Логотип
Проза

Кырык беренче чыра

«Хатын-кызның кырык бер чырасы булыр, берсе янмаса, берсе янар», – ди торган иде Сәрбиямал дүрәнәсе. Ләйлә актыккысын, кырык беренчесен кабызды. Кабызды да – көтә. Сулу алырга да куркып көтә. Монысы да сүнсә...

Соңгы чырасының да, ут алалмыйча, шулай көч-хәл белән пыскып-көйрәп кенә торасын, аннан җаны белән көеп, күмергә каласын күз алдына китерә дә: «Йә Аллам!» – дип авыр көрсенүдән башканы эшли алмый.

Эчендә ут ургый Ләйләнең. Ничә төн инде ул бер төш белән гаҗизләнә. Ләйлә, имеш, таң алдыннан энҗе эзләүчеләргә ияреп диңгезгә чыга. Башта ул ләззәт дәрьясында коена. Аның күңелен әйтеп бетергесез куаныч, фирүзә зәңгәрлек били. Менә шушында гына, шушы ком-таш арасында гына иде аның энҗеле кабырчыгы. Әнә ул! Ләйләнең кул сузуы була, кинәт аны ак салкын суүсемнәр урап ала, тыны кысыла, өстенә дулкын арты дулкын ишелә.
– Энҗеле кабырчык өчен сине диңгез йота. Йо-та-а-а...

Ләйлә җан тиргә батып, йөрәге күлмәк аша чыгар дәрәҗәгә җитеп уяна. Аллага шөкер! Монда аның энҗесе, монда, йөрәк астында! Әнә нәниенең, тыпырчына-тыпырчына, яктан-якка «йөзеп» йөргән көне.
Инде рәхмәтең белән исән-имин генә табарга да, хәләл күкрәк сөтен имезергә язсын иде Ләйләгә. Сабый өчен ана сөтеннән дә газиз-кадерле нәрсә бар?! Дәрдмәнд әнә ничек итеп әйткән:

«Сөт калыр, Ватан китәр.
Сөт калыр, Ватан китәр».

Ни аяныч, кешелек цивилизациясе бала имезүнең бөек серен моннан ун мең ел элгәре җуя башлаган, диләр. Буыннан-буынга күчәргә тиешле шушы илаһи могҗиза безнең дәвердә бөтенләй юкка чыккан. Шулайдыр шул. Юкса бу дәрәҗә ата – улны, ана кызны белмәс көнгә төшәр идекмени?!

Ләйлә дә әнә хәзер үз күңеленнән ана сөте белән керергә тиешле шул хасиятләрне эзли. Кайберләрен тапты да бугай инде. Ул да, ерак әбекәләре, дүрәнәләре кебек, әүвәле «Бисмилла»дан башлар. Хәтфә күкрәкчәләрен чак кына ача төшеп, бер читтә оялып кына бала имезгәндә, алар да шулай дигәннәрдер, шулай дип теләгәннәрдер.

Алла боерса, Ләйлә дә Раббысына булган чиксез ярату, шөкрана хисен сөте аша йөрәк парәсенә күчерер.
– Нарасыемны да шушы олы бәхеттән, иң садә хистән мәхрүм итә күрмә! – дияр. – Җанын иман нуры белән балкыт. Үз канатың астына ал, тәүфыйклы, шәфкатьле, аталы-аналы – алтын канатлы булып үсәргә насыйп ит Энҗемә! – дип теләр.
  
* * *
Шактый озак көтәргә туры килде Ләйләгә үзенең Мәҗнүнен. Авылда укыганда ук яратып йөргән егете бар иде барын. «Булачак бианасы» да: «Ләйлә!» – дип җанын аямады. Фәнүсе армиядә чагында: «Шул баланы күрсәм, йөрәгемә ял», – дип, күршеләре тәрәзәсеннән китмәгән көннәре дә күп булды. Яшь иде шул ул чагында Ләйлә, әмма тормыш арбасын тартып арыган иде. Шулай авыл хатыны булып калыр да, институтына да керә алмас, дүрәнәсе әйтмешли, балага батып ятар...

Кеше сөйләр, тәкъдир көләр, ди шул. Итәк тутырып бала үстергән дус кызларына карап болай боегасын әүвәлрәк гөман итсә, Казанда әлегедәй каңгырып та йөрмәс иде. Хәер, ни аерма, барыбер балаң булмагач... Була калса да, әнисе кебек бала тапканда үләр иде...

Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, җыен тузга язмаган каян башына килә?! «Эрләмәгән, сукмаган, биатайга күлмәк-лек!» Соң, кияүгә дә чыгып караганы юк бит әле аның. Әллә соң аңа насыйбы да юк микән? Шулай ялгызлыгыннан, сагыну-сагышларыннан, шөпшә оясыдай тулай торактан, фәндә һәм җанда казынулардан арып, авыруга сабыша язган иде. Беркөнне уйламаганда-көтмәгәндә Кәримә җиңгәсе килеп чыгасы итте. Ләйләнең сыктаусыкрауларын тыңлап торды да: «Барысы да башымнан кичте, балам», – дип, өзми-куймый, үзенә алып китте.

Кәримә җиңгәсе Казанның читендә, табигать хозурында яши. Өсләренә нарат урманы «авам» дип тора. Ак ком өстеннән челтерәп кечкенә инеш ага. Өй каршында бәбкә үлән, койма буйларында гөлбадран, сукыр кычыткан, әрем, песи борчагы үсә. Аягы-кулы җиргә тиюгә Ләйлә дә чәчәк атты. Монда ул сагынылган көннәр белән яши. Монда һәркем хәл-әхвәл сораша. Яккан берсе мунчасыннан калдырмый. Катыргач, кар төшкәч, сугым ашына йөртә, утырмага чакыра. Ә аннан беркөнне, дуамалланып, буран килә дә күзеңне дә ачырмыйча: «Болар син көткән түгел ич!» – дип, барысын күмеп китә.

Аннан тагын күктә, калтыранып-туңып, бер-берсенә сыенышып, йолдызлар яна. Иске ай сызып югала. Кичәге көнне тагын ашыгып-ашыгып кар каплый...

Ә иртәгесен янә юл ачасы, ул юлдан янә кемнедер көтәсе...

Юк, инде хәзер кемнедер түгел, Илшатны көтә! Илшат аңа шактыйдан сүз кушып йөри. Әнкәсе Асылбикә абыс-тай әйткәнчә, чыннан да, егеткә күтәрелеп карасаң, башындагы кама бүркең төшәрлек. Тик менә анасының соңгы сүзен генә ишетә алмый калды. Ул Камчаткадан кайтып төшкәндә, Асылбикә абыстайны юып, кәфенләп куйганнар иде инде. Кайтып җитәм дисәң дә, җир чите шул.

Кәримә җиңгәсе соңгы көннәрдә гел Асылбикә ахирәте янында кунды. «Бала көя – көя хәтле, ана көя – дөя хәтле, димәсләр иде, ахирәт. Кайтып күземә күренми бит. Тотып кына өйләндерер идем шушы Ләйләгә үзем исән чакта», – дип, бик офтанды. Ләйлә дә чибәр абыстайның иртәле-кичле хәлен белеп, аш-су әзерләп, җыясын җыеп, юасын юып, булышып йөрде. «И олан, иллә дә күңелемә ошаган идең», – диде соңгы тапкырында да.

Егет ят күрше кызына күзен генә тутырып карады. Болай да бәләкәй Ләйлә бөтенләй җиргә чүккәндәй булды. Тора-бара ничектер күз ияләндеме, әллә Ләйлә үзе дә канатланып, үсеп киттеме – Илшат белән күрешүләр алай ук сәер тоелмый башлады.

Ләйләнең бүген бөтен көне, бөтен эше уң килеп торды. Институттан да иртәрәк кайтып җитте. Бу суыкта автобуслар да көтеп интекмәде. Бүген изрәп мунча керәсе, мич шәңгәсе ашыйсы көн. Алда – ял. Алда – ниндидер билгесез куаныч.

Кәримә җиңгәсе инде Ләйләгә мамык шәлләрен, җылы каталарын әзерләп куйган. Яраталар да инде алар мунчаны, тәмләп тә кереп карыйлар ичмасам!

Сәрбиямал дүрәнәсе дә шулай иде. Башта каен пиннеген лепердәтеп, сөеп кенә Ләйләсен чабындырыр. Аннан үзенә тагын эссе өстәр. Үзе: «Йә Аллам, мунча кызуларына түзәр хәл юк, тәмуг кызуларына ничекләр түзәрсең. Тәмугыңнан сакласана, Ходам!» – дип үрсә-ләнеп ләүкәдән төшәр. Ләйләсе балкып: «Дүрәнәм, соң синең бер генә гөнаһың да юк бит», – дип, коенырга талык, рәхәт су әзерләп торыр...

Кәримә җиңгәсе мунчадан соң күршеләргә кереп тир катыра, чәй эчә калды. Бик кыстасалар да, Ләйләнең бу юлы өйгә үк кереп торасы килмәде. Чыгып өсләрен алмаштырып, чәчләрен иңенә таратып, затлы кершәннәр сөртеп, көзге алдында көязләнебрәк йөри иде, ишегалдында Илшат тавышы ишетелде. Ләйлә күлмәкчән генә атылып йөгереп чыкканын абайламыйча да калды.
– Нәрсә югалттың? – диде Илшат җитди кыяфәт белән.
– Югалтмадым кебек, – диде Ләйлә аптырабрак. Алай да колагындагы алкаларын капшап карады. Чөнки әнкәсенең бу ядкареннән дә кадерлерәк бернәрсәсе дә юк иде аның.

Ниһаять: «Бу синекеме?» – дип, елмаеп учын сузды. Ләйлә кызыксынып якын килмәкче генә булган иде, егет «ә» дигәнче кызны тартып алып, тун эченә тыкты да бакча артыннан өйләренә ике генә атлады. Капкадан күренүче Кәримә җиңгәсенә: «Кызыңны эзләп йөрмә, яме, Кәримә апа, мин алып киттем», – дип кычкырырга да онытмады. Күз ачып йомган арада булган бу хәлгә Ләйлә ни әйтергә дә белмәде. Өйдә дә: «Алай ярамас, алай килешмәс», – дигән иркә пышылдаудан гайре сүзе чыкмады. Илшатка аның җаны да, тәне дә карыша алмады. Болай да Мәҗнүненнән башка җирдә өч дистә ел узып киткән бит инде. Илшат та ир уртасы булган. Ул да Ләйләсен: «Минем куен яулыгым!» – дип, куеныннан да чыгармады.

Иртән Ләйлә оялып кына: «Син минем куен яулыгы икәнемне каян белдең!» – дип сорады.
– Син минем өчен генә куенда саклангансың ич.
– Дүрәнәм мине, «куен яулыгым» дип, куенында гына йоклата иде, – диде дә, күзләреннән мөлдерәп яше агып төште. Илшат, моңсу елмаеп, аның күзләреннән үпте дә, үзе дә башын читкә борды. «Аллага шөкер, каты бәгырьле түгел икән», – дигән уеннан тагын яшьләре тәгәрәде Ләйләнең.

Кәримә җиңгәсе шул көнне аймак мулласын чакырып, гөл кебек итеп никах укытты.
Озын кыш та бер генә тотам күренде Ләйләгә. Ул барысына да өлгерергә, ошарга тырышып, орчык кебек бөтерелде. Беренче көннән үк бу әйбер кая, кая куйыйм, нәрсә эшлим дип сорап йөдәтмәде. Һәрнәрсәгә кулы ятты. Идән-түшәм ялт итте, урын-җире ак кар төсле шыгырдап торды, пешкән ризыгы тәмле, бәрәкәтле булды. Эшендә дә күңеле үсте. Май кояшы кебек җылы елмаюлы Ләйләсенә Илшат та ялгышып та каты бәрелмәде. «Нигә моны болай итәсең, нигә чакырасың, нигә бирәсең», – димәде. Әйтерсең алар гомер буе шулай бер җан булып, бергә яшәгәннәр. «Бәхете аягына уралган икән», – диде күрше-күлән. Әйе, Аллага шөкер, бәхете аягына уралган Ләйләнең. «Тик менә кайвакытта атларга гына ирек бирми», – дип уйлады, бәхетен тагын балага күчереп.

Илшаты да уенын-чынын бер итеп:
– Куен яулыгым, син бәби урынына шулай үзеңне генә сөйдереп яшәргә җыенасың, ахры, – дип, йомшак кына битәрләп тә куйгалый.

Төрлечә уй корды Ләйлә. Мөгаен, башта табибларда тикшеренергә кирәктер. Әллә күрәзәчеләргә барып караргамы? «Бала!» дигән кеше болай синең кебек кул кушырып утырмый инде ул, җаным. Әнә бик теләсәң, башта пробирка эчендә дә үстереп бирәләр, ди... «Балаң булмый!» дип, йөрәгеңә ук кадап җибәрсәләр... Кәримә җиңгәсенә нәзерләрен әйтеп, җәйгә хәтле көтеп карасын әле.

Быелгы җәй елак килергә охшап торды. Нигәдер Ләйләнең йокысы бүген иртә ачылды. Ул инде кояш белән бакчада иде. Бераз чүпләр утап йөргән арада тагын томалап алды да коепмы-коя. Бигрәк рәхәт җылы яңгыр. Ышыкланасы да килми. Ул да бит табигать баласы, җаны-тәне бер кинәнсен әле аның да. Кара, качып кына җиләкләр дә пешә башлаган ич. Ләйләнең авызыннан сулар килде. Башта берсен, аннан икенчесен өзеп капты. Алай да нәфесе басылмагач, дүрәнәсе әйтмешли, Зәйнибәшәр күзе төсле яшелләренә кадәр җыеп ашады. Беркайчан да бу кадәр комарланып, яратып ашаганы юк иде бит Ләйләнең. Әллә...

Яңгыр ничек тиз килсә, шулай тиз китеп тә барды. Хозурлыкның чиге юк иде. Күр, Ләйләгә еракта каракучкыл болытлар өстенә аллы-гөлле салават күпере җәеп калдырды.

– Әйе! – диде табиблар. Баланың шулай җиде айга чаклы кан белән юынганнары да була, – диделәр.
Сөенечне генә дулкынлануыннан ничегрәк әйтергә белми аптырады Ләйлә. «Кайсыбызга охшар икән?» Ләйләнең үзенә охшап, йодрык кадәр генә кыз туармы? И-и, Илшатына охшап малай тусын иде! Ходайга мең шөкер, чын-чынлап бәхетле икән бит Ләйлә!

Илшат башта шатлыгыннан елмаюын җыеп ала алмады. Аннан гына: «Мин инде сиңа хәзер «әнисе» дип дәшәрмен, яме», – дип, Ләйләне күкрәгенә кысты.

Әнисе...

Язмады, Ходай насыйп итмәде шул Ләйләгә әни булырга.
Көзләр сагышлы килде. Яңгырлар тәрәзәгә түгел, йөрәккә бәреп яуды. Гел нәрсәдер искә төшерергә, искәртергә тырышты.

Кышка сулып керде Ләйлә. Бу арадагы челлә суыклары бөтенләй өшетте. Аның каравы, җәй кызу, матур килер, диделәр. Җәйгә озак, би-и-ик озак әле.

Хәзергә, көзен тагын җимешкә бөреләнүенә сөенергә дә, көенергә дә белмичә, хастаханәдә ята Ләйлә. Табиблар сүз берләшкәндәй: «Балаң тормас, аналыгың ныгып өлгермәгән, ашыккансың», – диләр.

Бәлкем, җан ашыккандыр. Алла боерса, туасы җан бардыр! Табиблар Ходай Тәгалә түгел. Ни дип әле аларның бар сүзе рас килергә тиеш. Ләйлә шулай дип юана. Илшат та иртәле-кичле килеп, күңелен күтәрергә, шаяртырга тырышкан була. Аңа үпкәләрлеге юк. Оят, билләһи! Ничек бу тикле черек, җебегән булып чыкты соң әле ул. Кеше кебек йөгереп йөреп кенә күтәрер өчен әллә ниләр бирер иде Ләйлә. Туйды да соң болай түшәмгә карап ятулардан. Нишләсен, уенда тагын улы белән сөйләшүгә күчә.

– Әтиең: «Мунча өлгергәнче, малайны минем кулга тапшырганчы авызыңны да ачма!» – дип китте. Әтиебезгә бурычыбыз арта, ишеттеңме: «Малай ыштансыз калдыра инде, миңа охшамагандыр, тәмлетамак бит», – дигәнен. Бүген хушлашканда ни диде? «Мин югында чикерткә кебек сикереп йөрмәгез, тыңламасагыз, икегезгә дә тал чыбыгы! Матчага кыстырып китәм», – диде. Улым, ятыйк та ятыйк инде, әтиеңнән әлегә өйдә көн юк.

– Тыңла инде, җимешем! Мин сине шулай кочаклап ятыйм. Әтиең озак тормас, тагын безне сагынып килеп җитәр.

...Сагыну-сагышларга тагын чик булмас инде. Ләйләнең йөрәк җимешен язмыш суыгы аямады. Җаны җәйләрдә дә җылыныр төсле түгел инде.

* * *
Ләйләгә мәгълүм: яшәешнең мәңгелек фәлсәфәсе, мәгънәсе көрәштән тора. Тормыш шулай этеп ега да кул биреп торгыза. Һәм син торыр өчен тагын егылырга тиеш. Бу юлы нигә егылганыңны уйласаң, икенчесендә кайда егылырыңны да уйларга кирәк булачак. Зирәк Сәрбиямал дүрәнәсе әйткәндәй: «Мич башыннан егылып төшүнең дә хикмәте бар».

Авыз салыбрак йөри башлаган иде Ләйлә. Көтелмәгән бер вакыйга аны тотып җилтерәткәндәй итте. Институтта халыкара зур конференциягә әзерләнәләр иде. Ләйләгә дә бу көннәрдә соңлабрак кайтырга туры килде.

Урамнан ук әллә нигә йөрәге сикерә башлады Ләйлә-нең. Яп-яктыда утлар януы да, ишек-капкаларның киереп ачык калуы да юньлегә түгел иде. Сулышы кабып кергән шәпкә Илшатның теле көрмәкләнеп, көчкә-көчкә сөйлә-шүенә хәйран булып, бусагада туктап калды. Ярыйлар туктады әле...

– Валяда малай үсә бит минем. Син беләсең инде. Әни карчык ризалык бирмәде. Ай-яй, чибәр иде Валя...
– Артык чибәр синеке генә булмый ул.
– То-то. Нигә Камчаткага китеп югалдым? Күзем күрмәсен, дидем.
– Малай синекеме соң?
– Стерва ул хатын-кыз... Малай миңа охшаган.
– Туктале, теге юлы син: «Хатын әйбәт», – дип мактанган идең бит. Яратып өйләнмәдеңмени?
– Черт его знает...
– Ничек инде...
– Үзем дә аңламыйм. Яратам да, йөрәк тә әрни. Баласын да таба алмый. Сүз әйтер хәл юк, елый. Надоело, брат, все надоело!
– Ярар, дөнья булгач, төрлесе була. Борыныңны төшермә, үтәр. Кулың алтын, йорт-җирең шәп! Мин китим. Бүгенгә сиңа да җитәр, ял ит.
– Эчмим лә мин. Исерек тә түгел...

«Ишеттеңме?» – диде Ләйлә үзалдына зазурланып. Елак кына түгел, сукыр да икәнсең әле. Күбрәк йөр шулай авызыңны ачып. Ялгыз утырып калганыңны сизмәссең дә. Балага сар ул... Ирләргә синең ише җебегәннәр кирәкми. Алар уйнап-көлеп торганнарны ярата. Үзең гаепле. Әйтте бит: «Язганы булыр, үз-үзеңне алай бетермә», – диде.

– «Әйдә, диңгезгә барып ял итеп кайтыйк», – диде. Эшең кача, сиңа эш җене кагылган. Тинтәк, эш дип шушы көнгә калганыңны белмисең...»

Ләйлә бераз тынычлана төшеп өйгә кергәндә, Илшат башын өстәлгә куйган килеш йоклап киткән иде. Күпме уятса да, торып урынына барып ятмады. Кызганыч икән Илшаты мондый кыяфәттә. Ходай үзе генә сакласын, шулай эчәргә генә салынмасын. Эшләр харап. Әллә сынар өчен юри кыланды микән? Ләйлә төн буе аның янында үрсәләнеп йөрде. Иртән Илшаты берни булмагандай: «Әнисе, мунча ягып җибәрәсеңме әллә?» – дип кенә елмайды.

Җәйге мунча тиз өлгерде. Бар җире өр-яңа. Көлеп тора.
– Мә, әнисе, кичәге ачуыңны рәхәтләнеп ал әле, – диде дә Илшат, ләүкәгә сузылып ятты. Гадәтенчә, Ләйлә килер дә такмаклап, җиңел пиннеге белән бергә үзе дә җилләнә-җилпенә аркасын чабарга тотыныр дип көтә башлады.
– Әнисе, сиңа әйтәм бит!
– Син миңа башка «әнисе» димә инде, Илшат. – Ләйлә тагын елап җибәрүдән курыкты. – Әнисе булалмадым бит инде мин. Бик теләсәң... – Ләйләнең тавышы өзелде. – Теләсәң, аерылышыйк.

Илшат мондый борылыш көтмәгән иде. Ялт кына урыныннан сикереп төште дә очыртып кына Ләйләнең үзен ләүкәгә мендереп куйды.
– Ә-ә, башта әле синең үзеңне чәбәкләргә кирәк икән, – дип, пиннеген үлән суында әйләндерә-әйләндерә Ләйлә өстендә җил-җил китерде дә, йом-йомшак, кап-кайнар Ләйләсен куенына алып, шактый гомер сүзсез-өнсез утырды.

Ләйләнең тагын тыңлаусыз яшьләре тәгәрәде. Инде бәби мунчалары булырга тиеш иде... Ләйлә бу чәчкә бәйләмедәй май пиннеген бәби тазында алдан пешереп, алдан суларын таманлап куяр. Аннан ләүкәгә алып менәр дә бәләкәченең алсу тәненә бөрчек-бөрчек көмеш тамчылар сарганын көтәр. Аннан әле эченә, әле аркасына әйләндереп, күгәрчен күк гөрли-гөрли «чәп-чәп» итәр. Арыш ипиенең йомшагы белән улын елаткан кәчтеркәләрен уар. Улының нәни авызлары тагын бөрелеп килер, йөрәкләре дөп-дөп кага башлар. Ләйлә тиз генә, кайчандыр дүрәнәсе аны коендырганча: «Суы сарыксын, үзе калыксын! Минем кулым түгел, Гайшә-батман кулы», – дип, суларын авызы белән саркытыр да, ап-ак җәймәгә төреп, әтисенә тоттырыр...

«Шушы көннәрне күрергә насыйп итсәнә, Раббым», – дип үкси, ялвара җаны. Мунчада теләк теләргә ярамаганын да белә юкса. Тик нишләсен, яраларын ни хәл төзәтсен?!

«Кичер, ташлама мәрхәмәтеңнән. Кодрәтең шулкадәр киң бит, Раббым!» – дип, тагылар инәлә.

* * *
Язмыш Ләйләнең боек күңелен сөеклесенең куен җылысында, җан җылысында янә иркәләп-назлап җылыта да, янә ачы бураннарда адаштыра.

...Болай булгач түзәр Ләйлә, Алла боерса, ничек тә түзәр. Менә инде җиде ае тулып, үзе дә, бәхете дә түгәрәкләнеп килә. Төне генә яманрак. Йокы алмый. Ятарга да, утырырга да ирек бирмичә җан уйный. Аннан да кыены юк. Көнозынына әллә никадәр «досье»лар тикшереп, сөйләшә-көлешә арыган бүлмәдәшләре бар да йокыда. Таңда изрәп йоклаган кеше бүтән була шул.

Ләйлә бүген дә аяклары талганчы тәрәзә янында кизү тора. Табибларга әйтсәң, тагын теге-бу дия башларлар. Инде эчте, даруларын да күпме кирәк эчте, үләннәрен дә, уколларын да алды. Инде тәкате бетте, барысыннан да күңеле болгана, исемнәрен дә ишетәсе килми...

Бүген урамга карап туйгысыз. Дөньяны ап-ак күч сарган. Ут яктысында, нәкъ корт аергандай, тыз да быз килешәләр. Их, чыгасы да, әкренләп күмеләсе иде шул аклыкка. Күмеләсе... һәм мәңгелек аклыкта каласы.

Уйлап бетерә алмады, кинәт Ләйләнең аяк астында нидер убылды, нидер очты... Аңына килгәндә, аны кушеткага кертеп салганнар, янында шәфкать туташлары, табиблар кайнаша иде. Су киткән, бала корыга калган. Әле туңдырып, әле яндырып, әле көзән җыерып тулгак тота башлады. Җан ачысы белән берәр сәгать тартышканнан соң Ләйләнең үле баласы туды.

Барысының да йөрәкләре чымырдады. Әле бит Ләйлә алдыннан гына унбиш яшьлек кызның җиде айлык баласы төшкән иде. Дөресрәге, «үзе кергәндә үк укол кадатып кергән», – диделәр. Ләйлә карамады. «Баласы тәрәзә төбендә өч сәгать исән торды», – дип сөйләделәр...

Раббым, әйт, ничекләр сыктамасын бу җан?! Күкрәк белән кысып бәйләгән йөрәк ничек сызламасын, ике күземнән яшем ничек акмасын?! Ни гөнаһым бар каршыңда, Раб-бы-ым, булса, ничекләр йолыйм?!

Шулай уйлый-уйлый, яналмаган чыраларын барлый торгач, ачы бер хакыйкатькә юлыкты Ләйлә. Алар әүвәле мәхәббәтләрен Аллаһ сүзе белән ныгытмадылар ич, Аллаһ каршында ир белән хатын булып, шөкрана белән башламадылар. Беренче кичтән бәхет юлын яктыртасы чыралары чи булды аларның. Сөю уты, яшәү уты алалмады аны...

Барысы да тагын яңабаштан кабатлана: гыйбрәт итүләр, юату-юанулар. Ләйлә инде үзе кайткач бөтен аймакның керәсен, ни сөйләсен алдан белеп тора.

– Бала тапкан хатынның кырык көнгә хәтле кабер өсте ябылмас ди. Берүк өзлегә күрмә, балакаем! – дип, нур булып Кәримә җиңгәсе иңәр.
– Яшьләр әле сез, орлыгы Бохарада түгел, өчәү булган, тагын булыр, – дип, Сания апасы юатыр.
– Балам юк дип кайгыра күрмә! Әнә өч таш тапкан булсам, Ходайга зекер әйтеп торырлар иде, – дияр Хәсби әбисе зар елап.
– И-и, тугач та мендәр генә каплыйсы нәрсәләр, үземнең башкисәрләрне әйтәм, – ди-ди, Әлфинә өйне өч әйләнер.
– Утыз улың булганчы, усрак ирең булсачы, дигән борынгылар. Грандир кебек ирең барда елап утырма, – дип, Сайра ханым колагына сайрар.
– Бала – бәла. Кемгә кирәк ул? Әтисенә кирәкми, хөкүмәткә кирәге юк та юк инде, – дип, Люда кибетендәгечә пыр-пыр килер.
– Әйтеп куйыйм әле, дидем, асрамага алабыз, дип, җүләрләнеп йөри күрмәгез тагын, – дип, Сәмига түтәсе пышылдар.
– Әйттем мин сиңа бала тумый әйбер җыймыйлар, дип. Ярамагач, ярамый инде! – дип, ахирәте Айсылу шелтәләгән булыр.
– Шулкадәр кабак төше генә ашавыңа, берәр ташбаш алып кайтырсың дигән идем агай, – дип, кетер-кетер Шакирә көләр.
– Әнисе, болай булгач финишка күп калмый, мин сиңа кочак-кочак чәчкә ташырмын, яме, – дип, Илшаты куандырырга тырышыр. Ләйлә чәчәкләрне күкрәгенә кысып елмайган, артистларча башын игән булып кыланыр. Тик менә җанын гына тагын «Илшатның читтә булса да улы бар» дигән тигәнәк-уй сырып өлгерер.
   
* * *
Җиргә тагын яз килде. Уйсу җирләрдә ут-чәчәкләрдән көнләп, әкрен генә соңгы кар сызды. Чирәмдә сары мамык бәбкәләр тәгәрәште. Күктә кыйгачлап тилгәннәр очты.

«Тилгән, тилгән,
Бер күрергә тилмергән
Атаң-анаң үлгән...»
– 
дип, урам ярып бала-чага кычкырышты...

Аннан тупыл мамык очырды. Каен җиләкләре пеште, печән өсте җитте. Арыш камчылады...

Аннан, кояш кебек көлеп, көнбагышлар бакты. Бакча-бакча алма кызарды. Балан-миләш балланды...

Аннан йөзьяшәр имәннәрне суык сукты. Өй бүрәнәләре чартлады. Чыпчыклар шакыраеп катты. Җаннар өшеде... 

Аннан тагын тереклек кайтты, агачларда сут уйнады. Зирек алкаланды. Алма-чия чәчкәләрен төнге кырау сукты. Исән калганнары җимеш бирде...

...Кояш чыкты, ай тотылды, йолдыз атылды. Җаннар иңде, җаннар китте. Гомер дигән фасыл шулай кабатланып торды.

Рәхмәт яусын, салкын кышта куенына гына тыгып алып чыккан Илшаты Ләйләсен гомер буе куенында гына яшәтте. Гомер дигәне бик озын-озак тоелса да, унбер генә ел икән әле. Хәер, теге утызын да кушсаң, әнкәсе кадәр ике яшәлгән ич инде.

Сәрбиямал дүрәнәсе бер нәрсә булса: «Берәүнең бәхетенә май катар, берәүнең бәхетенә таш эрер», – дияр иде. Ләйләнең бәхетенә быел таш эреде. Мең шөкраналар, мең рәхмәтләр. Аның энҗеле кабырчыгы ачылырга санаулы минутлар гына калып бара. Кичен әйт син, бүген нинди изге, хәерле кич. Кадер киче. Бүген аларга бер еллык тәкъдир белән фәрештәләр иңәр...

Әнә бит аның фәрештәләре инде килеп тә җиткәннәр. Тырыша, тырыша, күрмисезмени, җан-фәрманга тырыша бит инде Ләйлә. Дәрманы гына җитми. Әйе, әйе, баланы барысы да шулай, мең кылы өзелеп, мең газап белән таба. Ул да җан ачысы белән туган. Әнә бит әнисе дә үлмәгән, ап-ак нур икән бит ул! Янында Илшаты елый түгелме соң? Язмаганны...

Ләйләнең күзеннән соңгы тапкыр утлар чәчрәде. Кырык беренче чырасы, соңгы чырасы янмас дип курыккан иде. Әнә бит яна! Илшат, син җилне каплый күр...

Язмыш җиленә каршы торырга берәүнең дә көче җитми... Ләйләне инде чем-караңгылык суыра, юк, шундый тизлек белән каядыр очырта. Әмма ул шундый ук тизлектә яктыга, Аңа каршы очкан Ак күбәләген күреп өлгерә. Күз ачып йомган арада ике газиз җан бер-берсен сөеп, сыйпап узалар.

Берсенең – фанилыктан мәңгелеккә китеп барышы. Икенчесенең – сынаулар өчен якты дөньяга туып килүе. Раббым, күтәрә алмаслык тәкъдирләр бирмә инде аның Энҗе бөртегенә!

Рәсем: «Җомга». Рабис Сәлахов эше. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бик кызганыч бетте әсәр. Ләйлә исән калса, ни була иде инде. Илшат та кызганыч, ялгызы баланы ничек үстерер?

    Хәзер укыйлар