Логотип
Проза

​Өч тәңкә

Бәгыренә кан саудырып китте улы. Аның артыннан шапылдап ябылган ишек, ыңгы­рашкан тавыш чыгарып, әкрен генә кире ачыла төште. «Акылыңа кил, бала!» Әти кешенең сүзсез әрнүе чарасызлыктан йомылган керфекләр арасына яшеренде. «Мин беркемгә дә кирәк түгел! Өч тәңкә акча жәллисез!» Улының җан авазы белән шулай дип кабатлавы янә колак төбендә яңгырагандай булды.
Кайда ялгышты соң Рәхимҗан, кайчан хаталанды? Барысын да заманга сылтап, аның белән бер аяктан атларга тырышып, дөнья куу белән мавыктымы? Ике кыздан соң тансык булып кына дөньяга килгән улы, җимеш эчендәге төш кебек, җил-яңгыр күрми, каты сүз ишетми, артык иркәләнеп үстеме әллә? Иң куркынычы – аның сабый күңелендә бер генә нәрсәгә – дөнья малына гына мәхәббәт бөреләнеп килә түгелме?..


* * *

Үзен белә-белгәннән бирле әнисен югалтудан куркып яшәде ул. Таң белән бергә уянган Рәшидәнең сыер саварга чыгып утыруы була, абзарның салам түбәсен тузгытырлык ачы тавыш яңгырый:
– Инә-әй! – Рәхимҗан, йокысыннан да айнып бетмәгән килеш, аягына зур кәлүшләр элеп, бәрелә-сугыла абзарга йөгерә. – Инә-әй! Син мондамы?
– Ай җан көеге, тагылар торып чыккан бит, ә! Ялгызы булса, курка дияр иең, арка терәп әбисе ята янында... – Рәшидәнең көн саен шулай сукрануына күнеккән сыер да, печән чемчен­гән җиреннән башын күтәреп, малайга шелтәле карап куя... – Мә, сөтеңне эч тә кереп ят!

Рәшидә, төсе уңып беткән халат кесәсеннән калай кружка чыгарып, чиләгенә чумдырып ала да өстендә күбекләр йөгерешкән сөтне улына суза.
Яратмый Рәхимҗан яңа сауган сөтне, җылы исе борынына килеп бәрелгәндә көчкә түзә. Аның иң тәмлесе – чоланда салкын сулы табакта утырып суынганы лабаса. Тик моны әйтеп тормый, күзләрен чытырдатып йомып, сөтне бер сулышта эчеп бетерә дә, бәхеттән елмаеп, әнисенә төбәлә. Такта ярыкларыннан үрелеп караган тәүге кояш нурлары малайның вак-вак сипкел бизәгән йөзен, зәп-зәңгәр күзләрен, маңгаенда «кәҗә» генә калган ялтыр башын, җиң очларына кадәр сизрәп, шактый кечерәйгән күл­мә­ген, яланаякка элгән кәлүшләрен сыйпап үтә. Рә­химҗан әле дә булса рәхәтләнеп елмая. Әнисе аны сөт эчәр өчен йөгереп чыга дип уйлыйдыр инде. Ма­­лайга исә әнисенең таң кояшы кебек нурлы йөзен күрү кирәк. Аның беркая да китмәгәненә, менә шушы абзарда сыер савып утыруына үз күзләре белән инану кирәк. Әнкәсенең янәшәдә булуын тою кирәк. Бары шул гына. Моның өчен җене сөймәгән җылы сөтне көн саен эчәргә дә риза ул. 

– Күзеңне ертып, таң тишегеннән йөрмәсәң... – Әбисе, инде тыныч күңел белән янә сәкегә үрмәләгән малайның артын кытыршы кулы белән чәбәкләгәндәй итә дә, мич алдында кайнаша башлый. – Черем итеп ал, торуыңа бер-ике күкәйгә генә коймак салып алырмын. Инәң иртәнгедән урап кайтканчы йокла берүк, алайса, теңкәмә тиеп бетәрсең.

«Урап кайтканчы»... Әйтүе генә җиңел. Елганың аръягында – тау башында утырган фермага барып җиткәнче генә дә күпме вакыт кирәк! Әнисе шунда көнгә өч тапкыр барып, сыер сава. Ул кичке савымнан кайтканда, Рәхимҗан инде нәвем базарына киткән була. Югыйсә, йокламаска тырышып, төрле шөгыль дә табып карый: дүртпочмаклы өйне икегә бүлеп торган зур чаршауның чәчәкләрен кәгазьгә төшереп мәш килә; әбисе күреп арт сабагын укытканчы, мич башыннан аралыкка сикереп уйный; чыра телемнәрен­нән шалаш корып изалана...
– Бәбекәем, имә торган яшьтән дә үттең бит инде. Инәңне көтеп, күзеңне күгәртеп утырма, ят та йокла. Бу кадәрле булсаң да булырсың икән, менә агай... – Әбисе, орчыгын зырылдатып әйләндерә-әйләндерә, җеп җегерли. Рәхимҗан күреп тора: әбисе дә көтә. Ике тәрәзә арасында эленеп торган зур сәгатькә әледән-әле күз төшереп, кызының кайтып керүен көтә. Ипләп кенә керфекләре авырайган малай, «әз генә күземне йомып торам» дип, сәкедәге ястыкка сыена.
Таң атканда исә ул, янәшәсендә буш урын күреп, бер уй белән чәчрәп уяна: инәй кайтканмы? 
Шул соравына җавап табар өчен, чалбар-мазар киеп тормастан, бәрелә-сугыла абзарга чыгып йөгерә:
– Инә-әй!


* * *

– Ни дияргә дә белмим инде, әнкәй. Ничекләр синең берүзеңне калдырып китим?
– Аллага шөкер, үз көнемне үзем күрерлек бит әле, кызым. Кеше кулларына гына калырга язмасын. Җүнле кешегә охшаган болай, балаңа гына кырын карамаса... Сыңар канат белән талпынып ерак китеп булмый шул, бәбкәм, хатын-кызга терәк кирәк, терәк. Аллага тапшырыйк... Рәхимҗан да ата тәрбиясе күрер, ичмаса...

Рәхимҗанның өй ишеген ачарга дип үрелгән кулы һавада эленеп калды. Ишегалдында кар көрәп әлсе­рәгәч, су эчеп чыгыйм дип кереп барышы иде. Әбисе­нең «җүнле кешегә охшаган болай» диюеннән үк сүзнең ни турыда барганын чамалап, өйалдыннан уз­мады, хәле киткән кешедәй, стенага сөялде. Гүя моңарчы күргәне булмаган: алдындагы бердәнбер кечкенә тәрәзәгә, тәрәзә янәшәсенә беркетелгән иске зәңгәр шүрлеккә, җәй көннәрендә суыткыч вазыйфасын үтәп, хәзер бүрәнәдәге кадакка эленгән зур табакка күзләрен тутырып карады. Кинәт кенә тамак төбенә килеп тыгылган төер сулышын кысты. Малай, шушы халәттән котылырга теләгәндәй, әкрен генә идәнгә чүкте. Сырма җиңеннән эреп төшкән кар бөртекләре булдымы – киез итек йөзенә нәни тамчылар тәгәрәште...
– Инәй!
Ишек башта кәгазь калынлыгы гына ачылды, аннан, үксегән тавыш чыгарып, бөтен буена ачылып китте. Рәхимҗанның агарып каткан йөзен күреп Рәшидәнең йөрәге учка йомарланган кошчыктай тыпырчынып куйды: «Улым!»
– Инәй, мин... Капка төбен генә көрәштерәм дә, керәм, димәкче ием...
– Бүгенгә җитәр инде, балам, эшнең мәңге бетәсе юк. Ашап ал да, кыймылдарбыз.

Сүз җебе ялганмады. Рәшидә, гаебе бар кешедәй, күзләрен яшерә төшеп өстәлгә табак белән бәрәңге китереп утыртты. Хәят карчык та, дисбе төймәләре аралап утырган җиреннән ашыга-кабалана кузгалып, аш бүлмәсенә – чаршауның теге ягына кереп китте. Такта чәй янына кипкән гөлҗимеш өстәп, калай чәйнеккә су агызды. Аны самавыр өстенә утырткач, шүрлектән ак чүпрәк төенчекне үрелеп алды. 
– Бәбекәем, шикәрне ватып бирсәң...

Башка вакытта бу сүзләрне ишетеп, Рәхимҗан шатлыктан ук кебек атылып килеп җитә торган иде, бүген исә гәүдәсен авыр йөк урынына көчкә сөйрәп, чаршау артына чыкты. Йодрык кадәр шикәр кисәген шакмаклы сөлгегә төреп, сәке өстенә куйды да бәрәңге тукмагы белән төяргә тотынды. Шушы шикәр кисәгеннән ниндидер үч алырга теләгәндәй, билгесез ачу, нәфрәт белән селтәнде дә селтәнде.
– Чү, чү, бәбекәем, тузанга әйләндереп бетерәсең бит. Аны ни, рәхәтләнеп вак-вак кына кабып эчмәгәч, – дип, әбисе ипләп кенә туктатмаган булса, сөлге дә тузанга әйләнәсе иде.
Өчәүләп тын гына бәрәңге ашадылар, сүзсез генә чәй эчтеләр. Вакыт-вакыт, бу сәер тынлыкны бүлеп, мич башындагы песи генә мыраулап куйды.

Рәшидәнең «кыймылдарбыз» диюе, әлеге дә баягы, ферма инде. Менә ике ел – Рәхимҗан көн дә әнисе белән кичке савымга йөри. Бишенче сыйныфта укыганда тырыша-тырмаша сыер саварга өйрәнде. Бармаклары талса, йодрыклап ябышты, алай да барып чыкмаса, бер имчәккә ике куллап тотынды. Савымчы хатыннарның төрлечә шаяртулары да, әнисенең үгетләү-ачуланулары да туктата алмады аны. Мәктәп дигәннәренә барасы булмаса, иртән дә, көндез дә килер иде әле. Әнисе кистереп әйтте шул: билгеләрең төшсә, ике аягыңның берсен дә атламыйсың, диде. 
Язгы-көзге пычракта бата-чума ферма тавыннан күтәрелүләр һич кенә дә рәхәт түгел түгелен. Җәйлә­рен, башка малайлар уйнарга инеш буена төшеп кит­кәндә, ничекләр кызыгып калганын Рәхимҗан үзе генә белә. Белә, әмма авыз ачып бер генә тапкыр зарланганы да юк. Әнисенең үз янында икәнен тою барысыннан да өстен. 

Рәшидә мич аралыгыннан сырмасын үрелеп алды. Икегә аерып үргән озын толымнарын зәңгәр шәл астына бөртеге дә күренмәслек итеп яшерде дә сүзсез сорау белән улына текәлде. Рәхимҗан да дәшми генә киенде, йон бияләйләрен кесәсенә тутырды, колакчынлы бүреген кулына тотып, өйалдына атлады. 

Авыл өстенә кышкы эңгер-меңгер эленеп маташа иде. Язны көтеп зарыккан каеннар, суыктан куырылгандай, инеш буенда калтыранып утыра. Рәшидә бе­лән Рәхимҗан, гадәттәгечә, боз өсләтеп кенә аръякка чыктылар. Малай, әнисе янәшәсеннән атлаган шәйгә, вакыт-вакыт аның ягына күз ташлап, сүз башлануын көтте. Әнисенең кояш ашап каралган йөзе зәңгәрсу кар яктылыгында агарып киткәндәй күренә. Рәхимҗан аның күзләрен Баҗана буенда ярга сыенып үскән бөрлегән бөртекләренә охшата. Озын керфеклә­ре исә – Низам күлен каймалап алган камышлар диярсең. Балык тотып утырганда игътибар иткәне бар – җил исеп китсә, камышлар, керфек тибрәлгәндәй, җиңелчә генә иелеп-бөгелеп куя... 
– Улым... – Рәшидә, сүзен ничек башларга белмичә, бертын төртелеп калды. – Син инде сабый түгел, ундүрт яшең тулды. Шуңа күрә яшереп-нитеп торасым килми...
– Инәй, син кияүгә китәргә җыенасыңмы? – Әлеге сорау Рәхимҗанның җан түреннән өзелеп төште. Ана белән ул, сүз берләшкәндәй, карлы сукмак уртасында туктап калдылар.
– Ишетеп тә өлгердеңмени? – Рәшидәнең тавышы калтырап китте. – Курыкма, улым, мин синең ризалыгыңнан башка...
– Кем ул? – Рәхимҗан янә әнисенең сүзен бүлдер­де, үзе, сатлык күзләрен яшерергә теләп, баш очында асылынып калган күгелҗем болытка текәлде. Болыт та ниндидер сагыштан мөлдерәмә тулган, менә-менә ташып түгелер кебек.
– Күрше Наратлыдан Фәһим абыең. Ике ай элек хатыны үлеп киткән, дүрт баласы ятим калган. Ятим дип, олыларының үз оясы бар инде, бәләкәе кызганыч менә – анысы алты айлык кына, ди. Мин инде, улым, синең белән сөйләшми торып, ә дә димәдем, җә дә димәдем. Фәһим абыең әйтә, Рәхимҗан да үз улым кебек булыр, ким-хур итмәм, ди. Яследә аш пешерүче кирәк икән – миңа да фермада йөргән ише булмас ие, ичмаса...

Рәхимҗан, нәкъ баягы кебек, тамак төбендәге төерне көч-хәл белән йотып җибәрде. Бу көннең иртәме-соңмы килеп җитәчәген чамалый иде ул. Чөнки әбисе, җай чыккан саен читләтеп кенә шул хакта сүз кузгата, улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй, Рәшидәгә акыл өйрәтә. Янәсе, сораучылар барында кияүгә чыгып калса, ак сакаллы карт булыр ие. «Рәхимҗан өйләнеп, үз дөньясын корыр, гел сине саклап ятмас. Минем дә тегендә китәр көннәрем ерак түгелдер. Дуадак каз шикелле берүзең утырып калырсың, Алла сакласын», дип колагына тукый. Ишетү түгел, бу хакта уйласа да, Рәхимҗанның бала йоннары кабара. Әбисе әйткәннең хак булуын акылы аңласа да, йөрәге килешергә теләми.

Рәхимҗан үз әтисен төсмерләми дә, хәтерләми дә, чөнки ул боз астына китеп үлгәндә малайга бер яшь кенә тулып килә иде. Белә-белгәннән бирле янәшәсендә әнисе һәм әбисе булды. Гомер буе шулай дәвам итәр кебек иде...
Рәшидә улының иңбашыннан кочып алды, күз төпләрендә яшь тамчылары җемелдәште.

– Әй улым, синең өчен дә әйбәтрәк булмасмы дим... Егет булып киләсең, өс-башыңны бөтәйтәсе иде. Кеше балалары төсле институтларда укытасы ие дә бит... 
Рәхимҗан ни дә булса әйтергә ашыкмады. Әнисе­нең кул астыннан читкә тайпылды да адымын кызулатты. Әрнү, үпкә, рәнҗү кебек хисләр барысы бергә кушылып, бәгырен көйдерде. Яшь элпәсе каплаган күзләре дә, сулык-сулык килеп тыпырчынган йөрәге дә бу хәбәрне күтәрергә әзер түгел иде. Ул бит аның, бары тик аның әнисе! Һәм аны җиде ятлар белән бүлешү, бишектә яткан ниндидер сабыйның әнисе урынында күрү – башка сыймаслык, күтәрә алмаслык бер нәрсә. Малай, эчендә кайнаган утны да, яңак­ларын пешереп аккан күз яшьләрен дә әнисенә күр­сәт­мәскә теләп, тауга каршы йөгерә үк башлады. Рәшидәнең дә сыгылып төшеп үксегәнен, йөрәгенең мең телемгә телгәләнгәнен Рәхимҗан сизмәде, күрмәде. 

«Мин беркемгә дә кирәк түгел! Мин беркемгә дә кирәк түгел! Мин беркемгә дә кирәк түгел!» Ирен­нәреннән рәнҗүле сагыш булып шушы сүзләр түгелде. Малайның калтыраулы пышылдау белән «беркемгә дә» дип туктаусыз кабатлавына «алардан котылырга теләгән әбисе» дә, «чит баланы тәрбияләргә җыенган әнисе» дә, аларның әлегәчә тыныч кына яшәгән тормышларына килеп кергән «җиде ят Фәһим» абыйсы да сыйган иде. Күр инде, әгәр Рәхимҗан риза булса, әнисе ике дә уйлап тормыйча, барысын ташлап китәргә әзер, имеш! Шушы тауларны, алар кочагына сыенган кечкенә инешне, җәйләрен мамык очырып утырган тупылларны, авылны... Әбисен. Читләре челтәрләнеп торган юка коймакларны ул гына пешерә белә... Тәрәз төбендә шаулап утырган, кул тидереп үтсәң, бөтен өй эченә хуш ис тараткан исле гөлләрне. Әбисе аларны кояшка таба бора-бора, күз карасы кебек тәрбияләп үстерә... Һәрберсенең үз төсе, үз холкы булган сыерларны. Рәхимҗан былтыр гына әнисе төркемендәге һәр сыерның мөгезенә акка зәңгәр борчак төшкән чүпрәк бәйләп чыкты. Югыйсә, җәй көне җәйләүгә чыккач, көтүдән тиз генә табып алырмын димә...
Малай, үзен көткән югалтулардан качып котылу чарасы тапкандай, башындагы бүреген йөзенә каплады да үксеп елап җибәрде. 
 


* * *

– Әйбәтмесез. – Өй ишеге ачылып китте һәм, кашагага башын бәрмәс өчен иелә төшеп, алып гәүдәле ир заты килеп керде. Хәят карчык, авызын яулык чите белән каплап кына сәлам бирде; өстәлдә токмач басып мәшәләнгән Рәшидә исә, кунакны күрүгә, уңайсызла­нып, аны түргә әйдәде.
– Әйбәт кенә әле, Фәһим абый. Әйтми-нитми дигәндәй...

Чаршау артында сәкедә дәресләрен караштырып утырган Рәхимҗан дерт итеп китте. Гәүдәсе куырылып, кечерәеп калгандай тоелды. Әбисенең:
– Чык, улым, кунак абыең белән исәнләш, – дигән сүзләрен әллә ишетмәде, әллә ишетергә теләмәде – малай селкенеп тә карамады.
Фәһим кайры тунын салып, мич аралыгына элеп куйды. Идән сайгакларын шыгырдатып, өстәл янындагы артсыз урындыкка килеп утырды. Менә ул тамак кырып алды, бермәлгә уңайсыз тынлык урнашты. Рәхимҗан түзмәде, курку катыш кызыксыну белән чаршау уртасындагы энә күзедәй тишеккә төбәлде. 

Бу – аның бик бәләкәй чакта ук үзенә ачкан бер дөньясы. Әбисенең ахирәтләре кул эшләрен тотып, биләмгә килеп керсә, малай тәрәзә буендагы киң сәкедә үз мәмләкәтен төзеп рәхәтләнә иде. «Теге» якта ниләр булганын белеп тору өчен чаршаудагы яшел яфракның уртасына бармак сыярлык тишек тә ясап куйды ул. Әбисе бер көнне сукрана-сукрана тексә, икенче көнне шул ук урында янә күзәтү ноктасы барлыкка килә бирде. Бүген дә, инде сизри төшкән чаршауның төсе уңган яфрагында шул шуклыкларның җеп сыярлык кына эзе калган иде – малай, тезләнеп утырды да, бер күзен кысып, икенчесе белән шунда төбәлде. Әнисе куна тактасын тәрәзә буенарак шуыштырган, каушаган кыяфәттә кулындагы камырын чис-тартып маташа. Кызарып киткән бит очлары, маңгаена төшереп бәйләгән ак яулыгы, биленә буган чигүле алъяпкычы аны дөньяда бер чибәр итеп күрсәтә. Фәһим абый дигәннәре калын тавышлы, олпат гәүдәле булса да, оялчан бер малайга охшаган түгелме? Кулларын кая куярга белми тинтери бугай – әле өстәлгә, әле тез башларына сала. Чигә чәчләренә чал да куна башлаган икән. Йөзендә исә ниндидер нур бар кебек: зур коңгырт күзләре, бераз калынча кашлары, чигә буйлап сузылган иске яра җөе, ирен читләренә күренер-күренмәс булып кунаклаган җыерчыклар үзләре бер аерым җылылык өстәгәндәй... Малай, үз уйларыннан үзе куркып, читкә тайпылды: бу кеше аңа бер күрүдә, бер мизгелдә ошаган иде...
– Ни бит, Рәшидә, туп-туры өегезгә килдем инде. Хәят апа хәер-фатиха бирсә, Рәхимҗан каршы килмәсә, әллә бу атнада ук тәвәккәлләрбезме дигән ием...

Рәхимҗан янә яфрак уртасына текәлде. Әбисе мич янындагы караватка утырган да, өеп куелган мендәрләрнең чигүле чәчәген бертуктаусыз сыпыра да сыпыра. Әнисе, өстәл почмагына басып, әллә кызганыч, әллә оялчан елмаю белән Фәһимгә караган. Рәхимҗан бөтен йөрәге белән тойды: ошата бит әнисе бу абыйны! Әнә бит, ничек ягымлы итеп, өздерепләр карый үзенә... Гаҗәп, малайның күңелендә көнчелек тә, ачу да, үпкә дә уянмады. Үз гомерендә, мөгаен, ул тәүге тапкырдыр әнисенең бәхетле йөзен күрде. Бу минутта әнисе бер таңнан икенчесенә хәтле колхоз сыерлары арасында үткән елларын да, шушы өйне салыр өчен ирләр белән бергә урманда утын кискән­нәрен дә, аннан соң биле сызлауга чыдый алмыйча төннәр буе аягүрә йөргәннәрен дә, мичкә ягар өчен иңбашына күтәреп кипкән кура ташыганнарын да – барысын, барысын да оныткан кебек иде. Тик Рәшидә­нең йөзенә тулып балкыган нур мизгел эчендә кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты.
– Язмагандыр инде, Фәһим абый... Рәхимҗанымны үгетләп-нитеп маташмадым – егет булып килә, әйтәсе сүзен уйлап әйткәндер... Моңарчы яшәгәнне, алга таба да Ходай жүн бирер әле. Алла боерса, Нәгыймеңә дә әни булып килер кеше табылыр. Әле, ни әйтсәң дә, бишеген тирбәтергә әбисе бар дисең... – Рәшидәнең йөзе сүрәнләнде, ул, яңа гына кулына алган бәхетен челпәрәмә китереп ваткандай, нәүмизләнеп, канаты каерылган кошка охшап калды. Рәхимҗанга ул мизгел эчендә картаеп, суырылып киткән кебек тоелды. Алай гына да түгел, шулкадәр кызганыч, шулкадәр бәхет­сез, шулкадәр ярдәмчесез тоелды. Ә бит аның йөзендә баягы мәҗүси, бәхетле елмаю пәйда булсын өчен Рәхимҗанның бер, нибары бер сүзе җитә түгелме соң?.. Наратлыда да таулар бардыр, тупыллар, тәрәз төбендә гөлләр, ишегалдында сыер бардыр... Рәхимҗан аларны әнисе хакына якын итә алмас микәнни?.. 
– Инәй! – Малай, атыла-бәрелә сәкедән төшеп, әнисе янына тукталды. Башын иеп өстәл артыннан кузгалып маташкан Фәһим кире чүкте, әбисе, Рәхимҗан гына күрерлек итеп йодрык төйнәп алды, Рәшидә, кулларын кушырып торган җиреннән улын кочаклап, тураеп басты.
– Гаепләмә, Фәһим абый. Без уйлаган белән генә барса икән лә бу тормыш...
Моңарчы ләм-мим сүз катмаган Хәят карчык та, кызын җөпләп:
– Шушы бала дип ничә кешене кире какты инде, ярар, хәерле булсын. Кешедән ким яшәмибез әле, Аллага шөкер. Җил-давыл чыкса, алагаем агачларны пыр туздырып, сындырып ташлый, карыш буе зәгыйфь үләннәрнең чәчен генә сыйпап үтә, Ходайның хикмәте. Рәхмәтеннән ташламасын... – дип куйды.
– Инәй, Фәһим абыйларның авылында мәктәп бармы соң? – Ничарадан бичара дигәндәй, Рәхимҗан әнисенә түгел, аптырап калган Фәһимгә сораулы караш белән текәлде. – Анда барсак, сиңа тучны фермага йөрисе булмаячакмы? – Әнисенә эндәшсә дә, малай әле дә булса Фәһимгә караган иде.
Ирнең йөзенә күзгә күренеп торган нур җәелде:
– Менә бу егетләрчә сөйләшү, ичмаса, – диде ул җылы елмаеп.
– Инәй, чык син Фәһим абыйга! – Рәхимҗан, бөтенләй олыларча әйтеп салгач, үзе дә җиңел сулыш алып куйды. Бу «җиңел» сулышка никадәр җан газабы, никадәр икеләнү, никадәр иңрәү сыйганын малай үзе генә белә иде. – Мин дә малайларның «дояр» дип үртәп көлүеннән котылырмын.
Ике ел буе тел йозагы астында бикләнеп килгән хисләр шушы бер җөмләгә сыеп бетте...


* * *

Йөрәгенең яртысын туган йортында калдырып, Наратлыда яши башлагач, Рәхимҗан бер нәрсәне ачык аңлады: ул ялгышмаган, әнисен һәрчак бәхетле кыяфәттә күрү өчен әлләни күп кирәк түгел икән. Менә ул, маңгаена бөрчек-бөрчек тир чыгарып, мич алдында тәбикмәк пешереп кайнаша. Бишектәге Нәгыйм шыңшырга итсә, астындагы чүпрәген алыштырырга ашыга. Фәһим трактор белән капка төбенә кайтып туктаса, кешегә сиздермәскә тырышып кына почмактагы көзгегә күз төшереп ала; «коедан су гына күтәрчәле, улым», дип, Рәхимҗанның башыннан сыйпап уза.
Ничә карама, түр яктагы караватта дисбе тартып утырган кайнана – Фәһимнең әнисе, колакка катырак булса да, күзгә бик үткер: яшь киленнең дә, Рәхим­җанның да һәр хәрәкәтен энә күзеннән үткәрә. Каты сүз әйткәне юк югын, шулай да малай нигәдер аның карашыннан да, үзеннән дә шүрли, алдында чуалмаска тырыша. Муллык, тынычлык ташып торган алты поч-маклы, ике яклы бу йортта барысы да бар һәм... шуның белән бергә, Рәхимҗан өчен бернәрсә дә юк кебек. 

Бу «бернәрсә»нең ни икәнен атап белмәсә дә, малай аның туган авылындагы кечкенә капкалы йорт, ишегалдындагы салам түбәле абзар икәнен, бакча артында тау шуган, җиләк җыйган Кыңгыр тау, чуерташлары күре-неп торган инеш икәнен, шул инештән кара мунчага су ташыган әбисе икәнен яхшы чамалый. Дөньясын оныткандай дисбе төймәләре санаган кара әбигә – Сәгыйдә исемле икәнен белсә дә, Рәхимҗан аны күңеленнән генә шулай атады – карап куйганда, үз әбисен уйлап, эче өзелде. Аның кечкенә генә җыйнак гәүдәсе, аркасына төшереп, ияк астыннан бәйләгән вак чәчәкле яулыгы, кирәк чагында баштан сыйпаган, ачуы чыкканда йодрык күрсәткән җыерчыклы куллары; хәзер ялгызы калгач, шул кулларына ике чиләк тотып, бөкрәйгән кыяфәттә инештән су алып менүе, кышын исә, агач чанага бидон утыртып, тау итәгендәге коега баруы – барысы-барысы күз алдына килеп, җанын телгәләде. 


* * *

– Бигрәкләр дә йомшак күңелле инде син. – Әнисе, улының ниләр кичергәнен йөрәге белән тоеп, гадәт­тәгечә, аның башыннан сыйпады. – Башта авыррак булыр шул, улым. 
– Инәй, әбекәйгә берүзенә кыендыр инде, әйме? 
– Соң, ярдәмнән калдырмабыз инде әнкәйне. Фәһим абыең менә кичә генә бер арба утын кайтарып аударган, рәхмәт төшкере. Киләсе атнада кисеп, ярып кайтырбыз, дип торды. Шулай бергә-бергә көн күрергә язсын инде.
– Инәй, бер әйбер әйтимме? Фәһим абый миңа беренче күрүдә үк ошады бит...
– Беләм, улым, беләм. Үзе дә сине мактап кына тора, «олылар акылы бар Рәхимҗанда», ди. 
– Ул миңа улым дип әйтә дә әйтүен, мин әткәй дип дәшә алмыйм шул. Ачуланмас микән?
– Күңелең ничек кушса, шулай эндәш, улым. 
– Инәй, мин әбекәйне жәллим...
«И-и бала, бала. Үзеңнең сагынып өзгәләнүеңне уйламыйсың. Үзең турында уйлый да белмисең, ахры...» Рәшидә, күңеле тулып, читкә борылды. 
– Улым, менә моны Фәһим абыең сиңа бирергә кушты, нәрсә аласы килсә, шуны алып ашасын, диде. Үз кулыңа бирәсе ие дә, иртәнчәк эшкә киткәндә уятырга кызганды. – Ул, алъяпкыч кесәсеннән яшел өчлек чыгарып, Рәхимҗанга сузды. – Әрәм-шәрәм итмә инде, улым...
Рәхимҗан, аптырап, әле әнисенә, әле өч тәңкә акчага карады. Уналты тиенне учына йомарлап кибеткә барганда, аннан ипи күтәреп кайтканда үзен иң бай кеше итеп хис иткән малай өчен бу башка сыймаслык зур акча иде. Ун тиенгә өч прәннек алып ашарга була! 
– Инәй, ул аны миңа дип кенә бирдеме? 
– Әйтәм бит, сиңа инде, улым!

Әтиле малайлар мәктәптән кайтканда кибеткә кереп, прәннек, кәгазьсез кәнфит үлчәткәндә, Рәхимҗан юлның теге ягына ук чыгып, өенә кайтып китә иде...

Рәхимҗан, икегә бөкләнгән өч тәңкәне әле чалбар, әле сырма кесәсенә салып иза чикте. Берсеннән алды, икенчесенә салды, ахыр чиктә түшендәге кечкенә кесәгә яшереп куйды. Ул төнне төшендә үзенә тузганак чәчәгедәй сап-сары прәннек, әнисенә күптән хыялында йөрткән ап-ак шәл, әбисенә чигүле камзул сатып алды.


* * *

– Башы керсә, аягы кермәгән – инде шуңа мал таратып ятасыңмы? – Рәхимҗан ачык ишек аша түр яктан ишетелгән тавышка күзен ачты. Кара әби Фәһим абыйсына нидер әйтеп маташа икән. – Әле торалармы, малыңны талап качалармы – кем белсен...
– Тузга язмаганны сөйләмә инде, әнкәй! – Фәһим абыйсы тавыш күтәреп тә сөйләшә белә икән. – Ятим балага өч тәңкә жәлмени, сабый гына бит ул. Күрәсең ләбаса, гел боек йөри, чит урында ияләшеп китүе җиңел дисеңме әллә? Әз булса да күңеле күтәрелеп китсен, дидем. Эшләп торам, акча җитәрлек.
– Гомергә шулай юмарт кыландың, атаң сыңары. Бүген өч тәңкә бирсәң, иртәгә үзе биш тәңкә сорар... 
– Әнкәй! Зинһар, Рәшидәгә дә, Рәхимҗанга да каты бәрелмә! Икесен дә үземнекеләр урынына күреп яраттым, пүчтәк нәрсәләр белән тавыш кына чыгара күрмә!

Әнисе сыер саварга чыгып киткән, ахры, тавыш-тыны ишетелми. Рәхимҗан юрган астыннан башын чыгарырга, тын алырга куркып, бөрешеп ятты. Фәһимнең ишекне саллы гына ябып эшкә китүен, Сәгыйдә карчыкның «өч тәңкә, өч тәңкә» дип мыгырдануын да төшкә сылтарга теләп, күзләрен чытырдатып йомды. Керфекләрен кабат күтәрде. Тәүге кат күргәндәй, исе китеп, каршыдагы зур тәрәзәгә текәлде – бит очыннан иркәләргә маташкан таң кояшы да төштә күргән прәннек кебек сап-сары була икән... 
Рәхимҗан әкрен генә юрган астыннан чыкты, аяк очына төреп куйган күлмәкнең түш кесәсеннән кичә кадерләп салып куйган өч тәңкәне кармалап алды. Ун тиенгә өч прәннек... Мәктәптән кайтканда бүтәннәр белән дә бүлешергә дигән писүкле кәнфит... Малай урыныннан шуып дигәндәй генә төште, берара уйланып торгач, кулындагы акчаны өстәл җәймәсе астына салып куйды да ишек төбендә эленеп торган киемнәренә үрелде... 
 

* * *


– Әти, туйдым мин бу телефоннан, җүнле уены да юк, Интернетка да кереп булмый. Яңаны алыйк әле, ә? – Җиденче класста укучы улы кесә телефонын ниндидер ачу белән диванга ыргытты. Эштән 
кайтып кергән Рәхимҗан, сабыр булырга тырышып, ашыкмый гына чишенде, өс-башын алыштыргач тавыш-тынсыз юынды. Сабырсызланып җавап көткән улы янына шуннан соң гына чыгып, янәшәсенә 
утырды.
– Ала-ай... Нәрсә, бер-берегез алдында мактанышып туйдыгыз инде, әйеме? 
– Соң, Ринатка, әнә, теге атнада гына сигез меңлекне алганнар, менә ул телефон, ичмаса! Илшатка әтисе сенсорныйны алган, унике мең, диде!
– Мөгезледер инде алайса, ярты сыер бәясе диярлек бит.
– Бармак белән дә басасы юк, таягы белән генә төртәсең... Әти, миңа да юньлерәкне алыйк инде, өч мең тәңкәлек телефон белән кеше көлдереп йөргәнче...
– Ала-а-й... – Рәхимҗан, беренче тапкыр күргәндәй, улының янып торган күзләренә текәлде һәм дерт итеп китте. Йә Хода, кичә генә тез башында үчтеки уйнаган сабый тәмам егет булып килә ләбаса! Сызылып кына төшкән шәм кебек үтеп киткән гомер диген... Рәхимҗан үз балачагы чагылышын күрергә теләп, янә йотлыгып, улының күзләренә карады һәм янә сискәнеп куйды. Бу күзләрдә Кырын тау итәге дә, Мүкле сазда мәмрәп пешкән җир җиләге дә, басу өстендәге тургай җыры да шәйләнми иде. 
– Әти дим, син мине ишетмисең дә!
– Улым, әйдә, иртәгә икәүләп каенлыкка менәбез, әниеңә дә, апаңнарга да чәчәкләр җыеп төшәрбез...

Малайның йөзенә кызгылт тап булып үпкәләү һәм кимсенү таралды:
– Юри икенчегә борасың инде... Мин беркемгә дә кирәкмим шул, миңа компьютерның да иң очсызлысын алдыгыз, телефонның да... Сез миңа өч тәңкә акча жәллисез! – Шулай дип кат-кат кабатлады да, ишекне шап итеп ябып, чыгып китте.
Рәхимҗан аны кире бормады, җилтерәтеп алып кермәде, кычкырмады. Улы гаепсез иде. Бәхетнең һәм кеше кадеренең өч тәңкәдә түгеллеген малаена әлегәчә төшендерә белмәгән икән – моның өчен Рәхимҗан бары тик үзен гаепләде.

Теге чакта, таң кояшы белән бергә үз авылларына, әбисе янына кайтып барганда, яшүсмер Рәхимҗан бер нәрсәне ачык аңлады: бәхет дигәннәре яшел төстәге өч тәңкә рәвешендә була алмый. Рәхимҗан уйлавынча, бәхет – әнисенең бөрлегән күзләре, яки әбисе яулыгындагы кыр чәчәкләре төсендә, йә, һичьюгы, Кыңгыр тау түбәсендә гел үзенә ымсындырып торган рәшә төсендә генә булырга мөмкин...

...Иртәгә, чыннан да, бергәләп каенлыкка менәргә кирәк әле. Аннан карт өянке янындагы шомыртлыкка сугылырлар. Кызык, аның улы әнисенең күзләрен тулып пешкән шомыртка охшата микән? Әллә кара карлыганга тиңлиме? Сорашасы булыр, сөйләшәсе булыр. Әле соң түгелдер, түгелдер... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айгөл Әхмәтгалиеваның әсәрләре миңа күз яше аша сеңә. Миндә күз яше сафлыкның, табигыйлыкның индикаторы инде үзе. Бу хикәяне укыганда еладым. Рәхәт булып китте

    Хәзер укыйлар