Логотип
Проза

Мөртәт

(хикәя)

Сарыгөл әби-бабаларының каберен зиярәт кылырга килгән көнне зиратта күңел кузгаткыч тамашаны күреп бер тетрәнде, бер аптырады. Зиратка кергәч тә, чүп-чар үлән баскан кабер читендә җирне тырмап диярлек үксеп елаучы сакал-мыек баскан ирне хатын башта танымый торды. Сарыгөл курка-курка гына сәлам бирде. Ир, башын күтәреп, «Бу кем соң әле?» дигәндәй, хатынга сынап карады.  Йөзе күз яшьләре белән чыланып, тузанлы туфракка буялган ир Фирдәт иде. 

– Әни... Әни гафу итмәс мине, – диде ир төшенке тавыш белән авыр көрсенеп. 

– Ә син яман эшләрең өчен гафуны әрвахлардан түгел, Алладан сора! – дип, хатын якыннарының каберләре янына узды. 

Ир җавап кайтармады. Кулында хөрмә төшләреннән ясалган тәсбихне әйләндереп, ни дияргә белми бераз басып торды да ничә айлар кайчы күрмәгән, дулаган чәчләрен бармаклары белән аралап алгач, зират капкасына юнәлде. 
Сарыгөл, Фирдәтнең мыскыллауларына түзә алмый, үз-үзенә кул салган ананың мескен карашын күргәндәй булды... 
Шакирә карчыкны тәүге кат дәү әниләренә утырмага килгәч очратты ул. Карчык башындагы керләнеп каткан ачы катык исе килеп торучы яулыгын туктаусыз әле уң, әле сул кулы белән капшап, Сарыгөлнең дәү әнисенә ниндидер Фирдәт атлы кешедән зарланып торды: 

– Шәмсия җаным, кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас, үз улым бит! Күкрәгемне дүрт яшенә кадәр суырды бит! Сөте булмагач, тешләп канга кадәр чыгара иде... Әй, Шәмсия җаным, ниләр генә күрәсем булган икән?! Хәзрәт үлгәнне бирле төн җиткәнен йөрәгем әрнеп каршы алам... Кулларымны карават тимерләренә бәйләп куеп мыскыллый бит! Кече йомышым да, олысы да тормый менә хәзер. Хәзрәт исән чакта да җәннәттә яшәмәдем анысы: тәртипсез иде Җиһангир мулла, ни кыланганын чамалый торган түгел иде. Кызлар, аталарының азгынлыгыннан туеп, буй җиткерү белән тизрәк читкә качтылар. Кайтып та күренмиләр. Фирдәт атасының бозыклыгын күреп үсте инде, шуңа кансыз. Соң, Шәмсия җаным, ана кадәр ана кешегә кул күтәргәч, җәберләгәч, бу малайдан ни көтәсең инде?! Аның этлегенә килен дә бер генә атна түзде бит! Картаймыш көнемдә ниләр күрергә язган?! – дип, карчык үксеп елап җибәрде. 
– Гомерлек мулла нәселе бит, мулла нәселе! – диде, күз яшьләрен каткан яулык чите белән сөртеп. – Атасының тирә-яктагы күпме хатын-кыз башын ашавы гына җитмәгән, инде менә улы да бозыклыкның аръягына чыкты. Әй Шәмсия җаным! 
Карчык тирән итеп сулады да туктап калды. 
Дәү әнисе Шакирә карчыкның башындагы яулыгын салдырып, яңа ап-ак батист яулык бәйләтте дә: 
– Шакирә абыстай, болай пычрак килеш урамда бик йөрмә. Юарга хәлең булмаса, үзебезгә керт, бер-ике күлмәкне сыгып куярлык кына көч бар әле миндә, киленгә әйтеп тә тормам. Йәле, менә мич алдында пешкән кабартмам белән чәй эчеп җибәр, баш чыңлавың басылыр, – дип, яныннан бик сасы ис килеп торган карчыкны өстәл янына чакырды. 
Сарыгөлгә зур кабартма тоттырып, әбисе: 

– Кызым, син бар, урамда уйнап кер! Күрше кызлары сине күптән көтәдер, – дип, оныгын ишеккә кадәр озатты. Дәү әнисе белән бу абыстай дигән карчыкның тагын да серләре булды, ахрысы, кызчыкны сер тыңлап тормасын дигәннәрдер инде. Сарыгөлнең үзенең дә бу әшәке әби янында бик утырасы килми иде анысы. Кайнар кабартманы учларында әвеш-түеш китереп, урамга чыкты. Капкадан чыгуга күрше кызлары сырып алды: 
– Карале, малай, ай-яй, күлмәгең матур! 

Кызчык: 

– Әнием текте! – дип мактанып куйды. Ак җирлеккә умырзая чәчәкләре төшкән күлмәклекне туган апасы туган көненә бүләк иткән иде. Ул материалны Сарыгөл зур яктагы шкаф тартмасыннан көнгә әллә ничә тапкыр алып, иснәп карый-карый арыды. Ниһаять, әнисе ял көнне бөтен эшен ташлап, күлмәклекне кызга үлчәп кисте дә тегеп тә куйды. Куллары оста әнисенең! Матур итеп чигә дә, челтәр дә бәйли, тегә дә. 

Сарыгөл күрше кызларына кулындагы кабартмасын бүлгәләп бирде дә: 
– Минем әле тагын бер бик матур күлмәклегем бар. Анысына акка яшел борчаклар төшкән. 
– Шәмсия әби кабартманы тәмле пешерә! Сарыгөл, бар әле тагын бер-ике кабартма алып чык, без сиңа  аш пешереп уйнарга мәче борчагы җыя торабыз, – диде Фәридә. Сарыгөлнең теге исле абыстай янына тагын керәсе килмәсә дә, дус кызлары сорагач, өйгә кабат керәсе итте. 
Карчык инде елавыннан туктаган, кызның дәү әнисе аны озатырга тора иде. 
– Шакирә абыстай, мин Нурисламга да әйтермен әле, ул Фирдәт белән каты итеп сөйләшер! – дип, Сарыгөлнең дәү әнисе аны тынычландырып, аркасыннан кагып озата чыкты. Дәү әнисе кире әйләнеп кергәнне кызчык сабыр гына көтте. Абыстай өйдән чыгып китсә дә, ул утырган урындыкта юеш эз, аш бүлмәсендә борынны җыердыра торган сасы ис калган иде. Сарыгөл мич янындагы урындыкка менеп, зур тәрәзнең сыңар канатын ачып җибәрде. 

– Кызым, ник уйнамадың, бик тиз кердең? – дигән тавышка кызчык борылып карады. 
– Дәү әни, Фәридәләр синең кабартманы бик яратты. Тагын сорадылар. Тагын бер генә кабартма бир инде, бик тәмле бит! – дип, дәү әнисенең кочагына атылды. 

Шәмсия мич артындагы юынгычта кулларын юды да, зур кызыл ашъяулык белән төреп куйган ипиләр яныннан ике кабартма алып, кызга тоттырды. Аннары Шакирә карчык утырган урындыкны юеш чүпрәк белән юып алды. 
– Дәү әни, дәү әнием, бу әби үзе зуп-зур, ә астына иткән! Кәкәй әби бу! Өстәл янында шулай утыралар димени?! 
– Авырый ул, кызым, боерыгы тормый, – дип, Шәмсия табак-савыт юарга тотынды. 

Сарыгөлнең төпченүе төпченү: 
– Дәү әнием, ул боерык башкаларда торамы? Ник ул абыстайда тормый? Боерык аны яратмыймы? 

Шәмсия сабый белән сүз алыштырып, аңлатып торуны кирәк тапмады: 
– Кызым, дусларың көтәдер, бар, уйна рәхәтләнеп, – дип, кызчыкны ишектән озатты. 

...Сарыгөл дәү әнисе белән дәү әтисенең кабер өстендәге миләшләргә карады. Тәлгәшләре кызарып килгән миләшләр, хатынның бик кадерле кешеләрен сагындырып искә төшерделәр. Талгын гына җил исеп куйды. Җил уңаена миләш тәлгәшләре дә тирбәлеп, Сарыгөлне сәламләделәр: 
– Килдеңме, кызым? Онытмадыңмы? Ничек тормышларың? 

Сарыгөлнең бите буйлап яшь тамчылары тәгәрәп төште. 
– Ничек онытыйм сезне, җаннарым?! 

Хатын кабер өстендәге анда-санда күренгән чүп үләннәрен йолыккалады, әйтерсең лә, хәтер төпкелендәге истәлекләрне тартып чыгара, Сарыгөлнең күңел буасы тагын ерылып китте – ул утырмалы балачагына әйләнеп кайтты. 
– Ул күрше әби безгә дә кергәли, – дип куйды Фәридә. – Безнең карт әни яратмый аны. Мулла бабайны да яратмый иде карт әни. Аңа «карт әнчек», – ди иде. 
– Ә безнең әби дә, әни дә мулла бабайны яраталар, – дип сүзгә кушылды Вәсилә. Әби күмәч салган саен, мулла бабайга ярты күмәч белән сөт кертә. Аларның сыерлары юк бит! Мулла бабай әбинең күмәчен бик ярата. Кайчак әби белән мин дә аларга кергәлим. Әбигә акча биргәндә: «Зарифә, бу оныгың синең кебек – бигрәк матур!» – дип, минем учка да биш тиенлек акча салгалый. Мулла бабай биргән акчаларны мин манпаси тартмасына җыя барам. 

...Сарыгөл дәү әниләренең кабер өстен тәртипкә китергәч тә, яңа гына Фирдәт утырган урынга килде. Хатынның күзләре Җиһангир мулланың янәшәсендә «Муллахмәтова Шакирә Закирҗан кызы» дип уеп язылган имән баганага төште. Кабер өсте шайтан таягына күмелеп утыра, караучылары булмаганы аннан-моннан гына суккалаган агач рәшәткәләрдән үк күренеп тора. Ничә буын мулла нәселеннән булган, кайчандыр Күл буе мәдрәсәсендә гыйлем алган, Коръәнне бик тиз күңелдән ятлаган, җомга вәгазьләрен теле-телгә йокмый сөйләгән Җиһангирның нәсел тамыры шулай корыр дип авылдашларының күз алдына да килмәгәндер. Әй бу тормыш дигәнең: бигрәк катлаулы, бигрәк сынаулы! Мулланың баш очында атасы Сабир белән анасы Сатирә күмелгән икән. Җиһангирның икенче ягында гади генә тимер рәшәткә эчендә Сарыгөлнең дус кызы Вәсиләнең дәү әнисе җирләнгән. Сарыгөл Зарифә карчыкның ник мулла янына куелуының серен буй җиткәч аңлады. 
...Җиһангир күршеләрендә үскән чабатачы Садри кызын яшьтән үк бик яратса да, аталары хәерче кызын килен итеп төшерүгә каршы була. Егет ата-анасынннан уза алмый йөргән арада Сабир мулла улына күрше авылдан мөәзин кызы Шакирәне килешеп тә кайта. Атна-ун көн дигәндә, Җиһангирны өйләндереп тә куялар, каршы якта кечкенә генә йорт алып, аерып та чыгаралар. Сабир мулла коесына суга йөргән Зарифәне күреп, егетнең үзәге өзгәләнә. Өйләнгән аты күтәрсә дә, яшь бикәч Шакирә янына ятып та карамый, күңеле һаман Зарифәдә. Бер атна, ике атна шулай уза. Шакирә инде өмете өзелгән бер төндә, Җиһангир хатынны кан-яшь түккәнче измәсен изә дә караңгы төндә өйдән чыгып югала. Шакирә ертылган күлмәген алыштырып, иртәнге көтүгә торса, ни күзе белән күрсен: сарай башындагы печәнлектән күлмәк изүләрен каптырып Зарифә төшеп килә. Шакирә аны-моны әйтергә өлгергәнче, күрше кызы артыннан ук җиргә сикереп төшкән ирен күреп, өнсез кала. 

– Озат көтүеңне! Яратам мин аны! Сине әткәй алып кайтты, син алар өчен килен, әмма миңа хатын түгел, – дип, Җиһангир, сүзне беткәнгә санап, өйгә кереп китә. 

Шакирә шулай ике ут арасында яши башлый. Кызларының тормыш хәлләрен белергә килгән карт мөәзин Закирҗан, Шакирәнең күз төпләрендәге күмгәк, беләкләрендәге бау белән суелган эзләрне күреп, кызының үксеп елаганына аптыраса да, Шакирәгә кырыс сүзләрен җиткерә: 
– Аерылып кайтам дип авызыңны ачасы булма, нәселдә булмаганны! Иргә ничек ярарга кирәген атаң өйрәтмәс! Җиһангир да айгыр түгел, бер басылыр, – дип кенә сүзне беткәнгә санап, пар чынаяк чәй эчә дә кайтып китә. 

Зарифәнең төннәрен өйдән чыгып югалгалавын күргән Садри, кызының яман аты авылга чыккалаганчы, герман сугышыннан сыңар күзен, саулыгын, гайрәтен калдырып кайткан каравылчы Әхмигә көчләп диярлек кияүгә бирә. Әнкәсе үлгәч, хатын-кыз игътибарына сусаган Әхми шатлыгыннан нишләргә белми. Зарифәнең инде шактый тотылган кыз булганын белсә дә, хатынына авыз тутырып яман сүз әйтми, тик Зарифәнең төннәрен, төшләнеп китеп, ирне муеныннан чатырдатып кысып: «Җиһангирым, гайрәтле җайдагым минем!» – дип саташуларын авыр кичерә, үзенең ирлеген алган пычрак сугышка ләгънәт укый иде. Әмма нихәл итәсең, хатынны бөтереп урынга салырлык дәрте сугыш кырларында калган. Авылның күпләр күз атырлык кызы аңа аш-су әзерләп йөри икән, бусы да бәхет ләбаса! Ир шулай уйлый. Беркемгә дә сер капчыгын селекми. 
Зарифәнең түгәрәкләнеп килүенә бер шатлана, эчтән бер көя. Белә бит: бала аныкы түгел. Хыянәт өстендә үзе тотмаса, Зарифә сүзләренә ышанган да булыр иде, тик үз күзләре күргәнгә ышанмый булдыра алмый. 
Бер көнне Әхми төнге каравылда чакта, өйгә кайтып киләсе итә. Йорт эченә керү авыр түгел, рәшәткә капканың келәсен кул белән күтәреп кенә ачасы. Болдырга җиткәч кенә, ишеге бикле өй эченнән чыркылдап көлгән тавыш ишетеп, Әхми сагаеп кала. Ялгыз хатын үз-үзенә юкка көлеп ятмас – өйдә кем дә булса бардыр?! 
Ишекне төртеп карый – ишек бикле. Ишегалдындагы ян тәрәзгә килеп күз сала. Ай яктысында, челтәрле тәрәзә өленгесеннән түрдәге сәке ап-ачык күренә. Сәкедә шырма ялангач әүмәкләшкән ике кешене күреп, ирнең тез буыннары калтырап куя. «Зарифә – хыянәтче!» Әхми тәрәзә артында тагын күпме торган булыр иде, сәкедәге ир анадан тума гәүдәсенә күлмәк элергә дип торып утыра. 
«Җиһангир! Менә сиңа мулла малае! Ирләре эштә чакта, яшь хатыннарны аздырып йөрүче бу иблисне сәнәк белән чәнчеп үтерәм хәзер!» – дип, Әхми ишелергә торган сарайга атлый. 
Калтыраган куллары сәнәк тоткан Әхми белән айгыр Җиһангир болдырда очрашалар. 

– Үтерәм! – дип куркытырга тели Әхми. Тавышы чыкмый гына, каядыр тамак төбендә хыянәт ачысы белән бергә йотылган, ахрысы. Айгыр Җиһангир яшь Зарифә кабызган дәрттән кызган-күлмәк изүләрен каптырмаган да. Болдырда сәнәк тотып калтырап торган Әхминең күкрәгенә бар көченә төртеп: 
– Кит юлдан, күләгә! Йә сәнәгеңне эчеңә кадап, түбәңә күтәрермен! – ди. Җиһангир нишләргә белми аптырап тораташ күк каткан Әхмине бер кизәнү белән болдырдан сугып та төшерә һәм гайрәтен ишегалдына чәчеп – дөрс-дөрс атлап, капкага юнәлә. Әхми үзенең көчсезлегеннән үзе хурланып, сәнәген болдыр төбенә бәреп калдыра да, өйгә кереп тә тормыйча, авыл башындагы буага таба атлый. Сыңар күзе белән юл буе озатып килгән түгәрәк айга соңгы тапкыр карый да, күпердән буага сикерә. 

 Иртәнге чәйгә көн дә кайтып җитә торган иренең һаман күренмәвен Зарифә нәрсәгә юрарга да белми. Ишек төбендә аунап яткан сәнәккә, урам як тәрәзәләре каршындагы каен төбендә алагаем зур галош эзләре күреп, Әхминең төнлә кайтып китүен аңласа да, өйгә кермәвенә аптырап, ни уйларга да белми. Йортка яман хәбәр иртәнге көтү озатып кайтучы хатыннардан килеп ирешә: 

– Зарифә, нишләп һаман өйдә әле син? Бар күпер төбенә, иреңне алдылар буадан... Узган атнада яшен сугып аударган имәнгә эләгеп калган гәүдәсе... 

 Күрше хатыннары Зарифәне баш-аяк күздән кичерәләр дә, юлларын дәвам итәләр. Тик аларның чышын-пышын түгел, Зарифә ишетсен дип гайбәт сатып китүләре иртәнге җил белән хатын колакларына эленеп кала: 
– И бахыркай, түзә алмагандыр йөрәге! 
– Ничек түзсен бу кәнтәйгә! 
– Соң яшь мулланың моннан китеп тә торганы юк ләбаса! Шакирә ничек түзә торгандыр инде бу хурлыкка?! Сабир мулланы әйтәм, нинди әүхәтле кебек иде, юк, тыя алмый малаен... 
– Әй, сөйләмәсәнә, ахирәт, Сабир мулла үзе дә күпме хатынны кан-яшь түктергән кеше! Нәрсә исеңдә түгелме Васбикамалны нишләтте, ә Гөлбаһарны?! Алма кебек кызлар иде бит, алма кебек – патшага ярарлык кызлар! 

 Зарифә күпер төбенә килеп җиткәндә, иренең мәете янына җыелган җиде-сигез ир-ат, берничә хатын-кыз аңа юл бирәләр. 
– Әхми! – ди хатын тыны кысылып.
Зарифәгә, ичмасам, сыңар тапкыр сукмаган, тавыш күтәрмәгән ирнең маңгае кан белән укмашкан, чырае, куллары агарып киткән. 
– Әхми, җаным! – дип, хатын иренең боз кебек салкын кулларына килеп ябыша. – Ник, нигә болай эшләдең инде? Әллә Әхмине кызганудан, әллә үзенең тол калып, Җиһангир белән бергә буласын уйлап, хатынның битеннән ике бөртек яшь тәгәрәп төшә. 

Әхмине шул көнне үк җыештырып-юыштырып җирлиләр. Әхми дип өзгәләнеп килер кешеләре юк, ерак кардәшләре дә авылда бер-икедән артмый торган ирнең өзелеп калыр кешеләре булмагач, мәетне озак тотуның фәтвәсе юк. Әхминең җеназасын алып чыгып барганда, Сабир мулла хатынга ашарлык булып карап куя. Бу карашта: «Син хәзер тол калдым дип, минем малайга ябышасы булма, измәңне изәрмен, авылда торырлыгыңны калдырмам!» – дигән кисәтү ярылып ята. Сабирның усал карашыннан Зарифә куырылып килә. Аның әле өйдән чыгып китмәгән тирә-күрше алдында акланып: «Әхминең үлемендә минем ни гаебем бар?» диясе бик килсә дә, телен аркылы тешли, дәшмәүне кулайрак саный. 

Бары чабатачы Садри гына кызын аркасыннан кагып: 
– Ялгызың яшәмәссең, анаң да чирләп тора, кире үзебезгә кайтырсың, – ди. 

Хатын әтисенә күтәрелеп карый. Садриның күзләренә «менә төшәм, менә төшәм» дип торучы яшь тамчылары тыгылган. Зарифә ни актан, ни карадан бер сүз әйтми, аннары ишек төбеннән сулы чиләк белән мунчала алып, идән юарга тотына. Инде бу йортта эшне беткәнгә санап торган кешеләр акрынлап чыгып китәләр, тик күрше хатыны Мөнирә генә чыгып бара торган җиреннән тукталып: 
– Зарифә, чәй эчәргә үзебезгә керерсең, бер көйләгән чәй табыны барыбызга да җитәр, – дип сүз ката. Карап торган кешегә Зарифәнең идән мунчаласын бөтен көченә сыгуыннан йөрәге ничек сызуын аңлап булырлык, тик өйдә мич астындагы ялгыз чикерткәдән гайре җан иясе күренми. 

Йортта кабер тынлыгы. Кояш инде офыктан йокыга чумгач: 

– Тыныч кына яшәсә ни була иде Әхми шәүләгә? – дип, ишекне каерып ачып, берни булмагандай, өйгә килеп кергән Җиһангир Зарифәне бераз аптырашка калдыра. Зарифә ятарга урын түшәп торган җиреннән иргә таба борылып: 
– Мәет турында бүген булса да начар сүзләр сөйләмик, Җиһангир! – ди. 
– Ярар, ярар, синең ул уҗым бозавың дөньялыкта гына түгел, тегендә баргач та шул җәһәннәм капкасына каравылга гына яраячак, кызганып торган буламы, исән чакта кызганырга булган! Мендәреңне кабарта төш, бүген синдә генә куна калам, – ди гөбедән чыккан тавыш. 
– Җиһангир, нинди куну, мине санламасаң, хет мәетнең рухын хөрмәт ит. Ир, Зарифәнең кулындагы мендәрен сәкегә ата да, хатынны үзенә таба тарта. 
– Юк, Җиһангир, кайт бар өеңә! 
Зарифә өйнең урам як тәрәзәләренә карап куя. Пар тәрәздән, әйтерсең лә, Әхми күзләре карап тора кебек тоела аңа... 

 ***  

Күрше авыл танышларыннан ишеткән маҗаралы хәлләр, шул вакыйгалар эчендә кайнаган танышлар Сарыгөлнең күз алдында, гүя, терелеп, кабат яши башлыйлар... Сарыгөл дус кызы Вәсиләне дә, аның әнисен дә, әбисен дә күргәндәй була. 

... – Нәрсә боргаланган буласың, Зарифә? Бүген чыгып китсәм, башка килмәскә дә булдыра алам, авылда хатын-кыз бетмәгән! 
– Җиһангир! 

Зарифәнең бугазына төер тыгылды. Шушы кансыз, тәкәббер ирме аның яратканы?! Мәчет каршындагы мәдрәсәдә ничек балалар укыта икән бу? Каннарын эчә торгандыр ул аларның?! 
Ир Зарифәне ничек үзенә тартып китергән булса, шундый ук тизлек белән хатынны сәкегә төртеп аударды да өйнең ишеген тәрәзә пыялалары зеңләрлек итеп каты ябып чыгып китте. 

Үзенең көчсезлегеннән, бәхетсезлегеннән гарьләнеп, Зарифә үксеп-үксеп еларга тотынды. Аңа мич астындагы ялгыз чикертә дә кушылды. Ике ялгыз җан хуҗасын югалтудан тагын да кечерәеп, басылып калган өйнең тынлыгын алып, озаклап елады. 
Төнлә Әхми Зарифәнең төшенә керде. Имеш, Әхми көнгә ике литр сөт бирә торган кәҗәләренә печән чабып кайткан. «Зарифәм, син хәзер чәеңә гел сөт салып эч, туачак улыбыз таза булып үссен, туйганчы имез, яме!» – дип, хатынның чәчләреннән сыйпый икән. Хатын күзләрен ачты. Зарифә ишегалды як тәрәзәсеннән төшкән ай яктысында ирен күргән төсле булды. «Тфү-тфү, булмас, булмас!» – дип, як-ягына төкергәләп алды. Нихәтле укырга теләсә дә, сыңар дога да белмәве сәбәпле, шул төкеренүдән, «Йә илаһым, үзең сакла, йә илаһым, үзең сакла!» – диюдән ары китә алмады. Таң атканчы тол хатынны йокы алмады. Яктыра башлау белән, өс-башына җиңел генә киенде дә ишегалдына чыкты. Нишләптер, күңеле шомланып куйды. «Туктале, Әхми белми әйтмәс, кәҗәкәемне иртәрәк савыйм да берәр чынаяк җылы сөт эчеп куйыйм, хәсрәтләрем азга гына булса да таралып китәр», – дип, сапсыз тустаган белән комганны алып сарайга таба атлады. 
Комганны җиргә куеп, сарай ишеген ачып җибәрүгә хатын өнсез калды: кипкән печән өстендә күк кәҗә хәрәкәтсез ята иде. Зарифәнең кулыннан тустаганы төшеп китте. Кәҗәсен кузгатырга тырышып, хайванның муенына сарылды. Йортта ире Әхмидән калган бердәнбер байлык – шушы күк кәҗәнең тәне әле суынырга өлгермәгән, кулларны иркәләүче мамык йоны җылымса иде. 

 Күргән манзарадан нишләргә белмичә Зарифә кычкырып җибәрде: 
– Әхми җаным, үзең генә түгел, кәҗәбезне дә алып киттең? Нигә? Минем гөнаһларым өчен рәнҗүеңме, Әхми? – дип, үз-үзенә сөйләнде хатын. Төшенә бер дә юкка кермәгән икән ире. Әллә соң ачуыннан Җиһангир берәр нәрсә биреп калдырдымы икән? Юк, юк, булмас! Бер сәбәпсез хайванны рәнҗетмәс! 

Әле алдагы төнне генә дәрте чамасыз ташып, сәкедә ят ир белән аунаган Зарифә тәүлек эчендә ирсез дә, кәҗәсез дә калды. 
Авылда яңа оешып килгән «Коммунар»га ничек керер икән Зарифә, бирер малы юк бит! Ялгызы йортны тарту да авыр булыр. 
Хатын кысыр гына үлән чәен эчеп куйды. «Их, Әхми, Әхми, никләр генә болай үзеңне харап иткәнсеңдер?! Җиһангир миңа барыбер өйләнмәс инде. Мөәзин кызын аерып җибәрә алмый бит ул, атасына каршы барса, көн итү авыр булачагын аңлый бит ул! Әгәр әткәйләргә күченсәм?» 
Зарифә бирнә булып килгән вак-төяк тастымалларын, ике сөлгесен, кияү бүләге итеп Әхми биргән ситсылыкны бер төенчеккә төйнәде дә, әтиләренә менеп китте. 
Чабатачы Садри Шонгаты базарына җыена иде. Җил капкадан төенчек күтәреп Зарифә килеп кергәч, ир бераз аптырап та калды. 

 – Әткәй, мин килдем. Әхми йортында кала алмыйм... Бер көн дә... Тыным кысыла... Йортны теләсәң нишләт, бәлки базарда берәрсе белән килешеп кайтырсың? 

Садри кызына күтәрелеп бер карады да, үргән чабаталарын иңбашына салып, базарга кузгалды. 
Атна-ун көн эчендә Әхмидән калган агач йортны Садри базарда килешеп кайткан күрше авыл урысы сүтеп алып китте. Кечкенә сараен Садри утынга турады. Шулай итеп, Әхминең йорты урынында пар каен гына утырып калды. Әхми сыңар кәҗәсен генә түгел, Зарифәнең әнисен дә үзе артыннан ияртте. Хатыны үлгәч, Садри бетереште, биреште: көненә өчәр пар чабата үрә торган кеше, атнасына өч-дүрт пар белән чикләнде. Садриның чабаталарын яратып алалар иде. Чабата үргәндә, кулы кулга йокмый аның. Җиде юкәдән дә, тугыздан да үрә иде Садри чабатаны. Зарифә авыл кызлары арасында иң матур – уникедән үргән кунак чабатасы киеп йөрде. 
Зарифә аталары йортына күченгән, Җиһангирның бәхете екты: ул ике хатынны бер итеп яши башлады. Шакирә белән Зарифә икесе дә бер үк көнне тулгак ачысын кичереп, икесе дә кыз бала тапты. Айгыр Җиһангир моңа шатланмады: «Ике җүнсез, икегезнең бере малай таба алмады, малай табардай кыз эзләргә булыр болай булгач», – дип, үзенә карап торган Зарифәнең бала имезеп торган чагында баласының йөзен ачып карады да башка сүз әйтмичә өйдән чыгып китте. 

Авыл өстендә хәбәр таралды. Таратучы кендек Сафура әби иде: 
– Кызларны әйтәм, Шакирәнеке дә, Зарифәнеке дә тач каплаган да куйган Җиһангир! Менә бит ә, айгыр дисәң дә айгыр бу Җиһангир: муллалыгына бара, ике хатын белән яши! 

Авылга Җиһангирның кикриген шиңдерер көннәр килде. Илдә муллаларны, байларны күпләп Себергә озата башладылар. 
Зарифәнең кызына исем кушкан көнне, эчендә нәфрәт төтенләсә дә, Сабир мулла чабатачы Садрига йомшарып сүз кушты: 

– Карале, кем, Садри күрше, йорт-җирне чит-ят кешегә калдырганчы, әллә кызың белән сез генә кереп каласызмы? Ни бит, исән-сау булып кабат туган якларга кайтырга насыйп булса, үзебезнең кеше булсын дим, Зарифәнең дә куллары эш рәте белә, йортны карап торыр, аннары, яшерен батырын түгел, Гарифә дә чат безнең Җиһангир кебек бит – үзебезнең кан! Менә кичкә Җиһангир волостьтан кайтып җитүгә, никах укырмын үзем. Авылга чыгармый-нитми генә, онык зинадан туган булмасын инде. Алла каршында дим. 

– Ярар, мулла абзый, укырсың, – диюдән уза алмады Садри. Сабир мулла сүзендә торды: кояш шәфәкътан инде бөтенләй төшеп бетәм дигәндә, улы Җиһангирны ияртеп, Садриларга килеп тә керде. Почмак якта йөзен яулык чите белән каплап торган Зарифәне аптырашта калдырып: 

Утыр сәкегә, Җиһангир, син дә утыр. Кая, кем Садри туган, баланы да китер әле монда, – дип, Сабир мулла кабык бишеге белән Гарифәне дә Җиһангир янына куйдыртты. Аннары улына текәлеп: 
– Кыз синекедер бит?! – дип сорап куйды. Җиһангир бер Садрига, бер атасына карап: 
– Минеке, әткәй, кемнеке булсын тагын?! – дип җавап кайтарды. Йортта бер минутка гына кабер тынлыгы урнашты. 
– Синеке булса, менә шул: безнең онык зинадан туган булырга тиеш түгел! Түгел, ишетәсезме?! Оныгыбызның ата-анасы никахлы булырга тиеш. Шулчак өй ишеге ачылып китеп, анда кечкенә төенчек тоткан Сатирә керде. Садри урыныннан сикереп үк торды: 
– Әйдүк, Сатирә абыстай! 

Сатирә, борынын җыерып кына, өй эчен күздән кичереп: 
– Таң белән юлга кузгаласы булмаса, мәңге дә чабатачы йортына баш иеп керәсе кеше түгел идем, – дип мыгырданды. Абыстайның холкын шәйләгән ире, хатынны ничек бастырырга кирәген яхшы белә: 
– Чәпчемә, без китсәк тә, кендек каныбыз тамган җирдә оныклар калачак. Мәһәргә Зарифәгә көмеш йөзегең бирерсең.  

Сабир мулла хатынына шундый төксе итеп карады – тегесе шым булды. Зарифә белән Җиһангирның ризалыкларын сорагач та, чират мәһәргә җитте. 
– Зарифә, син Сатирә абыстаң биргән мәһәргә ризамы?  

Мулла, сүзен әйтеп бетердем генә дигәндә, йорт ишеге ачылып китте. Ишек төбендә ак ситсыга чорнап кызын күтәргән Шакирә күренде. Сабир, килененә «утыр» дигәндәй, ым кагып алды да авыз эченнән генә никах хөтбәсен укыды. Мулланың башлаган һәм тәмамлаган сүзләрен генә ишетте Зарифә: 

– Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдү лилләһи мүйәссириль ...... ......сүнәнил әнбийәәәи үәл мүрсәлиин. 

Сабир, шым булган йорт тынлыгын бүлеп, соңгы карарын ишеттерде: 
– Талашып-нитеп торасы түгел. Шакирә иреннән калмый, иртән безнең белән бергә юлга чыга. Безнең нигезгә Садри белән Гарифә оныкны алып, Зарифә кереп калыр.  

Онык сүзен ишетеп, Шакирә нидер әйтергә дип урыныннан күтәрелә башлаган иде, Сабир мулла киленен шундук туктатты. 
– Әйдәгез, әле җыенасы да бар. Сүземне барыгыз да ишетте, кабатларга яратмыйм, – дип, ир ишеккә юнәлде. 

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=8054

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әдәбият - әдәб сүзеннән алынган. Дөрес, тормышта бардыр мондый котсыз күренешләр. Тик мин бу күренешләрне әдәбият мәйданына чыгару яклы түгел. Дөрес әсәр бик талантлы автор тарафыннан елатырлык итеп язылган , мавыктыргыч әсәр. Тик алга таба китабыгызны чыгарганда бу хикәягезне кертә күрмәгез зинһар. Калсын шунда интернет сәхифәләрендә генә. Рәфыйк Шәрәфиев укыган булса котсызлык реализмы дип атамый калмас иде. Мин дә шулай уйлыйм. Сезнең бутән матур әсәрләрегез дә бар бит. Зинхар гафу итегез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Э мин дереслек ягында. Шундый эшэкелэрне ничек жир кутэрэ? Шул ,,мулла"нын вэгазьлэрен тынларга мэчеткэ баручы булдымы икэн? Нигэ авылдан кумаганнар аны элегерэк?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сезнен бу эсэрегез биктэ гибрэтле .Рэхмэт сезгэ .Сезнен хэр язган эсэрлэрегезне кетеп калам .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хөрмәтле укучыларым!Мин фикерләрегез белән килешәм.Әдәпле әдәбият кирәген дә аңлыйм,әмма күңелемә каршы барып язасы иттем ..Мин ул хәлләрне 3 ел башымда әвәләдем,фикерләрем сугышты...Авыр хәлләр...Бүгенге заманда тамыр җәйгән әшәке күренешләрнең тамыры тирәндә булуын башкалар да күрсен иде дигән теләгем җиңеп чыкты.Әгәр минем кечкенә генә бу хикәямне әдәпсезләр рәтенә кертергә теләүчеләр булса,татар халкының классигы Гаяз ага Исхакыйның "Теләнче кызы"романына,"Кәләпүшче кыз"ына ни диярсез икән?!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мин сезнен белэн килешэм Голнур ханым.

            Хәзер укыйлар