Логотип
Проза

Нәфес коллары

(хикәя)  


(хикәя)
 
− Әни җаным, минем белән ул-бу була калса, зинһар өчен,  Рәфитемне ташлама?! Зинһар өчен,  балама таяныч бул! – Гөлфинә бу үтенечен әнисенә  соңгы арада  тәкрарлый да тәкрарлый. Чире баса барган саен,  үз хәлен сиземләгән  хатын Хәмдия карчыкның алдына тезләнердәй булып ялына. – Мин китсәм, Илфат яңа хатын алып килер дә баланы онытыр. Ә син – улымның дәү әнисе. Синдә бар ышанычым.− Аның бу сүзләрен Хәмдия карчык та тыныч кына тыңлый алмый.
− Ни сөйлисең инде, балам? Терелерсең, иншалла! Үз балагызны үзегез үстерергә язсын! − дип өметләндерерлек итеп җаваплый. Тик  барысы да без теләгәнчә генә  булса икән бу тормышта... Йөрәк өянәге белән  озак еллар  интеккән  Гөлфинәгә, дәвалап-дәвалап та хәле яхшырмагач, башта икенче группа инвалидлык төркемен бирделәр, аннан – беренчене...  Хатынының  көннән көн  сүнә барганын  күреп, Илфат та балтасы суга төшкәндәй йөри. Җиде яшьлек Рәфитне әйтәсе дә юк.  Элек уеннан кайтып та кермәгән бала үз почмагында нидер сызгалап шым гына  утыра да утыра.  Гөлфинә күбрәк ятып тора.  Үләр алдыннан хәтта хәле яхшырган кебек торып ук утырды. Һава җитми,  дип, тәрәзәне ачтырды.  Якыннарын өчесен дә янына җыеп, кулларыннан тотты.  Баламны какмагыз, фатирымны аңа калдырам, дип, соңгы  васыятен әйтте. Хәмдия дә,  Илфат та  Гөлфинәнең бер бүлмәле фатирына дәгъва кылмаска,  вакыты җиткәч, аны Рәфит исеменә күчерергә авыру алдында сүз бирделәр.   Сүз биреп кенә калмадылар,  адвокат  аша  Хәмдия белән  Илфат Рәфит файдасына  баш тарту кәгазе  яздылар. Җаны теләгәненә ирешкәч, Гөлфинә, тынычланып, күзен йомды.  
     Кайгыны сорап алмыйлар. Үлем дә чиратсыз керә.  Үлемтекләрен әзер тоткан Хәмдия дә, кызым миннән алда барып ятар, дип, һич кенә дә уйламаган иде. Илфат та утыз дүрт яшьтә  тол калырмын, баламны ялгыз үстерермен дип,  ялгыш та башына китергәне булмады. Кызы үлгәч, Хәмдия карчык кына бик үзгәрде. Үләр алдыннан Гөлфинәгә  биргән сүзен онытты  булса кирәк, берничә көннән үк фатир турында сүз кузгатты: “Фатир кызымныкы! Мин дә монда пропискада торам! Минем дә фатирга хакым бар!” Бер бүлмәле  фатирны ничәгә бүләргә дә, ничек бүләргә – ул турыда Хәмдия карчык та, аны котыртучы  кече кызы Гүзәл дә уйламады, ахры. Карчык бары тик өзми дә куймый үзенекен тукыды:  “Минем өлешемне бүлеп бирмәсәгез, судка җитәм!”  Илфат та әбисен акылга килергә чакырды: “Анадан калган фатир балага  булырга тиеш түгелмени? Синеңчә, фатирны ничәгә бүлеп, ул урамда калырга тиешмени?!” Тик артыннан кызы, ике оныгы  өскеткән карчык кеше сүзен аңларлык хәлдә түгел иде. Авылда менә дигән өендә яшәсә дә, карчык,  ай саен килеп, кияве белән оныгының канын эчеп китәргә гадәтләнде.  Туя белмәгән нәфес туганлык, тәкъвалык, миһербанлык кебек кыйммәтләрне оныттыра икән.
       Шулай да бу гаиләдә иң зур сынауны үсмер малай  – Рәфитнең  көчсез иңнәре күтәрергә тиеш булгандыр, ахры.  Көннәрдән бер көнне  әтисе  кичен вакытында эштән кайтмады. Ул төнне Рәфит курка-курка үзе генә үткәрде.  Әтисенең  юл һәлакәтенә очрап вафат булганы  хакында аңа бер атнадан соң гына әйттеләр.  Асия апасы, әтисенең сеңлесе,  үз гаиләсен калдырып, бер атна Рәфиттә яшәде, үлем хәлендәге абыйсы янына хастаханәгә йөрде.  Илфат  яшәү өчен берничә көн  көрәште дә   таң туар алдыннан тын гына Гөлфинәсе  янына китеп барады. Шулай тугыз яшьлек Рәфит әтисез дә, әнисез дә калды.  Асия апасы аны шәһәрдән үзенә, район үзәгенә яшәргә алып кайтты.  Хәмдия карчык, барып караштырып йөрермен, ачкычы үземдә булсын, дисә дә, Асия ниндидер исәп белән фатирны бикләп алды.  Кәбестәне сакларга кәҗәгә тапшырмыйлар, янәсе.  Хәмдия карчыкның һаман да шул фатир тирәсендә әвәрә килүен Асия башта ук ошатмады. Бер очрашканда Асия карчыкка да, аның кызы Гүзәлгә дә ныклап әйтте: “Фатирны бүләргә уйламагыз да. Ата-анадан калган милек  – малайныкы!” Тик Хәмдия дә,  өрми тешләгән астыртын Гүзәл дә ятим өлеше дип тормадылар,  Илфат үлгәч,  нәфесләрен бигрәк тә тыймас булдылар.  “Пропискада торганмын икән, димәк, минем дә фатирга хакым бар!” – Хәмдия карчык кызы, оныклары өйрәтеп куйган сүзләрне кабатлады да кабатлады. Кемдә ничек үксез  бала үстерү кайгысы, кемдә  чит фатирны бүлү  хәсрәте!  Хәмдия карчык атасыз да, анасыз да калган оныгы турында түгел, үзе турында, туя белмәс кызы турында  кайгырды. Әйтерсең дә, авылда  үзенең алты почмаклы, калай түбәле йорты, ә Гүзәлнең өч бүлмәле фатиры  юк!  Асия,  малайга опекунлык ясап,  тәрбиягә алгач, Хәмдия  тырнак астыннан кер эзләде: “Үз файдасын гына уйлый ул Асия, үз файдасын гына!”  Ә Асиянең бар уйлаган “үз файдасы” – яшьли ятим калган баланы ничек тә аякка бастыру, кеше итү иде.  Ире  Мирас, рәхмәт яугыры, Рәфитнең  аларда үсүенә һич тә каршы булмады. Кызлары Гөлнур да яраткан абыйсы артыннан тагылып кына йөрде.  Рәфит бу гаиләдә  ятимлек ачысын сизмәде.  Ул,  тугыз яшеннән  башлап, хәрби хезмәткә киткәнче Асия апасында үсте.  Асия апасы аңа әни,  Мирас әти булды.  Рәфитнең буш торган фатирына  булдыклы Асия кеше кертте. Рәфит, укып бетереп,  хәрби хезмәттән кайтканда Асия, бер бүлмәлесен сатып,  җыелган акчага ике бүлмәле фатир сатып алган иде инде.  Асия белән Мирас  энеләре  өчен куанышсалар, Хәмдия белән Гүзәл,  фатир зурайгач, нәфесләрен тагын да ныграк үсендерделәр.  Рәфиткә ике бүлмәле, ә безгә?!  Әйтерсең  дә, балага  ярдәмнәре тиде!  Хәмдия  оныгының ничек үсүе белән дә, ничек укуы, ничек хезмәт итүе белән дә юньләп кызыксынмады. Аның бар белгәне оныгының фатирын бүлү булды.  Ата-ана малы балага, бары тик балага кала – Хәмдия шуны аңларга теләмәде.  Сиксәнгә якынлашкан карчык бәлки чигенер дә иде, аны арттан кызы белән оныклары йә котыртып, йә куркытып  тордылар: “Фатирдан өлеш чыгармасаң, карт көнеңдә карамыйбыз!”  Рәфитнең  хәрби хезмәттән кайтуын Хәмдия көтеп кенә торды. Солдат гимнастеркасын да салмаган Рәфитне тагын ач күзле туганнары камалап алдылар: “Сиксән яшьтәге дәү әниеңне җәлтерәтеп йөртәсең! Оят түгелме сиңа?”  Хезмәттән кайткан  Рәфит тә әз-мәз тормышны күргән, сөйләшергә өйрәнгән иде инде. “Берәр тиенегез кердеме бу фатирга? Бу минем әти-әнием фатиры!   Миңа иң авыр чакта берәрегез ярдәм-киңәш  иттеме?  Асия апа тырышлыгы белән  фатир зурайгач, күбрәк  каерып алырга йөрисезме?”  Аз сүзле, тыйнак холыклы малайдан туганнары моны көтмәгән иде, телсез калдылар.  Рәфит ишекне ачты да дәү әнисенә әйтте: “Дәү әни, күпме кирәк, шулхәтле яшә! Мин сине генә ничек тә карармын. Әнием хакына карармын. Тик бу ач күзләр монда башкача күренмәсеннәр!”  Хәмдия яхшы итеп әйткәнне аңламады;  аңа, ахры, карт көнендә караучы түгел, ә бары тик фатир  кирәк иде. Башкалар белән  бергә каргана-каргана чыгып китте.  Шапшак авыздан шакшы сүз чыгар –  сиксәне тулып килгән карчыкның теле дә иманлы түгел, ә әшәке иде.  Инде дөнья байлыгы артыннан йөрү түгел, мәңгелек фатиры хакында уйларга бик вакыт иде дә бит!  Җитмәсә дә җитми икән кешегә!  Чит кешедән дә түгел, үз оныгыңнан каеру бит! Алайга калса, Рәфитнең дә дәү әнисенең милегенә өлеше бар.  Әллә кайчан кызына яздырган өй турында Рәфит тавыш кузгатып йөрми бит! Шушы фатир аркасында иң якын кешеләр чит-ятка әйләнде.  Астан кисеп өстән ямаган Гүзәл котыртуы белән, Хәмдия оныгын судка бирде.  Асия белән Рәфиткә адвокат ялларга туры килде. Адвокат, фатир тарихын ныклап өйрәнгәч, аңа кагылышлы барлык кәгазьләрне күтәргәч,   шул исәптән,  баш тарту кәгазе  белән танышкач, егетне тынычландырды:  “Аларның фатирга бер кагылышы да юк!” Хәмдия генә тынычланмады: кеше алдында оныгына бәхет теләгән булды, үзләре генә калганда  пычрак  сүзләр белән каргады, Рәфитнең  мәрхүм атасын, оныгын үстергән өчен рәхмәт әйтер урынына, Асияне  сүкте. Кемгә-кемгә, ә бары тик Асия апасына һәм Мираска гына рәхмәтле бүген Рәфит. Алар аны үз балаларыдай итеп  үстерделәр, кеше иттеләр.  Үз оныгыңнан соңгысын талап алу түгел, киресенчә  ятимгә кулыңнан килгәнчә ярдәм итү, кирәк чакта  акыллы киңәш бирү – шул түгелмени дәү әни булган  кешенең  бурычы? Әллә шайтан котырта, әллә акылдан язган бу яшьтә, белмәссең.  Ата-ана балага һәр яшьтә эчкән су кебек, сулаган һава кебек кирәк. Ничә яшьтә дә ата-ана терәген тоеп яшәве, әлбәттә, җиңелрәк.  Язмышы  Рәфитне  иң зур таянычтан − ата-ана терәгеннән яздырды.  Анаң үлсә – елгаң корыды, атаң үлсә – таянган тавың ауды. Рәфиткә  тормышындагы барлык авырлыкны ялгызы ерып чыгарга туры  киләчәк. Инде  ата-анасы калдырган бердәнбер мираска – фатирга дәү әнисе,  чит кеше дә түгел, ә үз дәү әнисе кул суза! Аңлап буламы моннан соң дөньяны һәм кешеләрне?!  Кем-кем, ә Рәфит егерме яшьлек акылы белән  дәү әнисенең, туганнарының кыланмышын аңлый алмый. Кайвакыт аңа дәү әнисе өчен оят та булып китә. Бер оныгының өлешенә кереп, калган икесен  бәхетлерәк итәргә тырышуы  һич кенә дә башка сыймый. Инде Рәфит дәү әнисеннән, аның як туганнарыннан  ярдәм-таяныч өмет итми, бары тик яшәргә комачауламасыннар, аяк чалмасыннар, соңгысын талап алырга йөрмәсеннәр иде!  Туган түгел, муенга тагылган таш булдылар, билләһи!  Кешегә кое казысаң, үзең буе казы, дигәннәр. Бүген тагын  нәфес колы Хәмдия суд утырышына җыена.  Кибеп беткән күз яшьләрен ничек тә  чыгарып, хөкүмәт йортында  карт көнендә  үзен “кыерсыткан”, “баш бирмәгән”  оныгына зарланмакчы! Тик бүгенге түгел,  үзен көткән иртәгәге  зур суд  каршына басачагы турында Хәмдия карчык оныта кебек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Доньяда. эллэ нинди кешелэр. бар. оятсызлар. андыйларны ничек жир кутэрэ. Аллам сакласын

    • аватар Без имени

      1

      0

      Кеше ышана торган сүз түгел бу,Аллах сакласын!Дөнья малы өчен үзенэ жэхэннэмдэ урын эзерлэгэн бу эдэмнэргэ Аллах үзе туры юлны күрсэтсен иде

      Хәзер укыйлар