Логотип
Проза

Моңлы сәгать. № 1.

Әсәрдән өзек

I.
Килдебәк мөгаллиме Фәһим волость авылы Арпаязга төрле мәктәп йомышлары белән барган иде. Рәистән керосинга рөхсәт алып чыгып килгәндә сельпоның алгы зур бүлмәсендә зир хәлфәне күреп мөгаллим гаҗәпләнде. Чөнки кичә мәктә очрашканда хәлфә абзый хакта ләм-мим берни дә әйтмәгән иде.
— Исәнме, Назир абзый! Ка-син дә килергә уйлагансың икән— диде.
Хәлфә кулындагы озын каракуль бүреген сыйпаштырып бераз көтебрәк кенә җавап бирде.
— Килеп чыгасы иттем    әле...
Вак-төяк йомышларым бар...— дигән булды.
Ләкин ул «вак-төяк» артыннан гына йөргәнгә һич тә охшамаган иде. Хәлфә абзаң бәйрәмдә генә кузгала торган камалы тунын, чуар Кукмара итеген кигән, муенына ма-к шарф,    биленә билбау    ураган,  сакал-мыегын да пөхтәләп төзәткән... Туйга килгәнмени! Стеналы    алтын    битле    сәгатькә күзе  төшкәч кенә    аңлады     Фәһим. Әнә нәрсә икән! Моннан ике-өч ел элек теге    «вәкил» алып    киткән «моңлы сәгатьне» тыңларга килгән икән карт    хәлфә!Кызы    Ләйлә  сөйләгән иде: ул затлы сәгатьне әниләре яшь хәлфәгә кияүгә чыкканда бирнә итеп    алып    килгән    икән. Зөфаф кичәсеннән башлап бу сәгагь аларның яшь мәхәббәтләренә үзенең моңлы тавышын да өстәп, ничә еллар буена тормышларын ямьләндереп торган. Әтиләре бик нечкә күңелле кеше икән, сәгатьне алып киткәч, аны бик юксынган, һич оныта алмаган. Ачлык елны иләре тиф хастасыннан вафат булгач, бу юксыну тагын да чәйгән. Хәлфә шушы сәгать моңын тыңларга хәтта Арпаязга махсус килә торган булган.
Хәлфәне уңайсыз хәлгә куймас өчен, Фәһим аны-моны белмәмешкә салынды.
— Ярар, мин бераздан әйләнермен әле. Бәлки бергә үк кайтырбыз...— дип үз эше белән чыгып китте.
Яшь мөгаллим белән монда очрашуны хәлфә үзе дә өнәп бетермәде. Бик кадерле сер ачылган кебегрәк килеп чыкты бит әле бу. Сәгать сукканны тыңларга килү аның үзе генә белә торган йөрәк сере ләбаса; бу моңлы тавышның ләззәтен ул үзе генә аңлый, аның бәгырьләргә үтеп керә торган тылсымлы тәэсирен бер үзе генә сизә. Шуңа күрә, ул монда мәрхүмә Җәмиләсе белән очрашырга килгәндәй зарыгып, газиз истәлекләрен яңартырга, рухын баетып кайтырга килә иде. Ә бу егет... Ай-Һай! Ничек аңласын икән ул андый нечкәлекләрне? Сугышларда булып, бик күп    кан коюларда катнашты хәзерге яшьләр. Аларның бәгырьләре кырыслангандыр. Әллә сизә ул андый нәза-кәтьне, әллә көлеп кенә карый. Хода белсен...
Бик нечкә сиземләү иде бу. Стенада эленеп торган алтын битле сәгать белән хәлфә берсенә-берсе һич тә чит-ят түгел, алар арасында үзләре генә белә торган нечкә хисләр җебе сузылган иде. Карт хәлфә сәгатьне туган йортыннан вакытлыча гына    аерылып торырга мәҗбүр булган гаилә әгъзасы итеп күрә, килеп керүгә, башкалар сизмәслек итеп кенә аңа баш июе, чыгып киткәндә хушлашуы да, сәгатьнең нәкъ кар-шысына килеп утыруы да юкка гына түгел. Бу сәгатькә аның Җәмиләсенең халәте рухиясе сеңеп калган да, ул ни булганны һәммәсен белеп, искәреп торадыр,    сәгать суккан тавышта Җәмиләнең дә моң-зары, уй-хисләре бардыр шикелле.
Унике тулар алдыннан хәлфә сәгатькә ым какты.
— «Әһә, чирек сәгать мөддәтең бар икән әле!»— диде.
Хәлфә гадәттә вакытның бер генә сулышын да гамьсез, уйсыз-фи-керсез әрәмгә генә уздырмый иде.
Яныннан үтеп-сүтеп бер бүлмәдән икенчесенә кереп-чыгып йөрүчеләргә игътибар итмәстән, күзен йома төшеп күңеленнән мөнәҗәт әйтергә кереште:
Сыңар канат, сыңар канат,
Бер коелса, чыкмый кабат;
Ташлап китте бер канатым, Түземлекләр бирсен бер хак.
Кыр казлары булды башым, Серләшергә юк сердәшем;
Нишлим инде ялгыз башым, Сабырлык булсын юлдашым...

II
Назир хәлфә юаш дип әйтерлек ифрат    басынкы табигатьле кеше иде. Аның үз гомерендә кешегә түгел, хәтта хайванга да тырнак белән чиерткәне дә булмады. Аның мәктәбендә каеш, камчы да сызгырмады, тал чыбыгы да чыжылдамады. Хәлфәнең тыныч холкы, ягымлы теле камчыдан    көчлерәк    тәэсир итә иде.
Әлеге сәгатьне һич сәбәпсез тартып алулары    бервакыт хәтта шушы тыныч кешене дә чыгырыннан чыгара язды.
Революциянең    беренче еллары иде бу. Авылның сатучысы белән ике тегермәнче, тугымчысын ярлылар белән «тиңләштереп» йоннарын «кыркып»    чыкканнан    соң, шунда берочтан хәлфәгә дә сугылдылар.
Көтелмәгән хәл иде бу. Өенә һич таныш булмаган бер кәтүк кенә кеше пүнәтәйләр белән рөхсәтсез-нисез басып кергәч, хәлфә бик гаҗәпләнде.
— Сабыр, җәмәгать, аңлашыйк, мөгаен хатадыр бу!— диде.
Әмма Арпаяздан җибәрелгән бу табак битле, тәбәнәк буйлы кеше наган таккан бил каешына кулларын кыстырган хәлдә, борынын чөеп кенә сөйләште.
— Ниткән хата?! Нигә юк белән матавыклыйсың? Назир хәлфәме син?
Карт хәлфә башын игәләп аның каршысына килеп басты.
Әйе, әйе, нәкъ үзе! Хәлфә булам мин, хәлфә! Кибетче дә, тегермәнче дә түгел, ындыр артында өч-дүрт кибәне череп утырган карабай да түгел. Юк! Шөкер, гомере буена сабыйлар укыттым. Хәлфә мин, мәгърифәт хадиме!
Ишек янында кыюсыз гына басып торучы пүнәтәйләр: «Әйе,    әйе, хак сүз!» дигәндәй башларын игәләп тордылар. Әмма вәкил, аларга игътибар итмәстән хәлфәгә бармак янады.
- Шалиш! Хәлфә генә түгел! Кара, Җамалый, ничек посып ка-а чамалый! Хәлфә булгачын-алайсам, нишләп азан кычкырдың, җеназа укыдың, «фидия  козгыны» булдың?!
Назир хәлфә очлаеп төшкән кө-сакалын сыйпаштырып хәтта көлеп җибәрде.
Барәкалла! Шул да булдымы  гаеп? Яңа властька моның нәрсәсе ошамый? Мәзин авырганда гына ул, картлар үтенүе буенча гына. Өмәгә чыккан шикелле генә! У
Бу картның аны сүз саен ахмакка калдыра баруы вәкилнең кытыгын китерә башлаган иде инде.  Шунда кинәт аның авызы ып китте. Бактың исә, эленеп торган чалмага күзе төшкән икән.
- Әһә!— диде ул чалманы күрсәтеп.  — Тәти кош аягыннан эләгә! Ә бу нәрсә?
Хәлфә аптырап калды.
- «Нәрсә» дип... бик мәгълүм ә инде, бүрек шикелле үк баш киеме! Үзбәкләр, таҗик-әфганнар эшкә    дә чалма киеп йөриләр. 
Авылларга чыгар алдыннан уздырылган кайнар митингта «байлар, тегермәнчеләр, сатучы-җыен мулла-мунтагай — бөтенесе  чит элемент!..» дигән сүзләр аның колагына чалынып    калган иде.  Аларга нык торырга, сыйнфый дошман хәйләсенә бирелмәскә куштылар. Ул чалмага ишарә итеп күзен дә йоммыйча:
- Син мулла-мунтагай чутында йөрисең!— диде.
Назир хәлфә башын чайкап үзалдына офтанып куйды. «Авыл саен я мәдрәсә, я мәктәп яшәп килә. Кайчаннан бирле укытабыз! Үкенеч, күчәнбашлы наданнар һаман тулып ята!..» дип уйлап алды. Шулай да бу бәндәгә тагын сүз салып карыйсы итте.
— Кара әле, кем дип әйтим, иптәш...— дия башлаган    иде, әлеге тәбәнәк аны ярты сүздә бүлдерде:
— Ниткән «иптәш» булыйм мин а? Мин — уполномоченный! Белдеңмеме? Уполномоченный! Ә син?! Син кем?..
Карт хәлфәнең хәтта төсенә кадәр үзгәрде. Шушы яшенә җитеп аның белән берәүнең дә болай тупас сөйләшкәне юк иде әле. Пүнәтәйләр — аның элекке шәкертләре, уңайсызланып читкә карадылар. Хәлфә, тамагын кырга-лап, тагын әйтеп карады.
— Карагыз әле, вәкил иптәш! Мин газеталарны укып барам. Революция башында бөтен дөньяга танылган зур гакыл ияләре тора, сәясәт осталары! Минем белүемчә, аларның тәгълиматында халыкларның гореф-гадәтләре һич тә инкяр ителми. Хәтта, киресенчә, халык...
Вәкил түземсезләнеп кашларын җимерде.
— Кыскарак,    кыскарак! — диде.
— Мин әйтәм, киресенчә, революция нәкъ халык мәнфәгатен күздә тотып, халыкны кайгыртып ясалды да!..
Билгеле, хәлфә сүзләренең күбесен вәкил аңламады. Тик ул шуны бик яхшы сизде: әгәр бәхәсләшә башласа, хәлфә аны «эһ» тә итмичә сырты белән салачак. Шулай янтавына наган тагып йөри торгач, вәкил көчле булуның чын ләззәтен күптән татыган иде инде. «Байның авызы кыек булса да сүзе туры» диләр. Шуның шикелле. Янтавыңда наганың бар чагында, ни әйтсәң дә килешә. Әйе! Ул хәлфә кар-шысында бүксәсен киереп йөренгәләде дә:
— Менә син үзең хәлфә дисең инде! Беләсеңме эрвалүтсиянең төп жур-насы нәрсәдә?— дип сорады.
Никадәр кәефе кырылган чак булса да, хәлфә мыек астыннан елмаймыйча түзә алмады.
— Хуш, фаразан, ишетеп карыйк!
— Бөтен искене гүпчи себереп түк, гел яңача яшә, яңача! Белдеңме? Менә нәрсәкәй ул эрвалүтсия!
Хәлфә елмаеп пүнәтәйләргә ым какты.
— Алай дигән белән дә, искенең дә ниндие юк?! Бар искенең, син әйтмешли, себереп түгә торганы, бар аның яши торганы! Мәсәлән...
— Я, я, сайрап кара!
Бу кәрләнең, кулларын бил каешына кыстырып, эшем кырган бәндә сыман арлы-бирле йөренүе көләсене китерә иде. Әмма... нихәл итмәк кирәк, түзәсең инде.
— Иске дигәннән, менә син, тәкъсир, мәет күмүне гаеп санадың. Аны бит мин уйлап чыгармаган, әйеме? Ул безнең борынгы бабаларыбыздан ук калган йола. Мәетне һәр халык үзенчә күмә. Мәет яңачаны көтеп тора алмый лабаса, аны сөяп утыртып булмый, аны көне-сәгате белән җир куенына тапшырырга кирәк! Моның нәрсәсе законга хилаф?
Вәкил бу юлы да баягыча шома гына читкә тайпылды.
— Әһә! Чүтеки җеназа укымадым дип әйтергә батырчылык итмисең, шулай бит?— диде.
— Мин аны яшермим, тик шуны беләсем килә: аның нәрсәсе законча түгел? Мәет күмү халыкның үз эше, үз гореф-гадәте, кадимнән ничек килгән, шулай күмә!
Вәкил үзен стенага китереп терәүләрен абайлап кулын гына селтәп котылды.
— Карулашма, бер әйткәнме сиңа — җитте!
Волость башкарма комитетында байлар малын конфискацияләргә вәкил итеп расланганнан бирле Кәтүк Сәмикъ каршы әйткәнне күтәрә алмый башлады. Революциягә кадәр авылның җәмәгать җыеннарында Сәмикънең урыны гел ишек янында була торган иде. Ул киңәш-табышка катнаша алмый, менә шушы хәлфә шикелле атлы-тунлыларның, хәллерәкләрнең җилкә тамырларын гына күреп кайта торган иде. Ходай тәгалә Сәмикъне буй-сын чутыннан да бик кимсеткән. Кәрлә дип аны дисвительныйга да алмадылар, кырык яшенә тикле өйләнә алмыйча интекте. Кыскасы, Кәтүк Сәмикъ гомере буена зур гәүдәле чибәр кешеләрдән, хәллерәк бәндәләрдән көнләшеп, үзенең Кәтүк дигән кушаматыннан хурланып яшәде. Ялкау Сәмикъ дигән кушаматы да телдә йөри иде. Тик әле Герман сугышы бетәр алдыннан берәр ел чамасы шахтада эшләп, билен каймыктырып, шулай да «шахтер» исеме ияртеп, күкрәгенә фонарь элеп кайтканнан соң гына аны кеше арасына кертә башладылар. Бу эшкә дә аны шул «чистый пролетарий» булуын истә тотып кына билгеләделәр. Билгеле, Сәмикънең башы күккә тиде. Шулай ул, дөнья куласа... әйләнеп килә дә бер баса. Бер елны бүдәнә симерсә, икенче елны көртлек симерә. Менә хәзер ярлы-юксыллар заманы. Бик шәп кенә безнең кубызга да биеп карасыннар әле!..
Тик менә монда гына эшләр хөрти.
Сәмикъ-вәкил идән уртасына басып уйга калды. (Мандат кесәсендә булганлыктан, ул башкалар белән киңәшеп вакланмый, һәммәсен дә үз башы белән генә хәл итә иде.) Ничек ерып чыгарга бу чәнчелеп кит-керене? Әләкче язуына ышанып ялгыш керелгән бит, чукынчык! Бу хәйләкәр төлкенең мәет күмгән өчен генә мамыгын йолыксаң, тавыклар көләр! Җитмәсә, бик телле күренә, жалу бирсә, көт тә тор, мандатыңнан да колак кагарсың! Шул тикле зурдан кубып, пүнәтәйләр белән кереп, бөтен авылны сасытканнан соң буш кул белән чыгуы да ыстырам. Нишләргә?
Шулай баш ватып торганда, җитмәсә, олаучысы җенне чыгарды. Ишектән башын тыккан да кычкыра лабаса!
— Кем, палнамучный иптәш, минем тәүлегем дә тулды, айгырымның да ашарына бетте. Мин китим инде, булмаса, ә?
Аяк тибеп кычкыруга, анысының авызы томаланган иде дә, бу төенне ничек чишәргә?! Кем бу кәҗәсакал, канса кәнис?! Мулла-мунтагай дигән пичәт икеле-микеле. Сатучы түгел, хезмәтче тотмаган, иске кибәннәре дә череп утырмый, аты да бер генә...
Нәкъ шул чакны түрдәге стенада бөтен өйне шыгырдатып ниндидер яңгыравык тавышлы сәгать суга башламасынмы! Бөтенесе, колакларын торгызып, шаккатып калдылар. Сәмикъ үз колагына үзе ышанмыйча сәгатьнең янына ук барып тыңлады. Үзенең гере дә юк, шулай да йөри! Йөри генә түгел, чиркәү кыңгыраулары шикелле бик шәп иттереп суга да! Сәмикъ яхшы хәтерли, хәтта Станавай пристефтә дә юк иде мондый затлы сәгать! Сәмикъ шаккатып телен чарлатты.
—Һа! Менә әкәмәт!
Ул сәгатьне төрле ягыннан карап әйләнде.
— Ничә тәңкәлек бу шыңгырдавырдавыгың?
Назир хәлфә, нидер сизенеп, сәгатькә якынрак килеп басты.
— Аның бәһасе юк. Акча аның янында чүп кенә! Җәмәгатемнең миңа алып килгән бирнәсе ул.

Ул арада Сәмикъ күңеленнән чутлап та өлгергән иде инде. Сәгать бите тоташ алтыннан булса — үзе ике ат бәясе. Абзарда бер ат, мондагы ике белән буладыр өч ат!
Аннары Сәмикъ, биленә таянып, өй җиһазын барларга тотынды. Алтын я көмеш белән язылган шәмаилләрне, челтәрле тәрәзә пәрдәләрен, калайланган сандык өстендәге яшел, зәңгәр, алсу төстәге түшәк, ястык, мендәрләрне карап әйләнде. Мич буендагы аяклы тегү машинасына да күз салды. Ниһаять, янәшә торган ике китап шкафы янына килеп туктады. Күн белән тышланган калын-калын басма борынгы кулъязма китапларның күплегенә, затлылыгына шаккатып башын чайкап куйды.
— Вәт мал кайда ул! Боларның эерсе-берсе шәт берәр сарык бәясе торадыр! Шулаймы, хәлфә?!


рәсем: Илдар Әхмәдиев
дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5173

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар