Логотип
Проза

Әкияти түрә

(хикәя) 

 

(хикәя) 

 

      Вәсимә карчык берничә көнгә генә кунакка кайткан кызы Диләнурны кара-каршы утырып  сыйлый-сыйлый чәй эчерә: “Балакаем, менә балан кайнатмасыннан авыз ит инде. Үз бакчабызныкы бит. Шәһәрдә мондыйны эзләсәң дә табалмассың...”  Һәм  кайнатмалы савытны җай гына кадерле кунакның  алдынарак этә төшә. Үз чиратында кызы әнисенә шәһәр күчтәнәчләрен тәкъдим итә: “Әни, менә син яраткан  мәкле йомшак күмәч, аша әле. Алма-хөрмәсенә дә җитеш инде”.  Дөнья хәлләрен сөйли-сөйли, ана белән кыз чөкердәшә-чөкердәшә тәмләп чәй эчәләр. Соңгы арада авылда булып үткән вакыйгаларны, туганнар тормышындагы яңалыкларны барлап чыккач, Вәсимә карчык  кызын эштән җибәргән түрәне тагын бер тапкыр рәхмәт белән искә ала: “Ничекләр сине җибәрде диген, балакаем? Әле ялыңа да ерак бит.  Әнинең кайтып хәлен беләсем бар, әнием олы яшьтә, дидеңме? И раббым, бу заманда да шундый игелекле түрәләр булгач ни!” Карчык,   үз хәленә керә белгән ерактагы  түрәдән хәттә хисләнеп китеп,  яулык очы белән күзләрен сөртеп ала. Икесе дә туеп амин  тоткач, Вәсимә әби Диләнурдан изге түрәнең исем-шәрифәсен сорый: “Илфан кем улы, дидең әле? Ул саваплы  бәндәгә  дога кылып куярга кирәк”.    Яңа гына эчкән кайнар чәйдәнме, башка сәбәплеме, Диләнурның йөзенә җиңелчә кызыллык йөгерә. Һәр авазын сузып-сузып: “Әни, Ил-фан Габ-драх-ман у-лы безнең түрә”, − дип җавап бирә дә табынны җыештыра башлый.   Табын җыелса да,  ана белән кыз өстәл артында утырып сөйләшүләрен  һаман да дәвам итәләр. Күрешмәгәннәренә ярты ел, сагынылган. Ул-бу турында бераз аралашкач, Вәсимә карчык тагын  Диләнурның түрәсенә әйләнеп кайта: “Кызым,  ул кеше каты бәгырьле  түгелме соң?  Юкка гына акчаңны кисмиме?” Диләнур бераз уйланып тора да, көлемсерәп җаваплый: “Юк, әни, юк! Ул киресенчә безгә хезмәт хакын арттыру артыннан йөри”. Вәсимә карчык канәгать төс белән тагын битен сыпырып куя: “Алланың рәхмәтләре төшсен ул кешегә. Бик еракта бер ялгызың яшисең бит. Бер яклаучың да юк. Тормышны бер үзең тартасың. Инде килеп түрәң дә акча түләмәсә дим, ничек яшәмәк кирәк”. Вәсимә карчык сорашуыннан туктамый, төбенә тоз коя: “Алай-болай, ялгыз-ябагай күреп  бәйләнмидер бит үзеңә?”  Диләнур  башына килгән ниндидер күңелле уеннан кычкырып көлеп үк җибәрә: “И әни, әллә ниләр уйлап утырасың. Җитәкчебез бер дигән! Гаиләле, ике балалы. Хәләл җефетен бик ярата. Ул да бездә эшли”.  Күзләренә ягымлы нур кунган Вәсимә карчык та кызына кушылып кеткелдәп көлеп куя: ”Әйе шул, балам. Чал башыма әллә нинди уйлар кертеп, гөнаһлы булырмын әле”. Аннан җитди төс белән акланырга керешә: “Булмас димә, бәбекәем. Аларның да бииик тәртипсезе була. Әнә күрше апаңның кызы Гөлкәй үз түрәсеннән бала тапкан ди бит! Аллам сакласын!” Диләнур әнисенең күңелендә шик калдырмаслык итеп тагын кабатлый: “Әни, әйтәм бит, бик инсаф кеше  Илфан Габдрахмановичыбыз,   искиткеч! Гади хезмәткәрләр өчен ах итеп тора!  Ялгышып та тавышын күтәргәне юк. Хезмәт хакын вакытында түли, ай саен премия яза.   Берәребез чирләсә матди ярдәм күрсәтә. Хастаханәгә эләккәннәрнең хәлен белергә үзе бара.  Балалы аналарга балалар бакчасында урын юллый. Сәламәтлегебезне кайгыртып, ял йортына юлламалар бирә...” Әнисенең сөенә-сөенә, кит аннан, дип бот чаба-чаба гаҗәпләнеп  тыңлавыннан дәртләнеп,  карчыкны  ышандырырлык итеп  Диләнур  җитәкчесен мактады да мактады. Бу  хаксыз заманда  әллә каян килеп чыккан игелекле түрә турындагы хәбәрләр   ана кешенең  йөрәгенә сары май булып ятты, ахры.  Дөньяда бер  дигән җитәкче хакында тагын-тагын сораулар бирде.  Диләнур, җеп очын югалтмаска тырышып, карчыкның күңелендә юк-барга урын калдырмаслык итеп эше турында, җитәкчесе турында әнисенә бәян кылды: “Бик тә яхшы урында эшлим, әни. Бик канәгатьмен!” Кызы өчен сөенгәне йөзенә чыккан Вәсимә карчык башын селки-селки аның һәр сүзен җөпләп барды: “Шулай гына булсын, балакаем. Түрәгезнең күңеленә миһербанлык бирсен раббым алда да”.  Утыра торгач ана белән кыз  чәйнек яңартып  шәһәр күчтәнәчләре белән берсен берсе кыстый-кыстый тагын чәй эчтеләр. Күңеленә бик хуш килгән теманы Вәсимә карчыкның тиз генә ябасы килми иде.  Ул Диләнуры шундый яхшы урын тапканы өчен бик тә  сөенгәнен тагын  әйтми түзә алмады.   Өч ел элек кызы эшсез калгач ничек кайгырганын искә алды: “Балакаем, теге вакытта, сине эшеңдә кыскарткач бигрәкләр кайгырдым бит. Сине уйлап, борчылып төн йокыларым качты. Мин монда ипиле-бәрәңгеле тормышта, ә син анда ач ятасыңдыр кебек тоелды.  Бик озак эзләдең бит эшне. Ярый әле таптың, балакаем. Югыйсә ничек яшәмәк кирәк эшсез? Пенсиямнән сиңа җибәрергә дип өзеп-өзеп акча да җыя башладым. Җибәрергә дип кенә уйлап йөри идем, эш таптым, дип шылтыраттың. И кайгыруларым синең өчен!  Еламаган көнем булмады. Йөрәк өянәгемә хәтле кузгалды.   Аллакаем догаларымны ишетте. Шөкер,  менә дигән эшкә урнаштың”.  Һәм карчык,  ябык бармакларын күтәреп, тагын дога кылып куя.   Диләнурның йөзендә әле генә уйнаган шатлык нурлары кими төшә. Ул әнисенә кызганып карый да аның арык иңнәреннән сыйпый: “И әнекәем, кайгырма минем өчен. Минем тормышым бик яхшы, аллагашөкер. Үзеңне уйла, әнием. Үзең таза-имин бул, яме”.   

         Шулай чөкердәшә-чөкердәшә, берсен-берсе сыйлый-сыйлый  аналы-кызлы ике хатын-кыз чәй эчә.  Шушы урында авторның  гади генә көндәлек вакыйга хакындагы хикәясен тәмамлап нокта куясы килә. Әйе, куйсын автор шушы урында ноктасын.  Дөнья мәшәкатьләрен беразга гына булса да  онытып, очрашудан тәм-ләззәт  табып, рәхәтләнеп чәй эчсеннәр берсен-берсе өзелеп сагынган ике җан.  Ә  өч ел элек хезмәт урынын  югалткан Диләнурның  һаман да үзенә эш таба алмавы, очраклы тиеннәр белән генә  авырлыкта көн күрүе, газиз кешесен  кайгыртмас өчен “яхшы түрә” турында әкият уйлап чыгаруы  аның үзенә һәм авторга гына мәгълүм булып калсын.  Сиксән алтынчы яше белән барган, сәламәтлеге өзлеккән  Вәсимә карчыкның  бу турыда белмәве хәерлерәктер,  ахры.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар