Логотип
Проза

Кызыл эшләпә

Капка төбенә көтү каршыларга чыккан Хәдичә көтмәгән-уйламаган тамашага тарыды: мөгердәшеп кайткан сыерлар арасыннан җил очырмас өчен бер кулы белән киң кырлы кызыл эшләпәсен тоткан, икенче кулы җиргә сөйрәлә язган сары пәлтә итәген күтәргән, биек үкчәле итек кигән, авыл кешесенә һич тә тартмаган ят хатын атлый иде...

Капка төбенә көтү каршыларга чыккан Хәдичә көтмәгән-уйламаган тамашага тарыды: мөгердәшеп кайткан сыерлар арасыннан җил очырмас өчен бер кулы белән киң кырлы кызыл эшләпәсен тоткан, икенче кулы җиргә сөйрәлә язган сары пәлтә итәген күтәргән, биек үкчәле итек кигән, авыл кешесенә һич тә тартмаган ят хатын атлый иде. Яңгырдан соң таштай каткан түмгәләкләргә аяклары абына язып, тигезрәк урын эзләп басарга тырыша үзе. Йорт, мал-туар арасыннан чыкмаган, өстеннән эш киеме төшмәгән Хәдичә ирексездән башындагы яулыгын төзәтеп куйды, күлмәгенә ябышкан тигәнәкне алып ташлады. Хатында сыер кайгысы калмады. Капка төбендә мөгрәп торган сыерын да кертергә онытып, Хәдичә тигезле-тигезсез җирдән сыйраклары бөгелә язып атлаган чит-ят хатын артыннан карап калды. Мал каршыларга чыккан бөтен авыл хатыннарын аптырашта калдырып, ят хатын ары атлады. Кем бу чибәркәй? Кемгә килгән? Монда аны нинди җил ташлаган? Кайсының капкасыннан керер? Хәдичәнең башында мең төрле уй кайнады. Авылның бер очыннан икенче очына ялт итеп күренеп торган кып-кызыл эшләпәнең буйдак Җәмил йорты каршында тукталуын күргәч, Хәдичә үз алдына нәтиҗә ясап куйды: «Әәә... эш менә нидә икән!» Танышыр өчен гәзиткә игълан бирүе хакында энесе Җәмил Хәдичә апасына әйтүен әйткән иде анысы. Тик аркасына бөкре чыккан, яше кырыкка якынлашкан Җәмилгә кызыл эшләпәле кәттә туташ килеп керер дип кем уйласын?! Хәдичә сыерын кертте дә яңалык сөйләргә тизрәк ире янына ашыкты. Мондый яңалыкны ишетеп, бакчадан бәрәңге ташыган җиреннән Илнуры чак базга егылып төшмәде. Туганнары Җәмилгә кем килгән дә, нинди исәп белән йөри – ир белән хатынның бик тә беләселәре килә иде. Хәдичә сыерының имчәкләрен аннан-моннан гына тарткалады да, кызыксынуын баса алмаган хатын бераздан сылтау тапты – яңа сауган сөт кертү сәбәбе белән энесе Җәмилгә кереп китте. Ул кергәндә Кызыл эшләпә Җәмилнең тезенә менеп кунаклаган иде инде. Килеп керү белән ир итәгенә менеп утыру тыйнаксызлык икәнен белсә дә, Хәдичә моны күрмәмешкә салышты. Туганыннан оялыпмы, Җәмил урыныннан торды, тотлыга-тотлыга Хәдичәне кунак белән таныштырды: «Танышыгыз, бу – Хәдичә апам, бу – Рәмизә... Гәзиткә биргән игълан буенча килгән». Йортка ярты сәгать чамасы элек кенә килеп кергән Рәмизә Хәдичәне хуҗаларча өстәл янына чәй эчәргә чакырды: «Утырыгыз, күчтәнәчтән авыз итегез». Чәй эчәр өчен дә түгел, энесенә килгән ят хатынны бераз аңлар, сынар өчен генә Хәдичә өстәл янына килеп утырды. Алып кергән сөтен дә өстәлгә куйды: «Әйдәгез, сөтләп эчик». Өчәүләшеп бер-берсенә карашып алдылар, сүз сүзгә ябышмады. Һәркем сүз башлауны башка берәүдән көтте. Килеп кергәч тә кунак хатынга, кем син, исәбең нинди, дип сораулар яудыру уңайсыз тоелды Хәдичәгә. Шулай да ул читләп-кырыйлап булса да сораша башлады. Кайда яшисез? Кемнәрегез бар? Рәмизә башкаланың үзеннән икән. Егерме сигез яшьтә. Тормышы барып чыкмагач, кияүдән аерылып кайткан. Баласы юк. Җәмилнең танышу хакындагы игъланын күргәч, үз бәхетен тагын бер кат сынарга булган. Бөкрелеге аркасында хатын йөзе күрмәгән Җәмил, йортына мондый кәттә шәһәр туташы килеп кергәч, тәва кошын койрыгыннан тоттым, дип уйлады, ахры: йөзләре яктырып китте, Рәмизәдән күзләрен алмады. Маңгаена хәтле тырпаеп менгән буяулы керфекләрен күтәреп, Рәмизә дә Җәмилгә күзләрен уйнаткалап алды. Җәмилне беренче кат күрүенә карамастан, Рәмизә монда калырга исәбе барлыгын яшермәде. Башкача яшәргә урыны булмадымы, Хәдичә моңа башын гына кашыды. Холык ягы ничектер, эчә торган тәртипсез хатынга охшамаган – бәлки, энесе белән әйбәт кенә яшәп тә китәрләр, кем белә. Хәдичә шулай да үз фикерен әйтми калмады: «Бәлки, башта бер-берегезне бераз сынау кирәктер?» Башкача килмәс дип курыкты, ахры, Җәмил апасына каршы килде: «Нигә туды-суды йөрү кирәк? Калсын, яшәп карыйк. Калганын вакыт күрсәтер». Тагын бераз гына сораштырып утырды да Хәдичә чыгу ягына борылды. Гарип энесенә мондый Кызыл эшләпә пар түгел икәнлеген дә күрде. Тик бу хакта бичара энесенә ничек әйтсен? Бәхетем шушы икән, дип, әнә ничек алданып утыра мескенкәй.

Шулай беренче күрүдә үк Җәмил хатынлы булды да куйды. Авылны гына түгел, бөтен тирә-якны аптырашта калдырып, Кызыл эшләпә белән бөкре Җәмил бергә яшәп киттеләр. Җәмил колхоз идарәсендә хисапчы вазыйфасын башкарды. Рәмизә кулыннан килгәнчә йорт карады. Янып торган кызыл эшләпәле хатынын култыклап, кичләрен Җәмил клубка кинога, кичәләргә барды. Үзара сүзгә килгәннәрен Хәдичә ишеткәне булмады. Энесенең өсте-башы каралган, тамагы тук, өе чиста. Иң мөһиме: бәхетле күренә. Хәдичәгә тагын ни кирәк? Яшәсеннәр. Бәлки, яшәп тә китәрләр, кем белә. Рәмизәнең никах укытырга, загска керергә ашыкмавы бераз шикләндерде анысы. Шулай да Хәдичә яшьләрнең тормышына кысылмады. Аңа калса, үз тормышы да мең мәшәкатьле, өч балалары үсеп килә – туганы үз тормышын үзе көйләсен. Минем энекәшемә пар түгелсең, димәде, киресенчә, Рәмизәгә карата җылы мөнәсәбәттә булырга тырышты. Кунак җыйганда Җәмил белән хатынын беренче булып чакырды. Тәм-том пешергәндә, күчтәнәч тоттырып, кече улын Җәмилгә йөгертте. Хәдичә белән Илнурның йорты – авылда бер дигән кунаклы, сыйлы йорт. Хәдичәнең йөзе һәрвакыт ачык булу өстенә, Илнур баянда бик оста уйный. Аларның җырлы-гармунлы йортыннан кеше өзелми. Үзләрен дә мәҗлесләргә бик еш чакыралар. Бәйрәмнәрдә баянын күтәргән Илнур клуб сәхнәсеннән төшми. Ә Хәдичә, иренең гармун моңына кушылып, бик оста җырлый. Кышкы кичләрдә Җәмил бизәнгән-ясанган хатынын култыклап килеп керә дә, озак кына сөйләшеп, җырлашып утыралар. Илнур баянын кулына ала, Хәдичә җырлый. Җырга-моңга оста булмаса да, аларга Рәмизә дә кушыла. Соңгы арада Җәмил иске мунчасын якмый да башлады. Өч йорт аша гына яшәгән Хәдичәләргә мунчага йөриләр. Күңелең киң булса, бер яккан мунча барысына да җитә. Салкын көннәрдә үзләренә кайтып та тормыйлар, мунчадан соң Хәдичәдә куна калалар. Энекәшенең бәхете хакына Хәдичәгә мунча жәлме дә өстәлдәге сый-хөрмәт жәлме? Бары тик яшәсеннәр генә. Аның энесе бөкре Җәмил дә бәхеткә лаектыр. Яшерен-батырын түгел, яшь хатыны аптырашка калдыргалый инде анысы. Йөзе-күзе һәрчак буяулы, киеме мода буенча – ярый инде анысы шәһәр галәмәте. Ә менә мунчадан чәч киптереп, бөдрәләтеп, битен-кашын төзәтеп чыгуы башына тастымалдан чалма урап, ситсы халат киеп йөргән Хәдичәне аптырауның чигенә җиткерә. Мунчада чәч бөдрәләтү түгел, җилләнә-җилләнә чабынып чыкканнан соң үз-үзеңне сөйрәп алып кайта алуың да каһарманлык әле ул. Тирләп-пешкән гәүдәңне ничек ситса халатка түгел, ә крепдишин күлмәккә сыйдырырга мөмкин? Кыйланып та күрсәтә бу шәһәр халкы. Ярар, Хәдичә монысын да күрмәмешкә салышты. Энесенә ярый икән, Хәдичәгә дә ярый.

Җәмил белән ел ярымлап яшәгәннән соң, Рәмизә ничек кинәт килеп керде, шулай ук көтмәгәндә чыгып та китте. Ире белән аңлашу юк, сөйләшү юк, ул эштә вакытта кәгазь битендә «китәм, эзләмә» дигән кош теледәй ике кәлимә сүз калдырып, Кызыл эшләпә юкка чыкты. Хәдичә кайгыга тарыган энекәшен юатырлык сүзләр таба алмады. Җәмилнең бәхет канатларын кистеләрмени, иңнәре иелде, карашы сүнде. Кызыл эшләпәнең аңа төс түгеллеген Хәдичә күреп тоды да бит, энесе кебек ул да үзен алдаларга тырышып яшәде. Яшәр урыны булмаганга гына Җәмилгә вакытлыча килеп сыенган Рәмизә яңа бәхетен эзләргә чыгып шылды. Хәер, үз бәхетен биредә үк тапкан булып чыкты хатын. Ул китеп бер-ике көн үтүгә, Хәдичәнең ире Илнур да юкка чыкты. Рәмизәдән аермалы, качкын Илнур кәгазь кисәге генә дә калдырмады. Чемоданын, гармунын күтәреп, иртә таңнан олы юл ягына атлаганын авыл халкы күреп калган – шуннан гына Хәдичә иренең шәһәргә олагуын аңлады. Хәдичә берни сизми-белми йөргән арада, Илнур Кызыл эшләпә белән «иснәшеп», кети-мети уйнаган булып чыкты. Мунчадан йөзен-күзен буяп, чәчләрен бөдрәләтеп чыгуы да ире өчен түгел, Илнур өчен булган түгелме соң? Ничек булса булган, Хәдичә ирсез, ә Җәмил хатынсыз калды. Җәмил ярый инде ялгыз башы, ә Хәдичәгә өч баланы кеше итәсе бар. Бер улы хәрби хезмәттә, икесе мәктәптә укый. Олысы әтиләренең нинди юлда йөргәнен дә белми. Иделгә таянма, ирләргә ышанма да бит, ышанды шул Хәдичә. Кайчан, ничек кети-мети уйнарга өлгерделәр, бар да күз алдында иде бит югыйсә. Үзеңә хыянәт итү хас булмагач, аны башкалардан да көтмисең шул. Мунчаңны керер, сыеңны ашар, кунак булыр һәм... киткәндә иреңне ияртеп алып чыгып китәр... Кем бу Кызыл эшләпә?! Җепкә тезгәндәй, ирдән иргә йөрүе ачык, ә нигә кеше ирен бозарга, балаларны әтисез калдырырга иде?! Бер генә ир җитмәгәч, буйдаклар беттеме икәнни? Балаларын уйлап, Хәдичәнең үзәге өзелде. Улларын ярата да иде бит әтиләре! Ничек ул аларны Кызыл эшләпәгә алыштыра алды?! Үз хәсрәте җитмәгән, җитмәсә энесе Җәмил дә кайгысыннан эчә башлады. Хәдичә аның өчен көрәшеп тә иза чикте. Икәүнең җилбәзәклеге күпме кешене хәсрәткә салды. Матур хатын күргәч, ирләрнең селәгәе ага шул. Матурлык туйда гына кирәклеге хакында оныталар. Рәмизә Илнурдан улы тууын ишеткәч, Хәдичәнең, бәлки, кайтыр, акылына килер, дигән өметләре дә юкка чыкты.

Балаларны ничек тә ялгызым кеше итәрмен инде, нишләмәк, дип язмышына буйсынып яшәп яткан Хәдичәнең тормышы тагын башка якка кискен борылды. Ике-өч елдан чәчләренә иртә чал кергән, йөзенә җыерчыклар йөгергән Илнур кайтып төште. Үзе генә түгел, ә кулына баян урынына... бер яшьлек кыз бала күтәргән иде. Рәмизә тагын, үзенә яңа ир эзләп, сукбайлыкка чыгып киткән, имеш. Гармун уйнатып, җырлап-биеп кенә яшәрмен дигәндәй чыгып киткән Илнурның өметләре акланмады, ахры. Чит хатынга ияреп чыгып киткән ирен пыр туздырып куып чыгарырга да уйлаган иде дә Хәдичә, баласын күргәч, кызганды. Күпкәме-түгелме, Илнур да басылган иде – Рәмизә белән иза чиккән арада тормыш аны ярыйсы гына дөмбәсләгән, ахры. Акылга утыруы, бәлки, хактыр да – Рәмизәдән соң хатыны, балалары өчен үлеп тора кебек. Хәер, кем белә... Бераздан Җәмил дә үзенең чын бәхетен тапты. Аны, димләп, күрше авылдан бер балалы тол хатынга өйләндерделәр. Кызыл эшләпәле дә, бизәнгән-ясанган да түгел, ә эшчән, уңган-булган чын авыл хатыны. Җәмилдән ике баласы да тугач, бу нигездә гомерлеккә тамыр җәйде. Ә Кызыл эшләпәгә килгәндә, хатын-кызның чын матурлыгы киемдә яки биттә түгел, ә яхшы гамәлендә, күркәм холкында. Кызганычка, бу хакыйкатьне күп кенә буш куыклар аңламый. Иң мөһиме – эшләпә астында буш түгел, ә баш булсын.

Freepik">Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар