Логотип
Проза

Кылдан нечкә, кылычтан үткер

— “Тукай" дигән фән булырга тиеш, дигән иде Альберт Фәтхи. — Тукайның һәр сүзенә, һәр шөгыленә тарих и-гыйльми аңлатма, шәрех булырга тиеш киләчәктә...

Татар галимнәренең һәм чит илләрдәге фән эшлекләренең даими эзләнүләренә карамастан, Тукайның иҗаты һәм аның шәхси хәяте турында әле соңгы сүз әйтелмәгән, һәм әйтелмәячәк тә, чөнки фән ул — чиксез... Тукаебызның әле әллә никадәр серләре ачылмыйча ята булыр. Ә Тукай ул чагыштырмача бик якын тарих. Даһиның рухын өйрәнгәндә, шагыйрьнең кыяфәтен сурәтләгәндә, эчке халәтен тасвирлаганда әдипләр бары тик тарихи мәгълүмат, хатирәләргә таянып, дөреслеккә хилафлык китермәенчә иҗат итәргә дучар. Узар заманнар, Тукай ерак тарих вәкиле булыр; тарих, сәнгать-фән Тукайны өйрәнүдән, ачышларга омтылудан, шәрех вә фаразлардан туктамаячак. Киләчәк буыннар аны Алын батырдай биек-калку итеп сурәтләр, чөнки Тукай үз иҗаты белән Алып, үз шигыре белән каһарман. Төп һәм чын образ — аның иҗаты.
Тарихтагы мәшһүр шәхес турында әсәр язу — ул гаять четерекле мәсьәлә. Мин дә Тукайның рәсемен, әдәби сурәтен ясарга җөрьят иттем. Тарихи әсәрме бу? Тарихи әсәр! Әдәби әсәрме бу? Ие, әдәби әсәр! Тукай Зәйтүнә туташ белән очрашканмы? Очрашкан! Нәрсә турында сөйләшкәннәр алар? һичкем белми. Бәс, ал арны җанландыру язучының иркендә, әдипнең хокукында. Иҗат максатларыннан чыгып автор хәтта тарихи чынбарлыктан күрәләтә читкә дә китә ала.
Тукайның соңгы көннәрен мин үземчә күзалладым, үземчә гоманладым һәм үземчә күргәннәремне сезгә сөйләргә булдым.
АВТОР.



Зират дымлылыгымы, җәяү кайткандагы салкын җилме, әллә бер-бер артлы ишелеп төшкән кайгылармы аны изде, Тукай тәмам хасталанып ятакка ятты. Бер атна өзлексез ютәлләп, ашамый-эчми, саф һава күрми бүлмәдә аунаганнан соң ул әкренләп торып йөри башлады. Бераз рәтләнде. Шул көннәрнең берсендә аның бүлмәсенә Зәйтүнә туташ килде. Тукай эчтән генә бер сөенде, бер көенде. Зәйтүнәне күрү бәхет булса, шушы зәгыйфь кыяфәттә кызлар алдында утыру читен хәл иде.
Туташ бүген аеруча гүзәл иде. Ул матур итеп киенгән, кулына чәчәк бәйләме тоткан.
“Гаҗәп, дип уйлады Тукай, кыш азагында бу тере чәчәкләрне кайдан ала икән бу туташ?”.
- Минем сөенечем бар! - диде туташ Тукай каршына утыргач. — Сөенечем шул, матбугатта сезнең шигырьләрегез бик еш басылды. Гаҗәп истидатлы әсәрләр, әфәндем. Бер якта куәтле сатирагыз, шаян әсәрләрегез халыкның рухын күтәрә. Икенче якта мәхәббәт лирикагыз гаҗәеп бер омтылыш белән яшьләрнең күңеленә кереп урнаша. Алар бер укуга күңелгә сеңә.

Тукай тарсыну кыяфәтендә иде, ул теләр-теләмәс кенә сүзгә кушылды:
- Сез укыйсыз, алар сезнең күңелгә хуш килә, ә халыкның бер өлеше шул әсәрләрем өчен мине каргый.
— Сез андыйларга игътибар итмәгез! — диде туташ. - Кизәнгәнсез икән - сугыгыз. Суккансыз икән - үкенмәгез. Кәефегез юкка шул гына сәбәп булса, ташлагыз. Сезгә курку хәрәм...
Туташ туктады. Тукай дәшми. Сөйләшергә яңа тема кирәк иде.
— Мин атам белән анама сезнең белән һәр күрешү хакында сөйли барам, - диде туташ. - Борчылмагыз, минем алардан яшерен серем юк. Ал ардан сер чыкмый. Беләсезме, җәй уртасында мин сезне авылга алып китәрмен. Кызык булыр. Безнең якта кымыз да бар. Кызык та бар. Казы да бар. Кубыз да бар. Кыз да бар.

Зәйтүнә туташ яңгыратып көлә башлады. Тукай да елмая иде. Нинди самимилек. Хәтта сабыйлык, дияргә була. Бу сафлыкка карап сөенмәү мөмкин түгелдер ул. Тукайның кәефе күтәрелә башлаганын күреп, туташ тагын да җанлана төште, ул ак чәчәк алып, Тукайның күкрәгенә кадап куйды.
-    Матур! - диде туташ. - Сезгә килешә.
Тукай да савыттан зәңгәр чәчәк алып, туташның түш якасына беркетте.
-    Кайгыларымны таратучы зәңгәрсу чәчәк! - диде Тукай, ләкин ул инде тагын сагыш эченә чумган иде. — Чәчәк үзенең көче җиткән вак кайгыларны гына тарата ала. Кичерегез, туташ.
Тукайның кәефе киткәнен күреп, туташ хафага төште:
-    Сезгә нәрсәдер булган, мотлак, ни дә булса, булган, Тукай әфәнде, — диде туташ. — Сөйләгез, әфәндем, сөйләгез. Мин аңлармын. Зинһар, яшермәгез миннән!
Тукай эчтә ниндидер олы карар кабул итте кебек, ул савыттагы чәчәкләргә карап, сүз башлады.
-    Аландагы чәчәкләр өстендә, пәрәвездәге бихисап асылташларны мин тагын күрдем бүген. Әз генә ятып торган идем. Йокыга китәргә дә өлгермәдем шикелле, тирә-юнем мең төсле асылташлар белән тулды. Җыеп, сезгә бүләк итәрмен, дип үрелгән идем, күктән ике башлы каракош килеп чыкты да, канатлары — давыл чыгарып, сәйләннәрне коеп бетерде... Туташ!- Тукай кинәт аягүрә калыкты, гадәтендә булмаганча, туташның күзләренә туры карап, кычкырыр дәрәҗәдә көчле тавыш белән:
-Туташ... зинһар... безнең танышлыкны онытыгыз! - диде.
Туташ тораташ булды. Тик бераздан:
-    Мин һичнәрсә аңламадым, Тукай әфәнде! - диде.
Тукай сабырлана төшеп:
-    Кичерегез дорфалыгымны, зинһар, — диде. — Миңа рәнҗемәгез. Мин алга таба сезнең белән күрешә алмыймын!
Туташ әле һаман Тукайның тел төбен аңламый иде.
-    Берәр яры китәсезме? Әстерханга яки Җаеккамы? - диде.
-    Ераграк, туташ! - диде Тукай.
-    Ерактан да кайтырсыз. Тагын Питербургамы? Хат язарсыз. Мин дә сезгә язармын.
Бу аңламау, яки аңламаганга салышу Тукайның ачуын чыгарды, ул турыдан-туры әйтте.
-    Кавышмаган килеш безгә аерылышырга кирәк! - диде.
Ниһаять, Зәйтүнә туташ башына барып җитте, ул чарасыз калып башын иде һәм салмак кына:
-    Ни-нәрсә үзгәрде шушы арада? - диде. - Без икебез бер җан кебек идек бугай...
Тукай инде авызлыкны тешләгән, аны туктатыр көч бу бүлмәдә юк иде.
-    Ул сезнең фантазиягез, туташ, ул сезгә шулай Тоелган гына Ялган романтика! Без икебез ике кеше, ике аерым җан. Юллар аеры безнең, юллар..
Туташ, аягүрә басып, кинәт каты тавыш белән:
-    Ышанмыйм! - диде. - Туры Тукай ул вакытта алдамады. Икесенең берсе ялган! Күземә карагыз, Тукай. Туры карагыз! Сезгә гайбәт ишеттергәннәр... Шулаймы? Сез мине Тукайга тиң санамыйсыз!.. Минем турыда гайбәт булалмый. Алайса ни сәбәп?..
Туташ кызганнан-кыза бара иде, ул инде әдәп- итагать сакларга тырышмый, ул үзенең мәхәббәте өчен соң мәртәбә көрәшкә атылды.
-    Беләм, Тукай, - диде ул яшьләрен чак-чак тыеп. — Беләм, миңа сезнең белән бик кыен булачак. Сезнең холкыгыз фәрештә холкы түгел. Дошманнарыгыз күп. Сезгә яшәве көннән-көн кыен булачак. Сезгә дә, сезнең белән яшәүче хатынга да, беләм... Белгәнгә күрә, мин сезне сөямен!
Тукай үкереп елардай, шашып көләрдәй сәер халәттә иде, тагын бер-ике сүз әйтсә, Тукай туташның аягына егылачак һәм икесе дә харап булачак. Тукай кинәт аягүрә басып, каты тавыш белән:
-    Мин сезне сөймим! - дип кычкырды.
Мең көзге ватылгандай һава чәлпәрәмә килде, чәлпәрәмә килде дә бүлмәдә табигый булмаган тынлык урнашты. Тукай кычкыруы өчен гафу үтенгәндәй, сабыр тавыш белән әйтте:
-    Шуны аңладым менә шушы вакыт арасында, Зәйтүнә туташ, - диде.
Туташ та инде сабыр иде.
-    Туры Тукайның беренче һәм соңгы ялганы! — Диде ул.
Шулай диде дә туташ тәвәккәл атлап чыгып китте. Тукай ул киткәч тә байтак кына хәрәкәтсез утырды. Аннан соң өстеннән олы йөк төшкәндәй әйтте:
-    Хуш, бәгырем, мәңгегә бәхиллә бу ялганымны! — диде. — Мәхәббәт шигырьләремнең илһамчысы, хуш, бәхил бул! Әл-аман, туташ, әл-аман. Әлвидаг, туташ, әлвидаг!
Ул мендәренә капланды, аның арык җилкәсе җиңелчә генә калтырана иде: ютәллиме Тукай, әллә елыймы?
Фатих Әмирхан Зәйтүнә туташның Тукай бүлмәсендә икәнен белә иде. Ул ике яшь йөрәкнең бергә кушылуын бөтен җаны-тәне белән тели, Аллаһка ялвара иде. Туташ белән Тукай сөйләшеп бетергәнче Кабан күле буйлый әйләнеп кайтырга булды. Мәхмүт арбаны каридурга алып чьгкты, инде киттек дигәндә генә Тукай бүлмәсенең ишеге ачылып китче, аннан Зәйтүнә туташ килеп чыкты, кеше күзенә күренмәскә тырышып, битен кечкенә сумкасы белән каплап, туташ йөгерердәй булып, тиз атлап беренче катка төшеп китте. Фатих Әмирхан аның белән исәнләшергә дә, туктатып сораштырырга да өлгермәде. Мәхмүт аңлады, арбаны урамга түгел, Тукай бүлмәсенә таба этәргә кирәк иде.
-    Тукай, бу ни эшең? - диде Фатих бүлмәгә кереп җитмәстән. - Туташ тыела алмыйча җылый-җылый, битен каплап китеп барды. Синме аны рәнҗеттең?
Фатихның бу эшкә килеп катышуын Тукай өнәп бетермәде, ул канәгатьсезлеген яшермичә:
-    Синме булдың адвокат! - диде. - Юат, син бит высший круг кызларын юатырга өйрәнгән!
-    Тукай әфәнде! - дип кычкырды Фатих Әмирхан. - Минем белән шундый тонда сөйләшергә кем рөхсәт итте? Извольте аңлатырга? Нигә җылый кыз бала? Аның ни гаебе бар?
-    Мин җыламыйммы, Фатих! - диде Тукай. - Күр! Мин аннан да катырак җылыйм лабаса. Минем күз яшьләрем аныкыннан мең кәррә әчерәк.
Булды, икесе дә бер-берсенә кычкырды. Җитте. Инде сабырланырга вакыт. Фатих Әмирхан, киеренкелекне киметер өчен, Тукайга якынрак килде.
-    Ни өчен ачуланыштыгыз? - диде. - Хәер, татуланышырсыз әле.
Тукай да үзен бераз гаепле саный иде Фатих каршында. Ул сабыр гына әйтте:
-    Без ачуланышмадык, Фатих, - диде. - Кушылмыйча аерылдык. Шулай мәгъкуль. Кем мин? Ул әйтә, күземә туры кара, ди. Ә, миндә... — Тукай уң күзенә уч төбе белән сугып алды - ... печать проклятья! Ул - наг ик хисләр иясе. Ул - нәфислек алиһәсе. Мин - чир баскан, шик баскан бер буйдак.
Фатих Әмирхан дустының холкын бик яхшы белә иде. Юкка кимсетә Тукай үзен. Ул беркемнән дә ким түгел. Ул әйләнә-тирәдәгеләрнең барысыннан да югары кеше. Аның бу сүзләре хәйлә генә булырга тиеш. Туташ белән ара өзүнең башка бер җитди сәбәбе булырга тиеш. Аның уйларына җавап шикелле Тукай сүзләре ишетелде:
-    Шул фәрештәгә өйләнеп, аны бәхетсез итимме? Ул гүзәлләр гүзәле, ул газәлләр газәле, олуг бер мәхәббәткә ия булырга лазем.
Чынлыкта Зәйтүнә туташ өчен Тукай мә- хәбәтеннән дә олуг мәхәббәт юк иде. Туташ Тукай белән бәхетсез булуны бәхет саный иде кебек.
-    Кире кайтарыйммы? - диде Фатих арбасын ишеккә таба борып.
Тукай кискен рәвештә:
-    Юк! - диде. - Юк, уйнама, Фатих! Киселде, мәңгегә киселде бу җеп. Киселде бу бәгырь. Киселсен. Бәгырем киселгәндә мәхәббәтнең сагышлы бер кылы өзелеп зың-ң-ң итче. Их, Фатих дустым, шушы сөюем мине бәхетле итә дә, әнә шул өзелгән кылның сызылып-сызылып зыңгылдавы әче бер ләззәт тә бирә. Белмисез шул сез яшерен сөюнең, тормышка ашмас мәхәббәт газабының ләззәтен. Белмисез!
-    Алайса, нигә кирәк иде туташ белән бу күрешүләр? — диде Фатих Әмирхан.
-    Бүген генә, хәзер генә аңладым, - диде Тукай.
-    ...мәңгегә кисәргә кирәк икәнен... Туташка өйләнүем зур гөнаһ булыр иде. Башкага мин өйләнә алмыймын. Өйләнер идем, куркам. Кем булып чыгар минем хатын? Чорт белә! Өйләнерсең - бала-чага. Үстер, укыт, тәрбия кыл. Хатын көенә бие. Туганнары белән талаш. Мин бала яратам, хатынны чит күрмәс идем. Юк! Минем өчен түгел андый тормыш. Мин тулаем халыкныкы, Фатих! Башым, иҗатым, авыруым белән мин халыкка кире кайтарып алмаслык итеп тапшырылган зат. Мин гаиләдә вакланып бетсәм, халыкка ни калыр? Шуңа күрә мин беркайчан да өйләнмәскә уйладым.
-    Хәйләкәр Тукай! - диде Фатих юри бармак янап. - Дәлилләр уйнап чыгарырга син оста. Ләкин боларның барысы да сылтау гына. Сәбәп тирәндәдер.
-    Әйттермә, Фатих! - диде Тукай кискен рәвештә. - Мин туташны сөйгән кебек берәү дә сөя алмый. Шушы арык тәндә тауларга сыя алмаслык гыйшык дәрте ята. Ләкин туташны бәхетсез тол итәсем килми!
-    Тукай! - диде Фатих ачынып. - Син...
-    Дәшмә! - диде Тукай аны бүлдерде. - Башыңа китер, япь-яшь гүзәл тол хатын. Аягүрә әрәм булачак. Мин үлемгә хөкем ителгән, Фатих. Дәшмә! Шулай! Син генә бел! Ә хәзер кит! Ялгыз калыйм!
Фатих Әмирхан кыйнап ташланган кебек иде. Ул инде чарасыз. Тукай ике сөйләшмәячәк. Чыгыл китү хәерлерәк булачак иде. Алар артыннан ишек ябылгач, Тукай арлы-бирле йөренеп алды да чәчәкләргә карап:
-    Менә шулай җиңелрәк булыр, Апуш! - диде. - Тукайга әверелә барган саен йөгең авырая. Шулай кысты сине, Апуш, кысты язмыш. Дөньяда үз мәхәббәтеннән качкан берәү булырмы? Үз мәхәббәтен таба алмаган бичаралар бихисаптыр. Ә мин мәхәббәтемне таптым. Сөйдем. Сөйгеле булдым. Үз кулларым белән, үз сүзләрем белән аны кире эттем. Әйт, син, Апуш, бер мизгел мәхәббәт ләззәте өчен корбан итә ала идемме мин туташны? A-а, юк! Үкенмә! Кылган батырлыгыңа үкенмә!
Зәйтүнә туташ белән соңгы сөйләшү вә аның сагышлы нәтиҗәсе Тукайны бөкте. Ул инде хаста рәвешен ала бара иде. Әнә шулай авырып яткан көннәрнең берендә аның бүлмәсенә тагын Шәүлә килеп керде. Аны күрүгә Тукай ризасызлык илә кычкырды:
-    Мин өйдә юк! Мин авырыйм! Йөрмә монда, карачкы Шәүлә! - диде.
Ләкин Шәүлә аның кууына исе китмәде, ул бүген бөтенләй башкача кыяфәттә иде, бөкрелеге дә әллә кая киткән, йөреше дә гарадовойныкы кебек иде.
-    Монысында без синнән сорап тормаска булдык, Тукаев әфәнде! - диде Шәүлә түргә уза-уза.
-    Кем инде ул “сез”? Николай патшамы? - диде Тукай.
-    Без! — диде горур хәерче. — Николай патша булмасак та, жандармерия идарәсенең өченче бүлеге әһелләре...
Шулчак бүлмә эчендә могҗиза булып алды. Шәүлә үз өстендәге әләм-сәләмнәрен салып ыргытты. Элеккеге йолкыштан мәһабәт бер кешегә әверелде. Тукай, циркта утыручы тамашачы кебек, авызын ачып карап тора иде. Ул әле һаман Шәүләнең бу әверелешен аның бер кәмите генә дип уйлый иде, ахрысы.
-    Чираттагы әверелешеңме, күрәзәче Шәүлә? — диде хуҗа.
-    Юк! - диде кәттә кыяфәтле ир. - Чираттагы эшемнең ахыргы нәтиҗәсе, Тукаев әфәнде. Күрәсез ки, мин үз эшемне шактый оста башкарам. Бу операциягә нокта куярга вакыт җитте!
Ул Тукай йөзенә ниндидер бер катыргы төртте.
Тукай барысын да аңлады.
-    Аһ, шулаймыни? - диде ул. - Елан тек елан...
Тукай көлә башлады.
-    Рәхмәт, әфәндем, - диде кунак. - Бу миңа бик зур комплимент. Мәдхия!
Тукайга көлүдән башка чара калмаган иде. Ул һаман елмаеп Шәүләгә карап тора, үзе сөйләнә:
-    Хәшәрәт! Казы белән сыйладым бит мин бу хәерчене, кызганып. Күрәзә караган саен берәр сум көмеш бирдем бит шул сатлык җанга.
Шәүлә бу сүзләргә җавап бирмәде.
-    Беләсеңме, — диде ул. — Барыбер мин сине яратам, Тукай. Сүксәң дә, типкәләсәң дә яратам.
-    Сөя-сөя суясың, ярата-ярата таркатасың, юха елан, - диде Тукай.
Шәүлә Парижларда гына тектерелә торган костюм кигән, ал-ак крахмал якадан, кыйммәтле ефәк муенчак бәйләгән, ике кулында ике балдак елкылдый, кулында нәзек, затлы таяк уйный. Оста уйната ул таягын, ике бармагы белән өзлексез әйләндереп тора ала.
-    Син, Тукай, бик тә сихерле кеше бит, - диде. - Синең артыңнан шымчылык итәргә алынган агент үзеңне ярата башлый. Синең өстән язарга теләми, сине яклый башлый. Сагышлы Сәгый ть Рәми качты. Бикчура асылынды. Полковник Жуховицкийдан миңа боерык булса да, мин сиңа кагылмадым. Мин сине харап итәр урында саклап йөрдем. Әйе, әйе, мин булмасам, сине әллә кайчан бетерәләр иде. Үзегезнекеләр үк. Яңа Бистә, Печән Базары әһелләре сине мең тапкыр үтерә иде. Мин аларның юлын кисә бардым. Тукайга кагылсагыз, бөтенегезне кырып бетерәм, дидем. Кагылмадылар.
-    Рәхмәт инде! — диде Тукай мыскыллы елмаеп. - Үзең үтерер өчен башкалардан саклап калганыңа күрә, мең шөкер. Хезмәтең өчен, әнә, өстәлдә сынык казы белән илле тиен бакыр бар, ал!
Шәүлә рәхәт көлә башлады.
-    Тукай һаман Тукай булып кала! - диде чакырылмаган кунак.
-    Хәзер сәбәбен әйт инде. Шәүлә! - диде Тукай.
-    Тукай - мәшһүр, Тукайга тартылалар! - диде Шәүлә. - Тукай миңа җим буларак кирәк иде. Алдавыч җим - ул Тукай. Государственный преступник Хөсәен Ямашевны розыск ничә еллар тота алмады. Ә мин тоттым. Әһә, минәйтәм, бу хәйләкәр төлке Хөсәен Ямашев Тукай дигән җимгә килми калмас. Ьәм хак, чиертте Ямаш Тукай дигән җимгә. Килде Хөсәен Тукайга, һәм тотылды... Авыр туфрагы җиңел булсын. Менә ни өчен мин Тукайны җаным кебек сакладым.
-    Революцияне буучы палач син! - диде Тукай нәфрәт илә.
Ләкин Шәүләнең ачуын чыгарып булмый иде. Ул елмая-көлә сүзен алга сөрде:
-    Ялгышма, Тукай! — диде ул усал елмаю аша. - Чын революцияне яклаучы мин. Революция ясаучыларның туксан проценты надан була. Биш-ун хыялыйның идеясенә котырып, наданнар баш күтәрә. Баш күтәрү вакытында акыллылары үлеп бетә. Революция юлы уртасында шыр наданнар гына торып кала. Каралар наданнар, кая барганнарын белмиләр. Кая барабыз соң без, барабыз да барабыз, дип сораганнарны әлеге наданнар революция исеме белән кырып ташлыйлар. Зыялылар бетә, ак фикерлеләр атыла, шик- леләрне асалар. Алай-болай булмагае дип, һич гаепсезләрне дә төрмәләргә тыгып бетерәчәкләр. Илне шом, деспотизм шаукымы басачак. Ьәр палач, гөнаһсыз башны чапканда, “Бисмилла” урынына “Яшәсен революция!” дип акырачак.
Менә нәрсә ул революция. Ямашев Хөсәен хыялланган революция ул революция түгел, ул ирексезләү, көчләү хәрәкәте генә булып калачак. Әгәр дә Ямашлар җиңә калса, Русияне “грядущий хам” — тупаслык, әдәпсезлек басачак. Русия әле чын революциягә әзер түгел. Мин менә шуннан куркам, Тукайҗан. Әнә шундыйлар, Ямашлар, Лениннар Русия халыкларын ялгыш юлдан алып китмәгәйләре дип, бөтен көчемне, талантымны җигеп көрәшәм.
-    Революция җиңсә, революцияне буып торучы Шәүлә ни кылыр икән? - диде Тукай.
—    Сабый син, валлаһи, — диде Шәүлә. — һәр хөкүмәткә өченче отделение кирәк булачак. Любой власть алмашыначак, без алмашынмабыз. Без яңа властька да хезмәт итә алабыз бит. Без, Тукай әфәндем, принципсызлыкны принцип итеп алган бәндәләр. Даһиларны даһи иткән — без. Без булмасак, сезнең кадер булмас иде...

Тукай үз гомерендә сафсата сатучыларны күп күрде, ләкин әле кабахәтлекне бөеклек дип, һәр караны ак дип әйтүчеләрнең мондыен очратканы булмады. Ул аптырашта иде.
—    Кыенлык күрмәгән шәхес зур шагыйрь була алмый, — диде Шәүлә. — Шагыйрьне биографиясе бөек итә. Ә сезнең биографияне без ясыйбыз, туган. Сезгә кыенлыклар тудьшу һәм сезне бөек итү безнең төп максатыбыз. Булгарин булмаса, Пушкин булмас иде. Булгарин - стимулятор. Булгарин — катализатор. Дошманнары булмаса, Пушкин Пыскын булып кына калыр иде. Пушкин дошманнарына үч итеп, Булгариннарга ачу итеп, аларны таланты белән, әсәрләре белән күмеп ташларга теләп иҗат итә, сугыша, эпиграммалар яза, ягъни үзенә һәйкәл әзерли. Моцарт булмаса, Сальери, шулай ук Сальери булмаса - Моцарт була алмас иде.
-    Никадәр көч сарыф ителә, никадәр акча түгелә. Барысы да бер Тукайны бетерер өчен, — диде хуҗа.
-    Ялгышасың, - диде Шәүлә. - Тукайны гына түгел, татар халкын бетерер өчен.
-    Татар халкы белән Тукай тәңгәлмени?
-    Урыс халкының иң зур дошманы - татар. Ә шул татарның җаны син - Тукай!
-    Татар халкы урыска дошман түгел.
—    Тукай дошман һәр урыс әйберсенә. Диненә, культурасына, халкына. Син татар халкын да урыска каршы котыртасың.
-    Мин Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам. Толстойны егылып укыйм, Шаляпинның сәнгатенә гашыйкмын.
—    Пушкин да, Лермонтов та маевкаларда катнашкан җинаятьче. Шуларга теләктәшлек белдергәнең өчен генә дә синең муеныңа кызыл камыт кидерергә була.
—    Димәк, татар урыс халкына тулаем каршы түгел!
—    Татар дошман урыска. Бар фетнәнең башында татар тора. Разин, Пугачевлар артыннан сиксән процент татар күтәрелде хөкүмәткә каршы. Бүген дә татар халкы Пугачевны көтеп ята. Син Пугачев белән Разиннан да куркынычрак хәзер самодержавие өчен. Менә ни өчен Тукайны изеп бетерү кирәк иде!
—    Петрның Персиягә походында да, Наполеонга каршы да, Порт-Артур сугышларында да бихисап татар халкы урыс җире өчен һәлак булганлыгын сез күрмәмешкә салышасыз, әфәндем. Татар фетнәче түгел, тыныч вакытта ат кебек, ишәк кебек Русиягә эшләп, сугыш чыкса, җаны-тәне белән Русияне дошманнардан саклаучы тугры эт ул татар, әфәндем. Татар булмаса, урыс халкы нишләр иде икән тарихта! Халыкка каршы халыкларны сез котыртасыз. Сез бөтен фетнәнең башында.
-    Менә монысы дөрес, фетнәләр башында мин. Бикчураны мин шул хәлгә китереп җиткерүче... Дөрес, сагышлы Сәгыйть Рәми качты. Бездән алай гына качып котылып булмый. Ул анда озак тора алмаячак. Театрларын, журналларын ябып бетергәч, өненә егерме чиләк су салган әрләндәй, ул өскә калкачак. Дөрес, Хөсәен Ямашны да... Урыны җәннәттә булсын... без юк иттек.
-    Хәзер чират миңамы?
-    Хәзер чират синеке, Тукай! - диде Шәүлә, кесәсеннән кәгазь чыгарды. — Менә сине алырга ордер! Ләкин мин сиңа кагылмаячакмын.
-    Ни өчен? Казы белән сыйлаганыма күрәме?
-    Юк! - диде Шәүлә һәм артык җитди итеп өстәде: — Син үлемгә хөкем ителгән инде!
Тукай җәт кенә Шәүләгә бакты. Юк, Шәүлә шаяртмый иде.
-    Мин докторлар белән сөйләштем. Беләм. Бөтен җиргә телеграммалар сугучы да мин. Һәм Хөсәен Ямашны шул телеграмма чакырып кайтарды. Синең соңгы сәгатьләрең, Тукай! Шуңа күрә мин сиңа бөтен нәрсәне ачык сөйләргә тиешмен. Тагын бер хәбәр бар синең өчен...
Шәүлә юри туктал сүзен өзде, ул Тукайга соңгы үлем җәрәхәтен әзерли иде. Тукай сагайды, шомланды.
-    Нинди хәбәр ул? Әйт тизрәк! Мин барысына да әзер! - диде ул.
Шәүлә серне озаграк тотып торырга тырышып, бүлмә буйлап йөренеп алды да кылыч белән чәнчегәндәй хәрәкәт ясап:
-    Моннан чыгып киткән туташ үзен-үзе суга ташлаган! - диде.
Тукай сабыр иде:
-    Ялган! - диде ул тыныч кына.
-    Хакыйкать, Тукай! — диде шымчы.
Тукай үзен-үзе белештерми Шәүләгә ташланды да:
-    Ялга-ан! - дип кычкырды.
-    Туташ үзен-үзе суга ташлаган! - дип кабатлады Шәүлә. Тукай, чыннан да бәгыренә пычак чәнчелгән кебек, сыны катып торды, аннан соң бөгелеп төште. Шәүлә каушап калды, ул моны көтмәгән иде, ахрысы, ишек ягына карап:
-    Әй, кем бар анда? — диде.
Аңа җавап бирүче булмады. Ул, бөгелеп төшкән Тукай янына килеп, иң өстенә кулы белән кагылды.
-    Тукай, сиңа ни булды? Мин юри әйттем, Тукай, — диде җасус.
Тукай әкрен генә аягына басты, турайды, күкрәк тутырып сулыш алды да шашкандай көлеп җибәрде:
-    Шүрләдеңме, Шәүлә? - диде. - Үлде бу дип курыктыңмы? Юк, мин үлмәдем әле. Мин акылдан да язмадым, курыкма... Мин үләсемне докторларга кадәр дә, сиңа чаклы да яхшы белә идем. Син мине үлем белән куркыта алмыйсың хәзер. Үлемгә мин җырлап барачакмын. Чөнки мин беләм, без түккән тирләр, коелган каннар бик яр булмас! Безнең көрәш файдасыз калмас, иншалла. Мин үлсәм, татар дөньясында Әмирханнар, Рәмиләр, Карилар, Сәхипҗамаллар, Камаллар кала. Барыбызны да үтереп бетерә алмассыз. Татар бетсә, урыс ни ашар? Кемне ашар?
Тукай иркен, көчәнүсез, рәхәт көлә иде.
-    Соң шулай булгач, мине үлем куркыта аламы, дивана Шәүлә! Базар карачкысы, жандарм күсесе. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем...

Кыйналып-суелып бетмәгән,
Шигъри динем,исән бул!
Изелеп-кырылып үлмәгән,
Татар халкым исән бул!



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар