Берзаман давыл тынар, ә син аны ничек кичергәнеңне дә аңламассың. Син хәтта чынлыкта аның беткәнме, юкмы икәнен дә тәгаен генә әйтә алмассың. Шунысы бәхәссез: элеккеге «син» бүтән юк инде. Давылның бөтен мәгънәсе дә шунда. Харуки МУРАКАМИ
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
– Су кирәк, су...
Яланөс, яланаяк урамга йөгереп чыккан бабай берөзлексез әнә шулай такмаклый-такмаклый колонкага таба ашыкты. Үзе кулындагы чиләкләрне сабый бала кебек төрле якка чайкый, бераз йөгерә дә, туктап, артына борылып карый.
– Су кирәк, су... Бик күп кирәк... Су...
Берзаман почмактан «луноход» килеп чыкты һәм бабай турынарак җиткәндә пошкырып җибәрде. Болай да чыгырыннан чыккан кешегә шул гына җитми, куркудан чиләкләре – бер якка, үзе икенче якка очты. Сары автобус берни булмагандай артыннан тузан уйнатып китеп тә барды. Халык телендә «луноход» дип йөртелгән автобусның да, аның йөртүчесенең дә, андагы халыкның да Равилдә гаме юк. Хәер, Равилнең дә кешеләрдә, тормышта гаме юк әле. Аның үз дөньясында яши торган көннәре. Яз, көз ике дөнья арасында саташа шул. Менә бүген аңа «тегеләр» күп итеп су ташырга кушкан.
Юл кырыенда тәгәрәп калган бабайны күз чите белән генә күреп калды Тәслимә. Басып барган кешегә бу автобуста бигрәк авыр, шоферга гына – әллә кеше төягән ул, әллә утын – барыбер. Тәслимәгә барыбер түгел менә, ул шәһәрнең ыгы-зыгысына ияләшә алмый интегә. Менә тагын бер мәлгә тынып калган автобус эче гөжләргә тотынды. Тукталышка якынлашалар икән. Кемдер кемгәдер узып китәргә ирек бирми, кайсыдыр кемнеңдер аягына баскан. Этеш-төртеш, кычкырыш... Ниһаять, автобус туктады. Тәслимә дә халыкка ияреп урамга чыкты. Автобустан соң тукталыш җәннәт кебек тоелды аңа. Абау, бигрәк яратмый инде ябык, кысан урыннарны! Йөрәге урыныннан куба. Андый чакта аяклары бүрәнәгә әйләнә дә куя. Чак атлый башлый...
Кызның йөзе чытылды. Аягына күзе төшкәндә, колагында сеңлесе Рәзиләнең «мыштыр» дигән сүзе яңгыраган кебек булды. Шул сүз аңа узган кыштагы хәлләрне исенә төшерде.
– Мыштыр! Тизрәк атла инде, кире кайтасы да бар бит.
– Синнән башка да беләм!
– Ярар алайса, мин бара торам! Син кал!
Рәзилә Тәслимәдән күпкә чая, күпкә җитез шул. Эшне дә күз ачып йомганчы башкарып чыга. Бер карыйсың – сыер абзарын кыра, икенче карыйсың – коймада, канатта йөргән төсле итеп җепсәдән атлый. Бөтен һинд фильмнарын карап бара, аннары шулар белән «саташа».
– Мин – Зита, син – Гита, белдеңме, апа! Ә юк, кайсы чаярак әле аның? Мин шунысы. Син «правильная» бит безнең!
– Төш, төнә дә әни теккән күлмәк итәген җыртып кердең!
– Җыртса соң! Мужыт синең белән пардан киенәсем килмидер.
– Мужыт түгел, бәлки!
– Төнә түгел, кичә!
– Җыртса түгел... – бусын икесе бертавыштан әйттеләр дә, икесе берьюлы көлеп җибәрделәр. Күңеле булган Рәзилә койма җепсәсеннән шап итеп җиргә сикереп төште. Тәслимә сеңлесенә кулын сузды. Апа-сеңел җитәкләшеп, ничек итеп бүген өйдәгеләргә белгертмичә генә клубка чыгып таярга дип сөйләшә-сөйләшә ишегалдына үттеләр. Мондый кичләрне сагынып еш искә ала иде ул. Кышкы юлдан әниләренең хәлен белергә барганда да шуны уйлап күңелен җылыткан иде ул.
* * *
Шулай инде алар: әле талаша, әле дуслаша. Тәслимә – басынкы, Рәзилә күкерт кебек гөлт итеп кабынучан. Ничек кабынса, шулай тиз сүнә дә үзе. Бу юлы да әйткәләшсәләр дә, инде икесе дә эчтән генә дуслашу җаен эзли иде. Ни дисәң дә, кышкы көн шырпы сабы кадәр генә, җитмәсә, җәяүле буран чыгарга тора.
Әниләренең хәлен белергә бүлнискә барышлары аларның. Тәслимә күп итеп юка пешерде. Рәзилә кечкенә шешәгә сөт тутырды. Бала тапкан хатынга сөт кирәк, дип сөйләнә-сөйләнә башкарды бу эшне. Үсеп буйга җиткән кызлар җитди, чөнки әниләренең җиденче бала табуына, шатланудан бигрәк, кыенсыналар иде. Картайган әнкәгез тагын бәбиләгән, дип авыз еручылар җитәрлек мәктәптә. Әле бит укытучылары да төрттерергә генә тора. Бигрәк тә Нәгыйм дигәне. И яратмады аны Рәзилә. Математикадан зиһенле булса да, ишле гаиләдә зур балалар рәтендә йөргәч, дәрес әзерләргә еш кына вакыты булмый. Укытучы шундый көннәрне әйтерсең лә сагалап кына тора: хәзер эләктереп ала иде. Андый дәрестә матур гына тезелеп киткән «биш»леләр артына «ике»ле менеп кунаклый, укытучының сирәк мыегына канәгать елмаю эленә.
Беркөн дәрестә Рәзилә күзенә карап мәзәк сөйләде ул. Кыз беренче сүзләреннән үк үзеннән көлгәннәрен шәйләде. Имеш, бер абзый бер-бер артлы туган балаларына исем уйлап арыган да, Гыйлаҗетдин, Камалетдин, Сәлахетдин, Шәйхетдиннән соң туган баласына, этдин-метдин дип тормам, тотармын да Кыяметдин дип кушармын, дип әйткән ди. Рәзиләнең ерак бабасының исеме дә Кыяметдин. Укытучы нәселләрендәге исемне кушып сөйләгәч, гарьләнеп сикереп торды да дәрестән чыгып китте. Нәгыйм ачуыннан бурлаттай кызарды.
Башка дәрескә кереп тормады ул, өенә кайтып китте. Сыер да бозаулаган, әти дә өйдә юк, энесе Рушад та чыгып сызгандыр дип борын астыннан гына мыгырдана-мыгырдана атлады. Дуамаллыгыңны ничек тә акларга кирәк бит инде...
Менә хәзер дә кышкы юлдан әнисенең хәлен белергә барганда кинәт кызып киткәнне акларга кирәк иде.
– Этдин-метдин дип тормам... Дуңгыз да инде бу Нәгыйм. Менә син, апа, аны яклыйсың, ә ул бит эчкерле. Беләсең килсә, Кәшифә апа да яратмый аны. Аларның этен атып үтерүче дә шушы Нәгыйм. Имеш, бүре дип уйлаган! Рексны бүре белән бутап буламы инде, җә?!
Апасы дәшмәде. Рәзилә дәвам итте.
– Бер караганда, әни карт түгел инде безнең. Кырыкта бәби табалар инде ул. Әтигә дә 48 генә... Сиңа рәхәт, авылдан чыгып киттең дә... Рәхәтләнеп эшләп йөрисең. Минем дә соңгы елым, котылам бу Нәгыйменнән дә, сыерлардан да, чөгендер кырыннан да... Ел саен өчәр пай алалар бит! Өч пай өч гектар бит инде ул, апа. Шуның аркасында ни җәй күргән юк, ни рәтләп уку. Көзе буе чөгендер дә алып, мәктәпкә дә барып булмый. Әнә, быел да октябрь бәйрәменә хәтле чиләндек.
Туң җиргә тезләнеп эшләп, аяклар да туңга әйләнде... Карале, апа, исем уйлап табарга кирәк бәбигә. Әйдә, Рәзифә дип кушабыз. Минем исем хәрефләрен бераз гына буташтырабыз да, вәссәлам!
Бу юлы да бернинди тавыш ишетелмәгәч, Рәзилә артына борылып карады. Тәслимә күренми!
– Ап-па-а-ау!
Бернинди җавап юк. Бер-бер хәл булмагандыр бит инде? Рәзилә апасына каршы китте. Тирә-яктагы кар дәрьясында бернинди җан әсәре күренми. Авылларыннан чыккач та озата барган агач «посадка» да күптән юкка чыккан. Рәзилә шунда гына уңга каерасы урынга турыга киткәнен аңлады. Дөрес юлдан китмәгән ләбаса. Бүлнискә «Шистуй» стансасы ягына таба барасы. Апасы шуны күрә торып дәшмәгән: үч алуы булгандыр инде.
Тәслимәне куып җиткәнче, Рәзилә мышнап чыкты. Чәч төпләренә кадәр тирләп чыккан иде инде. Аның каравы, апасын куып җитте! Куып җиткән хутка үпкә-сапкаларын түгәсе иткән иде дә, тыелып калды.
Апасының уйчан күзләрендә мөлдерәмә тулы моң иде. Рәзилә уйларын сизгәндәй, Тәслимә телгә килде:
– Икенче елга да документларны медицинскийга биреп карыйм әле. Быел рус теле аркасында төшеп калдым инде. Киләсе елга булырга тиеш, заводта гел урысча сөйләшәбез, русча китаплар да укыйм, булып чыгарга тиеш. Укырга, үземне дәваларга кирәк миңа.
Тәслимә тиз арый, каушаса, аяклары бөтенләй атламас була. Үзендә ниндидер чир барын аңлый, дәвасын гына белми. Шуңа күрә бая сеңлесенең «мыштыр» диюе йөрәгенә кадалды һәм бик озак еллар онытылмады. Рәзилә дә апасына авыр сүз әйткәнен аңлады, ул да апасына нинди авыр яра ясавын мәңге онытмаячак әле.
Тагын үткәннәр камалышында калды Тәслимә.
Кинәт искән салкын җил айнытып җибәрмәсә, тукталышта тагын күпме басып торган булыр иде әле, билгесез. Кыз хатирәләрдән авырайган башын күтәреп, күк йөзенә бакты. Кай арада һава торышы үзгәргән диген. Әле генә кояш балкый иде, инде менә күк гөмбәзенә каралҗым сүрү тартылган. Ала-кола мендәрчекләр ашыга-ашыга бирегә таба йөзә, урам башыннан ниндидер пәрдә Тәслимәгә таба йөзеп килә иде.
– Яңгыр пәрдәсе... Кара инде, ява да башлаган икән.
Тәслимә тирә-ягына каранып ышыкланыр урын эзләде. Тагын бер биш йөз метр атласа, универсамга җитә инде, анда кереп торырга була. Шул якка таба китте, ләкин барып җитә алмады. Яңгыр куып та тотты, орып та салды. Тәслимәнең чәч көдрәләре дә, сөрмәсе дә юылды. Бу кыяфәттә кибеткә кереп кеше куркытып тормыйм инде, дип, баракларына кайтырга булды.
Универсамга кермәүнең тагын бер сәбәбе бар.
Заводның партия җыелышлары Үзәк Комитетның алкоголизм белән көрәшү чаралары турындагы карарын искә төшерү белән башлана. Проходнойда торучылар хәмер исе килгән кешеләрне кире борырга, төш вакытында эшчеләрне завод биләмәсеннән чыгармаска дигән эчке тәртип урнаштыруга кадәр барып җиттеләр.
Иле белән көрәшкәндә, алар гына читтә калмас, билгеле. Алай гына да түгел, арттырып та үтәрләр әле. Эшләр шуңа таба бара да. Инде хәзер универсам ише кибетләр-дә яшьләр күренсә, әллә каян «погонлы»лар килеп чыга да, нишләп эш урынында түгел, дип төпченә башлый. Тәслимә шуңа да зур кибетне урап узарга булды. Законлы ялда булса да.
Яңгыр салкыны сөяккә үтте. Ул башын түбән иеп, алга сөрлегебрәк атлый бирде. Менә ул борылырга тиешле урам чаты, сулдан өченче йорт – аларныкы. Рәфидә өйдә микән? Өйдә булса ярар иде. Их, чәйнеге дә кайнар булса...
– Беттем...
Башына килгән уен кычкырып ук әйткән икән Тәслимә. Өстеңә үзеңнән ике тапкырга диярлек озын ир-егетнең ажгырып килүен күргәч, әйтерсең дә шул! Егет дигәнең бәреп екмады, кызны кочагына бөтереп алды да, курчакны кире урынына куйгандай, җиргә бастырып куйды. Ни гафу үтенеш юк, ни аклану дигәндәй, калын иреннәреннән нибары бер сорау өзелеп төште:
– Кем син?
Шулай диде дә йөгереп китеп тә барды. Тәслимә ачуына буылып нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде.Ул авызын ачканда егет юкка чыккан иде инде. Әйтерсең этләр белән артыннан куып киләләр!
Моны Рәфидәгә сөйләргә кирәк. Ә бәлки кирәкмидер дә... Берни булмады ич инде... Берни булмады дисә дә, Тәслимәнең адымнары әллә ничек җиңеләеп калган иде. Теге егетне яңадан күз алдына китерде. Төз гәүдәле, пинжәге мускулларын яшереп бетерә алмаган, беләк турысы бигрәк бүлтәеп тора иде. Киң елмаюы да, маңгаенда бөдрәләнеп торган чәчләре дә килешеп тора үзенә. Күз карашы да ягымлы. Чү, күзләренең төсе нинди иде соң әле? Тәслимә никадәр генә тырышса да, күзләренең төсен исенә төшерә алмады. Хәер, тутырып карамады да бит ул аңа, күз чите белән генә күзәтте.
Бусаганы авызын ерып атлап кергән икән. Бүлмәдәше Рәфидә бу үзгәрешне шундук эләктереп алды.
– Нәрсә, алтын таптыңмы әллә?
– Тапсам ни була?
– Өстәл тулы сый була.
– Алай икән.
– Юлың уңдымы соң?
– Гөлҗиһанныкы уңды, минеке юк.
– Гөлҗиһан укырга кердемени?
– Иҗат яшьләре белән эшләү турында махсус карар бар икән. Гөлҗиһан – иҗат кешесе. Укырга керсен дип, «өч»легә язган имтихан билгесенә бер балл өстәделәр һәм «дүрт»легә төзәттеләр. Минекен юк. Медиклар иҗат кешесенә керми. Башка укыйм дип хыялланып йөрмим инде, бу теманы яптык.
– Карар ди, эһе, синең ул дустың блат таба белә.
Ә син йомшак. Кешесен эзләп кара әле.
– Кешесе табылса да, нәрсә белән бәхилләтим
мин аны? Әти, керә алсаң, кер дисә дә, булышмас. Ничек булышсын инде ул, миннән соң тагын алты бала тезелеп тора!
– Бар, әйдә, телеңә салынып торма, өстеңне алмаштыр. Су җылытсам, чәчеңне юасыңмы? Көдрәң белән писүгең дә агып төшкән.
– Башка синең сүзне тыңлап, писүк белән чәч катырмыйм, ишетсең колагың!
Кримплен күлмәген вак чәчәкле кызыл халатка алмаштырган Тәслимә чәйнектәге җылы су белән чәчен юып алды. Дустына су салып торганда Рәфидә чираттагы «авантюра»сы белән бүлеште.
– Әйдә ату «химия» ясатабыз, ә? Бөтен кеше «химия»дән йөри, без генә бигуди куеп интегәбез.
– Башкалар ясатсын, без алар төсле түгел!
– Соң, алар да көдрә, без дә, аерма нәрсәдә?
Алар сүз көрәштергән арада, болдырда ыгы-зыгы купты. Әллә чиләкләр уйды шунда, әллә табаклар эскәмиясе-ние белән ауды. Кинәт ишек ачылып китте һәм ...тыкрыкта үзен бәреп ега язган егетнең башы күренде. Төслимә, төшемме дип торам, дигәч, Рәфидә боларның таныш булуын шәйләп алды. Егетнең буй-сыны кызлар кызыгырлык. Рәфидә үзен-үзе белештермичә егет каршына чыгып басты.
– Кемне эзләп килгән баһадир бу?
Егет киң итеп елмайды да, аны урап узып, юеш чәчле башына сөлгедән чалма урап маташкан Тәслимә каршына тукталды.
– Кем син? Мин җавап алырга килдем.
* * *
Авыр чакта аның күз алдына авыл урамы килеп баса. Менә ул космонавт кебек «очыш»ка әзерләнә. Әтиләре «Школьник» велосипедын алып кайтканнан бирле, Тәслимә шушы көнне көтте. Башта сәпидне энеләренә бирер дип уйлаган иде кыз. Малайлар кызыкмады,
алар әтиләренең «Электрон» дип аталган мотороллеры янында әвәрә килде. Тәслимә әкрен генә рама астыннан аягын тыгып йөрергә өйрәнде. Ә бер көнне әтисе Тәслимәгә утырып йөрергә кушты.
– Аяк җитми, әти.
– Алайса ияренә утырма. Педальне кайсы яктан әйләндерәсең, шул якка авыш.
– Эврика!
– Әйдә, атлан, этеп җибәрәм.
– Ауса, тотып каласыңмы соң?
– Тотармын.
Әтисе этеп тә җибәрде, Тәслимә йөреп тә китте. Менә Сәрбиләр йорты артта калды, Тәнзиләләр, Нурыйлар... Тукта, ә ничек борылырга? Ул каушап калды, ярдәм эзләгәндәй артына борылды, ә анда... Әтисе капка төбендә үк калган, ул «Школьник»та үзе йөреп киткән икән! Башта сөенеч биләп алды кызны, аннары сөенечне көенеч алмаштырды. Әти этеп бармаган булып чыга бит инде! Сүзендә тормаган... Егылса да, йөреп китсә дә, авырлыгын үзенә күтәрәсе булган!
Башын боргалавы файдага булмады, руль уйнап китте дә, кыз сәпиде ние белән тузанлы юлга барып төште. Тузанда авыз җәеп елап ятарга ярамый, әтисе карап тора бит. Торып басты, итәген каккалады, тырналып канаган тезеннән тузанны арчыгандай итте дә, берни булмагандай үзләренә таба йөреп китте. Ул инде сәпид йөрткәндә төп кагыйдә тигезлекне саклау икәнлеккә төшенгән иде. Әмма бу ачышка әллә ни сөенмәде.
Аннан соң әтиләре башка кызларын да сәпидкә атландырды. Тотып калам, егылмассың дип ышандырса да, тизлек биреп этеп җибәрү белән генә чикләнде. Тәслимә шушы мәктәпне үткәч, моңа әллә ни гаҗәпләнмәде. Ә менә Рәзилә гарьләнеп елады. «Башкаларның аталары кайгырта, безнеке юк. Артык күп булгач, бала кадерсез була!» – дип, такмаклап-такмаклап үкседе. Үксесә дә, сәпидне бик тиз иярләде үзе. Башта рам астыннан аягын тыгып, аннары ияренә утырып, аннары рульдән кулын ычкындырып та йөрде. Сыдырылып, канга батып кайткан чаклары да күп булды. Үзе мәтәлгәнгә елап тормады. Гаепле булгач, кемгә үпкәләп елыйсың инде?!
Бүген Тәслимә әнә шул көнгә дә «кайтып» килде. Мәхәббәт сәпитендә тизлек алып этелеп китсә, мәтәлеп төшмәсме? Бу егет тотып калырмы, әллә юлына түмгәк булып ятып, аяктан егармы? Хәер, беренче күрешүдә үк аяктан ега язды инде.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк