Кече улын җитәкләп барган Фәүзилә Рөстәменең урам чатында артта калганын аңлап туктады һәм артына борылды. Борылышта Рөстәм күренми иде. Әни кеше түземсезләнеп: «Улым, әйдә тизрәк атла!» − дип дәште. Аңа җавап бирүче булмады...
(Тормыштан алынды)
Марат җәйге бер матур көнне хатынын, ике баласын табигать кочагына алып чыгарга булды. Табигатьнең күркәм кочагы да шәһәрдән ерак түгел: чиста сулы, искиткеч матур Шарташ күле Екатеринбургның читендә генә урнашкан. Арып-талып әллә кая барасы юк. Балалар – 7 яшьлек Рөстәм белән аңардан бераз гына кечерәк Рушан да табигатькә чыгарга һәрчак атлыгып торалар: малайлар рәхәтләнеп чирәмдә йөгерешә, су чәчрәтеп уйный, җылымса суда коена. Маратның хатыны Фәүзиләне әйтәсе дә юк. Аның да, шәһәрнең тынчу һавасын алыштырып, күлнең илаһи матурлыгына сокланып, бераз ял итеп кайтасы килә, әлбәттә. Балаларны табигатьне яратырга өйрәтәм дисәң, телевизордан карау яки китаплардан уку гына һичшиксез аз. Үз күзләре белән күргәнне, үз күңеле аша үткәргәнне китаптан уку яки «зәңгәр экран»нан ишетү белән чагыштырып буламы соң?! Авыл балалары җиргә, туфракка, якын. Алар табигатьнең эчендә кайнап үсә. Ә шәһәр балалары исә ул якка бераз ярлы күңелле. Шәһәрнекеләр күбесенчә бетон читлектәге кошчыкны хәтерләтә. «Бетон читлек» тәрәзәсеннән күпне күреп буламы соң? Менә шул читлектән балаларын беразга булса да иреккә чыгару теләге белән янган Марат һәм Фәүзилә иртән иртүк торып Шарташ күле ягына юл тоттылар.
Трамвай боҗрасында төшкәч, балаларын җитәкләгән ир белән хатын җай гына атлап, үзара сөйләшә-көлешә, урман-парк сукмагына борылды. Көннең матурлыгына хәйран калырсың бүген! Алдан «заказ биреп» тә болай булмас. Чалт аяз күк гөмбәзендә кояш көлә. Җылымса җәйге җил битләрне иркәләп үтә. Куе агачлар үскән паркка кергәч тә балалар сораулар яудыра башлады: «Әти, бу үсемлек ничек дип атала? Әни, тегендә нинди кош сайрый?» Балалар алдында оятка калмас өчен, Марат белән Фәүзиләгә табигать буенча белгән барлык белемнәрен искә төшерергә кала.
Паркны чыккач, алар зур-зур йортлардан торган Шарташ поселогы урамына килеп керделәр. Байларның да череп баеганы яшәгән бу бистәнең әлегә хәтле биек койма белән уратып алынмавы Фәүзиләне гаҗәпләндерде, әлбәттә. Гадәттә «яңа татар-яңа урыслар» урамыннан узмалы да түгел. Шәһәр белән Шарташ күлен тоташтыручы бердәнбер юл бистә аша үткәнгәме, әлегә койма-мазар күренми. Зур-зур йортларны гына биек коймалар уратып алган. Һәр йорт яныннан узганда койма артыннан аю хәтле алабай ырлап өреп «сәлам биреп» кала. Кече улын җитәкләп барган Фәүзилә Рөстәменең урам чатында артта калганын аңлап туктады һәм артына борылды. Борылышта Рөстәм күренми иде. Әни кеше түземсезләнеп: «Улым, әйдә тизрәк атла!» − дип дәште. Аңа җавап бирүче булмады.Иңенә авыр рюкзак аскан, ике кулына сумка тотып алдан атлаган иренә дәште Фәүзилә: «Туктале, дим. Рөстәм артта калды. Көтик әзрәк!» Маратның тизрәк күл буена барып җитеп, суда коенасы, ял итәсе килә иде, әлбәттә. «Куып җитәр. Әйдә җәһәтрәк атла!» – ир дорфа гына җаваплады да, барган тизлеген дә әкренәйтәсе килмичә, атлавын дәвам итте. Фәүзилә ни алга барырга, ни артка атларга белмичә, бер мизгелгә икеләнеп калды. Шундый да күркәм көнне ире белән бәхәсләшеп, үз үҗәтлеген исбат итәсе, кәефне кырасы килеп тормый. Икенчедән, бала артта калды. Кайсына да ярарга белмәссең кайчак! «Ир балаларны мөстәкыйль итеп үстермисең, кирәксә-кирәкмәсә дә мисез тавык кебек кыткылдап, артларыннан йөрисең», дип җиңел холыклы Мараты хатынын битәрләп кенә тора. Бу юлы да иренең шул битәр сүзләрен ишетәсен аңлап, Фәүзилә икеләнде. Юк! Тиргәсен әйдә! Ирдән куркып, баланы чит урамда калдырып буламы соң! Фәүзилә ераклаша барган иренә тәвәккәлләп кычкырды: «Мә, бусын булса да күздән яздырма!» Һәм кече улы Рушанны әтисе артыннан йөгертте. Марат, чарасыздан туктап, иңендәге авыр йөген юл читенә ташлады. Иренең үзалдына ризасыз мыгырдаганын ишеткән Фәүзилә урам буйлап кире йөгерде. Борылышка җиткәнче сулышы капкан әни кеше улын ерактан ук күреп алды. 7 яшьлек Рөстәм үзе генә түгел – аның янында ярымшәрә тәнен төрмәдә утырып кайтканнарда гына була торган зәңгәр сурәтләр «бизәгән» килбәтсез ир заты тора иде. Улына таба йөгерә-чаба, Фәүзилә күрде: менә теге адәм Рөстәмгә нидер әйтте, менә кулыннан җитәкләде, һәм алар икәүләп биек таш йортның ачык капкасына таба юнәлделәр... Ике-өч адымнан алар буылып эт өргән капка артында югалачак... Фәүзиләне кинәт аяклары тотмас булды. Йөгереп барган җиреннән сөрлеккән хатын туктады да бар көчен җыеп, үзен-үзе белештермичә, җан ачысы белән кычкырды: «Улы-ы-ым, Рөстә-ә-әм! Ки-и-ил монда-а-а!» Нәзек кенә гәүдәле хатыннан каян чыкты һаваларны тетрәткән куәтле тавыш?! Бу котсыз вакыйганы искә алганда Фәүзилә моңа үзе дә аптырар. Баласы өчен җаны табанына төшкән ананың курку авазы күкрәгеннән бәреп чыкты һәм, шактый гына араны үтеп, улының колагына барып иреште. Ят кеше белән капкадан инде кереп китәм генә дигәндә, Рөстәм, әнисен ишетеп, борылып карады һәм куркыныч адәмнең кулын җибәрде. Шикле адәм дә артына борылды һәм, Фәүзиләне күреп, ялт кына капкасын эчке яктан ябып куйды. Бала – әнисенә, әнисе баласына каршы йөгерделәр...
Уйламаганда күз алдында, җил алгандай, баласын югалта язган Фәүзилә ни тере, ни үле иде бу минутта. Ят кешегә бервакытта да иярмә, дип, күпме кисәтсәләр дә, бала бала шул инде. Соң булса да, гаебен аңлаган Рөстәм теге адәмнең төрле уенчыклар вәгъдә итүе белән акланды. Алай ярамавы хакында малайны әтисе дә, әнисе дә тагын йөз кат кисәттеләр. Беркатлы җанлы баланың әле яманлыкка очрамаган чагы, бар дөнья тик яхшы кешеләрдән тора дип алданган ваемсыз мәле. Ата-анасыннан артта, борылышта калган баланы үз йортына зәңгәр бизәкле адәм, әлбәттә, яхшы ният белән чакырмаган. Әнисе килеп җитмәсә, бу хәлнең ни белән бетәсен күз алдына китереп, тәннәр чемердәп китә! Әти-әнидән башка кем кайгыртыр синең балаңны?! Ире пошмас җан дип, аңа охшаргамы? Марат урынында берәү булса, баласын рәнҗетергә теләгән җир битнең җенен җептәй итәр иде дә бит! Кая соң кешесе! Иренең сүзен аяк астына салып булса да, әни кеше үз баласын куркыныч хәлдән йолып кала алды. Берничә секундка гына соңласа да, Фәүзилә баласын югалтачак яисә улы хәвефкә тарачак иде! Ана йөрәгенең сизенүе беркайчан да урынсыз түгел. Балалар үскәндә әни игътибары, әни күзәтүе артык буламы соң инде? Бигрәк тә төрмәдән чыккан байлар яшәгән чит урамнан барганда? Бу юлы Аллаһы Тәгалә яшь баланы куркыныч хәлдән, ата-анасын олы хәсрәттән саклап калды. Ходайның кодрәтенә тагын бер кат таң калмаслыкмы да, мең кат шөкер итмәслекме? Битәрләсен ире Фәүзиләне! «Мөстәкыйль булырга өйрәтмисең! Егет кеше түгел, мәми авыз, пешмәгән малай итеп үстерәсең», – дип сүксен әйдә! Ә әни кеше, бернигә дә карамыйча, күз яздырмыйча барыбер балаларын кайгыртачак-күзәтәчәк. Кайгыртуы артык булса булсын, тик әз генә булмасын! Уллары үсеп җиткәнче, ана кеше, аларга җил яңгыр тидермичә, балаларын мең бәладән йолып калыр. Балалар имин үссен өчен әни кеше җанын ярып бирергә дә әзер.
Фото: Изображение от Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
И безнен Шарташ куле турыла язылган икан. Укырга Рахат. Екатеринбургта яшагач укыргада кунелга якын
0
0