Логотип
Проза

Нәзакәтле ялган

Алар эләккән тозак бик хәйләкәр иде шул. Тик күңелсез маҗаралары моның белән генә беттеме соң?! Юк, әлбәттә!..

Машина заманы. Машина йөртү хокукы булган, машина «җене» кагылган һәрбер ир-ат үз корыч атын булдыру хакында хыяллана, әлбәттә. Әгәр дә тимер аты бар икән, аны яхшыракка алмаштыру теләге дә бик табигый. Чирек гасырдан артык машина йөрткән Хәбиргә дә бу хыял ят түгел. Алай гына да түгел, Хәбир елдан елга бирешә барган тимер атын берәр ышанычлырак «Инә маркага» алыштырырга ашкынып хыяллана башлады соңгы арада. Корыч атның ниндие генә үтмәде Хәбир кулыннан: сугыштан инвалид булып кайткан атасына хөкүмәттән бирелгән «Запор»дан башлап, тисәң таралырга торган «Москвичны» да, көйсез кияү төсле көйсезләнеп җанга тигән «Таврия»не дә йөртте Хәбир. Кабинасында барганда аягыңны ныклап сузсаң, алгы тәгәрмәч арасыннан ботинкаң күренерлек «Ока» да калмады. Нишлисең, илеңдә сыйфатлы машина чыгармыйлар икән, булганына канәгать итәргә туры килә. Юлларда күпкә ныклырак, күпкә матуррак чит ил машиналары пәйда булганчы, андыйны-мондыйны күрмәгән гади кеше, әлбәттә, ватыла-ватыла булса да шул «Москвич», «Жигули»да йөреп ята иде дә бит. «Тимер пәрдә» ачылгач, кибет-салоннарда башка чит ил тауарлары белән яхшы-яхшы машиналар да барлыкка килде. Илеңнең патриоты дип үзеңне күпме генә санама, буржуйларны күпме генә сүкмә, ә барыбер шул чит ил машиналарында утырып йөрисе килә! Иза чигеп, көн аралаш дүрт тәгәрмәч арасында ятасы түгел, ә аңа, машинага, ваемсыз гына утырып йөрисе килә! Берничә чакрым үтүгә таралачагы хакында уйламыйча, курыкмыйча утырып йөрисе килә! Һәм кешеләр бу теләкләрен бурычка чума-чума булса да тормышка ашыра башладылар. Чит ил машиналары үзләре белән бер йөк чит-ят сүзләр дә алып килделәр: дилер, трейд-ин, лизинг... Һәм зур акча тирәсендә кеше алдарга бик һәвәс шома егет-кызлар барлыкка килделәр.
Егерме яшьлек «Жигули»е белән изаланган Хәбир дә, базар хакларын бераз күзәткәч, беркөнне бу мәсьәләне хәләл җефете Мәдинәгә кабыргасы белән куйды: «Хатын, саклык кенәгәләреңне селке. Яңа машина алабыз!» Мәдинәнең дә көзгедәй ялтырап торган өр-яңа машинада ханбикәдәй башын чөеп кенә йөрисе килүен килә иде, әлбәттә. Шулай да ул, авызларыннан өзеп җыйган әз-мәз запасларыннан язасы килмичә, ире белән тарткалашасы итте: «Кая соң, бармы яңа машинага җитәрлек акчаң?» Хәбир бирешмәде: «Җитмәсә, җиткәнчә булыр! Калганына кредит алырбыз!» Ничек итсә итте, майлады-җайлады, ә хатынын ризалата алды Хәбир. «Инә марка» алып, хатыны, кызы белән кияве алдында да, күршеләре каршында да бер башка үсеп китәсе бик тә килә иде Хәбирнең. Аннары, соңгы арада «Жигули»е да шактый гына акча сорый башлады. Искегә түккәнче, яңаны тырыштыруың хәерлерәк булыр. Шул исәп белән Хәбир һәм Мәдинә кыйбатлы машиналар сата торган салонга юл тоттылар. Әлбәттә, алдан Хәбир, салонга шылтыратып, үзен кызыксындырган машинаның төгәл хакын, сатуда барлыгын-юклыгын белеште. Аңа уңай җавап бирделәр. Фәлән вакытка чакырып калдылар. Андый җирдә сатып алучыларны бик алдыйлар икән дип ишетсә дә, ялганга юл куймаячагына үз-үзенә артык ышанган Хәбирнең иманы камил иде. Мәдинә, әллә үзебез белән кияүне дә ияртикме, ул яшь кеше, башлырак, дип караса да, Хәбир бу тәкъдимнән баш тартты. Кызы белән киявенең йорты каршына тузан да тимәгән чит ил машинасында барып туктарга, тегеләрне шаккаттырырга иде Хәбирнең исәбе. 
Салонда Хәбир белән Мәдинәне бик яхшы каршыладылар. Ишекне ачып керү белән, аларның каршысында ягымлы елмайган, энә-җептән генә төшкән кәчтүм кигән егет пәйда булды. Бик нәзакәтле итеп исәнләшкәч, хөрмәтле клиентларны ни кызыксындырганын сорады. Һәм Хәбир белән Мәдинәне берсеннән-берсе матур машиналар тезелгән рәт буенча алып китте. Хаклар, әлбәттә, кеше куркытырлык иде. Аларның бу уен аңлагандай, сатучы егет хакларга ташламалар, бонуслар, льготалы кредит булуы хакында әйтеп үтте. Шулай ук иске машинаны салонга биреп, яңа машина хакын төшерү мөмкинлеге хакында искәртте. Аның әлеге салонның официаль дилер булуы, үз репутациясен күз карасыдай саклавы хакындагы сүзләре Хәбирдә ышаныч уяту өчен әйтелдеме, шулай да урынсыз күренмәде. Әйе, егет матур сайрады, тик күп кенә машина карасалар да, Хәбир кичә сөйләшенгән хаклы тауар күрмәде. Машиналар сөйләшенгәннән күпкә кыйбат иде. «Рекламагызда фәлән-фәлән хак иде...» − дип сүз башлаган Хәбирне сатучы егет сак кына бүлде. Ул реклама күптән искерде, янәсе. Аннары, матбугатта чыккан мәгълүмат публичный оферта түгел, дип Хәбир белән Мәдинә бик аңлап бетермәгән җөмлә кыстырды. «Оферта-афера» – бу ике сүз аваздаш тоела башлаган Мәдинә, әллә бәладән башаяк башка җирдә эзлибезме, дип иренең җиңеннән тарткалап караса да, шома егет Хәбирне авызына караткан иде инде. Кыйбатлы машиналар арасыннан Хәбир белән Мәдинә якын барырлык машина сайлаганчы шактый гына вакыт үтте. Чем кара төстәге, ишегенә түгел, тәгәрмәченә дә тузан тимәгән «Рено-Логан» Хәбирнең күңеленә бик тә хуш килде. Машинаның документларын тикшергәч, эченә утырып карагач, моторын кабызып, капотын ачып, төрлечә күздән кичергәч, заманча әйткәндә тест-драйв үткәргәч, Хәбирнең күзләре яна башлады. Менә аның күптәнге хыялы! Менә аның булачак корыч аты! Мәдинә билгесез, ә Хәбир үзен бу тимер атны йөгәнләгән итеп күрә иде инде. Ярты хакын бүген түләрләр, ә калганына бурычка керерләр. Эшләп торалар бит әле, ничек тә түләрләр. Мәдинәнең бурычка бик чумасы килмәсә дә, иренең машинага ничек кызыгуын күреп, дәшми кала алды. Ярты хакны бүген түләсәләр, бер-ике елда калган бурычны да түләп бетерерләр. Уйласаң, бөтен халык кредитка яши хәзер. Ничектер түлиләр бит. Мәдинә үзен шулай тынычландырырга тырышты. Ә Хәбир, иңнәренә канат үскәндәй, очынып, күңеле яткан машинаның бер алдына, бер артына чыкты, бер кабинага кереп утырды, бер идәнгә ятып карады. Яратып, бер капотын, бер багажнигын сыйпады. Хәбиргә машинаның ошаганын күреп, сатучы егет килешү төзергә чакырды. Тик, ул әйткәнчә, кинәт бәләкәй генә нюанс килеп чыкты. Әлеге машинаны кемдер алдан бронь буенча алырга килешкән. Ягъни үзенә калдырган. Егет әйтүенчә, фәлән дистә мең сумга бу мәсьәләне чишеп була икән. Бу кечкенә генә нюанс Хәбирне туктата алмады, әлбәттә. Ул ризалык белдереп баш какты. Мәдинәнең генә күңелендә ниндидер билгесез шик кузгалып куйды. Алдыйлар түгелме соң ирен? Ул авызын ачканчы, шома егет Хәбирнең таныклыгын кулына алган һәм килешү төзи иде инде. Хәбирне әйтерсең дә гипнозладылар – ул хатынының ымнарын ишетми-күрми, мөкиббән китеп, сатучы егет ни әйтсә, шуның белән ризалаша. Килешүне Хәбир дә, Мәдинә дә кат-кат дикъкать белән укып чыктылар. Фәлән-фәлән банк кредит бирә – анысы да түзәрлек күренде. Имзасын куйгач, Хәбир аванс түләде. Әлегә хәтле ул кармакка эләккәнен аңламады. Әлегә хәтле беркатлы Хәбир шома егет аны төп башына утыртачагын төшенмәде. Аңын, зиһенен яңа машина алу теләге яулаган, сизгерлеген җуйдырган иде. Күзгә елмаеп карап, үзен алдаганнарын күрмәде. Аның бар игътибарын, бар сизгерлеген яңа машина яулаган иде шул. Үзен ни хәтле акыллы баш санаса да, Мәдинә дә берни дә сизенмәде. Дөньяда илле еллап яшәсә дә, ул да әле ялганның мондый төрен − күзгә елмаеп карый-карый алдалауны белми иде әле. Ясалма нәзакәт артына яшеренгән хәйләкәр ялганны кем генә күрә ала икән?! Ярый, ничек булса булды, Хәбир белән Мәдинә урыннарында утырып калдылар, ә Шома, кәгазьләрен күтәреп, каядыр китте. Ул әйләнеп килгәндә Хәбир белән Мәдинә тагын үзләренеке санаган машина янында чуалалар иде инде. Шома тантаналы төстә Хәбиргә кредит алырга банк ризалыгы булуын әйтте һәм төп килешүгә имза куярга кушты. Имзасын куяр алдыннан Хәбир кәгазьләрне тагын бер кат укып чыкты һәм... үз күзләренә ышанмады. Бу юлы машинаның хакы күпкә арткан булып чыкты. Майлы күзле Шома аңлатуынча, баштагы килешү бары тик алдан килешү генә булган, имеш! Ул аванс кертү өчен генә кирәк булган, янәсе. Мәдинә, без мондый хакка риза түгелбез, дип чәпчеп чыккан иде, Шома аның авызын тиз япты: «Риза булмасагыз, алдан төзелгән килешү буенча, аванс кире кайтарылмый!» Мәдинә ирен күзгә карап алдауларын да күрде, тик берни дә кыла алмады. Күзгә күренмәслек кечкенә хәрефләр белән язылган юлларны укып тормадылар, кул куйдылар. Ә анда авансның кире кайтарылмавы турында язылган булган лабаса! Ничек үз куллары белән хәләл акчаларын дилер-шулерларга калдырып китсеннәр?! Аларның шартына ризалашырга туры килде. Хәбир кабалага эләккәннәрен дә аңлый башлады, тик берни дә кыла алмады. Алар эләккән тозак бик хәйләкәр иде шул. Тик күңелсез маҗаралары моның белән генә беттеме соң?! Юк, әлбәттә! Кредит биргән банкның да, салон хезмәткәрләренең дә нәфесе бик зур иде, ахры. Бер машинага ничәмә төрле иминият очрагы кирәк булуы билгеле булгач, Хәбирнең чәч төпләренә хәтле тирләп чыкты. Ә Мәдинә башкача түзеп тора алмады, ачыктан-ачык күзгә карап алдаган Шоманың йөзенә бәреп әйтте: «Сезнең болай эшләргә хакыгыз юк! Кайтарагыз акчаны!» Шома, кешеләрне алдап, эт каешыдай шомарган иде, ахры. «Менә күрәсезме, алдан килешү буенча аванс кире кайтарылмый!» – дип кәгазьләрне Мәдинәнең борын төбендә селкеде. Хатын болай гына бирешергә уйламады. «Кая сезнең җитәкчегез?» − дип хаклык эзләргә кереште. Җитәкче, әлбәттә, урынында табылмады. Табылса да, аңардан ниндидер гаделлек көтү урынсыз иде, билгеле. Акчаны кайтармас өченме, салонда кинәт ут сүнде. Чарасыздан нишләргә белмәгән Хәбир белән Мәдинә тәмам аптырадылар. Аларның мондый хәлгә беренче кат төшүе иде. Ни кылырга? Нүжәли бу кеше алдаучылар белән хокук саклау органнары кызыксынмыйлар? Болар бит чып-чын аферистлар! 
Баягы шатлык урынына Хәбирнең йөзен караңгы болыт каплады. Ул яңа машина эзләп монда килүенә чын-чынлап үкенә иде инде. Алдаганнарын белә торып килде бит, ахмак! Ярты хакка җитәр дип күтәреп килгән акчаң беренче взноска гына кереп бетте. Биш елга кабалага батасыңны уйламадың, исәр баш! «Инә марка» эзләп килдең, ә ата ялганчылар кәкре каенга терәде! «Жигули»еңда йөрисе иде тыныч кына! Башкаеңа бәла алдың бит! Яисә булган акчаңа кулдан карарга иде машина! Эх, кем белгән соң?! Терсәген дә тешләр иде Хәбир! Кулын каерып тешләр иде, әгәр моңардан гына эш көйләнсә! Бу хәтле хәйләкәр тозакка эләгәсен белсә, бу дилер-шулерлар яныннан урап үтәр иде! Кемнең төпсез бурыч базына үз теләге белән батасы килсен?! Хәбир хатынына борылып карарга да курыкты. Җитмәсә, аны монда сөйрәп алып килде бит! Эх, хатынын тыңлаган гына булсачы! Шулай да ул Мәдинәсенең зирәк акылына ышана иде әле. Утыз елга якын үткән уртак гомер эчендә хатыны хәтта ире чишә алмаган четерекле мәсьәләләрне чишә алды. Югалып калган, битенә бөрчек-бөрчек тир чыккан Хәбир соңгы өмет белән хатынына күтәрелеп карады һәм алданмады... Иренең үзенә төбәлгән карашын күреп, Мәдинә бер мизгелгә генә тынып калды. Нидер уйлаганда, башында бик кирәкле фикер туганда Мәдинә шулай иренә карап тынып кала иде. Хәбир карашы белән генә хәләл җефетенә дәште: «Әйдә, уйла. Ни кылабыз?» Ир белән хатын бер мизгел өнсез генә сөйләшкәннән соң, Мәдинә Шома алдында телефонын ачты һәм кемгәдер шылтыратты: «Кияү, синең ярдәм кирәк монда! Юкка прокурор булып утырмыйсыңдыр! Без фәлән-фәлән автосалонда. Ялганлап, бик зур хакка килешү төзеттеләр. Алдап, акчабызны алдылар. Кире кайтармыйлар. Законны бозалар. Ярдәм ит, зинһар!» Мәдинәнең «прокурор кияве», ә чынлыкта программист Илдар берни дә аңламады аңлавын. Шулай да, кирәк булса, егетләрне җыеп, әбисе белән бабасын якларга барырга ризалык белдерде. Майлы күзле Шома гына бу сөйләшүдән үзенә кирәген бик тиз аңлады... Бу киребеткән икәүдән туюы бер, бәладән башаяк, прокурор тикшерүе аңа һич тә кирәк түгел иде, әлбәттә. Берничә минуттан алдап төзелгән килешүләр ертылды, Хәбиргә акча кире кайтарылды. «Нәзакәтле» Шома хәтта аңлашылмаучанлык килеп чыккан өчен гафү дә үтенергә онытмады. Бераздан Хәбир белән Мәдинә салон янында хуҗаларын зарыгып көтеп торган кадерле «Жигули»ларында өйләренә җилдерәләр иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар