Логотип
Проза

Кунак малай

– Кызым-кызым, тор, тор!
Җеннәр оча пыр-пыр.
Әллә пәри, әллә җен,
Бисмиллаңны әйтеп тор!

Әбекәйнең шаян такмагын ятлап бетердем инде. Ул мине көн саен шулай такмаклап уята. Үзе таң белән уяна. Уянгач, беренче эш итеп, минем өстәге юрганны рәтли, аннан юына, алдына ак яулык җәеп, чәчен тарап үрә. Юкарып беткән чал чәчен баш артына төйнәп, кәкре тарак кадап куйгач, яулыгын кысып бәйли дә үзе турында оныта. Иң элек самавыр кайната, ипине кисеп куя, өстәлгә җиләк яки чия кайнатмасы чыгарып куя, үтә күренмәле бизәкле савытка җимеш салына, суыткычтан каймак ала. Әбекәй шыпырт кына йөрсә дә, әни белән әти дә уяналар. Мин бу тавышларга колак салып ятам да кабат йокыга талам.
Менә әбекәй бүген дә такмагын көйли-көйли уятты. Үзе: «Бүген йоклап кына ята торган көн, урамда салкын җил исә, яңгыр ява, кара көзгә кереп барабыз», – дип сөйләнә. Аның сүзен җөпләгәндәй, тәрәзә артында җил шапылдап куя. Абау, уйнарга да чыгып булмас инде бүген. Мин сикереп торып, тәрәзәгә капланам. Айсылуны да чыгармаслар инде.
– Әбекәй, ә, әбекәй, кара әле...
– Нәрсә булды? – ди әбекәй чаршау артыннан. 
– Кәбир муллалар турында нинди машина тора ул? – дим, чия кызыл төстәге машинага ымлап. Безнең авылга мондый машиналар сирәк килә.
– Кая? – Әбекәй дә тәрәзәгә үрелә. – Бер дә күренгән машина түгел, Кәбир мулла да кунак көтәм димәгән иде.

Шулчак муллаларның ишегендә бөдрә чәчле бер апа күренде. Аның янына озын буйлы абый чыгып басты. Кәбир мулла белән Гөлйөзем абыстай да шунда. Шул арада бер бәләкәй генә бөдрә башлы кара малай пәйда булды. 
– Ә-ә, урыс кияве белән Фәүзия кайткан инде алайса. Малайлары бар дигәннәр иде, шушындый зур микәнни?.. Әйдә, төш тәрәзә төбеннән, күреп калмасыннар тагын, күзәтеп яталар, диярләр, – дип, әби мине тәрәзә яныннан куалый башлады. Төште, ди! Монда шундый кызык-лар була торып, күздән ычкындыралар димени? Урыс кияү... Кара, урыс та безнең авыл кеше-ләре кебек икән бит. Малайлары да нәкъ минем шикелле, буе белән дә, төсе белән дә нәкъ безгә охшаган.

Капканың бу ягына чыккач, теге Урыс кияү Кәбир муллага кул биреп, Гөлйөзем абыстайга баш кагып, саубуллашып машинасына кереп утырды. Матур киен-гән апа икесен дә кочаклады, аннан соң теге бөдрә чәчле малайны кысып кочаклап, ике битеннән кат-кат үпте. Шуннан соң алар китеп бардылар. Малай кул изәп калды. Тегеләр кузгалуга, абыстай малайны шәленә төрмәкче булган иде, ул ялт кына әбисенең кочагыннан чыгып, бабасын җитәкләп алды. 
– Әбекәй, болар малайларын калдырып киттеләр, уйнарга чыгар инде безнең белән, име?
Безнең авылда русча сөйләшү гөнаһ санала иде. Саналмый ни, әбиләр тәрбиясендә үс тә, авыз тутырып көфер сүз әйтеп кара син!
Тәрәзә төбендә радио торса да, ул ахыр заман «яшниге»н татарча сөйләгән вакытта гына кабыза иде безнең авыл әбиләре, шулай итеп телне күз карасы кебек саклый иде. Кичләрен безгә «Сак-Сок» бәетен көйли, «Әлхәм» белән «Колһу алла»ны кабатлата, йок-ларга ятар алдыннан төнлә битне шайтан яламасын дип, мич авызындагы комганнан җылы су алып, битләрне юдырта. Минеке генә түгел, Айсылу белән Гөлназның әбекәе дә шулай итә. «Әни» сүзенең русчасы «мама» икәнен белсәк тә, кычкырып әйтмибез: тьфү-тьфү, йә авыз пычраныр?! Әбекәйләр безгә шәһәр малайлары белән дә дуслашмаска куша. Юк, әлбәттә, уйнамыйбыз – бөтен әшәкелек шәһәрдән кайта икән. Алма апа да шунда китеп кенә «бозылды», ди әбекәй. Ничек бозылганын әйтә алмыйм анысы, әмма тырнагын кызылга буяп кайткач, әбекәй бик каты ачуланды үзен. Юып кына бетми икән әле ул – Алма апа кыра-кыра юды. Үпкәләмәде дә, каршы сүз дә әйтмәде, хәтта ки ирен читендә елмаю да бар кебек иде. Миңа матур кебек тоелган иде аның кып-кызыл тырнаклары, әбекәй әйткәч, ярамый торган эштер инде.
– Әбекәй, бу малай шәһәрдән кайтканмы соң?
– Фәүзия башкалада яши, диләр иде. Шәһәрдәндер инде, бала, – дип, әбекәй алдыма йомырка тәбәсе китереп куя. Минем күз алдыннан китми генә бит теге малай. Эх, бүген үк уйнарга чыгып булмас микәнни инде? Көне дә ямьсез бит, ичмасам, яңгыр ява.
– Әбекәй, ә безгә аның белән уйнарга ярыймы соң? – дим мин, аның шәһәрне бер дә өнәмәвен белгәнгә.
Әбекәй җитдиләнә төшә:
– Балалар бергә уйный инде, – ди ул сузып кына, эшеннән аерылмыйча. Чәемне чөмереп кенә эчеп бете-рәм дә «Аллаһ әкбәр» дип, бит сыпыра-сыпыра, янә тәрәзәгә капланам. Тик урамда эт тә йөрми, салкын җилле яңгыр гына ява. Мин теләр-теләмәс кенә, ниш­ләргә белмәгәннән Алма ападан калган мәктәп букчасыннан кәгазь-каләмнәремне алып, рәсем ясарга утырам.

Бүген тәки уйнарга чыгып булмас инде. Ә минем шундый зур яңалыгым бар – күршегә бер кунак малае кайтты! Тизрәк шуны Айсылуга әйтәсе килә. Аннан икәү бергә Гөлназларга китәр идек. Безнең өчебез арасында Гөлназ өлкәнрәге. Ул бездән бер башка зуррак та. Айсылу белән икәү генә булганда, без бер-беребезне тыңлыйбыз, Гөлназ чыкса, берсүзсез аңа иярәбез, чөнки ул бездән күбрәк белә. Аның әбисе дә укымышлы кеше. Суфый әби, диләр аны безнең авылда. Кушаматмы, исемме бу – күптән онытылган инде. Аның бу дөньяда белмәгән нәрсәсе юк бугай, бөтен кешене өйрәтә. «Китап шулай куша», дип кенә бетерә ул сүзен. Шуннан соң каршы килеп кара син аңа. «Бу фани дөньяның чите ә-әнә тегендә, оланнар,  – ди ул таягы белән офыкка таба төртеп күрсәтеп. – Ә бакый дөньяның чиге юк. Ахирәттә бер генә нәрсәнең дә – рәхәтнең дә, газапның да чиге юк». Ахирәт дигәннәре турында ул безгә каз бәбкәләрен саклаганда сөйли. Ә безнең офык артында ниләр барын күрәсе килә. Суфый әби безне орыша, «шайтан коткысы», дип төкеренә. Без шайтан турында сорашабыз. Гел котыртып йөри торган булгач, шуктыр инде ул, кап-карадыр инде, ямьсездер. Ләкин тагын Суфый әби ачуланыр дип дәшмибез. Соңрак Гөлназдан сорарбыз әле. Гөлназга әбисе әйткәләр әле. Гөлназ барыбер берәр җавабын таба ул. «Шайтан күргәнең бармы?» дигәч тә: «Әби бер көнне генә куып җибәрде әле, бүтән килмәс инде, курка», – диде.
Бу урыс малае турында да Гөлназга әйтмичә булмас. Ул нәрсә дияр бит әле?

Иртәгәне көтә-көтә кич тә җитте. Әти белән әни күптән инде эштән кайтып, маллар карап керделәр. Әни, яккан мичкә салып киптерергә дип, алма турап йөри иде. Шулчак капка ачылган тавыш ишетелде, бераздан ишек тә кактылар. Әбекәй җитез генә ишеккә китте.
– Әйдүк, әйдүк, Гөлйөзем, иминме? Бәрәкалла, куна­гың да бар икән әле, – дип, көзге салкынча һаваны ияртеп, гөрли-гөрли килеп тә керде алар. Өлкәннәр кыймылдаганчы, артларыннан тагын теге кара малай тәгәрәп килеп чыкты.
– Әлхәмделлилаһ, Нурия. Үзегездә исәнлекме? Менә, Фәүзия бүген малаен кайтарып китте кияү белән. Әнкәй, Мишаны Сахалинга җибәрәләр, мине дә үзе белән ала, барып урнашканчы, баланы сездә калдырып торыйк әле, ди. Кызым сорагач, каршы килмәдек инде, алып калдык. Кышка каршы бит... Көндез әйбәт кенә торган иде, кичкә таба күңелсезләнә башлады. Сагына балакай. Шуңа – бераз юанып торыр дип алып кердем инде...
– Бик дөрес эшләгәнсең, шулай-шулай, абыстай, – дип, әбекәй аларны түргә әйдәде. – Ни атлы соң үзе?
– Жинә. И-и, Нуриякәем, бер авыз безнеңчә белми, мин урысчасын аңлата алмыйм. Ничекләр аңлашырбыз?! Ярый әле, Кәбир бераз сукалый. Сезнең Зәйнәп белән дуслашып китмәсләрме, диюем иде. 
Мин теге малай бу якка аяк басуга – шылдырт эчке бүлмәгә. Ишек чаршавы артыннан гына күзәтәм: менә нинди була икән ул урыс малае! Татарча да белми икән әле үзе. Абау, чәче! Нишләп алдында кәҗәкәй калдырып кистермиләр икән аны, бөдрә чәчен кызларныкы кебек үстергәннәр. Ул арада Женя бу өйдә үз ише барлыгын абайлап алырга өлгерде, минем качып  карап торганны да сизгән, ахрысы. Чишен, утыр, дигәнне дә көтмичә, өстен салып, ишек катындагы караватка атты да туп-туры миңа таба килә башлады. Мин исә елгыр гына караватка өеп куйган мендәрләр артына чумдым.
Гөлйөзем абыстай шук малаен:
– Жинә, улым, иди сюда, кил, – дип чакырып караса да, тегесе ишетмәде дә бугай, көлә-көлә эчке бүлмәгә килеп керде. 
– А-ха, попалась, – дип, мәче җитезлеге белән минем янга сикереп тә менде. 
– Кит, кит, урыс, – дип чинап җибәрдем куркуымнан. Һәм гарьлегемнән елый ук башладым. Ул арада Гөлйөзем абыстай белән әбекәй килеп керделәр, аш бүлмәсеннән әни атылып чыкты. Абыстай малайның кулыннан эләктереп тарта, тегесе карыша, үзе әллә нинди урыс сүзләре белән мине үрти. Әбекәй мине караваттан күтәреп алды да, артына яшерә башлады. Мин инде гарьлегемнән әбекәйнең итәк-чабуына урала-урала, үксеп елый идем. Ярый әле әти белән әни Женяны русчалатып үгетләп алып чыгып китә алдылар. Ул кичне мин әбекәйнең тезеннән төшмәдем, әбекәй дә кич буе әле аркамнан, әле чәчемнән сыйпап кына утырды. Тегеләр чыгып киткәч, җиңел сулап, Женяны орышып алды:
– Орчык кебек кенә үзе, ә минем кызымның котын алды, юньсез малай! Тьфү!
Орчык дигәннән, ул кичне Женя әбекәйнең бер орчыгын сындырды, бәйләменнән энәләрен тартып чыгарды, сәгатьнең күкесенә алма чүбе атты. Чылбы­рына үрелеп маташа иде, ярый әле абыстай күреп калды...

Икенче көнне яңгыр туктаганга сөенә-сөенә Айсылу-ларга элдерттем. Кичәге хәлләрне сөйләп бирдем. Аннары Айсылу белән Гөлназларга чаптык. Яңа хәбәрне аңа да сөйләргә кирәк бит инде.
– Күрдем инде мин ул урыс малаен. Әби әйтә, нәкъ шайтанның үзе, ди. Без таң белән үк Кәбир муллаларга менеп төштек инде. Йомыш бар иде. – Гөлназ бездән өлгеррәк булып чыкты.
– Кичә Зәйнәпләргә кунакка кергәннәр алар, – ди Айсылу. Аның да тизрәк Женяны күрәсе килә иде.

Озак уйлап тормадык, Кәбир муллаларга таба киттек. Женяны уйнарга чыгарсалар, күрми калмыйк тагын.
Безне генә көткән кебек, килеп җитүгә атылып чыкты бу шайтан кебек кара малай. Авызы ерык.
Аның каравы, без бик җитди. Каш астыннан гына карап, өчебез бер сафта басып торабыз, күз йомарга да куркыта – берәр яры ычкынмасын тагын. Гөлназ бик батыр, Айсылу белән икәү генә булсак, күптән табан ялтырата идек инде. Аның батырлыгы безгә кыюлык бирә. Шулай күпме басып торганбыздыр, Женя үзе
сүз башлады:
 – Я Женя! А вас как зовут?
Айсылу белән минем дәшәсе юк инде, Гөлназдан җавап көтәбез. Ә ул тагын бер мизгел тын гына басып торды да бармагы белән Женяга төртеп күрсәтеп: 
– Ааааа, пычрак авыз, пычрак авыз, тешләре черек, – дип кычкырып көлә башлады. Кара, Женяның чыннан да алдагы сөт тешләре каралып тора икән. Безгә исә шул гына кирәк, Гөлназга ияреп:
– Пычрак авыз, пычрак авыз, кяфер, – дип такмак­лый-такмаклый, төртеп күрсәтә-күрсәтә, йөгереп качтык. Үзебез йөгерәбез, үзебез ап-ак, тип-тигез булып тезелеп киткән тешләребезне күрсәтеп көлешәбез. Гөлназныкы бигрәк энҗе кебек тезелеп тора. Сипкелле битендә аның ак тешләре бигрәк тә ачык күренә. Шулчак капка артыннан Кәбир мулла йөгереп чыкты. Ул «Аһ, сез, гөнаһ шомлыклары, бирермен мин сезгә кяферне!» – дип, куарга кереште. Бездә инде көлү түгел, исән-сау котылу кайгысы гына калды, чөнки Кәбир мулланың болай да бала-чаганы куркытырга яратканлыгын яхшы беләбез. Куркытуын куркыта, ә менә берәүне дә тота алганы юк әле.  Ул кичне әни миңа «кешедән көләргә ярамый, бу әдәпсезлек була, тәрбияле-тәртипле балалар алай эшләми», дип үгет-нәсыйхәт бирде, әбекәй җайлы гына «тәкәбберлек өчен кыямәт көндә җавап бирәсе була», дип, Алла бабай белән куркытты. Мин инде үткән көнне кире кайтарып булса, мәңгегә дә алай эшләмәс идем, дигән тирән үкенү хисе белән вәсвәсәле уйларга бирелеп, йокыга талганымны гына хәтерлим.

Нишләргә инде: Женя миңа күрше генә тора бит әле. Аның минем белән уйныйсы килә, әти белән әни дә, әбекәй дә кыерсытмаска кушалар. Гөлназ дуслашмаска куша. Кяферлеге йогар, дип куркыта. Ул ничек йогадыр, әмма Женя татарча сүзләр әйткәли башлагач, эчкә җылы керде. Мин дә хәзер кайбер сүзләрнең русчасын беләм. Әбекәйгә генә әйтмим белгәнемне. Гөлназга да. Айсылуның да Женя белән дуслашасы килә: бергә күңеллерәк бит, ләкин Гөлназдан курка. Женяның әллә нинди уенчыклары, җебеннән тарткач, аяк-кулларын селкетә торган клоуннары, «мама» дип кычкыра торган йомшак аюы, матур рәсемле китаплары күп. Мин алар турында сөйлим дә, Айсылу кызыга, Гөлназ гына үз сүзендә нык тора: шайтан ялтыравык белән котырта, ди. Суфый әбинең сүзләрен кабатлый инде, үзенең дә уйнап карыйсы киләдер әле.

Женя безнең авылга тиз ияләште. Татар телен дә кай арада отып алды!  Әниләре тегендә барып урнашканчы гына калдырабыз, дип китсәләр дә, яз җитте, җәй килде – кайтып алмадылар әле Женяны. Җәй җитүгә без урамнан кайтып кермибез. Женяны сызык-лы уйнарга өйрәттек. Бу вакытта безгә Айсылу да кушылган иде. Әмма ул кайчак Гөлназ йогынтысыннан чыгып бетә алмый. Май ахырларына исә, каз бәбкәләре сакларга дип, яланга күчәбез. Бу вакытта без котылгысыз рәвештә Суфый әби ятьмәсенә эләгәбез. Уңга-сулга бер адым да атлый алмыйбыз: Суфый әбинең җыер-чыкланып килгән йөзендәге чепи күзләре барысын да күреп тора. Тик менә Женяны башта ук сөймәде ул.
«Теге нәрсә» дип кенә җибәрә, исемен хәтерләп калуны кирәк дип санамады да. Женяның самокаты бар иде.Менә шул самокат Суфый әби өчен соңгы тамчы булды да инде.

Хуш, көннәрдән бер көнне Суфый әби ата казын, ана казын, оясы белән бәбкәләрен, оныклары Гөлназ белән Илнурны, бәбкәләргә ашатырга дигән җимне алып, төшеп кенә утырган иде. Нәкъ шулчак Женя бахыр үз бәхетсезлегенә каршы, самокаты белән җилдереп килеп төшмәсенме яланга. Ата казы кеше төсле генәме?
Иң беренче ул курыкты, метр ярымлы канатларын кага-кага бөтен яланга сөрән салды. Аңа безнең ата каз кушылды, Айсылуларныкы. Казлар каңгылдашкан тавыш бөтен яланны тутырды, без, бала-чага, каз бәбкәләре аналарының канаты астына кереп тулган кебек, Суфый әбигә елыштык. Суфый әби исә безгә бер генә ысылдады: «Тотыгыз!» Гөлназның күзләрендәге нәфрәт Айсылуга да күчте, ул курку катыш нәфрәтле күзләрен Женяга төбәде. Гөлназның энесе Илнур инде Женяга таба чаба иде, Гөлназ – аның артыннан. Менә-менә Айсылу шул якка ычкынырга тора. Мин, хәзер ни булыр инде, дип, тораташтай куркып калдым. Хәтта еларга да куркам. Бер якта тузгыган каз көтүе, икенче якта коты алынган Женя. Шул вакытта Суфый әбинең ниятен чамалап алам. Әстәгъфирулла, тәүбә, хәзер безне куркытуның иң үтемле чарасы чынга ашарга тора. Тыңламасаң, шукланып йөрсәң, безне башта сыек чыбык белән куркыталар, ул да үтмәсә, ыштан төбенә кычыткан салам, диләр иде. Ыштан төбенә салынган кычытканның ничек көйдерәсен бераз чамалыйбыз: кулны гына чакса да, җан әрни. Ә монда!!! Ләкин моңарчы эшнең аңа кадәр барып җиткәне юк иде әле, безнең авыл тарихында җәзаның бу ысулы кулланылган очракларны гел хәтерләмим. Ә менә хәзер!
Икенче мизгелдә Женя Гөлназ белән Суфый әби кулында иде. Өченчесендә Суфый әби кулындагы кычыткан Женяның ыштан төбендә юк булды...

Бу хәлдән соң Женя авылда озак тормады, аны кайтып алдылар. Бу турыда Женя әбисе белән бабасына сөйләде микән, юк микән – белмим, һәрхәлдә, Гөлйөзем абыстай да, Кәбир мулла да ләм-мим бер сүз ишеттермәделәр. Әллә безгә генә ишетелмәгәнме?
Миңа да әни дә, әбекәй дә бер сүз әйтмәде. Ичмасам, әйтсәләр! Нишләп дустыгызны кыерсыттыгыз, нишләп якламадыгыз, дип сүксәләр?! Менә шулай, үкенеч белән үзем генә калдым мин. Женяның арт саны янгандыр, ә минем җан әрни. Ичмасам, миңа да салса шунда Суфый әби. Берничә көн Кәбир муллалар турыннан үтәргә куркып йөрдем әле. Абый-апалар кечерәкләрне иске тунны кирегә әйләндереп киеп, дию пәрие яки папай булып кереп куркытканда, иң мөһиме – тоттырмау. Тота калсалар да, берни эшләтмәсләр иде бит инде, ә без чырыйлап кычкыра-кычкыра елыйбыз. Кәбир мулла да тотып нишләтер иде икән инде?
Ләкин барыбер куркыта. Бу юлы тагын да дәһшәтлерәк итеп куркытыр иде, чөнки миңа аның хакы, минем гаебем бар кебек тоела. 
Женя исә башка безнең күзгә күренмәде.  Әллә гарьләнде, әллә үпкәләде шунда. Иртән торсам да, кич ятсам да, әбекәй белән икәү йоклый торган карават турысындагы тәрәзәгә үреләм. Бу гадәтем Женя кайткач ук башланган иде. Өйдәгеләр күнектеләр инде. Тик менә бу көннәрдә ешрак күз салам. Тәрәзә аша ул яшәгән өй каршыннан чебен үткәрмәсәм дә, саубуллаша да алмый калдык. Әллә кай арада гына кайтып алып киттеләр аны. Мин өйдә бит инде, киткәндә саубуллашырга керсә дә булыр иде... Үпкәләгән, димәк.

Еллар үтте. Бу хәл дә, Женя үзе дә онытылды инде. Гөлназ, Айсылу, мин – 12-13 яшьлек кызлар булып өлгердек. Борынга да ис керә башлаган чак. Безгә клубка кинога чыгарга рөхсәт бирә башладылар. Киномеха­ник Әхтәм абыйның кара афиша тактасына акбур белән түгәрәкләп «Индийский» дигән язуын күрүгә, безне бәхет баса – бүген клубка чыгабыз. Йөгереп кайтып, кадерләп кенә яшереп саклый торган тартмадан 20 тиенне санап алып куябыз, беләзек яки башка берәр бизәнгечне барлыйбыз, бәлки әле әнинең сирень исле хушбуен сибәргә дә насыйп булыр...

Һай, ул һинд кинолары! Гөлназ, Айсылу һәм мин – тәмам һинд киноларының фанатларына әйләндек.
Бер үк төрле кино ун тапкыр килсә, унысын да карыйбыз. Иң алгы рәткә утырып. Тын да алмыйча, елый-елый. «Җәми-Җәми-Җәми, ача-ача-ача...» – безнең авызда шушы җыр гына. Алма апа почтадан яздырып, Мәскәүдән миңа һинд киносы артистларының аклыкаралы фотоларын кайтартты. Менә, ичмасам, байлык иде ул минем өчен! Шри Деви, Шаши Капур, Амир Кхан, Амитабх Баччан, Рекха, Мандакини, ә иң чибәре, иң кадерлесе – Митхун Чакраборти! «Мин Митхунга охшаган егеткә генә кияүгә чыгачакмын!» – дип, бер-беребезгә сүзләр биреп бетердек. «Их, Һиндстанга барырга, андагы гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә иде!» – дип хыялланабыз. Нинди ефәк, өрфия кебек яулык яки чүпрәк, әниләрнең кирәкмәгән сәйләннәрен, алкаларын тапсак, шуны яшерен тартмага җыя барабыз. Берзаман Айсылуларга икетуган абыйсы һинд киноларыннан җырлар яздырылган кассета алып кайтты. Юләрләндек шуны тыңлап. Биибез, бертуктаусыз һинд биюе биибез. Тора-бара безгә тамашачы кирәк була башлады, клубта концерт куярга булдык. Репети­циягә дип җыелабыз да башка номерларны аннан-моннан гына әзерләп, төп номерга күчәбез. Тегеләй итеп тә биеп карыйбыз, болай итеп тә. Ул кадәр әйләндерүгә, магнитофон түзмәде – теге кассетаны чәйни башлады. Аны күз карасы кебек кенә саклап тотабыз. Концерт көнен билгеләдек. Түземсезләнеп, дулкынланып шуны көтәбез. Әйтерсең лә, нәкъ шушы концерт безнең бөтен тормышны, язмышны үзгәртәчәк! Ул көтүнең рәхәт, татлы мизгелләре соң?! Концерттан соң нишләрбез – анысын уйлаган юк, әлбәттә. Мөгаен, йолдызлар булып уянырбыз инде.

Клуб мөдире булган апа каршы килми тагын – репе-тиция­ләргә дә рөхсәт бирә, концерт куярга да. Үзе дә булыша. Ләкин менә һинд биюен генә өйрәтә алмый – белмим ди. Үзегезнеке әйбәт чыга, дип куандыра. Гәүдәләрегез килешеп тора, дигән була. Көне килеп җиткәч, белдерү язып элде, клуб идәнен юып, урындыкларны тезеп куйды. Печәннән соң, дип тормаган халык – клуб шыгрым тулы. Пәрдә артыннан гына күзәтәбез. Безнең һинд биюен бииячәгебезне бөтен авыл белә иде инде, нәкъ шул номерны карарга җыелдылар. «Теге биюегезне дә биерсезме соң?» – дип аптыратып бетерделәр.
Кем нәрсә эшли ала: кайсы җырлый, кайсы татар биюе бии, кайсы шигырь сөйли, скетчлар да куйган булдык. Иң соңыннан төп номер – һинд биюе!
Аны игълан итәр өчен алып баручы Зөһрә апа үзе дә маңгаена кызыл төртеп чыкты. Магнитофон янына Гөлназның энесе Илнурны бастырдык – андый-мондый магнитофон кассетаны чәйни башласа, ул тиз генә туктатып, әйләндереп җибәрергә тиеш булачак иде.
Ниһаять киендек. Мин кызыл төстәгесен кидем, Гөлназ каяндыр зәңгәрсу төстәге ялтыравык ыштан тапкан, өстен дә килештергән, Айсылуга әнисе яшелдән тегеп бирде. Нинди сәйлән таптык – шуларны асып чыктык. Өчебез бер-бер артлы басып торабыз. Иң алда – Гөлназ, мин – аның артында, Айсылу – минем арттан. Зал шым булды. Чебен очкан тавыш та ишетелми. Илнур­ның магнитофон төймәсенә баскан тавышына кадәр ишетелде хәтта. Китте бит музыка. Биибез, юк, очабыз гына – әйләнәбез, бөтереләбез, зал безгә кул чаба, артта малайлар сызгыра, аяк белән дөбердәтә! Менә безнең йолдызлы сәгать! Без елмаябыз, тик кассета гына тыңласын, магнитофон берүк кенә чәйни күрмәсен! Инде яртысын биедек, тигез генә чыга кебек инде үзебезчә. Нәкъ шул вакыт клуб ишеге ачылып китте. Кем инде мондый вакытта бүлдереп йөри дигән кебек, залдагылар, ка­нәгатьсезлек белдереп, дәррәү ишеккә борылды. Безгә дә аермачык булып күренә ишектәге кеше. Ә анда… ап-ак, тип-тигез тешләрен күрсәтеп, киң елмаеп Мит­хун басып тора! Кит инде, булмас, төштер бу!.. Шул мизгелдә магнитофон тасмасындагы җыр акрыная, «Җәми» дип ачыргаланып җырлаган кызның тавышы калыная. Чукынды инде болай булгач – чәйни! Без шып итеп туктап калдык. Илнур тиз генә магнитофонны туктатып, кассетаны рәтләп, янә җырлатырга куеп җибәрә, әмма безнең беребез дә селкенми – безнең күзләр Митхунда, әй лә, Женя бит ул! Кайткан бит, кайткан Женя! Әнә каршы-да – хыялның тере гәүдәлә­неше булып басып тора. Күңелдән әллә ничә потлы ташны алып ыргыттылармыни – күңелгә җылы йөгер­де, әллә ничә еллык үкенеч хисе, сөртеп алгандай, юкка чыкты. 

 Билгеле, шушы мизгелдә без аңа өчебез дә үлеп гашыйк булдык. Ләкин бу вакытта әле беребез дә Женяның кайсыбызны сайлаячагын белми идек.
Шулай ук аннан русча иркенләп сөйләшә белмәвебез өчен оялып йөриячәгебезне дә белми идек. Җәй ахырына таба Женяның Гөлназны сайлаячагын да, аларның бездән кача-поса очрашып йөриячәген дә белми идек әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ачы язмышлы, фаҗигале хәлләр тулы язмалардан соң балачакның бу мавыктыргыч язмасын рәхәтләнеп елмая-елмая укыдым. Кадерле балачаклар искә төште. Авторга рәхмәт юллыйсым һәм уңышлар телисем килә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Куз тошкэнгэ генэ укый башлаган идем, бик кызык булып чыкты бит эле бу...гел безнен балачак, авыл баласынын балачагы, эби бабайлы балачак..эх.. авторга унышлар....дэвамы бармы сон? самый кызык вакытта бетте дэ китте..)))

      Хәзер укыйлар