минутта әллә нәрсә булган иде.  Күзләрендәге нәфрәт Рәвисәне көйдерә язды.  Чулпан бер суыруда көянтәне  аның кулыннан тартып алды да,  күкрәктән чыккан тавыш белән кисәтте: “Әй син! Тагын бер генә кагылып кара балаларга! Сөякләреңне җыя алмассың!” Бу мизгелдә ул сеңелләренең олы апасына да түгел, ә балаларын яклаучы бүрегә охшаган иде. Шуннан соң   авыр эштә беләкләре ярыйсы гына калынайган кыз белән Рәвисә дә  исәпләшә башлады. Пычактай теле белән киссә кисте, кулын тыйды. Дөньяда иң татлы нәрсә дә тел, иң ачы нәрсә дә тел шул. Хәер, бу  “ятим бәрәнле”, ыгы-зыгылы йортта аның түземлеге дүрт елга гына җитте. Рәхәт тормыш кына эзләп өйрәнгән хатын, тиздән бер авылда баласыз ир табып,  шуңа китеп барды. Шулай да, дүрт ел эчендә үги ана кызларның канын ярыйсы гына эчте.
    Эчкече әтиләрен санамаганда, кызлар өчәү генә калды. Чулпан дуңгыз фермасына  эшкә керде. Сеңелләрен үстерде.  Аларга акыллы апа да булды, әниләрен дә алыштырды. Ике кызны  укытып кеше иткәнче,  үз язмышы турында уйламады. Лилия белән Энҗе икесе дә апаларының тырышлыгы белән һөнәрле булдылар. Һөнәре бар – үргә йөзәр дигәндәй, үз көчләре белән әкренләп аякка бастылар.  Туганнары хакына  Чулпан нәзек кенә иңнәренә бик күпне салды, күпне күтәрде.     Кайчандыр әниләре  калдырган  васыятькә  өч кыз  тугры калды.  Өч туганга өч яктан терәк, өч яктан ярдәм.  Алар бер-берсенә юаныч та, куаныч та, таяныч та.  Өчесе дә бер авылга тормышка чыктылар. Шатлыкта да, кайгыда да алар бергә. Тормышлары әле дә бик җиңелдән түгел.  Дөнья көтмәгәндә төрле яктан сыный. Тик нинди генә сынаулар аша үтмәсеннәр, өч туган белә – алар ялгыз түгел. Алар бергә, алар бердәм.  Алар бер-берсенә рәхмәтле.  Инде әтиләре вафатына да байтак еллар узды.  Ялгышкан, абынган-сөртенгән  аталарын  да өч туганның  күңеле кичерә алды. Аллаһ кичерсен.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туганнарыбызнын кадерен белеп дус тату яшик. Молодцы.

    • аватар Без имени

      0

      0

      бик ошый .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Коментарий монда мәгьнәсездер минемчә. бик эчтәлекле бик мәгьнәле хикая.еламыйча укып булмады әлбәттә Әниегезгә һәм апагызга рәхмәт.

        Хәзер укыйлар