Логотип
Проза

Колынлы бия

Хикәя



Хикәя
Эш көнен чак үткәреп кайтты Әлмира. Моңа кадәр төнгәчә калып, тавык чүпләсә дә бетмәс язу-сызуыннан арынып чыкканда, мәктәбендә төнге каравылчыдан башка җан иясе калмый иде. Бүген яшь укытучылардан да алдарак ычкынды. Чөнки җаны тыныч түгел, кайтып хәл итә торган эше бар.
Өстен алыштырып, аш бүлмәсенә үтте. Юл уңае сатып алган ачы камырны җәеп, шакмаклап турады да, табага сыек май салып газга утыртты. Хәзер кызартып кына кабартма пешереп алыр. Улы ярата бит. Күптән үзен болай иркәләгәне дә юк. Шул мәктәп дип йөреп һаман...
Ишек ачылу белән Айратның шат тавышы яңгырады:
– Подъезддан ук исен сизеп киләм! Мондыйны минем әни генә пешерә ала!
Әлмира аның шушы сүзләрен көтеп тора, йөзе кояштай балкый:
– Әйдә, балам! Кулыңны ю да кил, суынмасын.Айрат киемен генә сала да тәлинкәдә өелеп яткан вак кабартманың берсен эләктереп тә каба:
– Ммм... телеңне йотарлык! Күптән миңа мондыйны ашатканың юк бит, әни. Ничек сагындырган, – дип сөйләнә-сөйләнә ихлас ашарга тотына.
 Әлмира баласына карап-карап ала, тик тел очындагын ничек чишәргә, сүзне кайдан башларга белми.
– Эшеңдә ничек, улым? Авыр түгелме?
Айрат яңа урынга күчкән иде, бу эшендә ике ай гына йөрүе.
– Юк, коллектив әйбәт, все нормально.
– Ярый, яхшы. Ә-ә... хатын-кызлар күпме? Кыз-кыркын, диюем. Күз салырдай кызлар сиңа...
– Нинди кызлар, әни? – Айрат, гадәтенчә, мондый сүздән читкә китмәкче.
– Нинди кызлар, дип, кызларга да күз салырга вакыт, мине киленсез итмәссең  бит инде. – Хатын улына үпкәле төбәлеп алды.
– Йә? – диде аның бу карашын белгән улы, – әйт, нәрсә әйтергә телисең?
– Улым, – ана бер генә тирән тын алды да тезеп салды, – синең кем белән буталганыңны җиткерделәр инде. Тик мин каршы. Тешем-тырнагым белән каршы. Ишетәсеңме?
Айрат аны кашларын югары чөеп тыңлады да, сынаулы карап, каршы сорау бирде:
– Нигә каршысың? Нәрсәсе белән ошамый сиңа Дилә?
– Шулай, балам, ошамый. Ул кыз сиңа пар түгел.
– Ә нинди кыз пар миңа? Алтын чәчле, көмеш тешлеме? –
Айратның тавышы тыныч калды, әмма анда тимер чыңы да чалынды. Улын катылык белән сындыра алмасын белгән хатын капыл гына икенче юлга төште.
– Балакаем, син бит аны бөтенләй белмисең. Шуңа әйтәм бит, кыз-кыркын белән күбрәк аралаш, күр, сайла дип. Кеше бер-берсен яшь чакта сайлый инде.
– Диләне син чакырдың бит безгә, син таныштырдың. Синең мәктәп укытучысы. Ничек инде белмим? – Улы һаман җавап таләп итте.
Әлмира сөйләшүне шушы ызанга алып бара бит инде. Ярып та салды:
– Менә ул сиңа баласы бар икәнлеген әйттеме? – Улының карашыннан аңлап, тантана да итте, – Ә-ә! Әйтәмәгән бит! Ә син, аны беләм, дисең.
– Ничек... Нинди баласы?
– Менә шундый баласы. Кызы бар аның, дүрт-биш яшьләр чамасыдыр инде. Ирсез тапкан булган.
Айрат бу яңалыкны чынлап белмәгән, ахры, бертын эндәшә алмый торды. Башында сораулар гына бөтерелде.
«Ирсез?.. Ул бит шундый яшь... Кайчан?.. Мәктәптә укыгандамыни?»
– Мәктәпне бетергән дә авырга калган инде. Ярый, анысы нәрсәгә безгә? Иң мөһимен әйттем – балалы хатын кирәкми безгә, – дип, әнисе үзенекен тукыды.
– Безгә? Сиңамы, әллә миңамы?!
«Йә инде, кемгә охшап тискәре соң бу малай?» – дип, тәмам гаҗиз калды Әлмира ханым.
– Без ул, улым, безнең гаилә дигән сүз, ягъни, икебез.
– Мин фикеремне әйтмәдем әле. – Улы әнисенә авыр карашын күтәреп,  беренче күргәндәй төбәлде. Аннан һәр сүзен аермачык итеп, җайлап кына әйтте:
– Үземә кем кирәк икәнен мин үзем хәл итәрмен, әни. Рәхмәт ашыңа.
...Төне буе йокламады Әлмира. Уйламаган уе, кормаган планы калмады. Инде бу хәбәрне кузгаткан икән, кабат кайтмаслык итеп ябып куярга кирәк. Улының ачуы озакка бармас. Холкы шундыйрак бит. Басым ясасаң, кычкырына башлый. Уңаена сыпырып, җайлап, каты бәрелми генә үз ягыңа аударып була аны. Әлбәттә, килешми торган ягы да бар. Әмма бу мәсьәләдә нишләсә дә эшләр Әлмира, ризалаштыру җаен күрер. Чөнки башкача булуы мөмкин түгел. Аның бердәнбер газиз улы ничек итеп балалы хатын алсын, ди? Юк-юк! Бая теге бер сүзе дә әрнегәндә башына килеп керде бит әле, чак әйтеп ычкындырмады. Колынлы бия! Һы... Аны ничек уйлады әле? Хәтеренә төшереп тормаса да, күңеленә нык уелып калган икән...
...Әлмира үзе дә бик яшьли әни булды. Мәктәптә артыннан йөргән Салих, армиягә повестка алгач та, әти-әнисен җибәрде аларга. Никахлашып, атна-ун көн яшәп калдылармы, ирен алып та киттеләр. Ул китүгә ике ай дигәндә яшь хатын йөкле икәненә төшенде, вакыты җиткәч, улы да туды. Педучилищеда укып йөргән җиреннән бер елга ял алып, авылга кайнанасы янына кайтты килен. Шунда ирен көтеп алды. Барысы да яхшы, барысы да җайлы кебек иде дә, Салихы гына кайтканнан алып, эчендәге сызлануга түзә алмый, җәфаланып хәвефкә салды. Дәваханәгә салгач, авыруы бераз басылды да, чыгып азрак йөрүгә тагын башланды. Шулай итеп, бер ятты, бер чыкты, аннан кабат ятты. Бәләкәй баласы, яшь хатыны белән рәхәтләнеп яшәү бәхетен татый да алмады. Изалады, чырае сытык, йөзе йончу булды. Бу халәтеннән уңайсызланды, шуңа да бүлмәдә стенага карап бөгәрләнеп ятарга күнекте. Табиблар эчәкләрендә ниндидер инфекция таптылар, вакытлыча авыртынуларын бастылар, әмма тулысынча котылдыра алмадылар. Әлмира аның белән сөйләшеп, юатып карый да, артык берни белән дә ярдәм итә алмый. Үзенә дә бәләкәй бала белән укуын тәмамларга, эшкә төшү юлларын карарга кирәк. Авыру ире белән улын кайнанасы карамагына калдырып, диплом якларга китте. Эшләрен тәмамлап, куанып, өйдәгеләренә бүләкләр карап йөреп, фатирына кайтып керсә, анда куркыныч хәбәр көтә: ире асылынган!
22 яшендә бала белән тол булып утырып калды хатын. Әмма ул яшь иде, сәламәт иде, җитмәсә, янында игътибар даулап бәләкәй улы йөри. Вакыт та үзенекен итте. Авылдагы мәктәпкә укытучы булып эшкә урнашты, баласын бакчага йөртте, әнисе белән, энесе өйләнмәгән иде әле, хәлдән килгәнчә шулай яшәп яттылар.
Авыл җирендә аның сыман яшь хатыннар озак ялгыз булмый ла. Әлмираның чәчкә аткан чагы, дәртле, егәрле, тырыш заттан бит ул. Өч-дүрт ел укытканнан соң «яхшы укытучы» дигән даны да чыкты. Авылда аңа ирләр генә түгел, ә егет-җилән күз сала иде. Шулар арасыннан күрше авылның укытучы егетен якын күрде үзе.  Ял көнендә матаена атланып килеп җитте, алчакланып өйләренә дә килеп керде, әнисе белән син дә мин сөйләште, энесенә дә ярап алды. Бу күренешне авыл халкы да күреп-күзәтеп торды. Эшләр туйга барадыр инде дигәндә генә, бердәнбер кич әнисенең күрше авылда яшәгән энесе хатыны  белән килеп төштеләр. Башта әнисе белән чыш-пыш сөйләштеләр дә, соңыннан Әлмираны да чакырып алып күзен ачтылар. Баксаң, кияү булырга йөргән егетнең әнисе улының сайлаган кешесен белгәч, яу куптарган икән. Улын тетеп салуы гына җитмәгән, агаларына да килеп җиткән. Төп йортта кала торган төпчек улын балалы хатынга өйләндерү хакында сүз дә булмаячагын тиз төшендергән боларга.
«Колынлы бия кирәкми безгә!» – дип кычкырган ди, дөрес булса инде. Бу әйтелгәннәрне күршеләр ишеткәндер, күрәсең. Һәм тиз арада бөтен авыл белгән.
Көн дә мәктәбенә барып-кайтып, берни булмагандай йөрсә дә, эчендә янган уттан чак кабынып китми үткәрде ул мәлләрне Әлмира. Нинди генә хәл булганда да, «яратам» дип өзелгән кешесе килер, аңлашыр дип көтте. Бер ай көтте, ике ай... анысы килмәде. Димәк, әнисе теләгенә каршы бара алмады, сөюен якларлык көче булмый чыкты. Ичмасам, шуларны килеп аңлатып та китмәде. «Куркак! Куркак...» дип кенә ачынып уйлый, төннәрен тавышсыз сыгылып елый гына алды хатын. Шулай тавыш-тынсыз кичерде ул бу сөю газабын, каты бәгырьле булып, хәтта җиңгәләренә дә, иң якын ахирәтләренә дә бер хәсрәтле «аһ»ын ишеттермәде. Шул уку елы тәмамлануга эшеннән чыкты да, башкалага барып урын эзләп тапты. Читтән торып институтка керде. Яшәргә бүлмә тапкач, улын да алып китте.
Монда да тырыш укытучыны күрмәделәр түгел. Ничәдер елдан завуч итеп күтәрделәр. Дистә елдан артык шушы вазыйфасында ал-ял белми чапты ул. Бөтен тормышы мәктәптә булды. Шәһәр, республика дәрәҗәсендә данлы укытучы, җәмәгать эшлеклесе итеп күтәрделәр. Башлыча, хатын-кызлардан гына торган җирдә аның игътибарын җәлеп итәрдәй ир заты да булмады, ул турыда уйларга үзенең теләге дә тумады, димләгәннәр белән дә килешмәде. Кайчандыр бервакыт ишеткән «колынлы бия» кушаматы аңа нык тәэсир иткән иде. Тәсэир иткән генә түгел, ә йөрәген ир-атка карата мәңгелеккә бикләгән иде.
Аннан килеп, көтмәгәндә, мәктәп директоры итеп күтәрделәр. Моннан соң инде Әлмира өчен якын-тирәдәге башка дөнья югалгандай булып калды.  Ул арада улы үсеп җитеп, институтка керде, солдат хезмәтенә барып кайтты, эшкә урнашты. Тормышлары тыныч кына иде... теге кыз килеп чыкканга кадәр.
Диләне чынлап Әлмира үзе алып кайтты шул өенә. Мәктәпкә эш эзләп килгән яшь укытучыны завучы эшкә алмаган да, бу, яклау эзләп, директорга килеп кергән. «Мин сезнең райондашыгыз булам, Әлмира Кәримовна, зинһар, ярдәм итегезче», – дип инәлеп торуына колак салды шул. Сөйләшеп киттеләр, уртак танышлары бар икән. Бала чырайлы гына кызның 3 яшьлек кызы да бар булып чыкты. Әле авылда әнисе янында икән. Үзе читтән торып укый, сессиягә китәсен белгәч, бер мәктәптә дә алмыйлар. Елар чиккә җитеп утырган яшь хатынны жәлләде шулчак Әлмира, райондашы булуы да үзенекен итте һәм ул, урынбасарын чакыртып алып, Диләнең документларын барларга кушты. Куанычы эченә сыймаган кыз йөгереп килеп кочаклап алды, кат-кат рәхмәтләр укыды. Эшләп киткәч тә, җае туры килгән саен кереп хәл белеште. Улы икенче шәһәрдә укыган Әлмирага да шундый кеше кирәк иде бугай, кызны ялларда чакыргалый, бакчасына барганда эндәшә башлады. Карап-карап утырып, бу хатынны үзенә дә охшатып куя иде ул.
Әлбәттә, Дилә аңа караганда йомшаграк, хислерәк, әмма ул да кайчандыр Әлмира үткән юлны үтәргә тырышып-тырмашып ята. Укуны тәмамлыйм, баламны яныма алам, яшәргә берәр почмак булдырам дип дәртләнеп йөри.
Ел ярым чамасы элек улы Айрат кайтып, монда төпләнгән иде. Әлмира юбилеен үткәрергә уйлады. Кафеда тантана ясагач, якынрак кешеләре белән өйдә дә утырып алырга булдылар. Дилә Әлмираның иң беренче ярдәмчесе иде. Менә шунда таныштырган иде улын бу кыз белән. Әмма һич тә улына тиң, аңа килен булырдай итеп түгел, ә яшь коллегасы итеп кенә күрсәткән иде. Кем уйлаган улы күз салыр дип? Ә тегесенә, Диләгә, шундый егетне җир тетеп эзләсә дә табарлык түгел иде. Әллә максатлы рәвештә танышкандыр да әле, кем белә? Хатын-кыз мәкеренең чиге бармы?..
Улының иртән дә үпкәсе бетмәгән иде әле. Әнисенең йөзенә карамый гына ашады да, чыгып китте. Хәзер өендәге бу күңелсезлекнең, низагның гаебен бер Диләдә күргән Әлмира, мәктәбенә барып җиткәнче ярсыды. Аның каты, салкын карашыннан каршысына очраган укытучылар югалып калды. Сәлам бирүчеләргә әллә җавап бирде, әллә юк. Кабул итү бүлмәсендәге кыз да, хуҗабикәсенең кәефсезлеген аңлап, сикереп торды:
– Хәерле иртә, Әлмира Кәримовна!
– Хәерле...
Кушканнарын йөгергәләп үтәгән сәркатибенә яңа фәрман бирде:
– Дилә Фәритовнаны чакырт әле, срочно гына.
Берничә минуттан Дилә аның каршысында тора иде инде. Ул да җитәкчесенең йөзеннән үк җитди сүз буласын аңлап, сагаеп калган.
– Утыр. Башта ишекне яп.
Йокысызлыктан кызарган каты һәм сынаулы күзләре белән яшь хатынны  күздән үткәреп алды директор. Аның купшы гәүдәсендә матур утырган гади генә костюмына, ниндидер бизәкле үрү белән үрелеп, иңбашына яткан толымына  беренче күргәндәй карап чыкты. Бу караштан кыз каушады.
– Әлмира Кәримовна... Берәр нәрсә булдымы әллә?
– Булды, – диде өзеп кенә Әлмира, – нәрсә булырга тиеш булса, шул булды.
– Ә... нәрсә?..
– Айрат белән безнең арада бик җитди сөйләшү булды. Мин сезнең бергә кинога йөрүегезне, ял итүегезне беләм. Мәктәпкә курьер алып килгән чәчкәләрнең аннан икәнлеген дә җиткерделәр. Так что, все под контролем.
– Әлмира Кәримовна, сез, зинһар, начар уйламагыз...
– Мин бернәрсә дә уйламыйм, кадерлем. Монда мин уйлап утырыр сәбәп юк! Син үзеңне минем улыма тиң дип уйлыйсыңмы әллә?
Дилә нидер әйтергә ачкан авызын ябарга да онытып калды. Ә кызганнан-кыза барган Әлмира төне буе җыелганын тышка чәчте.
    Әлбәттә, югары белемле, яхшы эшле, тәрбияле, фатирлы шәһәр егете кемне кызыктырмас? Тик, өйләнмәгәч тә, сине көтеп йөргән дип уйлама. Ул бала шундый булып күктән килеп төшмәгән. Мин аны ялгыз үстереп кеше иттем! Шул баланы уйлап, үз тормышымны кормадым, чит ир күзенә каратып утыртасым килмәде. Бөтен булмышымны улыма багышладым. Һәр әни кебек үк, мин дә улымның үзенә тиң кыз алуын телим. Һәркем тормышта үз тиңе белән яшәргә тиеш.
Җитәкчесенең тел төбен төшенгән Дилә кайтарып җавап бирмәде. Ул тәрәзәгә карап тынып калган иде. Ниндидер каршылык көтеп ярсыган Әлмирага бераз тавышын басудан башка чара калмады.
– Дилә, син мине дошман итеп күрмә. Мин сиңа дөресен әйтәм. Аны-моны аңлап алса, Айрат сине үзе үк ташлаячак. Ул чакта тагын да авыррак булыр иде.
– Аңлап бетермим... Сез мине нәрсәдә гаеплисез?
– Улымның башын катыруда. Ул яңа эшкә урнашты, әле үзен күрсәтәсе, карьера эшлисе бар. Аннан үзенә туры килгән кызны табасы... Син бит күреп торасың, ул нинди егет?!
– Нинди? – ниһаять, Диләнең дә күзләрендә очкыннар хасил булды.
– Ничек «нинди»? Белемле... Тыштан гына алганда да... ничек киенә, үзен ничек тота... культуралы чибәр шәһәр егете... Ничек икәнлеген син үзең дә күрәсең бит. Мин синең аңа гашыйк булуыңа да аптырамыйм.
– Әйе, Әлмира Кәримовна, сезнең улыгыз миңа якын, – яшь хатын елмайгандай да итте. – Тик мин аның башын, сез уйлаганча, катырырга да, бутарга да җыенмыйм. Киресенчә, ул миңа дуслык тәкъдим итте, ул мине эзләп килде. Ул әлеге вакытта минем игътибарымны яулау белән мәшгуль.
– Алай намуслы булгач, нишләп аңа балалы икәнлегеңне шундук әйтмәдең?
– Сез әйткәнсез бит инде, – яшь хатынның карашын күтәрә алмады Әлмира, читкә борылды. – Үзем әйтмәс дигән идегезме? Әгәр хисләре чын булса, баламны да артык күрмәс, дигән идем.
...Шушы сөйләшүдән соң берничә көн йөрәге дулап җәфалады Әлмира Кәримовнаны. Кан басымы күтәрелде. Медсестра чакыртып бер-ике укол кадатты. Аннан җайлап тынычланды. Эшендә дә, өендә дә эш-хәлләре элекке юлына төште.  Җиңел сулап куйды.
Улының алдан билгеле булган командировкасы килеп җитте. Ниндидер заман технологияләре буенча Германиягә өч айга укырга җибәрәләр иде.
Төенчекләр төйнәлде, китәр көн килде. Менә әниле-уллы аэропортта утыралар инде. Айрат тынычсызлана, нәрсәгәдер эчтән борчыла. Сиздермәскә тырышса да, туктаусыз телефонына күз сала, капылт сикереп торып, бертын басып тора, як-ягына карана да кабат утыра. Сөйләшкәндә дә игътибарсыз, таркау. Башта юлга чыгуына шулай тынычсызланадыр дип уйлады Әлмира. Ләкин сизгер күңеле сәбәбенә тиз төшенде. Шуңа, төшенмәгәнгә салышып, бөтенләй икенче нәрсәләр сөйләде.
– Укуга гына капланма, чит илнең матур урыннарын да күрергә тырыш. Мондый бәхет һәркемгә тәтеми.
– Әйе, – дип килешкәндәй итте улы.
– Минем бер танышның кызы шулай Франциягә укырга барды да калды шунда. Кияүгә дә чыкты кебек. Чит илдә тормыш яхшы диләр бит.
– Шулайдыр...
– Карале... теге... медколледж директоры Земфира Гафаровнаны хәтерлисеңме? Шуларда кунакта булдым бит. Кызы сылу булып үсеп җиткән икән, хәтерлисеңме Региналарын? Мединститут тәмамлап килә.  Нинди әйбәт һөнәр, әйе бит?
Айрат игътибарсыз гына башын кагып куйды.
– Менә шул кыз сине сорашты, номерын да язып бирде әле. Мә, тегендә күңелсез булмас, аралашып торырсыз. Ата-анасы яхшы кешеләр...Тик улы әнисе сузган кәгазьгә үрелергә ашыкмады. Кәгазь тоткан кулының һаман һавада асылынып торуына, аннан бигрәк сөйләгәннәренең тиешле урынга барып җитмәвенә җаны көйде хатынның.
– Нәрсә, мин сиңа яманлык телимме әллә? Әниең сүзен таптап китәрлек булып үскәнсең икән.
 Ничек тә тынычлык сакларга тырышып утырган Айратның да сабыр канатлары сынды.
– Мин синнән кыз сорамадым, әни. Бу мәсьәләне үзем хәл итәм, дип әйттем бит!
– Итәрсең хәл! Кемне көткәнеңне аңламый дип уйлыйсыңмы? Оялмаса, килсен!
– Ә нишләп ул оялырга тиеш? Җитәкче булуыңнан файдаланып, аны куркытканың өчен сиңа оят булырга тиеш.
– Ә-ә-ә?! – Әлмира сузып кычкырып җибәрде. Аңа хәтта якын-тирәдәгеләр борылып карады. – Әләкләште дәме?!
– Әләкләшмәде. Ул хәтта трубканы да алмый, мине күрергә дә теләми. Үзем төшендем, чөнки әниемне яхшы беләм. Минем әнием һәрвакыт үз сүзен сүз итеп, башкаларны шул фикеренә буйсындырып өйрәнгән. Нинди юллар белән булса да үз сүзен алга чыгарырга күнеккән. Башкаларга кирәкме-түгелме, башкаларның язмышын бозамы-бозмыймы икәнендә аның эше юк.
Мондыйны ук көтмәгән иде хатын.  
– Син шулай әниеңне бетерәсең инде алайса? Ниндидер... колынлы бия аркасында! – дип ярып салды.
Айрат капылт аңа күтәрелеп карады. Күзләре зур ачылып китте:
– Нинди... бия? Бу нинди сүз? Әни... нинди түбәнчелек...
– Түбәнчелек, әйе. Әмма дөрес сүз. Мин уйлап чыгармаган. Халыкта гомер буе әйтелә. Ул сүзне миңа да әйттеләр. Мин кабул иттем, урынымны белдем, күндем. Балалы хатын егеткә пар була алмый, яшь кызлар тол иргә бармый. Тәртибе шулай. Һәркем үз тиңе, үз пары белән яшәргә тиеш.
     Бераз сөйләшми утырдылар. Икесе дә, әлбәттә, әйткәннәренә үкенде. Тик ачылып та китә алмадылар. Күпме өметләнеп тә, тансык сынны көтеп ала алмаудан да, әнисе белән низаглашудан да кәефе төшкән Айратның кыяфәте бигрәк тә кызганыч иде. Хушлашуны да озакка сузып тормады, игълан ишетелү белән калкынып, яшьләренә буылган әнисенең маңгаеннан үпте дә, кочагыннан тиз генә ычкынып, китеп тә барды.
– Айрат... шалтырат! Улым! Ишетәсеңме! Баргач та шалтырат...
...Шалтыратты. Барып җитеп урнашканлыгын хәбәр итте. Тик бу тәртип өчен генә иде. Телефон авазларыннан җылылык, якынлык көтеп тилмерде Әлмира, менә-менә улы көлеп җибәрер, берәр җылы сүз әйтер, кызыкларын сөйләр дип өметләнде. Әмма улы аралашуны коры һәм кыска тотты. Үзе белән бала түгел, ә кырыс ир сөйләшкәндәй булды анага. Бу ачышыннан хәтта каушап калды. Ул бу ир белән сөйләшкәндә сүз сайлый, аның кәефен чамалый, әллә куркына да  инде?.. Ул бу ирне ачуландырмаска... уңаена сыпырырга тырыша түгелме? Кайчан болай булып китте соң әле?.. Күзенә генә карап торган баласы кая булган да, кайдан килеп чыккан әлеге холыксыз ир? Улы үскән... Улы ир булган... Улы аңа буйсынмый.
...Мәктәп тынып калды. Балаларның җәйге каникулы башланды. Укытучылар  отпускыга әзерләнәләр. Дилә дә эшләренә йомгак ясый, кабинетын җыештыра. Аңа бөтенләй эштән китәргә кирәк. Шуңа хәстәрләре дә күбрәк.
Яшь укытучының ниятен белгән завуч борчуга калды, уйларга киңәш итте. Тик Дилә үзгәрердәй түгел иде. Уку елын көч-хәлгә тәмамлады бит инде. Директор чакыртып әрләгәннән соң, хезмәтендә аңлашылмаучылык китте. Классына атлаган саен шелтә эләкте, күргәзмә дәресләре түбән бәһа алды, киләсе уку елына дәресләре дә аз гына калдырылды. Күп укытучылар кырын карады. Берәүләре теге хәлне гайбәт итеп чыш та пыш килде, икенчеләре, директорга куштанланып, өстән карады. Бөтен бу каршылыкларның кайдан чыкканын белгән Диләгә авыр иде.Бу мәктәптән генә түгел, бу шәһәрдән китәргә туры киләчәк аңа. Әлмира Кәримовнаның абруе зур, нинди мәктәпкә барса да, теләсә, начар мәгълүмат бирә ала. Теге мәл, әнисе белән сөйләшкәннән соң, Айрат соң гына шалтыраткан иде Диләгә. Егетнең тавышы сагышлы чыкты.
– Син миңа берәр нәрсә сөйләргә теләмисеңме? – диде ул туры итеп.
– Мәсәлән, нәрсә? – диде кыз шаяртуга борып.
– Мәсәлән, балаң булуы хакында. Ник мин бу хакта әниемнән ишетергә тиеш? Безнең арада серләр юктыр, миңа мөнәсәбәтең җитдидер дип өмет иткән идем.
Дилә бераз эндәшми торды. Җайлырак сүзләр эзләде:
– Айрат... Минем балам булуы берәүгә дә сер түгел. Мин аны яшереп йөртмим. Сине бераз карыйм, күзәтим, сыныйм, дигән идем... Бер тапкыр авызың пешкәч, икенчесе салкын булганда да өрәсең икән...
– Шуннан?
– Шуннан... Кемдер баламны кабул итми дип, мин аннан баш тартырга җыенмыйм. Тиздән яныма алам, үзем тәрбияләп үстерәчәкмен. Үземне чынлап яраткан кеше кызымны да яратыр. Булыр әле андые. Ә сиңа – хуш! – диде дә трубканы ташлады.
Икенче көнне аңлашып та өлгермәделәр, Әлмира Кәримовна барысын да урынына куйды. Горурлыгы һәм намусы тапталган Дилә инде Айратка борылып карамаслык булды. Шалтыратуларына, «смс»ларына җавап бирмәде, күрешүгә чыкмады, юлына чыкса, сөйләшмәде, килсә, ишеген ачмады. Егетнең дә тәкатенә тиде бу. Ул да капыл йөрүдән туктады, һәм газаплы көннәр башланды. Ни өчен мондый хәлләр бары Дилә белән буладыр? Беренче курста үлеп гашыйк булган егете, алтын таулар вәгъдә итте дә, әниләренә кунакка алып кайтып күрсәтеп, артыннан калмый йөрде дә, авырга калганлыгын белгәч, мин әти булырга әзер түгел, дип баладан баш тартты. Нинди генә түбәнсенүләр үтмәде Дилә, туганнарыннан әрләнде, егете ташлады, гайбәт-хәбәр чыганагына әйләнде, әмма карынындагы сабыеннан баш тартмады. Беренче курсын тәмамлады да, читтән торып укуга күчеп, йомгак кадәр генә кызчыгын күкрәгенә кысып, авылына кайтып китте.
Һәм менә тагын ул матур сүзләргә алдана. Һәм менә тагын гашыйк була. Һәм чираттагы ир заты аның баласын күпсенә. Юк! Дилә моңа юл куймаячак. Үзе нинди хәлне дә кичерер, нәрсәгә дә түзәр, тик баласын кыерсытырга, хәтта аңа кырын күз белән карарга да юл куймас. Әгәр язмыш чираттагы тапкыр аны сөю белән бала арасына куя икән, ул чираттагы тапкыр баласын сайлаячак. Башкача булуы да мөмкин түгел. Нәрсә дигән әле аны Әлмира Кәримовна? «Колынлы бия», дигәнме? Әйтсен! Әйе, ул колынлы бия. Колыны калган җиргә әллә ничә чакрымнар урап та чабып кайтыр, колынын калдырып ерак китә алмас, кайда да аның яңгыравык тавышын ишетеп, сискәнеп йөриячәк кыю бия ул. Әйтсен, бу сүзгә ул бер дә генә дә кимсенми. Булсын әле аларның да шундый колынкае! Сөеп туймас, яратып туймас колынчыгы.
Озак еллар дуслашкан ахирәте бар Әлмираның. Кайчандыр икесе дә авылдан килеп, бер мәктәптә укыта башладылар. Гөлниса ачык һәм шаян, Әлмира кырысрак. Бер-берсенә дус-иптәш, ярдәмче иде алар. Әлмира шул мәктәбендә калды, Гөлниса мәгариф министрлыгына күчте. Тормышка чыкмаган һәм бар акчасын үзенә генә тотып яшәгән ахирәте аз ярдәм итмәде Әлмирага.  Баласын да карашты, башка мәсьәләләрдә дә кирәк җирдә сүзе үтте. Шулай икесе ике холыклы, ике төрле рәвешле, бөтенләй башка язмышлы ахирәтләр булды алар.Ялны җиткереп, алдан хәбәр итеп, Әлмира Гөлнисага барды. Ахирәте аны һәрвакыттагыча зур кунак итеп каршы алды. Йөзе көлеп тора, буе зифа, теле татлы.
Ахирәтләр гадәти дөнья хәлләрен барлап, вак-төяк гайбәт сөйләп, яңалыклар алышып утырдылар. Әлбәттә, Әлмира улы белән булган хәлне дә, үзара бозылып торган мөнәсәбәтләрен дә җентекләп сөйләп бирде. Гөлниса аңламаган җирләрен кабат-кабат сорап тыңлады. Хәзер барын төпченеп белеп бетергәч, Әлмираның аһ-зарын ишеткәч, ул аңа яхшы гына киңәш бирергә, һичьюгы аны яклап фикерен әйтергә, кушылып әрләшергә тиеш иде. Элек шулай була иде.
– Карале... Әлмира, мин нәрсә уйлап утырам, – бераз тынып калган Гөлниса ничектер кыюсыз гына сүз башлады. – Бу хакта еш уйлыйм соңгы елларда... Хәтерлисеңме, мин бервакыт авырга калган идем?
– Әйе, тик ул нәрсәгә әле монда?
– Шул вакыт мин ни эшләргә белми сиңа килгән идем, хәтерлисеңме?
– Хәтерлим.
– Утыз биштәмен, яшем үтеп бара... Яраткан кешемнән йөклемен... Шундый бала табасым килә... ә кыймыйм...
– Ул юньсез сине егерме ел буе алдап йөрде! Менә  алам, хәзер алам дип! Оныттыңмы әллә?
– Юк, онытмадым... Ул да мине яратты, минем аңа үпкәм юк, бары гаиләсен ташлый алмады. Ә мин шунда әллә нишләп сине тыңладым... буйсындым сиңа.
– Мин берүзем бала үстергән кеше идем һәм моның ни икәнлеген яхшы белдем. Әйтерсең, мин сине яман уйдан абортка алып барган? Утырып калыр идең бала белән, минем шикелле эт күрмәгәнне күреп яшәр идең.
– Яшәр идем әле... менә син күтәргәнсең бит. Хәзер нинди улың бар синең, карап туйгысыз. Шул баламны тапкан булсам, бәлки, минем дә шундый улым йә кызым булыр иде...
– Мин гаеплеме инде хәзер? Әйдә, барыгызга да мин гаепле булып калыйм.
Гөлниса үпкәләп түгел, ә ничектер эчке бер зар белән әйтте боларын:
– Юк, барына да үзем генә гаепле. Сөюемә баш була алмаганга да, баламны алдырганга да. Мин бит сине һәрвакыт дөрес яши, бар нәрсәне дә дөрес хәл итә дип кабул иттем. Шуңа да синең «Алдыр, ялгызыңа бала нәрсәгә», диюеңә дә каршы тора алмадым. Җитәкләп алып барганыңа, табибка керткәнеңә эчемдә кечкенә генә бер каршылык бар иде, ул шундый дулады, йөрәгемне өзәрдәй итеп сулкылдады... әмма ул синнән көчсез иде...
– Без үкенгән нәрсәләр аз түгел, Гөлниса, нишлисең? Мин дә сине ирсез бала тотып утырмасын, үз кешесен тапсын, бәхетле булсын, дигән идем.
– Ә кайдан белдең син мин сайлаганның үз кеше түгеллеген? Яки башка кеше теләгәннең хата икәнлеген? Яки икенче кешегә ничек бәхетле булырга икәнлекне син кайдан беләсең ул? Ничек син алай катгый фикерле була аласың? Ничек итеп һәрвакыт дөрес әйтүеңә, дөрес хәл итүеңә иманың камил була ала?
Әлмира бу сораулар яңгыры астында күшегеп, ахирәтенең йомшак, әмма шул ук вакытта таләпчән дә карашына төбәлеп катып калды. Нәрсә булган бу Гөлнисасына? Аның белән килешмиме?.. Һәрвакыт килешмәгәнме әллә?.. Ничек инде...
– Әйе, мин үземчә, хаталар һәм янулар эчендә яшәдем, – дип, сак кына дәвам итте Гөлниса. – Әмма мин үзем теләгәнчә, күңелемә хуш килгәнчә яшәдем, йөрәгемә буйсынып яшәдем. Бәхетле идем аның янында, аны күреп йөрүгә генә дә риза идем, әллә нигә бер очрашуларга канатланып бара идем. Үкенмим аларына. Бары тик бер нәрсәгә генә үкенәм – әнә шул баланы тапмаганыма. Шуннан чыгып әйтә алам, ахирәткәем, син һәрвакыт дөрес уйламыйсың һәм хәл итмисең. Син дә безнең кебек үк гади адәм. Башкалар язмышына син ия дә, хуҗа да түгел. Хәтта ахирәтең язмышына да, улың язмышына да. Беләсеңме, ә мин ул кыздан көнләшәм. Батырлыгыннан, акылыннан көнләшәм. Ул баласын саклап калырга батырлык тапкан, ә мин – юк.
...Төенчек-сумкаларын җыйнап утырткан Дилә, ишек шакучыны фатир хуҗабикәседер дип уйлады. Әмма тупсада көткән кеше түгел, ә Әлмира Кәримовна басып тора иде. Кызның аптыраулы карашына ул уңайсызланып кына елмайган булды. Аннан үзе үк сүз башлады:
– Үтәргә ярыймы?
– Үтегез... – Дилә юл биреп читкә тайпылды.
Килүче кереп, бүлмәгә күз салды:
– Җыенгансың икән...
– Әйе.
Әлмира түргәрәк үтте дә тулырак калын гәүдәсе белән җиңел генә итеп әйләнеп басты:
– Ә мин сиңа үтенеч белән килдем. Тыңласаң, рәхмәтле булыр идем.
Диләнең кашлары өскә сикерде. Бу хәбәргә ул ничек җавап бирергә дә белмәде. Бу ни галәмәт? Үтенеч, имеш...
Әлмира сумкасының биген бер ачты, бер япты – дулкынлана, күрәсең. Әллә уңайсызлана?..
– Дилә... Мин, башта, синнән гафу үтенәм... Аңлыйсыңмы?.. Мин улымны берүзем тәрбияләп үстереп, бар дөньям аннан гына торып... аны артык үземнеке итеп ташлаганмын, ахры. Аңа берәү дә тиң була алмас кебек булып...
– Әлмира Кәримовна, мин балалы булуымны ким булу итеп кабул итмим. Баламны күпсенгәннәр белән аралашмыйм да.
– Дөрес эшлисең, сылу. Һәрвакыт шулай бул, балаңны бер дөнья рәхәтенә дә алмаштырма.
Хәзер чынлап аптырап карады Дилә. Аның бу тойгы-кичерешләрен йөзеннән укыган Әлмира күз яшьләре аша көлде генә:
– Мин үзем дә шул колынлы бия бит. Колыным, дип борчылган, колыным, дип утка-суга кергән. Менә әле дә аның бәхетен юллап баш иеп килдем.
– Моны ничек аңларга?
– Ничек бар – шулай аңла инде, Дилә. Соңгы көннәрдә озак уйландым. Тормышым, эшләрем, кылганнарым хакында. Ике ай инде улым минем белән юньләп аралашмый. Хәл белә дә хушлаша. Ә мин газапланам... Шулай газаплана-газаплана хаталарымны аңлый барам... Һәм мин дә синең кебек үк баламны сайлыйм – аның бәхетле булуын телим.
– Мин ничек ярдәм итә алам сезгә?
– Син китмә, сылу, яме. Кал. Кызыңны алып кил, бакчага урнаштырыйк. Тиздән Айрат кайтыр. Каршы алыйк. Аңлашырсыз, сез бит яшьләр, үпкәләшүегез дә, ярашуыгыз да бер урында...
Җәйге эңгер җайлап кына шуышып караңгылыкка кереп югалды. Бүлмәдәге хатыннарның инде нәрсә сөйләшкәне аңа кызык түгел иде. Алар, мөгаен, ут кабызыр, мөгаен, чәй эчәр, мөгаен, әллә нинди хәбәрләргә бирелеп утырыр. Ә эңгернең мәле кыска.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез,тормыштан алынган эсэр ,куп мени шундый вакыйгалар. Рэхмэт сезгэ ,ошады

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик оста язылган,күңелгә рәхәтлек бирә торган, рәхмәт Миләүшәгә,күз тимәсен!

      • аватар Без имени

        0

        0

        ,,Хатыннар " киноны хатрелэтэ

        Хәзер укыйлар