Логотип
Проза

​“Нарат башыннан корый” (азагы)



***

— Зилфәт абый, сезне бик матур җырлыйсыз дип ишеткән бар.

— Әйе, әйе, нәкъ өстенә бастың, Сәбилә!

— Әйдәле, Зилфәт, “Яшь наратлар”ны!

Эштән соң, баш хисапчының туган көнен билгеләп үтәргә җыелган хезмәткәрләр, чәбәкәйләп алдылар. Бу юлы Зилфәт, башка вакыттагы кебек: “Юк, сорамагыз да, булмый”, – дип ялындырып тормады. Каршыда утырган Илфиргә ымлау белән, тегесе ялт иттереп баянны китереп тә тоттырды. “И-и-и, әзерләнеп килгән икән үзе дә”, – диештеләр өстәл артындагылар. Бүлмә эче илаһи бер моңга күмелгәндә, Зилфәтнең Сәбилә утырган якка карап җырлаганын “мыекларына чорнап” утыручылар да булды. Авылда “Сәбилә, Зилфәт, Вәсимә” өчпочмагы хакында чыш-пыш хәбәрләр йөри башлаганга да хәтсез генә вакыт үткәнгә, бу бер дә гаҗәп түгел иде, әлбәттә. Дөрес, кемдер бу “чыш-пыш”ларга ышанды, кемдер: “Язмаганны сөйләмәгез инде, әллә нинди асыл егете бардыр әле. Аннан килеп, Зилфәт тә башына тай типкән ир түгел”, – дип кул гына селтәде. Зилфәт, хатынының беренче тапкыр Сәбиләдән көнләшеп тавыш чыгарганына исе китмәгән кеше булып кыланса да, чынлыкта исә бераз эченә курку йөгерде. Бәй, кыз балага күрәләтә яла ягу матур күренеш түгел ич. Ярый ла Вәсимәсе шул бер белән генә тукталып калса. Юк, уенда да юк. Җае туры килгән саен “чеметеп” алырга гына тора. Сәбиләгә генә ишетелмәсен, гариза язып китеп барырга да күп сорамас. Ә Зилфәт аны бер дә яныннан җибәрәсе килми. Яшәү тәме бөтенләй икенче яктан ачылды ич! Иртәннән кичкә кадәр тау җимерерлек көч биргән кыз белән ничек итеп җиңел генә аерылырга була? Эштән соң, өенә кайткач та, элеккечә телевизор каршында утырып, аннан-моннан гына малайларының дәресләренә күз салып алмый ул хәзер. Киресенчә, җентекләп тикшерә, кирәк чагында ярдәм итә. Уртанчы малайлары баян тарткалый башлаганын күргәч, сөенеп дәресләр бирде. Тик Вәсимәсе генә менә... “Зәм-зәм” суы белән шаяруы артыгракка китте кебек. Үзенең әнисе орышкач, бераз туктаган кебек тә булган иде. Тик озакка бармады. Бикләп өйдә тотасыңмыни?! Көн дә бәйрәм, көн дә туй булмаса да, сәбәбе чыгып кына тора. “Урам буенда алкаш хатыннар кебек эчеп йөрмим”, – дип авызны каплый да куя. Бер уйласаң, ул да хаклы кебек. Тик, икенче яктан, урам буенда йөрмәсә дә, “төшергән” килеш йортта аунап ятуы да ачуны чыгара.

– Афәрин!

Бәй, җырны хатынын уйлый-уйлый, тәмамлап та куйган ич! ”Кемне уйласаң, шул каршыңа килеп чыгар”, − дип кайсы уйлап тапкандыр, анысы мөһим түгел. Аның шулай туры килеп торганын, тулы рюмкаларны мәҗлес сәбәпчесе исәнлеге өчен чәкештергән мизгелдә тәрәзә пыялалары зеңләп коелып төшкәне тагын бер тапкыр исбатлады.

Икенче көнне Вәсимәнең бухгалтерия тәрәзәсен таш атып ватуын бишектәге сабыйлар гына белми калды бугай. Дөресрәге, ишеттеләр, тик сөйләргә телләре ачылмаган булгач, елап көйләделәр. Вакыйганың буяуларын һәркем үзенчә куертты, көн азагында Сәбиләнең чүт кенә күзе чыкмаган булып чыкты. Чынлыкта исә, таш баянны гына “яралаган” иде. Иренең: “Үзеңне кулга алмасаң, исәрләр йортына китеп барганыңңы сизми дә калырсың”, – дигән сүзләрен кат-кат башыннан кичерә-кичерә, Вәсимә атна буе өеннән чыкмыйча, тәнендәге кара янган җирләре төзәлгәнен көтеп ятты.

***

Фәрихәттәй фатирда торган кызын Зилфәт белән бәйләп сөйләгәннәрен бер дә ошатмады. “Бер егет белән хат алыша бугай үзе, төпченсәң, килешеп бетмәс”. Үткән кыш Вәсимә Сәбиләне эзләп килгәч, күңелендәге хасил булган төерен бушаталмый хәтсез генә йөрде. Тәвәккәлләп башта Сәбиләнең кылын тарткалады. Андый-мондый шикле әйберләр сизмәгәч, Вәсимә белән җаен туры китереп сөйләште. “Яшьлек юләрлеге белән абзыең белән үзебез дә шундый хәлләрдә калдык. Батырханым ферма мөдире булып эшләгән чагында, бер савымчы хатын белән “шаяра” дигән сүзләр җиткерделәр. Күзәтеп-фәлән дә йөрмәдем, уратып та тормыйча, турысын ярып сорадым: “Әгәр бу хәбәр дөрес булса, шушы минутта ук сайлыйсың, йә ул, йә мин!” Иремнең күзләре дүрт булды. Соңыннан белдек, безнең гаиләне бозар өчен, теге хатын үзе тараткан булып чыкты бу хәбәрне. Әллә синең кебек минем йөрәгем янмаган дисеңме? Аракы белән мәсьәлә чишелми, бигрәк тә хатын-кыз өчен куркыныч. Безнең ата-бабалар: “Хәмер акылны каплар”, – дияр иде. Ирең белән кара-каршы утырып сөйләшегез, аңлашыгыз. “Нарат – башыннан корый, әнә шул башны сакларга кирәк. Үстереп, кеше итәсе балаларыгыз бар. Начар итеп кабул итмә, яхшылык теләвемне соңыннан аңларсың. Ни дисәң дә, син миңа чит кеше түгел, әбиең белән ахирәтләр идек, урыны оҗмахта булсын!”

***

Кинода гына бит проблемалар җиңел чишелә. Тормыш икенчерәк. Фәрихәттәй кушканны үтәп, барысы да шул минутта җайга салынса, оҗмах булыр иде ул. “Кайчан сөйләшәсең көне-төне эштәге ир белән?”

Вәсимә ихатада сәпитен төзәтеп торган олы улына көтү каршыларга кушып, өйгә үтте. Башта кочагына ташланган кече улы: “Әни, синнән тәмсез ис килә”, – дип, өстәл астында шырпы капларыннан ясалган “гаражына” кереп качты. “Азаккы тапкыр” – дип, Рәйбәләрдә ике генә рюмка эчеп чыккан Вәсимә, кечесенең сизгер борынына ачуы килеп, диванга шапылдап килеп утырды. “Эшкә чыгам, булды, җитте! Әнә Рәйбәнең ире төзелештә пешекчеләр кирәк ди, район үзәгенә йөреп эшли башлыйм”. Шушы уйлар белән йоклап китеп барганда гына Зилфәт кайтып керде.

– Нишләп ятасың, көтү кайтты ич, сыерны кем сава?

– Бигрәк корысың, хәлләрең ничек дип сора, ичмасам! Бер олы ындыр бәрәңгене алу әллә җиңел дип уйлыйсыңмы?

– Хәлләрең кызганырлыкка охшап тормый әле, күңелләрең күтәренке! Малайлар ярдәм итмәдемени?

– Аларның ярдәме күпме генә инде, дәрестән кайтканнарын көтеп утырыйммыни?

Вәсимә, язылып бетмәгән аркаларын көчкә күтәреп, дәшми генә абзарга чыгып китте. Зилфәт Таһирның “гаражына” кереп, хәлен белеп чыккач, телевизорны кабызып, “Яңалыклар” карарга утырды.

“Басылмады йөрәк ярсулары,
Басылса да юллар тузаны.
Синең җырың шунда калган кебек,
Яшь наратка карап узамын...”

– Сөбханалла! Улым, кайчан өйрәндең әле бу җырны?

– Әти, мин аны туганчы ук белгәнмен кебек тоела.

Зилфәт рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

– Вәт шәп җавап бирдең, улым! Бик булырга мөмкин! Кара син аны, “туганчы ук белгәнмен кебек тоела” дисең инде.

– Әти, математикадан синсез булмый. Тегеләй дә чишеп карадым, болай да, кыскасы, берничек тә килеп чыкмады. Әни сыер савып кергәнче, карап алыйк әле!

– Хәзер нигә “Яшь наратлар”ны көйләгәнеңне аңладым инде, мине сатып алмакчы буласың, әйеме?

Уртанчы уллары Заһир хәйләкәр елмаеп куйды. “Кемгә охшап, бу малай шома булган, ә? Хәер, аягын өздергәнче, үзенең холкы да шулайрак иде. Дөнья үзгәртә кешене. Таза-сау, акыллы булып үссеннәр улларым! Ә Сиринәне онытырга кирәк, онытырга! Үткәннәр үткәндә калсын. Бүген Сәбилә булып каршыңа чыккан икән, алданма! Ул бары сине сайламаган үткәнең генә. Инвалид иргә беренче булып хатын-кыз назы, улларын бүләк иткән, гаилә мәшәкатъләренең яртысыннан күбесен үз өстенә алган Вәсимәсенең кадерен белеп, балаларын бергә тәрбияләп яшәргә нәрсә комачаулый соң сиңа, шайтан алгыры!”

***

– Йә инде, кәнфитләнеп утырма, эчкәнеңне беләбез.

– Әйтмә дә, бүген төшкән килен кебек көйләтеп утырган була.

– Беренче зарплатаны көн дә алмыйбыз.

– Эчмәскә сүз бирдем, кыстамагыз!

– Алла-а-а, патша кызы диярсең. Беребез дә күктән төшмәгәнбез инде, шул бер җирдән төшкәнбез.

Барысы да вагончик эчен яңгыратып көлеп җибәрде. Вәсимәгә бу шаяру кызык тоелмады. Ай буе иртәнге алтыда чыгып китеп, кичке җидедә кайтып керүләре арыткан иде шул. Дөрес, кеше арасында эшләп йөрү, ни дисәң дә, күңелле. Зилфәт белән аралары да яхшы якка үзгәрде кебек. Тик менә балаларын жәлли. Көне буе үзләре генә. Ире төшке аш вакытында кайтып күз-колак булып китсә дә, әни, ни дисәң дә, әни инде. “Фу, онытып торам, акча алдым бит, кибетләргә кереп чыгыйм, күчтәнәчләр алыйм! Ашыгырга кирәк, көне көн төсле түгел – күз ачкысыз буран. Җитмәсә, аяк асты да бозлавык”.

Вәсимә тулы сумкалар белән тукталышка килеп җиткәндә, халык түгәрәк ясап, җыелып тора иде. Баганаларның сүрән лампочкаларыннан төшкән яктылык астында юлда бөкрәеп яткан бәләкәй генә гәүдә чагылып китте. “Карчык тәки машина астына кергән икән, шулай инде эчү юньлегә итми”, – диештеләр, шунда җыелып торганнар. Вәсимәгә юл уртасында беркайчанда күрмәгән карчык түгел, үзе яткан кебек тоелып, тәне эсселе-суыклы булып китте. Куркыныч уйлардан арынырга теләп, шаңгырдап торган нараттан салынган өйләрендә көтеп утырган балаларын, ирен күз алдына китерде. Аннан тукталыштан алгарак китеп, машина көтә башлады. Ул арада җил дә бераз әкренәйгәндәй, буран басылгандай булды.

– Вәсимә!

“Колагыма ишетеләме әллә?” – дип шикләнеп, тавыш килгән якка башын борырга куркып торганда, берәү килеп сак кына иңнәренә кагылды.

– Зилфәт?!

– Өйдә көяләнеп утырганчы килеп алыйм дидем.

– Балалар нишли?

– Бар да тәртип, сине көтәләр.

Машина кузгалып киткәч, Зилфәт әкрен генә яраткан җырын сузды. Вәсимә аңа кушылды.

“Яшь наратлар” көен җырлап киттең

Көмеш кыңгыраулы пар атта.

Озатып кайтам сине, карый-карый

Бөдрәләнеп үскән наратка”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик котеп , алынды бу хикэянен, дэвамы !!! Бик матур язылган Актуаль тема , дим инде . хэзерге кондэ . Хикэяне укып , бэлки уйланыр кайберэулэр ...Люция ханыма ун.ышлар телим . Бик матур эчтэлекле хикэя булган бу . Гомер юлы , ж,эйрэп аккан елга кебек . Кемдер коймэсенен, ишкэген кулларында нык тота . э кемдер ишкэген кулларына алмыйча , коймэсен агымга буйсындырып , берни турында уйламыйча уз ж,аена ага да ага . Коймэсенен, кая барып тортелуен уйламыйча . Бик гыйбрэтле хикэя !!! Люция ханыма ун,ышлар телим !!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Люция, БИК эчталекле,тормышчан хикая. Ошады, рэхмэт. Алдагы коннарда да ижади унышлар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Уф,аллам.башын укыганда йыгылган хатын васима булды тип курккан инем.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шәпне тагын ничек атап була. Искиткеч шәп.

          Хәзер укыйлар