Логотип
Проза

Ни чәчсәң...


(хикәя)
     Авыл кибетенә яңа товар, кирәк-ярак китергәнне ишетеп, шактый гына  кеше җыелды. Сатучы Мәскүрәнең, китерелгән товарларны кабул итеп,  киштәләргә куеп бетергәнен көтеп,   үзалдына гүелдәшә-гүелдәшә,  хатын-кызлар басып тора бирде. Авыл  җирендә бар хәбәрне кибеттә булмый, кайда ишетәсең?  Монда сиңа булганын да, булмаганын да  “сер итеп” кенә ачалар.  Ышансаң да, ышанмасаң да  үзеңдә. Мәскүрә  яңа салынган, суынырга да өлгермәгән,  исе  борыннарны кытыклап торган ипине алгы прилавокка салып,  сатуын дәвам итүе булды, ишектән ярты йөзен шәле белән капласа да, күз төбе, танаулары кара көйгәнлеге күренеп торган  Катифә әби килеп керде.  Ишетелер-ишетелмәс  кенә сәлам бирде дә, беркемгә дә борылып карамыйча, чиратның артына килеп басты.  Үзенә борылып-борылып караган хатыннарга әбекәй,  игътибар итмәгән кебек,  башын иеп басып тора бирде. Хәлен сорашканнарга  авыр итеп кулын гына селтәде.  Моңарчы умарта күчедәй гүелдәгән халык тынып калды.  Мәскүрә, карчыкны кызганып булса кирәк:  “Әйдә, Катифә әби, чиратсыз  үт”, –  дип әбекәйне прилавок янына чакыргач, халык икегә аерылып, әбигә юл бирде.  Катифә әби кара көйгән бармаклары белән кулъяулыгын чишеп, тиешле акчасын түләде дә, өч кисәк ипиен   ситса капчыгына салып, чыгып китте.  
     Мөнирә әби, Катифә карчыкның уң як күршесе,  кирәкле  товарын сатып алса да, тиз генә чыгып китәргә ашыкмады.  Сатучы Мәскүрәнең: “Тагын кыйнаганмы Илүс  Катифә әбине?”–  дигән соравына,  күреп торасыз  бит,   генә диде дә,  башын мәгънәле генә селкеп, уйларына бирелеп тора бирде.    Күршесенең тормышын уч төбендәге кебек диярлек яхшы белгән әби  дәшмәде. Хатын-кызлар, әбине кызганып,  төрлечә сүз куерттылар. Кемдер ана хәтле анасын җәберләгән Илүсне төрмәгә утыртырга тәкъдим итсә,  кемдер бу үчле исерек белән бәйләнмәскә киңәш бирде.  Яше  кырыкка җитеп, әлегә  хәтле өйләнмәгән Илүснең, бер җирдә дә эшләмичә,  анасы исәбенә яшәп ятуы,  килгән пенсиясен суырып алып, эчеп бетерүе беркемгә дә сер түгел иде.  Сугышкан, ызгышкан өчен төрмәдә  утырып кайткан Илүскә бу “тәрбия  чарасы”  файдалы булмады, киресенчә, ул тимер рәшәткә артыннан тагын да усалланып  кына кайтты. 
      Ә Мөнирә әбинең күңеленә   чая, чибәр Катифәнең  күрше йортка яңа  гына килен булып төшкән чаклары килде... Заманына карата нык кына,  усак бүрәнәләрдән  салынган йорт.   Төп хуҗалар  көче белән ныгытылган   ихата, абзар, бакча.  Бианасы булмаса да, биатайлы йортка төште Катифә.  Йомшак холыклы ире Җәмилне дә,  картайган биатасын да тиз генә басты керпе  холыклы  килен.  Аның сүзе генә сүз булды. Ул гына һәрчак хаклы булды. Үзенчә булмаса, яңа туган улы Илүсне  күтәрде дә кайтып китте әнисе янына, күтәрде дә китте. Улы өчен өзелеп торган Җәмилнең артыннан тиз генә барып җитәчәгенә һич кенә дә шиге юк иде аның.  Килгәннең беренче көненнән башлап  диярлек, Катифә биатай картны артык күрде. Үз-үзен чак йөрткән, бер файдасы булмаган карт аңа ник кирәк?   Катифә монда карт-коры карарга килмәде.  Ул монда беркемгә бер нәрсә дә тиешле түгел. Шулай санады яшь килен.   Яше җитмештән арткан  Гадел картның урынын түрдән ишек төбенә күчерде.    Ашарына биргәндә бирде, бирмәгәндә юк.  Я күршеләрендә, я абзар-мунчада кунып йөрде бахыркай карт.  Үзе кыйнамаса, үсеп килгән  Илүстән кыйнатты аны Катифә.  Бәләкәйдән кыерсытырга-җәберләргә өйрәнеп үскән Илүс  шулай  “яхшы мәктәп”  үтте.  Тик кошчыгының ояда ни күрсә, очканда шуны күрәчәген онытты шул әнисе. Үзе дә кырыс  холыклы хатыныннан шөрләгән Җәмил   Катифә белән бәйләнмәде, атасын якламады.   Шулай үз йортында кагылып-сугылып яши торгач, Гадел карт  салкын мунчасында туңып  үлде.  
       ...Кибеттә уйга батып торган  Мөнирә әби,  һаман да Катифә карчык   турында  гәпләшкән  хатын-кызларны тыңлап  бер тын торды да: “Ни чәчсәң, шуны урырсың...”, – дип авыр сулап,  әкрен генә өенә кайтырга кузгалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар