Логотип
Проза

Командировка

Хикәя

Дилбәр БУЛАТОВА 

 

Хикәя 

Кичәге көне конференциядә йөреп үтте Рәсимәнең. Газетаның алдагы санына репортаж әзерләргә кушканнар иде. Демография мәсьәләләренә багышланган фәнни җыенда галимнәр, табиблар илдә халык саны кимүе, сабыйларның аз тууы, ә үлем-китемнең күплеге турында фикер алыштылар. Арада кызыклы чыгышлар да булмады түгел. Әмма докладчыларның күбесе, «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче», дигәндәй, дежур, төссез докладларны сибепме-сиптеләр.   Ә аңа конференциянең «оешкан, эшлекле үтүе» хакында чираттагы бер мәкалә әзерләргә туры киләчәк иде. 

Редакциягә барып утыру белән, һичнигә карамый, шуңа тотынырмын дип ниятләде Рәсимә. Балалар бакчасыннан «уф-пуф» килеп тукталышка чаба үзе, ә башында әлеге мәкалә кайгысы. Журналистның көнен эш сәгатьләре белән генә үлчәү мөмкин түгел шул. Аның каләменең хакиме – уй, ә уй шәхси вакытың белән хисаплашып тормый, хәтта төнге йокыңны куып, күңел ишекләреңне шакый. 

Җитмәсә, соңга калды. 5 яшьлек кызы Алина бүген йокыдан ук көйсезләнеп уянды. Чирләргә итәме? Врач чакыртырга сәбәп юк кебек: температурасы күтәрелмәгән, ютәл юк, эче китми, димәк, больничный ачмаячаклар. Гел-гел эштән сорап өйдә калуы да кыен. 

Юл буе тискәреләнде, мыжгыды бала: «Бармыйм садикка! Мин садикны яратмыйм! Анда көндез йоклаталар. Анда борщ дигән кызыл аш ашаталар. Минем кызыл аш ашыйсым килми-и...» 

Рәсимә тәрбиячедән сорашып белде, баксаң, Алина кичә көндез йокламаган икән, алай гына да түгел, йокы симерткән Айратикны кытыклап уяткан. Һәм, билгеле инде, аны почмакка бастырып куйганнар. Кызын салкын идәндә яланаяк басып торган итеп күз алдына китерде Рәсимә һәм бүгенге елауларның сәбәбен аңлагандай да булды. Көндез йокларга яратмый шул әллә нишләп! Ә кичен үгетләп торасы да юк, башын мендәргә терәү белән әвен базына китә. 

Чишенү бүлмәсендәге тәбәнәк эскәмиягә утырды Рәсимә, еламсыраган кызын кочагына алды һәм колагына пышылдады: 

– Алина, телисеңме, мин сиңа бер сер өйрәтәм? 

– Нинди? – Баланың Рәсимәнекенә охшаган яшькелт-зәңгәр күзләрендә ихлас кызыксыну чагылды. 

– Әйдә, тәрбияче апаны кызык итәбез! 

– Ә ничек?! 

– Син йокы сәгатендә йоклама, юк, йокларга уйлама да. Ә Дарья Васильевна керсә, күзләреңне тиз генә йом да куй! Әйдә ул сине йоклый дип уйласын, ә  син бит йокламыйсың, күзләрең генә йомык. Вәт кызык, әйе бит! – Әниле-кызлы рәхәтләнеп көлештеләр. – Тик син башка балаларны уятма, яме, безнең серне беркем белмәсен! 

Йөзе кояштай яктырган сабый, чәбәкәй итә-итә сикергәләп, әнисен озатып калды. Әни кеше, алай да, түзмәде, тәрбиячегә: «Алина бүген авырыбрак тора, ашарга теләмәсә, кыстамасагыз иде», – дип әйтеп китмичә булдыра алмады. 

Бакчага йөри башлауларына дүрт ел, кызы да үсте инде, тик һаман шушы аерылуларга күнегә алмый Рәсимә. Йөрәгенең бер кисәген йолкып өзеп, шушы тәбәнәк кенә ак кирпеч бинада калдырып киткән кебек. Эштә, мең мәшәкать басып, онытыла төшә төшүен, әмма аңның бер почмагында: «Әле балам нишли микән? Ач түгелме, өшемиме, тирләмәдеме, егылмадымы, өс-башы пөхтәме икән?» – дигән тынгысыз уйлар, кайда гына булсаң да, тәүлек әйләнәсе уяу. 

Эштә дә Рәсимәне сюрприз көткән. Соңга калганны күрмәсеннәр дип, ашыга-кабалана бүлмәсенә узган гына иде, Рушана Зәкиевна пәйда булды. Секретарь ханым кергән саен берәр яңалык, кызык, һичьюгы яңа гайбәт сөйләми калмый. Редакциянең колагы дисәң дә мөмкин инде, һәрнәрсәдән хәбәрдар, барысын да белә. Холкы шар кебек йомры – үзенә беркайчан зыян-зәүрәт тидермәячәк, ничә баш мөхәррир алышынды инде, ә Рушана Зәкиевна булды, бар һәм булачак. Тик, ни генә димә, аның белән сөйләшүе күңелле, аралашуы җиңел. Рәсимә бу юлы да, берәр хәбәр ишетергә өметләнеп, алтын тешле, кызыл иннекле авызга карады. Ләкин бүген секретарьның йөзеннән һични аңларлык түгел, димәк, йә ашыга, йә бернәрсә дә белми. Коры гына: «Рәсимә, сине шеф чакыра», – дип чыгып та китте. 

Иртән иртүк йөзенә арыганлык кунган баш мөхәррир телефоннан сөйләшә иде. Рәсимәнең күзе планерка саен күреп өйрәнгән озын өстәл, китап-журнал тулы шкафларга түгел, ирексездән, Фирүзә Сәлимовнаның киеменә төште. Мөхәррир ханым гел генә пөхтә, ыспай киенә, ә бу яңа эшлекле костюмы аеруча килешә. Туфлиләре дә костюм төсенә туры китереп, зәвык белән сайланган. Ниһаять, телефон әңгәмәсе тәмамланды. 

– Рәсимә, хәлләрең ничек? – дип, күзлек өстеннән аңа карады Фәйрүзә Сәлимовна. – Конференциядә булдыңмы? Материалны бүгенгә өлгертәм дисеңме? Һмм... Ашыкмасаң да була, Рәсимә. Шушы темага кагылышлы тагын бер эш килеп чыкты, икесен бер баш астында биргәндә отышлы булачак. Дөрес, бу Саниянең инициативасы иде, тик ул авырып киткән. 

«Командировка!» – дип уйлап, кәефе кырылды Рәсимәнең. Ну бу Саниянең гадәте! «Ботканы пешерүен-пешерә», тик эш ахыр чиктә башкалар иңенә кала да куя! Кыскасы, Санияләрнең күрше авылында ун балалы гаилә яши икән. Сания алар хакында язарга җыенган булган. «Геройларга», ягъни «язылачак» кешеләргә хәбәр ителгән, авыл хакимиятендә беләләр, көтәләр, командировка көнен үзгәртү мөмкин түгел икән... 

Шулай итеп, командировкага юлланырга туры килде Рәсимәгә. Әлбәттә, сылтау табып, бармый калырга да мөмкин иде. Ләкин бүген ире Ришатның ял көне, бакчадан баланы ул алып кайта ала. Аннан атна азагында отгул сорап, баш иеп тагын шушы кабинетка керәсе бар – авылдан әнисе: «Кызым, бу җомга әбизәтелне кайтыгыз, бәрәңге утыртырга сабанчылар белештем», – дип телеграмма суккан. Юлга чыкканчы, өйгә кагылып, Ришатны кисәтеп чыгасы гына. Ярар, юл йөрергә ярата Рәсимә, командировочный да була, аванска кадәр ерак, ике йөз тәңкә бер атна ипи-сөткә җитә бит әле ул... 

Редакциянең соры төстәге, искерә төшкән «Волга»сы Тынычлык урамындагы дүрт катлы бина каршына килеп туктады. Төзелеш училищесы тулай торагының иң югары дүртенче катын матбугат өлкәсендә эшләүчеләр били. Аларның күпчелеге – гаиләлеләр, яшьләр, авылдан килүчеләр – шәһәр пропискасы, эш урыны, яшәр почмак булуга шөкер итеп көн күрәләр. Иң мөһиме – кеше өстендә түгел, очсыз. Мәскәү генә түгел, Уфаның да «күз яшьләренә исе китми» – фатирга керим дисәң, айлык эш хакың да җитмәс, фатир сатып алу хакында исә хыялланырга гына кала. 

Машинадан уртача буйлы,  күрер күзгә сөйкемле генә, чәчен соңгы мода буенча кып-кыска итеп кистергән 30 яшьләр тирәсендәге яшь ханым төште. Йөзендә яшьлеккә генә хас ашкынулы-ашыгулы күтәренкелек, шул ук вакытта маңгаена, ирен читләренә сизелер-сизелмәс нечкә челтәрдәй борчылу ятьмәсе дә сарылган. Безнең Рәсимәбез иде бу. Ике баскычны бер атлап, ул бүлмәсенә ашыкты. Коридорда ремонт бара, идән тулы акбур тузаны, стеналардан куптарылган иске буяу «кантарлары». Пычранмас өчен, джинсы чалбарының клеш балакларын кайтарып куярга туры килде. 

Ришат уянмаган иде әле. Иртәнге уннарда гына кайтып ята, янгын сүндерүче ул. Тәүлек эшләп, өчне ял итә. Ял көннәрендә каравылга да йөри. Шуңа да баланы бакчага илтү-алып кайту, гадәттә, Рәсимә өстендә. Бүген бу эш Ришатка кала. Уятырга жәлләде, аңлатып язу язып, өстәлгә куеп китәргә туры килде. 

...Һәм, ниһаять, алар юлда. Марат абый – өлкән яшьтәге тәҗрибәле шофер.  Машина йөзеп кенә бара. Арттагы урынга чүмәшкән Рәсимә һаман кызы өчен хафаланды. Сүзендә тора белмәгән коллегасы Санияне эченнән генә тиргәде, өстәмә эш йөкләгән Фирүзә Сәлимовнага үпкә кабартты. Ләкин берни эшләр хәл юк, алдагысын уйларга кирәк. Сумкасыннан блокнотын чыгарды. Тәк... Чияле авылы. Фәтхуллиннар. Мәрьям апа, 55 яшь, Әсгать абый, 60 яшь. Ун бала. Кызык, барысының да исеме «Ил»гә башлана. Иң өлкәненә – 30, төпчекләренә 5 яшь. Ун баланы ничек үстермәк кирәк тә, ашарга, киенергә, укытырга каян җиткермәк кирәк? Элек ярый инде, өй рәтеннән ишле бала булган, ә хәзер икенчене табарга да бик атлыгып тормый хатыннар... 

Рәсимә машина тәрәзәсеннән тышка күз салды. көньяктан искән җылы җил иртәнге болытларны куып тараткан. Урманнардагы яшь тупыл-каеннарның тузанланырга өлгермәгән нәфис яфракларына кунып, кояш нурлары уйный... «Баргач, күз күрер әле,– дип уйлады журналист ханым,– ә хәзергә зиһенгә бер сорау да килми...» 

Мәрьям апаны тик торганда силсәвиткә чакырттылар. «Нигә икән?» – дигән борчу юл буена тынгы бирмәде. Юл пычрак, баткак. Атнага якын утырып яугач ни! Мәрьям апа читкә чыгып, койма такталарына тотына-тотына, бата-чума үзәккә таба атлады. Быел күп балалы гаиләләр елы дип тә бик сөйлиләр, әллә, Ходаем, берәр пособие-фәлән бирмәкчеләр микән, дигән өмет тә юк түгел күңел төбендә. Вак-төяк йомыш булса, әйтеп кенә җибәрерләр иде. 

Хакимияттә иртәгә Уфадан алар хакында язарга журналист киләчәген әйтеп өнсез калдырдылар. «Журналист? Нигә килә?» – «Нинди ел икәнен беләсең лә инде, Мәрьям апа», «Син быел артистлардан да билгелерәк булачаксың әле», – диеште андагы кызлар. Бу яшьләр нәрсә әйтәлә инде, их, хакимият башлыгы Наҗия үзе булмады, районга киткән. Киңәш-табыш итәргә беркем юк! «Ул хәтле кайгырмасана, Мәрьям апа, һәр балаң хакында бер җөмлә әйтсәң дә, гәзит бите тула»,– дип, көлешеп озатып калдылар аны. Артыннан сәркатип кыз куып җитеп, колагына пышылдады: «Апа, Наҗия Гариповна әйтергә кушты... ни... авыл, колхоз хәлләре хакында артык сүз ычкындырмасын, диде». «Наҗиянең үзен күрәсеие дә»... – дип таркау гына сөйләнде Мәрьям. «Ярар, ярар», – дип өстәде аннан, кызның җавап көтүен күреп. 

Йә Хода! Аның үз гомерендә бер тере журналист күргәне юк. Җитмәсә, иртәгә килә, ди. Ниләр сөйләр, ничекләр каршылар? Әле иртән генә, атна азагына бәрәңге утыртып булмасмы, училищеда укучы кызлары кайтса, сарык  йоны да алынмасмы, диебрәк торган кешегә бу мәшәкатьләр инде бик вак, җиңел тоелды – ел да эшләнә торган эшләр лә! Ә бу яңа борчуга ул ничек карарга, ничек әзерләнергә, кайсы баштан тотынырга да белми. Журналист... Нинди микән, кем микән ул? Гаилә турында язарга килгәч, үзе дә гаиләле, дөнья күргән олпат кешедер инде, мөгаен. Болай кинәт булуы гына әллә ничек... Кеше киләсе булгач, йортны караштырырга, әзерләнергә кирәк ләбаса. Ярый әле чүп вакыты йә печән өсте түгел. Кая соң Илүсә белән Илнара! Менә алар пешерерләр-төшерерләр, үзенең кулына да тимәс иде дә бит... 

Киң урамның ике ягындагы эреле-ваклы йортларның караңгы булып күренгән тәрәзәләре, «Инде нишләрсең, Мәрьям түти?» – дигәндәй, аңа кызганып карыйлар кебек, очраган һәр кеше аларга иртәгә журналист киләсен беләдер сыман. 

Билгесезлек кадәр зарыктыргыч нәрсә бар микән? Көтү хисенең авырлыгын эшкә чумып кына җиңеләйтү мөмкин иде кебек. Кайтып керү белән он иләде, ипи башы ясады. Кичә салганнан ике икмәк бар, тик кеше киләсе булгач, ул гына җитмәс. Мәктәптән кайткан Илмира белән Илфирага өй җыештырырга, алтынчы сыйныф укучысы Илнурга верандадагы итекләрне юып, тезеп куярга кушты. Иркә төпчек малай Илдарга гына җитмәде эш – ул токмач баскан әнисе янында уралды. Мыш-мыш килеп идән юып азапланган Илмирага карап: «Их, Илүсәм белән Илнарам өйдә чак булса!»– дип тагын уйлап алды Мәрьям апа. Алар район үзәгендә берсе пешекчегә, берсе тегүчегә укыйлар, ялга гына кайталар. Йә, ярар, бәләкәй кызларга дә эшкә өйрәнергә вакыт. Алар яшендә апаларына эш күбрәк төшә иде әле. 

Әтиләре төнсез кайтып кермәс. Чәчү өстендә тынгы юк инде аңа, пенсиядә дип тормыйлар, бригадир көн дә эшкә дәшә. Авыл тулы яшьләр, ә тракторга утырырга кеше юк, аптырарсың. Уч тутырып акча түләмәсә дә, колхоз көзен икмәген, саламын бирә бит. Ә акча төсен, дөресен генә әйткәндә, пенсиягә чыккач кына күрә башладылар... 

Кичкелеккә өй җыештырылган, тәрәзә пәрдәләре юып эленгән, көтү каршы алынып, ике сыер савылып, каймак аертылган, сепарат юылган, кош-корт курага ябылган, әниләре кайтуга газ плитәсендә бер чиләк су җылытылган иде. Әсгать абый кайтып, юынып алгач, җиде җан бер өстәл тирәсенә җыелдылар. Сөткә изгән, мул итеп каймак салынган бәрәңге боткасы яшел суган белән бик тәмле булды, ялт иттеләр. Савыт-сабаны юып, йокларга ятканда шәфәкъ кызылы сүрелгән иде инде. Балалар көндәгечә капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырмадылар, Әсгать абый да бүген телевизор кабызмады. Өй эче тып-тын: ишле гаилә тын калып, сагаеп иртәгәсе көнне көтә иде.   

Мәрьям апа, арыса да, озак кына йоклый алмый изаланды. «Безнең хакта нәрсә язарлар соң?» дигән уй тынгы бирми генә бит! Гәзит битенә башкалар үрнәк алырлык, мактауга лаек кешеләрне мендерәләр. Ә алар... төс-башка, җыр-биюгә, уку ягына да уртача дигәндәй... Кеше арасында бигүк артта сөйрәлмәсәләр дә, алдан да чапмыйлар. Бер Илмирлары гына сурәт төшерергә оста булып, укытучысы да кыстагач, Уфага рәсем мәктәбенә илттеләр... 

Мәрьям апаның көндезге дулкынлануы, каушавы инде басылган, сабыр канатлары ныгынган иде. Һай, ул сабырлык! Ярый әле ул бар. Аптырап, ни кылырга да белмәгән мәлләр бик күп тормышта. Күңел савытың тулып чайпалырга җитешкәндә, бердәнбер таяныч – сабырлык. Үтәр әле дисең, алда яхшырак булыр, дип өмет итәсең һәм, чыннан да, авырлыктан соң җиңеллек килә, ишеп яуган яңгырдан соң ялтырап кояш чыга. 

Үзе белгән догаларны укып, әрвахларга багышлады, аннан һәр баласын исемләп әйтеп, Ходайдан һәрберсенә тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы теләде. Илфир белән Илгизәсенең үз дөньялары инде, алар өчен бик борчылмый. Менә көзгә, Аллаһ бирсә, армиядән Илшат кайтып төшәр, аны урнаштырырга... Илүсә белән Илнара җитеп киләләр, җыйнак кына булса да бирнә хәстәрләргә... Илүсәсе үткер телле: «Әни, безнең гаиләдән кәләш алырга да, кияүгә килергә дә куркырлар, әйе бит?» – дигән була. «Бәхетегез булсын, кызым, – дип җаваплый Мәрьям апа. – Бүген беркемнең дә ачтан егылып үлгәне юк. Без үскәндә ипине сандыкка бикләп тоталар, шикәр бәйрәмдә генә эләгә иде. Ә хәзер! Ике көнгә бер мич тутырып ипи сал, бакча тулы бәрәңге, абзарда ике сыерың мөгрәп торсын – әкәмәт ләса! Тик тәртип кирәк, бәхет башы – тәртиптә, тәртипле йөрегез берүк!» 

Уй йомгагы, бер сүтелә башласа, тотып тыярмын димә, ашыга-ашыга, әллә кайчан булган үткәннәргә тәгәрәде дә китте. 

Алар гаиләдә алты кыз үстеләр. Әтиләре, сугыштан контужен кайткан Тимерҗан агай, малае юклыкка бик кимсенә, ояла иде. Уңган, алтын куллы кеше иде, мәрхүм, әмма төшереп алса, әниләрен битәрләүдән туймады. «Елки-палки (бу сүзне ул, исерсә, җөмлә саен кабатлый иде), син, бер малай алып кайта белмәдең! Эшкинмәгән син, елки-палки! Кеше хатыннары әнә бишне таба! Безнең нәселне наследниксыз иттең!– Сугуын-сукмый, тик кечерәк кабак дәүмәлле йодрык бөршәеп, кечерәеп калган хатынның баш очында уйнапмы-уйный.– Вчү, аерылам! Талак! Яшә ана алты кызың белән!» Һәм сүзендә дә торды. Бер тол хатынга йортка кереп ике-өч ел яшәп тә алды. Ни хикмәт, теге бичәсе дә аңа ике кыз бала бүләк итте. Ахырда әтиләре үзләренә урап кайтты. Гайрәте, усаллыгы басыла төшсә дә, теле һаман зәһәр иде. Үләргә яткан көннәрендә төпчеге Мәрьямне чакырып, елый-елый, үлем исереклеген җиңеп, васыятен әйтте: «Кызым, малай тап, яме, кызым! Күпме табалсаң, шулкадәр тап! Кияүне минем кебек наследниксыз итмә, елки-палки, матри, кызый!». 

Төпчек кыз, 70 кә җитеп килгән әнисен жәлләп, кияүгә чыгарга ашыкмады. Йөргән генә кешесе дә булмады. Инде егермедән узгач, яшьтәшләреннән берүзе калгач, каз өмәләре чорында, кичкырын, әти-әнисен ияртеп, аларга Әсгать килеп керде. Пирчәткә бәйләп утырган кыз, кыргый болан сизгерлеге белән эшне аңлап, сикереп торды, йөзенә шаулап кан бәрде. 

Җидене тәмамлагач, кызның башкача укырга мөмкинлеге булмады, сарык фермасына эшкә керде. Егет исә район үзәгенә йөреп тракторга укыган, алдынгы механизатор. Ул заманда тракторчыларның авторитет зур. Очрашканда Әсгатьнең текәлеп-текәләп карауларын сизсә дә, Мәрьям үзен аңардан түбән саный, акыллы бу егет аңа гыйшык тотар дип уена да кереп чыкмый иде. 

– Атасына карап – улын, анасына карап кызын сайла, – диде булачак биатай кеше. – Сабырлыкта, уңганлыкта авылда сиңа чыгучы юк, Галимә, кызларың – тач үзең. Безнең малай да кеше арасында төшеп калганнардан түгел... 

Шунда әнисе елап җибәргән иде. Алтынчы кызының да никах сәгате сугуын аңлаган, инде ялгыз калачагын уйлаган карчык тәмам җебеп төште. 

– Үзеннән сорагыз... – диде мышык-мышык килеп, – мин нәрсә әйтәләм... 

Зәңгәр җирлеккә эре кызыл мәкләр төшкән чаршау артына качкан, йөрәге дөртләп типкән Мәрьямнең тавыш-тыны чыкмады... 

Бер атна дигәндә, кызыл чәчәкле чаршау ишеннән тегелгән чыбылдык Әсгатьләр өенең бер почмагына барып кунды, яшереп кенә никах укытылды. Сугымнар үткәч, туен да туйладылар. 

Төшкән нигезенә тәү көннән үк таш булып батты Мәрьям. Эшләп туя белмәде. Бианасы да әйбәт булды, мәрхүмә. Унбиш ел бергә яшәп, бер кыек-мыек сүзе ишетелмәде. Мәрьям беренче дүрт-биш елда, нишләптер, авырга узалмады. Берәү булса, киленен сүзләп бетерәлмәс иде. Ул елларда ниләр кичергәнен үзе генә белә Мәрьям. Һәр шаяру, һәр саксыз әйтелгән сүз янган йөрәгенә агулы уктай кадала. Әсгате кайчан бу хакта сүз кузгатыр да, шушы якты, бәхетле дөньясы кайчан җимерелеп төшәр инде дип коты оча... 

Хастаханәдән сау-сәламәтсең дип кайтардылар, белемче, имче карчыклар төрлесе төрле сүз сөйләде. Аннан, кемнеңдер киңәше белән бер мулла бабайга барды. Ул ниләрдер укып өшкерде-төшкерде, көн дә кич яткач укырсың дип, ике-өч юллык дога ятлатты, «Барысы да Ходай гыйлеме белән, кайгырма»,– дип юатты. Шул бабайдан кайткан көнне гаҗәеп төш күрде Мәрьям. Ихаталарында йөреп ята, имеш. Караса, йорт түбәләренә күз күрмәгән матур кош кунган. Каурыйлары елык-елык елтырый, ә күзләре хәс тә кешенеке төсле инде менә. Киерелеп, кагына башлады теге кош, кагынган саен алтын каурыйлары җиргә коела, имеш. И җыйды каурыйларны, Мәрьям, и җыйды, ике учы тулды... Төшне бианасына сөйләгән иде, сөенеп бетәлмәде карчык, «Бәхет төше күргәнсең, килен, берүк кешегә сөйли күрмә, күз тияр»,– диде. Ә ярты елдан балык ашыйсы килде Мәрьямнең. Кибеткә мичкәсе белән кайткан балыкны авыз итүдән генә тансыгы канмады. Елга балыгы кирәк иде аңа: елга балыгын үзе чистартып, үзе пешереп ашарга кирәк! Әсгать, малайлардан кармак сорап алып, буага төшеп китте һәм чәнчә бармак зурлыгы гына дистә чабак тотып кайтты. Иреннәрен ялый-ялый балык тазарткан киленгә бианасы бер генә карады һәм уйлаганын кычкырып әйтте: «Малай булыр микәнни?» Чыннан да, тагын ярты елдан бианай карчык кечкенә миннекне җилпи-җилпи, иң төпчек улының иң беренче малаен мунча кертә иде: 

Әтәң кискән утын түгел, 

Инәң яккан мунча түгел, 

Аю-бүре баласы, 

Имәндәй нык бул, каендай ак бул, 

Көндез уйна, төнлә йокла, 

Әтәле-инәле, алтын канатлы бул!.. 

Авыл хатыннары чиратлашып район юлын таптаганда, Мәрьям ике-өч ел саен бәбәй тапты. Декрет дигән нәрсә юк, ике айдан эшкә әйтә башлыйлар. Балаларны бианасы карашты. Үзе дә җидене табып үстергән кеше килененең хәлен белә, аңлый иде. Соңгы ике-өч елында аяксыз калып түр башында утырганда да, эшкә чыгып киткән киленнең күңеле тыныч иде, ни дисәң дә, өйдә күз-колак, өлкән кеше бар. 

Бишне табармын йә алтыны дип уйлый иде Мәрьям. Тик ул әнисеннән дә, бианасыннан да уздырды. Әмма күпсенергә рөхсәт итмәде үзенә, «Нигә бу кадәр интегәм әле мин?» дигән уйны күңел капкасыннан да үткәрмәде. Үзең теләп, үзең сорап алган йөкне хәзер бар көчеңне салып тартырга кирәк иде. 

Туйда, ашта утырганда ят кешеләр, белеп калсалар, аны йә жәллиләр, йә аптырап карыйлар, йә астыртын гына көләләр. Сораша башласалар, ул дәшми калуны хуп күрә. Иң тирән, иң яшерен, кадерле кичерешләренә беркемне якын җибәрми – барыбер аңламаячаклар! «Авырмы, кыенмы?»– диләр. Йә, әйтегез, кемгә җиңел, кем рәхәт кенә чигә бу дөньяда? Әнә күршедә гомерен ялгыз яшәп саргайган Миңҗиһан карчык интекмиме? Байлык дип, көн-төн нәфсесе артыннан чапкан югары як күршесе Шамилләрнең бер кайгысы да юкмы? Һәркемнең үзенә генә тәгаенләнгән йөге бар бу дөньяда. Аның йөге – ун алтын чырагы, ун сабые... Тугызар ай күкрәк астында күтәрү, хәләл сөтеңне ике яшькәчә имезү, чирләсәләр, керфек тә какмый үткәргән йокысыз төннәр... Һай, уйласа-аң... «Курыкмыйсыңмы?»– диләр... Кем курыкмый? «Бәндәнең үз ризыгы» диюләре хактыр. Ризыгың өзелсә, өстәлең сый-нигъмәттән сыгылып торсын – тамагыңнан валчык та үтми. Алдагысы үзебезнең кулда кебек тоелса да, алай түгел шул, түгел... Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьтә үткән тынгысыз еллардан Мәрьям апа алган акыл бер: язмышыңа төшкәнгә сабырлык белән түзәргә дә, сиңа йөкләнгән йөкне кулыңнан килгәнчә, намус белән күтәрергә. 

Илле биш яшь аңа быел... Яшәлмәгән дә кебек... Илле биш ел – төнлә күргән якты бер төш кебек кенә. Тынычлыкта, татулыкта яшәгәнгә сизелмәгәндерме? Холыксыз ата белән үскән, тупас, усал сүздән җаны бизгән Мәрьям Әсгатьнең әйбәтлегенә гел-гел рәхмәтле булып, кадерен белеп яшәде. 

Урамдагы уттан төшкән яктыдан кече як яп-якты иде. Әсгатьнең йокысы шундый тыныч! Көрәктәй кулларын кушырып яңак астына куйган. Кыяфәтенә карап, һич тә ун бала атасы дип уйламассың. Күңеле яхшылыкта аның. Андыйлар тиз картаймый. Зәһәрләр генә үз ачуына үзе тончыга... Исән булсын берүк, сау булсын. Утыз биш ел бергә яшәп, ул хатыныннан ир-ат эшен эшләтмәде: печән чаптырмады, мал каратмады, капчык күтәргәндә, «икенче башын син тот», дип хәйләләшмәде. Юкса, ун баланы өзлекмичә, аяктан егылмыйча ничек күтәрер идең! 

Өч-дүрт сәгать йокы эләктеме-юкмы, торырга вакыт җитте. Көн матур булмакчы, аязга борылмакчы иде бүген. Ике сыерны савып, җиде-сигез сарыкны көтүгә куып, кош-кортка җим салып өйгә керде. Әсгать тә торып, чәй куеп җибәргән иде. Ул сыер «тәбикмәкләрен» җыештырып, тирескә түгеп кергәнче, Мәрьям апа аның кыр сумкасын тутырды. Бүген әбәткә, кеше киләсе булгач, өйгә кайтыр, тик шулай да уннарда-унберләрдә тамагы ачар дип, каймак ягылган ике телем ипи, шешә белән катык, өч-дүрт йомырка, суган салды. Аннан «укучы»ларны уятты. Бергәләп иртәнге чәйне эчтеләр, һәм йорт тагын бушап, тынып калды. Кайсы көннәрне Мәрьям апа иртәнге якта черем итеп ала, тик бүген ипи басасы, кунак каршыларга әзерләнәсе бар. Олы якка кереп, Илдарны гына искә алып чыгар да. 

Аяк-кулларын як-якка ташлап рәхәтләнеп йоклап яткан төпчегенең юрганын әйбәтләп япты, әтисенекенә охшаган кап-кара чәчләреннән сыйпады. Ирексездән, хәтерендә шушы бала өчен 6 ел элек ничек «көрәшү»ләре яңарды. 

Район үзәгенә исәпкә басарга баргач, ак халатлы яшь, чибәр табибә кыз тегеләй үлчәгән, болай караган булды да: 

– Фәтхуллина, мин сезгә абортка барырга тәкъдим итәм!– диде. 

Элеккеге табиблардан мондый сүз ишеткәне булмаган хатын аптырап калды. 

– Кан басымыгыз югары, яшегез олы, иллене куганда, нинди бала табу, ди! Сезгә үзегез хакында уйларга, үзегезне кайгыртырга кирәк. Сезнең тугыз балагыз бар бит инде, җитмимени?– Табибә кәгазьләр сузды.– Менә бу анализларны тапшырыгыз да, ун көннән килерсез. 

– Нигә?! 

– Сез, апа, кичә генә тудыгызмы әллә? Әйттем бит, абортка, пока срок үткәнче! 

Өстәлдә кайчы ята иде. Каян башы эшләгәндер, Мәрьям шул кайчыны кызга сузды: «Мәле, сеңлем. Кис бер бармагыңны!– диде ул усал итеп. – Кис, кайсысы кирәкми? Берсен киссәң, әле тугызы кала бит! 

Нәфис нечкә бармаклар шундук язылып, утлы кисәүгә пешкәндәй, кайчыны идәнгә атып бәрделәр. Чыгырыннан чыгып: 

– Мин аңа әйбәткә әйтәм тагы!– дип кычкырды.– Күземә күренмәгез! Чыгып китегез! Тизрәк! 

Бер айдан тагын килгәндә, бәхеткә каршы, яшь кыз, кияүгә чыгып, икенче районга күчеп киткән иде... 

Район хакимиятенә, элемтә бүлекчәсенә кереп, гәзиткә язылуның ничек баруын белешеп йөргәнче, төш вакытлары җитте. Арытты, ачыктырды. Җитмәсә, ашыгып, буталанып, юлга акча алырга да оныткан. Чияле авыл хакимиятеннән күңелсезләнеп урап чыкты Рәсимә. Телефоннан сөйләшенгәнчә, аны көтеп торырга тиешле башлыкны, имештер, ашыгыч районга чакыртканнар, секретарь әбәдкә кайтып киткән. Әлдә күрше бүлмәдәге бухгалтерларның түгәрәк пичәте булып, юл кәгазьләренең эшен бетерәлде. «Заманалар үзгәрде шул, – дип нәтиҗә ясады Рәсимә. – Журналистларны элек кенә кайда да күтәреп дигәндәй алалар, өрмәгән җиргә утыртмыйлар иде. Гәзит сүзенең абруе төште хәзер, төште...» 

Дуслык урамы, 7нче санлы йортны эзләп киттеләр. Җәяү. Машина үзәк мәйдандагы асфальт «утравы»нда калды. Аяктагы туфлиләр, балчык ябышып, чабата кыяфәтенә керде, киемгә пычрак чәчрәде. Идарәдә кирәкле урамны өйрәтеп җибәрсәләр дә, мәктәптән кайтып баручы өч-дүрт малайдан да сорадылар: 

– Малайлар, Дуслык урамы кайдарак ул? – Тегеләр, бер-берсенә карашып, җилкә җыердылар. 

– Фәтхуллинарны белмисезме, кайда торалар? 

– Ә-ә, Илнурлармыни? Түбән урамда бит алар! Әнә, теге икенче тыкрыктан аска таба, зәңгәр коймалы өй! 

Йортларга урам исеме, йорт номерлары язып эленсә дә, бу малайларга «Дуслык», «Кояшлы», «Азатлык» кебек рәсми исемнәр бар ни-юк ни иде, ахры. 

Эзләгән йорт уртача, гадәти бер авыл өе булып чыкты. Яшелгә буялган  капканы ачып, ихатага үттеләр. Егерме-утыз еллар элек өелгән бүрәнәләрнең арасы балчык белән сыланып, акбур белән агартылган. Сул якта яңарак казылып, түтәлләр ясалган яшелчә бакчасы, арырак абзар, уңда мунча күренә. 

Рәсимә, гаҗәпсенеп, зәңгәр капкачлы тәрәзәләргә карады. Нишләп бер тавыш-тын да юк? Ялгыш килделәрме әллә? Ә-ә, күтәрмәгә тулырак кына гәүдәле мөлаем бер апа чыгып басып, аларны көтә әнә. Гади генә, чәчәкле халаттан, ак ситсы яулыктан, алъяпкычтан, аягында оекбашлар. 

– Исәнмесез, саумысыз, Мәрьям апа сез буласызмы? 

– Мин, мин... Уфа кунакларымы? Әйдүк. Иртәдән бирле көтәбез сезне! 

Марат абый белән Рәсимә, аяк савытларын салып, күп юудан сөяктәй шомарган такталарга басып, веранда аша өйгә уздылар. 

– Башка кеше юкмы? Үзегез генәме?– дип, аптырагандайрак сорап куйды Мәрьям апа. Журналистның Илүсәсе яшендәге япь-яшь кыз булып чыгуы көтелмәгән хәл иде аның өчен, шулай да ул үзен бик тиз кулга алып өлгерде. 

Рәсимә дә югалыбрак калды. Өй тулы бала-чага шау-шуы урынына аны әнисенең итәгенә тотынган кара башлы малай гына каршылады. Уңайсыз тынлыкны ертып, Мәрьям апа «кунак»ларны түр якка әйдәде. 

Түр як, кече як кебек үк, бик тыйнак. Ике як стена буйлап икешәр тимер карават тора, аларга кабартып мендәрләр өелгән, түрдә яшькелт-соры диван, аның өстендә ике тәрәзә арасында дүрт почмаклы көзге. Уң почмактагы өстәлдә «Рекорд» телевизоры, берничә урындык – бар җиһаз шул. Бу гадилек башта ничектер каушатса да, аннан ияләнә төшәсең. Гади генә челтәрләрдән, вак яшькелт бизәкле пәрдәләрдән, аксыл-соргылт бүрәнәләрдән, сары буяуга буялып, уртага ике буй тар палас җәелгән идәннән, төсе уңа төшкән карават япмаларыннан тәнкыйтьчел күз бер кер, бер чүп, бер тузан тапмыйча, ниһаять, тынычланып кала. Катлаулы, буталчык беренче тәэсирләрен ипкә китерергә тырышып, Рәсимә сумкасыннан блокнот-ручка алды. 

– Калганнар кая соң, Мәрьям апа?– Беренче сорау шулай яңгырады. 

Апаның иң олы улы белән кызының үз гаиләләре бар, алар читтә яшиләр икән инде. Илшат – армиядә, Илүсә, Илнара районда училищеда укыйлар. Илмир рәсемгә оста булып чыккан, аны Уфага интернатка укырга биргәннәр. Илмира, Илфира, Илнур әле мәктәптәләр икән. Әтиләре басуда, эштә. Әнисенә елышып кына торган малай исә – төпчекләре. Илдар исемле икән... 

Мәрьям апа Рәсимәнең сорауларына ашыкмый гына, төгәл итеп җавап бирә барды. Мактанмады, зарланмады. Шешенебрәк торган кулларын кушырып тезләренә куйган. Бераз авыррак, сабыр, сагаюлы игътибарлы караш. Ялагайлану, ярарга тырышу да, масаеп, әллә кем булып кылану да юк. Ничек бар, шулай тота үзен. Ничек бар, шулай җавап бирә. Һәм бу сирәк табигыйлык бернинди артык-портык, җиңел-җилпе сорауларга юл куймый. Аның акыллы сабырлыгын тормышның бер каршылыгы да кымшата алмагандыр төсле. Сорауларның хәйләкәре дә, усалы да бу сабырлык кыршавын җимерәлмәячәк. ...Рәсимә «җиңелүен» сизде. Мәрьям апаның күңеленә үтеп керәлмәячәк иде ул. Шартласа да, ул аны ниләр борчыганын, нигә шатланганын белә, иң кадерле истәлекләрен сөйләтә алмаячак. Бердән, арада озын-озак егерме биш яшь, икенчедән, алар – икесе ике дөнья кешесе. Авылда туса да, шәһәрнең ялтыравык тормышына әсәрләнгән, эш белән гаилә арасында бәргәләнгән Рәсимә һәм ун бала табып үстергән, кечкенә өеннән беркая чыкмый диярлек гомер иткән Мәрьям апаның яшәү рәвеше, максатлары, уй-теләкләре шулкадәр аерыла! Дөрес, мәкалә язылачак. Теге конференция материалларын да урынлы гына кулланганда, әйбәт, көн кадагына сугучы язма булачак хәтта... 

Шулчак ихатага өч баланың кергәне күренде. Алар юынып, өсләрен алыштырып, исәнләшеп түргә үттеләр. Балалар әниләренә охшаганнар иде – Рәсимә аларны сөйләндерә, артык бер мәгълүмат та ала алмады. Гәзиткә фотолар да кирәк, гаилә альбомнарыннан яраклырак фото эзләде. Өч альбомга сыйган сурәтләрнең сыйфаты начар, барысы да өйдә төшелгән, өйдә, тагын өйдә... (Рәсимәләрнең исә альбомнары бишәү. Ришатныкы, аныкы, туй фотолары, гаиләнеке, Алинаның үзенә бер альбом һәм фотога кайда гына төшелмәгән: бакчада, паркта, урманда...) 

 Карыйсы альбомнар каралды, сорыйсы сораулар соралып бетте, Мәрьям апа кунакларны табынга чакырды. Ул арада Әсгать абый да кайтып керде. Чандыр җиңел гәүдәле, үз яшеннән байтакка яшьрәк күренгән, гел елмаеп кына торган йомшак күңелле, әйбәт холыклы кеше иде ул. 

Тиз генә зур, киң өстәл тирәсенә җыелдылар, барысы да ачыкканнар иде, ахры. Токмачлы аш башта Әсгать абыйга, Марат абыйга, аннан Рәсимәгә, балаларга бирелде. Иң соңыннан үзенә дә бүлеп, Мәрьям апа килеп утырды. Табын уртасында – телемләп киселгән, кәрәзләнеп пешкән икмәк, өстенә түгәрәкләп туралган суган куелган бәрәңге, өченче тәлинкәдә – кисәкле ит. Аш искиткеч тәмле иде! Ит тә, бәрәңге дә, ипи дә! Яраттылар ашны кунаклар! 

Менә шунда гына Мәрьям апаның җитди йөзендә беренче мәртәбә елмаю кабынды. Саран гына елмаюдан да өйләр яктырып китте, ул елмаю, нур булып, тамаклары туйган балаларның иреннәренә кунды... 

Аштан соң бәлеш килде. Мәрьям апа аның капкачын кисеп, ачып җибәрүгә, йөзем белән аралашып мәмрәп пешкән дөге, ак майда кетердәп пешкән төче камыр исе бөтен өйгә таралды. Беркем дә башлап үрелмәде. Һәркем, ирексездән, тыңлаучан оркестр дирижерга буйсынган сыман, Мәрьям апаның нишләрен көтте. Әйе, әлеге тантаналы мизгелдә, бу йортта, бу аш өстәле янында бердәнбер хаким, падишаһ, солтан Мәрьям апа иде. Аның ихтыярына буйсынмау, ул билгеләгән тәртипкә каршы чыгу турында сүз дә юк. Кояш тирәсендә планеталар ничек әйләнсә, ананың өстенлеге дә шундый табигый, гадәти хәл иде. Моны Мәрьям апа үзе дә сизә һәм үзенең вазыйфасын авырсынмый, бәргәләнмичә, тыныч кына башкаруын дәвам итте. Менә ул, баягы тәртиптә, һәркемгә олы кашык белән өлеш бүлеп бирде, сөтле куе чәй ясалган чәшкеләрне таратты. Үтереп кыстау да, сөйләшү дә юк. Хуҗабикәне төчеләнеп мактау да ишетелмәде. Сүзләр артык. Бу йортта, гомумән, сүздән бау ишәргә яратмыйлар, сүзгә караганда, эшне кадерлерәк күрәләр иде, ахры. 

Чәйдән соң Марат абый белән Әсгать абый ихатага чыгып киттеләр. Мәрьям апа өстәлне җыя. Рәсимә кече яктагы караватка утырып, Илмира китереп биргән медальләрне, «Ана даны», «Герой ана» билгеләрен карады. Ләкин тәмле әбәттән соң аның уйлыйсы да, «эшлисе»дә килмәде. Бөтен теләге: «Их, чәчәкле мендәрләренә башны терәп биш кенә минут черем итеп аласы»... 

Сәгать дүрт тулган, кайтырга вакыт җиткән икән инде. Саубуллашканда, Мәрьям апа аның кулына ике түгәрәк ипи тоттырды: 

– Мәле, сеңлем, берсе үзеңә, берсе шофер абыеңа булыр. 

– Юк!– дип чәбәләнде кыз.– Үзегез дә ишлесез, Мәрьям апа! Без икмәкне кибеттән дә чыгып ала алабыз бит. Ә сезгә... 

– Икмәктән олы булмыйлар!– Бу катгый сүзгә каршы тору мәгънәсез иде. Балалы өйгә өч кәнфит булса да кыстырып килергә онытканлыгына ояла-ояла, хуш исле ипиләрне кочагына кысты Рәсимә... 

Командировкадан, гадәттә, җиңеллек хисе белән кайтырга чыгасың: кушылган үтәлгән, бүгенгә эш беткән. Әмма бу юлы Рәсимәне аңлаешсыз, каршылыклы уй-тойгылар биләде. Адашкан кешедәй югалып калды. Фәтхуллинар гаиләсе ул күргән-белгән башка бер гаиләгә дә охшамаган. Мәрьям апа кебек кешеләрне очратканы юк иде әле аның. Җиде класс белемле гап-гади авыл хатынында кайдан шулкадәр көч? Бөтен гомерен, бөтен вакытын балаларга, шундый зур гаиләгә биргән кеше үзе тәмам бушап, арып калырга тиеш кебек... Ел да санаторий юлын таптаган, деликатеслар гына ашап, алтын-көмешкә чумган, үзен саклап-карап кына яшәгән ханымнарда да булмаган тынычлык, бөтенлек халәте кайдан аңарда?.. 

...Кайтып җитеп, бүлмә ишеген ачып керүгә, Рәсимәнең тормышы гадәти калыпка төшеп, үз җаена агып китте. Кызы аның кайтуын дүрт күз белән көтеп торган. Нечкә генә беләкләр әни кешенең муенына сарылды. Баланың тәне кайнар иде. «Температурасы күтәрелгән!»– дип, эче жу итеп уйлады Рәсимә. 

– Әнием! Син кайда булдың? 

– Эштә, кызым... 

– Ә нигә озак? Минем башым авырта... Әти нинди дару бирергә белмәде... 

– Бәбкәмне инде, и бәләкәчемне... Мин бит сиңа күчтәнәч алып кайттым менә. Бер йомшак кына, ап-ак кына куянкай җибәрде, сәлам да әйтте әле сиңа: «Алина исемле кызны беләм мин, чирләмәсен»,– диде. Ишеттең? 

Бала ихлас баш какты. «Куян күчтәнәчен» – кисеп биргән бер телем ипине тәмләп ашады, сорап алып чәй эчте. 

Тынычланып йокыга талган кызының башыннан сыйпады Рәсимә. Тирләгәч, чигә чәчләре бөдрәләнеп тора, бит очлары алсуланып киткән. «Бәбкәемне инде, бәләкәчемне»,– дип пышылдады үзен нигәдер гаепле тойган яшь әни... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ана!Бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга!

    Хәзер укыйлар