Логотип
Проза

Кәвис канаты

Әтием өйләнеп, туйдан соң атна-ун көн үтүгә, безгә Эстәрледән үгиемнең үзе шикелле матур, чирак гәүдәле ахирәт дусты килеп җитте. Аны күрүгә, үгиемнең Эстәрлесендә, беренче ире Хәлим кулында калган өч баласын са­гынудан саргаеп сулып килгән моңсу чырае бер генә минутка яктырып киткәндәй булды. Ә үзе:
- И-и, Гәшүрә-Гәшүрә, нинди җилләр ташлады сине? Балалар белән ул-бу юктыр бит? — дип, шөбһәләнеп сорады.

Кунак апа ялтырап торган кара бишмәттән, чабатадан иде. Үгиемә “са­быр ит” дигәндәй, кулы белән ипле генә бер ишарә ясады да, бишмәтен ишек төбендәге озын агач чөйгә элде. Чабатасын салып, тез башларына ук җитеп торган ап-ак тула оегын төзәтеп, сыйпаштырып куйды. “Әле ярый итек кимәгәнмен... Юл буе йөгердем... Бик соңга калмыйча кайтып өлгерергә кирәк...” — диде. Бу вакытта мин сап- сары бөдрә чәчләремне тузгытып, олы якта әтием баскан йомшак ак киез өстендә курчак уйнап утыра идем. Сүзләрен мин ишетмәсен диптер инде, кунак апа чишенеп бетүгә, үгием аны бүлмә эченә дәшеп алды: “Йә, сөйлә инде, сөйлә, Гәшүрә, тилмертмә! Ни булды балаларым белән?”
- Кайсы баштан башлыйм соң?! Кайсы баштан?! Йа, Кадир...

Үзләре мине күрмәгәч, мине ишет­ми, сүзләрен тыңламый дип уйлады­лармы, алар минем бүлмә тактасына терәлеп утыруымны һәм бүлмә ярыкларының ачылып торуын да онытып, кереп ябылуга, кычкырып сөйләшә дә башладылар.
- Эстәрледән китеп ялгышлар ит­тең дә, Гөлҗиһанкаем! Ялгышлар ит­тең!.. Башыңны алып шушы хәерче авылга килеп олакмаган булсаң, Хәли­мең артыңнан ялынып киләдерие ләба­са! Киләдерие!.. Менә хәзер өч балаң­ның өчесе тиң ятим! Хәлимең иртәгә өйләнә! Ике балалы Хәерниса исемле Сөендек хатынына өйләнә! Иреннән аертып өйләнә!.. “Әллә сиңа авылда өйләнер кеше табылмадымы?” — дип ябырылган идем үзенә. “Әйе! — ди, — Гөлҗиһанга охшаган ул... Шуңа күрә аерттым иреннән”, — ди. Шушы кайгы­дан Рәйсәң бетеп сарыга сабышкан, урын өстендә ята икән... Каенанаңны күргән идем, ниләр эшләрсең бу ике оя ятимнәр белән дип, күз дә йоммый елый...
Үгием ахирәтенең шул сүзләрен ишетүгә, тирән итеп ыңгырашып алъ­япкыч итәге белән йөзен каплады:
- Ә мондагылары?.. Мондагылары­ның берсе өчкә тора. Менә бу бәхетсезенең күз карашында ук өмет юк. Бөтен уй-гамеңне үтәләтә күргәндәй күзгә туп-туры карап, адым саен “Инәй!” дип үзәккә үтә. Минем үзәгемдә үземнекеләр ләбаса!.. Үземнекеләр! Чит адәм баласына ничекләр итеп “ба­лам!” диеп эндәшим?..
Әйе. Ятимлек, бәхетсезлек үтә дә четерекле, яман нәрсә ул. Спид авы­руы шикелле үк йогышлы... Бу дөнья­да аңа бернинди дә дәва юк. Ятим йөрәге яшен үткәргечедәй бөтен афәтне, әрнешле тойгы-кичерешләрне үзе аша уздыра.
Үгиемнең әнә шул чакта минем хак­та “бәхетсез... өметсез...” дигән сүзләре минем йөрәгемдә гомерлек тамга булып сугылып калган, ахрысы. Мин Язмыштан очраклы бәхетләр көтмәдем. Шулай да үгиемнең “эчке дөньямны үтәләтә күрә” диюе хак иде.

Юк, күрү генә түгел, тиф авыруыннан терелгәннән соң, зиһенемә зыян килү нәтиҗәсендәме, минем кешеләргә тар­тылу, исне нык сизү, нык ишетү, күрәчәкне тоемлап белү кебек сәләтем дә ачылган булган, күрәсең. Ләкин әнә шул биш-алты яшьлек чагымнан алып бүгенгәчә үземнең йөрәк тавышымны ишетеп торуымны барыбер дә үзем өчен бәхет димәс идем мин. Бу сәләтләрне гомрем буе тәкъдир иңендә арканлап йөртү миңа бик авыр­га туры килде. Шуңа күрә тумас борын картайдым да мин. Әнә шул тиф кыра­вы суккан чал зиһенем нәтиҗәсендә апам белән үз язмышыбызны гына түгел, бәхетсезлегемә каршы, үгием­нең Эстәрледә калдырып килгән Рәи­сәсе белән Гөлнәзирәсенең язмышын да, исемнәрен ишетүгә, үз туганымда күреп, күңел түремә беркетеп куйганмын. Үләселәрен алдан белеп кайгыр­ганмын, кызганганмын аларны. Шуңа күрә “язам” дип, кулыма каләм алган саен, мин үземнең ятимлек, чарасыз­лык газапларының очына чыгарга ты­рышып, һәрчак әнә шул туган йортымдагы язмыш ярасыдай буйдан-буйга сузылып төшкән бүлмә ярыкларына төбәләм. Анда үгиемнең безгә атап әйткән һәр сүзе — әрнеш-каргыш белән сугарылган. Юк... юк... Апам белән мине генә түгел, безнең йорт­тагы бөтен нәрсәне чит, үги итеп күрә иде ул. Бигрәк тә үз әниебездән кал­ган олы ак самоварга дошмани күз белән карый иде. Озак кайный, күмер җиткереп булмый, янәсе... Күтәрергә авыр!..
Теге Эстәрле кунагы — Гәшүрә апа килгән көнне дә, самоварга килеп оры­нуга, шул сүзләрне туглап изаланды.
- Сукранма, Гөлҗиһан! Самовар да, балалар да гаепле түгел. Язмыш бу! — диде Гәшүрә апа, аны тынычландырыр­га теләп. — Язмыш хатасы бу!..

Йортыбызга кайгылы хәбәр китерсә дә, мин эчке тоемлавым аша сиздем: үгиемнең ахирәт дусты изге күңелле иде.
Самовар кайнап чыгып, чәй өстәленә юнәлгәндә, үгиемнең чолан­га май капламышын алырга чыгып китүеннән файдаланып, кояштай балкып минем яныма да тукталды ул:
- Нәрсә, нәнием! Курчак уйныйсың­мыни?.. Курчагыңның исеме ничек соң?..
- Рәисә... — дидем мин сабыйлык ихласлыгына кабынып. — Наилә апам тегеп биргәч, курчагымның икенчесенә Гөлнәзирә дип кушам...

Мин шулай диюгә, кунак апаның йөзендәге елмаюы кинәт юкка чыкты. Тавышы калтыранып куйды: “Каян бе­ләсең соң син аларны?”
- Инәй йоклаганда әйтә “Рәисәм... Рәисәм, Гөлнәзирәм...” ди. Ә көндез, өйдә без икәү генә калгач, әнә теге тәрәзәдән карап елап тора. Мин аның сүзләрен гел ишетеп торам.
Әйе. Ул көнгәчә мин әле читсенүне, кимсенүне белми идем. Кунак апа белән үгием сәке йөзлегенә орына язып торган чәй өстәле артына утыр­гач, үгием мине дә чакырыр дип уйлап, мин дә курчак уйнавымнан туктап, шул якка талпынып куйдым. Шуны искәреп алган үгиемнең кинәт чырае бозылды. “Мә, киезгә валчыгын койма, ипләп аша!” — дип, ул миңа нибары ярты те­лем ипи сузды. Мин шул көнне берен­че тапкыр читкә тибәрелдем. Үз әни­емнән калган матур ак самовар төбенә утырып кайнар чәй эчүдән мәхрүм бул­дым. Беренче тапкыр минем күңе­лемдә үгилеккә каршы нәфрәт уянды. Мин үгием биргән ипине ашамыйча читкә этәрдем. Кунак апа миңа арты белән утыра иде. Сүз кайнарлыгына бирелеп, үгием белән безнең арада булып алган бу “нәни” бәрелешне ис­кәрми дә калды ахрысы ул.

Үгиемнең Эстәрледә калган берен­че ире белән балалары хакындагы сүз өермәсе тынуга, ниһаять, минем әти­емне искә алдылар һәм ярым пышыл­дауга күчтеләр. “Сабирҗан” дип, әти­емнең исемен кабатлаган саен үгием­нең авызы турсаеп, чырае сытылды: “Сөймим... Сөймим...”
- Кара, онытып торам икән! — дип, шулчак кунак апа корт чаккандай уры­ныннан сикереп торып, ишек катында­гы чөйдә эленеп торган бишмәт кесә­сеннән бер төргәк алып килде. Шуны күрүгә, үгиемнең нечкә кыйгач кашла­ры күтәрелеп, йөзенә шомлы күләгә иңде.
- Йа, Кадир... Нинди матур канат... (Кадир — Эстәрле мишәрләрендә Алла дигәнне аңлата.) Нәрсәмә хаҗәт соң ул?..
- Бу гади кош канаты түгел... Җәннәттән чыккан Кәвис кошыныкы. Йөрәккә сөю, мәхәббәт, сабырлык, миһербанлык бирә... Әмма сак бул... аунатып йөртә күрмә...
- Эчемне пошырма инде, Гәшүрә. Нинди мәхәббәт? Нинди сөю, сабыр­лык булсын ди инде бу йортта?.. Әйттем ләбаса, үзе дә, балалары да җен булып күренә күземә...

Үгием Гәшүрә апаны озатып кергәч, әлеге төргәкне алъяпкыч кесәсеннән алып, эчке яктагы стенада эленеп тор­ган кечкенә шкаф башына яшереп куй­ды. Мин, мыштым гына аның һәр ады­мын күзәтеп тордым да, ул чиләк то­тып Сәлихәттәйләр коесына суга чы­гып китүгә, сәкедән яшен тизлегендә атылып төшеп, бүлмә эченә ташлан­дым. Төргәкне кулыма алуга, тере кош тоткандай булдым. Йөрәгем ярсып-ярсып тибәргә кереште. “Сөйдергеч”, “Мәхәббәт!”, “Сабырлык!”, “Миһербан!..” — ашкынып йөрәгемнән чыккан бу сүзләр колагымны тондырыр дәрәҗә­дә көчле иде. Шул тавыш астында яшелле-кызыллы сыңар кош канаты белән ике яңагымны, күкрәк турыла­рымны сыйпап алдым.

Әллә вакыт җитеп, әллә, чыннан да, сөйдергеч канатының берәр тәэсире тиепме, минем сәер сәләтләремә янә бер могҗиза өстәлде. Төшләремдә җәннәт кошлары һәм фәрештәләр күрә башладым. Көндезге уенымдагы кебек, төшләремдә канат җилпеп очкан фәрештәләрнең дә берәвесе — Рәисә, икенчесе — Гөлнәзирә исемле, имеш!.. Аларның очар канатлары ак булса да, йөзләре сап-сары, имеш... Рәисәнең кечкенә генә сандыгы да бар. Минем тирәмдә канатларын җилпеп берничә кабат очып әйләнә дә, шул сары сан­дыкны ачып, шундый сагышлы җыру җырлый башлый:
Сандык-сандык сары яулык —
Саныймын да аламын.
Әнкәемне сагынып чирлим,
Мин бәхетсез баламын...

Әмма минем үгиемә багышлап җыр­лаган җырым, үзем шул җәннәтнең уртасында басып торсам да, ни өчен­дер, бик ерактан, фани дөньядан ише­телә кебек тоела иде миңа.
Эстәрледән килдеңме син, урман аша?
Үги ана үги кызын кызганмаса,
Тау битләрен, тау битләрен кылган баса.

Бер Аллаһның рәхмәте белән диеп әйтимме, шушы һәр төнне кабатланып торган төшләремне, йөрәк түремдә җырланып торган җырларымны, ниһа­ять, үгиемә дә сөйләп, җырлап күрсәтер вакыт җитте.

...Язга авышкан кояшлы көннәрнең берсендә үгием тышкы баскыч төпләрен, өйалды сайгакларын кыр­гычлап юып керде дә, янә ямансулап ян тәрәзә яңагына сөялеп еракка — Эстәрле тауларына карап, тирән уйга чумды. Күңелем җыр белән тулып тор­ганга күрә, мин инде аның Гәшүрә апа­га зарланып сөйләгән сүзләрен оныт­кан идем ул чакны. Аны кызгануымнан үземнең дә күңелем тулды. Әмма мин елап җибәрүдән барыбер тыелып кал­дым. Чөнки янәшәмдә генә үгиемнең үзе белән иярә килгән чигүле мендә­ре ята иде. Аякларымны бөкләп, шул мендәрне тез өстемә салдым да, аның җанын эретердәй ефәк тавыш белән: “Инәй, кил, ят. Мин синең башыңны карыйм!” — дидем.
Үгием мине тәүге тапкыр күргәндәй, бер мәлгә нәүмизләнеп, аптырап тор­ды да, бераз исенә килгәч, йөзендәге сагышын чайпалдырып:
- Әллә баш төртә беләсеңме? — диде.
- Төртә дә беләм! Серкәсен дә үтерәм!..

Әмма миңа, беркатлы сабыйга, серкә дә, бет тә үтерергә кирәк бул­мады. Аның алтын белән йөгертелгән хуш исле якты, чиста чәч төбендә бер бөртек кавык әсәре дә юк иде хәтта ки. Ләкин мин аның торып китүеннән куркып, бу хакта үзенә әйтмәдем. “Серкә үтерәм” дигән булып, юл ачкан саен чәч бөртеген аркылыга салдым да, агач тарак белән төртеп чыртлатып өзгәләп утырдым. Белмим, “бетләп ки­түеннән” куркыпмы, әллә минем кечтеки үксез бармакларым аңа шул кадәр авыр булып тоелыпмы, мин төрткән саен, аның башы минем тез өстендәге мендәргә ныграк сеңә бар­ды. Шушы халәт миңа тагын да зуррак кыюлык өстәде. Янә батыраеп:
- Инәй, бер җыру җырлап күрсә­тимме?—диюемне үзем дә сизми кал­дым.
Ләкин үгием тиз генә эндәшмәде. Башыннан мин кулымны алгач кына:
- Нинди җыру? Сак-Сок бәетеме? — диде ул бераз карлыккан зәгыйфь тавыш белән.
- Юк. Сак-Сок түгел... Кылган җыры...
- Әйдә алайса, җырла...
Җырның беренче куплетын җырла­ганда ул бер сүз дә эндәшмәгәч, җыруым аңа ошады дип уйлап, мин туктап тын да алып тормастан, икенчесен башладым:
Ятимлектән, үгилектән
качып булмый
Таудан-тауга кылган булып
йөгерсәң дә.
Чит авылны үзеңнеке
итеп булмый
Урамнарын чәчең белән
себерсәң дә
...

Мин җыруымның шушы кадәрлесен җырлап бетергәндә үгием җан ачысы белән ыңгырашып-шыңшып елый иде инде. Минем дә әле генә күтәренке, җырлы күңелемне әллә нинди авыр моңсулык басты. Мышкылдап, елап җибәрдем.
Үгием белән безнең бәхетсезлектәнме, шул көнне кичкә уңайлап кунак­тан әбием дә кайтып төште. Аның чы­рае караңгы, ачулы, кыяфәте дәһшәтле иде. Ул бусаганы атлап керүгә, өйдән нур качты. Үгиемне беренче тапкыр күрүе булса да, аның белән дә эчегеп сөйләшеп тормады, өстәл өстендә шаулап утырган әзер самовардан бер ямаяк чәй ясап эчте дә, өйдә үз тәрти­бен урнаштырырга кереште.

Иң элек, олы як сәкедә туй көненнән бирле җәелеп торган ак киезне иске күк киезгә алмаштырдыртты. Үгием сөялеп елый торган тәрәзә буендагы почмактан сәкенең үзенә тиешле өле­шен бүлеп алып, чаршау кордыртты. Чаршау эченә иләмсез зур түшәген кертеп түшәгәч, ныклы тавыштан:
- Флүрә, кызым! Син дә минем белән шушында йокларсың! — диде.
Үгием белән шулай елашып, бер­беребезне кызганышып, аңлашып өлгергәч кенә әбиемнең кайтып килүе, чыраен сытып боерыклар бирә башла­вы миңа бер дә ошамады. Күңелемнән әтинең тизрәк эштән кайтуын теләдем. Әмма, әти кайткач, миңа әллә нәрсә булды. Әлеге чаршаулар корылып, бүлгәләнеп беткән олы як сәкесендә­ге күк киез өстенә матур зур шакмак­лы ашъяулык җәеп, үгием табын хәзер­ли башлауга, мин әбиемә үчегеп кәҗәләнергә, ялындырырга ниятләп, мич арасындагы бәрәннәр аранына кереп качтым һәм өй эчендәге бөтен хәрәкәтне, тавышны җан күзәнәк­ләремне тырпайтып тыңларга кереш­тем. Ниһаять, мин көткән нәтиҗә үзен

сиздерде. Хан карчыгы кебек кукыраеп табын түрендә аяк бөкләп утырган әбием:
- Кайда теге бала?! — дип, өйдәгеләрдән мине таптыра башлады. Апам минем мич арасына кереп кит­кәнемне күреп калган, ахрысы. Әби та­вышлана башлауга, бәрәннәр аранын ачып:
- Әйдә, үскәнем, ашарга чык, ашың суына! — диеп, миңа ялынып ялварыр­га тотынды. Апам ялынып-ялынып та тавышым-тыным чыкмагач, әтием ки­леп, матур назлы тавыш белән: “Кил, кызым, чык!... Син бит инде зур кыз!.. Нигә болай кыланасың?” — дип, аран түреннән мине күтәреп алды. Әтием­нең куллары шундый дәү, көчле һәм кайнар иде. Шушы көчле, кодрәтле бәхетне тоюга, эчемә кинәт ут капкан­дай булды. Күкрәк читлегемне җиме­рергә җитешеп, йөрәгем кагарга то­тынды.
- Авырта! — дидем мин шулчак әтиемә, сыным белән катып, йөрәк ту­рымны күрсәтеп.—Авырта!.. Анда кош!.. Кош очып авырттыра...
- Нинди кош, кызым?! Ни сөйлисең?
- Җәннәттән чыккан кәвис кошы!..

Минем авызымнан шушы сүзләрне ишетүгә, әтием белән миңа төбәлеп идән уртасында басып торган үгием­нең йөзе ал комач каплагандай булып янып чыкты. Ялгыш сүз ычкындырмас өчен яулык чите белән ул авызын то­малады. Әбиемә үч итеп, үгиемнең олы серен сата язуымны мин нәкъ шул миз­гелдә аңлап алдым. Аңладым... ләкин, ни кызганыч, әбиемнән һәм үгием белән әтиемнән күчкән төрле-төрле көчләр-тәэсирләр тартышы, ятимлек каршылыгы миңа барыбер тынычла­нырга ирек бирмәде. Табын артында әтием янәшәсендә утыру ни рәхәт бул­са да, мин янә кәҗәләнеп ялындыру­ымны дәвам иттем. Матур агач туста­ганга бүлеп, үгием алдыма китереп куйган ашны ашамадым.
- Бу савыт ямьсез! Ямьсез!.. Үз әни­емнең май чүлмәгенә салып бир!.. Моңардан тәмсез ис килә!..

Әниемнең гомере буе мич алдында май эретеп тоткан, кителеп корымга батып беткән иләмсез май чүлмәген үгием инде чоланга чыгарып куйган булган. Ул аны шуннан табып алып ке­реп, ашымны шуңа бушатты.
Бу мизгелдә аның иреннәре нәфрәттән, гаҗизлектән чытырдап кы­сылган булса да, күз яшьле, мәхшәрле карашы белән миңа төбәлеп: “И-и, бәхетсез!.. Бәхетсез!.. Җе-ен!.. Җе-ен!..” — дип, ачынып кычкырган җан авазы минем тойгы-кичерешләрем аша узып, авыл өстендә яшенле-күкрәүле яңгыр болыты шикелле озак вакытлар асы­лынып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жан дуслар гына булып яшэргэ иде дэ бит, кыз кечкенэ булган шул, анлап бетермэгэн, вакыт та житеп бетмэгэн.... Мескеннэр...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Анламадым,ни очен уз балаларын ятим калдырып ,ятимнэр остенэ киугэ чыккан сон ул.?

      Хәзер укыйлар