Логотип
Проза

Кура җиләге. № 2.

башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4432

1933 ел бик коры килде. Эсседә көеп, башагы чикерткә хәтле генә булып арыш өлгерде. Сабагы тезгә дә җитми иде. Шушы каеннар үсеп утырган кырга Гобәй Көрпәнең Өмаһание белән икәү генә арыш урырга килгәннәр иде. Тулгагы башлангач, Өмаһани җиңги аны җитәкләп, шушы каеннар урынында үсеп утырган Куш Каен күләгәсенә китереп яткырды. Астына күп итеп арыш саламы җәйде, шуның өстенә бер киндер капчык салды. Маңгаен сулы башъяулыгы белән каплап куйды. Шул Куш Каен төбендә тапты ул соңгы малаен, төпчеген...

Каеннар күләгәсендә тезләнеп сәҗдәгә китеп, Ходаена рәхмәтләрен әйтеп, дога укыды. Кылган яхшылыклары өчен, Өмаһани җиңгинең оҗмах түрләрендә булуын үтенде...
Кәрҗинен кулына алды да, Әҗмәткә карап, тау сырты белән, үлән баскан юл белән китеп барды. Тереклек итеп, вак кына адымнар белән атлап, максатына ирешү теләге белән барды да барды. Табигатьтә дә, кешелек дөньясында да әбине туктатырлык көч юк иде бүген.

Байгара таулары ягыннан күтәрелеп чыккан кояш тауларны каплаган урманнар өстеннән тирә-як галәмне яктыртып җылыта башлады. Тау сырты белән үтеп, Әҗмәт яланына барып җитте. Заһри чабынлыгын туры гына, сукмаксыз гына үтеп, борынгы чишмә янына барып чыкты.
Чишмәнең теге ягы әби барган Түбән Оч төпкеле иде.
Әби, кабаланмый гына чирәмгә утырып, аякларындагы чабаталарын салды. Олтыракларын читкәрәк, кояшкарак алып куеп, чабаталарын какты. Чишмә суының салкыны җилекләренә барып җитмәслек итеп, тиз-тиз аякларын юды, аларга “хәл кертте”. Үләнгә утырып, аякларын сөртмичә генә, бармакларын кузгаткалап, кояш җылысында киптерде. Чишмә янында үскән кыяклы үләнне өзеп алып, чабата олтыраклары өстеннән салды. Атларга йомшаграк була, шулай итсәң. Чабата киндерәләрен әйбәтләп, җайлап бәйләде дә, башъ-яулыгын салып, чишмә суында баш-күзен, битләрен юды. Учлап алып, ак чәчләрен чылатты чишмә суы белән.

Борын, колак тишекләрен чайкатты. Шуннан соң тагын утырып, кәрҗиндәге төенен чишеп, бисмилласын укый-укый, ипекәен алды. Аны сындырды да, зуррак кисәкне төреп, кире кәрҗингә салды. Кечерәген, чишмә суынаманчый-манчый, зур ләззәт табып ашап бетереп куйды. Бисмилласын әйтеп, урыныннан торды. Чишмә яныннан агып яткан кечкенә елгачыкны өч агачтан салынган басма аша сакланып кына атлап чыгып үтте дә Түбән Оч
төпкеле дип йөртелгән матур агачлыкка, акланнарга, хуш исле үләннәр-чәчәкләр арасына аяклар белән дә, күңеле белән дә шатлык-истәлекләргә төренеп кереп китте...

Төпкелгә кергән юлны аңарга 10-11 яшьлек кызчык чагында беренче тапкыр әнисе күрсәткән иде. Минем әтием сөйли торган иде, кызым. Бу би-ик борынгы юл. Үзебезнең зур Идел-Суда утырган Болгар дигән каладан килеп, Бохара-Шәрифкә бара торган юл булган. Тик урыслар Ырымбур дигән кала салып шуңа бара торган яңа юллар сузгач, бу штагы борынгы юллар онытылганнар.

Морадына иреште, җитте төпкелгә килеп. Инде, табып, кура җиләге генә җыясы калды.

Күп яшәгән, күп ялан-кырларны, урман-акланнарны, күп нужа-михнәтләр күргән әбинең уенча, Түбән Оч төпкеле Ходай Тәгалә оҗмахының җир өстенә чыгарып куйган бер почмагыдыр инде. Шифалы һавасы, салкын чишмәләре, шомырт, балан, миләш, кура җиләге, кара карлыган, чикләвек агачлары белән данлыклы бу тирә. Ул балтырган, ул кузгалак, ул каз тәпие, күке башы, юа. Чәчкәләрнең ниндиләре генә юк. Үзләре матурлар, үзләре хуш ислеләр. Ә үскән үләне билдән дә биек, үзе куе, чалгы алырлык түгел. Ходай Тәгаләгә мең рәхмәтләр инде, без бәндәләренә шушындый асыл урын яратып биргәненә...

Хәтере әйбәт икән әле. Юан каеннарга, имәннәргә карап, аларны иске танышлары итеп сәламләп, әби, тирә-якны исенә төшереп, тикшереп, җайлап кына төпкелнең эченәрәк атлады. Иске юл беленер-беленмәс булып, агачлар арасыннан, үрлерәк җирдән күтәрелә башлады. Әбинең исәбе буенча, юл борыла башларга һәм уң якта бер төптән чыгып үсеп утырган дүрт каен агачы булырга тиеш иде. Каеннарны күргәч, әби куанып көлеп җибәрде:

— Сөбханалла! Бар икәнсез әле!
Каеннар яныннан чамалап кереп китте дә тапты җиләкле акланны. Дөпелдәп суга башлаган йөрәген тынычландырып, азрак басып торды. “Әлхәм”не укып, төенчеген бер каен төбенә куйды да җиләк җыярга кереште.

Җиләк бик күп һәм кып-кызыл булып өлгергән иде. Килүе бушка китмәде, Аллага шөкер! Тагын ике-өч көн узса коела да башлар. Элекке еллардагы кебек итеп кәрҗи-нен аяклары янына куйды да ике куллап җыя башлады. Җиләк җыйган чакта аның ашый торган гадәте юк иде. Шулай да пешеп өлгергән берничә җиләкне берәмләп кенә кабып тәмләп карады. Кура җиләге әчкелтем тәмле, хуш исле иде. Бакча җиләгең бер читтә торсын!

Мәрхүм күршесе Нәфисә түти исенә төште. Юашларның юашы иде инде. Соңгы елларында колакка катыланды. Шунлыктан урманга килгәндә бик читкә китмичә, күз күреме җирдә генә йөри торган иде. Күршесенең куакларга тотынмыйча ике кулы белән җиләк җыйганына сокланып та, азрак көнләшеп тә карап әйтә иде:

— Кит инде, күрше! Син әллә җеннәр токымыннанмы?! Ничекләр иттереп күрә беләсең син ул җиләкләрне — ике кулың белән берьюлы ике җиләкне өзеп өлгерәсең!

Кәрҗине яртылаш булып килгән чакта әби тукталып калды да урманны тындый башлады. Ул-бу ишетелмәгәч, тагын җыя башлаган иде, эт өргәнне ишетеп, шатланып көлеп җибәрде. Урманны яңгыратып кычкыра башлады:
— Монда мин, Ак Тәпи! Монда! Болайга кил!

Үзалдына сөйләнде:
— Менәтерәк, Ходайның рәхмәт төшкере! Йә инде, үз җае белән килеп җиткән бит!

Тагын кычкырып чакырды:
— Маһ, маһ, маһ! Монда кил, монда!

Җиләк җыюыннан туктап, этен көтә башлады. Анысы да үзенең атлаганын белдергәләп, өргәләп, тавыш бирә-бирә якынлаша иде. Һәм күп тә үтмәде, үләннәр арасында башта торгызган колаклары, аннан соң тоташ башы белән өскә күтәрелеп торган койрык очы күренделәр. Эт бик нык арыган, авырлык белән атлый иде. Ачык авызыннан тышка табан салынып чыккан кып-кызыл теле күренеп тора. Килеп җиткәч Ак Тәпи туктады да, койрыгын селкеп, ике мәртәбә өреп куйды. Бу инде аның: “Менә мин дә килеп җиттем, кире кайтып китмәдем”, — диюе иде.

Әби бик нык куанды. Эте янына чүгәләде дә аны аркасыннан сөйде:
— Рәхмәтләр яусын инде сиңа, Ак Тәпикәй-йе-ем! Рәхмәтләр яусын! И-и! Син дә килеп җиткәнсең би-ит, җә инд-де-е! Менә үземә иптәш булдың бит әле. Ят, ял ит! Арыгансыңдыр! Ят!

Барып, каен төбендәге төенчегеннән ипиен алып сындырып этенә бирде.
- Мә, тамак ялгап ал! Аша! Күләгәрәккә ят!
Эт сакланып кына тешләре белән ипине алды да җиргә куйды. Яшьләнгән күзләре белән хуҗасына карады.

— Аша шуны гына. Башка нәрсә юк монда. Кайткач җылы, токмачлы аш ашатырмын үзеңә. Яратканыңны. Син аша да ят! Мин җиләк җыйыйм инде.

Эт җиргә ятты. Борынын ипигә терәде дә күзләрен йомды. Килеп җиткән этенә карап әбинең күңеле күтәрелеп китте. Үзалдына сөйләнде:

— Йә, инде! Мин бит сине аңламаганмын, Ак Тәпи! Син бит мин атлаган уңгайга иярә алмагансың. Белгән булсам, синең җайга гына атлар ием. Мин бит сине, бармаска уйлап, торып калдың, дип торам. Ә син минем кебекләр итеп тиз атлый алмагансың икән шул...

Шулчак төпчеге исенә төшеп, әби көлеп куйды. Улының бәләкәй чагында Бубик исемле этләре бар иде. Бер кичне, әллә нәрсәдән сүз ара сүз чыгып, шул төпчеге әйтеп ташламасынмы:
— Әни, Бубик бит ул сиңа охшаган!

Табындагылар барысы да бер булып күтәрелеп көлделәр.

Әнисе улына “берне биреп тә алды”.

— И-и юньсез нәстә! Әнкәңне эткә охшатып утырасың. Нишләп мин Бубикка охшыйм, ди! Әнкәң бит мин синең!

Улына күңеле калган иде. Ә ул этләренең әниләрен үзенчә яратканын анлатмакчы булган икән. Чөнки кая гына барса да, Ак Тәпи кебек, Бубик та аңардан калмыйча ияреп йөри торган җан иде шул...

Куакларны аралый-аралый җайлап кына урманда йөреп, пешкән кура җиләген җыю — үзенә күрә бик тә күңелле, җанга ят ләззәт бирә торган эш икән. Картайдым дип өендә утырган соңгы елларын әби инде заяга узганнар икән, дип уйлый башлады. Күңеле тагын да күтәрелеп китеп, яраткан җырын да җырлап алды:

Байлар кормый кемнәр корсын,
Ак келинкүр пәрдәни-и.
Әйдә дими, кал да дими,
Ризык йөртә бәндәни-и.

Кояш күк гөмбәзенең иң биек җиренә күтәрелеп килгән чакта, әбинең кәрҗине кып-кызыл булып пешкән, эре кура җиләге белән мөлдерәмә булып тулган иде. Күзләрен йомып күләгәдә яткан карт эте янына килеп, кәрҗинен җиргә куйды да үзе дә эте янына утырды. Сул кулы белән этенең аркасыннан сыйпап куйды:
— Мин җиләк җыйганчы, элекләрге кебек урманны бер итеп чабып йөри алмыйсың шул. Картайдың син дә.

Эт күзләрен ачып кына карады да шыңшып куйды.

— Йокла, йокла! Ял ит! Мин дә азрак утырып ял итеп алыйм да, кузгалырбыз кайтуга.

Этнең борыны яныннан ипине алып, берничә яфрак өзде дә, шуларга төреп, төенчеге эченә бәйләп куйды.

— Чишмә суына манчып ашатырмын. Кайтып җитәргә көч кирәк — ашарсың.

Байтак утыргач, аркасыннан сөеп, этен уятты:
— Тор, Ак Тәпи! Аллага тапшырып кузгалыйк. Вакыт бар барын да, тик кайтыр ара да байтак бит без картлар өчен. Тор!

Эте авыр гына итеп кузгалып, аякларына басты. Ике аягын алга сузып басып, аркасын аска бөгеп киерелде дә, акрын гына кузгалып, кайту ягына атлады. Авыр атлый һәм гыжылдап сулыш ала иде эт.

Агач яфракларының лепердәшеп аз-аз гына итеп шаулаганнарын тыңлап бара торгач, теге дүрт каен янына килеп җиттеләр. Шул чакта әби һавадан ниндидер кошның тавышын ишетеп башын күтәреп карады да, хәйран калып, атлаган җиреннән тукталды. Кәрҗинен җиргә утыртты да, уң кулының учын кашлары өстенә куеп, һаваны күзәтә башлады. Ә һавада-а... карчыгалар балаларын очарга өйрәтәләр икә-ән! Өйрәткән карчыганың “чек-чек” дигән тавышы әбинең колагына килеп җиткән.

“Сөбханалла, сөбханалла! Биргәнеңә мең шөкер, Ходай!” Келт итеп исенә төште: кечкенә кызчык чагында әнисе белән шушы төпкелгә килгәндә дә бар иде бит Ходайның шушындый карчыга-кошлары! Инде бит ул гомерләр узганга сиксән елдан да артыграк. Рәхмәт төшкере җаннар. Кычкырып саный башлады:
— Берәү, икәү, өч... алтау! Дүртесе бала карчыгадыр инде боларның!

Карчыгалар һавада зур түгәрәк ясап очалар. Берничә түгәрәк ясап очкач араларыннан берсе аерыла да, “чек-чек” дип тавыш биреп, зур тизлек белән очып, аска табан ыргыла. Бала карчыгаларның берсе аңарга ияреп, аның артыннан шулай ук зур тизлек белән төшеп китә. Җир өстенә җитәргә аз гына ара калгач, иң тәүдә алдагысы, аннан соң арттагысы кискен борылыш ясап өскә менеп китәләр дә, калганнары очкан түгәрәккә тагын барып кереп, башкалары белән бергә оча башлыйлар. Азрак очкач, карчыгаларның тагын берсе җиргә табан атыла, аның артыннан икенчесе...

Әби исе китеп, кошлар очканга сокланып карап, байтак басып торды. Кулы, муены тала башлагач кына, теләр-теләмәс кенә кузгалды. Аның табигатьтән аерылып китәсе килми иде...
Чишмә янында туктап, бит-кулларын юды. Суга манчый-манчый, калган ипине икәүләшеп ашап бетереп куйдылар. Эткә ипиен өч тапкыр суга манчып ашатты. Учлап алып аңарга су эчерде. Аннан соң күзен-башын юды, өстен чылатты. Эте тавыш-тынсыз гына шуңа риза булып, рәхәтләнеп басып торды. Чишмәнең тирә-ягында күп булып үскән мәтрүшкәне, исен исни-исни җыйды да, бер бәйләм итеп, ипләп кенә җиләк өстенә салды. Шуннан соң кузгалдылар...

Кайту карт эт өчен бигрәк тә авыр иде. Ул зур тырышлык белән хәрәкәт итә. Ике-өч йөз адым ара үтүгә, аз гына чинап юл читендәге үләнгә чыгып ята. Баштарак этенең торганын әби баскан көенә генә көтеп алды. Тик тора-бара этенең ятуы озаккарак сузыла башлады. Ак Тәпи яту белән, әби дә аның янына утыра да түземлек белән аның торганын көтә. Вакытны да бушка уздырмый — күз күреме җиткән якны карап утыра. Тау сыртына килеп чыккач, әби, таш юлга чыгып, шуның белән кайтырга булды. Бердән, кәрҗине җиләк белән туп-тулы, икенчедән, юл кыскарак була.

Туктала-туктала, ял итә-итә алар әсфәлткә чыктылар. Әби этен иркәләп дәшеп, азрак аңарга вәгазь укып алды:
— Эй Ак Тәпи, Ак Тәпи-и! — диде. — Үз хәлеңне үзең белмәгәч, нигә дип килергә иде инде сиңа минем арттан. Атларга хәлең дә юк, ташлап китеп тә булмый синең ялгызыңны. Ярамый ташларга! Үлеп-нитеп куйсаң шушында, минем өчен дә үлгәнче үкенеч булачак. Мине хуҗам ташлап китте диярсең аннан теге дөньяда...

Әби сөйләгәнне эте дә аңлагандай, әйе, гаеп бар миндә, тик син мине бик нык битәрләмә инде, дигәндәй чи-наштырып куя. Әбинең кулын ялый да аякларына баса башлый.

Юлга чыкканнан соң өч тапкыр туктап ял иттеләр. Соңгы тапкыр тукталган җирендә эт тормыйча бик озак ятты. Офыкка якынлашып барган җылы кояш нурлары астында инде бик озак яшәгән, ныклап картайган ак әби, тыныч кына үз уйларына бирелеп, тирә-якны карый. Этен кузгатмады, кабаландырмады. Бу юл тау түбәсенә менеп җиткәч, аның яссы түбәсе белән сузыла иде. Күз күреме кадәр ераклыклар, ерак һәм якын авыллар, яланнарда йөрегән көтүләр күренәләр...


Җиләккә дип чыгып китеп, искиткеч гүзәллекне күрүенә, гүзәллек эчендә йөри алуына әби шатланып туя алмый. Һәм зур ләззәт алып онытылып утыра бирде. Кайтырга ашыкмый да, арып бара алмыйча яткан карт этен дә кабаландырмый. Бу мизгеле аның туган, үскән, шунда картайган ялан-кырларына соңгы чыгуы. Ул шушыны яхшы һәм ярый әле башым җитте җиләккә барырга, дип уйлап куана...

Ферма ягыннан машина тавышы ишетелә башлады. Әби башын борып, шул якка карады. Теге, эш башындагы хуҗалар утыра торган, баткак-карда да батмый торган, бакага охшаганрак яшел машина икән.

Газик юл читендә утырган әби белән яткан эт янында тукталды. Руль артыннан таза гәүдәле, корсагы азрак түгәрәкләнепн чыгып торган ак күлмәк, кара чалбар, аякларына каеш чабаталар кигән бер ир уртасы төште.
- Исән-саумы, әбекәй?! — диде ул акрын гына. — Каян киләсең болай япа-ялгызың?
Әби сул кулы астындагы кәрҗинен кузгатып куйды:
- Менә… ни… җиләккә барганыем. Ы-ы! Кура җиләгенә. Җыйдым менә...

Ир гаҗәпләнүен яшермичә көлгәндәй итте.
-  И-иәби-и! Яшең байтактыр инде синең?! Җиләккә йөри торган чакларың үткәндер, диюем. Ничә яшь инде сиңа?
Әби күңелле генә итеп көлде дә әйтеп куйды:
- Яшь тикшерергә син милитсияме әллә?

Ир дә көлде:
- Түгел дә...

- Булмаягач сорашма, әйтмим. Аннан белмим дә мин ничә яшьтә икәнлегемне. Онытып бетердем инде яши-яши. Би-ик борынгы кеше инде мин, Аллага шөкер...
Ир кешегә кызык була башлады, ахрысы.
- Илләмә чабаталарың шәп икән әби. Моңарчы чабане күргәнем юк иде минем. Сине беренче күрүем, гына караган машина ишеген ачты:
- Әйдә, әби, утыр! Өеңә хәтле илтеп куям. Утыр!
Әби урыныннан торды да этенә карады. Эт күзләрен әлдә тавыш-тынсыз гына ята иде.
- Син улым, мөгаен, безнең калхузның рәиседер?!
- Әйе, әби. Каян белдең аны?
- Сине ак күлмәк киеп йөрергә ярата, диләр. Аннан геләннәр генә шуфыйрсыз йөри, диләр сине. Түлке кырысрак азрак, диләр...

- Эшләгәндә була торган хәл инде. Алкашы бар, ялкавы бар, кулы тынгысызлар да очраштыра. Аларга башкача ярамый. Шагыйребез Дәрдмәнд әйткән бит: “Яман-яхшы булу ярамас”. Әйдә, әби, утыр, юлда тагын әйтәсе сүзләреңне.
- Без, улым, болай итик. Син минем этемне утыртып алып кайт. Праулинҗа янында төшереп, рәшәткә янына яткыр. Мин кайтышлый шуннан ияртеп алып кайтып китәрмен аны. Мин тәпилим инде. Җиләккә китүнең, барлык шартларын җиткердем. Җиләктән кайтуның да шартын үтим инде. Чабаталы аякларым белән кайтыйм. Мондый бәхет миңа башкача эләкмәячәк ул. Күрсеннәр, минем җиләктән үз аякларым белән кәрҗин кура җиләге күтәреп алып кайтып барганымны. Эйе! Авылда чабата киеп, җиләктән кайтып килгән иң соңгы әби булам инде мин. Исләрендә калырмын кешеләрнең шушы кыяфәттә, шулай бит?!
- Шулай булып чыга инде.

- Этемне авылга алып кайтып куйсаң, савабы зурдан булыр. Җан иясе бит. Баруын барды, инде кайтырга хәле юк. Картайды шул. Күтәреп сал инде, улым, син аны.
Ир этне саклык белән генә җирдән күтәреп алды да машина эченә идәнгә салды.

— Ярар, әби, гаепләштән булмасын! Мин китим инде.

— Бар, бар, улым! Син бит эш кешесе. Бар! Минем өчен бер генә дә кайгырма. Хә-әзер кайтып җитәм мин җилдереп. Юлы да тау түбән.

Машина кузгалып китте. Әби кәрҗинкәсен алып юлга чыгып атлый гына башлаган иде, “ләхәүләсен” укый-укый, тагын юл читенә чыкты. Әле генә кузгалып киткән машина арты белән әбигә табан кире килә иде.

Килеп туктаган машинадан тиз генә рәис төште дә арткы ишекне ачып җибәрде. Ишектән шыңшый-шың-шый, чиный-чиный үрмәләгәндәй итеп, Ак Тәпи килеп чыкты. Әби янына килеп арткы аякларына басты да алгылары белән аны ботыннан кочаклап алды. Телен чыгарып, кулын ялады. Шыңшудан тукталды.

— Бу этең синең котырамы әллә?! — диде рәис. — Машина эчендә утырып түзеп булмый. Акыра, өрә, чиный, бәргәләнә. Миңа ыргыла...

— Йә, йә, тынычлан, Ак Тәпи! — диде әби, этен сыйпап.

— Миннән аерылганга шулай кыйланган ул. Менә бит тынычланды...

Моңсу гына елмайды.

— Икәүдән-икәү генә калдык шул инде без. Син, улым, бар кайт инде. Икенчегә моны машинага утыртып булмас. Без, ике карт җүләр, җайлап кына кайтырбыз әле. Күп калмады.

— Кем булдың соң әле син, әби? Минем бер дә күргәнем юк сине.

— Безнең авылныкы түгел бит син. Шунлыктан гына белмисең мине. Юньле кеше баласына охшагансың, әйтсәм әйтим инде. Әле син җитәкләгән калхузны утызынчы ел башында минем ирем төзеп, шуның беренче рәисе булган иде. Раюнда иң беренче калхуз иде ул. “Шәфыйкъ” калхузы иде исеме...

Әби кеткелдәп көлде:
— Заманында мин дә нәчәлник бичәсе идем. Урак күтәреп, чабаталар киеп, калхуз ударчысы булып йөри идем иң алдан эшкә...

Рәис зур ихтирам белән әйтте:
— Белдем кем икәнеңне. Син бит Партизан бабайның әбисе.
— Нәкъ үзе булам. Тик Партизан бабаң гына юк бу дөньяда...

— Алай-болай ярдәм кирәксә белдерт, әби. Кулдан килгәннең барысын да эшләрбез синең өчен.
— И-и балам! Бөтен нәстәм дә бар минем. Сугыштан кайтмаган литинат улыма зур пинсия бирәләр. Кемгә ничектер, минекен айныкын айга китереп торалар. Өйгә. Миңа инде хәзер ипикәй, сөтле чәй җитә. Өстем-башым бөтен, Аллага мең шөкерләр, балаларым бик тә карыйлар. Рәхмәт яхшы сүзеңә. Бар, улым! Исән-сау йөре. Бар!

Машина китте.

Әби үзен кочаклаган этенең башыннан сыйпап сөйде:
— Җүләр син, Ак Тәпи! Йә инде, әзер машина белән кайтмадың бит. Кит инде, шулай итәләрмени инде...

Атлый башлагач, яныннан атлаган эткә тагын өстәп куйды:
— Бөтен авылга ике җүләр калдык инде без синең белән. Шулай бит?

Эт атлаган җиреннән чинап куйды. Ул да риза иде әби әйткән белән...

* * *

Чабаталы соңгы әбинең соңгы тапкыр кура җиләгенә барганына инде ун елдан артык үтеп китте...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар