Логотип
Проза

​Күрәзәче тәнәкә

(әсәрдән өзек)

Шанлы үткәнебез белән кызыксынучы милләттәшләребез дә, чал тарих сәхифәләрен махсус өйрәнүчеләребез дә ишәйгәннән-ишәя. Марат Әмирхановның «үрбәт ханәкә гыйшкы» исемле яңа романы моңа бер дәлил. 

Сарай тирәсендәге ыгы-зыгы аяусыз. Гәүһәршадның ире, улы, көрәштәшләре Сөембикәнең яраткан хәләле Сафагәрәй хан кылычы астыннан үтә. Бу җәһәттән, үзләре дә гөнаһсыз түгел. Тәнәкәгә, мөгаен, хатын-кыз булганы өчен генә тимәгәннәрдер. Әле нокта куелмаган шушы әсәрдән укучыларга бер өзек тәкъдим итәбез.

Кече бикәнең тернәкләнүенә өмет өзелде. Тирә-яктагылар менә өченче көн инде аяк очларына гына басып йөри, күз карашы ярдәмендә генә аңлаша. Берәү дә кычкырып сөйләшергә кыймый.

Язгы күбәләк кебек очып кына йөргән бала кинәттән куырылды да төште. Тәне ут шикелле яна, маңгаена куйган сулы тастымал минут эчендә кибә, алыштырырга гына җитеш. Иреннәре кибешеп, иске чүпрәккә охшап калды. Еларга да хәле юк мескенкәемнең.

Харрә тәтә дә ышанычын җуйды булса кирәк, иртән иртүк Илһам ханга йомышчысы аша хәбәр салды. Хан Кече бикә белән бертуган, мәшһүр Ибраһим хан балалары, аналары гына башка. Дөрес, Ибраһим хан вафатыннан соң балалар арасында тәхет өчен зур гына тарткалаш булып алды. Яшь хатын Нурсолтан өлкән улы Мөхәммәдәмингә хан бүреге кигезергә тырышса да, карт хатын Фатыйма-Солтан тарафдарлары ирек бирмәде, Илһамның хокукын исбатлап күрсәттеләр.

Бу көрәшкә Кече бикәнең бернинди мөнәсәбәте дә юк иде, билгеле. Беренчедән, кыз бала тәхеткә дәгъвә итә алмый, икенчедән, атае үлгәндә корсакта гына иде әле. Анасы исә кызы дөньяга аваз салып, алты ай үтүгә, Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыкты. Кече бикә Харрә тәтә кулында калды.

Харрә үз кеше. Нурсолтанның атасы Тимер бинең кияү­гә чыкмый калган зәгыйфь сеңлесе ул. Усаллыгы, миһербансызлыгы, тискәрелеге белән дан казанган зат. Башта Кече бикә турында ишетергә дә теләмәде. Шулай да тора-бара күнде, хәтта кызын үзенә ышанып тапшыруы өчен апае Нурсолтанга рәхмәтле дә иде. Сабый аның күңелендәге һәр кыз-хатынга хас тойгыларны уятты. Зәгыйфьлеге аркасында җиһанга ләгънәт чәчкән тәтә үзгәреп куймасынмы! Юк. Әгәр сез Харрә тәтәне йомшак пескәйгә әверелгән икән дип уйласагыз, бик нык хаталанасыз. Хадимәләр, кәнизәкләр, пешекчеләр, асраулар аннан элеккечә үк золым гына күрә. Үз ише аксөяк бикәләр дә шүрләп тора.

Ә менә киребеткән Кече бикә өчен җанын ярып бирергә дә әзер. Ул кызчыкны үзенә охшатып яратты. Сабыйның үзсүзлелеге, тәкәбберлеге, дуамаллыгы йөрәгенә сары май булып ята иде.
— Син хан кызы, ханбикә буласы илаһи зат, син бар кешедән дә өстен, каты куллы бул, — дип тукып килде. Бер яшьлек бала әлеге сабакларның асылын ни дәрәҗәдә сең­дергәндер, анысы караңгы, әмма тәтәсенең йөгәнсезлегенә ирек куюын бик тиз төшенеп алды. "Өйдә барысы да аныңча иде. Биетә генә. Тузга язмаган сүзләр уйлап таба башлады. Бервакыт «аху» дигән сүзе белән тинтерәтте.
— Аху! Аху!! Аху!!!

Шул сүзне әйтә дә, кулын сузып, бармагын йөртә. Көйсезләнә, чорсызлана, аяк тибеп еларга тотына. Ә бармак бертуктаусыз йөри. Әле бу әйберне, әле теге әйберне биреп карыйлар, һич кенә дә туры китерә алмыйлар, төртеп кенә җибәрә. Аптыраш.
Икенче яктан Харрә тәтә ысылдый.
— Әрәмтамаклар, ник интектерәсез тәнәкәне, бирегез сораган нәмәсен, — дип күзләреннән ут чәчә.
— Аңламыйбыз бит, бәлкем, ул аху дигәне нугай сүзедер, төшендер соң, бикә, — диде Хәдичә түшәкче шушындый бер тамаша вакытында.

Харрә күзенең агы белән генә карап алды да, таудай дәү гәүдәсен йомшак кәнәфидән аерып, өстәл янына килеп бас­ты, көмеш савытка өелгән җиләк-җимеш арасыннан бер алма алып, аны Кече бикәгә тоттырды. Тегесе авызын ерып җибәрде, үзе каш астыннан гына тәрбиячеләрен күзәтә, күрәсезме, янәсе, ни-нәрсә кирәк иде аңа. Хәлбуки, бу алманы берничә тапкыр тәкъдим итеп караганнар иде инде.
Сарайда хәзер алманың исеме үзгәрде, аху дип йөртәләр. 

Шушы баш бирмәс бала инде караучылары белән түгел, әҗәл белән тартыша.
— Зәхмәт суккан, өшкерергә кирәк, үзегез беләсез, кулымның Гайшә-Фатыйма кулыннан ким җире юк, тәһарәтем дә бар, — дип, чакырткан остабикә әфсен-төфсенен укырга кереште.
Сабый аның төкерек чәчүен кабул итмәде, тибенә башлады.
— Әйттем ич, зәхмәт дидем,  шайтаны  шулай  котыры­на, — дип үзенекен тукыды остабикә.
— Нәмә лыгырдыйсың син, надан, зәхмәт сугарга кара халык баласы дип белдеңме әллә аны?! — диде Харрә ачуына сыеша алмыйча.
Табиб тирьяк тәкъдим итте.
— Синең бар белгәнең тирьяк инде, — дип, аны да ошатмады тәтә.

Чыннан да, табибның иң курыкканы агу иде, чөнки сарайда агу куллану киң таралган гадәти күренеш. Юкка гына хан ризыгын иң әүвәл ашчы кабып карамый бит. Тәхет дөньясында бала да, ата да бер. Юлларына аркылы төшәргә мөмкин булган һәр заттан котылу ягын карыйлар. Моның иң җайлы ысулы — агу.
Бераздан, ухылдап, хәзрәт килеп керде.
— Хан галиҗәнаплары ясин чыгарга кушты, тәнәкә догасыз үтеп китә күрмәсен, Алла сакласын, — дип, Кече бикәнең баш очына килеп утырды.
— Бисмилләһир-рахмәнир-рахим…

Аллаһының көннәре дә күп, кодрәте дә киң. Ризыгың бетмәсә, әҗәл дә чигенә. Җан бирүен көткән бер мәлдә, Кече бикәбез уянып китмәсенме! Күкәй күмәчедәй кабарынкы иреннәрендә ниндидер дулкыннар йөгерешеп узды.
— Сөбханалла, күзләрен ачты бит хөсне җәмалым, — диде Харрә куанычыннан нишләргә белмичә, — Җә, Раббым, рәхмәтеңнән ташлама.

Хәзрәт сирәк төкле сакалын сыпыргалагандай итенде дә:
— Тәрәзәдән кергән ай яктысына ябышып, күккә менеп булмый, бикә, очынырга сәбәп юк, җан гәүдә-сынны ташлап китәр алдыннан шулай бер талпынып ала инде ул, — диде, — хушлашу галәмәте генә бу, бәхилләшү ягъни-мәсәлән. Ходаем, ошбу колыңа оҗмахта урын бир…
Кече бикәнең сырхау йөзе янә алсуланып алды, гүя фәрештәләр канат җилпеде.
Дөрестән дә, кызчыкның ике җилкәсенә һомай кошы сурәтендә ике фәрештә килеп кунды. Чире мизгел эчендә юкка чыкты, әйтерсең лә, Рәхәт диңгезенә чумдырып алдылар.

Фәрештәләр телгә килде.
— И, Ходайның күркәм бәндәсе Гәүһәршад, Аллаһы Тәгалә сине үзе янына алмакчы иде дә, — диде уң яктагысы, — соңра фани дөньядагы сәгатьләреңне озынайтырга кирәк тапты.
— Һәм дә исеңдә тот, — дип өстәде сул яктагы фәрештә, — Аллаһы Тәгалә моның өчен сиңа күп сынаулар җибәрер, зарланмыйча гына түземлек вә сабырлык илә үткәрергә тырыш.
— Иншаллаһ, Ходайның рәхмәте белән күңел күзең дә ачылыр, — дип тулыландырды уң як фәрештә.
— Монысы бурычыңны ничек кайтаруыңа бәйле, — дип кисәтте сул җилкәдәге фәрештә.

Төш идеме, саташумы — хәтта өн булган хәлдә дә, сабый аңларлык тәкбир түгел иде бу. Аңышу бунтарь тормышының соңгы чирегендә генә, гомер юлы ахирәт сукмагына борылгач кына күңеленә киләчәк. Ә алда әле башланмаган гомер.
 

* * *

...Гәүһәршад көзгесен яман ачу белән идәнгә бәрде. Тик барыбер үз сурәтеннән арына алмады. Киресенчә, алар фәкать ишәйде генә. Дистәләгән көзге кисәкләренең барысында да аның йөз чалымнары чагылып калган иде. Бикәнең зәһәре китте, үте-бәгыре кайнау кыяфәтенә үк бәреп чыкты. үзен-үзе белешмичә көзге кисәкләрен аяклары белән изгәләргә кереште. Тузынды-тузынды да хәле китеп, кәнәфигә барып ауды. Аннан соң куркуыннан ишек чаршавы артына кереп поскан хадимә туташка:
— Нәрсә катып калдың, тизрәк җыештырып ал бу чүп­ләрне, — дип кычкырды, — әйт анда, бүлмәдәге көзгеләрне кубарып ташласыннар.

Бикәнең көзге яратуы бөтен сарайга мәгълүм иде. Кайдан гына кайтартмады ул аларны! Бу исемлектә дистәләгән ил, дистәләгән кала: Кытай, Рум, Мәскәү, Мисыр, Таһран, Париж… Аеруча Кытай көзгеләрен үз итә иде. Күз аллары күк төтен булганчы үз-үзенә сокланып, хозурланып утырыр иде.

Чибәр иде Гәүһәршад. Йомырканың җөен табарсың, әмма дә ләкин яшь бикәнең кимчелеген таба алмассың. Шулай сөйлиләр иде сарайда. Йөзе мәмрәп пешкән алма кебек,  бит очларына гүя чия тәлгәше орынып алган, алланып-алсуланып тора. Мондый ымсындыргыч сусыл иреннәр, томанлы ардан (1) күзләр берәүдә дә юк. Йомры иягеннән сыйпап алу өчен генә дә гомереңне бирерсең. Буй-сын үзе бер манзара. 

Хәер, бу матурлык кайбер кадими адәмнәрнең саруын да кайната иде. Мөселманнар арасында табак битле, юантык гәүдәле симез кыз-хатыннар күркәм санала. ә бикәнең матурлыгы юләр матурлык: кара чәч, яшел күз. Нәкъ кыргый мәче.

Гәүһәршад исә үз-үзенә гашыйк иде. Чөнки ул — бердәнбер. Кияүнең дә яшьрәген, затлысын, ышанычлысын сайлады. Булат бәк иң мәртәбәле карачылардан санала. Ул аның өстеннән өйләнмәскә вәгъдә бирде. Дөресрәге, Гәүһәршад аңа шундый шарт куйды. Хан түгел түгелен, шулай да аннан да кулайрак егет солтанын, бар, эзләп кара, табарсыңмы? Ханнар да сүз куша иде, билгеле, тик Гәүһәршадның көндәшле гаиләгә төшәсе килмәде.

Әлегә барысы да көйле иде, әбе дә урынында, җәбе дә урынында. Булат бәк антын бозмады, акканда — су, искәндә җил булды.

Ни кызганыч, хәзер бу хакта «иде», «булды» дип сөйләргә туры килә, чөнки шымчысы яман хәбәр китерде. Имеш, Булат бәк төннәрен хадимә кыз катында үткәрә.

Гәүһәршад кызулыгы белән шымчысының яңагына чәпелдәтеп җибәрде, изүеннән эләктереп алды. Тегесе карышмады, чәбәләнмәде, түзде, чөнки бикәнең тузынуы бер бүген генә түгел.
— Булат бәк турында мондый пычрак гайбәт таратырга ничек җөрьәт итәсең, кара йөрәк!
Бераз тынычлангач, Гәүһәршад, мичкәдән ишетелгәндәй, ниндидер ят, карлыккан тавыш белән сорап куйды:
— Хакмы?
— Хак, — диде шымчы.
— Коръән тотып ант итә аласыңмы?
— Бикәм, кимсетмә хезмәтчеңне…
— Ярар, ярар, беләм, син иң ышанычлы шымчым, — диде Гәүһәршад, — җан көйдергеч хәбәр бит бу, аңлый­сыңмы?
— Нишлим соң, вазифам шундый бит, бикәм.

Шымчы чыгып киткәч, бикә көзге каршына килеп басты. үзен зәһәрле каенана рәхимсезлеге белән энә күзеннән үткәргәндәй үткәрде. Йөзендәге һәр үзгәрешне тәфсилләп тикшерде. Кай арада оялап өлгергән соң әле бу олыгаю галәмәтләре, нишләп моңа кадәр игътибар итмәде икән ул аларга? Күңел күзе төшмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге, ди. Хак икән. Карасана, битенә, кабартма кебек кабарган лабаса. Икенче ияге дә шәйләнә түгелме? Җә, Аллам, каш арасындагы бу буразна кайчан пәйда булган соң әле? Ире менә ни өчен читләргә күз ата икән? Моңа кичекмәстән чик куярга! Очынмасын әле. Теге себеркесенең авызын чиштерергә кирәк, барысын да түкми-чәчми сөйләттерергә. Берәмтекләп чәчен йолкырга ул әнчекнең. Ә аннан? Ә аннан нишләтергә белер.
Гәүһәршад йомышчысын чакыртып алды.
— Ни боерасың, бикә.
— Минем янга Булат бәкнең яшь кәнизәген алып кил, — диде Гәүһәршад тынычлыгын җуймаска тырышып. Әмма булдыра алмады. — Нәрсә тораташ кебек катып калдың, тизрәк дим мин сиңа, — дип кычкырды.

Йомышчы артыннан ишек ябылгач, Гәүһәршад тәрәзә каршына килеп басты. Урамда чалт аяз иде. Тирә-як ап-ак юрганга төренгән. Ак төс — аның яраткан төсе. Ак төс — шат төс. Күңелләрне күтәреп җибәрә торган төс. Ак төс илаһи нур сыман күңел төеннәрен чишеп җибәрә, ләззәт өсти, җиңеллек бирә. Гәүһәршадның йөрәк әрнүе дә басылгандай булды, каны суынды. Болай каударлану хан кызын бизәми, акыл алдан йөрергә тиеш, дип хәл итте. ебеп төшәргә ярамый, тышаусыз тай түгел лә ул. Буласы булган, узган болытны әле берәүнең дә  куып  тота  алга­ны юк.

Үзе гаепле. Артык ышануы белән гаепле. Әһле вафа зат юк ул җиһанда. Юк! Пәйман бар, вафа юк. Ул исә гафләт йокысы белән йоклап йөргән. Ачык авыз!

Гәүһәршад яралы бөркет хәлендә иде. Кирәк икән, кыядан түбәнгә атылачак, ә дошманына, кимсетүчесенә баш бирмәячәк. Шуның белән бергә, һәр эшнең үз җае бар. Хәйләсез дөнья — файдасыз диләр ич.
— Чәй табыны хәзерлә, — диде ул хадимәсенә, — йомышчыны туктатыгыз, кирәкми, чакырмасын, көзгеләргә дә тимәсеннәр.

Гәүһәршад ялгызы гына табын янында бик озак утырды. Чынаягына кагылмады да диярлек, ара-тирә, онытканда бер генә иреннәрен тигезеп куйгалады. Башы тулы уй иде. Ул уйлар калфагына да сыймый башлады бугай инде. Ниһаять, тәгаен бер нәтиҗәгә килде, ахры, иң якын күргән гасәбәсен дәштерде.
— Мөршидә, син бик дөрес юраучы күрәзәче бар дигән идең, җыен, шунда киттек, — диде.
— Сәеррәк ул, ошатырсың микән? — дип, хуҗабикәсен әлеге уеннан кире кайтарырга чамалап карады гасәбә, — тышта буран да кузгалып тора…
Үзсүзле Гәүһәршадны чигендереп була димени, бер генә сүз әйтте:
— Сатулашма!

Бикә ат җиктермәде, өстенә дә гасәбәсенең иске киемнәрен киде. Кешеләргә сиздермичә генә аулак ишектән урамга чыктылар. Ә анда буран бар көченә котырына иде инде. Бу табигатьне дә аңламассың, керәле дә чыгалыга әйләнеп бара. Әле иртән генә күктә кояш елмая иде, хәзер, әнә, карлы зилзилә дуамаллана. Җилбикә тәмам чыгырыннан чыккан, үзен чын хуҗа итеп тоя, әле бездәй очлы кар бөртекләрен биткә китереп кадый, әле итәк астына кереп тәнне чеметә, әле өермәсе белән юлыңны бүлә, аяк атларга ирек бирми. Өй ышыкларында гына бераз хәлрәк. Урам бушап калган. Берән-сәрән генә ниндидер имгәкле адәмнәр очраштыргалый. Күрәсең, аларның да якаларыннан бикәнеке шикелле бер-бер чарасызлык эләктереп алган иде.
— Еракмы әле? — дип, Гәүһәршад гасәбәсенең йөзенә салкын тынын өрде.
— Бар әле, — диде Мөршидә шәрехләмичә генә, чөнки авызны ачар хәл юк, тамакка җил утыра.

Кирмән тавын төшеп, Ярминкә мәйданын үтүгә, бистә башлана. Монда төрледән-төрле һөнәрчелек белән шөгыльләнүче вак эшкуарлар яши. Шуңа күрә йорт-кураларының да күбесе юкны юк итеп бар булган корылмалардан гыйбарәт.
Гасәбә хатын да алачык кадәре генә бер хәрабә өй янында туктап калды.
— Аллага шөкер, килеп җиттек, — диде ул бикәгә, — алдан үзем кереп белешеп чыгыйм, дөнья хәлен белеп булмый…
— Минем кем икәнне белгертәсе булма, — дип кисәтте аны Гәүһәршад, — керүен дә икәү бергә керәбез.
— Алайса, Аллага тапшырдык.

Ишекне ачуга, алардан алда өйгә ыжгырып салкын һава ургылды, берара бүлмә эче буланып торды.
— Ару бәндә этен дә чыгармастай көндә кемнәр йөри анда? — дигән көр тавыш ишетелде.
— Без йомышчылар, Фатыйма абыстай, үтенеч белән килдек, онытмаган булсаң, Мөршидә мин…
— Йөзләгән кеше арасыннан каян мин синең исемеңне исемдә тотыйм, — дип бүлде аны күрәзәче.
— Әйттем исә кайттым, менә бу юл ялы, — дип, гасәбә төенчеген сәкегә китереп куйды.
— Ничек киләсе иттегез, бәгъзе надан адәмнәр сихерче дип  минем данымны сата бит, — диде йорт хуҗасы. Ул үзе күренми, тавышы гына ишетелә, казан тирәсендә булыша иде булса кирәк.
— Кирәк тирәкне  ега,  —  диде  гасәбә  түземсезлә­­неп, — бүрәнә аша бүре кумыйк әле, Фатыйма абыстай, безнең вакыт ягы чамалырак иде бит.
— Бәнем белән хан боерчысы сыман борын чөеп сөйләшмә, гадәмеңә хәсәнат, — диде күрәзәче төксе генә.

Гәүһәршад хезмәтчесенә карап куйды. Янәсе, сәвәтлерәк тот үзеңне.
— Бик урынлы кисәтү ясадың, кәбәм, чыннан да иярченеңә сәвәт җитеп бетми, — дип кычкырды күрәзәче мич артыннан.

Гәүһәршад өнсез калды, чөнки ул бу хакта фәкать уйлады гына. Күрәзәче исә аның күңелендәгесен әйтеп тә бирде. Бик хикмәтле күренә бит әле бу, тыңлап карыйк, тагын ни-нәрсә белән шаккатырыр икән.

Ниһаять, күрәзәче үзе дә пәйда булды. Һәм Гәүһәршад янә бер гаҗәпкә калды. Ул ике тамчы су кебек Харрә тәтәгә охшаган иде:  шундый ук базык гәүдәле, эре сөякле, тәкәббер йөзле. Киң итләч ияге тәртә башы сыман тырпаеп тора. Тумпак борыны, шешенке күз кабаклары — барысы да туры килә иде.

Ни хикмәт, ул аны ниндидер эчке сиземләү белән нәкъ шушы кыяфәттә күз алдына китергән иде. Һәм бу күзаллау тәүгесе генә түгел. Анасы Нурсолтанның сурәтен дә башта күңелендә тәгаенләде. Ә алар исә аңа җиде яшь тулгач кына очраштылар. Бу купшы, алтын-көмешкә, зиннәтле киемнәргә уралган Кырым ханбикәсе кыз өчен бөтенләй чит-ят иде. Аны бер генә нәрсә кызыксындырды.
— Синең колак артыңда миң бармы? — дип сорады.

Анасының йөзе сытылды.
— Болай дорфа булырга ярамый, — диде коры гына.
— Минем беләсем килә, — дип отыры киреләнде кызчык.
— Бар инде, бар, — диде Нурсолтан, — менә, авырттырмый гына тотып кара.
— Мин синең миңеңне төшемдә күрдем…

Күрәзәче  кычкырып әлхәм сүрәсен укып чыкты да:
— Инде йомышыгызны сөйләгез, — диде.

Гасәбә хатын урамга чыгып китте, хуҗабикәсенең җан серен белү аңа лязим түгел.
Күрәзәче дөм сукыр иде. Гәүһәршад тагын бер аптырау­лы хис кичерде. Тоташтан табышмак бу аздакы күвәндәсе4, дип уйлап куйды.
— Ни йомыш? — дип ашыктырды аны карчык.

Гәүһәршад кыенсына-кыенсына гына монда килүенең сәбәбен аңлатып бирде.
— Кара буранда  абына-сөртенә  шуның өчен  килдең­ме? — дип, карчык күрмәс күзләрен бикә ягына борды. Соравына үзе үк җавабын да бирде.
— Ир-ат атанның атаны5 инде ул, кәбәм, көн таң атса, кыз-катын шул сөаль белән мөрәҗәгать итә.

Гәүһәршадның күрәзәче белән әлеге гаделсезлекне тикшерергә бөртек тә теләге юк иде, ачуы кабарды.
— Бу сафсатаңны башкаларга калдыр, абыстай, иремне ничек бүтән туташларга күзе төшмәслек итәргә, шуны өйрәт син миңа, — диде.

Өйдә авыр тынлык урнашты. Күрәзәченең итәгендә карангалап утырган зур кара мәченең мырылдавы бу тынлыкка ниндидер сихерле шом өсти иде.
— Һәр пәринең җене бар, бикәбез шуны да белми икән бит, песекәй, — диде күрәзәче мәчесенә мөрәҗәгать иткән атлы булып, — дорфалыкны каһәр итеп тә кайтара алабыз ич без синең белән, әйеме…



Күрәзәче кулларын алга сузды. Гәүһәршад үзеннән-үзе шул кулларга тартылды, алмаш-тилмәш үбеп чыкты.
— Бән сиңа сөйдерү бөтиләре өшкереп бирермен, кәбәм, аларны куллану серләренә дә өйрәтермен, — диде карчык тасма телләнеп, — иреңә дога көче иңдерелгән сулар эчерерсең, күзеңә генә карап торыр…
— Рәхмәт, абыстай…
— Шушысын да белеп тор, кәбәм, — дип юмалавын дәвам итте күрәзәче, — бу чараларның көче вакытлы гына. Ник дисәң, кыз-катынның җенси гомере күбәләк гомере кадәр генә. Син шул хафалы чиккә килеп терәлгәнсең…
— Минем яшемдә эшең булмасын, — дип, Гәүһәршад, корт чаккандай ду кубып, ишеккә килеп орынды. Әмма ача алмады. Әллә тышкы яктан терәп куйганнар, әллә бозланып каткан, әллә…
— Бу йортның керер ишекләре киң булса да, чыгар ишекләре бик тар шул, кәбәм, — диде күрәзәче тыныч кына, — кабаланма, сиңа әйтер сүзем бар. Колагыңа киртләп куй: бән гүр иясе булганнан соңында барча вазифаларым да сиңарга күчәчәк. Көт, тәнәкә, ул көнгә дә ерак калмады.

Ишек кисәк кенә ачылып китте. Ниндидер көч Гәүһәр­шадны урамга суырып алды. Ә анда әле һаман буран котырына иде.
 

* * *

Гәүһәршад иң әүвәл Булат бәкнең мәгъшукасы белән араны өзде. Кызны елата-елата алтмыш яшьлек азгын мәзингә өч хатын өстенә кияүгә бирдертте. Аның артыннан хадимә туташларны ханымнарга алыштыртты. Шуннан соң чират үзенә җитте. Соңгы атнада йөз-кыяфәтен матурлау белән шөгыльләнде. Эшнең башы итеп, әле кырык көн узмаса да, эскәк ярдәмендә култык астындагы, җан җирдәге төкләрдән арынды. Бу авырттыргыч гамәлне ул һәрвакыт үзе башкара. Җиңгәсе, Мөхәммәдәмин ханның яшь кәләше Үрбәт ханбикә бизәнү мәктүбенең остасы иде. Алар кырык яшь узгач кына никахлаштылар. Ә бу яшьтә ирне үз яныңда тотуның ни-нәрсә икәнен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән. Гәүһәршад та шул хәлдә хәзер. Бик күп тир түгәргә туры килә. Бүген, әнә, җиде тирен чыгарып, әйләндерә-әйләндерә мунча чаптылар. җиңгәсе үрнәгендә, тәненә калын итеп чәчәк балы да сылаттырды. Бал сеңеп беткәч, кәҗә сөте салынган зур кисмәккә кереп ятты. Үлән төнәтмәсе дә хәйран йомшартты. Тагын әллә ниләр кыландырып бетерделәр, чәчен генә дә ике-өч тапкыр тарап үрделәр.

Гәүһәршад ире белән төнге очрашуны зөфаф киченә хәзерләнгән яшь кәләштәй ашкынып та, түземсезләнеп тә, куркыбрак та көтеп алды. Булат бәк ошатты.
— О-о, минем хәләлем хур кызларына биргесез бит ул, — дип кочаклап алды.

Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тартынмады да.

Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады. Ә аның көче дә, гайрәте дә җитәрлек әле.

Ни кызганыч, арада ташкындай бөтереп алырдай янар хис юк иде инде. Шуңа күрә бу ясалма якынлык канәгатьлек китермәде, тамаша гына булып калды. Хәлбуки, аларны бербөтен итеп тота торган башка мәнфәгатьләр дә җитәрлек үзе. Булат бәк күптән инде шул хакта сөйләшеп аңлашырга җай эзли иде.
— Бикә, Мөхәммәдәмин хан вафатыннан соң дәүләт сәясәтенә карата битарафландың димме, һәрхәлдә, Олуг Мөхәммәд мирасын торгызу хакында янып-көеп йөрүдән туктап калдың, — диде ул хатынының чәчләреннән сыйпаштыра-сыйпаштыра. — Хәтереңдәме, тәхеткә нинди генә хан утырса да, Барча Казан җире белән мин җитәкчелек итәргә тиеш, — дип «аһ» ора идең. Сизәсеңме, шул вакыт килеп җитте бит!

Яшьлеге үтсә дә, акылы мул иде Гәүһәршадның, әлеге тәкъдимне җәһәт кенә башында әйләндергәләп, нәтиҗәсен дә чыгарып куйды. Алай да төрттереп тә аласы итте.
— Димәк, әле миңа ясин укылмаган?
— Көрәш башлана гына, бикә. һәм ул көрәшнең башында Олуг Мөхәммәд хан нәселенең бердәнбер дәвамчысы Гәүһәршад бикә торырга тиеш, — диде Булат бәк чын җитдилек белән.
— Сәгате сукты дисеңме?
— Сукты, бикә, сукты.

Бу кичне ир белән хатын ничек итеп ханлыкны кулга алу турында озаклап һәм тәфсилләп гәп кордылар, уртак түшәк хәлләре онытылды. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, ник дисәң, сәяси уен шул ук гыйшык-мыйшык лабаса инде ул.
Шушы көннән һәр икесе өчен мәхәббәттән дә ләззәтлерәк, әмма баш бетүгә тиң хәвефле яңа тормыш баш­ланды.


Әһле вафа — ышанычлы.
Пәйман — килешү.
Гасәбә — хезмәтче кыз.
Гадамеңә хәсәнат — алдыңнан артың.
Сәвәт — зыялы.
Лязим — тиеш.
Аздакы күвәндәсе — усал карчык.
Атан — ата дөя.

А. Тимергалина рәсемнәре.

«Сөембикә», № 4. 2008.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар