Логотип
Проза

Күзләр

Мин кинәт сукырайдым. Фронтта була торган хәл: якында снаряд шартлый да бөтен зиһенне, аның белән колакны, күзне томалап куя. Шактый вакыт аңга килә алмыйча исәңгерәп торасың. Җәрәхәт-мазар зур булмаса, өстәге балчыкны кагынасың да, окоп төбендә бераз утырач, тагын сугыш гаменә биреләсең.
Бу юлы миндә җәрәхәт юк иде. Сызлау, әрнү — түзәрлек. Аңым да зиһенемә кайта башлады. Колагыма дөнья тавышлары ургылып керде. Кайдадыр танклар үкерә, самолетлар гүли, командирлар кычкыра, җир ухылдый... Ләкин күз алларым һаман караңгы булып калды. Төн китмәде. Таң атмады...

Мине госпитальгә озаттылар.
Күзләрем исән-сау булып чыкты. Ләкин контузиядән соң һич уяна алмый икән. Күрше караватта яткан карт солдат:
- Күзеңнең кешесе зарарланган, шуңа шулай ул. Өметсез түгел, кеше бервакыт терелә, күзләрең дә терелер, - диде.

Шулай тынычландырды гына, әлбәттә. Яһүд врач аерым-ачык итеп әйтте бит: “Да-а, брат, умер твой глаз. Зато сам живой, домой поедешь, повезло тебе”, — диде.
Кемгә “повезло”дыр, әйтүе кыен, әмма мин өйгә кайтасы килмичә генә кайттым. Анда инде барысын да беләләр икән. Унтугыз яшьлек егетнең фронттан сукыраеп кайтуын бөтен тирә-юнь кайгырып көтеп торган. Һәр көн була торган хәл түгел бит...

Фронтта чакта авылга ничек кайтып керәчәгем хакында уйлап хыяллана идем. Имеш, күкрәгем тулы орден-медаль. Каршыларга бөтен авыл чыккан. Балалар йөгерешә, Халык уртасында — әнкәй. Бераз арттарак — әткәй. Шунда ук - Гөлнәзирә. Ул әлегә кызлар арасында. Бераздан аны этеп-төртеп алгарак чыгаралар. “Бар, янәсе, — егетең кайта, каршысына бар!..”

Ә менә ничек кайтырга туры килде... Станциядә эшелон нальнигыннан комиссариат кешесе кабул итеп алды. Ул, ат юнәтеп, авылга алып кайтып җиткергәндә төн офыкка авышкан иде инде. Төн дип, аны тоеп, ишетеп кенә беләм хәзер, ә күзләремә, шул күзләр аша тормышыма да караңгы төн мәңге китмәскә килгән иде инде…

Кайтуыма иң сөенгәне әнкәй булды. Әткәй исә башын чайкап куйды. Күрмәдем, бу юлы да тойдым гына...
— Яшәү кыен булачак сиңа, улым, — диде ул уфтанып.
— Башы исән-сау кайткан, шуңа шөкрана кылып яшик, атасы. Ике кулы бар, аяклары бар, йөрәге тибә...
— Анысын әйтмим... Без үлгәч кыен булачак аңа, анасы...
— Бәй, атасы, нәрсә сөйлисең син? Шуңа кайгырып утырасыңмыни әле? Өйләндерәбез без аны, башлы-күзле итәбез, менә күрерсең дә торырсың — авылның иң булган кызын димләп алабыз, Аллаһы боерса...
— Ни сөйлисең син, әнкәй? — Сүзгә кушылмый булдыра алмадым. — Нинди кыз инде миңа?!
— Нигә, нәрсә булган сиңа? Аксак-туксаклар да өйләнә әле...
— Әнкәй! Минем бит күзләрем күрми! Аңлыйсыңмы-юкмы! Күзсез ничек тормыш итмәк кирәк?! Әнкәй!..
— Күңел күзләрең күрсен, Гази, күңел күзләрең... Калганы ничек тә табылыр, яшәрбез әле...
Барыбыз да ишек катыннан килгән тавышка борылып карадык. Күрмәсәм дә, мин дә карадым. Карасам, күзләрем ачылыр кебек тоелгандыр инде. Ачылмадылар. Күз алдымдагы кара пәрдә селкенеп тә карамады. Ләкин мин җаным-тәнем белән тойдым, хәтта кай җирем беләндер аерымачык күрдем: ишек төбендә, мине сугышка озатып, көтәргә сүз биреп калган күрше кызы Гөлнәзирә басып тора иде.
— Менә, Газинең кайтуын ишеттем дә йөгереп кердем. Зинһар, кумагыз мине...
Әнкәй, җиделе лампа тотып, келәткә чыгып китте. Гөлнәзирә табын тирәсендә кайнашты, мин әткәй белән сугыш хакында гәп куертырга керештем. Күрмәсәм дә, булачак хатынымның кая таба киткәнен, хәтта янымнан узган чагын да тоеп, сизеп торам. Ул йөргән чакта, йөземә, җаныма ниндидер җылы, сихри дулкын булып тылсымлы шаукым килеп кагыла да яшь йөрәгемне җилкендерә. Әнә бит ул нинди — минем Гөлнәзирәм. Сукыр дип тормаган — килгән дә кергән! Яратадыр, яратмаса кермәс иде…
— Гөлнәзирә, — дидем мин, алга сузылган кулларым белән таныш, кадерле кулларны эзләп. Авыр хезмәттән кытыршыланып, сөялләнеп бетсәләр дә, нәфислекләрен югалтмаган кулларны табуга сүземне дәвам иттем. — Мәйсәрә апа беләме?
— Белә, әнкәй барысын да белә. Аның фатихасын алып кердем мин, Гази... Бәгърем...
“Бәгърем” дидеме? Нәкъ элеккечә, шулай диде. Их, күрергә иде ул иреннәрне!.. “Бәгърем” дип, бөтен авызын бөтештереп әйтә иде Гөлнәзирә бу сүзне.
Келәткә дип чыгып киткән әнкәй урам башында яшәүче Самат абзыйны ияртеп кайткан. Күрешкәндә учларны учка туры китерә алмыйча интектек. Авылда мулла урынына йөрүче Самат абзыйның безгә килеп керүе әткәй өчен көтелмәгән хәл булмаган, ахры.
— Әйдә, Самат абзый, уз. Менә — яшьләр, ә без, әнкәсе белән икәү хәерхаһ. Шаһитлар да булыр! Укы никахыңны, нәрсә язган булса, шул булыр...
Никахтан соң өлкәннәр түр өстәл артында утырып калдылар, ә мин, яшь кәләшемне җитәкләп, тышка чыгып киттем. Дөресрәге, Гөлнәзирә үзе мине алып чыкты, үзе келәткә алып керде, үзе өстемне чишендерде. Сизеп-тоеп тордым. Урын җәйде. Шуннан соң лампадагы утны өреп сүндерде...
— Гөлнәзирә, — дидем мин, — ник сүндерәсең утны?
— Оялам, — ди бу.
— Кемнән?
— Синнән...
— Бәй, мин бит күрмим...
— Һаман шулай дисең син... Нишләп күрмисең, ди... Күрәсең... Сугыш томалаган синең күзләреңне. Мин аларны сөюем, мәхәббәтем белән терелтәчәкмен... Менә күрерсең дә торырсың...
— Чынлапмы?
— Чын.
— Кил монда, Гөлнәзирә...
— Тукта, хәзер...
— Юк-юк, салма күлмәгеңне... Үзем чишендерәм...
Гөлнәзирә тыңлады. Мин аны бик озак чишендердем.
Караңгылыкка һаман күнегеп җитә алмаган кулларым изү төймәләрен ычкындырган булып, Гөлнәзирәнең мәхәббәткә, дәрткә тулышкан күкрәкләренә кагылып үттеләр, күлмәк билбавын чишкәндә тыгыз янбашларын, зифа билләрен сыйпадылар...

Түшәккә утырган килеш, мин кәләшемнең бөтен тәнен тотып карап чыктым, назларга өйрәнеп җитмәгән учларым, бармакларым тулышкан яшь тәнне катырак та капшап җибәрделәр, ахры, Гөлнәзирә берничә мәртәбә ”аһ!” — дип ыңгырашып куйды.
Юкка курыкканмын. Аның:
— Тагын, тагын... — дигән сүзләре мине тәмам шаштыра язды. Соңгы елда автомат курогыннан башка әйбер күрмәгән шыксыз бармакларым бу минутта бары тик Ходай Тәгаләнең илаһи ихтыярына гына буйсына иде...

Гөлнәзирәнең кочагыма килеп кергән тәне мине тәмам исертте, ахры. Исертеп кенә калмады, тилертте, дивана итте... Мин, ниндидер шашкын мәхәббәт шаукымы белән, зифа тәнне үбә-үбә назлый башладым. Үзем үбәм, үзем көләм... Бераздан бу көлү иңрәүгә күчте... Мин шашып, сулкылдап еларга керештем... Үзем елыйм, үзем назлыйм, үзем сөйләнәм:

— Бәгърем минем!.. Мин сиңа тия алмыйм... Син бит яшь, чибәр... Ә мин... бер мескен — сукыр... Нәрсәгә сиңа сукыр ир? Бар кайт... Соң түгел әле, беркем белмәс... Син бәхетле булырга тиеш... Бар, кайт... Кайт, Гөлнәзирә... Бәгърем...
Гөлнәзирә мине тынычландырырга теләп иркәләп сөйде:
— Җүләрем минем. Мин бит сине сөям. Син миңа бик-бик кадерле, газиз. Якыным минем.

Аның тыгыз, әмма җылы йомшак күкрәкләре тәнемә тиеп киткән чакта бөтен җиремне ток суккан кебек була...
— Гази... Бүген минем көн... Бәгърем... Син дә яратасың ич мине.

Сукыр кешеләр төсле төшләр күрә, диләр. Мин моны госпитальдә чакта ук искәргән идем. Рәсемнәрдә генә була торган җете, куе төсләр... Бу юлы да нәкъ шундый хәл. Әнә — ниндидер өй эче... Иртәнге томан таралып та өлгермәгән әле. Өй эченә ничек кергән соң ул? Өй дә түгел бу... Бу бит безнең келәт эче! Таныш сөлгеләр, кашагалар, чыбылдык-чаршаулар. Әнкәй өйдән алып чыгып элгән аларны... Нинди бәйрәм соң бүген? Элек, бәйрәм көнне генә, берәр кунак килсә дип, келәтне бизәп куялар иде... Сугышка кадәр... Сугыш? Мин бит сугышта булдым! Сукырайдым! Кайттым! Өйләндем! Шушы келәттә Гөлнәзирәм белән кавыштым! Өн белән төш туры килми диләр, туры килә икән бит... Бәлки бу өндер? Юктыр, мин бит сукыр, дөм сукыр... Төш, әлбәттә...

Әнә, томанлырак кына булса да, келәтнең кечкенә тәрәзәсе, аннан ургылып кергән таң нурлары шәйләнә... Сөлгеләр, кашагалар, чыбылдык-чаршаулар... Түшәк өстендә ак җәймәгә төренеп, кем ята? Җәймә аның бер күкрәген каплаган, икенчесен юри ачык калдырган...
Зифа тән, тигез калку күкрәк өстендә шытып яткан йөзем бөртеген үбеп, хәтта өзеп аласым килде... Төштә болай гына кыланырга ярыйдыр ла...

Мин, бер ягыма янтаеп, ак түшәккә чумып яткан гүзәл зат өстенә иелдем. Ах, ымсындыргыч бу күкрәкләр! Сусыл иреннәр... Матур, коңгырт күзләр... Юк, күзләре йомык әле аның. Әмма мин инде тоям, беләм: коңгырт бу күзләр... Гөлнәзирәнең күзләре коңгырт иде...

— Аһ! — Аһылдап, хәтта тыйнак, назлы ыңгырашып ачылган коңгырт күзләрнең Гөлнәзирәнеке булуы көн кебек ачык иде.
— Гази... Бәгърем! Мин оялам...
— Гөлнәзирә... Синме бу? Төштә сөйләшмиләр бит, ник сөйләшәсең?
— Гази... Бу төш түгел, бу — өн...
— Өн? Ник алдыйсың мине, Гөлнәзирә?
— Алдамыйм. Өн бу, өн... Ә без — ир белән хатын...
— Мин бит сукыр идем. Нишләп мин күрәм соң, алайса?
— Син?.. Син күрәсеңмени? Ай! — Гөлнәзирә, сикереп торып утырды. Аннан күкрәкләрен түшәктә таралып яткан җәймә белән капларга кереште...
— Нәрсә бу, нинди зәхмәт? Гөлнәзирә?
— Зәхмәт түгел, тылсым бу, Гази... Бәгърем! Тылсым! Бүген төндә Ходай Тәгалә минем теләгемне ишеткән, ялынып-ялварып укыган догаларымны кабул иткән... Гази, бәгърем!.. Син күрәсең! Күрәсең!.. Ходаем! Без нинди бәхетле!

...Күзләрем шулай ачылды минем. Баштарак томан аша гына күрә идем. Дөнья яктырганнан-яктыра барды. Көннән-көн әйбәтрәк күрә башладым. Һәр сөешү, һәр кавышу миңа якты дөньяның тагын да яктырак бер кисәген бүләк итә барды. Беренче малаебыз туганда мин инде, таяксыз-нисез, аягымны җиргә нык басып йөри ала идем. Һәм бу могҗиза өчен мин Гөлнәзирәгә, юк, безгә мәхәббәтле гомер бүләк иткән Ходай Тәгаләгә мең-мең рәхмәтле идем.

фото: https://pixabay.com

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фантастика. Сугыштан сукыраеп кайтса, аннан күрә башласа Газине сугышка кире алырлар иде.Минем бабайның кулы җәрәхәтләнгән була, хәрби госпитальдән тылга кайтаралар, төзәлеп җитмәгән килеш киредән фронтка җибәргәннәр.Монсы бер.Икенчесе : "супергиперсексуальный" кыз. Сугыш чоры авылында, әрсез җитмәсә. Өченчесе, мондый натурализм кемгә кирәк. Журналны балалар да укый бит. Галимҗан Гыйльманов танылган язучы, бу әсәре тарихи яктан да, персонажларның шәхси сыйфатларын тасвирлау ягыннан да тиеш дәрәҗәдә эшкәртелеп бетмәгән дип уйлыйм.Күпме язып була инде шул сусыл иреннәр, тулышкан тән дип.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Менэ шундый могжизалар да була ул кайвакыт Голсинэ апай, Аллахы Тэгалэ ризалыгы белэн.. Супергиперсаксуальный ))) булырсын син дэ, озелеп яраткан кешен белэн берлэшсэн.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тормышчан язылмаган...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шэп эсэр, куздэн яшь тама... димэк, автор укучы белэн ихлас! Тырнак астыннан кер эзлэмэгез эле.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Без- Элфиядэргэ ошады. Матур язылган Хэзерге балалар укыйлардыр инде пычагым.Бэйлэнмэгез.

            Хәзер укыйлар