Логотип
Проза

Мәхәббәт бар ул...

Хикәя (журнал варианты)

Ул аны башта танымады. Башына йөнтәс бурек, өстенө кайры тун, аягына киез итекләр кигән, бөтен кыяфәте сала кешесе икәнен ишарәләп торучы агайны күргәч, аптырабрак калды. Агай исә, төенчеген утыргычка куеп, ике кулы белән күрешергә сузылды. «Хәл-әхвәлләрең ничек, Кәримә, савыгасыңмы инде?» Бу тавыш Кәримәгә таныш иде, әмма ни тырышса да таный алмады. Агай үзе ярдәмгә килде: «Зөфәр мин, авылдашың...»
Әйе, әйе икән ләбаса! һай, картайган.
– Исәнме, Зөфәр! Нинди җилләр ташлады сине болай? Искә-төшкә кермәгәндә дигәндәй. Бүген очрашу көне дә түгел, ничек керә алдың?
Зөфәр елмайгандай итте:
– Авыл кешесен кертми нишләсеннәр?! Үзеңнең хәлең ничек?
Көтелмәгән очрашудан Кәримә югалыбрак калды, йөрәге кыскандай итте. Күптән күрергә кирәк иде ич аңа Зөфәрне. Яшьлек дусты Зилә өчен аннан бәхиллек сорарга тиеш иде. Үлем түшәгендә яткан Зиләгә сүз биргән иде бит. Гәмерләре үтеп бара, аның әле һаман вәгъдәсен үти алганы юк.
– Хәлем ярыйсы, Зөфәр. Соңгы вакытта йөрәк кага. Шуны бераз игә китерәсе иде дип тырышу...
Икесе дә тынып калдылар. Кәримәнең күз алдына туган авылы килеп басты. Әнә, язларын бик иртә кардан ачыла торган Тугай таулары, шифалы сулы Тегермән чишмәсе, Шушма буйлары, әрәмә — болынлыклар. Әнә, каядыр еракта зәңгәр күзләреннән нур бөркеп дусты Зилә елмаеп тора.
... Кулына шприц тоткан шәфкать туташы узышлый, сөрмә тарткан күзләрен сирпеп, Кәримә белән Зөфәргә карап алды. Зөфәр күтәрелеп тә карамады. Ул, бүреген ике куллап тотып, тезләренә таянган да уйга баткан. Кәримә аның җыерчыклар телгәләгән саргылт йөзенә, сирәгәйгән чал чәчләренә, тамырлары беленеп торган ябык кулларына игътибар итте. Аңа хәзер ничә яшь икәнен чамаларга тырышты. Алтмышка җитеп килә булыр. Ник болай бетеренде икән?!
Кәримә аны соңгы кат кайчан күрүен исенә төшерде. Ялгышмаса, Кәримә җиденчене тәмамлаган елның җәендә иде. Әтиләре, ир-атлар — һәммәсе сугышта. Кәримә инде узган җәй үк колхозда атлы эшләргә йөргән иде. Инде мәктәпкә утынлык агач ташырга куштылар.

Өч чакрым ераклыктагы урманнан агач ташу үзе бер кызык кебек иде. Хәлбуки, колхозның аты арык, язмыштан узмыш юк, дигән кыяфәттә башын түбән иеп, йөкне атлар-атламас кына тарта. Атның юыртуы Кәримәгә кирәкми дә. Ул йөк өстенә җайлап утырып, китап укып бара. Дөнья рәхәте! Кайтып җиткәч тә йөкне үзең бушатасы түгел. Анысы малайлар эше. Төяүне дә малайлар төйи.
Беркөнне тәгәрмәч эзләре белән чуарланып беткән тар урман юлына чыкканда, Кәримә бәлагә тарыды: чәкүшкәсе төшеп, арба тәгәрмәче читкә тәгәрәде. Ары каранды, бире каранды Кәримә. Ник бер җан иясе булсын. Ул хәтта тәгәрмәчне үзе кидертергә дә тырышып карады. Кая инде ул?! Йөкле арбаны кыз бала ничек кузгатсын ди! Шуннан соң агач төяүче малайлар янына китте.
Әле дә хәтерли Кәримә, малайлар башта яткан җирләреннән кымшанмадылар да. Ул чакта Кәримәнең аларга бик хәтере калган иде. Хаклы түгеллеген соңрак аңлады. Бәрәңге шулпасы чөмереп, ачлы-туклы малайларның дәррәү кузгалырлык хәлләре булган диме соң? Шулай да Зөфәр кузгалды:
– Әйдәгез, егетләр, бер тәгәрмәч кидерүдән кулыбыз калмас,— диде ул.

Зөфәр арада иң өлкәне, яренгә, унсигез тулуга, сугышка китәчәк.
Урман юлына чыккан чакта Зөфәр Кәримәдән Зилә турында сорашты. Зиләнең әнисе авырып киткәнгә ул колхоз эшенә йөрми иде.
Очкын чәчеп торган унҗиде яшьлек Зөфәр белән хәзерге Зөфәрне ихтыярсыз чагыштырып карады Кәримә. Я, алла, гомер дигәннәрең! Ник кешеләрне бу кадәр картайта, үзгәртә икән ул?!
Әйтерсең Зөфәр аның уйларын белеп торган: «Иртәрәк картаелды шул, безнең гомергә заманасы шундыйрак туры килде»,— диде.
– Әйтәсе дә юк, Зөфәр, бар иде бит безнең дә яшь чаклар.
– Күптән синең яныңа килергә йөри идем, Кәримә. Әллә ничек кенә узды безнең гомеркәйләр. Әле сине күргәч, кабат Зиләне очраткандай булдым. Бик дус идегез бит сез аның белән. Бәхеткәйләрегез генә булмады. Раббысы аны яшьләй алды, сине менә ялгызлык белән тилмертә.
Зөфәрнең ялгызлык турында искәртүе Кәримәгә ошамады. Ул сүзне Зиләгә борды:
– Бик иртәләде шул Зилә дустыбыз. Егермесе тулар-тулмас дөнья куйды. Үләреннән бер генә ай кала мин аларга бардым. Озак сөйләштек. Ул сиңа тапшырыр өчен миңа зур әманәт дип әйтимме, бурыч йөкләде. Ярый, рәхмәт, килгәнсең әле.
Зөфәр Кәримәгә текәлде.
– Синнән бәхиллек сорады ул, Зөфәр. Сугыштан кайтканыңны көтми кияүгә чыгуына үзен бик гаепле саный иде. Ярата иде ул сине, Зөфәр. «Рәнҗемәсен Зөфәр миңа, бәхилләсен, күр син аны, тапшыр гозеремне»,— диде.
Зөфәр башын игән килеш бер ноктага текәлеп утыра бирде. Зөфәрнең битеннән, тирән сырларны ерганак итеп, терекөмештәй эре яшь бөртекләре тәгәри иде. Зөфәр кул аркасы белән күзләрен сөртеп, карлыккан тавыш белән сөйләп китте:
– Кәримә, килүемнең сәбәбе — синең хәлеңне дә белим дидем, әйтәсе сүзләрем дә бар. Үзем гаепле мин Зилә алдында, үзем гаепле. Аны ире абыйларына кире кайтарып куйган чакта мин авылда идем әле. Сугыштан кайткан гына чак, аны оныта алмыйча башны кая куярга белми, бәрелеп-сугылып йөргән чаклар иде. Ничә тапкырлар омтылдым мин аның янына барырга, баласы белән үземә алып кайтырга. Әллә нинди шайтан тыеп торды. Шул безнең канга сеңгән тиле горурлыктыр, мөгаен. Имеш, аңа гафу юк. Имеш, балалы хатынга өйләнү хурлык. Хәзерге акылларым булсамы? Сугыштан кайтуга ук иреннән аертып алып кайтасы булган. Абыйларының көчләп бирүләрен, ире белән начар торуын, сагынуын, саргаюын сөйләгәннәр иде ич. Һич кенә дә үземне гафу итә алмыйм. Минем яшьләргә васыятем шул, Кәримә, һәммә эштә горурлык булсын, әмма яраткан кешеңне гафу итү-итмәү мәсьәләсендә аек акыл кирәк икән. Ире кайтарып куйгач та үземә алып тәрбияләгән булсаммы, терелтә идем мин аны. Болай гомерлек үкенеч тә калмас иде. Юк, тизрәк урманга качтым. Урманда яшәгәндә дә күз алдымда гел Зилә булды. Шифалы үләннәр җыйдым, урман балы әзерләдем. Урман каравылчысының һәммәсе үз кулында. Урман куышында ялгызым төннәр буе Зиләне уйлап ята идем. Аннары аның вафат булуын ишеттем. Чак акылдан язмадым. Дөнья шулай икән инде ул, Кәримә, тора-бара һәммәсенә күнегәсең. Үлеп яраткан кеше дә ахырда гадәти генә берәү белән кушыла да гомер йомгагын сабыр гына сүтә икән. Мин дә өйләндем. Җәмәгатем дә алай ярамас кеше түгел, балалар да үстердек. Мәсьәлә анда түгел, Кәримә. Күңелемне гомер буе бер корт кимерде: гаепле мин Зилә алдында. Шуңа күрә синең яныңа килүем. Булдыра алсаң, Зилә өчен дә бәхиллә мине. Менә бусы сиңа урман балы. Теге чакта Зилә өчен дип шундый бал хәстәрләгән идем.

Кәримә тәпәнне сакланып кына кулына алды. Әйләндереп сыйпап карады. Тәпән җылы, назлы кебек тоела иде. Кәримәнең күзләреннән мөлдерәп яшь бәреп чыкты. Нидер әйтергә теләде, теле әйләнмәде. Зөфәр аның җилкәсенә кулын куйды да:
– Кирәкми, Кәримә, мин җылаган да җиткән,— диде.
Зөфәрнең күзләренә тормыш чаткысы керде. Гомере буе үзен газаплап килгән уйларын Кәримә белән уртаклашу аны тынычландырып җибәргән иде. Ул бер сулыштан әйтеп куйды:
– Кайберәүләр мәхәббәт юк ул диләр. Бар ул, Кәримә! Зур ул, мәңгелек.
Кәримә ни дип җавап бирергә дә белмәде. Зөфәр аның күңелендәге иң тирән яшерелгән кылларын кузгатты.
– Мин аңлыйм сине, Зөфәр,— диде Кәримә.— Мең кат хаклы син. Әмма теге чакта Зиләне син генә коткарып кала алмаган булыр идең. Бигрәкләр дә саф күңелле җан иде. Шәфкатьсез дөнья белән
көрәшергә дә, яратудан башка яшәргә дә көче җитмәде аның. Урыны оҗмахта булсын.
Кәримәне уколга чакырдылар. Зөфәр ашыгып саубуллашты:
– Дөнья хәлен белеп булмый, Кәримә, әллә тагын очрашабыз, әллә юк. Бәхил бул. Яхшы сүзең өчен рәхмәт. Зиләне күргән кебек булдым. Мең яшә! — диде.
Кәримә аның артыннан карап калды. Ул башын төз тотып, җиңел адымнар белән атлый иде. «Урманда шулай сак басып, җиңел йөрергә өйрәнгән»,— дип уйлап алды Кәримә. Зөфәр аның карашын тойды булса кирәк, баскыч уртасына җиткәч, кинәт борылып кул изәде:
– Син яшә әле, терел! — диде. Зөфәрнең «син яшә әле» дигән сүзләргә нинди мәгънә салуын Кәримә соңыннан гына аңлады. Ашказанын яман чир кимерүен, бу якты дөньяда санаулы гына көннәре калуын, чынында Кәримә белән бәхилләшергә килүен Зөфәр аңа әйтмәгән иде.
Кәримәне төне буе йокы алмады. Соңгы вакытларда ул инде үзенең узганнары, ялгызлык-язмышлары турында уйламаска өйрәнгән иде. Күңеле инде күптән утырган, ялгызлык табигый халәтенә әйләнгән кебек иде. Зөфәр белән очрашу еллар буе бөтен ихтыяр көчен җыеп яуланган күңел тынычлыгын актарып ташлады.

... Зиләнең авыруы турында Кәримә авылга кайткан көнне үк ишетте. Моңа әлләни исе китмәде. Адәм баласы авырмый тормый. Икенче көнне генә дустының хәлен белергә китте.
Зиләләр йорты авылның икенче очында. Шушма яры буйлап барасы. Көн матур. Шәһәрнең тынчу һавасыннан соң башлар әйләнерлек. Балачактагы кебек яр өстендәге чирәмдә тәгәрәп уйныйсы, йөгерәсе килә. Күңеле көр Кәримәнең: институтның тагын бер курсын тәмамлады. Алда аны якты көннәр, башланмаган матур киләчәк көтә. Югары белемле инженер булып та җитешсә, әбисе әйтмешли, башлы-күзле дә булып куйса...
Шушма елгасы Кәримәнең уйлары кебек ашкынып ага. Балачакның күпме истәлекләрен саклый бу елга! Язын ташу карарга җыелулар, җәйләрен бер-береңнән уздырып көненә ничәшәр кат су керүләр. Болынында кичке уеннар. Су буенда үсмәгән бала-чага дөньяның күпме күңелле якларын тоймый, күрми кала.
Кәримә бәрәңге бакчасы аша гына Зиләләрнең ишегалдына узды. Чебиләрен иярткән тавык тынычсызланып, кыткылдап алды. Койма буена өелгән бүрәнәләр өстендә йокы симертүче ала мәче иренеп кенә башын күтәрде.
Биредә һәммәсе искечә, бернинди яңарыш, үзгәреш юк сыман. Өеп куйган шул ук бүрәнәләр, шул ук яшел чирәм. Болдырга илтә торган таш түшәлгән тар сукмак. Йорт алдында ике сирень куагы. Кәримәгә никтер моңсу, ямансу булып китте. Әллә еракта калган балачагын, ваемсыз көннәрен юксынды, әллә алдан сизенү шулай итте. Ул тизрәк Зиләне күрергә теләп, ашыгып болдырга менде һәм кинәт туктап калды. Зилә болдыр идәненә җәйгән урын өстендә ята иде. Көн эссе булуга карамастан, ул иягеннән үк юрган бөркәнгән.
Кәримә эсселе-суыклы булып китте: Зиләнең йөзе сулган, зур зәңгәр күзләре төссезләнеп эчкә баткан. Ул кузгалгандай итте. «И Кәримәкәем!»—дип нидер әйтергә теләде, әмма буылып ютәлләргә тотынды, аннары хәлсезләнеп кире мендәренә ауды.
 – Ни булды сиңа, Зиләкәем, ничек болай авырып киттең әле, тал-таза кеше идең ич?!—диде Кәримә аптырап.
Зилә юрган астыннан кулын чыгарып кулъяулыгын алды. Аның беләге нечкә талчыбыгы кебек кенә булып калган.
– И аллам, сине күрер көннәрем дә бар икән әле, Кәримәкәем! — Зилә яшьле күзләрен сөртте...— Хәлләрем шәп түгел, дускаем, үпкә авыруы диләр миндә. Фәрүк монда кайтарып куясы итте. Чирле хатынның кемгә кирәге бар?
Кәримә аны юатырга теләде, ләкин теле аңкавына ябышты.
– Үзең ничек соң, Кәримә? Тагын да чибәрләнебрәк киткәнсең дип әйтимме? Озакка кайттыңмы? Зилә үз итеп, яратып күзләрен аңа төбәгән.— Рәхмәт инде хәл белергә килүеңә. Синең кайтуны ишетмәгән идем. Күрәсем бик килгән иде сине, кызый. Утыр әле яныма. Сине күргәч, сулышларым иркенәеп киткәндәй булды.
– Ике генә көнгә кайттым, Зилә. Имтиханнарны бирдек, хәзер төзелешкә китәбез. Кәримә аякларын бөкләп, Зилә янына утырды. Аның кайнар кулын учларына алды. Яшьтәшләр булсалар да, Кәримә үзен дусты алдында бала гына итеп сизде. Зилә, әйтерсең, аның уйларын укый иде:
– И Кәримәкәем, син яшь шул әле, дөньяның ачысын-төчесен татымаган. Кыз бала өчен тормыш иргә тигәч кенә башлана икән ул. Менә шулай, башлы-күзле булдым дигәндә генә башың буш, күзләрең сукыр булса, дөньяның яме китә икән... Зилә сүзен очларга өлгермәде, капка келәсе шалтырап ачылды. Ишегалдына томырап торган зәп-зәңгәр күзле бала белән 10—12 яшьлек кыз килеп керде.
Бала Зиләне күрүгә «әннә» дип аңа сузылды.
– Минем улым кайткан, Әнис улым кайткан...
– Әниснең йоклыйсы килә,— диде кыз, үзе баскыч алдында тукталып калды. Баланы баскычтан күтәреп менү аңа авыр иде. Кәримә тиз генә кузгалып, баланы кулына алды. Үзе: «Бигрәк тәти малай икән»,— дип сөйләнгән булды. Баланы кая илтергә, нишләтергә белми басып торды.
– Апа, аны өйгә кертеп, сәкегә яткырырга кирәк. Инәй аны ашатты инде,— диде кыз бала. Малай һаман әнисенә талпына, көйсезләнә иде.
– Кертеп яткыр, Кәримә,—диде Зилә, аннары улына мөрәҗәгать итеп: — Әннә әбәү итә, тәтием, бар, йокла, алтыным, йокла,— дип өстәде.
Кәримә баланы күтәреп, кызчык артыннан иярде. Сәке өстенә баланы ипләп яткырдылар.
– Үскәнем, син Зиләнең кеме буласың?— дип кызыксынды Кәримә.
– Без аларның күршесе, инәй үзе чирли, колхоз эшендә түгел. Әнисне икәүләп карашабыз.
Кызчык баланың өстенә җәймә япты. Ул үзе орчык буе гына булса да кулы кулга йокмый иде. Үзе баланы йокларга яткыра, үзе аны иркәләп сөйләнә: «Йә, менә булды, хәзер без бәлли-бәү итәбез, Бохарага китәбез, җегет булып җитәбез». Малай моңсу зәңгәр күзләрен аңа төбәп тынып калган. Күрәсең, аны кызның беренче генә йоклатуы түгелдер.
Кәримәнең йөрәге кысылды. Шундый таза баланың әнисеннән калып ярты гына ел яшәячәген, шул ук үпкә авыруыннан дөнья куясын Кәримә башына да ки­герә алмый иде әле.
– Малаең бигрәк чибәр икән, Зилә, күз тия күрмәсен, баһадир кебек.
– Сиңа әйтер сүзем бар, Кәримә,—
диде Зилә.— Башка беркемгә дә әйтә алмый торган. Гаеп итмә мине, бик начарга да чыгарма, тәкъдирем шундый.— Чиксез дулкынлануданмы, киеренкелектәнме, аның бит урталары уттай яна иде.— Әле дә ярый син кайткансың. Юкса, соңгы теләгем, сине күрү теләгем, үтәлмичә кала иде. Аллаһы Тәгаләне юк, дип өйрәттеләр безне, Кәримә, бар ул, булмаса, бүген безне очраштырыр идеме? Минем чакыруны тоеп кайткансың син, кызый.
Кәримә дустының сүзен бүлдермәде.

Зиләгә сөйләве кыен, аңа һава җитми, әледән-әле тәкатьсез ютәлләргә керешә, сүзен бүлеп, еш-еш сулыш алып тынып тора.
– Кәримә, син кайчан да булса, барыбер Зөфәрне очратырсың. Хәзер авылда юк ул. Бәхилләсен мине, рәнҗемәсен. Ялгыштым мин. Башларымны агымсуларга ташлыйсы урынга, утларга салдым. Үз ихтыярымда булса, Зөфәрне ун ел да көтәр идем. Кайтырына да әз генә калган иде бит. Хатлар алыша тордык. Көтәргә вәгъдә биргән идем. Әти-әни вафат булгач, абый көчләп диярлек бирде кияүгә. Ятим баланың кемгә кирәге булсын. Бу заманда кем синең йөрәгең белән хисаплашып тора. Әйттем, көтә торган кешем бар, яраткан кешем бар, дидем. «Чын ярату кияүгә чыккач кына була ул, сеңелкәш»,— диделәр. Айваема карамадылар. Аларга да рәнҗемим, тәкъдирем шулай булгандыр. Каты тора алмадым, үзем гаепле. «Сүземне сүз итмәсәң, ризалыгым юк, теләсәң кая кит, йортымда тотмыйм»,— дип куркыттылар. Хәзерге акылларым булсамы?! Бик хәсрәтләнсәң чахотка була диләр ие, дөрес икән. Бәхилләсен мине Зөфәр. Гаепле мин, Кәримә. Зөфәр алдында да, ирем алдында да, сабыем алдында да. Сиңа васыятем шул, Кәримә, әйдә ярар әле дип, яратмаган кешеңә бәйләнмә. Ярату бар ул, бар!
Ул чагында Кәримә Зиләне тыңлады, аны кызганды, әмма дустының фаҗигале мәхәббәтен бөтен тирәнлеге белән аңлап җиткерә алмады.
Хастаханә авыр йокыга талган. Ара-тирә генә тынлыкны бозып, лифт шыгырдаган тавышлар ишетелеп кала. Әллә яңа авыруларны китерәләр, әллә инде фани дөнья белән алыш-бирешләрен өзгән мәрхүмнәрне соңгы юлга озаталар. Кәримә күзләрен төн караңгылыгына текәгән килеш уйлар диңгезендә йөзә.
... Ул көнне Уфа — Казан поезды Кәримәне сөйгәненнән аерып, туган авылына, җәйге ялга алып китте. Солтан аны озатырга бер кочак чәчәкләр алып төшкән иде. Берсе-берсе чәй тәлинкәсе зурлыгындагы, күзнең явын алырлык ап-ак чәчәкләр, Кәримәнең мондый чәчәкләрне беренче генә күрүе иде. (Авыл җирендә үсми ич алар!) Чәчәкләрнең матурлыгына таң калды. «Киләчәгебезне шушы чәчәкләр кебек гүзәл итеп күрөм мин, Кәримә»,— диде Солтан. Чәчәкләр гаҗәеп аклык, сафлык, хуш ис бөркеп тора иде. Кәримәнең хәтта башы әйләнеп китте, теле тотлыкты, бит урталарының кызаруын тойды. Солтан кешеләрдән дә уңайсызланып тормады. Кәримәне кочагына алып, иреннәреннән үпте... Поезд күздән югалганчы аның артыннан барды. Кәримә бәхетенең иң соңгы мизгелләре... Кәримә моны соңыннан гына аңлады. Бу мизгелләр Солтанның Кәримә белән мәңгегә саубуллашуы, бәхиллек соравы булган икән...
Кәримәнең җәе җәй, ялы ял булмады. Ул һәр көнне Солтаннан хат көтте. Әмма хат килмәде. Август ахырларында Казанга әйләнеп кайткач, Кәримә үзе өчен үзәк өзгеч хәбәр ишетте: аның бердән-бере, асылзат Солтаны шәһәрдәге зур, дәрәҗәле түрәнең кадерле кызына өйләнгән, гөрләтеп туй иткәннәр, баллы-татлы айларын Кара диңгез буенда уздырганнар, шушы көннәрдә Казанга кайтачаклар икән...
Кәримә өчен дөньяның мәгънәсе, кызыгы бетте. Уку, киләчәккә планнар, инженер дипломы — Солтан булмагач, берсенең дә шатлыгы юк иде. Тулай торакта яшәү, аның ыгы-зыгысы Кәримә өчен түзеп булмас газапка әйләнде. Ләкин барыбер ничектер көн итәргә, түзәргә кирәк иде. Ул кан саркып торган йөрәген йомарлап, лекцияләргә йөрде, семинарларга әзерләнде, имтиханнар тапшырды. Ул инде яшьлек, дәрт балкытып торган ваемсыз кыз бала түгел, ә тәүге саф хисләре, кешеләргә булган ышанычы аяк астына салып тапталган, һәр күзәнәге мәңге арынып булмаслык хыянәт агуы белән агуланган төссез хатын иде. Кызганычка каршы, гомере буе шундый булып калды да.

Төшендә ул тагын Солтанны күрде. Солтан биек яр башына менеп утырган да сүзсез генә Кәримәгә кулларын суза...
Кәримә йокысыннан тыныч күңел белән уянды. Сулыш алулары иркен, дөнья киңәеп киткән кебек иде. Палата тәрәзәсеннән көлтәсе белән кояш нурлары төшкән. Тышта чыпчыклар чыркылдаша. Урамнан машина узган тавышлар ишетелә.
Кәримәнең күзе кичә Зөфәр калдырып киткән бизәкле бал тәпәненә төште.
Күз алдыннан тагын бер кат Солтан, яшьлек дусты Зилә, моңсу күзләрен идәнгә төбәп утырган саргайган йөзле Зөфәр узды. Аның: «Зилә белән икегезнең дә бәхеткәйләрегез булмады, Кәримә, раббың сине ялгызлык белән сыный»,— дигән сүзләре исенә төште. Ул аңа үз сүзләрен дә өстәп куйды: «... онытылмас мәхәббәт газабы белән дә». «Юк,— дип бәхәсләште ул Зөфәр белән,— гомере йомгагында чын мәхәббәт газабын кичергән бер кеше дә бәхәтсез була алмый. Юкка гына борынгылар «сөю — сәгадәт ул», димәгәннәрдер».
Кәримәнең күңелен яңадан терелеп, аякка басачагына инану, ниндидер әле үзе дә аңлап җиткермәгән ышаныч хисе биләп алган иде.

Хастаханәдә гадәти яңа көн башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Курэчэкне курми гургэ кереп булмый...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Онытылмый беренче саф мэхэббэт...юк онытылмый...Кемдер,газапларнын ин татлысы- мэхэббэт газабы,дигэн...Эрнуле,укенечле,сагышлы дип остэр идем мин.

      Хәзер укыйлар