Логотип
Проза

Күлмәк

Кичке ашны ашап утырганда, Зөфәрнең алтынчы көн рәттән:
– Тагын ашыңның тозы юк, – диюенә, Сәлимә эшнең ашта да, тозда да түгеллеген аңлады.
– Сиңа нәрсә булды, җаным? – диде ул, кашыгын өстәлгә куеп. – Авырмыйсыңдыр бит?
– Гомерең тозсыз аш ашап, тозсыз кешеләр белән яшәп үтсә, авыру гына түгел, тереләй гүргә кергәнеңне дә сизми калырсың!
– Тозсыз кешеләр? – Сәлимәнең кара күзләре зур булып ачылып киттеләр. – Кемнәр алар, җаным?
Аның чырае үзгәргән иде. Авызы бер якка чалшайган, иреннәре кысылган, күзләре усал карыйлар.
– Аңламаганга салышып утырма инде, – дип, Зөфәр кашыгын өстәлгә атып бәрде.
Бер ел тору дәверендә иренең мондый гадәтен күреп өйрәнмәгән Сәлимә башта ни әйтергә белми калды. Нәрсә өчен ачулана соң ул? «Аш рәте белмисең, тозсыз пешерәсең» дип, бер дә юкка зарлана. Бер ел яраганны, бүген генә... Ни булды соң?..
Эшнең нәрсәдә икәнлеген Зөфәр әйтмәде, ашады да чыгып китте. Сәлимә ялгыз калды. Моңарчы күңелле, җыйнак булып күренгән кечкенә генә тәрәзәле тәбәнәк бүлмәләренең бүген бер чите кителгән кебек тоелды аңа. Ул кайсы якка гына карамасын, шушы китек почмакны күрде. Иртәгә зачет икәнлеген хәтеренә алып, китапка тотынып карады. Ахыр чиктә түземе бетте, күзеннән эре-эре яшь бөртекләре атылып чыкты. Ул өстәлгә капланды, үксеп елап җибәрде. Нәрсә бу? Шулай ук бәхетсез булырмыни?
Икенче көнне йокыдан торуга, Зөфәр Сәлимәдән:
– Синдә күпме акча калды әле? – дип сорады.
Сәлимә күпме акчасы барлыгын күңелдән белми иде. Ул сумкасыннан кечкенә бумажник алып, акча санарга керешкәч, ире:
– Алдын-артын чамаламый тота-тота да, күпме акчасы калганын да белми аннары, – дип мыгырданып куйды. Сәлимә санавыннан туктады:
– Нәрсә диюең бусы тагын?
– Нәрсә диюем. Нәрсә диюем... Хатын ирне ярты сүзеннән үк төшенеп алырга тиеш!
– Йөз утыз биш сум.
– Шулай гынамыни? – Зөфәрнең авызы нәкъ кичәге кебек чалшаеп китте. – Ә акча алырга байтак вакыт бар. Кая куясың син ул акчаны?..
Сәлимә аны бүлде:
– Акчаның кая киткәнен син белмисең инде, алайса? — диде ул көлемсерәп.
– Каян белим. Мин көне-төне эштә, сиңа ияреп йөрмим, – диде Зөфәр ниндидер бер эчке киная белән.
Сәлимә «тозсыз аш»ның мәгънәсен төшенә башлаган иде инде. Кичкә таба Зөфәр эштән, Сәлимә институттан кайтуга аларга белешләреннән берәү кереп чыкты. Зөфәр аңа да тормышның авырлыгына, акча җитмәүгә зарланып утырды.
Белешләре киткәч, Сәлимә иренә туп-туры карап:
– Беләсеңме, әйдә керем-чыгым кенәгәсе ясыйбыз. Кем күпме акча тота, нәрсә өчен тота, бөтенесен язып барабыз.
– Ә ай ахырында бер-береңә отчет бирешергәме?
– Көлмә әле син, көлмә!
– Көлмим, ә ревизор кем була?
Тәки шулай килештеләр. Бер дәфтәр тышына эре хәрефләр белән: «Яшерен. Исламовлар гаиләсенең керем-чыгым кенәгәсе» дип яздылар, дәфтәрне, кеше-кара күрмәсен дип, клеенка астына яшереп куйдылар. Ир эчтән генә: «Менә күрербез инде, кызый, акчаның кая киткәнен», – дип уйлап куйды.
Хатын исә берни дә уйламады. Сәгать иртәнге җидедә торды. Кефир алып кайтты, чәй куйды; аш пешерергә базарга иткә йөгерде, чират торып ак май алды. Көне-төне эшләп акча табучы йорт башы йокыдан торуга өстәлдә чәйнек чыжлап утыра иде.
Кичләрен, ул йоклагач, «ишетелмәсен» дия-дия, сак адымнар белән Сәлимә табак-савытлар, керләр юды. Аннары китаплар өстенә иелде. Элеккеге эшләре янына хәзер яңа бер мәшәкать чыгып, кенәгәсен тутыру да өстәлде. Зөфәр аның кенәгәне кулга тотканын күрә калса, каш астыннан гына көлемсерәп:
– Бүген мин дә бер илле сум тоттым әле. Күптән күрешмәгән таныш очрады...
Яки булмаса:
– Бүген төшке ашны кафеда гына ашадым, унөч сум тотылды бугай, – дип куя.
Сәлимәгә нәрсә, илле икән – илле сум. Яз да яз. «Кишер – җитмеш тиен, бәрәңге — ике сумлык, лавр яфрагы – дүрт сум». «Каһәр төшкән спекулянтлар» дип эченнән генә зарланып та куя ул.
Автомат телефонга киткән унбиш тиен дә языла, трамвайга түләнгән утыз тиен дә...
Ай үтә. Числоның утыз бере. Сәлимәнең кәефе гаять шәп. Ул бүген имтиханнарын тәмамлады, димәк, алда ике атна ял! Киноларга йөрергә, тәмле нәрсәләр пешерергә вакыт күбрәк калачак. Зөфәрне дә яхшырак карарга кирәк. Көне-төне эшли бит бичара. Кара ничек ябыгып киткән. Ничек күрмәгән ул аны бүгенгә кадәр? Ләкин ире аны тынычландырырлык сүз әйтә:
– Спорт белән күбрәк шөгыльләнмичә булмый. 
Бу айда тагын кило ярымга артканмын.
– Катокка йөрергә кирәк сиңа дип күптән әйтәм бит.
– Чыннан да! Әйдә икебезгә дә тимераяк алабыз.
– Икебезгә дә? Сиңа гына алыйк әле, миңа күз күрер, – диде Сәлимә, күңелсезләнеп, – вакыт та аз, акча да...
Икесе дә бераз дәшми тордылар. Зөфәр идән буйлап йөренеп алды. Стенадагы календарьдан «31» нче числоны ертып, кинәт:
– Кара әле, кенәгәне оныттык бит! – дип кычкырып җибәрде. Хатыны алдан ук хисаплап куйган икән, айлык нәтиҗәләрне иренә алып күрсәтте.
Ул, санауның дөреслегенә ышанмыйча, кенәгәгә үзе ябырылды:
– Ничек инде акчаның яртысыннан артыгын мин тоткан булыйм?.. Юк, син нидер бутыйсың!..
– Нигә бутыйм, – диде Сәлимә тыйнак кына. – Менә кара: «дусты белән очрашкан – 57 сум».
– Төртеп күрсәтмәсәң дә күрәм, сукыр түгел ич мин...
– Юк инде, – диде Сәлимә, нигәдер җиңеләеп китеп. – Төртеп күрсәтмичә күрмәс идең әле. Бу кенәгә үз башыңа булды синең. Мин язмыйча да акчаның яртысын үзең туздыруын белә идем. Уңайсызланып, дәшми йөрдем. Болай булгач, һәр айда да чыгымнарны язып барачакмын!
Ашарга утырдылар. Аш бүген чыннан да тозсызрак иде. Әмма ул дәшмәде, савыттан чеметеп кенә тоз алып, шулпасына сибеп җибәрде.
Каникул бетеп, Сәлимә лекцияләргә йөри башлады. Һәр төш вакытында җылы аш ашап, хатыны янына кайтып күнеккән Зөфәрнең хәле бераз кыенлашты.
Тик бүген, ничектер хатынының өйдә юклыгын да онытып, бик яхшы кәеф белән очына-очына кайткан иде ул. Бүлмәгә кергәч, җыелмаган ятак җирләрне, өстәлдә таралып яткан савыт-сабаларны күргәч кенә аның күңеллелеге берьюлы юк булды. «Шуларны да җыештырмаган» дип эченнән рәнҗи башлаган иде, Сәлимә лекциягә киткәндә үзенең әле йоклап калуы, өйне җыештырырга иренүе исенә төште. Әмма йөрәк янында барыбер бер әшәке җен утыра, җыелмаган бүлмә өчен аны гаеплисе килә иде. «Хатын-кыз эше бит инде!» дип мыгырдап та алды ул. Теләр-теләмәс кенә термостан чәй агызды. Кайтарып куйыйм дип, клеенканың почмагын күтәргән иде, астан «керем-чыгым кенәгәсе» килеп чыкты. Ул үзе дә сизмәстән, чәшкәсен өстәлгә куеп, кенәгәгә үрелде, «Һм-м, төш ашы... кино. Таныш юллар... Бәлки, боларның бөтенесен дә хатынга әйтеп бару юләрлектер? Үзе бер дә дөресен генә язмый торгандыр әле. Бәрәңге – егерме сумлык дип язган. Шулкадәр бәрәңге тыгынырга мин тәпән корсак түгел лә... Тукта әле... Бу айны да язып бара икән бит. Әйе... әйе... менә кичә театр, сыра... Күлмәк?! Ике йөз җитмеш сумга күлмәк?!»
Аның яңаклары кызышып китте. Кемдер аның ирлек горурлыгын, намусын таптаган кебек булды.
Хатын ирдән яшереп өч йөз сумга күлмәк ала?! Шул хатынга нинди ышаныч булсын! Зөфәр кулларын бер җәеп, бер кысып идән буйлап әрле-бирле йөри башлады. Юл өстендәге галошлар, онытылып калган щетка кровать астына очтылар. Бер борылып килгәндә, аның күзе кровать астыннан күренеп торган чемоданга төште.
Күлмәк! Акча шундый кысынкы чакта! Тиздән Зөфәрнең туган көне... Аны да бераз билгеләрбез дип сөйләшкәннәр иде! Күлмәк... Кичә театрда ялагайла-нып, сыпырылып йөрүенең сәбәбе менә нәрсәдә икән! Тукта әле, күлмәген алып, яшереп куйсам? Нинди чырай белән миннән сорар икән ул аны?
Зөфәр, эчке бер тантана белән мыскыллы елмаеп, кровать астыннан таушалган чемоданны тартып чыгарды. Ачты... һәм кинәт коелып төште. Иң өстә Зөфәр күптән кызыгып, алырга теләп йөргән бик әйбәт ирләр күлмәге ята иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул да булдымы ир, канәгатьсез, бар яхшы нәрсә аңа булырга тиеш. Эгоист.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сэлимэгэ мондый ир белэн ящэве бик авыр булачак.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер ел торуларына, гомер буе копейка чутлар инде бу ир....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кит шундай ир буламы,мелочник!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аллага шекер,Ходаем,шундый ирдэн саклаган. Тиен санаучы ир белэн торырга,сабырлык бирсен.

            Хәзер укыйлар