Логотип
Проза

Әнкәйнең утыз өч гәрәбәсе. № 3.

("Минем беренче гомерем" әсәреннән)

Вакытында кайтырсыңмы?
Тастымал япкан табакны әнкәй өстәлгә куя. Кулны пешерә — мичкә тәгәрәткән бәрәңге анда. Бераз парланганын көтәбез — кабыгын әрчергә уңай була. Әткәй бәрәңгене учтан-учка сикертеп, өф-өф итеп өргәләп ала. Көле булмаса да өрә — кулны пешермәсен дип. Идәнгә чәчрәгән күмерне әнкәй дә шулай учта чөйгәләп мичкә ташлый: бишташ уйнагандай... Эрмекле-ярмалы бәрәңге ясмык күпертмәсе, сөт белән тәмле. Ашап-эчеп алгач, әткәй кулларын баш астына куеп сәкегә сузылып ята, үрелеп газета ала:
— Ашагач ук эшкә тотынсаң, ризык, ярлы корсагына эләктем, дияр. Кырын ятып алыйк — бай корсагында дип белсен!

Аннары торып мич башыннан киез итеген ала, әнкәй бәйләгән ак йон күлмәген кия, озын ак шарфын урый да, елмаеп кулларын артка суза. Беләм инде, әнкәй әзер, көндәгечә дуплы тунын киертәчәк. Әзрәк көттергән-ялындырган итә дә, якасын рәтләп, аркасыннан сыйпап-сыпырып куя:
— Вакытында кайтырсыңмы, сиңайтәм?
— Кайтырмын, сиңайтәм, кызлар тоткарламаса! — дип әткәй мут караган була, сары кәрәздәй чыпта белән тышланган ишекне ача. Әнкәй дә елмайган итә, әмма елмаюы ишеккә кысылгандай, моңсулана. Сер бирмәсә дә, өнәп бетерми шул кызлар дип шаяртканны. Тәрәзәдән карап озата да, эшләрен караштырып, әткәйгә дип башлаган бияләйне кулына ала.
— Ә нигә уң кулга өч бармаклы бусы?
— Уенга баргач, мылтык атарга.
— Миңа да шундыйны бәйләрсеңме?
— Син үскәндә мондые кирәкмәсен инде. Уеннан да җаным курка — уймак чыга күрмәсен, ходаем.

Борчыла да тынычлана, тәрәзәгә карап әйтеп куя:
— Атаңның иреннәре салкында да кып-кызыл. Егет чакта да шундый иде.
— Борычлап ашагангамы?
— Юк, үзе шундый. Кыз чагымда күзем тамырлы кулларына да төште — беленеп торган тамырларын ярата идем.
— Минем андый түгел. Ә үзең атаңа охшагансың, дисең?
— Үскәч, булыр, бәбкәм, ашыкма. Атаңда гына түгел икән тамырлы кул, бүтәнне күрмәгәнмен. Сөйкемле сөяк — сөйкемле тамыр булган.

Яшь вакытларын хәтерләп, инде ничәнче кат сөйли, бу аңа рәхәт, шул көннәргә кайткандай алсуланып, күзләрендә сөенеч яктыра. Кинәт сагая кала:
— Ходаем, бәхетебезне күп күрмәсен, — дип тели башлый. — Илләр-көннәр тыныч булып, тигез гомер итеп, балаларыбызның рәхәтен күрергә насыйп булсын иде, йа раббым!

Әнкәйнең ихлас теләк-ялварулары кабул булырына бик ышана идем. Алай булып чыкмады. Пар канат булып унөч ел гына яшәп калдылар. Әнкәй бәйләгән бияләйне биштәренә салып өйдән чыгып киткәндә дә әткәй, гадәтенчә, кулларын ике җиңгә әзер тотып басты, тик елмаюы сагышлы иде.

“Вакытында кайтырсыңмы, сиңайтәм?” “Кайтырмын, сиңайтәм... дошман тоткарламаса...”
Бу сүзләрне ишетмәдем, сүзләр мәңгелеккә өзелгән иде, күз яше белән йөрәккә йотылган иде. Исән канатыннан гомер буе сагыш булып сарку өчен йотылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар