Логотип
Проза

Кулга-кул тотынса...

Бу күренеш һәр кеше өчен гадәти һәм шулай булырга тиеш тә кебек, ләкин Дамир өчен түгел. Ул икенче... Ул үзенчәлекле... Инде дүртенче ел рәттән Дамир өчен көн һәм төн дигән сүзләр берни аңлатмый, алар – бер төшенчә. Алар чуалган. Әйтерсең шаулап үсеп утырган гөл сабагына чүп үләне уралып үскән. Сынып, шиңеп төшәргә дә бирми, гөрләтеп яшәргә дә. Көн белән төн генә түгел, Дамир өчен вакыт төшенчәсе дә аңлата алмаслык нәрсәгә әйләнде.

– Хәерле иртә! Иртәнге аш әзер! – дигән ягымлы тавыш Дамирның уйларын ераклардан, әллә кайсы почмаклардан тартып алып, салмак кына чынбарлыкның үзе каршына кайтарып куйды. «Ә-ә, иртә җиткән... – дип уйлап куйды ул. – Тормыш агымының чираттагы иртәсе җиткән...»

Төн үтеп таң атуга – галәмгә кояш нурлары сирпелүгә һәрбер җан иясе, һәр кеше, бар тереклек уяна, җанлана. Күзләр үзеннән-үзе ачыла, куллар, ирексездән, өскә сузыла, гәүдә үзенә бер рәхәтлек белән киерелеп куя, ә күңел ниндидер яңалыкка омтыла. Шулай булмыйча соң, дөньяга бит яңа көн туа! Бу күренеш һәр кеше өчен гадәти һәм шулай булырга тиеш тә кебек, ләкин Дамир өчен түгел. Ул икенче... Ул үзенчәлекле... Инде дүртенче ел рәттән Дамир өчен көн һәм төн дигән сүзләр берни аңлатмый, алар – бер төшенчә. Алар чуалган. Әйтерсең шаулап үсеп утырган гөл сабагына чүп үләне уралып үскән. Сынып, шиңеп төшәргә дә бирми, гөрләтеп яшәргә дә. Көн белән төн генә түгел, Дамир өчен вакыт төшенчәсе дә аңлата алмаслык нәрсәгә әйләнде. Вакыт чылбыры диләр, димәк, минут сәгатькә, сәгать тәүлеккә тоташырга тиеш. Дамир дөньясында бу закончалык та көчен югалткан. Аерым уйлар, ватылып төшкән көзге кисәкләре сыман китек-китек фикерләр. Хәтер хәзинәсе дә саеккан. Анда-санда гына ул кичергән тормышның якты һәм матур вакыйгалары аңында чагылып үтә. Бер мәл чайкалып тора да, диңгез өстендә уйнаган кояш нуры кебек, билгесезлек һәм чиксезлек эченә кереп тә югала. Нәрсә икән бу? Ник аның тормышы үткән заманда сурәтләнә? Бүгенгесе нәрсә дә киләчәге нинди аның? Бар нәрсә ниндидер караңгы пәрдә белән капланган. Ә чаршауның икенче ягында гына әнә бит тормыш кайный. Ул ишетә – аңа «Хәерле иртә!» теләделәр...

Сорасаң, бу хәлен Дамир үзе дә аңлатып бирә алмас, ни дип атарга да белмәс иде. Бу кадәрле чуалган хис-кичерешләрне бер кысага сыйдырырга аның аңы рөхсәт бирмәс иде. Ә медицина теле бу халәтне бер сүз белән атарга җөрьәт иткән: «кома». Дамир дүр-тенче ел инде шифаханәдә комада ята. Менә дүртенче ел инде аның язмышы тормыш бизмәненең нәкъ уртасына эленеп калган һәм бер якка да авышырга җыенмый кебек. Аның гәүдәсе тере, ул сулый, ул яши. Табиблар әйтү-енчә, аның организмында матдә алмашы сәламәт кешенекеннән бер тамчы да аерылмый. Ул ризыкны кабул итә, бүлеп чыгара (трубкалар ярдәме белән, әлбәттә). Хәтта сулавын ул үзе сулый. Тик аның гәүдәсе бер хәрәкәтсез, шомырт кара күзләре дә бертуктаусыз йомык. Әнә шул караңгы пәрдә аерып тора аны дөньядан. Андый авыруларны еш кына үсемлек белән чагыштыралар, янәсе алар берни уйламый да, ишетми дә, сөйләшми дә. Тик шулай микән? Үз хәлен Дамир үзе генә белә шул... 

Бу рәвешкә Дамирны эшендә юлыккан фаҗигале җәрәхәт китерде, баш миенә зыян килде аның. Операция арты операцияләр кичерде, тик алга китеш булмады. Иминиятләштерелгәнлектән, Дамирның хастаханәдә дәвалануын һәм кыйммәтле даруларны ул эшләгән оешма тәэмин итеп тора. Монда аңа аерым палата бирелде, шулай итеп, дүртенче ел аның йортын шифаханә алыштырды. Ул ялгыз түгел. Аның янында әнисе «яши». Утыз ике яшьлек улын ана ике яшьлек сабыен тәрбияләгәндәй киендерә, ашата, юындыра. Улының бар нәрсәне тоеп ятуын Хәлимә апа сизенә иде сыман. Ана күңеле бит ул, аны алдап буламы соң... Шуңа да ул улы белән сөй-ләшә, бернинди җавап кайтармаса да, бар җаны белән ышана – «Улым кайтачак, ныгытып талган йокысыннан гына айныр да, менә-менә уяначак!» Әнә хәзер дә, таң атып, бүлмәгә шыпырт кына яктылык иңә башлауга, сикереп торып улына хәерле иртә теләде, шәфкать туташы керткән махсус ризыкны улына хәстәрли башлады. Ә Дамир? Нинди хисләр белән иртәне каршы ала икән ул? Тагын бер төн үткән, тагын бер көн түзәсе... 

Үзенең халәте түгел, башка нәрсә борчый. Аның ныгып кына килә торган яшь гаиләсе бар иде. «Ә ник «иде»?» – дип сорау бирә ул үзенә эченнән генә. Чынлап та нигә? Алар бит, шөкер, исән-сау – яраткан хатыны Гөлүсә һәм бәләкәче Данияр. Тик хәзер бернәрсә дә элеккечә түгел, алар янәшәдә юк. Йорт тутырып шау-гөр килгән бәхетле мизгелләре артта калды. Гөлүсә ялангач калган гаиләсен торгызырга көн-төн эшли иде. Ә кечкенә Даниярны әтисе янына алып килмиләр, нәни сабыйның нечкә күңелен җәрәхәтләүдән курыкты алар. Ә бала исә, эштән талып кайткан әнисе янына йөгереп чыгып, гел бер сорау белән каршы ала: «Әни-әни, ә әти синең белән кайтмадымы?» Нәрсә дип аңлатырга да, нинди сүзләр уйлап юатырга да белми әни кеше нарасыен. «Кайта, үскәнем, әлбәттә кайта», – дип, кочагында эретә «йомшак йомгагын» (Дамир улын шулай дип сөя иде бит)... Сагына Гөлүсә еракта калган ул бәхетле мизгелләрне. Әйтерсең моңарчы кайгы белми пырхылдап очкан күбәләкнең чуар канатын каерып киткәннәр. Яңадан алып кия алырмы ул сыңар канатын? Элеккечә рәхәтләнеп еракка-еракка, биеккә-биеккә оча алырмы, Дамиры белән бергә «тигезлек» аланында «бәхет» нектарын җыя алырмы чәчәкләрдән?.. Авыр аңа бер ялгызы тормыш йөген тартулар. Ә көннәр үтә тора, кара пәрдә элеккечә ябык...

Дамир күңеле менә шуларны уйлап сыкранды. Йомык күзләр, хәрәкәтсез гәүдә эчендә хисләр шаукымы, каршылыклар, борчулы уйлар өере кайный. Эчке дөньясын күрсәтә алса, хет бер сүз әйтә алса икән ул! Инде туганнары, дуслары Дамирның аңына килүенә ышанмыйлар, хәл-әхвәлен белешергә килүчеләр дә сирәгәя. Дамирның җавап бирүен бер ялгыз ана күңеле һәм соңгы тамчы көчен җыеп Гөлүсә көтә.

– Улым, тышта ябалак-ябалак кар ява. Бар галәмне бүген баштанаяк аклык күмеп китте, син бер генә күрсәң икән! Зифа каен кызларым купшы бүрекләрен алып киде, нечкә билле чыршы сеңелләрем затлы шәлләрен иңнәренә салды. Ә шаян-шук песнәк малайларының тирә-юньгә исе дә китми. Алар миләш тәлгәшләре белән дус. Песнәк халкы бик җитез ул, әнә тәрәз артына салган җимне чүт кенә кул учымнан чүпләмиләр! Дусларым песнәкләре-е-ем... – Олы йөрәкле Хәлимә апаның кул җылысы тирә-юньдәге һәр җан иясенә җитәрдер ул... Палата тәрәзәсендәге күренештән озак кына хозурланып торганнан соң, Хәлимә апа Дамир янына килеп утыра, улының куе чәчләрен сыпырып ала да дәвам итә:
– Ә исеңдәме, улым, кечкенә чагыңда син атлар ярата идең. Әтиең атын тугаруга, син йөгереп килер идең дә, алардан бер адым калмас идең. Ә туган авылыбыздагы җәй көннәренең ямьлелеген искә алса-а-ак!.. Печән өсте җитә калса, бар авыл халкы пошаманга төшәр иде, авыр янәсе. Ә без әтиең белән сөенер идек, чөнки табигатьне бик яраттык. Текә елганың аръягы иде безнең печәнлек урыны. Хуш исле каен җиләкләре, бөтнек-мәтрүшкәләре дисеңме... Печәнен өеп, әтиең арбаның иң өстенә сине утыртыр иде. Ә син, бәләкәч, печән арасыннан чүпләп, өзелгән каен җиләкләрен татып кайтыр идең...»

Дамир тыңлап ятты, самими балачагын искә алып, күңеленә җылы йөгерде. «Их, бер мәшәкатьсез рәхәт бала чакларым! Әнкәй, ә син туктама, сөйлә син, сөйлә...»
– Ә хәтереңдәме, улым, берсендә әтиең сиңа елан тиресе табып алып кайтты. Син аны камчың тоткасына бәйләп куйдың. И-и, күрше малайларының кызыгуы шул ялтырап торган бизәкле камчыңа!.. – Хәлимә апа кеткелдәп көлеп куйды...

Озын көннәр менә шулай үтә торды. Хөр күңелле, сабыр холыклы Хәлимә апаның улы белән бертуктаусыз сөйләшүе Дамирга ниндидер көч бирде. Шуңадыр да Дамир, бар күңеле белән калтырап, тынлыктан курыкты. Бер ялгызы калса, аңы тагын да томалана, башы белән ниндидер төпсез чокырга ташланган кебек була.

«Әнкәй, кая югалдың, эндәш. Ташлама мине кара упкынга...»
– Тыныч йокы, улым. Исән-имин иртәгәсе көннәрне дә каршыларга язсын, – дип, Хәлимә апа шулчак тавыш бирә, улының юрганын рәтли. Бераздан аның пышылдап укыган дога тавышы, дисбе тартуы ерактанрак ишетелә – Хәлимә апа үз урынына барып ята.
«Әһә, төн дә җиткән», – дип уйлап куйды Дамир. «Әнкәй, тәрәзәдән җил өрмәсен, юрганың җылымы икән...» – бала күңеле анасына эндәште. Их, сикереп торасы иде дә, әнкәемнең аяк очына егылып рәхмәт укыйсы, бала чактагыдай рәхәтләнеп бер үкси-үкси елыйсы иде... Тагын ничә төннәр, ничә көннәр үткән-дер, Дамир урамда ничәнче ел икәнен дә тәгаен дөрес җавап бирә алмас, мөгаен.

...Бүген Дамир янына Гөлүсә киләсе көн. Дамир хатынын гадәттәгедән ныграк зур түземсезлек белән көтеп алды. Әллә нидер сизенде шунда... Бер мәл палата ишеге ачылып китте, эчкә тын гына узган аяк тавышлары ишетелде. 

«Гөлүсәм, килдеңме, күз нурым, нинди яңалыклар алып килдең? Йомшак йомгагым ниләр «кыра»? Сәлам җибәрдеме миңа?.. Тукта, ник син тынып калдың, Гөлүсәм. Әллә нинди син бүген...» – дип хафаланды Дамир. Гөлүсә тын яткан «гәүдә» янына килеп утырды. Дамирның яше барса да, ничә ел инде урын өстендә ятса да, гәүдәсе элеккечә нык һәм төз иде. Аны авыру дияргә һичкемнең теле әйләнмәс. Шаккаткыч хәл, әйтерсең яшьлеге чәчәк атып килгән егет бераз черем итеп алырга, ял итәргә дип кенә яткан. Күптән корал тотмаган куллар һәм кояш назы тоймаган йөзе яңа яуган кардай агарып калган. Бу күренеш Дамирны тирә-яндагылардан, гомумән, җир йөзе кешеләреннән өстен куя, аның гәүдәсеннән ниндидер якты нур сирпелеп тора кебек. Гөлүсә Дамирның кулын үзенең кулына алды. Авыр тынлык урнашты.

– Дамир, син беләсең, без бик бәхетле булдык. Яшьлегемнең иң күңелле һәм иң кадерле мизгелләре синең белән үтте. Гомеребезнең соңгы көненәчә бергә булырбыз дип ышандык без. Мәхәббәтебез җимеше Даниярыбыз булды... – Данияр сүзен әйткәндә Гөлүсәнең күзләренә яшь җыелды, тамагына төер утырды. – Беләсеңме, Даниярыбыз үсеп килә, тиздән мәктәпкә аяк баса. Инде ул сабый түгел, күп нәрсәләрне аңлый. Дамир, әйтәсе килгән сүзем шул, Даниярга әти кирәк... – Гөлүсәгә бу сүзләрне әйтүе кыен иде, тамагындагы төерне һич йота алмады ул, алсу бите буенча йөгергән яшь бөртеге Дамирның кулына тәгәрәп төште. Төште дә кайнар юл ярып, Дамирның йөрәгенә барып кадалды. 
– Азат бик яхшы кеше, Дамир. Улыбызга әти булырга, аңа ышанычлы таяныч булырга теләк белдергән кеше ул. Син, зинһар, берүк дөрес аңла. Синең ризалыгыңны сорарга килдек, Дамир... – Гөлүсә яшьләренә буылып, Дамирның гәүдәсенә капланды.

Шулчак моңарчы ишек төбеннән алга узарга кыймаган Азат сүзгә кушылды:
– Гөлүсә, тынычлан, тиргәмә үзеңне. Дамир, әти кеше буларак, аңларга тиеш, сезгә ул тик бәхет кенә телидер дип ышанам. Сиңа да, улыңа да ярдәм һәм терәк кирәк, тормыш бит дәвам итә. 

Гөлүсә үксүеннән туктап, бераз тынычланып калды, башын күтәрде. Яшь хатынның йөзе үзгәргән, күзләрендә – сагыш упкыны. Әйтерсең ул күзләрдә сагыш ялкыны шашып-шашып янган да үзеннән соң бары тик ике кара күмер кисәге калдырган. Ә йөзе тораташ катып калган. Әлеге кеше инде Гөлүсә түгел, кайгыдан сүрелгән күңеле нишләтсәләр – шуны тыңлый, кая борсалар – шунда борылды. Азат бу хәлне күтәрә алмады, тормышында очраган әлеге ханымны кара упкыннан тартып чыгаруны һәм аның улын аякка бастыруны үзенең бурычы итеп куйды. Азат Гөлүсәне палатадан чыгарды да үзе Дамир янына килеп басты, аңа нидер әйтергә теләп, иреннәре кыймылдады... Тик Азат әйтәсе сүзен әйтә алмады... Әллә авызы кипте, әллә нык булып күренергә теләгән ир-ат чыннан да каушап калды. Күз яшьләре җыелуын сизеп, үзен тиз арада кулга алды, кинәт кенә Дамирның кулын алып ир-атларча ныгытып кысты да, палатадан ыргылып чыгып юк булды. Ике ир-ат сүзсез генә шулай аңлашты бугай... 

Дамир янә бер ялгызы калды... тагын җаннарны өшетердәй тынлык урнашты. Ике минут эчендә булып узган шушы хәл вакытны тәмам туктаткан кебек булды. Дамирның аңы тагын томаланды. Аңа бу сүзләр куркыныч төш кебек тоелды. Күңеле кар өередәй бер тузынды, бер тынып калды. Ата булу бәхете, гаилә тормышы, ир-ат горурлыгы, гомумән, килә-чәктә җир йөзендә кеше булып яшәүдән ул бүген үзен мәхрүм санады. «Нинди кеше булыйм ди мин, җүләр! Инде ничәнче ел үземне кешегә санап тормыш кичердем, ә чынлыкта мин хәрәкәтсез утын кисәге!» – дип ачынды, үз-үзен сүкте Дамир. Әйе, әле моңарчы хис-кичерешләр белән яшәгән гәүдә хуҗасы ничек үз барлыгын тереләй «күмсен» ди. Ул ышанды, гадәти тормыш юлына басасына, савыгасына чын күңеленнән ышанды бит ул. Ә бүген бар өметенә нокта куйды. Инде омтылыр максаты, ышаныч чаткысы, яшәү мәгънәсе юк иде шикелле. Гөлүсәгә үпкә тотарга хакы юклыгы белән дә ризалашты. Азат үзе дә начар кешегә охшамаган лабаса. Уйлары белән бер ялгызы калган Дамир үзенә-үзе хөкем чыгарды, ә Азат белән Гөлүсәгә тын гына хәер-фатихасын бирде. Шулчак үзе дә сизмәстән, әллә кайсы почмактан җан авазы, өздереп, бер көй сузып җибәрде, Дамир әлеге көйнең сүзләрен исенә төшерә алмыйча озак азапланды:

Әйткән идең:
Әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй бары тик миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне...

Шушы көйгә уралып, Дамир саташуын сизде, ә күңеле белән Азатка мөрәҗәгать итәргә ашыкты: «Кара аны, улымны ышанычлы кулларга тапшырам дип ышанам, миннән яхшырак ата бул аңа...» Дамирның соңгы аек теләге менә шул булды... Өермә булып тузынган хисләре тынып калды, уйлары «сыегайды», салмак кына янган яшәү шәменең ялкыны сүнеп килде... Инде сүнеп юк булам дигәндә, Дамир кинәт сискәнеп китте. Шулчак палата ишеге ачылып китеп, Гөлүсә атылып керде... ә аның артыннан, шул шаукымга бөтерелеп диярлек, тагын кемдер иярде сыман. Гөлүсә йөгереп керүгә үк Дамирның муенына сарылды: «Беркайчан, һичкайчан, берничек һәм беркайда калдырмам сине, җаным! Бары тик сине яраттым һәм яратам! Гафу ит мине! Бернинди киртәләр дә безгә каршы тора алмас, тормышның бөтен сынауларын да бергә җиңәрбез, сүз куешканча, соңгы көне-безгәчә бергә булырбыз! Миңа бары тик син кирәк. Безгә бары тик син кирәк!» Гөлүсә белән ияреп керүче һәм тын гына басып торучы – бәләкәч Данияр иде... Гөлүсә шулчак улын алга кертергә дип ишек турысына борылыйм дисә, ни күрсен! Данияр инде шыпырт кына алга узып, әтисенең кулын нәни учларына алган, алган да аларны тын гына сыйпый иде. Гөлүсә сүзсез калды, күңеле тулды, нәни улын күтәреп алып Дамиры белән икесен бар көче белән күкрәгенә кысты. Барлык борчулары шул күкрәктә кысылып юк булды, ярсып-ярсып аккан бәхет яшьләре еллар буена таш булып каткан сагыш чуерларын юып алды. Әтисенең ничә еллар буена кайда юк булып торганын белмәгән, аңламаган улының читләшмәвенә гаҗәпсенде дә, сөенде дә ана күңеле. Бер гаилә җебе нык булган, күрәсең, анасы кебек үк атасын кичәгедәй көткән, яраткан, сагынган һәм йөрәгеннән җуеп ташламаган икән нарасые! Их, шулай булмыйча соң! Бала бит тәннән ярала, җаннан тама...

Дамир үзен янә төштәгедәй хис итте... Бәхете, сөенече эченә сыймады аның. Әлеге төштән айнырга курыкты ул, ләкин чын-чынлап уяну, яшәү теләге бүген ярларыннан чыгып ташыды! Гөлүсәсе һәм бәләкәче бүген төнне әтиләре белән үткәрергә бул-ды. Ниһаять, бүген аның гаиләсе янә бергә җыелды, нәкъ элеккечә бар да янында... Кешенең ике як җил-кәсенә ике фәрештә кунган, диләр. Дамирның бүген уң як җилкәсе янәшәсендә – әнисе, сул як җилкәсе янында – яраткан Гөлүсәсе, ә аяк очындагы юрган почмагына «йомшак йомгагы» уралып яткан. Шуннан да зуррак бәхет тели аламы соң ул үзенә?! Гөлүсәсе исә бу төнне күңелле төш күрде, әйтерсең Дамиры кулын күтәреп аның иңенә салды һәм аны кочып куйды. Гөлүсә шатланып уянып китүгә – әллә төше булдымы, әллә өнеме – үзенең иңендә ул чыннан Дамирның кул җылысын тойды!!! Гөлүсә шул халәттә кыймылдарга да кыймыйча, серле елмаеп куйды. Ул хәзер бер нәрсәне төгәл белә – ышаныч һәм өмет кулга-кул тотынса, бергә алар таулар күчерә! 

Рәсем: Наталья Васильева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу хәлгз тарыган кешеләргә холай түземлек бирсен.Зур рәхмәт авторга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик кунелле. Елый. Рэхмэт сезгэ, автор!❤❤❤

      Хәзер укыйлар