Логотип
Проза

Миләш

Көз айларында безнең якларның катнаш урманна­рындагы кебек гаҗәп чуарлыкны, андагы кебек алтын һәм куе кызыл бизәкләрне бүтән беркайда да күрмәс­сең. Юлдашка таяк алып яки болай гына ике кулыңны артыңа куеп, беленер-беленмәс кенә тапталган сукмак­лардан урман эчләренә кереп китсәң, бара-бара берәр кояшлы алан кырыена килеп чыгасың да, һай, бу нинди ма­турлык дөньясы дигәндәй таң калып тирә-ягыңа карана баш­лыйсың. Әле күптән түгел генә ямь-яшел яки куе яшел шәл­ләрдән башканы белмәгән мәһабәт имәннәр, сылу каеннар, җилбәзәк усаклар, купшы юкәләр, сабыр өрәңгеләр бүген ба­рысы да, көяз яшь-җилкенчәк кебек, шәл-яулыкларны төрлән­дереп җибәргәннәр. Син алардан күзеңне ала алмыйсың һәм, бөек рәссамнарның картиналары алдында басып торган кебек, сихерләнеп басып торасың. Аларның беренче карашта бары, тик яшел, куе яшел, алтын-сары, аксыл сары, саргылт, куе кызыл, кызыл һәм алсу булып кына күренгән төсләре асылда һәрберсе йөзләгән күчмә төсләргә кереп, бер-берсе белән ара­лашып, музыка шикелле камил, нечкә һәм моңлы гармония тудыралар. Ул арада агачлар арасыннан кояш ялтырый баш­лый. Болай да биниһая чуар яфракларда мең вә миллион чык тамчылары энҗе бөртекләредәй җемелдәп китә. Үзәнрәк җир­ләрдә талгын гына тирбәлеп, ак томаннар йөзә. Печәннәре бер чабылып, инде яңадан чалгы тыгарлык булып үсеп җитеп килгән болын асыл ташлар белән зиннәтләп чигелгән келәмгә охшый. Ул иртәнге һаваны әйтмисең дә инде: үзе саф, үзе бал­дан да татлырак: бер сулаганда да мең авыруга шифасы тия! Күк йөзе исә күгәрчен күзе чәчәге төсле зәп-зәңгәр һәм яз көнендәге кебек төпсез тирән булып күренә, һәм шушы­ларның барысы өстенә дә беркем, бер нәрсә тарафыннан да бозылмый торган тынлык һәм тынычлык җәелгән. Ник бер яфракның шылт иткән тавышы ишетелсен. Агачлардан коела торган сары яфракларда, җиргә төшүдән элек, бер-мәл һава­дан тирбәлеп, шуннан соң гына үлән өстенә яталар. Ботак­лардан ботакларга сарылып көмеш тоҗым җепләре сузылган. Ләкин син аларны күрмисең, тик агачлар арасыннан барганда битеңне әз генә кытыклап алалар.
Табигатьнең менә шушы алтын почмагында безнең сана­торий урнашкан. Революциягә кадәр биредә бер зур байның дачасы булган. Гражданнар сугышы елларында бу тирәләр­дән фронт шаулап үткән. Ул чакта буш һәм ташландык бай дачасында кыр госпитале оештырганнар. Яралылар арасын­да бер комиссар да булган, ди. Менә шушы комиссар Ленин­ның үзенә махсус хат язып, биредә санаторий төзүне үтен­гән, ди. Аннары аның яралары төзәлгән һәм ул тагын фронт­ка китеп барган. Көндәлек ыгы-зыгы арасында тарих ул ке­шенең исемен безнең көннәргә кадәр саклап җиткермәгән. Аның буе-сыны, төсе-башы нинди булганын да хәзер хә­терләмиләр. Әмма ул кеше шагыйрь җанлы булган, матур­лыкны яраткан, кешеләр турында кайгырткан. Монысында берәү дә аз гына да шикләнми.
Еллар үтү белән байның иске дачасын ватып, аның урынына матур таш биналар салганнар, чәчәкләр, җимеш бакча­лары утыртканнар. Күлгә таба алып бара торган аллея бу­енда карт имәннәр белән чолганып алынган түгәрәк алан уртасында янә килеп кызыл тәлгәшләре белән күз явын алып ике миләш үсә башлаган.
Бу миләшләр дә юктан гына бар булмаганнар, билгеле. Бак­чачы карт бер көнне миңа аларның тарихын да сөйләп бир­
де. Моннан дүрт-биш ел элек биредә бер укытучы дәвалан­ган икән. Янәсе шушы укытучы әлеге ике миләшне дә утырт­кан, имеш. Ул аларны каяндыр ерактан алып килгән. Берәү­ләр әйтә: ул аларны Ватан сугышында һәлак булган ике шәкерте истәлегенә утырткан, ди. Икенчеләре тагын да ро­мантиграк вакыйга сөйлиләр. Имеш, ул елларда биредә сугышта яраланган бер яшь кыз дәваланган. Ул гел миләш турында җырлый торган булган. Шуның җырын ишетеп, авы­ру кызыйга бер юаныч булсын дип, әлеге укытучы миләшләр алып кайтып утырткан, ди.
Хәзер ул укытучы кайда, исәнме-юкмы, ул кыз терелгәнме-юкмы — бу турыда да берәү дә белми икән.
— Күп бит андыйлар безнең илдә, каян барысын да хәтер­дә тотып бетерәсең, — диде бакчачы сүзен очлап. — Анна­ры андый кешеләр почмак саен мин-мин дип кычкырып та тормыйлар. Еллар үткәч кенә аларның кем икәнлекләрен аң­лый башлыйсың...
Процедурадан буш көннәрдә мин һаман урманнарда йө­рим, туры килгәндә гөрле кешеләр белән гәпләшәм. Бәхеткә һавалар да бик матур тора әле. Август аендагы яңгырлар бик куркыткан иде, сентябрь урталарында көннәр аязып, кү­ңелләрне тәмам хушландырып җибәрде.
Кайту көннәре нәкъ шушы матур вакытларга туры килгән кешеләр, безгә, биредә калучыларга:
— Безнең яхшы теләктә икәнлекне шуннан белегез, без сезгә әйбәт көннәр калдырабыз, — диделәр.
Яңа килүчеләр исә шул ук сүзләрне үзләренчәрәк борып:
— Бу матур һаваларны без сезгә алып килдек, — диде­ләр. Тегеләре дә, болары да хаклы.
Билгеле, берәү дә бу сүзләрне нинди булса дәгъва белән әйтми. Ләкин шушы ярым шаярып әйтелгән сүзләр дә күңел­нең ниндидер бер кылын чиертеп куялар һәм йөрәктә мәгъ­нәсен аңлатып та булмый торган яхшы бер тойгы уяталар. Син шул тойгыга бирелеп, көне буе җиңеллек хис итеп йө­рисең, гүя күңелеңдә кояш нуры уйнап тора.
Юк, чын, көлмәгез! Юри яки кыланып әйтүем түгел бу. һәртөрле кылану мине җәберсетә, димәк, ул башкаларны да җәберсетергә тиеш.
Мин шул уңай белән санаторийда булган бер вакыйга ту­рында сөйләп бирим әле.
Санаторий ул бит тормышның нәкъ үзе кебек: берәүләр килә, берәүләр китә. Билгеле, яңа килүчеләргә игътибар зур­рак, чөнки алар яңа әле.
Шушы яңа килүчеләр арасында күзгә артык ташланырга тырышканлыгыннанмыдыр өстенә соры чалбар, аллы-гөлле кофта, башына йөнтәс кырыйлы йомшак ак эшләпә киеп йө­рүче зифа буйлы, матур ак йөзле бер ханымга игътибар ит­тем. Тиздән мин аның нинди һөнәр кешесе икәнен дә белеп алдым. Урманга чыккан чакларда аның кулында һәрвакыт бәләкәй яссы чемодан һәм җыелма урындык була торган иде. Аннары без аны кайда булса берәр матур аланда этюдлар ясап утырган хәлдә күрә идек.
Художникларга хөрмәтем аерата зур, аларны мин таби­гатьнең беренче җырчылары итеп саныйм. Минемчә, таби­гатьнең бөтен матурлыгын барлык нечкәлекләре белән бары тик аның үз телендә; төсләр гармониясендә генә тулы итеп тасвирлап бирергә мөмкин. Левитан әсәрләре моның мәшһүр үрнәге, дип уйлыйм.
Беркөнне мин, гадәтемчә, урманда йөреп керим дип мә­һабәт имәннәр белән уратып алынган алан кырыеннан үтеп барганда миләшләр янында әлеге чибәр ханымны күрдем. Ул рәсем ясый иде. Мин туктадым һәм ерактан, имән ышыгын­нан, күзәтә башладым.
Ханым миңа ян белән утырган, рәсеме күренми, әмма үзе­нең йөзе ирен өстендәге кечкенә миңенә кадәр ап-ачык күре­нә. Кайчак ул миләшләргә җәһәт-җәһәт карап ала да шун­дый ук күз иярмәс тизлек белән пумаласын киндерендә йөр­тә башлый. Кайчагында, киресенчә, миләшләргә караган хәл дә шактый озак тынып тора. Мондый минутларда аның бо­лай да матур йөзе тагын да матурая төшеп, аз гына моң­сулана, күз карашында ниндидер тирән уй кабынып китә кебек. Миңа калса, бу минутта аның күзләре без күрмәгән әллә нинди нечкәлекләрне күреп, шулардан иң-иң кирәклесен сайлап ала кебек. Сайлап алгач, дирижер кулы кебек һава­да асылынып торган пумалалы кулы, хәрәкәткә килеп, нин­дидер бер сызык сызып ала. Аннары ул бер миләшләргә, бер рәсеменә карап, әкрен генә елмая башлый. Күрәсең, тапкан буявыннан бик канәгать.
Кеше илһамланып эшләп утырганда аның янына барып игътибарын таркату иң зур әдәпсезлек. Шуңа күрә мин. аяк тавышларым да ишетел­мәсен өчен әкрен генә басып үз юлыма китеп барам. Урманнарда, кояш­лы аланнарда йөрим, яңадан көзге бизәкләргә исем китеп сокланам. Кү­ңелемдә аерата рәхәт. Мин бит очраклы рәвештә генә булса да серле абаганың чәчәк аткан минутын, ягъни сәнгать әсәренең туу минутын күр­дем. Әгәр соңыннан, туры килеп, берәр күргәзмәдә бу рәсемне күрсәм, аңардагы иң-иң нечкә һәм иң-иң җанлы сызыкны беренче караштан ук танып алыр идем.
Бүген процедура көнем булганга, урманда йөри алмадым. Өстемә пальто киеп, балконга чыктым да, ак чыбыктан үрелгән бишек-урын- дыкка утырып, урманга карап тора башладым. Шул чакта балконга егер­ме сигез-утыз яшьләрдәге күзлекле бер ир килеп:
 Нинди уйларга чумдыгыз? — дип сорады. Без аның белән очраш­канда баш иешеп исәнләшә башлаган идек инде. Мин аның соравына ничек дип җавап бирергә дә белми торганда, ул яңадан сөйләп китте.— Сез ничек уйлыйсыз, — диде ул миңа, — сәнгать әсәренә объектив бәя би­реп буламы-юкмы? Минемчә, безнең бәябез һәрвакыт субъектив...
Мин ни сәбәптән бу кеше минем белән кинәт бу темага сүз башлады икән дип сагая төшеп, бу күзлек тагын ни әйтер дип көттем. Ул дәвам итте. Күрәсең, аңа минем җавабым кирәк тә булмаган.
— Бая Эмма безгә үзенең соңгы рәсемен күрсәтте, — диде ул. — Әнә теге аландагы ике миләшне ясаган. Эмма әйтә: мин ясаган миләш­ләр матурракмы, аландагыларымы?
— Юк, ул алай әйтмәс, сез ялгыш ишеткәнсездер, — дидем мин тиз генә.
— Менә тагы, мине чукрак дип уйлыйсызмы?
Егетемнең хәтере калды булса кирәк, миңа усал- гына карап алды һәм ишеккә таба юнәлде.
— Соң кайсы матуррак? — дип сорадым мин, аны туктатып.
— Әллә тагын, — диде егет, игътибарсыз гына, — тегесендә дә, моны­сында да кызыл тәлгәшләр. Ләкин без бер тавыштан Эмманың рәсемен мактадык.
— Гафу итегез, сәнгать әсәре турында сүз барганда...—дип каршы килә башлаган идем, ул, минем сүземне бүлеп;
— Сез тәнкыйтьче ахрысы, — диде. — Сез тәнкыйтьчеләр бер диалек­тиканы аңламыйсыз. Эмманың шәһәр тулы танышы! Аның кулында сихри көч!
Бу бәхәснең дәвамын сөйләмәсәм дә, сез аның ахыры ни белән беткә­нен үзегез дә чамалыйсыз инде. Икенче көнне минем кәефем тәмам кы­рылган иде. Аш та нигәдер бик тәмсез булды: тоз да борыч кына!
Мин ашханәдән чыкканда вестибюльдә шау-шу күтәрелгән иде. Кай­тучыларны озаталар икән. Иң уртада, йөзек кашы кебек ялтырап, Эмма басып тора. Хатын-кызлар аның яңагыннан үбәләр, ирләр кулын кысып иҗат уңышлары телиләр. Эмма аларның барысы белән дә берьюлы сөй ләшә, барысына да җавап биреп өлгерә: булса була икән кешедә өлгер­лек, дип уйлыйм мин.
— Ник болай иртә кайтасыз, Эмма ханым? — дип сорады кемдер.
— Мин бер урында озак яшәргә яратмыйм, — дип көлеп җавап кай­тарды хатын.
Кинәт нигәдер күңелем сызлый башлады һәм мин тизрәк саф һавага ашыктым.
Бераздан минем янымнан машина выж итеп үтеп китте. Автобусның ачык тәрәзәсендә чәчәкләргә уралган Эмма ханымның матур йөзе күрен­де дә юк булды.
Ниһаять, мин миләшләр аланына барып чыктым һәм шаккатып тук­тап калдым. Ниндидер рәхимсез куллар миләшләрне тәмам ботарлап бетергәннәр иде. Берсен хәтта урталай сындырганнар!
Минем яныма бакчачы килде. Ул да бик озак эндәшми басып торды
— Кем эше бу? — дип сорадым мин ахырда.
— Мин аны кем дип әйтергә дә белмим, — диде бакчачы әрнеп, — күрүчеләр булган. Теге...—ул кирәкле сүзен таба алмыйча, кашын җыер ды.— Теге... юк, художница дип әйтергә телем бармый, яссы ящик күтә­реп йөрүче чалбарлы нәмәстәкәегез...
Мине әйтерсең яшен сукты, ни дип әйтергә дә белмәдем. Ә бакчачы әрнеп дәвам итте:
— Матурлыкны мактаган булды, үзен матурлык җырчысы дип йөре- гән булды, ә үзеннән соң кешеләргә нәрсә калдырды? Нәрсә калдыр ды?! — дип сорады бакчачы, ачуы ташып.— Ике кәрзин миләш алып кит­кән! Имеш, кайткач, миләш белән өен бизи. Ә безгә, кешеләргә бизәк кирәкмимени?!
Хак сүзгә җавап юк. Мин ботарланган миләшләргә карап эшләпәмне салдым, башымны идем. Мин комиссар белән укытучыны исемә төшердем һәм, бер карарга килеп, бакчачыдан:
— Бу тирәләрдә кайда миләшләр үсә? — дип сорадым. — Иртәгә ба­рып кайтмакчы булам.
Бакчачы миңа миләшләрнең кайда үсүен әйтте...
1960.
Сентябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ун жомлэгэ сыярлык фикерне шунын кадэр сузу-ялыктыра.

    Хәзер укыйлар