Логотип
Проза

Мендәр елады (Хикәя)

Зәйнәпнең хатны тартып аласы килде, ләкин соң иде...

Гөлчәчәк ХАФИЗОВА

Институтка ашыккан Зәйнәп беренче мәртәбә бүген соңга калды. Югыйсә соң да ятылмады, гадәттәгечә, режим буенча. Иртән будильнигы да «пипелдәде» инде, тик куллар гына үзеннән-үзе «off» дигән төймәгә басты да, кыз татлы йокысын дәвам итте. Ичмасам, бүлмәдәш кызларына да беренче парга түгел бит. Йә, ярый, көрсенеп утырырга вакыт юк, капкалыйсы да факультетка чабасы. Инде чыгарга әзерләнеп, соңгы мәртәбә караватына карады. Бу мизгелдә аның өчен күпертеп куелган алсу чәчәкле челтәрле бөркәвеч белән капланган җылы мендәреннән дә кадерлерәк нәрсә юк иде. Аерылышасы килмәде бүген мендәреннән.

Баскычлардан йөгерә-йөгерә төште дә урамга чыкты Зәйнәп. Йөзен яз җиле иркәләде, чәчләрен әле болай, әле тегеләй тузгытып, нидер пышылдады. Күктәге кояш, барлык болытларны куып җибәргән дә, балкыпмы-балкый. Казаныбыз назга күмелгән. Бары тик яз гына бар җиһанны үзгәртә, бары тик яз гына күңелләрне кузгата, иң тирәндә яткан хисләрне уята. Бер-берсеннән күзләрен дә ала алмыйча җитәкләшеп баручы парлар подиумга чыккан модельләр сыман – урамда адым саен очрап кына тора. Яннарыннан узып китүчеләрне дә күрмичә, үзләренә генә аңлашылган телдә аралаша алар. Тулай торак ишеге төбендә тимер рәшәткәле койма буенда егетләр тезелешеп тора. Йөрәкләре януга түзәлмәгән аеруча хисле кызлар тәрәзәдән шул егетләрне күзәтә. Кайбер кыюраклары буратино борынлы, шпилька үкчәле сапогиларын киеп, тек-тек басып, борыннарыннан чиләк элгече ясап, шул майлы күзле егетләр яныннан горур гына узып киткән була. Һәм туп-туры Бауман урамына.

Ә анда... Анда инде язның да язы. Җәйге кафелар инде эшли башлаган, эскәмияләр куелган, фонтан тирәләре бака күленә охшап калган, мең урында мең төрле музыка яңгырый. Кызык яратучы эшсезләрне биюче бабайлар көлдереп тора. Рәссамнар «полным ходом» эшли башлаган. Ә вакытны бушка уздырырга яратмаучылар исә буш куллы калын кесәләргә тизрәк берәр реклама кәгазе тоттырырга гына торалар. Әкренрәк атлап барсаң, офисларына «кунакка чакыра» ук башлыйлар.

Мондый яз галәмәтләренә түзеп тора алмаган мескен күңелдә бу вакытта нинди генә өермә купмый да, нинди генә бураннар дуламый икән! Йөрәк «Ул» дип типкәндә, нинди уку булсын студент халкы башында. Лекция дәфтәренең тышындагы «Фабрика звезд» артистларында сөйгәненең чалымнарын тапкан ул күзләр ничек инде кулларга дәфтәр ачарга юл куйсын?! Мондый вакытта кул үзеннән-үзе дәфтәр уртасын ачып, бер куш битне эләктереп ала да, мәхәббәт хаты яза башлый. Зәйнәп тә язды андый хатны. Күңеленең бар җылысын салып, үз язганыннан үзе оялып, һәр сүзе саен языйммы-язмыйммы дип икеләнеп язды:

«Сәлам, Гаяз! Сиңа бер кыз хат яза. Син мине белмисең, хәтта урамда яныңнан үтеп китсәм дә, бу кыз безнең факультетта укый дип тә әйтә алмассың. Ләкин минем хат язуымның сәбәбе синең белән танышу түгел, ә бары күңелемне бушату гына. Син бер дә мине үзеңә тагыла, артыңнан йөри дип уйлама. «Нинди кыз була инде ул үзе беренче егетләргә хат язгач», – дип тә уйларга кирәкми. Егетләр белән хат алышсам да, мондый хатны беренче язуым, һәм соңгысы булыр. Нишләргә дә белмәгәч, чарасызлыктан язам. Бу хатны, зинһар, башкаларга укытма, сөйләмә, шундук ташла һәм оныт. Сиңа бүтән язмам.

Мин синең барлыгыңны яңарак кына белдем. Нәрсәдән башланганын да белмим, йөрәктә үзеннән-үзе нәрсәдер тибрәнеп куйды, ә менә хәзер дөрләп яна. Факультетка килеп кергәч тә расписание янына барып, иң элек син укыган группаның дәресләрен карыйм. Лекция вакытында сине уйлыйм, ә тәнәфестә син булырга мөмкин аудитория яныннан узып киткән булам. Сине бер генә күреп алсам да, сөенәм. Син барысын да аңларсың да, миннән көләрсең, барлык хисләремне чәлпәрәмә китерерсең дип уйлыйм. Син мәхәббәткә, яратуга ышанасыңмы, Гаяз? Мин ышанмый идем. Көлә идем «яратам!» дигән кешеләрдән. «Юк ул мәхәббәт, без бары тик ошату, кешегә ияләшү, начар якларын күрмәү, гафу итә белү хисләрен барысын бергә ярату дип әйтәбез» – шулай дия идем мин. Ә бит ул бар, бар ул ярату! Бар ул мәхәббәт! Бу сиңа, бәлкем, сәер дә тоелыр, каршыма җитәкләшкән егет белән кыз очраса, бер-берсеннән күзләрен дә ала алмаган гашыйкларны күрсәм, күңел шулкадәр сызлана, әрни. Чын учак эченә кереп бассаң да, ул кадәр авыр түгелдер.
Хатымның азагында шуны гына әйтәсем килә – зинһар, үтенечемне кире какма, үзең көлсәң – көл, башкалардан көлдертмә.
Кабат сәлам белән, син белми торган кыз

Әйе, Зәйнәп Гаязның барлыгын белгәннән бирле аның күз карашыннан да куркып, һәм шуннан да ягымлырак нәрсә юклыгыннан янып-көеп яшәүче кыз иде ул вакытларда. Егет баскычтан төшеп киткәндә артыннан карап кала иде. Чын спортчылар кебек шуып кына үтә иде ул баскыч сикәлтәләрен. Гаяздан көчлерәк егет юктыр, ул бернәрсәдән дә курыкмыйдыр сыман иде гашыйк кызга. Иртә саен аның исеме белән уянып, һәр кич аны уйлап йокыга китте ул. Ап-ак тышлы мендәре генә аның татлы газабына шаһит булды, дөресрәге, алар бу сөю газабын икесе бергә кичерделәр.

Зәйнәп хатны конвертка салды да, уң як почмагына «Гаязга» дип язып куйды. Һәм, ышанычлы дустына тапшырып, хатны Гаяга бирүен үтенде. Хат иясенә барып җитүен белгәч, күңеле тынычлангандай булды, ә үзе егет белән очрашудан качып, гел читтәрәк йөри башлады. Күзләремә карар да, мин икәнен аңлар дип уйлады ул.

...Зәйнәп ашыга-ашыга факультетка барып кергәндә, дәрес менә-менә башланырга тора, укытучы гына кереп җитмәгән иде. Кызның курку тулы күзләрен группадашларының шаяртулары шундук балкытып җибәрде. Ләкин күңелендәге курку сүнмәде. Ул дәрес буена Гаяз кулына барып кергән хат турында уйланды. Хәзер ул нәрсәләр уйлый икән, мөгаен, бу хат кемнән икән дип, факультеттагы кызларны күз алдыннан уздыргандыр. Башкаларга гына укыта күрмәсен.

Тәнәфескә чакырып кыңгырау шалтырагач, Зәйнәп расписание тактасы янына ашыкты. Ә анда... анда берничә егет белән Гаяз басып тора. Зәйнәп нишләргә белмәде, кая керер урын тапмады, бер кулы белән чәчен төзәткәләде, икенче кулы белән бар көченә сумкасын кысып тотты. Аяклары кая барырга белмәде – туктаргамы, юлны дәвам итәргәме, әллә инде кире борылыргамы? Юк, каушарга ярамый. Зәйнәп ничек итсә итте, ләкин сиздермәскә тырышып егетләр янына килеп басты.Ә Гаяз кыз күңеленең бәргәләнүен сизенмәде, сизенү түгел, күрмәде дә Зәйнәпне. Авызы колагына җиткән, кулындагы ниндидер бер язуны селки-селки нәрсәдер сөйли, аңлата. Тукта, Зәйнәпнең хаты түгелме соң ул?! Әнә бит, «Гаязга» дип язылган конверты да бар. Шул, шул... Зәйнәпнең хатны тартып аласы килде, ләкин соң иде. Күңеленең иң түрендә йөрткән, беркем белән дә уртаклашмый саклаган иң нечкә хисләрен сыйдырган хат егетләр хөкемендә иде инде. Һәм ул хат, мөгаен, егетләр арасында кулдан-кулга күчеп таушалып та беткәндер. Ә шунда араларыннан берсе булса да: «Нигә безгә укытасың инде син моны?» – дип әйтте микән? Зәйнәпнең күз алдында расписаниедәге хәрефләр биешә башлады. Колагына, ирексездән, егетләр сөйләшкән сүзләр керде:

– Кем икән соң ул кыз?
– Да, Гаяз, ярата бит бу сине!
– Гаяз, әйт әле шул кызга, миңа да язсын әле шундый любовный хатлар...

Тыңлап тора алмады бу сүзләрне Зәйнәп, абынып егыла гына күрмим дигәндәй, карашын баскычка төбәп, өскә менеп китте. Ә чынлыкта ул бар көче белән еламаска тырышып, күзен башкалардан яшерде. Шулай да өзгәләнгән күңел, тапталган җан Зәйнәпкә еларга юл куймады. Өске катка менеп җиткәч, ул аста калган егетләргә карады. Кинәт кенә көчле, куркусыз Гаязны буш күңелле шапырынучы бер малай алыштырды. Зәйнәп үзенең мондый алдануы белән ризалашмады. «Юк, ул Гаяз түгел, ул Гаяз түгел...» – дип кабатлады.

Кич җитеп, йокларга ятканда да әле кыз тынычланып җитә алмаган иде. Күпме генә Гаяз түгел, дип кабатласа да, ул Гаяз иде...

Бу иртәдә күңеле бушанып калган Зәйнәп Гаяз исеме белән уянмады. Ул инде бүтән аның күз карашыннан качып та йөрмәс, киресенчә, туп-туры карап китәр яныннан. Зәйнәп караватыннан торды да урынын җыештыра башлады, мендәрнең күз яшьләреннән чыланган ягын икенче якка каратып, алсу чәчәкле бөркәвеч каплады. Юк, Зәйнәпнеке түгел ул яшьләр. Мендәр елады. Татлы газапның ачыга әйләнүенә түзеп тора алмыйча, ап-ак мендәр елады. 

Фото: Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар