Логотип
Проза

Күрше хакы 

(Хикәя) 

 

(Хикәя) 

 

– Басыгыз! Суд килә! 

Язмышыңа язган булса, аяз көнне дә яшен суга, тигез җирдә дә абынып егыласың икән. Хезмәт хакына гына яшәгән, үз көче белән генә көн күргән Гадиләгә дә суд каршына басарга туры килде. Сәбәбе дә бик гади юкса, үзләре өйдә юк чакта кухнядагы шланг өзелеп китеп, аскы каттагы фатирны суга батырган. Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер сымаграк булып чыкты бу. Гамьсез, сәрсән яши торган хатын да түгел, гел карап-тикшереп кенә тора, Алла сакласын, хәзер бит фатирларны бер дә адәм рәтле генә ясамыйлар, ремонтлары  фатирның үзеннән дә кыйммәт, җиһазларны әйткән дә юк, түләп бетерә алмассың, су бетеп торган араларда да краннарны кат-кат барып карар, ватыла-нитә калса, хәзер чакыртып рәтләтер иде. Мәгълүм бер спектакльдәге Чикерткә Гыйльменисасы хәлендә иде ул бүген. Гаепсездән гаепле булды да куйды. Суд барышында аны бер генә уй борчыды. Янындагы тимер рәшәткәле читлек ачылып китәр дә, ниндидер куллар аны эчкә тартып алыр сыман тоелды. Ә күзләре исә күршесенең таякка таянып килгән әнисендә иде... 

...Ул көнге хәлен үзе генә белә Гадилә. Ишекне ачып җибәргәч тә, лып итеп тездән суга утыра язудан чак калып, стенкаларга тотына-тотына диванга барып ауды. Аңгы-миңге хәлдә болай озак утырып булмый, тизрәк җыярга кирәк. Моның кадәр суны берүзең генә җыеп бетерү мөмкин түгел, вакыт күп китәчәк. Тизрәк дусларны, танышларны чакырырга. Өй телефоны, чыбыкларына су эләгү аркасында, эшләми булып чыкты, әле ярый кесә телефоны бар. Урамда да коеп яңгыр ява... 

Алты-җиде кеше – ир-аты, хатын-кызы тиз тоттылар тагын, ярты сәгатьләп вакыт эчендә су җыелып бетеп, фатир эче элеккеге хәленә кайта башлады. 

Кемдер яңа шлангка чыгып китте, кемдер телефон чыбыкларын алыштырырга кереште, хатын-кызлар исә үзләре, күршеләре белән булган су басуга бәйле хәлләрне сөйләргә, Гадиләгә киңәш бирергә, юатырга тотындылар. 

– Абау, бигрәк куркак икәнсең, коелдың да төштең, ничә ел шәһәрдә яшәп, әллә бу хәл беренче тапкыр гынамы? – диде бер туганы. 

– Бөтен курыкканым янгын белән су басу иде. Нәрсәдән курыксаң, шул була, диләр, дөрес икән. 

– Бервакытны шулай төн уртасында кунактан кайтып киләбез. Беренче катка кадәр су җәелгән. «Камнәрдер суга батырган, ну эләгә инде үзләренә», – дибез. Үзебезнең катка менеп җитеп, ишекне ачып җибәрсәк, ни күзләребез белән күрик, үзебездә икән. Паласлар йөзеп йөри, су бетеп торган иде, киткәч биргәннәр, кайсыбыздыр борып караган булган, күрәсең, – дусты Рәйсә кайчандыр үзе өчен дә коточкыч булган хәлне хәзер исә инде көлеп сөйли иде. – Рәхмәт инде күршеләргә, шауламадылар, бәлки, әле синекеләр дә артык зурга җибәрмәсләр... 

«Кемнең итәгенә ут капса, шуныкы яна, диләр, Гадилә уйлап-уйлап торды да йортлар идарәсенә барып кайтырга булды. Мәсьәләнең иң төп, иң авыр өлеше алда иде әле. Моңарчы елмаеп исәнләшеп йөргән күршеләрне әйтерсең алыштырып куйдылар. Гадиләгә ниндидер бер җинаятьчегә караган кебек, өстән генә карап сөйләшәләр, су җыйган арада да әллә ничә кат сөйләшергә чакырып менделәр. Игътибарсыз, күршеләренә ихтирамсыз яшәсә бер хәл иде, балалары йоклыйдыр дип, җыр-музыканы да артык нык ачмас, краннары шаулый башласа, тизрәк каратыр иде. Аз гына да хәлгә кермәсләр микәнни, аның гаебе белән түгел ич, өстәвенә, беренче тапкыр булгач, уздырып җибәрмәсләр микәнни соң? Ирендә дә, хатынында да машина, бик бай күренәләр юкса... 

Йортлар идарәсендә: «Алар бездә булдылар, әйттек, сезнең гаебегез юк, акт төзелгән, мондый хәлләр булып тора, тынычланырлар әле, сез дә тынычланыгыз», – дигәч, чынлап та бераз сүрелде Гадилә. Тик шулай да, әлеге хәл аркасында кешеләргә мәшәкать туган, зыян килгән дип, күршеләренә төшеп менәсе итте. Бәхеткә, әллә ни зыянлы түгел, обойлары инде тузып, үзләре үк ремонт сорап торалар иде. Күршеләрендә, борчылудан бигрәк, ниндидер эчке бер  шатлану сизде Гадилә. Очына-очына балалары кечкенә вакытта ул ерткан җирләрне дә күрсәтеп йөри башлагач, хуҗа кешенең аны тыңламыйча гел үз сүзен генә кабатлап торуын күргәч, аңлашуның мәгънәсез бер гамәл икәнен тоеп чыгып китте. 

Ничә еллар буе тыныч кына, очрашканда бер-берсен бәйрәм белән котлашып, тату гына яшәгән күршеләр арасында мондый хәл килеп чыгуы, әлбәттә, күңелле күренеш түгел иде. Дөрес, керешеп-чыгышып, ризык бүлешеп, сер уртаклашып яшәмәсәләр дә, кычкырышканнары, бер-берсенә ризасызлык белдергәннәре дә булмады. Әнә өске каттагылар бозау кадәр овчарка асрыйлар. Бер өреп җибәрсә, тәрәзә пыялалары зыңлап куя. Беренче елларда урын үзгәләдеме, бигрәк тынычсыз иде. Әле эшкә чыгып киткәндә күрмисең, ишетмисең дигәндәй, авырып китепме, эш чыгыпмы, өйдә калган көннәрдә нык кыен иде. Хуҗаларын ямансулап улар, идәннәрне тырнар, яңа фатирга күчүнең ямен бетереп, күңелгә ниндидер шом салыр иде. Күршеләренә ипләп кенә әйтеп  караган иде Гадилә: «Эт саклап өйдә утыра алмыйбыз, әнә чылбыры, теләсәң, үзең кайда да булса илтеп ат», – дигән җавап ишеткәч, башка әйтмәскә булды. Кунакка килүчеләр сүз кузгатса да: «Эт белән эт булып булмый. Нишлисең инде, бәхетең эттән булгач», – дип, сөйләшүне шаяртуга борды. 

Яңа фатирга күчеп, бераз вакыттан соң авылга кайткач, әнисенең дә иң беренче соравы шул булды. «Күршеләрең кем?», «Кайларда эшлиләр?», «Татарлармы, руслармы?..» Ахырда киңәшен дә бирүне кирәк тапты: 

– Күрше хакы – Алла хакы, кызым. Туганыңны әллә нигә бер күрәсең, күршеңне көн дә. Дус, тату, керешеп-чыгышып яшә... 

...Шәһәр тормышы Гадилә өчен тулай торактан башланды. Беркатлы, нечкә күңелле, әле гаделсезлекләр белән күзгә-күз очрашып чарланмаган авыл баласы өчен шәһәр тормышы – чит, үзгә, аңлаешсыз олы бер дөнья ул. Күпләр анда адашып, югалып калалар. Шулай да шәһәр Гадилә өчен бөтенләй үк ят нәрсә түгел иде. Төпчек бала буларак, кайткан бере диярлек каникулларда Казан күрсәтеп, кунак итеп кайтарырлар иде. Шуңа дамы, тиз ияләнде шәһәргә. Укырга керергә килгәч тә, бер-ике тапкыр төшәсе тукталышын онытып, икенчесендә исә йоклап китеп буталып йөрүен исәпкә алмаганда, тиз өйрәнде. Тик менә тулай торак кына... «Студент тормышы тулай торактан башка тулы була алмый», – дисәләр дә, яратмады Гадилә аны. Бәлки, үз ишләре арасына туры килмәгәнгәдер, бәлки, холкы-фигыле дә бигүк «кешечә» булмагангадыр... Ничек кенә булмасын, бу аның дөньясы, аның урыны түгел иде. Укуын тәмамлар-тәмамламас кияүгә чыгуына да, бәлки, моннан китәсе, тыныч кына үз оясын булдырасы килүе дә сәбәпчедер... Әйткән сүзендә торучан, куйган әйберенең урынында булуын, тимәскә кирәгенә тимәүләрен, алмаска кирәген алмауларын ярата торган кеше Гадилә. Ә тулай торак шартларында бу мөмкин түгел. Бигрәк тә алар бүлмәсендәге кебек төрле милләт, төрле факультет, төрле курс кызлары булганда...   

Кайчандыр әти-әнисе бәхет эзләп Үзбәкстан, Төрекмәнстан якларына чыгып киткән татар кешеләренең балаларын туган якларында туган телләрендә укытасы килүләре табигый хәл. Кан-җан тарта дигәндәй... Рус-татар бүлегенең соңгы курсларына таба баручы Фая-Фәһимә дә әнә шундыйлардан иде. 

Атна саен ук булмаса да, айга бер яки атна аралаш авылга кайтырга тырышыр иде Гадилә. Бердән, сагыну сәбәпче булса, икенчедән, бүрене аяклары ашата дигәндәй, ите-бәрәңгесе килер, инде сумка тутырылып бетеп, чыгып китәргә торганда да әнисе, бичара: «Бер ашарыңа булса да ярар, кызым, күтәрергә иренмә инде», – дип, өстәлдән тагын нәрсә дә булса алып салыр иде. Өйдә чакта күтәреп караганда әллә ни авыр тоелмаган сумка ун чакрымны җәяүләп үткәндә шактый авырга туры килер, берәр машина яки атлы кеше чыкмады микән дип борылып карый-карый, муеннар авыртып бетеп, куллар өзелеп төшәр чиккә җитәр иде. Район үзәгенә килдем дә утырып киттем генә түгел әле, шул сумкаңны күтәреп, бер аякта ике-өч сәгать автобуста басып киләсең... Киләсең дә, әниеңнең, «берәр атнага җитәр» дип, үзләреннән арттыра-арттыра биреп җибәргән ризыклары инде икенче көнгә беткән дә була иде. Ярар, авыл күчтәнәченнән җыелышып авыз итсеннәр, бүлмәдәшләрен сыйласын да ди, көч-хәл белән машина юнәтеп җибәргән ит-бәрәңгеләре дә әллә ни озакка җитмәс иде. Моңарга бигрәк тә әнә шул үзебезнең татарыбыз» Фая-Фәһимә тырышыр иде. 

– Кызлар, – диде Фәһимә көннәрдән бер көнне, – безнең дәресләр әллә ни күп түгел, мин күп вакыт өйдә, әйдәгез акча җыешабыз, үзем, әниегез кебек пешереп, сезне кичке аш әзерләп көтеп торачакмын... 

Ышандылар беркатлы, ялган белмәс авыл балалары, һәркайсы үзенең өлешен чыгарып Фаяга бирде. 

Беренче көнне кичке аш пешкән иде пешүен, тик дәрестән соң уку залында семинарга әзерләнеп утырып соң гына кайткан Гадиләгә генә берни дә калмаган булып чыкты. Сәбәбе: Фаяның якташлары – Үзбәкстаннан килеп укучы егет-кызлар кунакка кергән. Бу хәл еш кабатланып, җыелган акчаның бер атнага да җитмәсен, пешкән ризыкның калмасын белгәч, «колхоз»дан чыгарга булды Гадилә. Баксаң, Фая күптән инде укуын ташлаган, бүлмәдәшләре хисабына яшәп яткан икән. 

Алай да күрше бүлмәдә үзбәк кызлары яшәвенең бер файдалы ягы булды: Гадилә пылау пешерергә өйрәнеп калды. Бәрәңге кыздырудан башка ризык әзерли белмәгән авыл баласы өчен пылау, әлбәттә, ят ризык иде. Хәтерли әле Гадилә: кияүгә чыгып, җәйге ялларның берсендә авылга кайткач, кайнатасы белән кайнанасын пылау белән шаккаттырасы килде. Тик йөзем җимеше беткән булып чыкты. 

– Тиз генә күршеләрдән кереп алып чыгыйм. Киләсе кайтканда алып кайтып бирермен, – диде Гадилә, тулай торак гадәте буенча. 

– Юк, – диде кайнанасы, – безгә бүген пылау ашарга дигән боерык килмәгән, башка әйбер уйлап табарбыз. 

Шушы бер гамәле белән генә дә ул аңа гомерлек дәрес биргән икән. Килен кайнана туфрагыннан ярала дип әйтүләре әллә хакмы? Кайнанасы да бит күрше-күлән белән әллә ни аралашмас, очраганда исәнләшер, аларның тормышы белән – кая барганнар, кайдан кайтканнар – кызыксынмас, үзенекен сөйләмәс иде. Баштагы елларны Гадиләгә аның бу сыйфаты бик сәер тоелган иде, чөнки алар үзләре күрше-тирә белән аралашып, бер-берсенә булышып яшәделәр. Булышып дип, күбрәк Гадиләләр булышты инде. Бер як күршеләрендә дә, бакча башларында да ялгыз хатыннар булып, бәрәңге алганда булсын, печән өйгәндә, Гадиләләр аларны ярдәмнән калдырмыйлар иде. «Ялгыз хатынның бусагасы алтыннан булса да, хәер тиешле», – дип, әнисе, алып кайткан күчтәнәчләреннән юл хәере итеп, Назилә апаларына аерып куяр иде. Әллә шуңа микән, ничәмә-ничә туганы, ничәмә-ничә ел юлда йөриләр, Аллага шөкер, фаҗигагә очраганнары юк. Ә Хәдичәттәйнең миләше ничек тәмле иде! Дөрес, балалар миләш ашый башлаганчы, башта Хәдичәттәйгә «чәй коесы» суын алып кайтырлар иде. Чәйне әйбәт чыгара, янәсе. Тик никадәр тәмле дисәң дә, миләш миләш инде, артык күп ашый алмыйсың. Гадилә алардан мәрҗән, беләзек ясар иде. Билгеле, кичкә кадәр ул мәрҗән-беләзекләрнең җебе генә асылынып калыр иде. Әллә артык ачы яратканга язмышы да ачы булдымы икән Гадиләнең... 

...Җиде-сигез ел элек ясаган ремонтларына акча сорап йөргәннәре өчен бер аптыраса, күршесенең шәһәрдә билгеле бер фирма директоры икәнен һәм фатирының да әнисе исемендә, әнә шул барлы-юклы, сөяркәсе белән бер ресторанга кереп чыгарлык акча өчен судлашып йөрүен белгәч, икенче тапкыр шаккатты Гадилә. И бу аналар! Балалары өчен утка да керәләр, судка да киләләр  шул. Җүләр әйтер җиңдем дип, акыллы әйтер юл куйдым дип. Әлеге әйтемне бер акыллы башы менә шушындый вакытта уйлап чыгаргандыр, күрәсең. Гадиләнең дә тизрәк бу хәлдән котыласы, моннан чыгып китәсе килде. Ул гына да түгел, әгәр мөмкинлеге булса, башка бү кешеләр белән очрашмас өчен фатирын да алыштырып китәргә риза булыр иде кебек. Тик... ярата иде ул фатирын. Җылы, нурлы бу фатирның матур истәлекләре күбрәк иде Гадилә өчен...Гомеренең хатирәләр белән яши торган чорына кереп бара шул. 

– Менә шулай, әни, – диде Гадилә, суд карарын кулына алып, күңеленнән әнисе белән сөйләшеп, –  шәһәрдә күрше хакы рухи кыйммәтләр белән түгел, матди чыгымнардан чыгып исәпләнелә икән... 

Коеп яңгыр яуганда булган хәлгә ишелеп-ишелеп кар яуганда нокта куелды. Бәлки әле, карлар эреп, сулар ага башлаганчы да дәвам иткән булыр иде, һәр ике як та үзен хаклы санаганга, судьяга да төгәл генә бер карар чыгару кыен иде. Тормыш бит күңелсезлекләрдән генә тормый – Гадиләнең дә алда көткән күңелле вакыйгаларны төссезләндерәсе килмәде. 

Ничә яшьтә булуына карамастан, рәнҗетелгән, кыерсытылган вакытта, ни гаҗәп, әнисенә сыенасы килә аның. Кайтасын һәрчак алдан шылтыратып әйтергә, әнисенең нинди тәмле әйберләр ашыйсы килгәнен белешергә ярата ул. 

Әнисе телефонга көттереп килде. Гадилә инде борчыла да башлаган иде, телефонда әнисенең тавышы ишетелде: 

– Назилә апаң белән чәй эчеп утыра идек. Бик тәмле кабак бөккәне пешереп керткән, сиңа да калдырырбыз әле... 

Гадиләгә рәхәт булып китте. Ул кайткач, күршеләрнең керәсен, бергәләшеп чәй эчәселәрен күз алдына китереп, күчтәнәчләрен янә бер кат барлап алды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур хикэя. Чын эдэби тел бн язылган. Укырга рэхэт. Бу Ф. Бэйрэмованын сенлесеме эллэ?Белэсе килэ иде.!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әйе, сез ялгышмыйсыз, Гөлзадә Бәйрамова Фәүзия Бәйрамованың бертуган сеңлесе.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик мәгънәле, ихлас та, төгәл дә, матур да хикәя! Уйландыра!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Биктэ ошады мэгэнэле ???❤

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молодец классташ булдырасын ижади унышлар телим яналарын котеп калабыз

            Хәзер укыйлар